Логотип Казан Утлары
Публицистика

СЕБЕР ТАТАРЛАРЫНЫҢ ТЕЛЕ ТУРЫНДА КЫЗЫКЛЫ КИТАП

'Т'атар теленең тарихын һәм грам- “ матикасып, аның төрле сөйләшләрен өйрәнү буенча бигрәк тә соңгы елларда шактый зур эшләр эшләнде. Ләкин, шулай булуга карамастан, электә бик нык артка калып килгән татар теле белеме фәненең кичектерелмичә эшләнергә яки ныклап өйрәнелергә тиешле эшләре, проблемалары шактый күп әле. Мисал өчен татар теленең аерым сөйләшләреи-диалектларын өйрәнү мәсьәләсен алырга мөмкин, һәрбер телнең төзелешен, аның байлыгын һәм үзенчәлекләрен тулысымча күз алдына китерү өчен ул телнең барлык сөйләшләре фонетик, синтак- спк, сүзлек составы һ. б. яклардан бик нык өйрәнелергә тиеш. Бу мөһим бурыч үтәлмәгәндә, теләсә нинди телнең, шул исәптән татар теленең дә, байлыгын һәм үзенчәлеген, аның тугандаш телләр белән охшаш яки бу телләрне аера торган якларны күз алдына китерүе бик кыен. Әнә шул яктан караганда, татар теленең шактый зур һәм, әйтергә кирәк, бик үзенчәлекле бер тармагы булган Себер татарлары теленең хәзерге көнгә хәтле тиешенчә һәм системалы рәвештә өйрәнелмәве зур җитешсезлек булып тора иде. 1961 елның азагында Д. Г. Тумашеваның «Көнбатыш Себер татарлары теле» исемле зур гына хезмәте басылып чыкты6 . Бу хезмәт — материалларга бай булуы һәм фәнни эшләнеше ягыннан татар совет тел гыйлемен үстерүдә мөһим бер эш, ә Себер татарлары телеп өйрәнүдә яңа бер адым. Яңа бер адым дибез, чөнки Төмән, Омск, Новосибирск кебек зур өлкәләрне!! төрле районнарында 6 Д. Г. Т у м а ш е в а, К © н б а т ы ш Себер татарлары теле (грамматик ■очерк һәм сүзлек), Казан дәүләт университеты нәшрияты, 1961 ел, 239 бит. 7 Н. П. Алексеев, Сибирь в известиях иностранных путешественников и писателей, Иркутск, 1941 г. 8 В. В. Радлов, Образцы народной литературы тюркских племен, СПБ, 1872 г., том IV. борын-борын заманнардан ук яшәп килгән һәм фәндә Себер татарлары дигән гомуми бер исем астында йөртелгән татарлармын тарихы, фольклоры һәм тел үзенчәлекләре белән кызыксыну, аны өйрәнү күптәннән башлана. Д. Г. Тумашева китабының кереш өлешендә әйтелгәнчә, әле 1666 елларда басылып чыккан хезмәтләр— язмаларда ук Себер татарлары турында кайбер этнографик мәгълүматлар урнаштырыла7 . Шулай ук Георгиның «Описание всех в Российском государстве обитающих народов» (1776 ел), Г. Ф. Мил- лернын «История Сибири» исемле китапларында, И. Гпгановның татар теленең грамматикасына багышланган хезмәтендә Себер татарлары турында күп кенә белешмәләр, мәгълүматлар бирелә. Танылган тюрколог, академик В. В. Радлов Себер татарларының фольклорын һәм тел үзенчәлекләрен җитди һәм шактый киң күләмдә өйрәнүчеләрнең берсе. Аның төрки халыкларының тел үзенчәлекләрен һәм фольклорын өйрәнүгә багышланган ун томлык хезмәтенең IV томы тулысынча Себер татарларының фольклоры һәм аларның тел материалларына багышланган8 . 142 Без шул туплаган материаллар нигезендә Себер татарлары фольклоры һәм көнчыгыш диалектының мои- нан йөз еллар элек ппндп хәлдә булуын бик ачык итеп күз алдына китерә алабыз. Кыскасы, Себер татарлары фольклорына тормышның, ә Себер татарлары сөйләшенә әдәби тел һәм рус теле йогынтысының ни дәрәҗәдә булуын белү һәм билгеләү өчен дә В. В. Радлов хезмәтенең әһәмияте зур. В. В. Радловтан соң Себер татарларының теле һәм фольклоры белән җитди рәвештә кызыксынучы, аны җентекләп өйрәнүче булмый. Фәкать Татарстан тел, әдәбият һәм тарих фәнни-тикшеренү институтының фольклор секторы тарафыннан 1941 елда гына Себертә беренче фәнни экспедиция оештырылды. «Академик Радлов юлы белән» исеме астында оештырылган бу комплекслы экспедиция вакытында Себер татарларының теле, фольклоры, этнографиясе, музыкасы буенча күп кенә материал тупланды. Себер татарларының телләрен махсус экспедицияләр оештыру юлы белән системалы рәвештә өйрәнү эше 1949 елдан башланып китте. Д. Г. Тумашева җитәкчелегендә оештырылган бу экспедицияләрнең билгеле план, ныклы бер маршрут белән үткәрелүе татар теленең көнчыгыш диалектын фәнни нигездә өйрәнү буенча зур фәнни нәтиҗәләр бирде. Соңгы елларда Д. Г. Тумашеваның «Көнбатыш Себер татарлары теле»9 (Төмән), «Татар теленең Тобол сөйләшендә фигыль формаларының үзенчәлекләре»10, «Саз ягы сөйләше»11 һәм башка шуның кебек хезмәтләренең басылып чыгуы Себер тел экспедицияләренең уңышлы үткәрелүләре турында сөйли. Шактый үзенчәлекле һәм бсрни- чә төрле сөйләшне үз эченә алган Себер татарлары телен киң күләмдә өйрәнеп, аңа фәнни анализ ясауның кирәклеге күптән сизелә иде. Д. Г. Тумашеваның «Көнбатыш Себер татарлары теле» исемле хезмәте әнә шул мөһим мәсьәләне җентекләп тикшереп, аңа 9 Казан Дәулат университетының «Гыйльми язмалары»нда басылды, 16 том, II китап, 1956 ел. г Шунда ук, 17 том, III китап. 1957 ел. 11 «Татар теле һәм әдәбияты» (СССР Фәннәр Академиясенең татар теле һәм әдәбияты буенча хезмәтләре), Казан, 1959 ел. билгеле бер фәнни йомгак ясау максатыннан чыгып эшләнгән. Авторның Себер татарларының теле, этнографиясе һәм фольклоры турында басылып чыккан чыганакларны игътибар белән өйрәнүе һәм Себеркең Төмән, Тобол, Омск, Бараба якларында булган 60 тап артык татар авылларында булып, бик күп яңа һәм кызыклы материаллар туплавы аңа Себер татарлары теленең фонетик һәм грамматик үзенчәлекләрен дөрес тотып алырга һәм бу тел турында тиешле фәнни нәтиҗәләр ясарга мөмкинлек биргән. һәрбер диалектның дөрес язылып алынуы һәм аның һич тә бозылмыйча бирелүе, һичшиксез, бик мөһим бер мәсьәлә. Ә инде Себер татарлары теле кебек бер-берсенә якын, ләкин шактый үзенчәлекле берничә сөйләшне үз эченә алган бер диалектны дөрес чагылдыру — аеруча читен һәм җаваплы мәсьәлә. Тумашева китабында Себер татарлары сөйләшләренең дөрес язылып алынуы — шатлыклы бер хәл. Фәнни нәтиҗәләрне раслау өчен китерелгән .материалларның язылып алыну урыннарының күрсәтелүе, аларның фәнни транскрипциядә бирелүләре китапның әһәмиятен тагын да күтәрә. Автор үзенең китабын кыскача кереш сүз, кыскартылган сүзләр исемлеге һәм хезмәттә алынган фәнни транскрипциягә аңлатма бирү белән башлап китә. Әнә шуннан соң инде китапның төп бүлекләре башлаиа. Беренче бүлек итеп Себер татарлары теленең грамматик очеркы бирелә. Монда көнчыгыш диалектын аерым бер диалект буларак өйрәнергә кирәклеген дәлилләүче фактларга: Көнбатыш Себер татарлары теленең фонетик, грамматик һәм лексик үзенчәлекләренә аерым-аерым тукталына һәм алар 143 халык теленнән язып алынган мисаллар ярдәмендә нсбатланыла. Хезмәтнең шушы теоретик өлешендә үк «Көнчыгыш диалектының сөйләшләргә бүленеше» дигән бш< мөһим бер бүлек бирелә. Биредә көнчыгыш диалекты Төмән, Тобол, Саз ягы, Тевриз, Тара сөйләшләренә бүленә һәм ул сөйләшләрнең фонетик һәм синтаксик якынлыклары, аларның берсен икенчесеннән аера торган яклар бай материаллар һәм ышанычлы мисаллар нигезендә билгеләнеп үтелә. Көнчыгыш диалекты (хезмәттән алынган хәтлесенең) болан аерым биш сөйләшкә бүлеп, я пача классификацияләп бирү Себер татарлары телеп өйрәнү өлкәсендә бөтенләй яна бер алым булып саналырга тиеш. Чөнки моңа хәтле Себер татарларының теле Төмән, Тобол һ. б. шуның кебек сөйләшләргә бүленә һәм бу бүленеш фәкать географик яктай гына каралып йөртелә иде. Авторның Себер сазлыклары арасында калган утрауларда яшәүче татарларның моңа хәтле беркем тарафыннан да җентекләп өйрәнелмәгән халык авыз иҗатын һәм телен өйрәнүе мактаулы бер адым. Беренче бүлек азагында Себер- дәге биш төрле сөйләш арасындагы лексик аермалыклар: диалекталь синонимнар, диалекталь омонимнар һәм фонетик вариантларның бирелүе көнчыгыш диалектының үзенчәлекләрен тагын да тулырак итеп күз алдына китерергә ярдәм итә. Хезмәтнең икенче бүлегендә Себер татарлары теленең сүзлеге бирелүе шулай ук уңай күренеш. Сүзнең башта халык телендә сөйләнгәнчә алынып, аннан татар әдәби телендә ничек әйтелүе һәм рус теленә тәрҗемәсе бирелүе сүзлектән файдалануны җиңеләйтә, сүзләрнең төп мәгънәләрен тулырак итеп аңларга ярдәм итә. Югарыда әйткәнебезчә, яңа һәм кызыклы бу хезмәтнең әле тиешенчә уйланып, эшләнеп җитмәгән урыннары да бар. Иң элек хезмәтнең кереш өлеше турында берничә сүз әйтергә кирәк. Анда автор Себер татарларының килеп чыгуы тарихына тукталып үтә. Ләкин бу тарихи белешмәнең укучыны ышандырырлык югарылыкта булмавы күзгә ташлана. Хезмәтнең 12 битендә автор В. В. Радловныц «То- бол-Иртыш татарлары Себердә яшәгән төрки кабиләләрнең XV— XVI йөзләрдә сәүдә мөнәсәбәтләре урнаштырылу һәм дни тарату максатлары белән килгән бохаралы- лар һәм, Себер руслар тарафыннан яулап алынганнан соң, шушы җирләргә күчеп утырган Идел буе татарлары белән кушылуыннан килеп чыкканнар» дигән сүзләрен китерә дә, шунда ук В. В. Радловныц «Себер татарларының төп өлешен хасил иткән кабиләләрнең казакъ һәм нугай булулары мөмкин» дигән карашын да әйтеп үтә. Керештә бср-берсенә капма-каршы булган менә шушы ике фикер китерелсә дә, кайсысының дөрес яки дөрес түгеллеге турында автор үзе бер сүз дә әйтми. Бохаралыларның Себертә канчан һәм ни өчен килүләре, Идел буе татарларының кайвакыт- ларда күчеп утыра башлаулары билгеле һәм бик ачык мәсьәлә. Ә менә Төмән, Тобол, Тара һәм Ба- раба татарлары бохаралылар килгәнгә хәтле үк шул җирләрдә бик күптәннән бирле яшәп килгәннәр бит. Укучыларны әнә шул төп Себер татарларының тарихы, аларның телләрендә булган аерымлыклар, үзенчәлекләрнең кайдан һәм ничек килеп чыкканлыгы кызыксындыра. Автор үзе үк хезмәтенең бер урынында «Казан татарлары кебек үк бохаралылар да тел ягыннан, үз сүзләре белән әйткәндә, ту- лысынча «себерләшкәннәр», ди (14 бит). Димәк, Себер татарларының телләре бохаралылар яки Казан татарлары килгәнгә хәтле үк урнашкан һәм нык формалашкан бер тел яки сөйләш булган һәм бары тик ул шулай булганда гына борынгы телләрдән булган үзбәк һәм Казан татарлары телен «җиңә» һәм «йота» ала да. Кыскасы, Себер татарларының гомумән тарихлары һәм шуның белән бәйләнештә тел мәсьәләләре тиешенчә ачылмый кала. «Кереш суз»нең менә бу ягы яңадан карап чыгуны, аныклах- һәм киңәйтүне сорый. Д. Г.'Тумашеваның Себер татарлары телен биш төрле сөйләшкә аерып каравы һәм шул нигездә тикшерүе, югарыда әйткәнебезчә, уңышлы бер факт. Ләкин көнчыгыш диалектына керергә тиешле булган тагын бер сөйләш—Бараба татарлары сөйләшенең бу хезмәттә телгә алынмавы аңлашылмый. Дөрес, Бараба сөйләшенең әле тиешенчә өйрәнелеп бетмәве яки ул сөйләш буенча тупланган материалларның тиешенчә эшкәртелмәгән булуы бик мөмкин. Ләкин Себер татарлары теле турында сүз барганда бу тел составында Бараба татарлары сөйләше дигән шактый зур һәм үзенчәлекле бер сөйләшнең барлыгы һәм аның да өйрәнелә башлануы турында хезмәтнең керешендә булса да бер-ике сүз әйтеп китәргә кирәк иде. Хезмәттә китерелгән мисаллар арасында мәкальләр, җырлар шактый күп очрый. Ләкин, безнең уебызча, бу хезмәттә халык авыз иҗаты әсәрләре тагын да күбрәк китерелергә, тулырак бирелергә тиеш иде. Алар фәнни раслауларны көчәйтүгә хезмәт итәрләр иде. Казан дәүләт университеты тарафыннан ун еллар буена Себергә оештырылган экспедицияләр вакытында, тел материаллары белән беррәттән, бик күп фольклор әсәрләре дә тупланган булырга тиеш. Бу материалларга фәнни классификация ясалып, алар тиешле транскрипциягә салынып һәм әдәби телгә күчерелеп бер аерым хезмәт итеп бастырып чыгарылсалар бик зур, шуның белән бергә гаять мөһим бер эш эшләнгән булыр иде