САФТА КАЛГАН ҖЫРЛАР ҮЛМИЛӘР
Ул әле бик яшь иде, аның әле бөтен тавышка дәртләнеп, ялкынланып җырлап яшәр чагы иде. Ләкин вакытсыз үлем, һич көтмәгәндә, аның сулышын кисте. Шушы елның 29 апрелендә каләмдәшебез һәм дустыбыз, талантлы шагыйрь, көчле публицист Шәрәф Мөдәрриснең йөрәге тибүдән туктады. Киң күңелле бу әдипне моннан соң инде исәннәр рәтендә күрмәү минем өчен икеләтә-өчләтә авыр. Шигъри әсәрләре белән бик күпләргә рухи азык биргән өчен мин аны ихлас күңелдәй ярата идем, үз итә идем. Ир кешеләр исән вакытта бер-берсенә яратам дни әйтмиләр шикелле. Бу сүзне әйтү өчен, күрәсең, инде ул кешенең яныңда бөтенләй юклыгын тою авырлыгын кичерү кирәктер... Шәрәф Мөдәррис белән мин моннан 15 ел чамасы элек, урта мәктәптә укыган чагымда ук элемтәгә кергән идем. Парта артына утырып, укытучылардан һәм иптәшләремнән яшерә-яшерә язган иң беренче шигырьләрем матбугатта аның сүз башы белән басылды. Шуннан бирле без Шәрәф абый белән әле хатлар аша, әле үзебез очрашып тора идек. Мәскәүдә, М. Горький исемендәге әдәбият институтында да безгә бер үк елларда укырга туры килде. Белемгә омтылган, Антик әдәбият һәм Көнбатыш әдәбияты классикларын үзлегеннән өйрәнгән, аларның иҗатларын бик яхшы белгән Ш. Мөдәрриснең авылдан тузган чалбар киеп килгән безнең ише яшь студентларга Петрарка, Софокл, Шекспир, • ■■ | ШӘРӘФ МӨДӘРРИС Гете, Сервантес шикелле зур әдипләрнең әсәрләрең өйрәнүдә ярдәме күп булды. Ул соңыннан да яшьләрне, башлап язучыларны туктаусыз укырга, әдәби мирасны туктаусыз үзләштерергә чакырган шагыйрь булып калды. Соңгы тапкыр безнең Ш. Мөдәррис белән күрешүебез, аны кем уйлаган, шагыйрьнең үләренә атна-ун көн генә калгач булган икән. Без килеп кергәндә, ул үзенең эш бүлмәсендә халыкара темага публицистик мәкалә язып утыра иде. — Шушы жанрны бпк-бик яратам, — диде ул безгә карап. — Укучы хәзер бездән бүгенге көн пафосы белән сугарылган әйберләр көтә. У Мено хәзер, аның инде Сезнең арабызда юклыгын тойган минутта, күренекле башкорт шагыйре Мостан Кәримнең түбәндәге шигъри юллары хәтергә килә: ...Үлсәм иде шулчак бәйгеләрдә Йөрәге ярылып үлгән атсымап. Шәрәф Мөдәррис нәкъ әнә шулай, «бәйгеләрдә йөрәге ярылып үлгән атсыман» үлеп китте. Мәрхүмнең тормыш иптәше Ләбибә апа Ихсановавың әйтүенчә, үләсе төнендә дә Шәрәф абый шагыйрь Әхмәт Фәйзи шигырьләренең тәэснр көченә сокланып утырган. Әйе, ул үзенең соңгы сулышына кадәр поэзия белән бергә яшәде, кулыннан каләмен төшермәде. Көрәшле елларда атакага барган солдатлар да мылтыкларын кулга кысып тоткан хәлдә егылалар, туган җирне, тормышны шулай кочып үләләр. Шәрәф Мөдәррис, безнең әдәбиятның бер солдаты буларак, кешеләрне эшкә, яшәүгә рухландыручы күп кенә әсәрләр иҗат итте. Аның «Тупчы Ваһап», «Командир», «Биш .минут», «Яшел тасма», «Яшәү хакына», «Үлемсезлек» поэмалары, «Минем яшьтәшем», «Ж.ыр үткән юл», «Көлке түгел», «Кояш чыга» исемле китаплары укучылар тарафыннан зур ихтирам белән укылалар. Ш. Мөдәррис гомеренең соңгы көннәренә кадәр бүгенге көн темасына язылган публицистик мәкаләләре, үткен пародияләре, юмористик һәм сатирик шигырьләре белән матбугат битләрендә системалы рәвештә катнашып торды. Ул беек. Шекспир сонетларының, чуваш әдәбияты классигы Иванов әсәрләренең, Пабло Неруда һәм рус совет шагыйрьләренең сәнгатьчә эшләнгән тәрҗемәләрен калдырды. Әдәбиятыбызга менә шундый бай мирас бүләк иткән әдипнең кабере өстенә иелеп, шагыйрь белән соңгы тапкыр саубуллашканда, аңа һич кенә дә:—Хуш мәңгегә!—дип дәшәсе килми. Чөнки аның җырлары бүген дә сафта кала, ә сафта калган җырлар картаймыйлар да, үлемгә дә баш имиләр.