Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

ЯЗГЫ ТАШКЫННАР D1 кны иңләп калын бозлар ага, Кечле ташкын булып, шаулашып; Сикерешеп зур-зур дулкыннарда, Бер-берләре белән даулашып. Яр өстендә торып калган бозлар Кушыла алмын көчле агымга... Менә мин дә шулай ярда калдым, Тормыш белән барган чагында. Юк, мин алай, ятим бозлар кебек. Теләмимен читләп агарга... Мин телимен тормыш күкрәгендә Үзем йөрәк булып янарга. БЕЗ — ТУГАННАР (Донор Орловага) ^ем син, иптәш? Апам буласыңмы, Әллә миңа кече сеңелме? Хәер, Кем булсаң да барыбер түгелме?! Кем булсаң да бүген туганлаштык: Синең каның — минем йөрәктә. Донор иптәш! Син туганым булдың һәм егылмас өчен — терәк тә. Бүген менә һәрбер тамырымда Синең канның тоям җылысын. Күз алдыма китерә алмыйм, иптәш, Туганлыкның шуннан олысын. Син рус кызы, ә мин татар егете, Сөйләшәбез төрле телдә без. Ләкин Ике тармак — бер үк гөлдә без. ЯНАРМЫН ДА ЯНАРМЫН ^гәр йөрәгең таш булса, Хисләрем булыр тамчы; Тамармын да тамармын мин Таш тишелеп чыкканчы. Әгәр йөрәгең боз булса, Ут булырмын, тор белеп; Янармын да янармын мин Бозың беткәнче эреп. йөрәгең кыя тау булса, Чыгармын чишмә булып; Агармын да агармын мин... Тау төшкәнче убылып. ПАРЧАЛАР Л улларымда гына йөртермен, — дип, Назлый егет үзенең иркәсен. Ә иркәсе кулга караганда, Артык күрә моның җилкәсен. л омбайннарны да буяткансыз, Күрәм, сездә эшләр шәп бара! «Эһем», — диеп куя председатель... «Тутык бит ул», — дими чак кала.