Логотип Казан Утлары
Повесть

ӨЧ АРШЫН ЖИР

Иң элек урам-тыкрыклар ясап тигезле-тигезсез дә, аркы- Н/и лыторкылы да сузылган киртә-корталар, башларына ' чүлмәкләр, бала чүпрәкләре, иске ураклар эленгән, колмаклар сарылган читәннәр күздән югалдылар: аннан уңган кызыл флаг эленгән, муртайган иске такталы каланча һәм эш юктан моңаеп терсәкләре белән яңагына таянып торучы пожарник күренмәс булды; иң соңыннан гына авылның төрле почмакларында — буа ярларында, күпер төпләрендә уйдык-уйдык утырган эре сөякле, юан кәүсәле тупыллар кичке дымсу рәшәгә уралып беттеләр... Авыл артта калды. Ул, исемен дә сорарга оныткан авылны чыкканнан соц, бер мәртәбә дә артына борылмады. Алай гынамы, кешеләр очраганда, кызык- сынучаи күзләре белән аның буй-сынын, арбасындагы сәер йөкне капшаганда ул күтәрелеп тә карамады, аларның кыяр-кынмас биргән сәламнәрен дә алмады. Кемдер аны' туктатыр да, болай да тәнендә чак эләгеп, дерелдәп торган җанын өшетерлек нык, усал тавыш белән: — Әй, кая барасың болай? Кем син?! — дип кычкырыр төсле иде. Туктатмасыннар гына, сорамасыннар гына... Ләкин берәүдә кычкырмады, берәү дә аны туктатырга тырышмады, һәркем үзенең кичке эшен тәмамларга ашыга, кешеләр бер генә минутка тукталып Мирвәлигә карыйлар да китәләр иде. Ат юл тузанын кагып шапы-шопы китереп күндәм генә атлый, аның эре адымыннан калышмас өчен, Мирвәли ике кулы белән дә арбаның шомарып, ялтырап беткәй сөяк төсле арт карамасына ябышып бара иде. Алар көнбатышка, Карачурага таба баралар. Карачурага илле сигез чакрым диделәр... Яшел чемоданда яңа чалбары... Иске чемоданда күчтәнәчләр... Илле сигез чакрым... Күпме бу? Ерак арамы? Зур санмы илле сигез?.. Илле сигез... Быел алариың икесенә дә — Шәмсегаянга да, Мирвәлигә дә илле сигез яшь тулды... Илле сигез ел... Илле сигез чакрым күбрәкме, илле сигез елмы? Илле сигез чакрымны шәп барганда бер төндә үтеп булыр... Авылны 1 Ахыры. Башы 5 нче санда. 12 тиз чыктылар бит... Менә ул артта калды... Авыл... Больница Больница култыксасына кемдер пәке белән «сөям» дип язган Нигә миләүшәләр төнлә генә ачылалар икән? Эштән ватылып кайткан кеше- ләрнец арыган күңелләренә аз булса да бәрәкәт, шифа булсын өченме? Бәлки гашыйклар куанычынадыр? Илле сигез чакрым... ЛАенә шулап артыңа борылып карамыйча да, башыңны күтәрмичә дә үтеп китеп була инде аны... Илле сигез ел... Нигә, Мирвәли илле сигез еллык гомерен дә артына борылып карамыйча уздырды ич’ Нигә борылып карамады икән ул? Илле сигез тулуын да нигә менә бүген генә, шушы урында, ялан кырда искә төшерде ул? Нигә хәзер дә артына борылып карарга шүрли ул? Кайчан башланды соң бу курку?.. Ул да атка төялеп көлешә-көлешә кайтучы шушы малайлар кебек үк шук, наян бер малай иде ләбаса... Ул да менә шушы каралып беткән киемнәр кисәләр дә чибәр, сылу егетләр кебек кискәдәй нык, зифа егет иде бит... Нигә ул печән өеп кайтып килүче хуш ис аңкып торган менә шушы картлар кебек көләч, ваемсыз һәм шат түгел?.. Нигә?.. Илле сигез чакрымны үтәргә кнрәк, ә илле сигез ел артта калган... Ул ярым пышылдап «илле сигез», «илле сигез» дпп кабатлый башлады. Бу сан күңелдәге бар уйларны, хисләрне кысрыклап чыгарды. Кая гына борылмасын, ул бар җирдә бишле һәм сигезле цифрларны гына күрде. Ат дугасын да сигезле итеп бөккәннәр, юл буендагы үләннәр я бишле, я сигезле булып үскәннәр... Ул күзләрен йомып, баш-башларын сигезле итеп бөгеп кадаклаган арба карамасына ябышты... Бәләкәй генә үр төштеләр. Ат юыртып алды, шулай да ул Мирвәлигә артык акрын бара кебек тоелды, ул күтәрелеп карамыйча гына атка дәште: — На, бахбай! Юл, бәрәңге җирен телеп барды-барды да бодай басуына килеп керде... Юл, борыла-сарыла үзәннәрне, чокыр-чакырларны үтте. Үзәннәр буйлап саз исе аңкытып җылы һәм дымсу һава ага иде. Әле бик кечкенә чагында кичләрен кырдан кайтканда шундый җылы агымга килеп кергәч, әтисе аңа: «Бу җылы һаваны шайтаннар җибәрә, алар әнә теге тирән чокырда утыралар да иманлы .кеше очрагач көрсенәләр. Бу аларның тыны. Шуңа күрә авызыңны ачып иснәп барма, фу-у, җылың үзеңә булсын! дип кире өр», дип аңлаткан иде. Бәләкәй чак... Әтисе... Каян искә төштеләр әле болар? Күңелнең кайсы почмагында, ни өчен сакландылар икән алар?.. Ул үз-үзенә гаҗәпләнеп бер мәлгә туктап та калды: уйларына аз гына ачыклык, тәртип керүгә үткәннәр искә төшә башлады. Нигә алай?.. Бөтен гомерен артына карамыйча, аллага шөкер, иртәгә дә көн бар, ул көн дә безнеке, гомер алда әле дип яшәгән кеше — Мирвәли үткәннәрен искә төшерәме?.. Сәер, бик сәер... Юлның, барыр урынның — Карачураның билгесезлеге, иртәгәге көн хакында, авылдашлары хакында уйлаудан куркып кына артына борылып карарга, үткәннәрен казып чыгарырга мәҗбүр булды түгелме соң ул?.. Бу күнегелмәгән, ят хис үзәннән агып килгән җылы, куе һава кебек аны сарып, чолгап алды, ул барган саен хатирәләр болытына тирәнрәк күмелде, уралды, һәм ул шупда^ гына үзе өчен коточкыч бер хакыйкатьне ачты: инде курыкмыйм, теге вакытта булган шүрләү, куркулар онытылды, хәзер мин җир җимертеп яшим дип үз- үзен ышандырулары бары да сабын куыгы кебек шартларга гына торган икән! йөрәк кагып яшим дип үзен-үзе юаткан Мирвәли, артына, 13 гомер юлына борылып карап, үзе белән үзе очрашкач куркып, өркеп китте. Үткән гомере караңгы әрем сабаклары артында посып торган шөкәтсез өрәк кебек куркыныч, нурсыз, шыксыз булып күренде... Моңарчы ул, нинди дә булса кирәксез уй мнение томалаган икән, ул уйны бик нык, тоташтан уйларга кирәк, шунсыз аннан котылу юк дип инанып яши иде... Хәзер исә, менә онытам, менә онытам дип никадәрле чәбәләнсә дә, үткәннәр аның якасыннан эләктереп алып, үзләре белән сөйрәп, ияртеп киттеләр... Ул дерелдәп, кипшергән иреннәрен ялады. Адашып, саташып, төшләнеп беткән, телдән калган кеше кебек тойды ул үзен, һәм курка- курка гына, кан калтырап, күңеленә беренче килгән сүзне әйтеп карады: — Шәмсегаян... Ат, миңа дәшәсеңме син, сәер юлчы, дигәнсы.ман, күзен кырынайтты, юлда утырган кош сискәндереп пырылдап кыр өстенә очты. Дәү иләмсез канатларың тавышсыз гына кагып ярканатлар бөтерелде. Тау бармы әллә биредә? Каян килеп чыкканнар алар — ярканатлар?.. Ничә чакрым үтелде икән? Ул тагын: — Шәмсегаян, — дип эндәште һәм үз тавышын үзе танымады. Ниндидер моңарчы сизелмәгән сагыш, кимсенү, түбәнсенү, юксыну бар иде анда. Ул кинәт кенә башын артка чөйде һәм ап-ак җәймәгә төренеп арбада яткан хатынына таба иелде: — Шәмсегаян... Үткән көннәр белән хатыны исенә төште аның. Гомеренең күп көннәре аның белән бәйләнгән, аның белән бергә үтелгән иде... — Карачурага кайт, дисең син... Шунда кал, дисең, Шәмсегаян... Менә кайтып барабыз... Кайтырмын дип һич тә уйламаган идем... Күрәсеңме, кич булды... Иртәгә көн аяз булыр. Кояш бик кызарып, моңаеп баеды... Ут кебек яна иде ул, сиздеңме икән син? Без барасы юллар ә!!ә шунда, кояш баешында инде... Шунда, диделәр... Карачура... Хәтереңдәме, син авылның иң матур, иң сылу кызы идең? Әй-й-й, Нөркәй ярминкәсеннән кайтышлый Түбән авыл егетләре сине урларга җыенып йөргәннәр иде... Шуны ишетеп ярминкәне ташлап кайткан идем мин... Дус егетләр белән аларның камыт бауларын тураклап бетереп, үзләрен җир күмере ясап тукмап җибәргән идек... Хәтереңдәме, тәртә араларына үзләре җигелеп, авыл буйлап ничек чапканнар иде алар! Әй-й-й... Мирвәлигә каршы чыгарлык егет юк иде шул авылда... Авылда гынамы? Тирә-якта бер иде шул ул!.. Исеңдәме икән, икенче көнне тутаңнарга, түбәң очка төшеп бара идең. Кулыңда бәләкәй генә төенчек, ярминкә күчтәнәче, имеш... Башыңда бөрчекле яулык, өстеңдә яшел күлмәк иде... Безнең тыкрыкка җитүгә, мин сине күтәреп үзебезгә алып кергән идем... Син бер дә карышмаган идең, Шәмсегаян!.. Әтием рәнҗер дип кенә үксепүксеп елаган идең. Әнкәй сине юатып кәрәзле бал белән чәй эчерткән иде... Онытмадың микән, ул кичне мин капканы арба кендеге белән бикләгән идем, этне бәйдән ычкындырып, келәткә, үз яныбызга корулы мылтык алып кергән идем... Мылтык атарга да, эттән талатырга да туры килмәде... Кызганыч... Ә мин кемнәрнеңдер, бөтен туган-тумачаңның сине җолып алып китәргә тырышып җыелып килүен бик, бик теләгән идем. Мирвәлинең кам икәнлеген, аның беркемнән дә курыкмаганын күрсәтәсем килә иде сиңа!.. Тик ул төнне безне берәү дә борчымады... Келәт почмагында тычкан кыштырдагач кына: «Мирвәли, җаным, мин куркам!» дип, мине уяткан идек! Ха-ха-ха, дип көлгән идем мин! Син тычканнан куркасыңмы? Тычкан түгел, арслаинар, өере белән юлбарыслар килсеннәр, дип ярыла-ярыла шаркылдаган идем мин... Оныткансыңдыр да инде, әтиең карт иртә таңнан, көтү кууга безгә килеп җиткән иде... Аягында иске чабата, мескен бүрек... Сугышырга 14 килмәгән иде ул, ызгышырга да нияте юк иде... Юаш кына булып сәкедә утырды... Язмыштан узмыш юктыр, Мирвәли кияү кызыбыз бер генә» синең өчен дә бердәнбер генә булсын, кадерләп тот зииһао дип ялынган иде, бахыр... ’ Мирвәли тынып калды. Кара-кучкыл күләгәләр тирбәлгән кыр өстендә шашып-шашып бытбылдыклар кычкыралар иде. Биектә, күгелҗем күк белән кара җир тоташып, юка пәрдә эленгән урында, утлы күзләре белән кырны капшап бер машина чыкты да югалды. Кайсы яктадыр иренеп кенә этләр өрәләр иде. Юлның бер кырында тау иде ахры, өем-өем торган ак ташлар һәм алар янында үскән үлән тубаллары караеп калды... Шәмсегаянның әтисе, авызындагы кара канны йотып булса да, ризалашты, тик менә Мирвәлинең үз әтисе... Шайхразый бай... Ярминкәне ташлап кайтып киткән өчен болан да Мирвәлигә кызып кайткан Шайхразый, улының авылның иң ярлы кешесенең кызын алуын ишеткәч, иң элек, биомилласы шушы дип, хатынына берне чалтыратты һәм Мирвәлине чакыртты. — Сиңа ике генә юл: я уйнашчы өтегеңне бүген үк талаклап аерасың, я аның белән өйдән чыгып китәсең! Сүзе кыска иде картның... Мирвәлинең сүзе аннан битәр кыска булды. — Ярар! Ул Шәмсегаянын ияртте дә авыл читенә, япа-ялгызы ничарадан- бичара тереклек кылып азапланган ятим карчык Таифә йортына барып урнашты. Аларның бәләкәй генә төенчекләр тотып капкадан чыгып китүләрен әнкәсе үкереп, әткәсе тешен кысып, янап, каргап тәрәзәдән карап калдылар. Шайхразый бай йортыннан китүләренә Шәмсегаян чиксез шатланды, чамасыз сөенде, куанды. Ярата иде шул ул Мирвәлине! Таза, көчле егет иде Мирвәли! Чибәр иде... Аның ярты арба печәнне өч япьле сәнәккә элдереп күз дә йоммыйча биек кибән очына чөюләрен күрсәң... Бай йортында үссә дә, кечкенәдән эш арасында уралып, хезмәтне сөя иде ул, бер генә минут та тынмый иде. Эш арасында Шәмсегаян мәхәббәт, куаныч тулы күзләре белән аңа карый да, алсу бармак очлары белән аның янып торган беләгенә кагыла. Иреннәре ят колаклар ишетмәслек итеп сак кына пышылдыйлар: — Синең кебек үк баһадир улым булсын иде минем, Мирвәли! Мирвәли ап-ак тешләрен күрсәтеп елмая һәм хатынны тәмам оялтып, кешеләргә ишеттереп аның сүзләрен куәтли: — Синең кебек үк чибәр, зур кара күзле кызым булсын иде минем, Шәмсегаян!.. һәйбәт кенә яшәп киттеләр алар Таифә йортында! Иң элек карчыкның өен сипләделәр, Чуал буеннан бәрмәнчекле тал чыбыгы ташып өйалды үрделәр, аны кызыл балчык белән сылап җылыттылар. Бәләкәй генә лапас-кура. этмәләделәр. Сәке такталарын алыштырдылар. Дөньядагы үзгәрешләргә, авылдагы хәбәрләргә колак салмыйча гына, үз хәлләреннән бик канәгать, риза булып, икесенең дә йөрәкләренә мөлдерәмә тулгап мәхәббәтне юмарт бүлешеп, кайгысыз-хәсрәт- сез яшәделәр... Иорт-жнрле гаиләдә туып, иркенлектә-муллыкта үскән Мирвәли кәҗә савып кына яшәргә риза булырмы дип башта Шәмсегаян эчтән сызып, көеп йөргән иде, хәвеф-хәсрәтләре юкка булды, ире авызын ачып бер мәртәбә дә зарланмады... Балалары гына булмады аларның... Моның өчен үзен гаепле санаган Шәмсегаян борлыгып, бәргәләнеп яшәде. Ул Мирвәлигә әйтмичә генә күрәзә карчыклар янына барды. 15 Күзләреннән кайнар яшьләре акса акты, ана буласы килеп, ирен сабый белән куандырасы килеп толыпка төренеп усак гөмбәсе ысы астында сәгатьләр буе буылып ютәлли-ютәлли тирләп утырды. Мирвәли боларпыц барысын белеп йөрсә дә каршы килмәде, бала булуын ул да бик тели иде. Шайхразый карт, мин каргадым алармы, шуңа күрә хатыны балага узмый дип яман хәбәр таратты... Алар дөнья, ва-кыт, гомер, чор төшенчәләрен, заманның катлаулы сулышын, көрәшләрен онытып тордылар. Дөнья хәлләре белән шөгыльләнергә алар артык бәхетле иделәр. Ләкин вакыт-патша тормышының астына утны ягып, аны кайнатып кына торды. Замана дулкыннары олы юллардан читтә, аулак бер куентыкта яткан Карачурага да килеп бәрелделәр. Кич-көпдезләрен сыңар күзе белән генә дөньяга карап торган кырык терәүле тәбәшәк өйне дә аямадылар алар. Дулкын Таифә карчыкның җәй көне дә чыптасы -кубарылмаган юка ишеген киереп ачып түргә узды, буталды, өерелде... Шәмсегаян белән Мирвәлине кайнар түшәктән күтәреп алды, чайкалдырып үзе белән әйдәп китте, әллә канларга илтеп бәрде, сылады, күтәрде, төшерде... Менә шул вакыйгаларга утыз ел үткән... Шәфәкъ Мирвәлинең күз алдында янып, сүнеп бетте. Күктә сүрән, моңсу йолдызлар арта торды. Йолдызларның саран гына сирпелгән тонык яктысында алда дәү кара бау шәйләнде. Аяк астында гына вак ташлар чыштырдады, барабара кара бау урманга әйләнде һәм алар озакламый агачлар арасына барып та керделәр. Урман йокламаган иде әле. Кичне зарыгып көтеп тамак ялгарга чыккан вак-төяк җәнлекләр посып кына кыштырдыйлар, агач аралары сак тынлык һәм шом белән туп-тулы иде. Моны Мирвәли генә түгел, ат та сизде, башын күтәреп, колакларын ялт-йолт уйнатып, кара күләгәләр эреп яткан куак асларына шомраеп карап бара башлады. Мирвәли аның саен арбага ныграк ябышты, әйбәт бөкләнмәгән кадак очлары аның учларын чәнчеп авырттырдылар, әмма ул аларны сизмәде. Нечкә кулларын юлга ук сузган чикләвек куаклары салкын, чалгы янавычы кебек кытыршы яфраклары белән аның бөдрә сакаллы битен сыйпадылар. Урманга кергәч тә аның уйларын курку хисе каплап киткән иде, бара-бара шүрләү кимеде, аның урынына баягы истәлекләр күңелдә яңардылар. Ул аларны онытырга тырышып җырлап та карады: Карада-гы-иан урма-а-а-ан1 Караңгы-ы тө-ө-өн.„ Яхшы-ы-ый атлар кирәк үтәргә-ә-әй!.. Болганчык күңелне моңлы җыр да тынычландыра алмады, ул гаҗиз булып, интегеп тагын хатынына дәште: — Илле сигез чакрым... Якын ара түгел ул, Шәмсегаян. Илле сигез ел аз гомерме әллә? Быел яз безнең икебезгә дә илле сигез тулган икән. Кайсы айда тугансың әле син, нинди көнне? Хәтерләмим... Нигә бер мәртәбә дә туган көнеңне үткәрмәдек икән без? Нигә мин сиңа атап бер бүләк тә алмадым икән? Безнең халыкка ят гадәт дияр идең, кешеләрнең үз бәйрәмнәре булу, ул бәйрәмдә бер-береңә кадер-хөрмәт күрсәтү нигә ят булсын? Белә идем, күрә идем ләбаса, кешеләр үз бәйрәмнәрен — туган, өйләнешкән көннәрен аерата кадерләп, башка көннәрдә булмый торган самими җылылык белән үткәрәләр иде. Нигә безнең генә үз бәйрәмнәребез булмады икән?.. Ул тәмам ачыкланган, айнык акылы белән Таифәләрдән киткәннән соң булган утыз еллык гомер юлында карманып, аһ менә бу минем бәхетле көнем, иң рәхәт минутларым минем менә шул чакта булган дип әйтерлек минутлар эзләде. Утыз еллык гомердән айлар- атналар да түгел, минутлар эзләде. Эзләгән саен аның маңгаена сал- 16 кып тнр мулрак бәреп чыкты. Чөнки андый минутлар юк иде, аларны хәтер сакламаган нде... Бала чак... Бала чак шатлыгы гына истә кала, кайгы-хәсрәте онытыла. Олыгайгач шатлык тизрәк онытыла, йөрәктә шыткан кайгы, әрсез эт эчәгесе кебек, тамырны бик тирәнгә җибәрә, мәңге онытылмый... Шулай да әгәр шатлык, куаныч булса, ичмасам бер көне хәтердә сакланыр иде!.. Бала чак... Үсмер чак... Егет чак... Әллә булмадылармы алар? Бәлки Мирвәли шушы якты дөньяга, зәңгәр күкле, сабан тургайлы дөньяга, ут-кояш янына, энҗе йолдызлар янына авыр аяклы, җәфаланган, таланган йөрәкле, йончыган күңелле булып тугандыр? Тугандыр да, бала чак, үсмер чак, егет чак дигән матур, илаһи төшләр күреп кенә, ымсынып, кызыгып калгандыр... Югыйсә бәхет, шатлык, сөенечтән авыз иткән кеше утыз ел буена шуларның берсен дә татымыйча яши алыр идеме?!. Юк, юк, төш кенә түгел бит алар! — Юк, юк, Шәмсегаян! Төш кенә түгел ич алар... Югыйсә син, Карачураның иң -матур кызы, авыл егетләренең генә түгел, тирә-як егетләренең дә күңелләрен суырып тартып торган кәгъбә мине яратыр идеңме?! Сөя идең бит син мине! Таифә карчык намазга оеган араларда да ничек яндырып карап ала идең!.. Ни өчен яратты икән ул? Ул яратырлык, аның күңелен җәлеп итәрлек асыл кешелек сыйфатларын, сафлыгын, матурлыгын тормышның кайсы сикәлтәләрендә сарыф итеп, әрәм-шәрәм итеп бетерде икән Мирвәли? Сөя иде бит ул!.. Сөймәсә, аның белән Таифә карчыкларга күчеп китәр идеме? Сөй.мәсә, аның белән авылны ташлап җиде ят җирләргә чыгып китәр идеме? Туган туфрагын ташлап, ата-анасын онытып, суга йөргән коечишмәләреи, инеш буендагы еламсар талларны ташлап... Теге дәһшәтле төнне, аларның гомер юлын кырт иттереп урталайга кискән салкын төнне... Салкын иде ул төн, буранлы иде. Станцага барып җиткәндә, алар икесе дә шыкранлап катканнар иде. Шунда станцага җитәрәк Шәмсегаян Мирвәлигә җылы шәлен биргән иде: — Мә, Мирвәли, син бигрәк нык туңдың, муеныңа ура, — дигән иде. Нигә шул чакта Мирвәли аның шәлен алды икән? Аның үзенә дә салкын булгандыр бит? Нигә юлда чагында, йолдызлы күк астында, буранлы җир өстендә япа-ялгыз, икәүдән-икәү генә калганда, аңа берәр җылы сүз әйтмәде икән? Ике көн юлда килеп туңмадыңмы дип бер генә сораган булсачы!.. Авыр үкенү Мирвәлинең тешләрен шыгырдатты, ул аска караган килеш тагын сөйләнә башлады: — Салкын, зәһәр кыш иде ул, Шәмсегаян, исеңдәме икән? Аннан соң мондый үзәккә үткеч салкыннарны күргән булмады. Гел елак кышлар китте. Язда гына була торган сыерчык бураннары гыйнварда да улады, агачлар сарыларын әллә ничәшәр кат чыгардылар. Ә ул кыш салкын иде... Күп юллар үттек без ул чагында синең белән... Кунмаган вокзал, кагылмаган шәһәр аз калгандыр... Синең җылы шәлеңә төренеп азмы йокладык без... Нигә шул чагында син бер мәртәбә дә зарланмадың икән?.. Шәмсегаянның зарланмаганын ул беренче тапкыр хәтеренә төшерде. бу ачышы ана шулкадәр сәер, гаҗәп тоелды, ул хатирәләренең бу кишәрлеген тизрәк, абына-сөртенә узып китәргә ашыкты... Алар язга таба көнчыгышның аулак, кечкенә бер шәһәрендә тукталдылар, бар булган акчаларына җыйнак кына йорт сатып алдылар. Иорт нәни иде: ике тәрәзәсе ишек алдына караган — анда мескен генә утын сарае, җилкапка күренә. Урам якка ни өчендер бер генә тәрәзә уйганнар. Бәлки йортны да Мирвәли кебек абынып шушы якларга килеп сөрлеккән кеше салгандыр?.. Шәмсегаян төшкә кадәр ишек алды тәрәзәсен күзәтә, һава ничек бүген, яңгыр яумыймы, кар... Төштән соң урам яктан күзен алмый: Мирвәли эштән, тегермәннән кайтып килмиме? Аның тегермәнгә эшкә керүен Шәмсегаян башта ук өнәмәде: пычрак, тузанлы эш, алы-ялы юк, эшче куллары кайда да кадерле чакта тегермәндә бурсаеп ятудан ни ямь табасың, дип еш кына үпкәләп, әрләп тә карады. Ул чакта Мирвәли тегермәнгә эшкә керүенең сәбәбен яшергән иде, хәзер түзмәде, үзе үк сөйләп бирде: — Нигә кердең, дигән идең син, Шәмсегаян... Шулай! Сере бар иде аның! Кыр эшен ярата идем мин, гомерем иген игеп үтәр дип уйлый идем. Инде тегендә мине мәхрүм иткәннәр икән, ич.масам монда ашлык арасында булыйм дип кердем мин тегермәнгә! Гел ашлык арасында... Килүчеләрнең дәү, буаз капчыкларын киң арбалардан бушатып, эчкә ташырга, ташып бетергәч, мунчала бауны чишеп беләгемә кадәр бодайга тыгылырга ярата идем мин... Кыр исе килә иде бодайдан! Ындыр исе, арбалар исе, ат исе... Көлтә, иген тузаны исе, келәтләр исе килә иде аннан! Тагын бер сәбәбе бар иде, Шәмсегаян... Үтелгән юллар ерак, кичергән хәлләр авыр иде... Ә тегермәндә без өчәү генә эшлибез. Каян килдең син, нигә килдең дип сораучы, төпченүче юк иде. Барыбыз да бердәйләр идек... Тегермән ташы барын да онга әйләндерә... Мирвәли авыр сулады. Шәмсегаянга серләрен ачкан саен ул үзенең бушаныбрак калганын сизә, күңелендәге бушлыкка бүгенге көннең авыр, салмак хәсрәте кереп тула бара, һәм алар күңелнең иң төбендә, моңарчы берәүнең дә кулы тимәгән почмакларында сүнеп яткан хатирәләрне уятып, кысрыклап чыгаралар иде. — Шәмсегаян, синең хакта бик аз, аз уйлый идем мин... Сине дә онытырга тырыша идем. Ни өчен? Бәлки син Карачураны искә төшереп торучы бердәнбер тере шаһит булгангадыр? Үзем дә белмим. Авылдан алып чыккан аз-маз әйберләрең акрынлап тузды, намазлыкларны бозып ыштан тектең, теге шәлең дә мич арасында песи ятагына әйләнде... Ә син... Ничә карасаң да Карачураны искә төшерә идең. Ә минем аны онытасым, күңелемнән мәңге сызып ташлыйсым килә иде. Шул авыл искә төшкән көннәремне каргалган көннәр дип исәпли идем мин... Башта бердә онытып булмады аны, соңыннан... Тик шул авыл белән бергә мин сине дә хәтердән чыгардым ахры... Ачулангансыңдыр син мине... Сизеп йөргәнсеңдер барын да!.. Сизми буламы соң? Нечкә күңелле идең бит син, Шәмсегаян... Ачуланма мине, яме... Ул таза, нык тешләрен көлгә әйләндерергә теләгәндәй шыгырдатып кысты, ыңгырашып җибәрде, аның ярым улау тавышына охшаган бу ыңгырашында чиксез үкенү, тирән, авыр сагыш бар иде. Ул хәзер генә үзенең ни өчен өйдән читләшүен, хатынын шуның белән хаксызга рәнҗетүен, алы шикләнергә, икеләнергә, кайгырырга мәҗбүр итүен анлады... Ул сүзсез генә аның йөрәген талап яшәгән икән. Аның йөрәген, Шәмсегаянның... Тегермәнче дуслары белән акрын-акрын шешәдәшләргә әйләнеп, исереп үткәргән көннәрен хәтерләде Мирвәли... Исереп үткән көннәр, төннәр, кичләр... Баш авыртулы иртәләр... Димәк, ул көннәрдә аның уйлау сәләте булмаган, тәрәзә алдында үскән миләүшәләрнең тәмле-татлы исен сизмәгән, төнге тынлыкка гашыйк булып күккә—ука читле Киек каз юлына күтәрелеп карамаган. Димәк, ул көннәрдә Мирвәли бөтенләй яшәмәгән... Илле сигез ел дөньяда тордым дип әйтүе генә ансат. Илле сигез елның күпме көннәрен аңсыз, хиссез, мәхәббәтсез, күңелең нурсыз килеш, җаның булганга гына кыймылдап, шуышып, газапланып үт* 2. .С. Ә*. N> G. 17 18 кәрде икән ул? Бик күп көннәрен, айларын, елларын!.. Атна ахырында тегермәнче карт зур арыш капчыгы белән буш шешәләр төяп кибеткә китә иде. Әй-й-и, Мирвәли ул капчыкларда үзенең кадерле, санап кына бирелгән гомеренең иң матур көннәре урланып китүен белгән булса! Әй-й-й!.. Дөнья хакында, кешеләр хакында, алай гынамы, үзең белән утыз елдан артык бергә, бер караватта тән җылыңны тоеп, мәхәббәт бүлешеп го.мер иткән хатының хакында онытып яшә инде! Онытып, аның кеше икәнлеген хәтердән чыгарып, аның сиңа нур, тынычлык биргән күзләренең төсен онытып, кайчандыр үзең үк сөеклем дип атаган кешеңнең кулларын, күкрәкләрен, билләрен бер назламыйча яшә инде! Нинди кызганыч иде бит аларның сөйләшкән сүзләре: — Мин киттем... — Соңгарак калып кайтырмын... — Бүген токмач пешер... — Менә сиңа акча. Азмы? Җитәр... — Күн итек алдым... Көне буе күрешмәскә аерылган кешеләр менә шул сүзләр белән хушлашалар... Кайбер көннәрне Шәмсегаянга ул сүзләр дә эләкми!.. ...Ул китә. Шәмсегаян аны болдырга чаклы озата чыга, өс-башын күздән кичерә. ...Ул һәр көн соңгарак калып кайта. Иртәрәк кайтса, кояш исе килеп торган ап-ак күлмәк кигән, җыйнак, түгәрәк алъяпкыч бәйләгән хатынының кешесез урам чатында үзен көтеп торганын күрә. Төнгә калса, капка шыгырдауга Шәмсегаян ишек алдына йөгереп чыга, караңгыда янып торган күзләрен текәп, аннан берәр сүз, бер булса да җылы сүз көтә. ...Токмач пешә, ләкин Мирвәлине көтә-көтә суынып, изелеп бетә. Төн уртасында гына кайткан Мирвәли борынын җыерып кына ашый... ...Акча... Шәмсегаян булганны чамалап, сак кына тота белә. Үзенә арзанлы, җыйнак кпем-салымнар гына ала... — Ничек яшәдең син, Шәмсегаян? Ничек яшәдең? Нинди ягымлы итеп озата белә иде ул! Мөлаем итеп, әйтеп тә булмый торган эчке җылылык белән каршы ала иде!.. Мирвәлинең кайткан саен кәефе кырыкка үзгәрә: я кырку, я төксе, я бөтенләй кырык чөе кырылган... Ә ул... һәрвакыт бертөсле ягымлы, мөлаем итеп көтеп ала торган иде... Нинди сүзләр әйтте икән шул чакларда? Мирвәлинең маңгай сырлары тирәнәйделәр, ул көчәнеп-көчәнеп үзенең хәтер сандыгын актарырга тотынды, тик аннан чүп-чар: вак- төяк истәлекләр, тегермәнендә ирләр сөйләшкән оятсыз такмазалар, анекдотлар, анда җырланган кабәхәт җырлар гыпа килеп чыкты. Шәмсегаянның аны кадерләп әйткән җылы сүзләре сакланмаган, алар онытылган... Мирвәли ачуына, сагышына буылып бөтен урманны яңгыратып кычкырып җибәрде: — Әй-й-й! Тын гына изри башлаган урман кинәт сискәнеп уянды, телсез агачлар үзара кысылышып шыбырдаштылар һәм бер-берсспә иелеп шомлы «әй-йй»ме әллә канларга, шома көпшәләр, карлыганнар дулап үскән тып тугайларга илтеп җиткерделәр. Көне буе җилдә чайкалып әле дә хәлгә "килеп бетмәгән шыгырдавык билле ярык усак тавышланып алды, аланда чабып йөргән тычкан баласын сагалап утыручы мәче башлы ябалак Мирвәлинең зарында аваздашлык ишетеп яшь бала кебек үксеп елап җибәрде. Кара тәңкәләр таккан миләш куагында төннең сихри өннәреннән йокыга китә алмыйча иза чиккән бер кош ефәк җеп кебек 19 нәзек тавышы беләк һаваны һәм Мирвәлинең сагыш эчендә тыпырчынган йөрәген парә-парә телде... Я, ходай! Теле шулай ярлы булганмы аның? Якты кояшлы, яшел үләнле, шәл чукларын тирбәидереп утырган шомыртлы җирдә туып, Шәмсегаянның йөрәген эретерлек сүзләр тапмаганмы ул? Бодай басуында хәер сорашып утырган бытбылдык кебек һаман бер ук сүзләрне генә такылдап яшәгәнме Мирвәли? Урман әллә нинди серле көрсенүләр белән туп-тулы кебек иде. Әллә каян гына, бакалар кычкырышкан яктан, җылы һава агымы килеп чыгып Мирвәлинең муенына уралды. Ул сискәнеп, пәкъ балачактагы кебек итеп, каткат: — Фу-у, җылың үзеңә булсын! — дип пышылдады. Җылын... Шәмсегаян сап-салкыидыр инде хәзер... Ул үз җылысын аңа, Мирвәлигә биреп бетереп китте. Ни өчен яшәде ул? Кем өчен? Мирвәли өчемме? Ә Мирвәли ни өчен яшәде?.. Ничек яшәде ул Шәмсегаян?.. Карачурада, Таифәләр йортында чакта ул сш кына җырлый торган иде. Тавышы матур, моңлы иде Шәмсегаянның. Ниндидер куаныч, мактаныч белән тыңлый торган иде аны Мирвәли. Нигә соңгы вакытларда җырламады икән ул? Нигә Мирвәли бервакытта да «җырла әле, Шәмсегаян!» дип әйтмәде икән? һаман шул каһәр суккан авылны искә төшермәс өченме? Җырының да ире күңеленә хуш килмәслеген Шәмсегаян сизгәндер, белгәндер мөгаен... Нинди җырлар ярата иде соң әле ул? «Кызыл төлке»не... «Гөлҗамал»ны... Тагын «Сәгать чылбырын»... Бу кәйләр берәм-берәм аның хәтеренә килделәр һәм бугазына кайнар төен булып утырдылар. Озакламый кан-караңгы урман юлында сәер бер җыр ишетелде: Югалттым мин сәгать чылбыры-ы-ым... Күрмәдеңмс-с, сары былбы-ы-ылы ым... Соңгы сүзләргә ияреп, аның ике күзеннән дә эре-эре тамчылар сытылып чыкты, күз яшьләре юл яргач, бертуктаусыз түбәнгә, сап- салкын бака яфраклары беләк түшәлгән урман юлына тамдылар. Мирвәли үз гомерендә беренче мәртәбә оялмыйча, чын кешеләрчә, үксопярсып, үрсәләнеп елады. Елау катыш аның бугазыннан ниндидер тавыш чыга иде, көен дә, сүзләрен дә аңлап булмый, ул җырлый-җыр- лып да бертуктаусыз «сары былбылым, сары былбылым» дип кабатлый башлый, күккүзләр, тукранбашлар, яшел сарутлар өстендә яткан Шәмсегаянның сап-салкын, боздай аякларыи икс кулы белән дә өзгәләнеп сөя, сыйпый иде... Әйе... Шәмсегаян Карачурадан киткәч бер генә мәртәбә дә туган як җырларын җырламады... Җырлаумы әле сиңа!.. Чигүне юкка вакыт уздыру дип йөргән Шәмсегаян ялгызлыкның дәвасы булмасмы дип киерге һәм ефәк җепләр сатып алган ндс. Мирвәли бер көй эштән кайтуына стенада чүпләм башлы чиккән сөлге күреп куркып китте: — Каян бу? Берәрсе килдеме әллә?.. — Үзем чиктем. Матурмы? — Матур... Тнк моннан ары шундый нәрсәләреңне күземә күрсәтәсе булма! — Нигә, Мирвәли?.. — Шулай. — Ә мин?.. Ялгыз башыма кыен бит... Шәмсегаян артык бер сүз дә дәшмәде, сөлгене барып алды һәм кече якка чыгарып сандык төбенә үк салып куйды... Бер атнадан Мирвәли тәрәзә төбендә китаплар күрде. — Русча укыйсыңмы? — дип сорады ул. — Русча... 20 — 1\1гтаплар ярый... Укы. Моннан соң аларның өендә китаплар өзелмәде. Аларның Мирвәли әчеп куркынычы юк иде... Шактый вакыт үткәч. Шәмсегаян үзенең дөньяда барлыгын тагын сиздерде. Ул көнне дә гадәтенчә ирен мөлаем елмаеп каршы алды, чнста ашъяулык өстенә аш днрбиялары китереп тезде. Мирвәлинең юынып килеп утыруын көтте һәм гади генә иттереп: — Мирвәли, мин эшкә керергә булдым,'—диде. •— Эшкә? Мин тапкан җитмиме? — Корсагымнан тыш җаным да бар бит әле... Бик ясканып кына итле шулпа ашарга керешкән иде Мирвәли, хатынының соңгы сүзләре аңа кызык тоелды, ул кашыгын куеп, яргаланган кул аркасы белән майлы иреннәрен сөртте: — Нинди эшкә? — Балалар бакчасына. Мирвәли ашлы тәлинкәсен чайпалдырып өстәл уртасыиарак этте һәм урындыгын аударып аягына басты: — Үзең бала таба алмагач, кеше балаларын карарга булдың инде алайса! Ул шушы сүзләрне хатынының җәберләнгән чыраена лач иттереп атты да шап-шоп басып чыгып китте. Ике көн кайтмады ул, он капчыклары арасында кунып йөрде. Ялгызлык газабы иренен ачуыннан көчлерәк булды: ул кайтканда Шәмсегаян эшкә кергән иде инде... Мнрвәлн бара-бара тагып Шәмсегаянга эндәште: — Нигә синең, минем эшем хакында бер дә сөйләшмәдек икән без? Аның шатлыклы чаклары да, кайгылы вакытлары да булгандыр лаба- са?.. Балалар сине яраталар иде анда! Беләм! Яшертен генә, мин өйдә юкта синең янга кереп йөрүләрен дә сизә идем! Мин кайта башласам, син аларны ашыга-ашыга озата ндең... Мине яманлап син берәр сүз әйтә идеңме, әллә үзләре минем сөймәвемне чамалыйлар идеме? Юк, син мине яманлап сөйләмәгәпсеңдер... Синең саф күңелең миннән һаман берәр яхшылык көткәндер, өметләнгәндер... Сугыш еллары килеп җитте. Мирвәли тегермәндә сул кулын кыстырган һәм чулакланыбрак калган иде. Тешәгәндә таш чәчрәп сул күзе дә аз гына зәгыйфьләнгән иде. Чулак дип аны армиягә алмадылар. Гомере буе армиягә бармый калуына астыртын гына куанып йөргән Мирвәли бүген чын күңеленнән үкенә, кыйнала иде: — Нигә мине сугышка алмадылар икән, Шәмсегаян? Ичмасам, тормыш азрак үзгәргән булыр иде... Югыйсә, без еш кына тормыш үзгәрми, үзгәрми дип лаф орабыз, баксаң тормыш әллә кайчан алмашынып, үзгәреп беткән, безүзебез тораташтай катып, тырышып-тырышып үзгәрмичә яшәп азапланганбыз! Нигә мине дөбердәтеп сугышка алып китмәделәр икән?.. Мин үзгәргән булыр идем... Минем күзләрем синең күзләрең йомылганчы ук ачылган булырлар иде... Артыннан йөргән булсам, мине җибәрәләр иде бит!.. Их,' сары былбылым... Юк, ул чагында син сары түгел идең... Син яшь имән кебек саргаймыйча озак-озак тордың да, кинәт яфракларыңны коярга тотындың. Нык селкетте сине тормыш җиле... Ялгыз агачка җил ныграк бәрелә, ә мин синең таянычың, ышыгың, тотанагың була алмадым... Чнгүле сөлге белән булган хәлдән соң Шәмсегаян Карачураны бер мәртәбә дә телгә алмады... Аның сизгер йөрәге барын аклады, ул Мирвәлинең йөрәгендәге авыр яраның йомылып, җөйләнеп бетүен көтте... Ләкин сабан туе көнпәре җитсә, ул түзә алмый, өйләрне әйбәтләп җыештырып чыгара, шулпалы бәлеш пешерә һәм шул яхшылыклары белән Мирвәлинең чытык йөрәгенә ачуташ кырып салып тора иде... Сонга таба Мирвәли боларның берсенә дә игътибар бирми башлады, 21 акрынлап Карачураны онытты һәм хатыны да, ниһаять, шул каһәрләнгән җирне хәтереннән чыгарып ташлады днл юанып яши башлады... Алар икәүдәя-икәү генә көнчыгыштагы, хәзер инде зур гына шәһәргә әйләнгән калада, яна квартирада гомер сөрделәр. Мнрвәли эшкә һаман шунда, тегермәнгә барып йөри иде... Илле сигез чакрым... Күпмесе үтелде икән инде? Сәгать ничә? Аның кесәсендә сәгате бар иде барын, тик аны дүртенче көн инде борганы юк. Тормыш җебе кулыңнан ычкынганда, атна, көн, сәгать дигән вак-төякләрнең әһәмияте югала... Болан, чама белән әйткәндә, шактый юл алдылар шикелле инде. Урман эчләп кенә күпме бардылар... Зур икән, калын икән, кисеп бетермәгәннәр... Көн яктырасыман тоелды аңа. Башта ул урман чыкканга гына шулайдыр дип уйлаган иде, аның сүзен раслагандай кинәт кенә караңгылатып та алды. Әмма ул караңгылык, кемнәндер курыккамсыман, җәһәт-җәһәт эри башлады, офыклар яктырып, ачыкланып киттеләр. Бердәм биегәйгән күк гөмбәзе сыек алсулыкка манчылды, киң яфраклы аю табаннарына көмешсыман чык йөгертеп салкыпча таң җиле исте. Яка көн туды... Больницадан ат сораганда Мирвәлинең планы бик аңлаешлы иде. Инде башыңа төшкән икән, маңгаең белән киртә җимереп булмый, Карачурага кайтырга кирәк... Менә ул тып-тын гына, төнлә генә, ындыр артлатып шыпаншыпан Карачурага кайтып керә... Төнлә чыгып киткән иде, караңгыда кайтып та керсен... Бер адәми зат аны күрмәсен, урамнар буп-буш булсыннар... Шуңа күрә ул Шәмсегаянны машина белән алып кайтудан баш тартты, ярты чакрымнан тавышың ишетелеп торыр, ярты авыл җыелыр дип курыкты. Сиздермичә генә кайтып төшәр өчен олаучыны да ияртмәде... Көннең болай ашыгып яктыруы аның кәефен җибәрде, ул атпы әйди, адымын ешлата башлады, үзе арба карамасына ябышып тыр-тыр йөгерә һәм башына төшкән авыр кайгы-хәсрәтие бүлешергә һаман Шәмсегаянга эндәшә иде: —• Менә яңа көн килде!.. Көн аяз... Әйттем бит... Кояш кызарып баеса көт тә тор... Әйе... Шәмсегаян... Син Карачураны онытты дип, юкка гына йөргәнмен икән... Гомерең буе шуны сагынып, шунда талпынып яшәгәнсең икән... Син урасы арышларны көзге «силләр койды микән, әллә аларны ызанда калдырырга жәлләп чит куллар урдымы?.. Снң эчәсе татлы суларны кояш ялап киптердеме, әллә алар сине эзләп инешкә төштеләрме, таллы ярлар белән хушлаша-хушлаша, синең арттан идел-диңгезләргә чыгып киттеләрме?.. Син карап куанасы, син өзәсе гөлчәчәкләр пәжеп шиңгәннәрдер... Вакытка чәчәк кенә түгел, кешеләр дә чыдамыйлар... Рәнҗемә син миңа, Шәмсегаян... На-на. бахбай!.. Хатынының Карачураны сагынып яшәвен Мирвәли очраклы гына белде... Быел яз нык кына авырып китте Шәмсегаян. Больницаларда ятып чыкты, зур шәһәрдән килгән белгечләргә күренде, мантый алмады, бетеренгәннәнбетеренде... йөрәге зәгыйфь диделәр... Мирвәли каты бәгырьле кеше иде, күршеләреннән кача-кача, сагаеп, * төнлә-төнлә генә су ташыса ташыды, әмма үзе төшкән кәҗә сукмагыннан чыкмады: һаман соңга калып кайтты, азрак төшереп, азрак буталып йөрде... Беркөнне иренең гөлләргә су сибеп йөрүен күргәч, Шәмсегаянның күңеле тулды һәм ул күптәннән теле очында торган сүзләрне әйтеп салды: — Мирвәли, — диде ул. — Больница исеп иснәп ялыктым. Күпме түзәргә мөмкин? Врачлар һаман чир эзлиләр... Ләкин минем хастам алар белә торган түгел. Аңа кеше күзе үтеп керә алмый... Алып кайт 22 мине Карачурага! Шунда арыш басуларында бер йөрсәм, әле үлмәм, яшәрмен, бик озак яшәрмен төсле тоям!.. Бу көтелмәгән сүзләрдән Мирвәли исәнгерәп калды: — Ничек? Карачурага? Онытмадыңмыни әле син аны? Шәмсегаян күзләрен тутырып иренә карады: Ә син. Мирвәли? Оныттыңмы син аны?.. Ул сискәнеп китте. Аның баш очыннан гына пар күгәрчен пырлап үтте, алар кыеклап аннан алдарак кына юлга төштеләр һәм гөлдердәп шаяра, уйный башладылар. Юл сөзәк тау күкрәген урап бара иде. Аста, бөдрә куаклар белән мул сарылган үзәндә к&мешсыман елга ялтырый. Ике үсмер чыклы үләннәрне яра-яра һау-һаулап ат көтүе куып кайталар. Елга аръягындагы юлдан дөньяны яңгыратып җырлап җайдак егет бара. Тау кыры... аста елга... Тал, зирек агачларын үзенә тезеп борыла- сарыла аккан инеш... Я, ходай! Таныш җирләр ич болар! Бу урыннарда булганы бар ич Мирвәлинең!.. Әнә теге тауда әтисе белән таш чыгарганнар иде. Менә бу таллыкка ат сугарырга йөри ндс ул. Менә монда үзәндә, чишмә янында төн куналар, учак ягалар иде. Әтисе таудан коры төпләр сөйрәп төшә пде. Аларның учагы якын бармаслык эссе һәм дәү була торган иде... Димәк... алар чыннан да Карачурага кайтып баралар! — Тпру! Ат туктады һәм ялларын селкетеп, башын чайкап, кешнәп җибәрде. Аръякта баручы кардәше аңа сузып җавап бирде. Җайдак егет Мирвәлигә кул болгады. — Кая барасың сип, җүләр! — дип кемдер арттан пышылдаган кебек булды, Мирвәли ялт итеп борылып карады. Юл буп-буш, баягы пар күгәрченнәр генә юлда йөренәләр һәм җим чүплиләр иде. Мирвәли чык кунып дымланган арбага ябышып озак кына карап торды, авыр сулады. Нишләргә? Кая барырга? Ул атны кузгатты һәм тагын хатынына эндәште: —• Кая алып кайтасың син мине, Шәмсегаян? Кая? Нигә ашыктырасың болай? Тыңла мине, китик без моннан! Теге вакытта берсүзсез китәргә риза булган идең ич!.. Синең белән миңа хәзер күп кирәкме әллә?.. Кешегә ана өч аршын җир җитә... Ә аны теләсәң кайдан табып була! Дөнья зур ул, җирнең чамасы юк... Өч көндә генә күпме җирләрне үттек... һәй-й, өч аршын җир! Башкасы кирәкми дә. Мәгънәсез нәрсә нкән ул тормыш, Шәмсегаян... Без аны, өч аршын җирне кайда да табабыз! Китик, миңа анда кайтырга ярамый, ишетәсеңме, ярамый!.. Аяклары карышып тукталырга, утырырга, онытылырга тели ул, әмма Шәмсегаян арбага чалкан ятып тау буйлап акрын гына тәгәри, Мирвәли сихерләнгәнсы.маи аннан күзен алмый, тукталмый, һаман бара да бара иде. Шәмсегаян сүзсез генә әйди, чакыра, ә аның аяклары Карачура якынайганын белеп, авырайганнан-авырая баралар... Нигә шушы коточкыч юлга чыкты ул? Күңеленең нинди иләс-миләс чагында ризалашты? Гомере буе иренә авыр сүз әйтмәгән, юаш, басынкы хатыны ул көн- ■ не йокыдан уянган вулкан көбек дәһшәтле һәм куркыныч иде... — Нигә куркасың син Карачурадан?.. Беләм, теге елны, ялгыз гына чыгып китеп, син шунда кайтып килдең... Ниятең яхшылыкта түгел иде синең. Ләкин туган җир кичермәслек үк җинаять эшләгәнсеңдер дип уйламыйм мин. Әгәр шулай икән, бигрәк тә аяныч, үкенечле булыр иде... Син яхшы идең бит, Мирвәли... Инде сакалың чаларып килә, гөнаһың булса вакыт җиле аны да уңдыргандыр... Теләсәң нишлә, әмма мин җегәрем барында туган җиремне күреп калырга телим. Үз җиребезгә, үземнең йомшак бишегем Карачурага сәлам бирмичә кала алмыйм... Авылдашларымның күңелендә, әгәр алар онытып бетермәсәләр, 23 качып киткән сукбай булып яшәү аяныч... Гомер аз калды бит, Мирвәли, Шактый яшәлде... * Яхшымы, яманмы, кирәккәме, кирәксезгәме яшәлде... Кешеләрчә яшәмәү мине ялыктырды. Арыдым... Гаянып ял итәр урын юк монда... Үземне су белән, кояш, ризык белән авызландырган җирне сагындым. Әгәр куян йөрәкле икәнсең, монда кал!.. Авыру килеш үзем генә чыгып китәрмен! Намус белән гомер итүемне, юлбасар түгеллегемне үз телем белән кешеләргә әйтеп калдырырга өлгерим дим... Кеше үзе үлсә дә, кеше күңелендә үлми ул... Кеше күңеленең йомшак, әйбәт яртысында калсын иде минем исемем... йөземнең ак икәнлеген аларга күрсәтеп үзем сөенергә телим мин!.. Карачурадан курыктымы Мирвәли? Әллә куркуга караганда нәфрәте көчлерәк идеме? Ком гаепле иде соң монда? Улмы? Кайда, нинди ялгыш ясады ул? Шәмсегаянның да язмышып кулында тотып, тормышны ул якка таба борып җибәрергә ярамагандыр бәлки?.. Таифәләр йортында тыныч кына гомер сөрделәр алар. Бер-берсен- нәи риза булып, яратышып, яшьлеккә генә хас мул ваемсызлык, куаныч белән, юктан да ямь табып яшәделәр. Тик кыска гомерле булды алар- яың бу тормышы... Көзләрнең берсендә Мирвәлинең әнкәсе үлеп китте. Аны җирләп, кырыгын үткәрергә дә өлгермәделәр, Шайхразый кулак, Мирвәлинең әткәсе, авылны дер селкетеп торган имәндәй нык, егәрле кеше дөнья куйды... Истә-оста югында Мирвәли Шәмсегалины ияртеп атасы йортына кайтты... Шайхразый карт нинди хәйлә, елгырлык белән шушы чуалчык елларда да байлыгын саклап кала алгандыр, әмма амбар, келәтләрне йөреп чыккач Мирвәли бот чабып көлде: — Болар барысы да безнекеме?.. Көлде дә, маңгаен җыерып уйга калды: әйе, төрле юллар беләп озак еллар Шайхразый бай йортына аккан мал-мөлкәтнең бердәнбер хуҗасы хәзер ул иде... Мирвәли башта бик каты каршы торса да, Шәмсегаян җиңде: алар Таифә карчыкны да үз янына алдылар... Шайхразый көзге салкыннарда, беренче кырпак төшкәч вафат булган иде. Кышкы чатмама суыклар башлангач, төннәрнең берендә Мирвәлиләргә күршесе Хәйдәр карт килеп керде. Соң иде инде, алар йокларга ятарга әзерләнгәннәр иде... Шайхразый йортыннан Мирвәлине элек-электән якын күрә иде Хәйдәр карт. Таифәләргә күчеп киткәч тә юл төшкәндә алармы читләтмәде, кагылып, хәл белешеп торды. Төн уртасында сулуы кабып килеп кергән Хәйдәр карт Мирвәлинең гомер юлына балта чапты... — Мирвәли күрше... Җыелыштан кайтып килэм. Кулакларның малларын тартып алырга, үзләрен авылдан сөрергә булдылар. Синең турыда күп сүзләр булды... Син җыйган байлык түгел, соңгы елларда атап хуҗалыгына бөтенләй кулың кермәде. Моны барысы да беләләр. Шуның өстенә ятим карчыкны да үз яныңа сыйдырдың... Әгәр дә мәгәр атаң малыннан үзең теләп баш тартсаң, сиңа кагылмаска булдылар... Байлык бер айлык, кешелек мәңгелек, үзең уйла... Атаң малый хөкүмәткә бир дә... — Үзең ямаулы капчык тотып хәер сораша башла дисеңме?—-дпп бүлдерде аны Мирвәли. — Җегәрең бар, тиз тернәкләнерсең! — Юк!.. Атасы йортына кайткач үз байлыгын күреп көлемсерәп, шаярып йөргән Мирвәли Хәйдәр картның сүзләрен ишеткәч кара көйде. Моннан берничә көн элек аны авыл советына чакырып кылын тартыл караганнар иде инде. Ул чагында ул бу сүзләрнең мәгънәсен аңлап бетермә 24 гән иде. Димәк, ул бөтен нәрсәсен, малын-туарып тапшырып, шып-шыр йортта калырга тиеш?.. — 10 к! — Бер мәртәбә ташлап чыктың ич сип аны, Мирвәли, — дип Шәмсегаян да сүзгә катышып карады. Мирвәлине игә китерә алмадылар. Күршесенең мондый гадәтләрен күреп өйрәнмәгән Хәйдәр карт, ник кергәненә үкенеп, хәйран калып чыгып китте... йокы качты, тынычлык югалды. Өйнең тыныч почмакларына шом керде. Мирвәли кая барып сугылырга белмичә ишек алларын урап керде, тәмәкечеләрне җен урынына күрә торган кеше, чоланнан тәмәке табып бөтен өйне сасытты. Советка барырга уйлады, бармады... Сүзләреннән кире кайта торган егетләр эшләми анда... Кайсы почмакка гына барып төртелмәсен, аның йөрәге бәрелеп сызлады: ничек инде аның үзеннән башка барың да хәл иткәннәр?.. Аның ятларга бөгелергә теләмәгән горур башында әшәке, усал уйлар кайнады... Тышта төн, кырда буран, урамга баш тыгарлык түгел: себерә. Кулына фонарь тоткан Мирвәли, тыныч кына күшәп яткан терлек-туарны өркетеп абзар белән өй арасында йөрде. Бер керде, бер чыкты... Кече якта Таифә карчык мыдыр-мыдыр алладан җәннәт сорап укынды. Олы якта сүрән генә янган ут яктысында иңбашына җылы шәл ябып аны сагалап Шәмсегаян утырды... Арып-талып йокыга яттылар. Таң алдыннан ул сикереп торды. — Кая барасың? — Җибәр... — Мирвәли... Нигә бу байлык безгә? Үзебез тир түгеп тапкан малмы әллә? Күпме кеше бил бөгеп, кан-яшь түгеп җыйналган йорт-җир... Барын да ташлыйк та чыгыйк! Таифә әбиләр нигезе безнең нигез булыр! — Булмый торсын әле! •— Беркая да чыгармыйм... Тышта төн... Төн усал уйлар уята. Тан атканын көг... Кая барасың? — Минем беркая да барасым килми. Беркая да, ишетәсеңме?.. Байлык кирәк аларга? Ә миңа кирәк түгелме ул? Минем дә кешечә яшисем килә! Алар байлыкны алып миннән котылырга телиләр, җибәрәселәре килә аларның! Олактырырга азапланалар! Сизәм... Ул кайнар куллары белән муеныннан кочкан Шәмсегаянны этеп җибәрде һәм ишек алдына йөгереп чыкты. Күккә карады: караңгы, әле вакыт бар! йозакларны шылтыратмаска тырышып амбарны, келәтләрне ачты, эленеп торган тун-толыпларны, сандык-сандык, тартма-тартма кием- салымнарны, өшәнчекләрне—күзенә ни күренсә шуны кочагына төяп лапаска ташыды. Яланөс йөгереп чыккан Шәмсегаянны ачуланып куып кертте... Караңгыда да тонык кына ялтырап торган ит чаба торган киң йөзле балта белән утын түмәренә салып турады ул киемнәрне. Тук мәче кебек мырлыймырлый чапты, утын түмәре янында чүмәлә кадәр булып ямаулыкка да ярарлыгы калмаган төргәк-төргәк ситсылар, чаршаулар өелде... — Этләргә танау сөртерлеге дә калмасын! Киемнәрдән соң чират игеннәргә 'барып җитте. Ул лар-лар торган бодай өстенә дегет мичкәсен кертеп аударды. Лапаста колашада көз буе җыелган көлне он белән бергә бутады, борчак, ясмык өстенә керосин, су кертеп тутырды: — Ашаган кешенең эчәгесе тураклансын, ашказаны бөрешсен! Аның аяк тавышына уянып мөгердәп, мөркелдәп, ишетелер-ишетел- мәс кенә кешнәп торган ат-сыерларга агу кертеп бирде: 25 — Куанычка булмадыгыз, этләргә дә калмасын! Шәмсегаян шырпы тотып йортка чыга башлаган иренә барып асылынды: — Тагып нишлисең? Җитмәдеме әллә сиңа? Авыл бар, күрше-күлән якында гына. Алармы да харап итәсең киләме? Иртәгә кеше күзенә ничек күренерсең? — Күрми торсыннар әле!.. Җыен... Шәмсегаян куркынып артка чигенде... Алар ике күләгә булып авылдан чыгып киттеләр... Салкын иде ул төи, җилле иде... Каршы яктан искән җил аларның бишмәт чабуларыннан сөйрәп авылга таба тарткалады, итек эчләренә, куеннарына учы-учы белән коры, ярма кар тутырды. Әмма алар бата- чума алга омтылдылар. Чөнки артка борылырга ярамый иде... Япан кыр уртасында, буран эчендә Мирвәли күккә карады: нәкъ аларның баш очында дәү сорау галәмәте булып Җидегән йолдыз яна иде... О, ул авыл! Үзенең йолдызлы төннәре, җиләс таңнары белән Мирвәлинең төшенә кереп аны ел буе газаплады, китмәс бизгәк булды... Тып-тыи таңнарда ат кешнәгәнен ишетеп Мирвәли җылы ятагыннан сикереп тора иде. Сикереп тора да яланаяк идәндә чаба башлый, тешләрен шыгырдатып ыңгыраша. Кешеләр бәхет бүлешә торган, мәхәббәтне уртак итә торган сихри таңнарда ул йодрыгын йомарлап, кемнәргәдер янап, бүлмә буйлап чабып йөри... Шәмсегаян зирәк күңелле иде, ул ирен уйлар сикертеп торгызуын аңлый, Мирвәли шашып-шашып өзгәләнә башласа, акрын гына аның артыннан килә, .иркәли, сөя, тәрәзәләрне ачып җибәрә, бүлмәне иртәнге салкынча һава, йолдызларның сүрән яктысы белән тутыра. Ул артык кайгырмасын өчен үз кайгысын эченә йотып, үз моңын күңелендә бикләп яши иде... Икенче җәйне, урак өсләре алдыннан Мирвәли аерата тилереп, ашкынып китте. Ул капылт кына урыныннан сикереп тора да бер ноктага озак-озак карап тора. Андый вакытларда Шәмсегаян өзелеп-өзе- леп сорый иде: — Ни уйлыйсың син? Ни җитми сиңа бу якты дөньяда?.. Ул вакытта тырышып-тырышып яшергән уйларын Мирвәли бүген үзе сөйләп бирде: — Ни уйлыйсың дип сорап ачуымны кабарта идең ул чакларда... Болай да белә идең ич инде, Шәмсегаян... Күңелемдә бер генә уй иде: дөнья нигә болай кәйсез яратылган?.. Әллә мин үзем яши белмәдемме? Кай җирдә аягымны каймыктырып, чатан-ботан атлап киттем мин?., йортлы-җирле, атлы-тунлы туган бала, нигә болан сукбай булып җиде ят җирләрдә дөнья көтәм?.. Мине җылы түшәгемнән торгызып салкын урамга чыгарырга кемнең хакы бар иде?.. Кулак малае булуыма мин үзем гаеплеме?.. Шулай уйлый идем мин... Ә үземнең сыңар күзем белән генә булса да Карачураны күрәсем килә иде... Үземне сукбай ясаган кешеләрнең эшен, тормышын күрәсем килә иде... Ничектер аларның да эше, минеке кебек үк уңайсыз барадыр, үзара сугышып беткән- нәрдерсыман тоела иде миңа! Аларның да кайгылары бардыр, бу шыксыз дөньяда аларга да җайсыз, ямь юк кебектер тоела иде... Болай уйларга бернинди нигезем булмаса да кимсетелгән сынык күңелем шулай фараз кылып юана иде... Ул чагында боларның берсен дә сиңа сөйли алмадым мин, Шәмсегаян... Кыеп ничек сөйлисең? Үзеңнең сукыр килеш тормыш тәгәрмәче астына килеп кереп аксак чеби хәлендә калуыңны хатыныңа ничек танасың?.. Миңа да тормышта тернәкләнеп яшәргә бер юаныч кирәк иде бит. Үземнең кемнән дә булса өстен икәнлегемне белеп тору кирәк иде. Кеше шунсыз яши алмый. Бәләкәй генә өемдә, аулак ишек алдымда мин нәни генә патша идем. Бөтен дөньяга 25 ачуланып, күңелемә агу тутырып канткай чакларда синең юаш, басымчак кыяфәтеңне күргәч авырайган аякларым җиңеләя, иелгән гәүдәм турая иде... Кеше бил бөгеп кенә яши алмын, ул кем янындадыр тураерга да тиеш... Ә күңелдә бер генә уй: — Карачура... Карачура... Болан күпме түзәргә мөмкин нде соң? һәм мин Карачурага кайтып килергә булдым... Хәтереңдәме, ничек саубуллашкан ндек без... Җәй, эссе җәй иде. Мирвәли ул көйне эштән иртәрәк кайтты. Ишек алдында ашык-пошык кына юынды, таза беләкләрен бер ышкуда корытып. гадәтенчә ашарга кермәде, болдырга утырды. Аяк астында ята- ята шомарып беткән бозау башы зурлыгы ак таштан күзен алмады. Шәмсегаян аны ашарга чакырып карады да Мирвәли кермәгәч, ул да болдырга чыгып утырды. - Шәмсегаян, мин кнтәм. — Кая? — Күңел ачылып китмәсме дим. Тутыгылды... Курыкма, мин озакка түгел. — Озаклыктан курыкмыпм... Мине синең уйларың борчый. — Ип беләсең син алар хакында? Саташып, төшемдә берәр әйбер лыгырдадыммы әллә? — Күңелем сизә... — Синең күңелең сизә, .минеке тели! Юлга чыгарга кирәк мина. Куркып, ярыкка поскан таракан кебек яши алмыйм. Күпме яшәргә мөмкин? Дөнья мине чишендерде, мин шып-шыр, анадан тума калдым... Исемем дә, туга н-туф рагым да, йорт-жирем дә юк. Сукбай, хәерче .мин... Ә минем сукбай гына буласым килми! Мин үземнең кем икәнлегемне белергә телим. Шуңа күрә иртәгә кнтәм... Билет кесәдә. — Кая кадәр ул, Мирвәли? — Бик еракка. — Кайтыр юлларыңа билет ала алырсыңмы? Ару юлларга чыгасыңмы? — Кайтыр юл — таныш юл... — Мирвәли, акыл өйрәтә дип уйлама... —■ Дөнья өйрәтә! — Шулай да тыңла; заман үзгәрде, нигә кешеләрдән олы булырга? Кем икәнлегеңне монда тикшер. Әйбәт кенә эшлисең, әллә бу сиңа азмы?.. Әйтергә базмый йөри идем... Без Карачурадан китеп ялгыштык... Тагын шундый кыек адым ясама, гомерең үкенечле булыр! Кан бәреп торган иреннәрен чалшайтып, Мирвәли Шәмсегаяннан көлде: — Курыкма, таларга да, асарга-кисәргә дә җыенмыйм... Бер җилләнеп кайтасьрм гына килә! — Мнн дә синнән калмыйм, Мирвәли! — Кая барасың? — Синең белән... Ялгызым калырга куркам. — Күрше карчыгын чакыр. — Миңа син кирәк. Ә миңа син генә аз! Миңа тагын нидер кирәк!.. Сорашма! Нәрсә кирәген белсәм, мин болан интегер идемме!.. Иртәгесен, болдыр буенда, шома ак таш өстенә басып, Шәмсегаян илереп елап калды. Ул очып китәргә талпынган җәрәхәтле кош кебек Мирвәлигә омтылып кат-кат инәлде: — Үкенерлек юлга чыгып, гаеп-кыск ясый күрмә берүк. Туган җиреңнән олы була алмассың. Сак йөр! Кыңгыр эш, кыңгыр эш... 97 Мирвәли, зифа буен туп-туры тотып, горур башын югары күтәреп балчык түбәле тәбәнәк йортлар арасына кереп югалды... Ике атна торып әйләнеп кайтты ул. Сакалы житкән иде анын, киемнәре пычранып, теткәләнеп беткән. Ул кулын 'бирмичә генә хатыны белән исәпләште дә, өйалдында ук анадай тума чишенеп ташлады. Тир исе һәм әллә кайсы як җилләренең ят исе аңкыган күлмәк-ыштаннарын төреп чормага ыргытты. Шәмсегаянның «Кайда йөрдең сип, Мирвәли?» дигән инәлүле карашын санга сукмыйча гына аш ашады һәм иртәгесен таңнан торып, тегермәнгә эшкә китте... Шул көннән Шәмсегаян янында икенче Мирвәли яши башлаган кебек булды. Бу Мирвәлинең гадәтләрен аңлап бетерү кыен, ул серле дә, сәер дә, ят та иде. Шәмсегаян һәр көн сорау тулы күзләре белән аны озатып кала: — Кайларда, нинди сукмакларда йөрдең икән син, Мирвәли? Шәмсегаян сорау тулы күзләре белән һәр көн аңа ишек ача: — Ниләр генә кылдың икән спи, Мирвәли? Хатынының чәнечкеле карашын ул бик яхшы аңлый, шуңа күрә аның ачуланасы, төпченгән өчен Шәмсегаянны пыр туздырып әрлисе килә. Кичләрнең берсендә шактый төшереп кайтты Мирвәли. — Ни беләсең килә синең!—дип ысылдады ул, күзләрен акайтып.— Теге дөньяда пәнкир-мөнкирләр белән очрашып, аларга да җавап бирәсе бар әле. Анда инде нпбуч... Ләхетең тар, чыгып ычкына алмассың!.. Ә ‘бу киң дөньяда, якты дөньяда мине хөкем итәрлек кеше юк! Берәүдән дә курыкмыйм!.. Берәү дә -мине хөкем итә алмый... Син дә! Карама миңа шулай! Белдеңме?! Шушы икс атна... Шәмсегаянның борчулы көннәре, куркыныч төннәре... Тычкан кыштырдаганда да сискәнеп уянып, көеп, газапланып, интегеп, билгесезлек сагышында кибеп яшәгән ике атна... Ул хакта алар яңадан бер мәртәбә дә сөйләшмәсәләр дә икесенең дә күңелендә мәңгегә уелып калды. Мирвәли өчен куркып яши башлады Шәмсегаян. Мич арасыннан нәни генә кыштырдау ишетелсә дә ул сыенып Мирвәлине уята пде: — Җаным... Тычкан кыштырдый... Мин куркам! Мирвәли чнткәрәк тартылып йокы аралаш мыгырдый: — Кыштырдамасын өчен, майлый алмыйм бнт инде мин аны!.. Илле сигез чакрым... Шактый ерак икәнсең син... Алар һаман юлда әле. Көн кыздыра башлады. Ат өстендә яшел, дәү күзле кигәвеннәр бызылдады. Җирән бия бара-'бара шарт-шорт тәртәгә тибә иде... — Шәмсегаян! — Уйларын уртаклашырга чакырып ул тагын апа эндәште. — Теге вакытта инәлеп сорасаң да сөйләмәгән идем... Юлларымны чуалтып, ят станцалар аша Карачурага кайттым мин ул чакта. Арып-талып Кызыл яр өстендәге урманга кайтып егылдым. Бер көн, бер төи баш күтәрмичә йоклаганмын... Уяндым да урман кырына юнәлдем... Озак, озак итеп авылны карап тордым. Бер тамчы да үзгәрмәгән кебек тоелды ул миңа... Шул ук урында, шул ук йортлар, урамнар, кешеләре дә шул ук!.. Ямьшәйгән түбәле алачык янына киләләр, нидер эшлиләр, йөриләр... Барысы да искечә... Тормыш бар иде анда!.. Шунда минем башыма бер уй. килде: әгәр мин моннан бер ел ярым элек үлгән булсам!.. Әйе, теге төнне, синең белән чыгып киткән төнне... Үлгән булсам, үлгән булсам... Торсам да, ятсам да шушы сорау миңа тынгылык бирмәде... Үлгәп булсам да, тормыш нәкъ шулай кайнап торыр иде! Мин булганмы монда, яшәгәнме, беркемнең дә анда гаме булмас нде. Барысы да искечә яшәрләр, шаярырлар, көлешерләр, эшләрләр иде... Димәк, мин бик кечкенә, кирәксез зат икәнмен ич! Алай булгач табигать мине иик яраткан? Күрергә күз, үкенергә, газапланырга күңел биргән?.. Беләгемдәге көч нигә? Аякларымдагы җегәр имгә?.. 28 Шунда мин үземнең япа-ялгыз калган, кирәксез, кечкенә бер кеше икәнлегемә төшендем. Донья да, Карачура да минем барлыгыма да, юклыгыма да дикъкать итмичә рәхәтләнеп яшиләр икән... Миңа күңелсез, искиткеч күңелсез булып китте... Әһә, алаймы, дип уйладым мин... Димәк, әгәр мин үлгән булсам... Әгәр мин хәзер салкын җир куенында ятсам... Менә шул чагында минем күңелемә әшәке уйлар килде... Мирвәли үлмәгән әле, ул тере, яши, ышанмыйсызмы?!! дип кычкырасым килде... Йодрыкларым белән күкрәгемне төеп акырасым килде, Шәмсегаян... Күңелемдә яралган усаллык кабара, арта барды... Уйлар берсеннән-берсе әшәкерәк иделәр... Янәсе, менә мин җил чыкканны гына көтеп торам... Янәсе, менә кичкә каршы җил күтәрелә... Мин авылга юнәләм... Безнең йортта идарә... Булсын!.. Арт капканы ачып ишек алдына керәм... Караңгы, шылт иткән тавыш юк!.. Барысы йоклый... Караңгылыкның җиңелмәс патшасы булып ишек алды уртасында мин басып торам. Җил! Урый-урый исә, түбәләрне йолкый. Сызгыра... Мин кәефләнеп лапаска таба атлыйм... Минем шырпыдан чыккан зәгыйфь утны җил көчле куллары белән эләктереп ала... Коры лапаслар буйлап китә, колгаларны, бүрәнәләрне ялмап өскә ыргыла. Салам түбәләргә менеп шатыр-шотыр бии башлый!. Шәп! Иң элек Хәйдәр карт уяна! Күршедә генә бит... Ак күлмәк-ыштаннан гына чабып чыга да капканы тнбеп ача... Ишек алды уртасында төрле яктан дулаган ялкын телләренә уралып мин басып торам! Хәйдәр карт күзләрен акайтып кычкырып җибәрә: — Мирвәли, нишләп торасың! Янасың бит! Шул чагында мин бер сүз белән тегенең авызын томалыйм: — Янсын! Хәйдәр карт, нәзек тавышы белән «пожар, пожар!» дип кычкырып, урам буйлап йөгерә башлый... Ә мин ука күлмәкләр киеп карап торам: ■— Янсын!—дип кычкырам. — Нигезе калмасын бу йортның! Этләргә кара күмере дә калмасын... Тамыры корысын!.. Хәйдәр карт кешеләр җыя... Чабалар... Акыралар... Чиләкләр чылтырый... Йорт янына җыелалар да, ишек алды уртасында эре генә тәмәке тартып торган мине күргәч ләхәүләләрен укып артка чигенәләр... Мине теге дөньядан үч алырга кайткан газраил дип уйлыйлар. Ә мин тегеләрдән көләм: — Ха-ха-ха! Ул гынамы?.. Түбәләр ишелеп төшеп, ут күрше йортларга да сикереп китүгә, мин кырга чыгам... Сыза буенда үзебезнең җирне эзләп табам... Бер учма салам җыям да ут кабызып кыр өстенә чәчеп җибәрәм... Ялкын телләре шаярышып басу өсләп чабып китәләр... Тычкан балалары чыелдый... Куркынган бытбылдыклар, тургайлар пырылдап һавага күтәреләләр... Бөтен кыр ут белән тула, авыл ут белән каплана... Мин Кызыл тауга, менеп җиткәнче артыма борылып карамыйм... Тиз- тиз менәм... Өстән иркенләп, озак итеп авылга -карап торам. Ул дәү учак кебек дөрли... Шунда мин кап-кара йодрыгымны селкеп авылга соңгы сүзләремне кычкырам: — Янасызмы? Күрдегезме, Мирвәлинең кем икәнен! Яныгыз!.. Мен ел икмәк уңмасын монда! Корышып катыгыз... Карачура халкы ачка кәкрәйсен! Хәер сорашсын! Тамагы тартышып үлсен, каһәрле җир! Ә-ә, ансат кына Мирвәлине җиргә күмәргә уйлаган идегезме?.. Ә-ә-ә... — Тпру, тпру! Ул ярга ташланган балык кебек авызын зур ачып өзек-өзек тын алды, тыңлап торды, йөрәге дөп-дөп тибә, аның баш очында гына өзде- реп-өздереп сабан тургае сайрый иде... Алда гына урман... Таныш урман... Шулмы — юкмы?.. Өнә аерым тарлау булып тал әрәмәсе утыра... Арырак киткәч урман дүрткел почмак ясап эчкәрәк кергән... Шул, 29 шул... Юлы дз, үзе дә шул... Урман чыгуга Кызыл тау... Кызыл тау астында Карачура... — Зур авыл Карачура... Булган бар, ә кәкже! Кем әйткән иде соң әле бу күңел өшетерлек сүзләрне? Олаучы бит! Теге аксыл кашлы, аңгыра кыяфәтле егет... Мирвәли акрын гына җиргә иңде, арба янына тезләнде һәм дегет белән каралган араталарга җыерчыклы маңгаен бәрә-бәрә ялына башлады: — Шәмсегаян!.. Кая алып кайтасың син мине? Ишетәсеңме... Тыңла, зинһар! Кайта алмыйм мин анда, ярамый! Кулым белән булмаса да, күңелем белән күптән яндырдым мин Карачураны!.. Тик Шәмсегаян дәшми, талгын гына искән кыр җиле аның җәймә читләрен җилфердәтә, аның тонык йөзен азга гына ача да, тагын каплый... Аңа барыбер... Дөнья бармы аңа, юкмы, ыгы-зыгылы, мәшәкатьлеме ул дөнья, аңа барыбер... Мирвәлинең карт җилкәсенә убырылып төшкән кайгы авырмы-җнңелме, аңа барыбер... Ул ялт итеп сикереп торды, Шәмсегаянны бер кырыйга рак күчерде, җитез генә арбага менеп утырды һә»м сус дилбегәне ике куллап тотып атка эндәште: — На! Арба тәгәрмәчләре юлдагы вак ташларны чыштырдатып күндәм генә тәгәрәргә тотындылар, төне буе акрын килеп үшәнләнгән ат, пош- кырапошкыра, аякларын як-якка чөебрәк, рәхәтләнеп, борыннарын киереп юртып китте. — На, на! Урман аларга каршы чаба башлады, ук кебек сузылып яткан киң юл бупбуш иде. Мирвәли ашык-пошык артына борылып карады, як- якка күзен төшергәләде. Бер җирдә дә кеше заты күренми. Бнгрәк әйбәт!.. Шактый юрткач, ул атны кинәт кенә уңга борды. Алар ташландык иске юлга килеп керделәр. Арба тәгәрмәчләре астында корыган чыбык- чабыклар шытырдап сынды, күчәр башлары юлга ук чыгып яңарган яшь усак үсентеләрен иеп, яфракларын дегеткә буяп үттеләр. Кап-кара булып чыгып торган кырмыска оялары бүселеп, тигезләнеп калдылар. Арба барын сыдырып, кузгатып бара иде. Мирвәли бер кулы белән Шәмсегалины тотып, атны һаман куалады: — На, на, на!.. Юл ташландык булса да, Мирвәлигә таныш... Аулак урыннар... Урман уртасы... Бала-чага да уралып йөрми, карчык-корчык кызыгырлык җиләкле, карлыганлы аланнары да юк. Чаукалык, вак урман бара-бара да куе шырлыклар башлана. Колмак сарылган зиреклекләр... Бурсык елгасы... Чокыр-чакырлар... Элек шулай иде... Юл барган саен тарайды, уртага ук чыгып торган коры ботаклар Мирвәлинең тир белән дымланган күлмәген тартып ерттылар. Күлмәк астыннан кояш күрмәгән ап-ак тән килеп чыкты... Тирән чокырга җитәрәк ул атны юлсыз җиргә борып кертте. Бару тагын да кыенлашты. Шырлыкка кергәч тә, Мирвәли арбадан сикереп төште. Куе агачлыкта үлән үомәгәп диярлек, черек яфраклар белән түшәлгән дымлы җирдән сирәк-мирәк кенә сусыл, зәгыйфь сәрдәләр кояш эзләп сузылганнар. Тып-тын... Күләгә... Ул ары-бире каранды, пидер ишеткән кебек булып муенын сузып тыңлап торды, аннан агачлар юграк урынны сайлап җиргә иелде... Шушында... Җирдә аунап яткан коры ботакны алып кабыгын кубарды, җиргә кадады... 1“1оп- йомшак... Черегән яфрак катлавын куптаруга астан вак кына кызыл кырмыскалар йөгерешеп чыктылар, алар Мирвәлинең тузанлы итеге буйлап өскә күтәрелделәр, эчкә, җилкәсенә кереп тулдылар. Ләкин ул берни 30 сизмәде, нелеп, әрле-бирле чабышкан тынгысыз кырмыскаларны күзәтә башлады, Кинәт зныц баш очында гына пидер кыштырдады, ул күтәрелеп карады һәм атның моңлы, зур күзләрем очратты. Чебен-черкигә түзә алмыйча урыныннан кузгалган ат бара-бара Мирвәли янына ук килеп җпт.кән иде. Мирвәли таягын атып бәреп аягына басты һәм аттан кур- пып артына чигә башлады. Хайван акыллы күзләре белән текәлеп карап, аның күңелендәге әшәке уйларның барын да белә, сизә кебек тоелды. Чигенә-чигенә ул чокыр янына ук килеп җитте. Тыңлый башлады. Чокыр төбендә чишмә чылтырый иде. Ул яр балчыкларын ишә- ишә текә ярдан^ аска төште һәм тонганын да көтмичә эре йотымнар белән салкын, болганчык суны эчте. Ком, балчык кисәкләре аиың эре теш араларына кереп шытырдадылар. Су эчкәч, ул җиңеләеп калган кебек булды, тез башларын сыдырып кыенлык белән генә мүкәләп өскә менде. Ат сак кына кешнәп, тавыш биреп каршы алды. Мирвәли арба янына ук килеп: — Ачуланма миңа, Шәмсегаян, — дип пышылдады. Атны борырга теләде, тик ул борылмады, моңлы күзләре белән һаман чокыр ягына карап торды. Мирвәли шунда гына аны сугарырга бнк вакыт икәнен, төне буе ашатмыйча, эчермичә кайтуын хәтеренә төшерде. Ул йомшак кына итеп җирән биянең яңагыннан сыйпады. Нишләргә? Чокырга төшереп булмый, текә, су алып менәргә бер савыт та юк. Ул уйлап-уйлап торды да фуражкасын салып аның эченә өрәңге яфраклары түшәде. Бер менеп, бер төшеп су ташыды, өс-башы чыланып, пычранып бетте, атны тәмам туйганчы эчертте... Урамның нәкъ уртасында туктаган атны, арба янында юаш кына, мескен генә басып торган ап-ак чәчле, җитү сакаллы картны бик тиз абайлап алдылар. Берән-сәрәнләп тә, аннаң күпләп-күпләп халык урамга йөгерде. Кешеләр арасында шөбһәле сүзләр ишетелде: — И-и, бичара, берсе үлгән түгелме соң? Мирвәли бер сүз дә дәшмәде, ул күз яшьләрен чак тыеп тора, анык аскы ирене дерелди; күмәч-күмәч балчык каткан тезләре тыелгысыз калтырыйлар вде. — Кая барасың болай? Кем син?.. IV Шәмсегаянны зур кадер-хөрмәт белән авыл зиратына, үзе теләгән почмакка, каен белән нарат кочаклашып үскән урынга күмделәр... Аның кардәшләре дә, дуслары да, ахирәтләре дә табылды. Якын агайэнеләреннән дә шактый кеше исән икән, алар берсе дә Шәмсегаянны онытмаганнар иде. Карачура кешеләре үткән тетрәнерлек хәлләрне искә төшереп, якынлык хисләре күрсәтеп Шәмсегаянны мәңгелеккә үз яннарына кабул иттеләр — зиратларыннан урын бирделәр... Авылның бик борынгы гадәте буенча, чардуган торгызып, аның дүрт почмагына дүрт сыерчык оясы куярга булып, ага-эне үзара почмакларны бүлешеп тә алды... Карачурада гадәтләр һаман шул икән әле. Кеше үлсә аның чардуганының дүрт почмагына да колгалар кадап сыерчык оялары куялар. Язгы җылы җилләр белән көньяктан Карачурага әллә никадәр сыерчык очып килә. Алар күнегелгән тын зиратта оялыйлар, бала чыгаралар. Ап-ак шомырт, миләш чәчәкләренә төренгән зиратта яз буе кошлар моңы яңгырап тора. Якыннарың никадәр күп булса, дусларыңның хисе 31 никадәр көчле булса, синен истәлеген никадәр якты булса, оялар шулкадәр озаграк торалар. Карачуралылар ояларны ел саен карап, чистартып, төзәтеп торалар... Эне... Карачура үзгәргән дә, үзгәрмәгән дә... Авыл шул ук: инеш белән бергә ике борма ясап сузылган Олы урам. Түбән очта Олы урам икегә тармаклана. Унга киткәне—Кәҗә башы, сулга, күпер аша чыгып, Имән урамы башлана... Кәҗә башы урамы элекке кебек үк яшеллеккә төренгән... Шәмсегаяннарның йорты шунда иде... Инеш тә шул ук: каз-үрдәкләр мыжылдап тора үзендә, ыштан балакларын бот тиңентен сызганган сипкелле малайлар агач дөмбе белән комырыклардан вак чабакларны, этлиләрпе пыркытып чыгарып, җилгәргеч иләгеннән ясалган бәләкәй ятьмәләр белән балык сөзәләр... Ярлары ыза таллар... Тал араларында бозау көтүе утлап йөри... Инеш ариләврда гына үзгәреш. Таллык белән тау арасында Мирвәли исемнәрен дә белмәгән әллә никадәр машиналар канатларын, яңакларын кояшта ялтыратып тезелешеп торалар. Авылның механизациясе шунда. Хәзер ял итә... Арырак бензин баклары, әллә нинди подваллар, амбарлар... Йортлар үзгәргән: элек салам түбәле кырык тсрәуле мескен өйләр арасыннан бср-икс генә такта түбә кукырасп чыгып тора иде. Хәзер салам түбәләр бер-ике җирдә генә калган... Ә кешеләр?.. Кешеләр әллә нинди... Мирвәли аларның күбесен танымый, бик күпләр Мирвәлине танымыйлар. Башта бу хәл Мирвәлине куандырса да. тора-бара бик читен нәрсәгә әйләнде. Берәрсе килеп Шәмсегаянны сораша башласа, бигрәк тә уңайсыз иде ана... Аны белә, димәк Мирвәлине юричмарый гына танымаган булып маташа!.. Шәмсегаянның күп еллар балалар бакчасында эшләвен, Карачураны сагынуын ишеткәч, соратучыларның күзләре яшьләнә, барысы да аны бик кызганалар иде. Аны кызганалар, ә Мирвәлине?.. Нигә берәү дә аның хәлен сорамый, кинәт кенә аның чал башына төшкән хәсрәтен бүлешергә ашыкмый... Нигә?.. Мәрхүмәне җиргә иңдергәч, аны бөтенләй оныттылар... Башта төр- кемтөркем, аннан берәм-берәм зиратка килгән халык таралып бетте. Беркем дә кабер янында чүгәләп утырган Мирвәлине үзенә чакырмады, безгә кагыл, кереп чык дип берсе дә әйтмәде... Хәзер нишлисең инде, кая барасың дип сорасаларчы!.. Гомер буена юатып түгел, гоанып яшәргә өйрәнгән Мирвәлигә болан ачыктан-ачык үгәйсетүләре авыр, кыен иде. Ул агай-энеләренә, авылдашларына, танышларына чын күңелдәй рәнҗи, үзен санламауларын күреп, аның болан да сынык күңеле тагын да сүрәнләнә, мескенләнә бара иде. Зираттан чыгып баручыларның сөйләшкән сүзләре аның пошаманлы йөрәгенә утлы ук булып кадала бара... — Туган җире тарткан икән, бичараны!.. — Әй, уңган да хатын иде инде... — Аның урак урулары... — Печән чабуын әйт син!.. — Аш-суга да гаҗәп оста иде инде менә!.. — Шул Мирвәли олактырды аның башын... — Теге Мирвәлиме инде бу? — Үзе инде, үзе... Мирвәли җиргә утырды. Җир жып-жылы... Зиратта мул булып үлән үскән. Сусыл сабаклы әнисләр чәчәк атканнар. Койма буенда күпереп- утырган баллы бабай чәчәкләре өстендә алтын суы йөгерткән төкле- 32 туралар, бал кортлары оча. Выж-выж... Җил каен яфракларын лептер- дотеп җирдә шадраланган күләгәләрне уйната... Тик боларның берсен дә күрми Мирвәли. Карарга кыймый... Кая карап күзне ял иттерергә? Төне буе килеп арыган аякларын, ватылган тәнен ял иттерергә камда тыныч почмак табарга?.. Шәмсегаян: «Монда кал!» диде... Монда... Карачурада... Бүген ул үзе туып үскән нигез яныннан үтеп китте. Нигезе буш. Берәү дә кыеп анда йорт тергезеп җибәрмәгән. Бакчасы өстеннән тыкрык ясаганнар. Өй урынын уртада калдырып ике яктан үтеп йөриләр икән... Яшел таплы җир өстендә күгәргән, мүкләнгән нигез ташлары арасыннан юан сабаклы алабуталар, карга борыннары, сукыр кычытканнар котырып үсеп чыккан. Кемдер үлән арасына ук кертеп §1ә?<т турына муртаеп беткән шәп-шәрә усак казык каккан... Тыкрыкның ике ягында дәү-дәү өйләр... Дәү-дәү өйләрдә яңа кешеләр... Мирвәли заманында туып кына килгән яңа буынның инде бала-чагалары үсеп беткән... Урамнар, өйләр... Урамнарның ике ягыннан да баганалар тезелешкән. Мирвәли бик бәләкәй чагында «чыжым баганалары» дип йөртәләр иде аларны... Хәзерге заман малайларына «чыжым баганасын» әйтсәң, көләрләр генә... Өч кое... Шәмсегаян белән шунда очрашалар иде алар... Имән урамы... Мирвәлинең бабасы: «Без кечкенә чагында Бөгелмәгә бара идек. Имән урамыннан чыга идек, урман башлана иде, барып җиткәнче урман эченнән үтә идек* — дип сөйли иде... Әйе... Монда аның бабалары туган... Авылның нигезен салган Карачура да, бәлки, аның ерак бабасыдыр әле... Бу зиратта аның әтисе ята... Әнисе... Монда Шәмсегаян... Озак утырды ул. Аягы ойый башлагач, торып, Шәмсегаян белән саубуллашты: — Хуш, Шәмсегаян... Урамга кереп тормады ул, ындыр артлап туп-туры Шәрифҗаннарга китте. Аның аты аларда. Шәрифҗаннар Шәмсегаянның якын кардәшләре. Аңа каядыр барып сыенырга, үзен кеше итеп тоярга кирәк иде. Шунсыз булмый! Үзеңне кеше итеп тою өчен, башкаларның сине үз ишләре итеп санаулары кирәк. — Шәрифҗан, ә Шәрифҗан! Ачык тәрәзәдә тамчылы гөлләр арасында Шәрифҗанның сары сакалы күренде: — Нәрсә бар? — Чык әле монда. Шәрифҗан мыштырдап, акрын гына болдырга чыкты, култыксага таянды һәм, ни сүзең бар инде тагын дигәндәй, тавышсыз-тынсыз гына көтә башлады. Ничек сүз башларга? Кеме ул Шәрифҗанның? Кардәшләрме алар, якыннармы? Дуслармы? Утыз ел бер-берсен күрмәгәп кешеләр арасында нинди якынлык калсын?.. Нигә, кешеләр бөтенләй бер- берсен белмичә дә ярдәм итешәләр бит... Нигә Шәрифҗан аны шулай ят итә соң? — Ни бар? Ни әйтәсең килә? Болай төнтек, мокыт, сүзсез адәм түгел идең ләбаса син, Шәрифҗан! Мирвәлигә бер генә җылы сүзең дә юк мени? Гомер буе җир сөреп синең бармакларың тубырланып каткан, синең йөзеңнең кызыллыгын җил ашаган, тырнакларың саргаеп, яргаланган... Күңелеңнең дә чишмәсе корыдымы әллә? Я, дәш берәр сүз, Шәрифҗан... Мин аның яныннан — зираттан кайттым бит... Шәрифҗан, үзенең артык кырыслыгын аңлап, Мирвәлине өйгә, чәйгә чакырды: — Өйгә кер... Чәй дә кайнаган... Ачыккансыңдыр... Ни дидең син? Чәй? Юк, чәй эчәсе килми Мирвәлинең... Аңа хәзер чәй кирәкми... Чәйне ул болай да өнәп бетерми, тук карынга гына эчә... Аңа бер җылы сүз «ирәк, Шәрифҗан... Күзләреңне яшермә инде, карачы бер аның ягына... Ахмак галимнәр кешенең ризык капмыйча, су йотмыйча ничәшәр тәүлек яши алуын исәпләп баш ватканнар. Кыенмы әллә моны исәпләү! Син менә йомшак сүз ишетмичә, җылы караш тоймыйча ирекле адәм баласының күпме яши алуын санап кара!.. Утыз ел япа-ялгыз булса да Шәмсегаянның назына җылынып, аныа иркәләвенә сыенып яшәгән икән ул... Менә Шәмсегаян юк инде... Анын белән барысы да киткән: җылы караш та, йомшак сүз дә... Тирә-якта кешеләр нинди куп! Үзара алар ничек якыннар, туганнар, абыйлар-апалар, җизниләр, балдызлар, кодалар, кодачалар... Я булмаса иптәшләр, кардәшләр, яшьтәшләр... Шәрифҗан да элек Мирвәлине җизни дип йөри иде. Нигә ул сүзне хәзер әйтми ул? Бер мәртәбә генә, ялгыш кына авызын тутырып җизни дисәче! Шәрифҗаннар күршесендә генә Мирвәлинең кодасы тора... Кода... Нинди ягымлы, матур, кадерле сүз икәнсең син! Кардәш, авылдаш, яшьтәш... Нинди тирән мәгънәле кадерле сүзләр икән болары... Тукта... Кем эндәшә соң аңа баядан бирле? Шәрифҗан икән... — Чәй эчәргә керәсеңме дигән идем... — Ә? Чәй?.. Рәхмәт... Эчәсем килми... Монда озак торырга ярамый... Ишек алды тар... Тавыклары күп, келәт алдында үрдәкләр җим теләнеп торалар... Мирвәли урамга чыкты... Юллар тузанлы, машиналар үтеп-сүтеп йөри. Бәпкә үләннәре койма ышыкларында гына... Урамда кешеләр күп! Әле дә ярый алар Мирвәлине онытканнар!.. Язулы капкалы йорт. Нәрсә бу? Колхоз идарәсе икән... Бәлки шунда кереп караргадыр? Аякларына егылып гафу сораргадыр? Иелгән башны кылыч кисми диләр бит... Телләрендә яхшылык барга түгел, кулларында закон булганга алар Мирвәлине читкә тибәрә алмаслар... Ул идарәгә таба борылды. Йорт алдындагы бәләкәй генә бакчада, буявы уңган скамьяда җемелдәп торган түгәрәк ак сакаллы, сул җиңен чалбарына кыстырган берәү утыра иде. Ул сыңар кулын каш өстенә куеп, Мирвәлине көтеп алды. Ул аның яныннан үтеп кнтәргә яхшысынмады, сәлам биреп скамьяга килеп утырды. Күләгәдә җиләс, салкынча иде. Ул үзенең аз гына тынычланганын сизеп утырдашына сүз катарга булды. Теле әйләнмәде. Икесе дә сүзсез- лектән интегеп, төрле юк-барлардан башлап киттеләр. — Кыздыра... — Кыздыра! — Әйдә! Кирәк иде... — Кирәк, әлбәттә... Идарәдән ерак түгел, амбар күләгәсендә тавыклар тузанда коеналар. — Урынын тапканнар! — Күләгәдә рәхәт шул... Тагын тынлык урнашты. — Председатель андамы? — Мирвәли башы белән идарә тәрәзәсенә күрсәтте. — Ни калган аңа анда? 3. .С. ә,- 6. 33 31 — Идарә түгелме сон бу? — Әйе... 1 ик безнең председатель кәисәләрне сөйми! Кәнсәләрдә анда кәгазь генә була. Ә ипекәйне аны кырда кешеләр үстерә! Мирвәли утырдашын башта танымаган иде. Председатель хакында сүз кузгалгач ул аны төсмерләде. Кем шулай кашларын җыерыл көлемсери иде соң әле? Кодамы, күршеме, кардәшме?.. Бәй, бу ачың адашы ич! Күпер төбе Салих малае Мирвәли... Алар яшь чагында дус иделәр, бер- бсрсен адаш дип кенә йөртәләр иде. — Танымый да торам үзеңне, адаш,—■ диде ул. — Адаш? — дип көлемсерәде икенче Мирвәли. — Адаш... Сәер булып китте. Карачурада адашлар юк хәзер. Күптәй бу сүзне ишеткәч юк иде... — Нигә юк? — Утыз ел инде беркем дә баласына Мирвәли дигән исем кушмый. Мирвәлинең аркасына салкын тир бәреп чыкты: — Нигә? — Кем белсен... Яратмыйлардыр! Мирвәлинең адашы яныннан тизрәк китәсе, аның авыр күз карашыннан котыласы килде. Әмма күләгәдә утырып хәл алган, сөйләшәсе килеп теле кычытып беткән икенче Мирвәлинең сүзе бетмәгәч иде әле. — Председатель кирәк идемени? — Кагылып чыгыйм дигән идем бер... - Ни йомыш бар иде соң аңарда? - Йомыш дип... Үз хәсрәтең инде! Авылда калыргамы әллә дигәч идем... — Калырга? — диде ул Мирвәлине сискәпдереп. — Калырга дисең инде син?.. Уйларга кирәк моны... Адашының фәлсәфәне болан нык яратканын Мирвәли белми иде. — Син миңа үпкәләмә, үткәннәрне искә төшерергә яратмыйм мин! — дип башлады ул сүзен. — Онытып бетергәнне дә өнәмим! Авыл халкы җәберҗәфаны байтак күрде бит инде!.. Шактый гомер безне адәмгә дэ санамадылар. Соңгы сыныгыбызны сыпырып алып чыктылар... Налоглар белән җәфаладылар. Еллар буе берни бирмәделәр, еллар буе барын сорадылар! Сөтен, маен, итен, йонын... Искә алсаң— исең китәр!.. Партия күзебезне ачып, кулыбыздан җитәкләп көр тормышка чыгаргач кына шаккатып карап торабыз... .Җәбер-җәфаларны оныттык... Крестьянның күңеле йомшак бит анык... Баласы туганда, каты бәгырьле кешенең дә күңеле йомшара... Ә крестьян гел-гел табигать арасында... Яз җитте исә ул тереклекнең яңаруын, тууын, яшәрүен күрә... Шуңа күрә күңеле йомшак аның... Гафу итә, оныта белә ул! Күргән җәфалар бүгенгенең кадерен белергә кушалар... Күрдеңме, быел нинди иген үстердек. Борчагын әйтәсеңме, бодаен... Әкият!.. Тик сине монда әйләнеп кайтырсың дип уйламаган идем. Үз җирен каһәрләгән, мөртәт кешегә, без бер сынык икмәккә тилмергәндә игенен агулап, көл белән бутаган кешегә... урын?.. Белмим... Мирвәли ялт итеп сикереп торды да, китә башлады. Бераз баргач артына борылды, идарә тәрәзәсенә карады һәм: — Миңа күл кирәкми инде хәзер... Күрәсең ич, картаелды. Яшисе яшәлгэн дигәндәй, миңа хәзер өч аршын җир җитә, — диде. — Өч аршын? Азмы әллә?.. Кадерле шул ул туган җир! Ай, кадерле... Күпме авылдашлар аның өчен чит җирләрдә башларын салдылар... Каты бәгырьле димә, минем ул җир өчен чыи-чыилап даулашырга хакым бар. Өч аршын җир... Күп сорыйсың син, Мирвәли!.. Ул урам уртасыннан алпан-тилпән килеп, туры Шәряфҗаннарга кайтты. Лапаста җигүле атның печән чемченеп торуын күргәч коелып төште, барын аңлады... 3* Җирән биянең йөгәненнән тотып капкага таба алып барганда акрын гына шыгырдап ян капка ачылды. Өелешеп бер төркем кешеләр керде. Иң алдан кергән Шәрифҗан туп-туры Мирвәлигә каршы китте дә, аның янына килгәч, кулларын кушырып бераз дәшми торды, башкалар Да аның янына килеп, алка ясап, Мирвәли тирәсендә тезелештеләр. — Ат җиккәнгә гаҗәпсендеңме? — диде Шәрифҗан, һәм Мирвәлинең җавабын да көтмәстәи дәвам итте. — Больница аты, кирәк була башлар... Илтеп кайтырга кирәк аны... Газизҗан аны сәгатьтә илтеп куя! Без, җизни, агай-эне җыелышып үзаралай сөйләштек... Олы башың белән әллә канларга китеп йөрмәссең инде. Үзебездә генә калырсың! Тормыш киң хәзер, аңа барыбыз да сыярбыз!.. Ярты сәгать үтәр-үтмәүгә таныш юлдан Кызыл тауга бер ат менеп бара иде. Арба артыннан икәү атлыйлар. /Мирвәли бик арыган булса да «җирән бияне азрак озатыйм әле» дип Газизҗанга ияргән иде. Менә алар тау өстенә үк менеп җиттеләр. Мирвәли артына борылып карады... Аста Карачура... Аста инеш... Аста зират... Мәктәп тәрәзәләренә кунып кояш ялтырый. Имән урамыннан ук башланып киткән каралҗым бодай басуында болыт күләгәләре шуышалар. Бодай ындырлардан алып офыкка ук җәелгән... Бәлки, Бөгелмәгә кадәр үк шундый басулардыр?.. Кем белсен... Тау сыртындагы корыган үлән чалгыйлары, корышып-бөрешеп беткән абагалар арасында тынгы белмәс чикерткәләр чырылдый. Тау итәге буйлап үзәннәрдән килгән җил, монда җитәрәк, капылт кына өскә .менеп китә дә Мирвәлинең ачык изүеннән үрелеп, аның йөрәген барлагандай, шунда бутала... Алда, тонык кына гөжләгән урман өстендә, карылдашып, дәү, симез каргалар очалар. Ул озак итеп, керфек тә какмыйча карап торды. — Бар, Газизҗан улым, хайванны рәнҗетмә!.. Рәхмәт әйт үзләренә... Кояшны каршы алырга офык артыннан чыккан юка, чуар болытлар алсу нурга манчылдылар. Ул урманга кереп барган Газизҗанга кулын болгады да акрын-акрын түбәнгә, кичке ыгы-зыгы белән тагын да җанлана төшкән Карачурага таба төшеп китте... Октябрь—ноябрь, 1962 ел. Мәскәү— Казан.