МАТУРЛЫК ҺӘМ БӘЯСЕ ТӨШКӘН ӘЙБЕРЛӘР
Без матурлыкны яратасызмы? — Менә гаҗәп сорау, матурлыкны кем генә яратмый да, кем генә аңа сокланмый, — диярсез сез. Га җә п л ә и м әгез, матурлыкны яратмаучылар да бар икән шул. Аларныи исемнәрен атап әйтүе кыен, ләкин эшләренә карасаң, җисемнәрен белеп була. Тирә-юньгә күз ташласагыз, сез ул матурлыкны яратмаучылариы үзегез дә күрә алырсыз. Хәтта фамилияләрен дә белерсез. Алар безнең арабызда яши, безнең белән урамнарда йөриләр, безнең белән кинотеатрларда янәшә утыралар. Кыскасы, алар безнең белән бер түбә астында гомер итәләр. Матурлык турында сүзне кайдан башларга соң? Әйдәгез, Казан шәһәренең Астрономический урамына. Бу урамның бер йортында әле күптән түгел генә ике янәшә магазин ачылды, һәм ишек өсләренә: «Биредә бәяләре төщкән әйберләр сатыла», — дигән сүзләр язылып куелды. Янәсе, рәхим итегез, сатып алучылар, сайлагыз, алыгыз, бәяләре төшкән товарны! Мин шул магазиннарның берсенә кердем. «Я, нәрсә бар икән, бәясе төшкән товар нинди була икән?»— дидем. Менә алар, карагыз, берберсснә охшаган костюмнар, бишмәтләр, казакилар эленеп куелганнар. Алар барысы да бер калыпка салынып, бер фасонга тегелгәннәр. Әлеге шул мәшһүр стандарт! Буең озын булса да, тәбәнәк булсаң да. ал да ки, бәясе төшкән! Шунысы билгеле: «бәяләре төшкән» бу әйберләр, һичкемнең кулы тимичә, еллар буе кибет киштәләрендә тузан җыеп ятканнар. Анарны беркем дә алмаган. Чөнки стандарт буйлы, стандарт карашлы, стандарт фикерле кешеләр табылмаган. һәм менә хәзер ул әйберләрнең бәяләрен.төшереп, икенче сортлы магазинга алып килеп куйганнар. Хәзер инде аларны арзанайтылган бәягә дә алучылар күп түгел. Менә минем янда гына урта яшьләрдәге бер кеше шул арзан товарларны карап йөри. Берсен тотып карый да икенчесен ала. Анысы да ошамый, тагын үз урынына элеп куя. Сатучы аңа: — Аямыйсызмыни? — ди. — Юк. алмыйм, — дип җавап бирә теге кеше. — Ни өчен? — Матур түгел! Сәбәп әнә нәрсәдә икән! — Матур түгел. Матур булмагач, арзан әйбернең дә кемгә кирәге бар? Аны бит бушлай да алмыйлар. Матур түгел! Кыска һәм туры сүз. Теләсә кемне дә уйга калдырырлык! Күз алдына китерегез: яз, көн салкынча, яңгырлы. Менә шундый чакта, кырда яшь кенә кызлар җитен чәчәләр. Шунда берсе: «Зәңгәр жнтенем, җилләрдә Уйнап сөендерәсең. Килә бөтен кешеләрне Матур киендерәсем», — дип җырлап җибәрә, дуслары аңа кушыла, кыр буйлары гөрләп китә. Әйе, ил кызлары туган халыкны 124 матур итеп киендерергә телиләр. Әгәр аларның күңелендә шундый ут япмаса, алар язның яңгырларына, көзнең ачы җилләренә, кышның бураннарына ничек чыдый алырлар ндс сон? Җитен әнә шулай үсә. аннан соп ул башка кулларга күчә. Берәүләр аны сүслиләр, станнарга алып аңардан җеп эрлиләр. Берәүләр инде шул җепләрдән матур-матур бизәкле парчалар тукыйлар. Ә менә берәүләр шул парчаларны алганнар да, аңардан киемнәр теккәннәр һәм «1 нче сорт» днп кызыл билле ярлык тагып, магазинга китереп куйганнар. Аларны беркем дә алмаган. Хәзер инде бәяләрен дә төшергәннәр. Ничәмә-ничә кешенең хезмәте менә шулай «матур түгел» әйбергә әйләнгән. Моның өчен кемне гаепләргә сон? Барысыннан да элек матурлыкны яратмаучыларны! Әйе, иң элек аларны. Аларның катып калган аңнары, «кирәк булса алырлар әле» дип кешене ихтирам итмәүләре, үз кабинетларына бикләнеп, тормыш тавышын телефон аша гына тынлап утырулары нәтиҗәсендә дөньяда иң бөек нәрсә — хезмәт— бәясе төшкән товар булып калган... Мин шундый авыр көрсенү белән магазиннан чыктым. Тышта инде кар ява башлаган иде. Урамнар агарып киткән, аяк астына ак келәм түшәлгән. Шул арада дөнья бөтенләй үзгәргән кебек. А1оны күреп: «Ай-Һай, табигать — оста бизәүче!» — дими хәлең юк. Ах, теге кешенең: «Матур түгел!» — дигән сүзләре дә бул мае а иде. Ә бит ул сүзләрне шаярып әйтмәде. Менә хәзер дә ул сүзләр минем колак төбендә генә яңгырыйлар кебек; «Матур түгел». Хәзер бу сүзләр минем өчен ниндидер күзлеккә әверелделәр шикелле. Хәзер мин шул күзлекләр аша тирә-ягыма карыйм да, күбрәк күрәмдерсымап тоела. Менә Бауман урамы. Матурмы соң безнең башкаланың үзәк урамы? Биредә дә «бәясе төшкән» әйберләр юкмы икән? Җентекләбрәк карагыз, бу урамда әллә ни биек булмаса да, берберсеннән бик нык аерылып торган матур-матур йортларны күрерсез. Ә Казан тарихын белгән кеше шул йортларга карап шәһәрнең моннан йөз, икс йөз ел элек булган тормышын да күзәтә алыр иде. һәрбер портның үз стиле, үз архитектурасы бар. Карагыз, әнә «Казан» дигән кунаклар йортын, күрегез әнә «ГУМ» бинасын, һәрбер йорт каршына тукталыгыз, тукталган саен безнең югарыда әйтелгән фикерне раслый торган берәр дәлил табарсыз. Ләкин әнә теге исемсез берәүләр килгәннәр дә, сары буяу алганнар һәм барлык йортларны да бер төскә — сарыга буяп киткәннәр. Инде бу йортларны бер-берсеннән аерып кара. Менә нишләтә ул стандарт! Шәһәрнең башка урамнарында да шул сары буяу күзне камаштыра. Без сары буяуга каршы түгел, ул кояшлы төс, ләкин чамасыннан артыгы и игә? Моны кем эшләгән соң? Барысыннан да элек матурлыкны яратмаучылар. Әйе, иң элек алар! Бу да бит шул кешеләрнең «бәясе төшкән» товарлары! Андый товарны әле кибеттән алмый чыгарга мөмкин. Ә урамда нишләргә? Күз йомып йөрергәме? Ленин урамындагы «Пассаж» йортын кем генә белми!? Аның архитектурасы, эчке төзелеше безнең бабаларның осталыклары турында сөйлиләр түгелме? Ә ул йорт нинди хәлдә? Анда кем генә керсә дә: «Әрәм була бит бу матур йорт» дип, җаны әрнеп чыга. Кая соң сез, Казан шәһәренең җитәкчеләре? Әллә сез дә матурлыкны яратмыйсызмы, иптәшләр?.. Сез сизәсездер булса кирәк, безнең сәяхәт дәвам итә әле. Менә без Ирек мәйданына килеп чыктык. Нинди матур биредә! Менә опера һәм балет театры. Каршы якта КПССның Өлкә Комитеты бинасы. Ул гади һәм шуның белән алдыра да! Аңарда заман сүзе бар. Уң якта колонналы зал, сул якта авиация институты. Үзеннән-үзе бер символика килеп чыга. Сәнгать, көч һәм акыл бср-берсе янына күршеләр булып урнашканнар кебек. Ә мәйдан уртасында мәрмәр таш өстендә бөек Ленин бөтен шәһәр 125 бетемә карап тора. Гүзәл монумент! Аңарда Татарстан халкының бөек юлбашчыга каннар мәхәббәте чагыла. Мәйданга кергән кеше, иң элек, әнә шул монумент алдында туктап кала, уйлый, шатлана, һәм .Пеннины Казанда яшәүче итеп хис ИТӘ. /Кәй көннәрендә биредә аллы- гөлле чәчәкләр үсеп утыра. Тирә- юньдә күгәрченнәр кайнаша. Аналар балаларын, әбиләр оныкларын ияртеп, иртә-кич мәйданга киләләр. Шунда, урындыкка утырып ял иткәндә, шул балаларның гөрләшүен ■ ишетеп бор рәхәтлек кичерәсең. Ә бу кемнәр эше? Бу инде матурлыкны чын йөрәктән ихтирам итүчеләр хезмәте. Юк, бу кешеләр дөньяга башкача карыйлар. Теге берәүләрнең уңмаган кулында инде әзер әйбер бәясе төшкән товарга әйләнсә, боларның оста кулларында гади таш та матурлыкка әверелгән. Шулармы күрәсең дә: матурлыкны яратучылар да бар икән Казанда, дип дәртләнеп куясың. Ә бит моннан бяш-алты ел гына элек Ирек мәйданы нинди хәлдә иде. Үзегез дә хәтерлисездер әле. Чагыштырып карасаң, күк белән җир арасы! Хәтеремдә, узган җәй мин шул мәйданда бер төркем туристларны күргән идем. Шунда берсенең: «Шәп мәйдан, тыныч та биредә, матур да», — дип әйткән сүзләре колагыма эленеп калды. Миңа шул вакытта шундый рәхәт булып китте, әйтерсең, кемдер мине дә яхшы сүз белән телгә алды шикелле. Шулай инде, үз туган шәһәреңне кунаклардан мактатасың килә, менә мин нинди шәһәрдә яшим дип, эчтән генә шатланасың. Шунда ук тагын бер уй килде. Әгәр бу туристлар Киров урамындагы бакчага барып, анда өч таш кешене күрсәләр, нәрсә әйтерләр иде икән? Күрмәүләре, әлбәттә, яхшырак. Чөнки бу өч таш кеше өчен иң элек каза нлыл арга оялырга туры киләчәк. Бу монумент та түгел, һәйкәл дә түгел, әллә нәрсә шунда. Әнә алар өчәү ниндидер бер түгәрәк шар кебек нәрсәне тотып торалар. Берсеннәнберсе ямьсез, бсрсениән-берсе ябык бу таш кешеләр нинди теләк белән бу бакчага килеп басканнар соң? Алар безгә пәрсә турында сөйләргә телиләр? Бик эзләнә торгач, төшемә башлыйсың кебек. Күрәсең, таш остасы — скульптор бу өч кешене — эшчеләр сыйныфы вәкилләре дип, ә теге түгәрәк нәрсәне җир шары дип безне ышандырырга тырышкан. Янәсе, хезмәт планетаны күтәреп бара, димәкче булган скульптор иптәш. Ләкин ул гүзәл теләк, теләк булып кына калган, мастер кулы аша ташка күчмәгән. Уйлап карагыз, хезмәт планетаны күтәрел бара, нинди зур фикер! Ләкин бу өч кеше, таштай туганнар һәм таш булып калганнар. Кайда монда хезмәт динамикасы? Кайда омтылыш? Кайда яшәү рухы? Мускуллары камыр кебек күперенке, күкрәкләре тау кебек зур, эчләре эчкә ябышкан, кабыргалары кипшенгән мичкә кыршавы кебек, арка калаклары гарипнекенә охшаган кешеләрдә нинди рух, нинди динамика булсын? Көрәшләрдә җиңеп баручы эшчеләр сыйныфы вәкилләре шундый буламы? Халык телендә бу «монумент» турында бик кызыклы бер әкият йөри: Бервакытны бер кеше эшсез калган икән. Ул ничектер бик күп атналар үзенә яраклы эш таба алмаган. Бу эш авыр, бу эш кара, бу эш фәлән, дип йөри торгач, бу кеше бер көнне иптәшенә килә. Нинди киңәш бирәсең, кайдан эш табыйм икән? — ди. Иптәше аңа: — Әнә, Киров бакчасында өч кеше шар күтәреп тора, шуның берсе ялга китә икән, тик торып акча эшләргә теләсәң, шунда бар,—дигән. Ә бит бу шаяруда дөреслек юк түгел. Чыннан да, бу өч таш кеше тик тора бит. Алар эшләмиләр, ягъни фикерсез, җансыз алар. Безнең күңелдә хисләр уятмыйлар. Күрәсең, боларның дә «бәясе төшкән» дияргә туры 'КИЛӘ. Халык алмаган киемне икенче сортлы магазинга илтеп куярга мөмкин. Ә бу өч ташны кая илтергә соң? Телисеңме, теләмисеңме — алар күз алдында. Мондый гарип, балчыктан әүмәләп кенә ясалган «адәмчекләрне» 126 безнең паркларда атлаган саен очратасын. Әгәр бу «адәмчекләр» кешегә охшарга теләүләре белән масай.масалар, әле бер хәл иде. Алар бит чын кешегә охшарга маташалар. Ә чын кеше алардап йөзен читкә борып кына уза. Чөнки кеше үзенең портретын балчык курчактан бик яхшы аера белә. Сүз бетмәде әле. Исегездәдер, күптән түгел генә Казанка буйлары, Кремль тирәләре нинди хәлдә иде? Ә хәзер шәһәрнең ул яктагы киң суларына карап, елга аша салынган мәһабәт күперләре аша узганда, нинди жан рәхәте кичерәсең. Тирә-якта яңа йортларны-күреп кем генә шатланмас! Шулай да сүз уңае белән әйтик, Кремльнең шәһәргә караган ягы азмыкүпме булса да әледән-әле чистартыла, стеналары ел саен агартыла. Ләкин Казанка ягына төшкән стена буйларында чүп-чар, таш өемнәре беркемне дә борчымый булса кирәк. Кремль — ул безнең шәһәрнең тарихы. Аңа мондый караш әлеге шул матур түгел әйберләр ясау шикеллерәк булып чыга ич. Ямьсезлек матурлык янында үзен бик нык сиздерә. Ул чәчәкләр бакчасында шайтан таягы кебек кәпрәеп тора. Әллә кая барасы юк, баш күтәреп тирә-юньгә бер карап алсаң да, күпме яңа йортлар, яңа урамнар, мәһабәт культура сарайларын күреп сокланасың. Без соңгы елларда яңадан туган шикелле булдык. Әйе, бу — матурлык! Менә шул үсешне күргән саен безнең вак- төяк кенә кимчелекләребез дә эчне пошыралар. Урамнарны гына түгел, кешеләрне дә, кеше өстендәге кием- салымны да, бала кулындагы уенчыкны да бик-бик матур итеп күрәсе килә. Моның өчен сметага миллион сумлап акча кертәсе юк, бары матурлыкны ярату гына кирәк. Кешене ихтирам итү кирәк! Кешене ихтирам итү — ул аның каршында бүрек салып дүрткә бөгелү түгел. Кешелекле мөнәсәбәт, эшеңне төгәл үтәү, турылыклы булу — бу сыйфатлар да матурлык категориясенә керәләр. Кешенең кешегә мөнәсәбәте сүз белән генә түгел, эш белән билгеләнә. Яңа квартирага күчкән кешеләрдәй сорагыз: алар күп вакытта малярларның эшеннән канәгать булмыйлар. Менә без дә күптән түгел гсиә яңа фатирга күчеп килдек. Минем күршемнең бүлмәләре ала-кола итеп буялган иде. Ә коридорына буяучы пумала белән бер- ике кабат сыдырган да «шабаш!» дигән. Күрше моны күргәч: «Их, син буяучы, эшеңнән ямь тапмыйсың, туганкай», — дип борчылды. Менә бит ничек, маляр йорт салучы ташчыларның һәм башка кешеләр хезмәтенең «бәясен төшереп» киткән. һәм күршем аны: «Бәхетсез бәндә, үз эшенең матурлыгыннан ләззәт тапмый яшисең», — дип малярга каты-каты сүзләр әйтте. Күршем хаклы иде, әлбәттә. Менә сез чиләкләр тотып колонка янына су алырга килдегез. Сезнең чиләкләрегезгә көмеш кебек чиста су ага. Ә фонтан үзе нинди? Җирдән бер метр өскә чыгып торган бер калын көпшә. Матурмы? Юк, матур түгел! Ә бит бирегә суны кешеләр әллә нинди ераклыктан жирне казый-казый алып килгәннәр. Алар күпме көч куйганнар. Шул хезмәтне ихтирам йөзеннән генә дә су ала торган бу урынны матур итеп, урамның ансамбленә яраштырып эшләргә мөмкин түгел идеме икән? Күрәсең, теге берәүләр: <Су агамы? Ага, тагын нәрсә кирәк?» — дип уйлаганнар да, фонтан тирәсен аннанмоннан гына цемент белән сылаганнар һәм китеп тә барганнар. Бу да «бәясе төшкән» әйбер түгелме соң? Матурлык — ул безнең -көндәлек тормышыбыз. Дөресен генә әйткәндә, матурлык кешенең рух азыгы. Матурлыкны без рәсемнәрдә генә түгел, кызыл имәннән ясаган мебельләрдә геиә түгел, идәнгә җәйгән паласларда гына да түгел, без матурлыкны ашый торган кашыгыбызда да, савыт-сабаларыбызда да күрергә телибез. Авыр индустрия работниклары матурлык турында чын-чынлап кайгырталар. Исегезгә төшерегез, безнең береиче «эмка» автомобиле нинди иде? Без заманында аны да бик матур дигән идек. Ә конструк- торлар бу матурлыкның «бәясе төшәчәген» бик т.из сизеп алдылар һәм .менә хәзер инде безнең урамнарда «Волга», «Чайка» кебек яңа машиналар күз явын алып йөгерешәләр. Ә җиңел промышленность һәм азык-төлек промышленносте работниклары нәрсә уйлый? Бер генә дәлил. Бездә эчемлекләр сала торган шешәләр барысы да бертөрле диярлек. Аңа «Московский»ны салалар, сыра һәм җимеш сулары да шул ук шешәләрдә сатыла. Аптекалардан балалар өчен дару да, балык мае да, чебен агуы да шул ук шешәләрдә әзерләнеп бирелә. Сугыш елларында без андый шешәгә яндыргыч салып дошман танкларына ата идек. Менә анда ул шешә үзен аклады. Шуның өчен аны музейга куйсаң да ярый. Әмма хәзер аның да өстәлдә яме бетте, «бәясе төште». Матурраклары кирәк! Автомобильне ясауга караганда пыяла шешәләрне төрләндерү авыррак эшмени? дип сорыйсы килә. Матурлык турында язганда ноктаны кайсы сүз артыннан куярга м&мкин соң? Бу турыда сөйләшүләр көннәнкөн күтәрелә бара, теләкләр, таләпләр арта бара. Чөнки коммунизм төзү ул — барысыннан да элек, җирдә яшәүне матур итү. Коммунизм үзенең әнә шушы ышанычын байрагына язып, капитализм дөньясы белән ярышка чыкты, һәм тормыш бу ярышта матурлыкның җиңәчәген бәхәссез исбат итте. Ләкин матурлыкны безгә беркем дә каяндыр алып китереп бирмәс. Без аны үзебезнең хезмәтебез белән иҗат итүчеләр. Эшчегә дә, игенчегә дә, инженерга да, шагыйрьгә дә, художникка да һәм төймә ясаучыга да әнә шул бурыч куелган. Матур итеп эшләнгән эшнең бәясе бервакытта да төшми. Матур эш өчен кеше рәхмәт сүзе ишетә. Рәхмәт сүзе ишеткән кеше ике гомер яши диләр.