Логотип Казан Утлары
Публицистика

КЫСКАЛЫК ТУРЫНДА

Әдәбиятта заман стаде турында рус матбугаты кызу бәхәс алып барганда, без читтән тамаша кылып тордык, дияр идем, тик арада җиң сызганырга ксрешүчеләребез дә булгалады. Тәнкыйтьче Р. Мостафин, мәсәлән, безнең романнарны «аңлатмалылык стихиясе» басып китүен, әсәрләрне беркадәр «драматизацяяләргә» кирәклекне әйтеп чыкты. «Мәхәббәт сагышы» повестенда Ш. Хөсәенев тә: «Әдәбият шаһы — кирпеч калынлыгы роман картаеп бара», — дип бер тавыш бирде. Прозаикларны кыскалыкка, телдә саранлыкка чакыру, әлбәттә, яхшы нәрсә. Әмма аны үзмаксатка әйләндерү, заман стиленең бердәнбер күрсәткече итеп шуны алга сөрү дөрес үк булып бетәрме? Чынлап та, ни өчен безнең көннең романнары яисә повестьлары кыска булырга тиеш? Ш. Хөсәенев әйткәнчә, «секундларның йөзенче һәм меңенче өлешләре белән хисаплашучы атом гасыры, космоска сәяхәт турында планнар кору заманымның тиз алмашынып тора торган вакыйгалары чагылып өлгерсен өченме? Алай дисәң, мондый бурыч ник роман, гомумән проза җилкәсенә генә төшәргә тиеш? Жанрлар күп, рәхим ит, җегәренә карап һәркайсына бүлеп сал. Бәлки «хәвефсез киләчәкне тизрәк җиткерер өчен» ашыгучы бүгенге укучының «кирпеч»ләр укырга вакыты юктыр? Болай дип әйтү дә дөрес булып бетмәс. Чөнки коммунизм нәкъ менә «тән азыгы» өчек тар түгүгә китә торган вакытны кыскартып, «җан азыгы» иҗат итү һәм аңардан файдалану вакытын арттыруны күздә тота. Бездә хәзер эш сәгатьләре саны җидәү. Әнә шул «җиде буынлы ракета» белән без бөек киләчәккә очабыз. Менә бервакыт аның җиденче буыны төшеп калыр, аннары алтынчысы, бишенчесе... Шуннан адәм баласы нишләр? Пижамасын киеп, диванга сузылып ятырмы? Юк, әлбәттә. Эшләр ул, иҗат итәр. Иҗат көчен туфракка да, металлга да, атомга яки космоска да бирер. Шигырь дә язар, сәхнәдә дә уйнар... Опера да тыңлар, картина галлереясына да эзен суытмас, ниһаять... калын-калын китаплар да укыр’ Мәкаләне «Кыскалык турында> дип атап та, озын язылган әсәрләрне якларга керешүем укучыга бәлки сәер тоелыр. Ләкин хикмәт шунда: «кирпеч калынлыгы» әсәр — кыска, ә дәфтәр калынлытынд-агысы озын булырга да мөмкин. Әсәрнең озынлыгын яки кыскалыгын аның «файдалы эш коэффициенты», ягъни фәлән кадәр бит санына туры килә торган тормыш материалының микъдары, характерларның өлгереп, «пешеп» җитү дәрәҗәсе, әйтергә теләгән фикернең, куелган проблеманың зурлыгы билгели. 1X1. Хөсәенев үзенең повестенда тагын болай ди: «Вакытны кая куярга белмичә ялыгучы иренчәк затәнкыйть Ә маннар үтте». Димәк, «әдәбият шаһы»—«кирпеч калынлыгы» романнар—шул заманнар җимеше икән. Нинди заман соң ул? Көрәш белән тулы соңгы кырык биш елны Ш. Хөсәенев иренчәк заманнар дия алмас.* Димәк, ул революциягә кадәрге заманны, аның әдәбиятын, аның язучыларын күздә тота. «Киек каз юлы шикелле озын һәм чуар романнар» шул заман җимеше икән. Андый- ларның туып торуында Пушкин һәм i Гоголь, Лермонтов һәм Толстой, Достоевский һәм Тургенев, Чехов һәм Горькинларнын да «гаебе» бар икән. Классиклар, күрәмсең, чамасыз озын язганнар. Дөресме бу? Россия Федерациясе язучыларынын Беренче съездында Л. Соболев болай дигән иде: «Пушкин язган «Капитан кызы»ның нибарысы биш. басма табактан торганлыгын һич тә онытырга ярамый. Күпсүзлелек бе- ләп дан алган безнең көннәрдә нәшрият эшчеләре аны сәер кешегә саварлар иде: бит әсәрдәге материал кнм дигәндә 25 табакка җитәрлек». Заманыбызның зур шагыйре А. Твардовский да Пушкин турындагы мәгълүм речендә шул ук әсәрне кыскалык эталоны итеп китергән иде. Пушкин — Пушкин инде. Кыскалык турында сүз чыктымы, иң элек ул хәтергә төшә. Аңардан соң килгән бөекләр ничек? Бәлки алар су буе әсәрләр яза башлаганнардыр? Юк! Ул художникларның һәр-' кайсы, прозаның мөмкинлекләрен арттыру юнәлешендә үзеннән өлеш керткән хәлдә, кыскалык мәсьәләсендә остазына турылыклы булып калды. Лермонтовның «Безнең заман герое»н, яисә күләмнәре белән уртача зурлыктагы повестьтан ap-t тык булмаган романнар авторы Тургеневны гына искә төшерик. эпопеясының баштагы 3 табагын, ягъни «Таң беленгәч...» романының яртысыннан кимрәк кадәресен күздән кичерик. Без анда Мелеховлар нигезенең төрек сугышыннан башлангаи тарихы һәм бүгенге хәле белән дә, купец Моховның тормышы һәм аның кызы Лиза белән дә, бер төркем казакның җәйге өйрәнүләргә китүе һәм андагы кайбер эпизодлар белән дә, Аксиньяның үткәне белән дә танышабыз. Ул гына да түгел, Григорий белән Аксинья арасындагы мәхәббәтнең бөреләнүе, яфрак яруы, бер айлык бәхетләре дә шул өч табакка сыйган. Безнең күз алдыннан һәркайсы тулы канлы дистәләгән персонаж үтә: Пантелей Прокофьевич, Григорий, Петр, Аксинья, Степан Астахов, Митька Коршунов, Сергей Платонович Мохов, Лиза Мохова, Дуняша, Евгений Листницкий Һ. б. Яшьләр, «картлар»ның уңай казанышларын үзләштерү белән бергә, кайберләренең күпсүзлелеген дә отып алдылар. Бу яктан алар ва- кыт-вакыт остазларын да уздырыл җибәрә башладылар. Кыскалыкка чакырып чыккан Ш. Хөсәенов, мәсәлән, «Мәхәббәг сагышы» 'повестенда ике кешенең — 1 131 Хәбир бе,пән Мәдинәнең мәхәббәт тарихын ун табакка сузып сөйли. Н. Фәттах тол хатынның бер тол иргә кияүгә чыгарга ниятен белдереп тә, икенче көнне бу ниятеннән кайтуын әйтү ©чей табак ярым сарыф иткән («Мәдинә»). А. Гыйләжев «Качак» хикәясендә материалының зурлыгы һәм мәгънәви йөгенең авырлыгы ягыннан Ы. Фәттах хикәясеннән аерылмый торган сюжетка еч табакка якын мәйдан биргән. Сон хикәя, повесть һәм романнарыбызны җыйнак һәм компактлы итү өчен аларны нәрсәдән арындырырга кирәк? Жыеп әйткәндә, күпсүзлелек күренешләрен берничә төркемгә аерырга мөмкин: әһәмияте аз булган тормыш ваклыкларын, натуралистик детальләрне иләктән үткәрми-ннтми әсәргә кертеп тутыру; вакыйга һәм кешеләрне рәсемләү белән генә канәгатьләнмичә, аңлатып бару, укучыга чәйнәп каптырырга тырышу, авторның һәм персонажларның гадәттән тыш күп һәм озын сөйләүләре, әсәрне композицион яктан күп сыйдырышлы итеп коруда гаҗизлек һ, б. моментлар. Әнә шуларныц кайберләреңә киңрәк тукталыйк. Соңгы елларда кайбер прозаиклар әсәрнең проблемасын хәл итү ечен кирәклеге шикле булган күренешләрне, әһәмиятсез детальләрне әсәргә күпләп тутыру белән мавыга башладылар. Бу турыда тәнкыйтьтә дә сүзләр ишетелгәли тора. Р. Мостафин, мәсәлән, М. Әмирнең «Саф күңел» романында «атмый торган мылтыкларның» шактый күп булуы турында язган иде: «Әсәрнең төп герое бакчага чыктымы — ул бакчаны кем утырту, кайчан утырту, өйгә кердеме — революциягә кадәр бу өй кемнеке, революциядән соң кемгә күчү тарихы сөйләп бирелә. Әсәрдә яңа персонаж килеп чыгу белән, энәсеннән җебенә кадәр аның биографиясе сөйләнеп чыга». Менә яшьләрдән берничә мисал. А. Гыйләҗевның «Качак» хикәясендә колхозны ташлап шәһәргә урнашкан Гөләндәмне «йомыркасын күрше келәте астына салырга гадәтләнгән бүрекле тавыкны» суеп ку- s’ нак иткәннәр икән, бу табигый һәм уңышлы. Ләкин инде әбиләрнең «чиләк-чүлмәкләргә, иске тасларга тутырылган, көне буе кояшта җылынып торган суларны сапсыз чүмечләр белән кыяр түтәлләренә» сибүләре турында моны әйтеп булмый. Җитмәсә, автор бу картинаны тәрәзә янына килеп баскан Тәнзилә күзәтүе итеп яза. Бөтен авылга сибелгән андый карчыклар бер тәрәзәдән күренә мени? Яисә мондый деталь. «Кузовы вак йомычкалар, салам-соламнар белән чүпләнгән машина сигез кызны... алып юлга чыкты» ди хикәяче. Колхоз председателе һәм башка җитәкчеләр никадәр ваемсыз булмасын, бай колхозга тәҗрибә уртаклашу өчен озатканда, машинаны беркадәр «адәм кыяфәтенә» кигерерләр иде. һич югында кызларның үз куллары да бар. ■ Әнә шул килеш, -кирәген дә, кирәкмәсен дә тәфсилләп язып бару безнең әсәрләрдә шактый күп очрый. Менә Бөгелмә вокзалы. Г. Баширов, дөньяда нинди маркалы машина һәм автобус ’бар — бөтенесен санап чыга да, кешеләрне тасвирларга керешә. «Кияүгә чыгасы чибәр кәләш янына җыелган уңган егетләрдәй, Татарстанның кара алтыны тирәсенә Кавказдан, Украинадан, Башкортстаннан, хәтта Сахалиннан, тагын әллә каплардан нефть осталарының асыллары килә икән, дип күптән үк ишеткәне бар иде (Аязның— И. Н.). Дөрес икән. Салмак адымлы, сабыр холыклы, үзләрен тотуларына караганда күпне күргән өлкән эшчеләр күп иде монда. Күбесенең бу тирәнеке булмаулары беренче карауда ук күзгә чалынды. Ирләре шактый ук дәү борынлы, һәммәсе дә карадан киенгән, һәммәсе дә диярлек көяз мыеклы. Шуның өстенә, ул мыек дип әйтелгән нәрсә гел игътибар үзәгендә икән: аны әледән-әле бөтергәлиләр, сыйпаштыралар. Яннарыннан читтәрәк хатын-кыз узганда да бармаклар ипчектер узеннән-үзе шул ук мыекка барып ябыша иде» («Таң беленгәч»). Беренчедән, «өлкән эшчеләр»нең мутлыклары турындагы сүзләрнең 132 беркадәр сәер булуын әйтмәгәндә дә, бу «Волга»лар, «Знл»ләр, зур борыннар, көяз мыеклар Аязга, Аяз турындагы әсәргә күп нәрсә бирмәсә кирәк. Икенчедән, автор бу күренешне Аяз булып күзәтә («...ишеткәне бар иде»). Авылыннан беренче мәртәбә чыккан Аязның бу кешеләр арасыннан «күпне күргән» нефтьчеләрне аерып алуы, шулар турында фикер йөртүе беркадәр гайре табигый түгелме? Юк, болар Аязныкы түгел, автор күзәтүе. Ул нефть районнарында еш кына булган, караган, үлчәгән, уйлаган һәм шуннан туган тәэсирләрен, җае чыккач, язып китәргә тиеш тапкан. «Хәзинә» романыннан бер мисал. Менә буровикларны вахтага ташый торган автобусның тышкы күренеше: «буяулары уңган, калайлары купкан, үзе майлы тузанга, мазут сөременә баткан. Яртылаш ватык тәрәзә өлгеләре калтырыйлар, капот калайлары мотор гөрелтесеннән кош канаты кебек җилпенә. Бу могҗиза буровикларны дүрт-бнш чакрымга да алып барып җиткерә алмас, үзе дә ишелеп төшәр, нефтьчеләрне дә коеп бетерер кебек тоела иде». Ярар, машина майлы тузан һәм мазут сөременә батсын да, ди. Эш урыны шундый. Ләкин ни өчен ул утильгә тапшырыласы урында буровикларны ташый? Татарстан нефте бер ташландык производство түгел бит. Дәүләтебез нефтьчеләргә рәтлерәк автобус бирә алмыймы? Хикмәт шунда: Г. Ахунов, һичшиксез, шундый бер автобусны күреп, тәэсирләнгән. Тасвирлау кыен түгел, укучыны елмайтырга була: тоткан да тәфсилләп язып киткән. Без моны тормыш ваклыкларын сайлаусыз-ннсез әсәргә тутыру дип, натурализмга сәлам биреп китү итеп саныйбыз. Икенче мәсьәләгә күчик. Безнең кайбер прозаикларыбыз, алда әйтелгәнчә, «образ теле» белән генә калмыйча, үз телләренә чикләнмәгән хокук биреп, аңлатырга, чәйнәп каптырырга керешәләр. Персонажның портретымы ул, аның торагы яки эш урынымы, геройның эчке кичерешеме— берсе дә автор аңлатуыннан читтә калмый. Тәҗрибәсе аз, яисә таланты чамалы автор өчен бу табигый, әлбәттә, рәсемләү осталыгы җитенкерәми. Менә Дорогом ил ов портреты («Хәзинә»): «...биек маңгаенда, киңчә битендә тир бөртекләре күренә, кыяфәтенә көч-гайрәт биреп торучы җәенке үрдәк борынының канатлары киерелгән иде». «Җәенке үрдәк борын» бу кешенең гайрәтен, әлбәттә, күрсәтә алмый. Шулай булгач, ул аңлатмага мохтаҗ. «Көрәнсу таза муен, буй-буй тельняшкаиы киереп торган калку күкрәк, һәм шул ук бер карауда үзенә тарта торган төпсез кара күзләр. Болар аның күңелендә әллә никадәр байлык — хәзинә ятканны әйтеп торалар иде». Биредә дә шул ук юл. Авторның әйтергә теләгәне портретның үзеннән аңлашыла икән, соңгы шәрех кирәкми. Яки менә Г. Ахунов Мөнәвәрә туып үскән өйгә сеңелесе Сәгыйдә, керткән үзгәрешне күрсәтергә тели. Йорт җиһазларын тәфсилләп сурәтләп барганда, ике тапкыр «Сәгыйдә эше» дип куя, бер тапкыр «Сәгыйдә кулы сизелә» дип искәртә. Моның, белән генә дә чикләнмичә, абзацны түбәндәге сүзләр белән тәмамлый: «Димәк, бу кызый бу йортның ничә- мә еллар буена килгән тәртипләрен үзенчә үзгәртә. Бу — әниләре әйткәнгә ләббәйкә дип тормаячак». Сәгыйдәнең фельдшер булып кайтканын белгән укучы ул үзгәрешләрнең кем эше икәнлеген автор әйтмәсә да аңлый ләбаса. «Саф күңел» романында мондый бер эпизод бар. Шәһәр ач калу куркынычы алдында. Икмәк ташырга транспорт кирәк. Шәһәрдәге транспортны мобилизацияләү Саниягә тапшырылган. Менә ул телефон аша Губернаторовтан машина таләп итә. Тегесе: «Бирмим», — ди. «Саниянең иреннәре калтырарга тотынды. Ул ачудан, әрнүдән ни әйтергә белмичә, беравык аптырап торды. — Рәхмәт/■—диде ул, ниһаять. Үпкә катыш ачу белән әйтелгән шушы «рәхмәт» тагын аның телен 133 ачып, зәһәрен кайнатып җибәрде. — Бодай хөкем йөрткәч, сез, иптәш Губернаторов, коммунист директор түгел!— диде һәм тавышын тагын да күтәрә төшеп, бик ямьсез сүзләр белән төгәлләп куйды. — Сез — баба, позор!— -Ир кешенең иң алама дигәненең дә йөрәгенә тиеп җен ачуларын чыгара торган бу сүз Аркадий Андреевичны да шаштырып җибәрде, ахрысы. Ул үзең бодай юләрләрчә мыскыл итүгә каршы күркәм сабырлык күрсәтә алмады, шул ук вакытта үч кайтарырлык көчле җавап та тапмады. Әрләшкән вакытта сүзгә тапкырлыгы җитмәүче бик күп мескеннәр тарафыннан инде мең кабат кулланылган җавапны мең дә беренче тапкыр кабатларга мәҗбүр булды. — Бабыдан ишетәм!.. — Анысы сезнең өчен тагын да хурлыклырак». Бу өзекнең курсив белән бирелгән урыннарын гына укысаң да, диалогның автор аңлатып биргән мәгънәсе тулысымча килеп җитәр. Чөнки, беренчедән, Губернаторов һәм Сания укучыга яхшы таныш, алар- ныц үзара мөнәсәбәте дә билгеле. Икенчедән, диалог гаять үткен һәм уңышлы язылган. Димәк, шәрехләү' биредә файдасыз. Файдасыз гына түгел, хәтта зарарлы. Чөнки репликаларга салынган мәгънә автор аңлатмасына караганда баерак һәм тирәнрәк. Игътибар итегез, Губернаторовны шаштырып җибәргән хурлау сүзе теләсә кемнән түгел, бәлки ул ихтирам иткән Саниядән чыкты. Башка кеше әйтсә, ихтимал ул салкын кан- лылыгыи саклап калган булыр иде. һәрхәлдә бүтән сүзләр табар иде. Бу бер. Икенчедән, мондый нечкәлек бар. Саниянең хурлау сүзе нәкъ төбәлгән ноктага тия: ир кеше — баба! Акыллы Губернаторовның җавап сүзе исә ахмак һәм көлке: «Бабыдан ишетәм». Ул моны нәкъ менә ■бабага — хатын кешегә әйтте! «Аттыр син, ат булмасаң, болай акрын ■кыймылдамас идең», — дип атын орышкан юлчы сүзләре көлке булган кебек, Губернаторовның соңгы репликасы да елмаю уята. Әнә шуңа охшаш аңлатмалар хисабына «Саф күңел» романын шактый кыскартырга мөмкин булыр иде. Моның белән романның фикер байлыгы кимемәү түгел, киресенчә, артыр гына иде. Кайчакта әйтүгә караганда әйтми калдыру күбрәк нәрсә бирә. Образ эчтәлегенең автор карашларыннан киңрәк булу ихтималын да онытырга ярамый. Соңгы еллар татар совет прозасында геройның эчке халәте белән кызыксыну көчәйде, аның психологик кичерешләрен җентекләп язу зур урын ала башлады. Бу бик яхшы. Ләкин безне икенче нәрсә борчый. Кайбер прозаикларыбыз персонажның психологик кичерешләрен ачуның бер чарасы булган уртак сөйләмне тиешеннән артык активлаштырдылар. «Таң беленгәч...» романы бу яктан аеруча характерлы. «Гөлсем, — ди автор, — Фазыйлә ханымның ялангач сыйракларына, кирәгеннән артык ачылып киткән изү ярыгына күзе төшеп, тынычсызлана башлады». Җитте, аңлашылды, ышандырды. Ләкин автор моның белән генә чикләнмичә, Гөлсем булып уйлый башлый: «Ала бия! Аз гына оялмый да ичмасам! Яшь егет каршында шулай бөтен ярыкларын ыржайтып тормаса! Шул шыксыз түмгәк араларын аз гына яшерә төшсәң, әдәплерәк бул-- .магаем дидең мени? Укытучы, имеш, ташкүлчпм» һ. б. һ. б. Кирәкме бу? Юк, кирәкми. Чөнки вакыйганы тоткарлый. Икенче бүлекнең V һәм VI бүлекчәләрендә ике председатель (Гөлсем, Аяз, Фәсхетдин һәм Минһаҗ да шунда) колхозларны берләштерүгә прелюдиясыманрак кына гәп алып баралар. Ун минутлык сүз югыйсә, ә ике бүлекчәнең күләме —- төгәл ярты табак. Менә Чурмаптайский килә, һәм сөйләшү башлана. Иң элек аларны Аяз бүлдерә. Әйе, бүлдерә. Автор журналның ярты бите кадәр озынлыкта Аяз булып уйлый. Гүяки, тегеләр дә, туктап, Аязның эчке монологын тыңлыйлар. Бәхәс тагып ялганып китә, әмма озакка түгел — Гөлсем бүлдерә. Аннары Чурмаптайский беразга әңгәмәне туктатып тора. Бусы бер генә 31 реплика әйтә дә, вакыйганы әйдәүченең икенчесе ~ Идрис уйга бата, башкалар исә аның бу уйлануын сабырлык белән көтеп торалар. Г. Бәширов романын укыган кешеләр белә, әсәргә вакыйга, хәрәкәт, динамика җитми. Әнә шуңа китергән сәбәпләрнең берсе, ихтимал, беренчесе — нәкъ менә гаять озын итеп язылган һәм хисапсыз күп урынга сибелгән уртак сөйләм. • Мин. билгеле, уртак сөйләм куллануга каршы түгел. Тик ул укучыга чәйнәп бирү чарасына әверелмәсен, әсәрнең динамикасына зарар китермәсен иде. Г. Ибраһнмов һәм Ш. Камалда да бу алым очрый. Тик шунысы бар, алар чама тойгысын белгәннәр, аны дару дозасында гына кулланганнар. М. Шолоховта исә уртак сөйләм бөтенләй юк, һәм, .мәгълүм булганча, бу «кимчелек» аның әсәрләренә зарар китермәгән. Безнең прозаны күпсүзлеләткән ике момент белән танышкач, прозаны драматизацияләү мәсьәләсенә тукталып китү урынлы булыр. «Миңлекамал» драмасын иҗат иткәндә, JM. Әмирнең, ихтимал, героеның портретын бирәсе, әйтми калдырган уйларын язып китәсе, әйткән сүзләренең эчке мәгънәсен шәрехлисе килгәндер. Тик ярамый, сәхнә кушмый. Әмма моңа карап Миңлекамалның тышкы һәм эчке халәте укучы күзеннән яшерен калмаган. Хәтта ул Санияга караганда да тулырак канлы булып чыккан. Әгәр Мирсәй Әмир чираттагы проза әсәрен юри генә сәхнә өчен язам, дип уйлап язса, ни булыр иде? Әлбәттә инде, сүзгә саран, фикергә бай, тыгыз мускуллы һәм энергияле әсәр туар иде. Югарыда әйтелгәннәрдән романны диалог белән генә язарга чакыру дигән нәтиҗә чыгарырга ярамый. «Драма» сүзе хәрәкәт, вакыйга төшенчәсен бирә түгелме? Ягъни анда персонажлар автор ярдәменнән башка хәрәкәт итәләр. Яхшы пьеса кыска, ләкин эчке мәгънәле, җегәр- ле реплика, омтылышлы хәрәкәт, көчле динамика, киеренкелек һәм кискен конфликты белән аерылып тора. Сүз биредә нәкъ менә драманың шул күркәм сыйфатларын беркадәр прозага күчерү турында бара. Персонажны җитәкләп йөртүнеи зарарың күрсәтү өчен тагын бер гыйбрәтле мисал китерик. М. Әмирнең «Агы й дел» повестындагы вакыйгаларның үзәгендә торган ике егет бар: Ильяс һәм Гаяз. Кайсы аның җанлырак, кайсы төгәлрәк эшләнгән, кайсы безнең күңелгә якынрак? һәркем әйтер: Гаяз! Ә бит язучы аның кичерешләрен һәм уз алдына уйлануларын бирмәгән. Теләсә дә бирә алмас иде, чөнки вакыйганы ул Ильяс авызыннан сөйли. Ниһаять, өченче мәсьәлә — композиция мәсьәләсе. Материалны жанр кысасын киерми генә сыйдырып бетерү, әлбәттә, кыен эш. Биредә авторны хисапсыз күп хата сагалап тора. Әйтик, без бер персонаж белән әсәр башында таныштык. Бик озак югалып торды да, әсәр ахырында тагын калкып чыкты. Аны искә төшерү өчен кире кайтырга кирәк. Болай да булырга мөмкин: берберсенә бәйләнгән ике эпизод иар, ди. № 2 № I дән соң килгәндә генә үзенең мәгънә йөген түкми-чәчми укучыга җиткерә ала. Киресенчә булганда бушка эшли. Яисә мондый ике очрак. Экспозиция кирәгеннән артык озын булып, әсәрнең төп өлеше — вакыйганың үстерелешенә бирелгән мәйданга басып керә; яисә кульминация ноктасыннан соң мәсьәлә чишелгәч та, автор туктый алмыйча, инерция белән хикәяләүне дәвам итә. Тагын бер чатаклык. Автор, әсәрдәге кисәкләрнең әһәмиятлелек дәрәҗәсен искә алмыйча, пропорцияне бозып җибәрә. Әйтик, атлатып кына үтәсе, эре сызыклар яки контур белән генә язасы урыннарда тәфсилли, җентекли. Җентекләргә кирәк урында, киресенчә, чаптырып уза. Әсәрнең башы көчле язылып та, ахыры зәгыйфьләнүме дә композицион чатаклыкның бер күренеше итеп карарга кирәк. Тагып шуны онытмаска кирәк: композиция мәсьәләсен «саф» осталык мәсьәләсенә генә кайтарып кал 135 дырырга ярамый. Композицион төзеклек иц элек фикер ачыклыгына, проблема аныклыгына бәйләнгән. Соңгы еллар татар совет прозасы «композицион» осталык ягыннан шактый үскән булса да, кайбер асәрләрдә югарыда саналган чатаклыкларның күбесен, кайвакыт нсә барысын да очратырга мөмкин. Бу яктан аеруча яшьләр җәфа чигәләр. Моның гыйбрәтле мисалы — «Хәзинә» романы. Әсәрнең композициясен тулы анализлауны естемә ал- яастан, авторның кайбер хаталарын күрсәтү белән генә чикләнмәкче булам. Беренчесе — экспозициягә гадәттән тыш күп урын бирү. Әсәрнец икенче яртысыннан күренгәнчә, авторның игътибар үзәгендә — Кәрим Тимбиков белән Арслан. Хезмәткә ике төрле мөнәсәбәт, тормышка ике төрле караш. Арслан һәм башка уңай персонажлар мисалында Г. Ахунов совет кешеләренең күңел хәзинәсен ачып бнрмәкче. Шулай булгач, кыска гына экспозициядән соң төенләнеш эпизоды килеп, бу ике кеше көрәш белән тулы вакыйгалар эченә кереп китәргә тиешләр иде. Укыйбыз, матур-матур эпизодларга, авторның теленә сокланабыз, характеры шактый ачыкланган кешеләр белән тамышабыз. Әмма төп вакыйга һаман башланмый, Арслан белән «ю.тоарыс» (Тимбиков) һаман аренага чыкмый тора. Менә инде дүрт табак тәмам. Карасак, автор нефтьче егетләрен Кәрим Тимбиков буровое тирәсенә туплап кына бетергән икән. Эшчеләр киләләр, салкын белән көрәшә-көрәшә эшлиләр, уен-көлке була, җитәкчеләрнең ваемсызлыгыннан зарланып алалар да кайтып китәләр. Икенче көнне дә шул ук хәл, өченче көнне дә, аннан соң да... Ниһаять, әсәрнең яртысына җитеп килгәндә безне өметләндергән эпизод пәйда була. Кәрим белән Арслан кул кысышалар. «Арысланның ярым көчкә кысуына түзү ■өчен, — ди автор, — ул бурлаттай кызарып чыкты, ләкин бирешмәде, яңак итләре ябышкан какча битендә мускуллары биешеп алды: көч сынашасы көннәр алда иде әле». Әйе, алар соңрак көч сынашалар, хәтта сугышып та алалар. Ләкин аянычы шул: төенләнеш бик соң килде, экспозициягә киткән җиде табак үзен акламады. Ачык булса кирәк, Г. Ахунов әсәрне тиешле урыпыипан башламаган. Аны ничектер соңгырак бер ноктадан, ихтимал, вәгъдә ителгән төенләнештән башларга кирәк булган. Соңгы чорлар прозасында күзгә ташланган нәрсә тагын шул: күп кенә язучыларга пропорция тойгысы җитеп бетми. Сүз запасын кисәкнең әһәмияте, эчтәлеге, характерына карамын бер үк микъдарда исраф итәләр. Бу хәл аеруча персонажның үткәне турында сөйләгәндә күренә. Кирәкле фактларны гына эләктереп, атлатып кына китәсе урында эпизод артыннан эпизод, вакыйга артыннан вакыйга китерәләр, җентеклиләр. Бу мәсьәләдә дә Г. Ибраһимов, яисә Ш. Камал тәҗрибәсенә борылып карау зарар итмәс иде. «Тирән тамыр- лар»да, мәсәлән, Фәхри биографиясенә кагылышлы мондый юллар бар: «Атасы Акташта крестьян. Ярлы. Ләкин каты йөрәкле адәм. Шуның аркасында һәлак та булды. Фәхри балачакта ата-аналары белән байларга печәнгә, уракка ялланып эшләп йөри. Унҗиде яшьтә фон-Келлер дигән алпавытка ялчы булып керә. Анда дүрт ел. Аннан солдат. Ел ярым үтми, герман сугышы. Фронт. Карпаттаи чиккәндә, Австриядә кала. Аннан дүрт кеше качалар. Икәве эләгә. Бу бер мари егете белән, яраланып, имгәнеп, Россиягә кайтып егыла. Дүрт ай Петербургта лазарет. Шуннан февраль революциясе. Аннан Октябрь. Аннан кызыл фронтлар. Аннан партия- совет эшләре». Безнең күп кенә олы һәм яшь прозаикларыбыз мондый «коры» анкета теленнән кача башладылар: янәсе, сәнгатьчә түгел. «Хәзинә» романында да шундый хәл. Автор озынга сузып, эпизодлар кертеп, вагын-төяген күздән ычкындырмыйча, Фәйрүзә, Арслан, Кәрим, Лотфулла Дияров, Николай Кожанов һәм Мәгыйшәләрнең биографияләрен сөйләп чыга. Эпизодлар кертмәгәндә исә бизәкли, купшы- 136 ландыра. Икенче бүлекнең Татарстанда нефть эзләү тарихына багышланган беренче бүлекчәсендә (кирәклеге дә бик шикле), мәсәлән, мондый голлар бар: «...самовар морҗасыдай кара торбасыннан аксыл төтен төргәкләре бөркеп йөргән беренче паровозлар заманында, гайрәте белән нәсел айгырларын сугып үтерә ала торган электр тогын адәм баласы әле могҗиза итеп кенә сөйләп йөргән бервакытта...» һ. б. һ. б. Ш. Камалны да тыңлап карыйк. Каюм «...кустарь-тегүче семьясында туган. Авыл мәктәбен бетергәннән соң, авылда берничә ел тегүчелек иткән. Шуннан соң шәһәргә күчеп тора башлаган. Монда үзенең тегүчелек кәсебенә таянып, тормышын тәэмин иткән хәлдә, хосусый бер укытучыдан файдаланып, үзенең белемен арттыру юлында эшләгән». Революциягә кадәрге тормышны биш бармагы кебек белгән Ш. Камал моны образ һәм картиналар ярдәмендә җанландырып бирә алмас иде мени? Ярамый, вакыйганы тоткарлый, әсәрне озынайта. Бу урында исә шулкадәресе дә җиткән. Персонажларның биографиясен сөйләгәндә, яисә бүтән төр экспознцпон мәгълүматлар биргәндә искиткеч юмартлык күрсәткән Г. Ахунов төп вакыйгага җиткәч, бигрәк тә нефтьчеләрнең эше турында сөйләгәндә, кинәт саранланып кала. Тик бу без теләгән саранлык түгел, бу — кирәкмәс саранлык. Кәрим Тимбиковның аска таба тәгәрәү, ә Арсланның күтәрелү процессын вакыйга эчендә, образ һәм картиналар ярдәмендә рәсемләү урынына (әсәрнең «гәүдәсе» шушы булырга тиеш иде ләбаса), автор безне ур- та-кул очеркка гына килешә торган түбәндәгедәй сүзләр белән сыйлый башлый. «Соңгы рекордыннан соң аның (Кәримнең—И. IT.) исеме газеталарда бик хәтәр шаулады». «Беренче мәкаләне Кәрим чәчләре үрә торып укыды, икенче мәкаләгә ул чаклы ук исе китмәде. То- ра-бара андыйга гына түгел, аннан зурракларына да күнекте, хәтта бераздан үзе дә юкны бар итеп сөйләргә, журналистларга кирәк «энҗе бөртекләрен» әйтеп бирә белергә өйрәнде». «Кәрим кебек, беренче уңышлардан башы әйләнеп, үзен даһи дил әйткәнгә шундук ышана торган кешеләрне тирән күңел тетрәнүләре көтә, чөнки алар үсүдән туктыйлар, табигать биргән байлыкларын да ваклап, әрәм птеп, югалтып бетерәләр, буш булып калалар». «Хәзинә» романындагы композицион ки-мчелекләрнең бүтән күренешләренә тукталып тормыйм. Бу кадәресе дә безнең язучыларның, бигрәк тә яшьләрнең, композиция турында ныклап торып уйларга тиешлеген күрсәтсә кирәк. Мин бу мәкаләдә прозабызга һәрьяклап бәя бирүне өстемә алмадым. Минем тема гади һәм ачык: прозадагы күпсүзлелек. Шулай булгач, табигый, укучының игътибарын әнә шуңа юнәлтергә тиеш булдым. Әлбәттә, М. Әмир дилогиясендә тәҗрибәле язучыларга да үрнәк булырлык яклар күп булган кебек, «Таң беленгәч...» романында да соклану тойгысы уята торган урыннар аз түгел. «Сүнмәс утлар» романыннан да бик күп иҗат сабагы алырга мөмкин. Исемнәре телгә алынган яшьләрнең уңышларын сызып ташлаудан да мин бик ерак торам, һәм, гомумән, И. Гази, М. Әмир, Г. Бз- широв, Ф. Хөсни, Ә. Еники, Г. Әп- сәләмов, М. Шабай, Г. Гобәй, А. Расих, Р. Төхфәтуллин, Н. Фәттах, Ш. Хөсәенов һ. б. иҗат иткән соңгы еллар прозасы элекке еллар прозасының һәркайсыннан күп югары тора. Сүз запасы күбәйде, фразаның сыгылмалылыгы һәм музыкальлеге артты, чынбарлыкны гәүдәләндерү алымнары, чаралары ишәйде һәм төрләнде. Бу проза кайбер яклары белән Ф. Әмирхан, Г. Ибраһимов, Ш. Камаллардан да алгарак китте. Сү'згә экономия мәсьәләсенә килгәндә исә моны aft- теп булмый. Тел белән эш итүдәге исрафчылы-к югарыда аеруча характерлы мисал итеп китерелгән өчдүрт әсәрдә генә түгел, бәлки хәзер генә исемнәре саналган язучыларның барысында да азрак яки күбрәк дәрәҗәдә үзен сиздерә. Ф. Хөснннен уйнак теле, мәсәлән, вакыт-вакыт кирәген генә әйтү беләк чикләнми. Аның әсәрләрендә дә әлеге уртак сөйләм ара-тирә шәрехләүгә әверелеп китә. Ә. Еникиның нечкә психологик анализы да кайвакыт артык төпченүгә әйләнә. Хәтта вакыйганы зур тизлек белән алып барырга ярата торган И. Газиның «Онытылмас еллар» повестеның икенче китабыннан да, әгәр бик теләсәң, сызып ташлауны сорый торган эпизод яки фразаларны табарга мөмкин. Тагын бер бик әһәмиятле искәрмә ясап китмичә ярамас. Кыскалык яки озынлыкны саф осталык һәм техника мәсьәләсенә генә кайтарып калдыру хата булыр иде. Автор үз персонажларының һәр адымын, һәр сүзен һәм уен аңлатырга керештеме, димәк, аның геройлары һәм аларның үзара.-мөнәсәбәте шул ук чынбарлык асылының дөрес һәм тулы гәүдәләнеше булып җитмәгән. Ниһаять, әсәр композицион яктан көпшәк булса, «моның сәбәбе башлыча проблема юклыгына яисә бу проблеманың аныксызлыгына кайтып кала. Ачык идея, анык проблема юк икән, молекулалары тәртипсез хәрәкәтләнә торган эремә кебек, әсәрнең аморф хәлдә булуы бер дә гаҗәп түгел. Кай яктан тына килеп карама, күпсүзлелек, озынлык -һәм .композицион көпшәклек, саф профессиональ осталыкның җитенкерәмәвеннән тыш, иҗтимагый процессларны өйрәнүдән туган яңа, зур проблеманың булмавына бәйләнгән икән. Партиянең XX һәм XXII съездлары, шәхес культы калдыкларың бетерү юнәлешендә зур эшләр башкарып, әдәби иҗатка да иксез-чиксез мөмкинлекләр тудырды. Әдәбият бакчабызның хәл алып, яшәреп китүендә без шушы саф җил, шифалы яңгырларның нәтиҗәсен күрәбез. Ләкин тынычланып калырга урып юк. Югарыда күренгәнчә, үткәннең шаукымы әле бетеп җитмәгән. Күпсүзлелек, натурализм күренешләре һәм композицион таркаулык прозабызның мускулын йомшата, тәэсир көчен, сугышчанлыгын шактый киметә әле. Партия һәм дәүләт җитәкчеләренең әдәбпят-сәнгать осталары белән очрашуларында иҗат коралының бөек вазифасы турында тагын бер кат ачык һәм төгәл аңлатма бирелде. Партия, халык тормышыннан аерылган ялган новаторлыкны фаш итү белән бергә, чын новаторлыкны, халыкка хезмәт итә торган новаторлыкны кайнар рәвештә яклады. Татар совет прозасы — дөрес юнәлештә. Үткән чорларның уңай казанышларын үзләштергән хәлдә, коммунизм өчен көрәшнең алгы сызыгында баручыларның хезмәтеннән, уйхис һәм хыялларыннан үсеп чыккан чын новаторлык сыйфатлары хисабына баеп, ул, -һичшиксез, тагын да зуррак уңышларга ирешер.