Логотип Казан Утлары
Поэма

КИЛӘЧӘККӘ АТЛЫЙ КЕШЕ

бозлар китте Идел тулып; Боз артыннан, кәрван булып, Саллары агып килә. Яз җиһанга үзе белән Уяну алып килә, Яңару алып килә. Зиннур һаман больницада... Алҗыткан инде дә бит; Хезмәтеңнән аерылмыйча Яшисе иде дә бит; Иске яра бирми һич тә Чын-чынлап савыгырга; Төште аңа бик кыйммәткә Брест та, Сандом ир да. йоклый алмый; төненә ул Уяна ничә тапкыр; Уяна да, газапланып Уйлана ничә тапкыр. Айлар буе үлем белән Тартышып кара әле; һәм гомереңнең озынлыгын Минутлап сана әле, Әйе, син дә уянырсың, Әйе, син дә уйланырсың... 2 ...Ул сугыштан вузга кайтты, (Походлар калды җырда); Ашты чынга хыяллары; Төз үче- и н женер га һәркайда да мәйдан иркен; Эше уң — уңганнарның. Каплаганда бөтен илие Төзелеш урманнары, — Ул төзеткән яңа йортлар Инде бер урам булыр; 37 Кич утлары ераклардан Яктыра торган булыр. Сөенерсез сез дә күреп, Узсагыз безнең яктан: «Бу йортларда күпме күңел Җылы һәм якты тапкан». Гигант үсә Каравайда; Төзүчегә тынгы кайда?! Ихлас, димәк, тырышуы, Меңнәрдән калышмагач. Бу һөнәргә тормышының Ун елын багышлагач; Авыру безнең Зиннур дусны Урынга егармыни? Аның өчен бу — иң кырыс, Иң соңгы сынаумыни? «Савыгырсыз», — дн профессор... «Ә тизме савыгырмын?» Мәрхәмәтсез сыный авыру Түземеңсабырлыгың: — Бирел! — ди ул. — Юк! — дн Зиннур. — Бирел! — дн авыру тагын. — Юк! — ди Зиннур. — Минем әле Чын-чыплап яшәр чагым. Түзәм бөтен газабыңа, Теләсәң ничек сына. Ахыр чиктә, күз йомсам да, «Бирелдем», — димәм сиңа. Гомер безгә бер бирелә һәм китә бик тиз үтеп. Сөеп, сөелеп һәм илеңә Ялыкмый хезмәт итеп, Тулы сулап чор сулышын, Яшәп каласы килә; Яктыртышып ил тормышын, Яшьнәп каласы килә... Соңгы сынау... Шуның белән Бетәрме бөтен эше? Яшәү белән үлем чиген Кай якка үтәр кеше? Шундый чакта туганы да Әрнетә аның җанын; Аңламыймы газапларын Бу авыр фаҗиганың? Ул бит аңа абый кеше, Ник хәлен белми башлап? Бусыннан да төзелешнең Ник киткән, эшен ташлап? Ул — чынлап та үз оясын Тапмаган бер кошмыни? Яктыртмаса камус яктың, Тормышың — тормышмыни?.. 3 38 Сизә Зиннур күңеле белән: Чакыра таныш җирләр. Чыклы яшел үзәннәрдәй, Иделдән искән җилләр Аккош күле урманыннан Китерә нарат исен. Ул -күңеленнән китми торган Уйларын сөйләр өчен Алыр иде тормыш дустын Йөрәге белән көтеп, Баглап бөтен өметләрен, Иң якын сердәш итеп. Ул юк ләкин... Офтанудан Бер файда юк лабаса. Инде аның туфрагында Яшь каен бөре ача; Бөре ача япь-яшь каен, Өченче тапкыр инде. Сөеклесен юксынуы Көииән-көп артыр инде. «Юк, күңлемнән китмәдең син, Беркайчан китәсең юк; Сине өзелеп сөю хисем Сүрелеп бетәсе юк. Чын мәхәббәт киртәләрне Теләми белергә дә. Аның өчен Кабыну бар, Сүнү юк гомергә дә...» һәр кешенең үз тиңе бар; Кошлар да парлы-парлы. Хат язсынмы Сәрвиназга? Ул да бит моңлы-зарлы.— Күңеле аның еш сулкылдый, Брестны искә алып. Үлде ире, Зиннур дусның Кулына башын салып. Ул — Зиннурның коралдашы. Солдаты иде сафта. Инде Зиннур ялгыз башы Янган-жөенгән чакта, — Сәрвиназга хат язсынмы, Таяныр ишем бул, дип; Тәүге гомер юлдашымдай Иң якын кешем бул, дип? «Юк, хәзергә кирәк түгел, Беркадәр көтим әле; Яшәү белән үлем чиген Бер якка үтим әле». 4 Җыенмый ул үпкәләргә Аерылмас дусларына. Якын күреп, хәл белергә Күршесе килә аңа. 39 ул — заводның слесаре, Хезмәттә урынын тапкан. Чәчләренә кунган чалы Калганмы солдат чактан? Бер ротада ничә тапкыр һөҗүмгә барды алар. Икесе дә бер ротада Партбилет алды алар. Мина еккач, ут астыннан Күршесе чыкты алып, — Дуслык юлын Ут-су аша һәм үлем аша салып. Шуннан бирле тимер ярчык Тынгысын җуйды тәмам; Интектергән баш сызлавын Яңартып тора һаман... Моңа инде ннчә ел бит... Җиткәнче кырык яше Аның чәче агармыйча. Агарсын кемнең чәче?! Ни дисәң дә, дөнья бит бу, Борчуы азмы аның. Сөйли эшче Бер күкрәктән Сулавын заводының: — Кеше әгәр бары үзе Өчен дип яши икән; Ил кырына уртак бәхет Орлыгын чәчми икән; Ил кырыннан урырга да Юк, димәк, аның хакы, һәм ул безгә юлдаш түгел,—• Шулай ди .завод халкы. Әйтик, бездә бар бит әле Мал-мөлкәт сөючеләр,'— Күзгә төшкән ак шикелле Теңкәгә тиючеләр. Хәтта синең абый кешең Чыкты бит шундый булып. — Әйе, дускай, аның өчен Ачынам торып-торып. Ә бит дөнья тыныч түгел; Дөньяга колак салсак, — Күңелләрне тетрәтерлек Хәбәрләр була кайчак. Океан арты бомба сыный; Ничек бетәр соңы моның? Сугыш кабат үрелмәсен һәр йортның ишегенә; Ул бомбалар Без үстергән Сабыйлар бишегенә Төбәлмәсен, дисәк әгәр, 40 Тормышны сөйсәк әгәр, Сугыш уты дөрләгәнче, Сүндерик-басыйк аны. һәрбер завод, һәр төзелеш Тынычлык бастионы Булсын бездә. Омтылыш бер: «Чик арты — яңа чиккә». Ә абыйсы Зиннур дуенын Зур юлдан нигә читтә? Тормыш — сабан туе түгел, Тормый гел күңелең ачып. Ә узарга кирәк аны Бөтен буеңа басып. Әгәр каршы иссәләр дә Җилләре-циклоннары, Беркайчан да күләгәгә Сыенмый уз син аны. Уз син аны, армый-талмый Юл ярып башкаларга. Яшәвеңнән мәгънә табу Тик шулай башлана да... 5 «Әйе, шулай ага тормыш, Агымы тирән аның. Шулай туа замандашым, Эшләрен күрәм аның. Замандашым... Ул хезмәткә Гашыйк куллары белән; Җир уяткан мәхәббәте, Күңел нурлары белән Бизи җирне... Куша аның Диңгезләр-ел галарын. Уята ул тайгаларны һәм бөркет далаларын. Ул алалмас биеклекләр Юк хәзер аның өчен. Үзе хуҗа булган илдә Бөек ул яңа Кеше. Бәһасын һәм кадерен аның Чын-чынлап белә торган, Заманыбыз компасына Юнәлеш бирә торган Галактика үзәге без, Ул — минем туган илем; Кешелекнең иртәгәсен Яктырта торган илем». 6 Калдымы ул бер ялгызы, — Уйлар да уйлар тагыи. Хәтерли ул Вапцаровның Гаепсез тоткын чагын. Әйтә шагыйрь, палачларның Күзләренә карап: 41 — Яшәмәдем беркайчан да Сезнең җайга ярап. Сезнең алда мин соң һичбер Коралсызмы әллә? «...Ышануымны үтермәкче Буласызмы әллә? Ләкин, белмим, нәрсә белән Төбәрсез соң аңа? Пуля белән? Граната белән? Ләкин юкка гына! Юкка гына! Чөнки аның Яшерелгән урыны Шул .кадәрле ышанычлы! һәм белегез шуны: Андый снаряд дөньяда да Юк — булдырылмаган; Андый пуля беркайда да Әле коелмаган! Әле коелмаган!..» Күр шагыйрьнең ихтыярын, Нинди рух булган анда; Ташламаган җыр-коралын Үлемгә барганда да. Тугры калып идеалына, йөрәге янып типкән; Аңа чиксез ышануы Никадәр көчле иткән. Ә ул, Зиннур күчтемени Иң арткы эшелонга? Җырда үзен табыйм, дисә, Каламы кеше анда? Җырың нигә, һәркем аны Алмаса әгәр көтеп?.. Ул, чикләр һәм еллар аша, Үзенә җавап итеп,— Фучик, Җәлил, Вапцаровлар Тавышын ишетәсымаи. Гүя, бергә әйтә алар: — Көрсенмә, Зиннур туган! Йөрәгеңне җырларыңда Гомергә сүнми торган Факел итеп кабыз да син, Нур чәчеп янсын, — диләр,— Кешеләргә тормыш юлын Яктыртып барсын, — диләр.— Пыскып янган учак була, Белә тик төтенләргә. Ул якты да һәм җылы да Бирәлми бүтәннәргә. Кеше шулай яши икән, Нинди җан, нинди ир бу?! — Әйе, шулай яши икән, Яшәмәү белән бер бу. 3 42 Күбәү аның танышлары, һәр кайсын көтел ала. Юксындырып һәм юксынып, Сәрвиназ килә аңа. йөзе бераз кара тутлы; Ә буе-сыны анын Хәтерләтә ерактагы һиндстан сылуларын. — Я, хәлегез ничек, Зиннур? — Хәлемме? Ярый болан; Яшәү белән үлем чиген Чын-чынлап үттем, бугай. Үзегездә ниләр бар сон? —• Җыеп кына әйтсәң барысын, Төзүчеләр: «Эшләр безгә Терәлеп калмас, — диләр; Безнең куллар төзеп армас, Беркайчан армас», — диләр. — — Шулай диләр бездә меңнәр: «Туачак көнебезгә Без үзебез хуҗа икән, Без аны төзибез дә». — Чынлап та бит, шулай диеп Төзибез илебезне. һәм шушы ук олы хисләр Яктырта күңелебезне. Мине, Зиннур, эшем көтә; Ярый, мин китим инде. — Ә мин, өстәп рәхмәтемә, Шуны да әйтим инде: Килеп хәлем белүегез, Болай якын күрүегез, Иң шифалы бер дәвадай, Тизрәк тә терелдерер. Хат язармын... — Ни турында? — Ул үзе сөйләп бирер. Җиңеләйтер ул, бәлки, бераз йөрәкләр ярасын да... Хушлаштылар, һәм Сәрвиназ Зиннурның карашында Өметләре аша туган, һич тә әйтеп булмый торган Якынлыкны Күңеле белән Сизенеп-тоел китте. «Хат язармын... үзе сөйләр... Ул нигә болай итте? Язса чынлап, ни диярмен? Серле бит йөрәк эше. 43 Тик кабынып сүнү генә Булмасмы сөю хисе? Ул да миндәй ялгыз диеп, Якын дус итеп күрсәм; Ихлас булса мәхәббәте, һәм шулай җавап бирсәм, Бу — Хафизны онытумы? Аны аз көттеммени? һәм онытып булмаслыкпы Оныту мөмкинмени? йөрәгемдә ул һәрвакыт Шундый ук булып калыр. Ә шулай да минем - кабат Сөяргә хакым бардыр. Булса булсын чын мәхәббәт: Сүнмәскә кабындырсын; Тормышымда, хезмәтемдә Гел алга әйдәп барсын...» 8 Бер күреп тә туялмыйча, Озатты Зиннур аны. Узды, гүя, күңеле аша Уй-хисләр ураганы: «Әйе, дөрес уйлаганмын, Үткәннәр торсын калып. Брестта ук туфрак булган Хафизын искә алып, Нигә кирәк йөрәгенең Әрнүен яңартырга? Ул да инде хаклыдыр бит Кемнедер яратырга. Гомер ялгыз яшәп булмый, Эзли бит күңел наз да. — Җан дус кирәк моның өчен.— Дияр бит Сәрвиназ да. Әмма иш бит ише белән, Ул -кемне тиңе иткән? Гүзәллеге, эше белән Ул телдән төшми күптән. Бәлк-н, әле аңлашырбыз, Сөеп тә, сөелеп тә. һәм йөрәкләр омтылышып Кушарбыз гомерлеккә...» 9 Ача Зиннур тәрәзәсен, Саф һава керсен тулып. Исә, гүя, Идел җиле Агыйдел җиле булып. Күпме еллар узсалар да, Онытылмый туган яклар. Аннан — яшьлек дусларыннан Өзелми килә хатлар. 1 44 Килә алар, күпме йөрәк Җылысын алып килә; Туймазы һәм Уралының, Сулышын алып килә. Килә алар, якын итеп. Савыгу теләп аңа; Ни дисен ул ерактагы Аерылмас дусларына? — Шундый бер җыр, күптән инде, Күкелемә калган кереп: — Без үскәндә үскән идек Тал тамырлары кебек... Инде хәзер мин бу җырны Яңартыр идем болай: — Җил-давылда ныгыдык без, Имән тамырларыдай. Аера алмас инде безне Бернинди сынаулар да. Ялгызмы мин — Сезнең кебек Таяныр дуслар барда!? Ә дусларым сез генәме? Күбәүләр биредә дә. Киләчәгем өметсез, дип Хис итмим бер генә дә. Уйлап сезнең һәммәгезне. Үземә: «Көрсенмә, — дим,— Мине чынлап белгәннәрнең Ташламас берсе дә, — дим.— Шундый чакта, иң авырын Узарга «ирәк чакта, — Чын дус, үзен уйлаганчы, Кайгырта синең хакта»- 10 Савыга ул... «Булмас моны Бөгеп тә, сындырып та; Сезнең кулда фән бар шул», — дип Чигенә үлем артка. Зиннур күңеле әрни һаман,— Аңлыйсың карашыннан. Ничәнче ел газаплаган Ярчыкның ярасыннан Авыррак бер яңа яра Тынгысын җуйды аның. Килде Зиннур абыена... Үзендә Каравайның Калай башлы зур яңа йорт. Андый юк тирә-якта. Капкасына Бүре чаклы Бурзаен куйган сакка. Кеше күңеле шундый була Ялгыз өнендә генә. 45 Очраштылар яке туган Капка төбендә генә. Чыкты хуҗа, аз сүзле ул, Күрәсең, холкы сабыр. Төптәй үзе; үгезеңне Мөгезеннән борып салыр. — Саумы, абый? Килдем сиңа Сагынып, туган итеп. Я, сөйләшик, аңлашыйк без; Үзеңне күпме көтеп, Больницадан өч хат яздым... — Йомышың ни дә иде? — Анда иде бер аягым, Ә берсе гүрдә иде. Син нишләптер хәл белергә Килмәдең, абый кеше. Курыктыңмы туры сүздән, Булганга кырын эшең? — Нинди кырын эшем булсын? Мин дә бит ахмак түгел. — Бары үзең өчен яшәү — Ул безнең әхлак түгел. Синдә һаман тик үз кайгың. Эшең юк бүтәннәрдә. «Тымызык күлдә корт уйный», — дип Әйткән шул өлкәннәр дә. — Ә соң ни дә гаебем минем? Эштә нч үзем һаман. Адәм рәтле яшим икән, Нәрсәсе моның яман? — Типсәң-тимер өзәр чагың, йөр, имеш, каравылда. «Эшлим бит», — дип акланырга Бары җай табу — ул да. Яз җиттеме, Идел тулып, Бозлары агып китә; Юлындагы чүп-чарларны Еракка алып китә. һәм синең дә мәгълүм, абын, Ничек көн күрәчәгең. Азмы-күпме бүгенең бар, Юк ләкин киләчәгең. Нәрсә дисең үзең моңа? Бу — юлың азагымы? Ник дәшмисең? Аз булса да, Вөҗданың газаплыймы? Сүзсез торды Солтангәрәй: «Урынсыз акландыммы? Мин үзем дә сизмичә үк Шулкадәр вакландыммы?..» 46 1! Чыга Зиннур Каравайдан; Юлларда эссе тузан. Еракларда, әллә кайда Яшенле яңгыр уза. Идел аны тыны белән Үзенә тартасымаи. Киләчәккә атлый Зиннур Төзелеш капкасыннан. Әйе, шушы иң матур җыр. Узган мең күңел аша. Акылыңны, йөрәгеңне, Гомереңне соңынача Багышлауны сорый ул җыр. Башкача тумый да ул. Аннары бит стаканда Уйнатып булмый давыл. Каршы ала һәркем аны, Кул кысып, хәлен сорап. — Әйе, әйе, якыннарым. Савыгып кайттым чынлап. Идел күген бизәп торган Салават күперенә Күз төби дә әйтә Зиннур: «Бу — минем фикер генә Түгел, дуслар, һәркайсыгыз Шулай ук дияр сезнең: ...Әй, кояшлы нур дугасы, Гүзәле күгебезнең, Әйтерсең лә, тоташкансың Син безнең күңелләргә. Бүген синең астыңа без Җыелдык тагын бергә. Җыелдык без, яңа гигант Үссен, дип, биредә дә. Кар-буранга, жил-яңгырга, Карамый бернигә дә, — Төзеп илгә тапшырырбыз, Кызартмый йөзебезне». — Сынатмабыз, — ди Сәрвиназ,— Бу — вөҗдан сүзе безнең. Беркем әйтмәс: «Узган болыт Яңадан кайтыр», — диеп. Җитми ләкин хыяллану Киләчәк матур, — диеп. Ә хезмәтең, көчең куеп, Төзеш сип үзең аны; Күңелеңнең һәр омтылышы Әйдәшсен заманыңны. Карашында Сәрвиназның һич әйтеп булмый торган Якынлыкны тоя Зиннур: «Ул дамы шуны тойган? Бу — хатыма җавабымы, Көттереп, борчылдырып? Әллә гашыйк булуыммы, — Исемнән тормый чыгып. Бәлки, чынлап аңлашырбыз, Сөеп тә, сөелеп тә. һәм йөрәкләр омтылышын Кушарбыз гомерлеккә...» Каравайда яна гигант Үсә, киңәя һаман; Сулар тиздән, тормыш алып Әлмәт девоннарыннан. һәр көн күреп, сөенеп узам: Бу бит, дим, меңнәр эше. Шундый күпме могҗизалар Тудыра бездә Кеше. Бәһасын һәм кадерен аның Чын-чынлап белә торган, Заманыбыз компасына Юнәлеш бирә торган Галактика үзәге без, Ул — минем туган илем; Кешелекнең иртәгәсен Яктырта торган илем. J 96 [ — 1963.