Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЭПИГРАММАЛАР

* ' ф И иде утыз еллап йөри алдап Шагыйрь булган берәү гел генә: — Язганнарым көмеш кенә икән, Алтыннары — «күңел түремдә!.. Ярый, ышанабыз, нишлисең бит, Төптәрәк ятадыр алтыны... Шунсы кыен: Үзе ул нигәдер Хәтерләтә тутлы бакырны! • * Такташ гомерен ике узып бара, Аңар тиңләшкәне юк әле... Әллә буе җитми, шайтан белсен, Әллә кыскаракмы юрганы?! 1R * * •Vсал бер тәнкыйтьче, ачу итеп, Үзе роман язмак булган, ди... Ун ел буе көчәнгән дә, эш чыкмагач, Тәнкыйть-мәнкыйтьне дә куйган, ди! П индидер бер дәрвиш әйткән, имеш: — Мине Тукай янына күмегез... Тукай һаман тере, дәрвиш үлгән. Ә кабере кайда?.. Билгесез! Ике роман китап киштәсендә Зарланышып ята үзара: — Кулга безне беркем тотканы юк, һай, гомерләр зая уза ла... Ә шул вакыт роман авторлары Бик кәефле узды урамнан: Берсе килә җиңел машинада, Берсе... хатынына тун алган!..