Логотип Казан Утлары
Публицистика

Әдәбият һәм сәнгать яңалыклары

МУЗЫКАЛЬ ФЕСТИВАЛЬ Мәгълүм булганча, шушы елның апрель аенда бөтен илебез җәмәгатьчелеге Владимир Ильич Ленинның тууына 93 ел тулуны зур күтәренкелек белән билгеләп үтте. Шул унай белән республикабызның башкаласы Казанда музыкаль фестиваль үткәрелде. 23 апрельдә В. И. Качалов исемендәге Зур драма театрында В. И. Ленинга багышланган әдэбн-музыкаль фестивальне башлап жпбэрү кичәсе булды. Кичәне КПССиыц Татарстан өлкә комитеты секретаре М. 3. Тутасв ачты. Мәскәү композиторы С. Туликов реченнән сон симфоник концерт башланды. Концерт композитор А. Хол- мпновның атаклы «Ленин» җыры белән ачылды. Ул җырны Куйбышев филармониясенең симфоник оркестры һәм Дәүләт рус хор капелласы (җитәкчесе А. Юрлов) башкарды. Аннары Ленин премиясе лауреаты композитор Д. Шостаковичи ың «Бәйрәм увертюрасы» һәм Унынчы симфониясе («1917 иче ел») башкарылды. Концертның икенче бүлегендә Ленин премиясе лауреаты Г. Свиридовның оркестр, хор һәм бас өчен язылган Патетик ораториясе башкарылды. Шул ук көнне Казан дәүләт университетының Актлар залында күренекле композиторлардан С. Туликов һәм А. Эшпайньщ иҗади концерты булды. Анда Мәскәү вокалистлары А. Дементьев, Л. Казанская, М. Матвеев һә.м башкалар бу композиторларның халыкка билгеле булган җырларын һәм яңа музыка әсәрләрен башкардылар. Музыкал’ь фестиваль көннәрендә Казанның күп кенә культура сарайларында, клубларда композиторлар һәм артистлар белән очрашулар һәм концертлар үткәрелде. В. И. Ленинның тууына 93 ел тулуга багышлап үткәрелгән бу әдәби-музыкаль фестивальдә актив катнашкан ҺЬм хезмәт ияләре алдында уңышлы чыгышлары өчен, ТАССР Верховный Советы Президиумының 26 апрельдә игълан ителгән указы нигезендә, Дәүләт рус хор капелласы һәм К у й б ы ш е в фил ар м он и яс е- н е К симфоник оркестры Татарстан АССР Верховный Советы Президиумының Почет грамотасы белән бүләкләнделәр. ТАССР Верховный Советы Президиумының шул ук көйне игълан ителгән указы нигезендә, симфоник һәм хор музыкасын пропагандалаудагы зур эшләре. В. Й. Ленинның тууына 93 ел тулуга багышланган Волга музыкаль фестивале көннәрендә республика хезмәт ияләре белән үткәрелгән кы- .зыклы һәм эчтәлекле очрашулары өчен: Куйбышев филармониясе симфоник оркестры дирижеры С. Д. Дудкин; СССР Халык артисты,, дирижер Н. Г. Р а х л и и; РСФСРның атказанган артисты, дәүләт премиясе лауреаты М. Л. Ростропо- в и ч, композитор, дәүләт премиясе лауреаты С. С. Туликов; Куйбышев филармониясе симфоник оркестрының .художество җитәкчесе һәм баш дирижеры С. С. Ф е л ь д- м а н; > композитор А. И. Холм и и о в; композитор, Мари АССРиың атказанган сәнгать эшлеклесе А. Я. Э ш п а й; Дәүләт рус хор капелласының художество җитәкчесе һәм баш дирижеры, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе А. А. Юрлов Татарстан АССР Верховный Советы Президиумының Почет грамотасы белән бүләкләнделәр. ШАГЫЙРЬНЕ ИСКӘ АЛУ Шушы елның 15 апрелендә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның үлүенә 50 ел тулды. Бик яшъләи, бары тик 27 яшендә вафат булган бу классик шагыйрьнең үлүенә 50 сл тулу көнен республикабыз җәмәгатьчелеге киң итеп билгеләп үтте. Шул уңай белән, Туканга үзләренең тирән хөрмәтләрен белдерү әчеп, шагыйрьнең ка'бере янына республикабызның әдәбият — сәнгать эшлеклеләре җыелды. Филология фәннәре докторы Мөхәммәт Гайнуллин бөек Тукайның мәңге сүнмәс образы, якты истәлеге турында сөйләде. Шагыйрьнең каберенә венок куелды. 26 апрельдә Татарстан язучылары союзының Габдулла Тукай исемендәге клубында шагыйрьнең истәлегенә багышланган әдәбп- музыкаль кичә.булды. Кичәдә, язучы М. Ну- руллипның кереш сүзеннән сон, күп кенә шагыйрьләр үзләренең Тукайга багышланган шигырьләрен укыдылар. Аннары филармония артистлары көче белән бик матур концерт бирелде. 27 апрельдә Габдулла Тукай һәйкәле куелган бакчада, шагыйрьне искә алуга багышлап, традицион митинг уздырылды. Татарстан ’ язучылары союзы идарәсе председателе Мирсәй Әмир ачып җибәргән бу митингта шагыйрьләрдән X. Туфан. Ә. Ис.хак, Ә. Давыдов, Г. Латыйп һәм Г. Хужнев үзләренең Г. Тукайга багышлап язган шигырьләрен укыдылар. снятаяһ 158 ЗУР кичә 25 апрельдә, В. ! I. Ульянов-Ленин «Семендәге Казан дәүләт университетының Актлар залында, атаклы чех язучысы коммунист Ярослав Гпшскпың тууына 80 ел тулу учзе белән зур кичә булды. Кичәне Татарстан язучылар союзы председателе Мирсәй Ә.мир ачты һәм ул Ленин районындагы 28 нче номерлы мәктәпкә хезмәт ияләре депутатларының Казан шәһәр Советы башкарма комитетының Ярослав Гашек исемен бирүе турында әйтте. Я. Гашекның тормышы һәм иҗади эшчәи- легенә багышланган докладны университетның журналистика кафедрасы өлкән укытучысы иптәш С. Антонов ясады. Соңыннан зур концерт булды. БЕРЕНЧЕ МАРИ ОПЕРАСЫ Шкетан исемендәге Иошкар-Ола дәүләт драма театры сәхнәсендә мариларның беренче милли операсы «Акпзтыр» зур уңыш белән бара. Аны Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган композитор Эрик Сапаев язды. Бу беренче операны тудыруда татар дәүләт опера һәм балет театры балетмейстеры, РСФСРның һәм Татарстанның атказанган артисты Әдһәм Нарыков зур эш башкарды. Ул үзенең белемен һәм талантын тугандаш мари халкы белән бик теләп уртаклашты. Беренче мари операсын тудыруда актив катнашкан өчен, Ә. Нарыков Марн АССР Верховный Советы Президиумының Почет грамотасы белән бүләкләнде. ЯЗУЧЫ КОМАНДИРОВКАДА Шушы елның 7—8 мартыңда партия һәм хөкүмәт җитәкчеләре әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләре белән очрашканнар иде. Бу очрашуда Татарстан язучылары оешмасыннан язучы Гомәр Бәшироз та катнашты. Очрашудан кайтканнан соң, Г. Бәширов, март һәм апрель айларында республикабыз районнарында командировкада булып, җәмәгатьчелеккә әдәбият Һәм сәнгать эшлек- леләренең партия һәм хөкүмәт җитәкчеләре белән очрашу нәтиҗәләрен аңлатып, пропагандалап кайтты. Ул Азнакай пионерлар сараенда өлкән яшьтәге укучы балалар һәм укытучылар белән, Азнакай интернат- мәктәбе укучылары һәм укытучылары белән, Азнакай клубында, КПССныц Әлмәт шәһәр комитеты хезмәткәрләре белән, Иске Кәшер интернат-мәктәбе укучылары һәм укытучылары белән, КПССның Казан шәһәр комитетының политик Мәгариф йортында марксизм-ленинизм кичке университетында, Татарстан китап нәшрияты хезмәткәрләренең партия җыелышында, Казан авыл хуҗалыгы институты студентлары һәм укытучылары белән һәм комсомолның Казан шәһәо комитеты пленумында катнашучылар белән очрашып, алар алдында чыгышлар ясады, сорауларга җаваплар бирде. Азнакай Пионерлар сараенда. Иске Кә- шер интернат-.мәктәбендәге очрашуларда. Г. Бәширов белән бергә, язучылардан Г. Ахунов, Ш. Галиев, 3. Нури, Ә. Маликов, Р. Техфәтуллин да катнашты. Апрель аенда шагыйрьләрдән Ш. Галиев- һәм М. Хөсәен Казанның 18 нче китапханәсендә әдәбият сөючеләр белән очраштылар. Алар анда үзләренең яңа әсәрләрен укыдылар, иҗатлары турында сөйләделәр. Аннары китап укучылар бу ике шагыйрьнең әсәрләрен үзләре яттан укыдылар, әдәби әсәрләр һәм язучы иҗаты хакында фикерләрен әйттеләр. Шагыйрь Зәки Нури Бөгелмәдә чыга торган «Хезмәткә дан!» газетасы редакциясе каршындагы әдәби түгәрәк членнары белән очрашты һәм түгәрәккә йөрүчеләрнең әсәрләре белән танышып, аларга киңәшләр бирде. 3. Нури шулай ук Муса Җәлил исемендәге колхоз радиоузелы аша да чыгыш ясады. МАКТАУЛЫ ИСЕМ Совет сынлы сәнгате өлкәсендә күрсәткән зур хезмәтләре өчен, РСФСР Верховный Советы Президиумы указы нигезендә, РСФСРның төрле өлкәләрендә яшәүче 11 художникка РСФСР халык художнигы дигән мактаулы исем бирелде. Әлеге исемне алучыларның берсе — безнең якташыбыз, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе Харис Габдрахман улы Якупов. ЛИТВА ТЕЛЕНДӘ Язучы Нәкый Исәнбәтнең «Куян маҗаралары» исемле әсәре, литва теленә тәрҗемә ителеп, Вильнюс дәүләт әдәбият нәшрияты тарафыннан аерым китап булып басылып чыкты. Әсәрне литвачага В. Чеканаукас тәрҗемә иткән. Тиражы 12000 данә. ӘДӘБИ КОНФЕРЕНЦИЯЛӘР Апрель аенда, Ленин исемендәге республика китапханәсендә, язучы Ибраһим Газиның «Онытылмас еллар» повестеның икенче китабы буенча укучылар конференциясе үткәрелде. Конференциягә катнашучылар повестька карата үзләренең фикерләрен әйттеләр, әсәрнең уңышлы һәм кимчелекле якларына тукталдылар. Соңыннан автор уэе чыгыш ясады, укучыларның сорауларына җаваплар бирде. 25 апрельдә, шулай ук Ленин исемендәге республика китапханәсендә, язучы Сөббух Рафиковның «Беренче яз» исемле романы буенча укучылар конференциясе булды. Конференциядә, күп санлы китап укучылар белән бергә, язучылардан Г. Латыйп, Г. Иделле катнашты. — Минем өчен шунысы куанычлы булды,— диде конференциядән соц С. Рафиков,— китапны укучылар матур-матур фикерләр әйттеләр, әсәрнең кимчелекләрен күрсәттеләр. Кыскасы, дүрт сәгать дәвам Иткән бу сайләшү бик җанлы boss кызыклы үтте, анда әйтелгән фикерләрне киләчәктә искә алырга тиешмен. ИҖАТ СЕКЦИЯЛӘРЕНДӘ Татарстан язучылары союзы каршындагы рус әдәбияты секциясенең 1 апрельдә үткәрелгән утырышында «Свежая струя» исемле хикәяләр җыентыгын тикшерү үткәрелде. Утырышта язучылардан В. Синев, М. Елизарова, П. Евгеньев, А. Булгаков җыентыктагы әсәрләргә карата үзләренең фикерләрен әйттеләр. Рус секциясенең 6 майда үткәрелгән утырышында яшь язучы М. Рафиков шигырьләре тикшерелде. Фикер алышуларда язучылардан Л. Топчий, В. Синев, Т. Журавлев, А. Булгаков катнаштылар, авторга иҗатындагы уңышлы һә.м кимчелекле якларын әйттеләр, киңәшләр бирделәр. $ а Язучылар союзы каршындагы драма секциясенең 26 апрельдә үткәрелгән утырышында драматург Зәйни Шаһиморатов иҗаты тикшерелде. Аның иҗаты буенча фикер алышуларда Р. Ишморат, X. Вахит, Н. Исәнбәт һәм башкалар катнашты. ГАРИФ ГАЛИЕВКӘ А\АКТАУ ГРАМОТАСЫ Май аенда язучы Гариф Галневнең тууына 60 ел тулган нде. Татар совет әдәбиятын үстерүдәге зур хезмәтләре өчен һәм алтмыш яшь тулу уңае белән язучы Г д- р и ф Галнев Татарстан АССР Верховный Советы Президиумының Почет грамотасы белән бүләкләнде.