Логотип Казан Утлары
Очерк

ЧУЕН ЮЛДА ӨЧ МИЛЛИОН КИЛОМЕТР

ЧУЕН ЮЛДА ӨЧ МИЛЛИОН КИЛОМЕТР

Мин, балык тотарга баргач, еш кына Василий Васильевич белән очрашам. Аның бик кызык гадәте бар: балык калтыра, аны чистартып, гаҗәеп тәмле -шулпа -пешерә, әмма балыгын ашамый. Төнге Идел белән хозурланып, учак янында сөйләшеп утырырга теләсәң, Василий Васильевичтан да ямшырак иптәш таба алмассың. Сөйләшә-сөйләшә төн узганын сизми дә каласың. Бу шимбәдә -балык тотарга бергә 'барырга дип алдан ук сүз куешкан идек. .Мин, җыенып, Герасимовларга кердем. Василий Васильевичның кәефе шәптән түгел иде. — Эшкә чакырдылар, — диде ул, телефонга ачулы караш ташлап, һәм балыкка йөри торган киемнәрен салып, эш киемнәрен кия башлады. Василий Васильевич -бармагач, минем дә күңел сүрелде. «Тепловоз да тепловоз, диләр. Җае чыкты, Василий Васильевичның тепловозында әйләнеп кайтырга кирәк әле», — дибар. Ул, Василий Васильевичны «үрүгә, җанланып киткәндәй булды. Аны әллә кайдан сәламләп каршы алды. Василий Васильевич Иван Владимирович янына утырды да «Саранский» тәмәкесеннән «кәҗә сыйрагы» төрә-төрә әйтеп куйды: — Кичә Шәмәрдәннән соң юл буена сары светофорда кайттым. Юл түгел, ут булды. Агармаган чәчем калмагандыр... Иван Владимирович, зур гәүдәсен Василий Васильевичка -борып, сабыр тына: М 100 — Юк инде, Василь Васильич, поездны рас-писани&гә кертәм дип, ' ягулыкка перерасход ясау егетлек түгел, —диде «һәм азрак уйлап торды да: — Станцияләрдә тукталып торуны 'кыскарту хисабына -графикка керергә була,— дип, кайсы тукталышта ничә минутка экономия ясау мөмкинлеге турында сөйләп китте. Василий Васильевич аның сөйләп бетергәнен көтеп тормады, сәгатенә карап алды да, наряд бирү бүлмәсенә керде һәм берничә минуттан соң аннан чыгып: — Володя, әйдә китик, дакыт житте, — диде. Василий Васильевич 119 номерлы пассажир поездын Сергач станциясенә алып барырга наряд алды. Поездларны паровозлар белән йөрткәндә машинист тиешле станциягә кадәр составны «үз паровозы» белән альпп бара торган иде. Аннан инде поездны икенче паровоз алып китә иде. Ә инде машинист әлеге паровозы белән башка состав алып кайта. Машинист ял итә жән, паровоз да аны көтеп тора. Тепловозга күчкәннән соң, тимер юлчылар бер деподан икенчесенә килгәч, .машинаны алыштырып тормый башладылар, бригадалар гына алышына. Хәзер шуның нәтиҗәсендә техникадан файдалану бер ярым мәртәбәгә арта. Икенче төрле әйткәндә, машинистлар ял иткәндә дә машиналары эштә була. Василии Васильевич та, ярдәмчесе белән, пассажирлар кебек үк перронга чыгып поезд килгәнен көтә башлады. Поезд озакламады. Тиз генә тепловозны кабул итеп алдылар. Володя ягулык кабул иткән, тиешле узелларны майлаган арада, Василий Васильевич озын саплы чүкече белән көпчәкләргә суккалап чыкты. Аннары, тепловоз эченә кереп, дизель моторын, генераторны карадылар. Тепловоз поездны алып китәргә әзер. Поезд кузгалырга 'бер минут калганда, Василий Васильевич тепловоз кабинасының уң ягындагы йомшак урындыкка утырган иде инде. Ул, сәгатенә карап алды да дизель моторын ходка жибәрде. Машина җиңелчә калтырана башлады, һәм каршыдагы ’приборларга жан керде. — ‘Кузгалдык! • Ярдәмче, сул тәрәзәгә башын тыгып, алга-артка карап алды һәм: — Кузгалдык, — дип Герасимов сүзен кабатлады. Көчле тепловоз поездны башта салмак кына алып китте, аннары акрынлап йөрешен тизләтә башлады. Станциядән чыгып берничә километр үтүгә, Володя: — Яшел! — диде. Василий Васильевич бик тиз генә алга карады. Яшел светофорны күреп: — Яшел, — дип кабатлады. Башта «кузгалдык» дип, хәзер «яшел» дип -кабатлауны ишетү чаг кешегә сәер тоела, әлбәттә. Әмма ул формаль нәрсә түгел: беренчедән, алдагы сигналның дөреслеген аныклау булса, икенчедән, машинистның да, ярдәмченең дә һаман юлны дикъкать белән күзәтүләрен белдереп торган контроль ул. Менә поезд, Зеленый Дол станциясен үтеп, Идел аша чыга торган күпергә якынлашып килә. Светофордагы сары ут поездны акрынайтырга мәҗбүр итте. Сары светофор — алда юлның буш булмавын кисәтә торган сигнал. Василий Васильевич бая Дисинко белән сөйләшеп бетермәгән сүзне дәвам ‘Иткән кебек: — Поездны сары светофорда алып бару, чәнечкеле юлдан яланаяк бару белән бер ул. Безнең алда бара торган поезд расписаниене бозган. Соңга калган. Ә мин аның артыннан үкчәсенә бастырып барырга мәҗбүр. Аңа бәрелмәс өчен миңа һаман сак булып, акрын барырга туры 101 килә. Ә һаман тормозга ябышып бару, шуның аркасында йөреш инерциясе!! югалту, ә 'Кайвакытта поездны «сузу» ул дөнья кадәр ягулыкка зыян китерә. — Хәзерге тепловозларның көче элекке паровозлар көче түгел, ул үргә дә, үрдән дә бертигез тизлек белән .бара, дидегез. Нигә соң алайса, алдагы поезд яңадан графикка керерлек итеп кызурак бармый? — Тизлеге зурайган саен, көч күбрәк кирәк. Егәрлекне зурайтыр өчен ягулык та күбрәк китә. Шулай булгач, ягулыкка чыгым күп була. Алдагы машинист әнә шул перерасходтан куркып поездын нормаль тизлектә алып бара. Моны сезгә ничек аңлатырга? Әйтик, җиңел '.машина өчен иң экономик тизлек 45—50 километр. Шофер шул тизлектән түбән барса да, арттырса да ягулыкка 'перерасход .ясьш. Монда да шу- лайрак. Тигез юлда тепловоз өчен 70—80 километр тизлек — иң экономияле тизлек. Ләкин тимер юл шоссе юлы түгел. Теләсә кайвакытны теләсә кемне узып китеп булмый. Шуңа күрә машинист, поездын алып барганда, бөтен тимер юлның режимлы эшләвен күз алдына китерергә тиеш. Менә карагыз: алдагы .поезд соңга калып -бара, озакламый мин графиктан чыгачакмын. Аның шулай ук минем арттан баручыларны да графиктан чыгаруы мөмкин, икенче ягын карасаң, үзе экономия өчен көрәшәм дип, артындагыларга перерасход ясата. Алда кызыл ут күренде. Машинист һәм аның ярдәмчесе «кызыл» дигән сүзне кабатладылар. Поезд юл уртасында, Зеленый Долдан ерак түгел күпер янына якынлашкач, туктады. Василий Васильевич алга сабыр гына карап тора .кебек. Әмма аның күңеле тыныч түгел; ашыга-ашыга «Саранскнен» төреп авызына кабуы һәм аны комсызланып тарта башлавы әнә шуны әйтеп тора. Берничә минут вакыт үтте, машинист түзмәде, рациядән алдагы машинистка җайлы гына итеп берничә сүз ычкындырды. Поезд өч минут чамасы туктап торды. Бу өч минутка поездны туктату өчен ике минут, кузгатып җибәргәннән соң тизлек алу өчен ике минутны да кушсаң, ул җиде минуттан артыкка соңга калган дигән сүз. Ул җиде минут соңга калуны бетерү өчен шактый тырышлык к-ирәк булачак, әлбәттә. Шуңа -күрә Герасимовның борчылуы бик табигый иде. — Хәзер безгә дә ягулыкка чыгым ясамый гына поездны яңадан графикка кертү ягын карарга кирәк, — диде Василий Васильевич һәм сәгатенә карал алды. Зөядән чыгып китүгә, алда .гаҗәп матур табигать күренеше ачылды. Я.мьяшел урманнарны инде өлгереп килгән иген басулары алыштыра. Әледән-әле елгалар, күлләр .ялтырап күренеп кала. Поезд, бер кечерәк кенә станциягә якынлашканда йөрешен акрынайта башлады. Тагын «сары» -яки «кызыл» булса кирәк, дип алга карадым. Ләкин семафор ачык иде. Поезд мондый кечкенә станцияләрдә туктап тормый. Ни булды тагын? Ул гына да түгел, юлда тоткарлык бул.маса да, Василий Васильевич тепловозын сызгыртып та җибәрде. Аның бөтен дикъкате алда иде. Ул акрынлап кына башын уңга борды һәм тепловоз тәрәзәсенә тыгылып кулын болгады. Шунда тына юл читендә ак косынкасын болгап калган яшь кенә кызны күрдем. Зифа буйлы, нечкә билле, бу гаҗәп матур кыз безгә косынкасын очраклы рәвештә генә болгап калдымы? Кыз яныннан узганда махсус аны сәламләгән кебек, Василий Васильевич ни өчен тепловозын сызгыртып үтте соң? Нигә аңа кул болгады? Минем күз алдыма Василий Васильевичның зур гына семьясы килеп басты. Менә аның гаҗәп кешелекле, киң холыклы хатыны — Екатерина Ивановна. Ул шундый җитез, шундый булган: унлап кешенең керен юарга да, ашын пешерергә дә, өй җыештырырга да өлгерә. Өлкән кияве J02 Федя — баһадир гәүдәле, көчле егет — тепловозлар ремонтлау мастеры булып эшли. Кызлары Ира — Федяның хатыны—быел гына финансэкономика^институтының кичке бүлеген тәмамлады. Ул да депода экономист булып эшли. Гаделлекне ярата торган чая хатын. Икенче кызы Тамара 'һәм аның кияве Николай турында шуны гына әйтәсе-килә: алар дөньяда үзләрен иң. бәхетле кеше дип уйлыйлар. Аларның күптән түгел генә уллары туды. Аңа да Николай исеме бирделәр. Алар икесе дә укыйлар һәм депода эшлиләр. Өлкән уллары Юра тимер юл техникумында укый. Ул да депода эшли. Аңа, икенче уллары Женя, ни өчендер, «бабай» дип эндәшә. Күрәсең, бабайлар кебек күпне белгәнгәдер. Юра үзе дә «бабай» дигәнгә үпкәләми. Ә кече улы Женя, быел гына тимер юл училищесын тәмамлап. депога эшкә керде. Аңа хәзер инде Евгений Васильевич, дип дәшә башладылар. Иң кече кызлары — Аля. Калган туганнарының заказларын үтәп матурматур күлмәкләр, костюмнар тегеп бирә. Ул да укый да, өшли дә. Менә нихәтле алар... Василий Васильевич турында местком председателе Әкмәлов та, парторг Логачев та бик мактап сөйлиләр. Ә локомотивлар депосы начальнигы иптәш Чихрадзе: — Деподагы .күпчелек машинистлар—Василий Васильевичның шәкертләре. Мин үзем дә, вакытында, аннан бик күп нәрсәләргә өйрәндем. Киң холыклы, әйбәт кеше ул,—диде. Шулайдыр. Ленин орденын, Хезмәт Кызыл Байрагы орденын, күп кенә медальләрне юкка гына бирмәсләр... Безнең поезд инде Канаш станциясенә якынлашып килә иде. Машинист ярдәмчесе Володя Невин расписаниегә карап алды да: — Ике минутка соңга калдык, •— диде. Канаштан соң поезд г.рафик буенча барды. Василий Васильевич сөйләшми — нидер уйлый. Шулай да сүзсез бару туйдырды булса кирәк: — Хәзер эш рәтле, — диде ул.—Паровозга караганда тепловозда җиңелрәк. Алда таш баганалы, багана аралары яры-м түгәрәк белән тоташтырылган бик матур күпер ку.ренде. — Күрәсезме?—диде Василий Васильевич. Минем абыем проекты буенча салынды. Абыем башта аның агач макетын ясаган .иде. Макет кабул ителгәч, менә шушы күперне эшләп куйдылар. Бик булган кеше иде. — Алай икән, — дидем, — сез кардәш-ырул арыгыз белән тимер юлчы икәнсез, алайса? — Әйе, минем бабам да, әтием дә, агайларым да тимер юлчылар,— диде Василий Васильевич, горурланып. Василий Васильевич аз сүзле көше. Шуңа кү.рә сорауларым белән аңы бик борчыйсым килмәде. Эш кешесе һаман юк-бар сорау белән борчыганны да, эшенә комачаулаганны да .яратмый бит. Без Сергач-ка төнге унбердә бары-п җиттек. Яна бригада тепловозны кабул итте. Машинистлар бер-берсен яхшы беләләр: дусларча күрешеп алдылар да, бер генә минутны да әрә-м итмичә, машинаны тикшереп чыктылар. Ашханәдән ял итәргә гомуми торакка киттек. Душка кердек, душтан соң чиста кием киеп йокларга ашыктык. Иртәнге дүрттә без яңадай аяк өстендә идек инде. Кайту ягына кузгалып киткәндә, кояш күтәрелеп килә иде._ Кофе эчкәннән соң, иртәнге саф һавада бераз йөргәч, йокы ачылып, күңел күтәрелеп китте. Бу юлы безнең тепловоз 22 номерлы тиз йөрешле поездны алып бара иде. У.рыны-урыны белән йөз километр тизлек белән барган поезд, иртән эшкә ашыккан кешеләрне сәламләгән -кебек, кыч- 103 кыртыл узып китә. Алар да безне сәламлиләр, кул болгыйлар. Җирнең һәр почмагында эш кайный. Тик яланаяк йөгереп йөргән малайларның гына эшләре беткән ахры, бик озаклап безгә карап калалар. «Скорый-г-а» гел яшел юл ачып торалар. Ул күп станцияләрдә туктамый да. Менә без яңадан Зөя станциясенә .якынлашып киләбез. Василий Васильевич кичәге кебек тагын тепловозын сызгыртып жибәрде. Аның күзләре нәкъ кичәге кебек нурланып, йомшарып китте. Мин дикъкать беләнрәк алга карадым һәм аптырап киттем. Ак ефәк косынкасын болгый-'болгый кичәге кыз басып тора иде. Василий Васильевич яңадан тепловоз тәрәзәсеннән ярты .гәүдәсен чыгарып кызга кул болгады. — Василий Васильевич, әлеге косынка болгап калган .кыз әллә сез- нен берәр кардәшегезме? — дидем. — Ә, Ленаны әйтәсезме? Лена Шәмсиева ул... Мин аның белән уналты ел таныш инде. Бөек Ватан сугышының соңгы елы. Җиңүгә ерак калмаган. Совет гаскәрләре фашистларны үз ояларында кыйный. Шулай да фронт корал сорый, снаряд сорый, азык сорый... Василий Васильевич, эштән кайтып, ике сәгать тә ял итәргә өлгермәде, аны тагын ашыгыч рәвештә депога чакырып алдылар. Соңгы елларда ул андый чакыруларга күнеккән иде. Катюшасы тиз генә юл кирәк-яракларын әзерләп, кечкенә чемоданны өстәлгә куйды. — Ну, карчык, хуш!.. — Хәерле юл, Ваоя!.. Аның йортыннан паровозлар депосына бары ун минутлык юл. Депога килеп керү белән: — Сине начальник үзенә чакыра, — диделәр. Димәк, ашыгыч йөк: начальник нарядны үзе бирә. Сүз кыска булды: — Иптәш Герасимов, Сергачка бик ашыгыч поезд илтергә кирәк. Барып җиткәнче «яшел урам» булачак. — диде һәм тирә-ягына карап алды да, серле тавыш белән өстәп куйды: — Хәрби поезд. Туктатырга ярамый. Поездны кинәт кузгатудан һәм кинәт туктатудан сак -булырга кирәк. Кыскасы: бу җаваплы эшне депо партоешмасы .һәм җитәкчеләре бары сезгә тапшырырга мөмкин дип саный... Аның паровозы һәрвакыттагыча ышанычлы иде. Әмма ул, кабат тикшереп чыкмыйча торып, поездны урыныннан кузгатмады. Дөньяда төрле хәл булуы мөмкин. Бигрәк тә хәзерге елларда, бигрәк тә шундый җаваплы поездны алып барасын белсәләр... Ул шулай паровоз тирәсендә кайнашканда: — Ничек, вакытында алып барып җитәлерсеңме, егет? — диде бер кеше, машинистка якын килеп. Герасимов күтәрелеп карады. Аның каршысында -генерал басып тора иде. — Тырышып карарбыз инде, булдырып булса, — диде Василий Васильевич. — Ничек ул алай, тырышырбыз? Точно әйтергә кирәк! Әгәр үз-үзеңә ышанычың булмаса, бүтән машинист алып барсын... Василий Васильевичка генерал ошамады, «син» дип дәшүенә, ясалма рәвештә борыны белән сөйләшүенә ачуы килде. Ләкин ул берни дип тә җавап кайтармастан, иреннәрен кысып, паровозына менеп утырды. Яшел светофор күренүгә, -поезд салмак кына кузгалып китте. Василий Васильевичның мондый поездларны бик күл мәртәбәләр алып барганы бар. Сугыш вакытында мең төрле куркыныч астында да поездларны үз урынына илтеп җиткергәне күп 'булды. Бүген дә минутында, секундында поездның тиешле станциягә 'барып җитәчәгенә ул шикләнми. Бригада членнары да бик бул-ган егетләр. Вагоннар саны да күп түгел. Юл җиңел үтәсенә ышаныч зу.р. Озакламый Канаш, анда су аласы да — Сергачка кадәр туктыйсы түгел. Шундый уйлар .белән барганда, 'Машинист -ярдәмчесе Фәсхетдиноз: — Василий Васильевич, күрәсезме? — днде. Машинист алга карады. Нәрсә ул?.. Василий Васильевич а-ның ни икәнен бер минут чамасы аера алмый торды. Әлеге ак әйбер селкенеп китә дә тагын туктап кала. Бераздан Фәсхетдинов: — Бала!—дип кычкырып җибәрде. Бала нәкъ юл уртасында утыра иде. Ул нәни куллары белән юлдагы вак ташларны ала да бер кырыйга ыргыта. Чәченә a-к тасма бәйләнгән. Тасма вакыт-вакыт җилфердәп куя. Әйтерсең, бала тирәсендә зур бер ак күбәләк очып йөри. Василий Васильевичның башыннан яшен тизлегендә мең төрле уй үтте. Инструкция буенча поездны туктатырга ярамый. Ни эшләргә?.. Вагоннарны вагоннарга бәрдерми, поездны туктатып булырмы? «Булыр»,— диде аңа күңеле. Ул арада аның башына башка бер караңгы уй йөгерде. Әгәр баланы юри, поездны туктатыр өчен, чит ил разведкасы куйса, әгәр шул туктату аркасында поезд шартласа... Юк, туктатырга ярамый. Поездны туктатмаганга ул бертөрле дә җавап бирмәячәк, киресенчә, әгәр поездны туктатса, — хәтта берни булмаса да җавап бирәчәк. Поезд белән бала арасы секунд саен 'якынлашты. Василий Васильевичның колак төбендә, паровоз депосы начальнигының: «Юлда атаң ятса да поездны туктатырга хакың юк», — дигән кисәтү сүзләре яңгырап киткәндәй булды. Шул ук вакытта аның күз алдына үзенең дүрт яшьлек кызы — Аля килеп басты. Аның нәни кулларын сузып: «Әтием, таптатма»,—дип үзәккә үтәрлек итеп әче тавыш белән кычкырганы ишетелгәндәй булды... Паровоздагы барлык кешеләр әле юлдагы балага, әле Василий Васильевичка карап алалар иде. Әм-ма берәүнең дә и-нструкци.яне бозып поездны туктатуны сорарга көче җитмәде. «Юк, моның дошман эше булуы мөмкин түгел», — дип уйлады Василий Васильевич. Мондый хәл булырлык булса, күпер тирәсендә булыр иде. Хәзер күпердән шактый ерак... Василий Васильевич парны ябы-п акрынлап-акрынлап кына тормоз сала башлады. Поезд бару тизлеген киметкәннән-ки-метә барды. Ә машинист аның саен тормозларны кысты. Бала белән -паровоз арасы инде бөтенләй якын. Ә сабый куркыныч турында уйлап та карамый, 'һаман таш ата. Паровоз бригадасындагы кешеләрнең нервлары өзелерлек булып тартылган: поезд балага барып җиткәнче туктармы? Василий Васильевичның соргылт күзләре алга текәлгән, ә куллары 'һаман тормозны кыса... Паровоз, балага метр ярым калгач, туктады. Василий Васильевич, күз ачып-йомганчы, паровоздан сикереп төште һәм баланы күтәреп алды. Шул вакытта баланың әнисе шашынып килеп җитте, Василий Васильевичның керләнгән битен үбәргә тотынды. Ул да булмады, әлеге генерал вагоныннан төште һәм: — Ни өчен поездны туктаттың? — дип Василий Васильевичның борын төбенә пистолетын китереп терәде. Василий Васильевич агарынып китте. Әмма үзен тыныч тотарга тырышып: — Коралыгызны алыгыз, иптәш генерал, гаебем булса, хөкем итәрләр, — диде. —Ә сез (поездда нәрсә 'барын беләсезме? Ни өчен тиешле-тиешсез урында туктыйсыз. —Мин поезд алып 'барам, иптәш генерал. Ә поездда нәрсә барын белүнең миңа кирәге юк. Әгәр сез белсәгез, урынлы-урынсыз жирдә ул турыда 'шапырынмаска киңәш итәр идем. Генералның җенләнүе чигенә җиткән иде. Ул нидер әйтергә теләде. Шул вакыт өлкән яшьләрдәге бер капитан аның янына килеп: —Иптәш генерал, сезне рациягә чакыралар, — дип, аны үзе белән алып китте. Василий Васильевич та ул арада бераз тынычлана төште. Паровозга .менеп утырды. Поезд тагын кузгалды. Хәрби вәкил Василий Васильевичтан генерал өчен гафу үтенергә теләгәндәй: —Безнең генералның шундый дуамал гадәтләре бар шул, — дип куйды. Поезд Сергач станциясенә үз вакытында барып житте. —Ленаның әнисе мине паровозлар депосыннан бик озак эзләгәннән сон гына тапты. Ул минем исемне дә, фамилияне дә белми калган иде бит. Шулай да бер ярты елдан соң килеп тапты. Шуннан бирле мин үткәндә, кызы әнә шулай яулык болгап кала. Кайвакытта безгә кунакка да килгәлиләр. Бик әйбәт кыз,—диде Василий Васильевич, хикәясенең ахырында. — Ә теге вакытта поездны туктаткан өчен миңа эләкте. Ярый әле җинаять җаваплыгына тартмый калдылар. Бу вакытта безнең поезд Юдино станциясенә якынлашып килә иде инде. Әлеге вакыйганы сөйләгәндә дә тепловоздагы киеренке эш аз гына да йомшармады. Василий Васильевич үргә менү һәм төшү моментларыннан файдаланып, поездны тиешле станциягә үз' вакытында илтеп житкерергә һәм мөмкин кадәр -ягулыкка экономия ясарга тырышып алып барды. Аның бу тырышлыгы бүген дә юкка китмәде. 130 килограмм ягулыкка экономия — нәтиҗә шул булды. Поезддан төшеп, кайтырга дип торганда, д-испетчерскийдан аңа бер кочак телеграмма 'һәм хатлар китереп тоттырдылар. Мин Василий Васильевичның кулында телеграммалар күргәч, әллә туган көнеме икән дип кызыксындым. — Берәүгә дә әйтмәгән идем, каян белгәннәр, — дип башын селкеп кунды Герасимов һәм телеграмманы миңа сузды. Анда: «Кадерле Василий Васильевич! Сезне тимер юлда өч миллион километр үтүегез бе- котлыйм. Горький тимер юл начальнигы Зикиев», — диелгән иде...