Логотип Казан Утлары
Повесть

БЕЗ ҮСКӘНДӘ

 ИКЕНЧЕ КИТАП

«Әйдә халыкка хезмәткә. Хезмәт эчендә йөзмәккә...> Г. Тукай. еренче китапның кыскача эчтәлеге шуннан гыйбарәт. «... Казанка суының Иделгә килеп кушылган җирендә, катырак орынып киттең исә, ярдан мәтәлеп, барып төшәрдәй булып, әлсерәп, тузанга күмелеп, бер бистә аунап ята. Гүя, ул әллә каплардан, бик ерактан йөгереп кил- гән-килгән дә, юлында шундый зур су очраганга күрә генә туктап калган; югыйсә Идел аръягындагы тау тезмәләренә, кара урманнар артына сикерәсе булган; заман туздырган өйләренең муртайган каралты-коймаларының сикергән чакта суга коелып калуларыннан курыккан, — шуңа күрә генә үзен тыеп калган...» Г. Гобәйнең нәни геройлары энә шунда яшиләр. Берсенең — Гарәфетдиннең әтисе Шәрифҗан агай вак һөнәрче. Пристаньга пароход бәйләп куякуя тузып беткән юан бауларны сүтеп, ишек катына җәя торган матылар тегә, завод-фабрик идәннәрен, пароход палубаларын юа торган пумалалар бәйли. Шуннан соң, Шәрифҗан агай белән Гарәфетдин аларны кул арбасына төяп, калага, самовар кебек юан корсаклы, самовар аягы кебек кыска аяклы кибетчегә илтәләр. Аннан тагын шундый баулар, пумала саплык таяклар төяп кайталар. Кыены шунда: бауның өске кат бөртекләре тузып өзелеп беткән була. Гарәфетдин һәр көн иртәдән кичкә кадәр апасы белән бергә шуны тетеп утырырга тиеш. Бау үзе күп, үзе сумалалы, талкышлы. «Тетә-тетә бармак битләре тишелеп чыга, каннар тибеп чыга бармактан...» Икенчесенең — Йосыфның әтисе Сәхәбетдин абзый (телдә йөри торган исеме—мордар Сәхәб) шахтадан аяк урынына йөзтүбән каратылган сары буяулы агач «бутилка» тагып кайткан. Хәзер суык сапожник. Базарда көн озын эш көтеп утырып, починсыз кайткан көннәре күп. Ун-унбиш тиен төшә икән, кәпикәсенә хәтле эчеп бетерә... Иосыф капчыгын аса, сеңелесен ияртә дә, таң иртәдән Ягетни, Прхавай якларына чыгып китә. Татар булса: «Абый җаннарым, ятимнәргә хәл кадәренчә», урыс-марҗа булса: «Падай түтинкә, христаради...» Бу ике баланың әтиләре барлык-көрлек ягыннан бер тирәдә булсалар да, аң ягыннан аерылалар. Гарәфетдиннең әтисе ахыр чиктә диндар. Тугыз баласын күмеп, бер зарланмый. «Алла хөкеме. Үзе бирде, үзе алды...» ди. Икмәге булмаса да уфтанмый. Бай малайларының ашына, байларның киеменә кызыгып карап торган Гарәфетдин- гә: «Бу дөньядагы ләззәт — ялган ләззәт, чын ләззәт теге дөньяда, — ди ул. —• Безгә шунда баргач, алла теләсә...» Ә Йосыфның әтисе бүтән. Бистәдәге кыйшык-мый- шык өйләр, җиргә иңгән алачыклар турында аңа кайсыдыр: Исергәч, Йосыфның әтисе таянып торган аларга, шуннан шулай булып калганнар». — дигән. Малайлар Иосыф әтисен сарып алалар: — Шулаймыни, Сәхәбетдин абзый? Сәхәб абзый алачыклар арасыннан калкып чыгып кукраеп утырган мулла-мәзин өйләрен, 40 баш ат тотучы Зәйнулла бай гүрнәчәсен. мәчет-чиркәүләрне төртеп күрсәтә. «Мин түгел, энә кемнәр таянган аларга, кабыргалары бишкә калгыры!..» Б 4. »С. Ә.' М С. 49 Өченче малайның — Климнең әтисе бояр утарларына «кызыл әтәч» җибәреп бәргәндә кулга алынып катр киткән. Хәзер әнисе акбур заводында коногон булып эшли. Ике бәтиле бер кәҗәләре бар. Клим кара көзгә кадәр шуларны көтә. Ә уку? Клим йөргэли. Посыф. өч башлап, өч ташлады инде. Гарәфетдингэ бөтенләй тәтеми килгән иде дә, ниһаять, әтисе, бераз калебе агарып чыгар, дип мәктәпкә илтеп ташлый. «Ите сезгә, сөяге безгә, хәзрәт...» Әйе, биредә калепне агарталар. Коръән ятлаталар, шәригать гамәлләре өйрәтәләр, намаз укыталар... Нәтиҗә: «Күп яттык без мәдрәсәдә, аңламадык бернәрсә дә...» Аеграк фикерле ата-аналар җәдит кертүне даулый. Ләкин: «Иблис котырыгы белән йөрисез, җәмәгать. Теге дөньяга баргач, шайтан сабагын беләсезме димәсләр, ахирәт гамәлен сорарлар, — ди хәзрәт. — Әнә пәйгамбәребез үзе дә әлепне таяк дип белмәгән. Ә аллаһ тәгалә безгә кемне пәйгамбәр итеп җибәргән? Аны, Мөхәммәт галэйһис- еәламне...» Бер ишелэргә шул җитә кала. Ә аек фикерлеләр туктамый. Ниһаять, җәдит сабагы керә. Тел, әдәбият, табигать, география, хисап фәннәре әкренләп өстенлек ала башлый. Хәзрәт кар китә башлау белән мәктәпкә, гадәттәгечә, йозак салмакны. Хәлфә каршы. — Безнең монда рабучий халык бит, хәлфә. Баласы шушы чак бераз кул арасына ксрмәсэ, кышын әтисенә авырга килә. Хаҗи дөрес әйтә. Укулар туктау белән бистә балаларының күбесе үз икмәген үзе эшләп ашарга тиеш. Олыраклар көнлекне булып яллана, чыпта киптерә, йон юа, ат җигә, кышка утын хәзерли; кечерәкләр үсиядә кипкән балык, симәнке кебекләр белән сәүдә итә. — Атна төшендә эти-әниләре үк туктата аларны. Менә күрерсез... — дип өсти хәзрәт. Хәлфә килешми. Ул. өй борынча йөреп, ата-аналарны балаларын укудан туктатмаска үгетли. Хәлфә җиңә. Хәзрәт мырлый. — Кара халык бит бу, хәлфә. Алланы онытмаса, намазын укыса, дога белсә, инде килеп, ташка басканны сукаласа, хат та тырнаштыргалый алса, җитеп беткән... — Сезнең белән безгә җитмәгән ич, хәзрәт. — Син дә мулла, мин дә мулла, атка печән кем сала дигән мәкаль дә бар бит әле... Алай кадерең калмый, хәлфә, ихтыяҗың бетә... Син белгәнне белсә, син нигә аңар ул чакта?.. Юк. Хәлфә дәресләрне дәвам иттерә. Өч-дүрт ел буена коръән күшәп ятып, «ни он түгел, ни камыр түгел» хәленнән үтәлмәгән шәкертләрне Гарәфетдиннәр бер кышта куып җитә. Моны күреп, күптән укуын ташлаган ломовой егетләр, үсия крушниклары, вак сәүдәгәр балалары мәктәпкә килә. Хәлфә аларны кичләрен җыеп укыта башлый. Гомер ишетелмәгән күрелмәгән әдәби кичәләр, театр уены... Кичләрен мәктәп гөрләп тора. Ләкин болар берсе дә Гарәфетдингэ дә, аның апасына да тәтеми. Бердән бу —• зур гөнаһ, икенчедән, Гарәфстдин укыса да эштән азат ителмәгән, укудан кайту белән, апасы янына утырып, элеккечә бау тетәргә тиеш. Гарәфетдин, әнисе берәр йомыш белән җибәргән арада гына, мәктәпкә йөгереп кереп чыга... Ә иртән укырга килгәч, балалар кызыктырып сөйли. «Ну, малай, син киткәч ул...» Посыф, очрап, «Шүрәле»нең эчтәлеген сөйләп биргәч, отып алган берничә юлын әйтеп тә күрсәткәч, еларга җитеп нәүмизләне Гарәфетдин. Иасыф аны юата: «Сатып алып кайтабыз». Ләкин акча җитми... «Мулла малайларыннан алып торабыз». Дуслык юк... Хәлфә иртәнге намазга кереп киткәч, бүлмәсенә кереп, бер китабын урлыйлар. Укыгач, аны илтеп куеп, яңаны урлыйлар... Шулай йөри торгач, тотылалар балалар. Хәлфә орышмый. Үзе үк берничә китап биреп чыгара... Малайларга тәмам китап җене кагыла. Әтиләре йокларга яткач, Гарәфетдиннэрнең өйалдымда үзләре ясаган сукыр лампа яктысында укыйлар... Аларга Гарәфетдиннең апасы, Йосыфның сеңелесе дә кушыла... Бер кичне, әтиләре Түбән Осланда өй мүкләргә китеп кунып калгач, әниләре Га- рэфетдин белән апасын, бераз гына карап кайтырга дип, мәктәпкә җибәрә. О-о күңелле була икән шул!.. Мәктәп эче шыгрым. Анда сыймаганы тәрәзә төпләренә ябырылган. Ләкин менә бәла!.. Бер бәләкәй малай чаршау алдына чыгып. «И туган тел, и матур тел...»не көйли; ә ике өлкән шәкерт: «Куп яттык без мәдрәсәдә, беләл- мәдек бернәрсә дә...»не башлауга хәзрәтләр, Зәйнулла бай, тагын берничә кеше тузгып кереп, шигырьче малайларны бәргәләп ташлыйлар. Чаршауны йолкып ташлап, бутиш- ник булып киенгән кочегар Сөләйманны, авыл старостасы булып киенгән Бэкер круш- никны сәхнәдән өстерәп төшерәләр. Әби булып киенгән хәлфәне дә тәрәзәдән күтәреп бәрәләр. Чын мәгънәсендә тар-мар башлана. Менә фетнәчеләр хәлфәнең урын-җирен. китап-дәфтэрләрен, эшләпәсен, зонтигын ишек алды уртасына өеп ут төртәләр. Геог- рафия картасы белән глобусны утка китереп салалар. — Җирне шушы шар кебек түгәрәк дип сөйли ди бит, имансыз. Түгәрәк булгач, аның менә бу төшендәге кеше ничек егылып төшми, ягъни мәсәлән?.. — Үзен шунда йөртеп карарга иде аның, бәдбәхетнең!.. Ул да түгел, тәрәзәдән яңа ясатып алган парталарны төртеп төшерәләр. ■— Мәптекне чистый ышкул итеп бетерде, мур кыргыры!.. 50 —Малайларыбызны чиркәүгә алып барып, буже матер алдына бастырып улатасы гына калган инде... — Эшләр ие, анысын да эшләр tie... —Нигә «Таң вакыты, татар йоклый, мин йокысыз уянам..,» дип сөйләнгән ди ич инде... Шулай булгач, үзе кем була ул, ягъни мәсәлән? — Тавык тәпие генә тагасы калган икән, мөртәтнең... — Муже таккандыр да инде... — Җәгез, бер бәддога, җәмәгать... Ә малайларның аларда эшләре юк, хәлфәне эзлиләр. Ну теткәннәр дә икән тетмәсен. «Старостаның» кырпулы бүреге, каеш баулы түгәрәк калае белән таягы аунап ята, «бутишник»кың кылыч кыны урталай, сынган, ак кителенең бер җиңе, ярты итәге идән чүпрәгенә әйләнгән, хәлфәнең дә тирән эчле галошлары белән баш яулыгы төшеп калган. «Ах, бүтән укытмас микәнни инде?..» Балаларны шул борчый. Ә узе кайда, апа кайда тагын?.. Гарәфетдин апасын туры юлдан, коймалар аша кайтып барганда бер ишек алдында күрә. Баш яулыгы белән хәлфәнең ярасын бәйләп тора... Хәлфә исән, Гарәфетдин моңар шат. Ләкин... «Әһә-ә!.. Менә нигә мин мәктәптән кайткан саен авызында гел хәлфә абый булган икән апаның!.. Әйдә, кайт, ату әтигә әйтәм...» Ә төнлә, хәлфәне кызганып, Гарәфетдин үзе шул ишек алдына су алып килә. Хәлфә анда юк!.. Гарәфетдин аны иртәгесен үсиягә төшеп барышлый ташландык сарайда очрата... Шуышып килгән... бөтен тәне яра. Өч малай аны яшерен карый башлыйлар. Посыфның соранып җыйган сыныкларын, теш эзләрен кисеп ташлап, хәлфәгә китереп ашаталар. Клим дә аны кәҗә сөте белән сыйлый. Пасха көннәрендә рус зиратына барып, мәетләргә куелган күкәй һәм күличләрне алып кайтып бирәләр. Балалар гына түгел, күп кенә ата-аналар да хәлфәне кызгана. Кешеләр аны гарьлегеннән батып үлгән дип чыгаралар... Хәлфә исә көзен янәдән бистәгә кайта. — Иртәгә мәктәпне ачабыз, Гарәфетдин!.. Балалар шат. Гарәфетдиннең апасы шат. Гарәфетдингә дә шатланырга иде. Әнә нәрсә ди хәлфә: «Үзеңне хәлфә итәбез синең. Монда бераз юан да, калага, хәлфәләр укый торганга кертәм мин сине...» Ләкин Гарәфетдиннең нәни сеңелесе бишектән яңа төшеп, артын кояшка бер-ике күрсәтеп керде дә. үлем түшәгенә ятты. Апасы да. ай- һай, мантыр микән, ята-тора гына йөри, — үпкәләрендә бар... Шәрифҗан агай Гарифетдинне быелга укудан алып торырга була. Хәлфә бу хәлгә бик көенә. Ул, ШәрисЬ- җан абзый белән сөйләшеп карамак булып, өйләренә килә... Өйләренең бер стенасы бүселеп чыккан, өй эчләре белән шуңар терәү куеп йөриләр. Җитмәсә, Самовар байның приказчигы килгән, анда-монда эше юк, давайлап пумала сорый... Хәлфә, нияте турында авыз ачарга да уңайсызланып, кайтып китә. а Гарәфетдин хәлфә артыннан күзләрен мөлдерәтеп елап кала. Апасы да энесен кызганып яшен түгә. Ата йөрәге эри... «Җэ, шыңшымагыз. Xodaii кушып, менә бераз сулу алыйк та, йөреп карарсың тагын...» Юк, сулу алалмый Шәрифҗан агай. Гарәфетдин шул туктаудан мәктәп йөзе күрми. Һич уйламаганда, очраклы бер хәл килеп чыгып, Гарәфетдинне биш буыннан бирле килгән газаплы һөнәрдән коткара. Гарәфетдин өчен яңа тормыш башлана... «ҺИ, китмәгән КАЯ УЛ...» ич көтмәгәндә очраклы бер хәл килеп чыгып... Ләкин ул бик зарыктырып килде. Пинкә, бау тузаны, нефть, сумала исләре эчендә әле тагын бер ел үтеп китте. Җиргә сеңгән алачык. Җәен — тынчу, мыж чебен, кыш керде исә — салкын, дым, ишелеп боз каткан тәрәзә... Мәктәп үзенең бөтен рәхәте, бөтен кызыклары белән әллә кайчан күргән төш кебек кенә булып калды. Приказчик, мулла булу турындагы хыялларым, хәлфә булу турындагы жаным күк күргән хыялым, томанга төренеп, караңгы бушлыкка очты. Әйе. алма — агачыннан ерак төшми. Ул заман өчен бу бик дөрес мәкаль иде. Мин чал Бишбалтада «әтисе кем иде, улы әнә кем булды!..» диярдн һичбер кешене хәтерләмим. Дөрес, Зәйнулла бай элек самовар куеп, помой чиләкләре түгеп йөрүче бер авыл малае булган. Зирәк, бик тырыш бу егеткә Әхмәдулла бай үзенең гарип кызын сыҺ 51 лаган; шулай итеп, Зәйнулла Бишбалтада беренче бай булып киткән. Ләкин, әйтәм бит, мондый бәхет бөтен Бишбалтасында бер. Сәхәбет- тин абзыйдан әнә Йосыф белән Зөләйха туган. Бәкер абыйның әтисе пристаньда крушник булып йөргәндә, күпер тактасы сынып, җилкәсен- дәге йөге белән бергә Идел төбенә киткән; ә биш потлы капчыкларны аркасында уйнатып кына йөрткән бабасы, картаеп эшкә ярамас булгач, Йосыф көненә калган һәм авыл арасында йөргән чакта өшеп үлгән. Безнең дүрт буын пумалачы. Әле бер ягын терәтеп, әле икенче ягын сипләштереп, дүртенче буын шушы алачыкта тереклек итә. Билгеле инде, мине дә шул язмыш көтә иде. Әти, үзенең какшый башлаганын сизеп, мине тизрәк аякка бастырыл, үз эшенә варис итен калдырырга ашыга иде. Хәзер мин пу.мала сабы ышкылыйм, башын, борау белән тишеп, элмәк тагам, икенче башына кирт ясыйм, маты, тегәргә, пумала бәйләргә өйрәнәм, әтигә ияреп, өй мүкләргә йөрим. Инде мин гомер юлымны ачык күрәм: әти алъяпкычы, аның итеге. Шундый ук сакал-мыек, әти кебек саргаю, аннан бабай кебек бөкрәю... Соңгы ел эчендә бер әни генә бирешмәде, һаман матур, көләч, җе~ гәрле... Әби белән бабай күзгә күренеп сыздылар. Әби инде пинкәгәдә ярамас булды. Әле былтыр гына җимертеп эшләп йөргән бабай еш кына, ютәленә буылып, пумаласын кыса алмый интегә иде. Бер тапкыр шулай интегеп торган чагында (кызгануым булдымы, Йосыф бездә, иде, аның алдында мактанасым килдеме), сикереп торып, пумалага ябыштым. Камыт бавын кысарга әзмекупме күнегү кирәк булган кебек, монда да күнегү һәм бераз җегәр кирәк... Бик әйбәттән булмады; шулай да, этләшә торгач, киртәсенә керде. Мин бабайның минем өчен сөенүен көттем; ә ул, үзе өчен көенеп, күкрәген тотып, бүкәнгә килеп утырды һәм беренче тапкыр безгә күз яшен күрсәтте. Хәзер бабай да әби кебек намазлык өстеннән төшми. Теге вакыт, шайтан коткысына бирелеп, хәлфә абый сүзләренә колак сала башлаганына үкенеп бетә алмый. Хәлфә абый килгәндә качып калу ягын карый. Соңгы килүендә «үз арбасына таба өстери» башлагач, сүгеп чыгарды. «Кара аны, бүтән бу тирәдә чуаласы булма, хәлфә!..» Апа... Ападан бөтенебез өмет өзгән идек инде. Әти, көне-сәгате җиткәч, башка мәшәкатьләре дә күп була дип, үзенә күрсәтмичә генә, кәфенлегенә хәтле алып кайтып куйган иде, — хәйран тамаша, — тернәкләнә башлады бит. Ләкин шәм дә сүнәм-сүнәм дигән мизгелдә бер яктырып ала ич. Бу да шундый бер алдавыч кабыну гына түгел микән?.. Алай дисәң, күзләрендә яшәү чаткысы кабынды, бит алмаларындагы шөбһәле кызыллык кимеде, ютәле дә алай артык борчымый, — һа-а, ишан хәзрәтнеке менә кайчан килеп чыкты!.. — диде әти,-— Стал быт теге чакта күк капусы ябык булган, дога сразы менеп җитмәгән ходай хозүренә... Әни исә апамның хәле яхшырып китүне үзенең төн ката күз яшен түгәтүгә әбҗәт һәүвәсләр укып дога кылуларыннан, намазлыкка баш ора-ора «мине үтер, газиз баламны гомерле ит» дип ялваруларыннан, бирнәсенә дип әзерләнгән күлмәк-күнчек, чүпрәк-чапракларын абыстайга кертеп биреп тәлинкә яздырып эчүләреннән күрде. Бер тапкыр мин өй түбәбезгә кунган пар козгынны куып җибәргән идем. Мин үзем төп сәбәпне шул дип белдем. (Билгеле, мин аны таяк ыргытып, яисә сызгырып кумадым, — алай ярамый, алла җибәргән ич аны... Мин, бары тик, кәҗәбезне ишек алдына алып чыгып коерыгын гына бордым. Кәҗә кычкырды, козгыннар өркеп очты...) Ә чын сәбәпне үз күзем белән күреп, үз колагым белән ишеткәч, ике бәбәгем шар булды. Хәзер шуны сөйлим. _Көннәрдән бер көн әти, Уракчинага өй мүкләргә китеп, төнсез кайтмас кебек әйткәч, әни, бераз күңеле ачылып чыгар дип, апаны паопорт. Контор кешесе чыгып, фәлән эшкә фәләнчә кеше, диюгә, бар да 1капкага ябырылып, тимер рәшәткә аша паспортын сузмакчы. Шау-шу, талаш-кычкырыш. Фабрикта эш күптән башланган, капка бикләп алынган, ике ягында ике кылычлы. Җен кебек тазалар, үгез муен, ерткыч күз, керпе мыек, куллары — ишкәк, йодрыклары—сабый бала башы, битләре — чиртсәң кан чыкмалы. Менә бар да кинәт тынып калды. Кантор болдырында жилет чабуыннан кызыл сатин күлмәк итәге күренеп торган түм-түгәрәк кеше күренде. Гармун кунычлы итегендә кояш уйный, тирән картузының козырегы астында кечкенә, уттай күзләре очкын чәчә. Ул күренүгә, көчле көчсезие этеп-төртеп, .бала-чаганы кагып-сугып, хәтта кылыйлыларны кысрыклап, бөтенесе капкага ябырылды. Җитез генә бер малай арты мин дә, мулладан алып чыккан митрикәмне иреннәрем белән кысыл, кешеләрнең аяк асларыннан үтеп, капка рәшәткәсенә килеп ябыштым. Ләкин ни файда!.. Кантор кешесе кәс-кәс атлап килде дә, минем тимер рәшәткә аша сузылган митрикага, бик күп митрикаларга, бик күп паспортларга бөтенләй игътибар итмәстән: — Бер атлы, бер җәяүле, — диде. Аннары берничә паспортны алып караштыргалады да, икесен сайлап алып, полицейскийларга, Фәйзуллин Фәхри белән Мөхетдинов Гайнулланы кертергә кушып, канторына таба юнәлде. П ол и цейс ки йл а р: — Асади назад, да-абром прошу...—дия-дия, кылыч кынылары белән кизәнә-кизәнә, халыкны капка төбеннән чигәргә мәҗбүр иттеләр. Капка ачылды. Бер атлы, бер җәяүле авыл агайлары завод ишегалдына кереп кнтте. Карты-яше бу ике бәхетле артыннан нәүмизләнен озак карап торды. Аннан бар да тарала башлады. Була торган түгел икән, лутчи кайтырга кирәк... Ә бабай кайда соң? Минем бабай капкага тыкшынганда имчәк баласы күтәргән бик тә зәгыйфь, бик тә хәстә чырайлы бер ирне төртеп еккан икән, баласы, сыны катып елый, бабай, «ничәйни булды, рәнҗемә инде, кардәш...» дип гафу үтенеп тора иде. -Балалы кеше сүз әйтмәде. Баласының ыгы-зыгы чакта төшеп тапталган имезлеген, җирдән алып, тузанын сыпыргалап авызына каптырды. Бала шундук тынычланды, тәкатьсезләнеп имезлекне суыра башлады. Кеше, сулышына буыла-буыла: 60 — Менә син ә... бүген икебезнең беребезне алмасмы дигән идек, " диде. — Сез дә икәүмени? — Кыз бар... — Ул ат авызыннан коелып калган солы бөртекләрен учлары белән себергәләп йөргән ундүрт-уибиш яшәр матур гына, оял- чан гына бер кызны күрсәтте. Аннары койма буенда, җиргә жәеп сал* тан буш капчыкның бер читендә аяк бөкләп утырган бяш-алты яшьлек малайга ишарәләп: — Анысы да минем малай әле, — диде. Малай алдына, капчыкньш икенче читенә, апасы бер-ике уч солы жәеп салган, малай кулындагы чыбыгы белән бер бәйләнчек казны куа, каз малайның, хәлен белепме, аның чыбыгын санга сукмыйча, солыга үрелә иде. Мин, йөгереп килеп, казны куып җибәрдем. Зур башлы, күбенгән эчле, кыл муенлы иде бу малай. Чәче җилкәсен, колакларын томалаган. бите әллә тагын гомер юылмаган... — Ни атлы син, малай? Малай башын бераз күтәрде дә төшерде. Аның өчен әтисе җавап бирде, һәм башлаган сүзен дәвам итте: — Авылда .мантый алмагач, эт чаба дип бет чаба дигәндәй, шахтага киткән булган идек. Чимиём. Ә анда «...Без киләсен белмәгәннәр, чәчмәгәннәр бакчага...». Әниләрен шундагы туфрак тарткан, күрәсең... — Җирләдең? Хәстә чырайлы кеше башын түбән иде. Бабай, чүгеп, кулларын күтәрде: — Алла иман байлыгы бирсен... — Амин... Ә монда, алдан йөри торганың булмаса, якын да килмә нкән... Питрбур ташын әйтәм... — Әллә взәтке ала? — Ә соң? Думыш баягы атлы белән җәяүле тәккә генә?.. Җиккән атка хәтле биреп керәләр монда, әти кеше... — Пүчтәкне... соң мин җиккән атым булса... — Син шулай. Ә аңар солдаттан калу кирәк. Моннан патша солдат алмый бит... Әлеге аты белән ялланган кеше—Карауҗа бае ул. Илле дисәтинә жире бар. Өендә ат җигү түгел, чыбыркы шартлатканы да юк. — Әйе... майламыйча таба купмый, стал быт... — Купмый, әти кеше... Бабай майлап карарга булды. Ул күз күргән бер мастерны очратып сөйләште. Мастер өметле генә әйткәч, бабай, үзләренең түшәк-ястыкларын сатып, аш-су әзерләп, моны кунакка чакырды. Шул гына җитмәгән иде, мастер ике иптәшен ияртеп килгән. Табында бер кылчык, бер валчык калмады. Бабай ике тапкыр казенкага барып килде. Ниһаять,— инде тац беленеп килә иде, — мастер сыйдан калган ике сумны алып чыгып китте: — Фәлән көнне алып кил малаеңны. Килдек. Агач спирте эчеп агуланган, калса — Ха-ха-ха... әнә «У» тиенгә манжет алган, биш тиенгә ак яка..» — Әйе. Әнә «Бирсәгезче бер тиен...» Монысын әйтүемә Йосыф усал карап куйды. Мин дә пик әйткәнемә үкенеп, бик үк ошамаган булса да, әнә терә «ысул кадимче» дидем һәм мина хәзер төркем эченә «ике данә кылычлы» килеп керер дә, «ысул кадимче»не төрткәли-төрткәли часка алып китәр кебек тоелды. Анысы шулай, әле тагын әллә кемнәрне әллә кемнәргә ошатып зәвыкланырга булыр иде, ләкин без бит эш кешеләре... Ләкин, тәгәрмәчне киертеп, базарның очыннан-очына ни кычкырып йөрсәк тә, безне бүтән яллаучы булмады. Базарга әле сугыш шаукымы тиеп өлгермәгән иде. Сыер ботлары эленеп тора кибет ишекләрендә, шул килеш тоз сибеп кабып йотарлык сарык түшкәләре, кисмәк-кисмәк бал, май, хөрмә, йөзем җимеше, ишчегеннән алып тоташы белән кибет алдына чыгарып куйган хәлвәләрнең исләре биш чакрымнан борынны ярып керә. Клиндернең юаны, нечкәсе, бик нечкәсе, мәклесе, мәксезе... Тагын муеннарына яшчек белән кәләвә аскан малайлар йөри тыз-быз килеп: «Кәл-ләвәнең кайнары, Аг-гып тора майлары!..» Ач карынны баштарак сагыз чәйнәп, тәмәке төпчекләре тартып, алдапйолдап килсәк тә бара-тора хәйләне сизде, каһәр. Ипи сорады. Гүя ашказанымны ат «ыргычы белән кырдылар, эчәкләремне кер сыккан кебек борып-борып алдылар, — шулай сыкрады, хәл китте, тез буыннарым бизгәк тоткандагы кебек калтыранды. Инде тәмәкене тарту түгел, кеше тартканны күрсәм дә укшыта иде. Бәлкем минем күңелне күтәрергә теләп кылануы булгандыр, Йосыф әз генә дә зарланмады. Шаярды, көлде, төрле мәзәкләр сөйләде. Ниһаять, минем борынның салынганнан салына барганын күреп, көрсенеп куйды. — Әллә нинди син, түзем түгел, — диде ул, мине битәрләп. — Срази булсын сиңа... — Кайтыйк, Йосыф. Күрәсең, моны әйткәндә кыяфәтем артык кызганыч булгандыр, ә бәлки битәрләгәненә үкенеп, мине юатасы килгәндер: — Йә, йә, хәзер була... — диде. 68 Бу вакытта аның күзләре баллы прәннек, әтәч капфит, чуклы кан- фит, кузы чикләвекләре белән тулган бала бишеге шае кәрзиндә иде. Кәрзин янында өч-дүрт кеше кайнаша, матур симез марҗа, ни өчендер мина үзе дә канфит-прәниектән ясалган булып күренгән марҗа, товарын мактый-мактый сата иде. — Була...—дпп кабатлады Йосыф һәм, мине калдырып, кәрзин янына елышты. Мни инде аны, антын бозды, хәзер мескенләнеп, бүрксн салып кулын суза дип уйладым. Әйе, сузды Йосыф кулын, ләкин кешеләргә түгел, кәрзннгә, кеше култык астыннан... Кыскасы, бу шуның белән тәмам булды: миңа үзе дә канфит-прән- нек төсле күренгән марҗа Йосыфның кулын эләктереп алып, биленә аркылы аскан акча сумкасының җизе белән җилкәсен төйде-төйде дә, артына тибеп, куып җибәрде. Без шуның белән кайтып китәргә булган идек инде. Арбаны өстерәп Самовар бай кибете яныннан узып барганда аякларым үзләреннән үзләре туктап калды. «Бау юк, алучы да юк» дпп беркөн безне алдаган бит Самовар тәре! Яна эшче яллаган: Бер ир белән хатын арбадан пумала бушатып тора иделәр. Җен ачуларым чыкты. Елыйсыларым килде, — шул тикле гарьләндем. Ә Самовар бай, мине күреп алып: «A-а, Гарәфетднн, бурычыңны китердеңмени?..» дигәч, йөгереп барып якасыннан алырга җиттем. Кибет эче шыгырым тулы, ишегенең як-ягына көянтә-чиләкләр, балта саплары, урындык, уклау, көрәк, кер бәләге кебекләр өелгән; ишеккә каршы мәйданчыкта траитас чуманнары, тәгәрмәчләр, дугалар, төрле иләкләр өелеп тора иде. Бай абзый яңа пумалачыларны ияртеп кибетенә кереп китүгә, урлыйсым килеп түгел, үч аласым килеп, бер кыл иләкне эләктереп алдым да арбаны өстерәп бераз алга киткән Йосыф артыннан йөгерә башладым. Шул чак мине нәрсәдер тартып туктатты, нәрсәдер тубыгыма килеп бәрелде. Кем белгән аны!.. Мни чәлгән иләк зур гына иләк өеменә бәйләп куелган булган, мин бер иләкне тартып алуга бөтен өем артымнан тәгәрәп килгән!.. Нишләргә белми каушап калдым, ә Йосыф иләкләрне сабыр гына күтәреп алып арбага салды да, йомшак булсын өчен аксак марҗаның кәрзиннәре астына салган печән белән төргәләп бәйләде һәм, гаҗәеп бер тынычлык белән, тартып та китте: — Карап бар, куа чыксалар, тамак кыр... Котларым алынды, бер мизгел аякларымны кыймылдата алмый тордым. Ләкин Йосыфның арбаны шулай тыныч дырылдатып баруы мина көч бирде, икенче минутта мин инде арба артына ябышып әкрен генә өстерәлә идем. Л1әскәвский урамга борылып кереп бераз баргач, безгә кибетен бикләп китәргә җыенып торган бер бан абзый эндәште. Йосыфны әйтә алмыйм, ә мин, әгәр бай абзый «кайдан алдыгыз аны, наюмшиклар?» — дисә, иләген генә түгел/ арбасын да ташлап, тыкрыкка шылган булыр идем. Юк, бай абзый алай димәде. — Бәрәзәләрмени, энекәш? — диде. — Бәрәзә... — Кемгә илтәсез? Ләкин монысына миндә җавап юк иде. Ә Йосыф, җанкисәгем, Йосыф, тизрәк үтеп китү өчен адымын кызулата төшеп: — Әти Ягстнинеи. Мортаза байга килешеп кайткан ла... караңгыга калабыз... — диде. — Күпмедән килешкән? Ә монысына инде миндә җавап әзер иде, — әле кайчан гына әти белән пу.мала китергәч, Самовар байның иләк сатулашып торган бер апайга: «Китер, мин синнән үзем утыз җидедән алам...» — дигәнен ишетеп калган идем. Бай абзыйга шул бәяне әйттем. 69- Бай көлде: — Нигә? — Күпме кирәк? Мин сиңа үзем егерме җидедән бирәм. Энем, энем... ташка тамга салган бәясе егерме дүрт тиеп аның... Мин чак кына «Самовар бай утыз җидедән ала» дип ычкындырмадым. Йосыф, ну РГосыф!.. Туктады, байга ияреп көлгән булды, — Мортаза байга илтәсе килгәнгә генә ул... безнең әти дә егерме дүрттәй килешкән, — дигән булды. Мин инде байның: «Барысы ничәү?» — дип соравын көтеп күзләрем белән иләкләрне саный башладым. Ә бай абзый, бармакларын гаҗәеп бер тизлек белән йөртеп санап чыкты да, чишеп алып, кибетенә күтәреп кереп китте: — ?Лортазага икенче юлы илтерсез... Кибеттән чыкканда безнең кулда төшебезгә дә кермәгән патша сурәтле ике берәрлек көмеш, тагын күпмедер бакыр иде. «Бәрәзәләр» булгач, безгә хәзер кире борылып, «Бәрәзәгә кайтып китәргә, бай абзый күзеннән югалгач кына Болак буена борылып төшеп, Бишбалтага элдертергә кирәк булган,— бу кадәресе башыбызга килмәде, — Московский буйлап бара бирдек. Ә башыбызга килгәч, бай карап торса, толчокта йомышлары бар дип белсен өчен толчокка борылып кердек. Әйе, шуның өчен генә кердек без толчокка. һәм икенче башыннан ялт чыгып сызарга исәп иттек. Ләкин аның обжорный рәте безне чын сихерләү белән сихерләде... Караңгы төшеп килгәндә без инде икешәр тәлинкә үпкәбавыр ашы белән икешәр кадак күмәчне бөкләп ташлаган, берәр бутылка квас белән кәефләнеп алган, карусельдәге иң гайрәтле арслаинарга менеп атланган идек. Кесәдә прәннек-каифит, авызда әтәч мампачп!.. Ләкин безнең бу кәефсафа бик кыска мөддәтле булды. Карусель берничә әйләнүгә (күрәсең шыпырт кына эләктереп алмак булганнар) Самовар бай при- кащигы белән бездән иләкләрне сатып алган бай бер ларек почмагына ышыкланып безне саклап тора иделәр. — Җандык, Йосыф. — Җандык... Әлбәттә без карусель туктаганны көтмәдек, ярым әйләнеп, бай абзыйлар күзеннән югалуга, сикереп төшеп, Бишбалта ягына таба элдерттек. — Тотыгыз, тот!.. Йосыф учына кысып тоткан акчаларны ташлап калдырды, ә алар җыеп алдылар да куа бирделәр. Безнең исәп Мокрый чүплеге аша Бишбалта дамбасына чыгу, бераз баргач, Казанканы йөзеп чыгып, Ягетнигә шылу иде. Ләкин, ай-һай... куа килүчеләрнең аяк тавышлары торган саен якынайды, инде мышнаганнарына хәтле ишетелә (башлады. Шулай да алла саклады тагын. Инде тотып алалар дигәндә генә безне корулы фаэтон куып җитте. — Чум! Шик юк, бу безнең Җәмил ■ид'з. Алафузга кергән дигәннәр иде бит. Ләкин кай арада лихач булып алган соң әле ул? — өстендә бөрмәле сатин әрмәк, билендә киң каеш, башында әбәт чиләге тикле цилиндр иде. Ул, атын тыя төшеп, тагын бер тапкыр «чум!» диюгә, без икебез берьюлы фаэтон төбенә «чумдык» һәм (башларыбыз белән кемнеңдер аягына кнлеп бәрелдек. Күтәрелеп карасам, ни күзем белән күрим, анда мине атна төшендә генә ишек алларыннан типкәләп куып чыгарган Чеснаков малае утыра иде. Лаякыл исерек. Башы салынып төшкән: «Ярый, ярып...» дигән кебек селкенеп бара; җиз төймәле зәңгәр шинеле сырага, 70 тәмәке көленә, тагын әллә нәрсәләргә буялып беткән, фурашкасы астына кергәнме, төшеп калганмы, — башы яланбаш иде. Ул сынар күзен ачар-ачмас кына мыгырданып, «пашшол вон!..» дип безгә типкәләп куйды да тагып йоклап китте. Инде куа килүчеләр күренми иде. Без, бәладән баш-аяк, төшеп калырга булдык. — Шып! — диде Җәмил, һәм, атын тыя төшеп, безгә таба борылды. Нәрсә өчен куганнарын әйткәч, телен шартлатып куйды: — Ә син ничек, Җәмил абый?.. Җәмил кулын селтәде. — Бирим дигән колына — чыгарып куяр юлына. Качагарда исм мин. Җәһәннәм дә җәһәннәм, ул да җәһәннәм... Бәхеткә каршы, менә бу нәмәстә әбәт вакытында мокрый ватер малайларына чуалчан фокусы күрсәтеп торганымны күрде дә: «Я тагын!» Күрсәттем. «Тагын!..» Тагын күрсәттем. Бу әтисенә әйтеп, үзенә кучер ясатты. Ә знашь бу кем? То-то... Гимназиядә укый... Җә, нәрсә дип сез көчекләр төсле аның аяк астында ауныйсыз?.. Кунакла як-ягына... Түлке, кара аны, кулларыгызны озынайтмагыз. Пряшкәгә жигәм, ант, жигәм... Бутишник будкасына җиткәндә Җәмил фаэтонның ян-янындагы фонарьларны кабызды, тагын тел кагып атка бер тамызып алды. «Н-на, милай!» Кара-туры фонарь яктысында елкылдаган сылу гәүдәсен уйнатып юрта башлады. Җәмил янәдән безгә таба ярым борылып папирос кабызды. Әллә безнең боегып утырганны күреп кызганды, әллә үзенен көчен күрсәтеп мактанасы килде: — Хошь сезне дә кертәм Алафузга? — диде. Мин ышанмадым, бабайның ни йөреп тә булдыра алмаганын әйттем. — Баба-ай, — дип сузды Җәмил, кимсетүле елмаеп. — Аның патшасы менә кем, агаенем. Кузька... (Үзенә шулай дип әйтә күрмәгез тагын... Кузьма Львович... Аннан бүрекне култык астына кыстырып, башны түбән иеп сөйләшкәнне ярата...) ул, агаенем, әгәр теләсә... — Бабай аңа кәжә бәтиебезне .бирер иде... — Төкерә ул синең кәҗә бәтиеңә... Биектауның бер авыл бае, знашь, улын нәрсә биреп кертте: яңа салган биш почмаклы өй. Чеснаков хәзер Алафузның үзеннән бай... Кечкенә геиә мастерларына хәтле череп баедылар инде, беләсең килсә... һәйкәлгә җитәрәк, Казанканың дамбага якын килгән җирендә, аска төшә торган юл бар. Җәмил атны шунда борды, казылмалардан дырыл- датып китереп, су читендә туктатты, һәм, ай, ничек курыкмый!.. Кузь- каны пролеткадан он капчыгы урынына сөйрәп төшерде. — Менә шушы инде безнең эш. Иртән гимназиягә илтеп куй, кичен рестораннан ресторанга йөреп эзләп алып кайт. Әле туры өйгә булса бер хәер. Кайчак заводка кайтабыз. Кызы бар аның анда. Әйбә-әт... — Сөйгән кызы? — Сөйгән... Аның бар да сөйгән... Ә анда бер барып кердеме, төн уртасыз алып кайтып булмый, чәнчелгәнне. Аннан өйдәгеләре сизмәслек итеп алып кайтырга кирәк бит әле аны... Җә, булышыгыз әле... Өстерә, өстерә, чорт та булмый... Инде син ят шунда. Йосыф Кузьканың аякларына аркылы сузылып ятты, Җәмил белән без бил тиңентен чишендердек тә, башын суга мана-мана юындырдык, минем фәс белән аркасына, күкрәгенә су алып сиптек. Су суык иде, читләре челтәрләнеп килә иде инде. Егетнең теше тешкә бәрелде. Менә, айный төшеп, яман телләнә башлады. Җәмил аның саен тегене суга мана бирде. Башын, чәченнән тотып, кер чайкаган кебек чайкады. Күрәсең, бу беренче тапкыр булмаган, һәм Кузьканың кушуы буенча эшләнгән. Ул Җәмилне сүкмәде; тирән итеп бер сулады да: 71 — Җитәр, — диде. Җәмил үзенең җылы әрмәген салып Кузьканы төрде һәм, култыклап килеп, фаэтонга кертеп утыртты. — Папирос! Җәмил аның авызына .папирос каптырып, шырпы кабызды. Кузька шуның белән тынды. Без аның шинелендәге косыкны юдык, ботинкаларын чистарттык, кителендә мендәр мамыгы күп иде, дларны чүпләдек; аннан үзен сабый баланы киендергән кебек киендердек. — Ә болар кемнәр? Кем сез? — диде ул, безне танырга тырышып. Безнең бүрекләр, Җәмил әйткәнчә, култык астында, башлар иелгән, ләкин телләребездә сүз юк иде. Кузьканың иләмсез озын чәчләрен тарап торган Җәмил безнең өчен җавап бирде: — Алар булмаса, эш хәрәп иде, Кузьма Львович. Мин сезне эзләп ресторанга кергәндә ат киткән дә барган. Шулар тотып китерде... — О-о-о, — Кузька кесәләрен актарырга, кереште. — Евгений, гони-ка егетләргә унар тиен. — Юк ич минем. — Ну бог с иям..., икенче вакыт. — Аларныц сездә гозерләре бар, Кузьма Львович. — Гозер? — Эшкә алырга әйт син аларны. — О, это можно. Тегә беләсезме? Ну төймә тага?.. Вообщем, иртә белән конторга килегез. Евгений, минем блокнотны алып бир әле... Җәмил Кузьканың ранецыннан таушалып беткән куен дәфтәре актарып алып бирде. Кузька аны фонарь яктысына тотып яза-яза: — Густов Германовичнын үзенә бирегез. Кәҗәләнә башласа, әйтегез үзенә... Хәер, языйм гына мин ансын... «Не вздумай отказать, в зубы дам...» Юк, болай ярамас... Әйдә, кунаклагыз... Евгений, өйгә!.. Без капка төпләрендә көтеп тордык. Кузька тәрәзәдән безгә икенче бер кәгазь сузды. — Ычкыныгыз... ну!.. 5 ФАБРИ КМЫ, ҖӘННӘТМЕ? Бу да шундый берәр мәзәк түгел микән?.. Бер тапкыр Йосыф, кәефле генә бер әфәнде алдына туктап, хәер сорый. Кулын сузган, бүрек култык астында, сеңелесе итәгенә ябышкан. Әфәнде актарына-казыиа да, нидер исенә төшеп, маңгаена сугып куя. Хәйләкәр генә итеп елмая һәм Йосыфка бер язу язып бирә: әнә теге өйгә кер. Анда бер туташ булыр... Монда аңар нәрсә эшләргә икәне язылган... «Теге өйдә» болар- га ишекне колга кебек озын, вобла кебек кипкән бер хатын-кыз ача. Соңыннан билгеле булганча, монашка икән, ә кәгазьдә: «Әйдә чиркәүгә, мин сина өйләнергә булдым...» дип язылган икән... Монашка язуны укыгач, әллә ни гомер әйтерен әйтә алмый тора, аннан кулына кисәү ала, ләкин суга алмый, һушы китеп егыла... Бу да шундый берәр мәзәк язу түгел микән... Без Кузькалардан туры Клим катына йөгердек. Үз хәлем хәл булганга онытып торам икән, — зираттагы вакыйгадан соң Климнәрдә зур үзгәрешләр булып алды. Иртәгесен Климнәр, әйберләрен кул арбасына төяп, томанный дигән җирнең ишек алдына күчеп килделәр. Яңа ачылды әле, күргән юк. Дөрес булса, теге чиркәүдәге төсле сурәтләр чын кеше эшләгәннең бөтенесен эшләп йөри, ди; атлар чабыша, кошлар оча, сулар ага, өйләр, авыллар яна, ди... Климнең әнисе шунда эшкә керде, дворник булып. 72 Без килгәндә Климнәрдә бер кеше чәй эчеп утыра иде. Безгә күз кырыен гына төшереп алды да ялт арты белән борылды. — Кем ул, Клим? — Каравылчы... Шушы томанныйпың... Түгел икән, Клим безгә ялганлаган икән... Бер елдан сон дөресен белгәч, шаклар каттык. Укучыны зарыктырмас өчен, мин аны шушы урында ук әйтеп китәргә тиеш таптым. Ләкин үз язмышыбыз турында 1ИЗрәк хәбәр итәргә ашыкканга күрә бик тәфсилләп тормыйм... Климнең теге көнне зираттан кайтып йокларга ятуы була, берәү боларның тәрәзәсен шакый. Клим килеп -караса — зираттагыларның берсе, озын -буйлысы. Күзләре, мыегы, тешләре... «Артымнан килгән, үтерергә килгән...» дип уйлый Клим. — Әни, зираттагы карак!.. Стена аша — эшчеләр барагы. Әнисе, разбой салып, шунда кагарга итә. Шул чак тегеләрнең озыны артыннан икенчесе, йоклап ятканы үсеп чыга. Яхшылабрак карасалар — әтиләре, Клим әтисе! — Папань!.. — Ой, Арсений! Тәрәзәдән тартып алалар. — Ничек кайттың, Арсений? — Соңыннан. Сергей Сергеевичны миңа озаттыңмы әле, үз янындамы? Клим тагын, жүләрләнгән дип белеп, әтисенең кочагыннан ычкынырга итә. Ләкин әнисе тыныч: — Ул хакта миңа әйткән кеше юк, Арсений. — Ә соң хат?.. — Нинди хат? Климушка, әллә син алып оныттыңмы? Клим матча ярыгыннан укучыга мәгълүм хатны алып бирә. — Кара, ник миңа күрсәтмәдең аны? — Авырый идең ич. Күңелсезләндерәсем килмәде. — Рәтләп кенә сөйлә әле, нигә әтиең хаты күңелсезләндерсен ди мине?.. Клим нигә икәнен әйтеп бирә. Көләрсең дә, еларсың да. «Сергей Сергеевич» — шул исемгә ясатып алынган паспорт икән. Авылда чакта эзенә төшә-нитә -калсалар, әтиләре шул паспортны алып, Сергей Сергеевич булып. Баку якларына китеп югаласы булган икән... Өлгерми кала, һәм «Сергей Сергеевич» Климнәрнең авыл өйләрендәге бәрәңге .базында, пыяла 'банка эчендә өч ел үзенең хуҗасын көтеп ята... — Их, Клим, Клим!.. Әнисе шул ук төнне авылга кайтып, «Сергей Сергеевичны» алып килә. Ләкин акбур заводында бер авылдашлары бар. Ул, әлбәттә, паспортыңа түгел, йөзеңә карар... «Сергей Сергеевич» шундук каядыр китеп югала. Климнәр, алда әйткәнемчә, томанныйга күчеп киләләр. Әтисе анда калса, әлбәттә, эзеннән килеп, эләктереп алулары мөмкин. Кәжә бистәсе күпере төбендәге бер әбигә фатир керә. Алда әйткәнемчә, без бу турыда бер ел соң белдек. Хәзер исә Климне бик каты кызгандык, кайдадыр төрмәдә ята-ята акылдан язган әтисен кызгандык. Әнисен гаеп иттек. Ире анда катрда, ә бу монда томан- ный каравылчысы белән ихаха да михаха... ... Кузьканың мәзәк язу түгел икән. Клим укып күрсәткәч, шатлыгыбыз эчебезгә сыймады. «Густав Германович, милейший. Богом прошу, не откажите в любезности, устройте, пожалуйста, этих двух татарчат на работу. Ваша покорная: Таися Чеснакова». Көнләште Клим, ләкин сиздермәскә тырышты. 73 — Ә мнн, знашь, бүген томанный карадым. Иртәгә дә карыйм. Кыз- зык... Сезне дә бер алып керермен әле, механиктан сорап. Бабай ни усал каршы алса да (Самавар бай прикәщигы килеп киткән, без туздырып өлгергән егерме җиде тиенне иртәгә теләсә каян табып китереп бирергә кушкан), язу турында әйткәч, эш камчыга ук барып җитмәде. Ә Самавар байның беркөн «эш юк, бау юк», дигәне алдаү булганын әйткәч, бабай, алар шулай инде, дип көрсенеп куйды һәм бөтенләй йомшап китте. Тик апаны гына тынычландыра алмадым. —Шунда үзегезне бәреп үтергән булсалар, әй аллам... Әти кайтканчы ничек тә торыр идек әле... Менә чәчемне сатар идем... Ай, әнигә әйтмә тагын син... Фәкыйрь хатыннарның чәчләрен бай марҗаларга сатканнарын ишеткәнем бар иде. Бу, бердән, зур хурлык санала, икенчедән, чәчсез хатын-кызны җенем сөйми. —Нигә чәч!.. — дидем мин, Зөһрә апамны карга канаты кебек кара юан толымнарыннан башка -күз алдыма китереп.—'Нигә чәч!.. Иртәгә мин рабочий булам ич... Иртән таң белән бөтен өй безне капка төбенә чыгып озатып калды. Әни исә, үзенең әбжәтләрен бытылдый-бытылдый, әллә ни тикле озата килде. Фабрикка барышыбыз. Дөньяларыңнан кадерле язуны Йосыф, күкрәк кесәсенә салып, кулы белән тоткан; алай-болай төшеп калмасын дип, мин берчәк артка калып барам. Гудок. Әнә фабрик үзе дә. Кылты-й-мылтый өйләр арасыннан калкып чыгып, берсенпән-берсе озын морҗаларын, водокачка башняларыи күккә сузып, ничек матур кукраеп утыра! Куй йоны кебек бөдрә төтеннәрен Казанка буйлап нинди матур сузган! Төз, биек корпуслары, ихата тышындагы мазут - баклары, утын әрдәнәләре, каравылчы будкалары Казанканың тын гына аккан суында нинди матур булып чагылган!.. Әгәр хәзер безгә, «фабрикмы, җәннәтме», дисәләр, без, белмим, кайсын сайлар идек икән. Әйтеп бетергесез бәхетле идек без бу таңда. Хәтеремдә, төтене астыннан чыкканда өстебезгә коелган корымга шатланып бетә алмадык. Берчәк туктап та торыр идек әле, —тизрәк барып җитәргә кирәк. Үземнеке кыскарып калган, болай да кечкенә буемны кечкенә күрсәтә, — өстемдә әтинең кыска бишмәте, итәге миңа чаклап -катланган күкрәкчәле киндер алъяпкычы, аягымда бабай итеге; аякларым лаштырдап йөрмәсен өчен кат-кат аякчу чорналган. Зөһрә апам теккәләп биргән әбәт янчыгында зур гына ипи телеме, мичкә тәгәрэтелгән бәрәңге, тоз, бер шешә сөтле чәй. Әни аңар шикәр комы салды: «Болгатып эчәрсең...» Әни күрмәгәндә апа да бер балкашык тондырды... Йосыфның сөтле чәе юк. Бишмәте дә юк. Кат-кат сәләмә киеп, алъяпкыч бәйләгән. Аягында һәмишә шул лаштор-лоштыр галошлар. — Получка алгач, итек алам, — ди ул, минем нефть белән ялтыраткан итекләремә кызыгып. — Эһе. Мин дә. Бу — авыр. Тирләтә дә... — Аннары Климнеке ише күлмәк алабыз. — Кыек якалы? — Кыек. — Түлке башта талчокка барып, үпкә-бавырлы аш ашыйбыз, яме? Икешәр, юк, өчәр тәлинкә. — И карусельдә әйләнәбез. — Әйләнәбез. 74 Без фабрикка әнә шундый өметләр белән канатланып килдек. Ләкин фабрик безне генә көтеп тормый икән шул. Эшчеләр кереп бетүгә, фабрик капка төбен тагын беркөнге кебек эш эзләп килүчеләр сарып алды. Әле теге хәстә чырайлы ирне һаман алмаганнар икән, кызы имчәк балаларын күтәргән, икенчесен җитәкләгән. Теге вакыт: «иртәгә икебезнея берсен алмаслармы әле» дигәндә күзләрендә бераз ©мет чаткысы күренә иде, бүген ул да юк. Шулай да ул капканын нәкъ авызында. Фәлән эшкә фәлән чаклы кеше диюгә «беренче, мин!» дип кычкырмакчы. Ләкин кантор баскычыннан кәс-кәс төшкән беркөнге кеше (Густав Германович шушы икән инде) андый сүз әйтмәде. «Эш юк, юк эш. Тарал!»— дип китеп барды. Ишектән кусалар тәрәзә төбенә килергә өйрәнгән Йосыф, җен шикелле бөтерелеп, Густав Германовичныц каршына килеп басты һәм Кузька язуын моның кулына көчләп төртте. Густав Германович язуны укыгач, утлы күмер тоткан кебек булды. Кызарынды, бүртенде. Безне тибеп очырырга җитеп карап торды да. әллә капка саклаучы полицейскийга, әллә охран бабайга: — Керт! — диде. Без дә, аның кире уйлавыннан куркып, бөтерелеп капкадан кереп киттек. Густав Германович безгә уч төбе тикле берәр түгәрәк калай бирде. — Мокрый ватерга! Ну пашшель!.. Мокрый ватер дигәне кыр тикле зур, тәбәнәк подвал икән. Кичләрен үсия трамвае узып киткәндә күргәнем бар иде, моның да түшәмендә шундый «пәри шәмнәре». Идәне — җир. Буйдан буйга тезелеп киткән агач станокларда аргы очтагы тәрәшле җитен өемнәреннән эрләнеп чыгып, озын көлтә булып инеш кебек агып килгән йөзләрчә җепләрне үзләренә чорнап, йөзләрчә орчык әйләнә. Эшчеләр, тулган орчыкларны алып, бушларны киертеп куялар, хатын-кызлар, малайлар, өзелгән җепләрне ялгап, йөгереп йөриләр. Ызгышталаш, сүгенү... Безнең дә тизрәк алар эшләгәнне эшлисебез, алар шикелле итеп карлыккан тавыш белән кычкырасыбыз, сүгенәсебез килде. Бөтен кыяфәтләребез белән шул эшчеләр кебек буласыбыз килде -безнең. Йосыф керәкерүгә алъяпкычын ниндидер майга буяп алды, мин дә, тиремне сөрткән булып, битемә шул майны ышкып куйдым, итек йөземә пычрак олтанымны ышкыдым. Мастер килде. Калайларыбызны суздык. Мастер да, борылып караган эшчеләр дә безне күреп исләре китте. Буем кечкенә булганга дияр идем, монда миннән кечерәкләр дә бар. — Сезне ничек алдылар? Әнә нәрсәгә икән... Әйтәмме соң!.. Йосыф та әйтмәде. — Гаҗәп, бик гаҗәп... — диде мастер... — Әйдә бар, әнә Хәмдия апаң күрсәтер... Ә син, Гарәфетдин, Нәфисә апаң янына бас... Нәфисә дигәне минем апа чамалы бер кыз иде. Аңардан да ябык, күзләре эчкә баткан, берничә җирдән куллары суелып чиләнгән. Ул минем кыяфәтемә карады да көрсенеп куйды: — Әйе... үз аягыбыз белән килеп керәбез бит... Менә билләһи, бөҗәк үрмәкүч авына кергән күк... — Бөҗәк белми керә, ә без белә торып, Нәфисә... — Авыр монда, энекәшләр. Бу цех — арада авыры. Алла каргаган цех бу, чехотка базы. — Ә кайсы җәннәт бакчасы соң, Нәфисә, кайсын алла каргамаган?.. — Еллар иминләнеп китсә, сызыгыз сез моннан, егетләр... Бик тиз туза монда кеше. Тартса, кырыкка тарта... Тумыштан эштә булгангамы, — миңа үткән гомерем бихисап озын тоела иде. Мин, калганын тиз генә исәпләп чыгып, аны мәңге бетмәс күреп: 75 — И-и, тагын егерме сигез әле,—дидем, —синең дә егерме алты, Йосыф. — Алтмыш өч. Миңа чегән карчыгы җитмеш җидене яшисең диде. — Бала түгел диген инде йә... Их, их... Кил, әйбәтләп карап тор... Менә шулай, аннары шулай, инде килеп, янә дә шулай... — диде Нәфисә апа һәм үзенең үрмәкүч кармавычлары кебек озын, шыр сөяк бармаклары белән җепне җепкә ялгап куйды. — йә әле... Карап торганда бик ансат кебек иде, мин аның хәтта кыенрак булуын теләгән идем, ләкин бу эш үзенең нәрсә икәнен бик тиз танытып өлгерде. Җеп еш өзелә, аны күз ачып йомганчы ялгап өлгерергә кирәк, озак мыштырдасаң, орчыкларны күзәтеп йөрүче өлкән эшче «кулың чередеме әллә!» дип кычкыра, ә мастер күреп калса, салып торып җибәрергә дә күп алмый. Минем пинкә тетеп, бау ялгап өйрәнгән бармакларым эшкә тиз күнекте. Ә менә Йосыф мескен тәмам чиләнде. Күз ияләнә төшкәч, эш урыныбызның да алай бик үк сокланырлык түгел икәне күренде. Акшары купкан стеналары — манма су; су кайбер җирләрдә, парланган тәрәзәдәге кебек, юл-юл агып төшә, түшәменнән шып-шып тамчы тамып тора. Шунлыктан идәне юеш, кайбер төшләре хәтта пычрак иде. Башта түшәмдә генә, самавыр буы кебек кенә йөзгән җылы пар, куерганнан- куера барып, «пәри шәме»нең болан да тонык нурын киметә. Бөркү була башлый. Тынчу. Мин тирләп чыгам. Каш араларыннан агып төшкән тозлы маңгай тире күзләрне әчеттерә. Тамакка әче төтен утыра. Ләкин без боларның берсенә дә игътибар итмәскә тырышабыз. Җепләрнең үзләреннән-үзләре эрләнеп чыгып, йөзесе 'бергә инеш булып агулары кебек, үзләреннән-үзләре арба кендеге шае орчыкларга чорнала барулары кебек могҗизаны без кайда күргән!.. Кирпеч түшәлгән ярым түгәрәк тирән чокырларга карап торган бик вак өлгеле, тимер җәтмәле зур тәрәзәләре дә күңелле булып күренә безгә. Узган-барган аякларны, ‘итәкләрне, ат аякларын, коерык очларын, арба тәгәрмәчләренең ярым түгәрәкләрен карап калу үзе бер хозур. Нечкә тасма белән муеннарыбызга таккан түгәрәк калай, аннары рабочий .исеме үзе ни тора! Ә унсигез тиен, бүген дә, иртәгә дә унсигез тиен!.. Получкага тикле дөнья хәтле җыела бит ул!.. Күрәсең, Йосыф та шуны уйлый, маңгай тирен сөртеп ала да елмаеп күз кысып куя. Мин дә аңар күз кысу белән җавап бирәм. Минем хәтта шаярасым килә. Бушаган арада янымдагы малайга төртеп куям. Миннән дә кечкенә ул. Ябык дигәндә дә ябык, корсагы зур, башы да. Шундый нечкә муенына бу чаклы башны күтәреп тору авырдыр кебек. Әллә инде шуңар, төрткәнемә башын күтәреп карамый. — Син ни исемле? — Гарәфетдин. — A-а, адаш икәнсең әле, — дим мин, аны сөйләштерергә теләп. — Мин дә Гарәфетдин ич. — һе, — ди күршем, тагын башын күтәрмичә генә. — Кайчан кердең, адаш? — Белмим. Аңламады дип белеп, мин соравымны кабатлыйм: — Эшкә кайчан кердең? — Белмим. Нигә әйтми икән?.. Адаш икенче очта өзелгән җепне ялгарга йөгерә. Нәфисә ападан шул хакта сорыйм. — Оныткандыр, — ди Нәфисә апа. —• Кергәндә җиде дә юк иде әле аңар. Таптамасыннар дип, әнисе капкадан кергәндә күтәреп керә иде. — Әнисе дә монда эшлимени? — Үлде. Авыраеп, әнә шунда барып ятты да... Балага булган икән... Баласы исән, дүртенче белән бара. Түлке зрә чирләшкә... Оч-очын алай 76 озын калдырма Гарәфетдин. Бик кысма да. Менә шулай... Әтисе үги иде. әнисе үлгәч өйләнде. Шулай итеп, хәзер икесе дә үги... Эчәләр. Ай, кэ« күрсәтмиләр лә мескенгә... кыйный-кыйный мицрәтеп бетерделәр инде. Получкасын да үзләре килеп алалар бит. И иде алай-болай штрафка эләксә, икәүләшеп торып... Без шулай сөйләшә-сөйләшә эшләп торганда, яшь бала елаганы ишетелде. Баскычта бала күтәргән бер әби күренде. Нәфисә апа (кара, әни кеше икән!) йөгереп барып, баланы әби кулыннан алды, һәм, бер дә уңайсызланмыйча, изүен чишеп имезә дә башлады. Сабый бер-ике суырды да туктап көйсезләнергә кереште. — Тагын имми... әй аллам... — Әнисен монда унике сәгать ябып тотсалар, чучка баласы да иммәс... Кислата исе бит... — Туып өлгерми—газап... — Әнә Мәмдуханын үлде шулай... — Кәтринә имезгәндә әптик даруы сөртә иде, калмады микән, менеп төш әле. — Ннкакуй дару... Мачтыр югында бар әнә, .качагарга кер дә әйбәтләп җылы-су белән юу, и сөтле чәй сөрт башына. Сөтле чәй!.. Минем дә бар ич ул. Әнә тәрәзә төбендә генә... Күзне бик кыздырып тормасын дип, мин аны әбәт янчыгым эченә тыгып куйган идем, исемә төшү белән исе борыныма, тәме телемә килде... 1Ок. түзим әле. Әбәт җиткәч, мин аны ипи белән, салкын бәрәнге белән... Ә нигә юк соң инде әбәт? Күп эшләдек бит инде... Әллә гудок бирергә оныттылар микән? — Нәфисә апа, гудок нигә юк?-—дим мин, ул баласын имезеп төшкәч. — һи-и әле... — Нигә? — Унбердә була ул. Әле сигез дә юк... Алайса түзә алмыйм икән... Мин иреннәремне генә чылатып алырга дип тәрәзә төбенә киләм. Ә анда, ни күзем белән күрим, теге хәстә чырайлы кеше тәрәзә каршына килеп иелгән дә миңа карап тора. Шундый мескен, шундый кызганыч; болганчык су төсле нуры качкан күзләре, гүяки: «сине алмасалар, мине алалар иде...» диядер кебек. Миңа ничектер бик авыр булып китте. Сөтле чәй турында онытып, хәстә чырайлы турында да онытырга тырышып, өзелмәсә дә ялгаган булып, җеп елгасы буенча йөгереп йөри башладым. Тәрәзәгә бик озак карамадым. Байтак накыттан. инде киткәндер дип, сакланып кына күтәрелеп карасам, хәстә кешенең күзләре әле һаман миндә иде. Әллә сихерләде инде, бу юлы мин аңардан күземне ала алмадым. Хәзер мин аңар: «нигә мине күрәсең, ә Карауҗа баен күрмисең?» дияргә җиттем. Аның күзләре мастер куып җибәргәнче миндә булды. Иртәгесен без аны эш эзләп килүчеләр арасында тагын күрдек. Анын иртәгесенә дә. Без аның белән очрашмас өчен капкадан кергәндә кешеләргә кысылып, болай да кечкенә гәүдәбезне тагын да ия төшеп керә идек. Берсендә тыкрык ягыннан койма аша төшә башлаган идек, охран күреп туктатты. Шуннан болар күренмәс булды. «Крестовниковка алалар дигәннәр иде, шунда кергәннәрдер...» Без тынычланып калдык. Ләкин бик азга. Якшәмбе көн иде. Ял көне. Уянып китсәм, ни күзем белән күрим, ишек төбендә басып торалар. Имчәк балалары юк, кызы әлеге энесен күтәргән. Нишләп йөриләр? Әллә инде мине эзләп килгәннәрме, ходаем... Мич башында идем, башымны ташбака төсле эчкә тартып алдым. — Гаеп итмә инде, әбкәч, ирекле баштан түгел, эш табып булмый,— диде хәстә кеше һәм (ярый әле бабай өйдә юк иде, мөгаен сизәр, берәр 77 хол эшләми калмас иде), — бер көн булып бетте дигәндә генә ике малай арага кереп харап итте. — диде. Мин тагын да эчкәрәк шуыша төштем. Имчәк балалары гүр иясе булган икән, кызы шуны сөйләп, елап алды, һәм, монысына да берәр хәл булмасын дигән күк, кулыидагысын күкрәгенә кыса төште: — Кәфенлек тә юнәтеп булмады. Әтинең актык күлмәгенә төреп күмдек. Шәригать алай дөреслидерме инде?.. — Ходай үзе дөресләсен, бәбкәм... — диде әби һәм кулын күтәреп, сеякенә-селкенә -иреннәрен лепелдәтергә кереште: — Алла рәхмәтендә булсын... Ипине миңа әбәткә генә тоталар, күптән бер умач белән торабыз. Әби кичә аның да онын ике умачлык кына калды дигән иде. Шулай да чынаяк тәлинкәсенә салып {кү.брәк күрсәтү өчендер инде, бармагы белән җәя-җәя) он алып килеп бирде. Кыз аны яулык читенә төйнәде. Әби, сәдакасына өстәп, алармы тәмле теле, изге теләкләре белән озатып калды. Шул тикле кызганыч -булды,—иртәгә әбәткә дигән ипиемне бишмәт эчемә яшереп, Йосыфларга йөгердем: — Зөләйха, бар, тизрәк әнә шул апайларга илтеп бир. Иосиф та бик уңайсызланды. Эшкә кертәлмәсме дип, Җәмилне күреп караган идек, орышты: — Үз артыгыз елынып җитмәгән!.. Үбшем, үзегезне куып чыгармаса- лар, койрыгыгызны кысып, тик ятыгыз, понял!.. 6 «МОНДА ШУЛАЙ, ГАРӘФЕТДИН...» Кыш керү белән .фабрикта эшләр тагын да кыенлашып китте. Җеп хәзер юеш кенә түгел, салкын да, бөтен кулны, хәтта иңбашларын сызлата. Әни озаклап кер юса шулай була -иде: бармак битләрем бөрешеп юкара, иртән уянганда бераз кан жыела әле, ә кичен янә чүпрәкләнеп, агарып чыга. — Менә -болай булыр әле, — ди Нәфисә апа, үзенең чиләнгән бармак буыннарын күрсәтеп, — монда шулай, Гарәфетдин... Шулай булмасын өчен без бармакларыбызга юка күннән бармакчалар тегеп кидек. Ләкин алай төйнәп бул.мый икән, — салып ташладык. «Фабрикмы, җәннәтме?» — Мин хәзер фабрикны җәннәткә түгел, рәхәтләнеп торып, үзебезнең пинкәгә алмаштырырга риза булыр идем. Анда, ичмаса, кызганырга апа бар иде. Үзе эштән бушап торган арада әнн килеп - булышып китә иде. Әти тышка-мазарга чыгып киттеме: «Ял итеп алыгыз, җаннарым...» Әйе, алтын булган икән ул көннәр!.. Уйный- сы-көләсе килмәс булды. Туктаусыз баш сызлады, бераздан инде йөткерә дә башладым. Бер көнне Зөһрә апам ничек йөткергәнемне тыңлап ятты-ятты да тирән көрсенеп куйды: — Әй аллам, минем көнгә калмасаң гына ярар иде... — Юк, апа. — Ээ, юк... Сезнең андагы иснең тәрәзә ярыгыннан чыкканына да түзә торган түгел... ул пары тагын, — мунча диярсең... — Каян белдең? —- Барып карап тордым... Кешеләр сезнең ул тәрәзә турысыннан узганда башларын читкә борып узалар. Мин, тамак төбемә килгән йөткерүемне тыеп, егетләнеп: — Түгел, апа җаным, ул өстә генә шулай, аста алай түгел, — дигән булдым. — Аннан бер мәл генә булып ала ул ис... Пары да шулай... 78 Ярты сәгать, чирек... Икмәктер менә... Ә тузаны әчмуха сәгать тә булмый торгандыр әле... Бу урында апамның туган жанлылыгы, миңа 'булган илаһи мәхәббәте, изге мөнәсәбәте турында илаһи вә изге сүзләр белән сөйләп бирәсе иде. Ләкин күзләремә яшь килә, бугазыма кайнар төер утыра да. әйтере.мне әйтә алмыйм... Икенче көн иртән уянып киткәндә апам әбәт янчыгыма үзенә дигән кәжә сөтен тыгып куйган, шешә авызыннан балкашык белән шикәр комы салып тора иде. Әни, җитәр, үзеңә калсын, ди. апам аның саен сала... Әйе, мин шуңар өйрәнгән, күрәсең, минем өчең бу гади нәрсә булган,— әллә ни исем китмәде. Шулай да «миң чәй яратам» дигән булып, сөтне алмаска итендем. Ә апам авызымны да ачырмады: — Өем, әем... мин тереләм инде, күр да тор—тереләм, — диде.— Сина, кәҗәбез сөтен бетереп торган арада, Зинаида апа көн саен берәр бутылка сыер сөте биреп барырга булды. Ә мин аңар, әнигә әйтмә түл- ке... чәчемне... Мин, рәхмәт әйтәсе урында: — Тагын чәч!.. — дип кычкырдым. Әнә шул тупаслыгым өчен дә апам ачуланмады: — Үсә ул, зрә тиз үсә, әнә Хәдичә кистергән иде, иңнәренә төшеп килә инде, — диде. — Кистереп кенә кара!.. Сөтеңнең тамчысын да эчмим .и эшне ташлыйм да базарга чыгам, урларга... менә сина алайса!.. Ышанды ахрысы, дерелдәп куйды апа. Мин дә тынычланып, тупаслыгым өчен үкенеп, апамны кочып алдым: — Кирәкми, апа җаным... Мин, знаш, күпме акча апкайтам? Оһо... тагын өч көннән получка. Ләкин получка алай куанырлык булмады. Нәфисә апа әйтмешли, арт кашыган өчен дә штраф икән, — өстемә штраф күп чыкты. Ак мыеклы, күзлеге алтын кысалы, кара бантиклы кассир, чиратым килеп җиткәч, кул гына сыймалы ярым түгәрәк тәрәзәсеннән бер кәгазь сузып, кул куйдырды да ике илле тиен, ике бер тиенне борын төбемә шудырды. — Следующий. — Әз... — Штрафың күп. — Нинди штраф? — Шундый. Диастер буяуга дип җибәргәч, ишек алдында сөйләшеп тордыңмы? Тордың. Хәзер кем белән икәнен дә әйтәм... Кочегар Сөләйман белән. Кассир, шалт итеп, счет төймәсен тартып куйды. — Механическийның Егорка белән бәдрәфкә бикләнеп, тәмәке пошкырып яттыңмы? Яттың. Кассир янә счет төймәсен тартты. — Тәрәзәдән карап торган малайга су сиптеңме? Лакандагы пряжа чылата торган суны? — Үртәп тормасын ие... — Үртәвеңне күрсәткән булыр иде, бәхетең әле, әтисенә әйтмәгән... Бутишник Әхтәрн малае бит ул... Ярый әле мастер кысмады... (Анда йоласы шундый .икән: бе получкада мастерны сыйлау — корбан чалган кешенең корбан ти муллага илтүе кебек үк тиеш эш икән.) Мастер салкында чират тора- тора күгәреп чыккан иреннәремә, битемдәге бала йоннарга, күшеккән учым белән бергә дерелдәгән ике бер тиен, ике илле тиенгә карап тор ды-торды да ансыз да күзләремә төшеп беткән бүрегемне басып китеп барды. Капка төбендә минем получка алып чыкканымны көтеп торган бабай получкамның шулай әз тиюенә Йосыфлар әйткәч кенә ышанды. — һеэ. Кая <бармак кирәк инде моның белән? Җитмәсә, йорт-җир налугы китерделәр, кабыргасы бишкә калгыры!.. Өч тәңкә бит, өч... Болай булгач, мин инде апамның ниятенә каршы килә алмадым. Күрәсең, хәлебез бик мөшкел булган, — хәтта апам чәчен тараган чакта бер генә бөртеге коелса да бөтен йөрәге белән әрни торган әни дә: — Нишләмәк кирәк, хак язмышы шулай, күрәсең... — диде. Кыйммәт йөри икән, чәч акчасына бабай налог түләде, аннан әллә ни тикле он, киндер мае, бәрәңге алып кайтты. Ләкин минем күземә берсе дә күренмәде. Апам үзе дә тыштан гына шулай ялтырап йөргән икән— күзе көзгедән, куллары җилкәсеннән китмәде. Мине йоклый дип белгәндер инде, өялдына чыгып озаклап елап керде. Апа тагын сула төште. Мин аның өзлегеп китүеннән куркып, гел эштән тыя килдем. Алдагы получкада өйдәгеләрдән яшереп дуңгыз мае алып кайттым. — Нәрсә? Нигә? — Шифасы зур була икән, апа җаным... — Алла сакласын... Бар, чыгарып ташла. ~~ «Хәлфә абый белән икәүләп тәүбә итәрсез, хаҗга барыреыз», — дидем мин, доктор апа сүзләрен бик җитди төстә кабатлап. Апам карады да катты: — Әбәү, каян беләсең?.. — Бүген төшемдә хәлфә абыйга бер апа шулай диде. Беркатлы апа ышана калды: — Китче... я алла... Ә өнемдә күргән-ишеткәнемне әйткәч, җир тишегенә кереп китәрдәй булып оялды. Аннан кочып алды. — Мин эчтем инде... үләсе килми бит, нәнәм... — Үлмә шул... Хошь гонаһысын үземә алам... Әйтерсең, бу мөмкин нәрсә иде, апам: — Кирәкми, кирәкми,—диде. — Әниләр генә сизә күрмәсен, яме, нәнәм... Икенче получканы мин бер штрафсыз эшләдем. Дөрес, бу бик кыен булды. Еш кысталудан куркып, хәтта су да эчмәс булдым. Ә менә Йосыф түзмәде, мескен... Хәер, аның урынында булсам, мин дә түзмәгән булыр идем... Без әле ул чакта нигә икәнен белмәдек: беркөн безнең цехны, эштән соң алып калып, бөтен фабрик ишек алдын чистарттырдылар. Юл читендәге сосла-сосла кар өемнәренә чыршылар утыртып чыктык. Ә Йосыф шуның өстенә төнлә кайткач әтисенә аш пешереп илтте. Арча кырына тикле бит. Җәяү... Эшкә чак кайтып җитте... (шул көнне, аяклары бик талгач, тез астына бүреген салып, матча терәвенә сөялеп, бераз утырып торырга булган иде, — утыруына йоклап киткән. Уятмак булган идем. Нәфисә апа кызганды. Өч минут үтте микән,— ник беребез сизсен,—■ тавык кетәгенә кергән чегән малае күк шыпырт кына Густаф Германович килеп көрде: — Кто спаль? Как имия?.. Шулай итеп, ике-өч минут йокы, бичара Йосыфның, бер тәңкәсен — биш көн ярымлык эш хакын йолкып алып калды, һәм Йосыф кышка шул галошлары белән шыкырдап барып керергә мәҗбүр булды. Аңар дигән (шулай ук миңа дигән) кыек якалы күлмәкләр кибеттә эленеп кала бирде. Толчоктагы борычлы, суганлы үпкә-бавыр ашлары һәм дә борыннарны, күзләрне рәхәт чеметеп ала торган баварский квас шулай ук хәзергә хыял килеш кала бирде. (Дәвамы. бар)