Логотип Казан Утлары
Шигърият

ҮЗБӘК ШАГЫЙРЕ ГАФУР ГОЛӘМГЭ 60 ЯШЬ

’ ШагыиР е Гафур Голы 1903 елда Ташкент шәһәрендәУл’. бик яшьли ятим кала. Гражданнар сугышы елларында балалар йортында тәрбияләнә. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң Ташкент педагогия институтында укый, берничә ел укытучы булып эшли. 1923 елда Гафур Галәм. Ташкентта чыга торган газеталарга языша башлый. Аның «Кокан батрак» исемле поэмасын аәм берничә юмористик хикәясен үзбәк укучысы бик җылы каршылый. 1930 елдан бирле Г. Голэмнең «Динамо», «Власть хуҗалар кулына күчкәч», «Тере җырлар», «Кытай эпизодлары» Һ. б. җыентыклары басылып чыга. Аның «Байрак йөртүчеләргә», «Юлдаш», «Туй» поэмалары укучылар тарафыннан аеруча яратып укыла. Үзбәк әдәбиятын үстерү өлкәсендә күрсәткән хезмәтләре өчен ул Хезмәт Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә. Түбәндә без журналыбыз укучыларына Г. Голэмнең бер шигырен тәкъдим итәбез. СЕЗ КУНАККА БЕЗГӘ КИЛЕГЕЗ А унак килсә, үзбәк аңа гашыйк булыр, Өстәленә сый-хөрмәте ташыл тулыр. «Миңа кер!» — дип һәркем үзенә дәшеп торыр, «Минем түрдә бул башта!» — дип ашыктырыр... Ләкин әүвәл минем йортка керегез, дуслар! Адресымны минем бик тиз белерсез сез. һәркем әйтер һәм туптуры килерсез сез. Гафур Голәм шат булганын күрерсез сез, Минем йортта көткән кунак булырсыз сез. Башта миңа ашыгыгыз, көтәм, дуслар. Бакчам сезгә! Тик кагылсын капка гына! Суым көмеш —юын да һәм макта гына, Сөрт битеңне тастымалның ап; ага“^ Кинзы куям, бөтиең өзәм-аша гьша Бакчама һәм йөрәгемә керегез, дуслар. һичбер көпем бушкд угнан *в “ ^ма1Ы‘ Тутәлләрем ниләр гена упдырм - 1 КукР әп УВДЫ ”“'Кр»аде, Әгәр чәчәк кирәкV аллар да күп Кызыллар да, J., Р и тик Төрлесе бар, иренмәгез — алдан әйтик: һәм йолабыз шунда» ХеК зеп, дуслар Сүз башлагыз берәр роза 120 Табын итеп келәм җәеп алырбыз без, Таянырга йомшак мендәр салырбыз без. Кем кемлеген җыр моңыннан танырбыз без, Бергә җырлап, бергә ялга талырбыз без, Бөтен нәрсә уртак булыр безнең, дуслар. Бәхетле ул — бала-чага сөйгән кеше, Килене булган һәм кызларын биргән кеше, Бәби туен үзе бик күп күргән кеше... Эбер-чебер шаулый бирсен тирләп-пешеп, Аш алдыннан бераз чәйләп алыйк, дуслар. Мин яшьлн үк бер карарга килгән идем: «Баласыз өй — сыйсыз өстәл!» — дигән идем. Бала-чага шаулаганда түрдә минем Кунакларым борчылмасын бер дә минем, Без табында үзебез дә шаулыйк, дуслар. Ит һәм вино. Бал һәм җимеш... Бир барын да! Куй кәсаның кечкенәсен, зурларын да. Зур өстәлем гүя минем— җир шары да, Сез — йолдызлар тезелгәнсез җир янына. Бар да әзер, әйдә инде .башлыйк, дуслар! Учак яна, кайнар плау пешеп тора, Тын бакчага мчиләс җилләр исеп керә. Шәфталуга күз төшмәсен ничек кенә, Ләкин башта түгәрәкләп кисап кенә Кавын кабып карамыйча булмый, дуслар. Ни куйганның тәмен дә бел, леен дә бел: Бусы сумса, бусы казы, бусы нарын... һич тәрҗемә итеп тормыйк исемнәрен, Авыз итеп белү кирәк җисемнәрен, Әйдә рәттән авыз итә барыйк, дуслар! Менә вино — үз эшебез, үзгенәбез, Без кояшны мичкәләрдә йөздерәбез! Тәкъдим шундый — раслыйк аны тиз генә без: — Кувшиннарны бушатырга сүз бирәбез! — Дигән сүзне катгый итеп әйтик, дуслар. Мөхәррәмәм керде, плау пеште әнә, Ике табак — нәкъ ике ут төсле әнә. Дустан дуска йөреп аяк өсте әнә Суынганчы кабыгыз дип кыстый әнә Башын .иеп сезне минем хатын, дуслар. Плаудан соң тагың чәйләр салырбыз без, Шигырь әсирләре булып калырбыз без: Фуркат, Пушкин, Джамины алырбыз без, Бер-беребезгә текәлешеп калырбыз без, Әйдә укы үзеңнекен! диеп, дуслар. Иксез-чиксез байлык саклый һәрбер киштәм: Төрле телдә шигырь саклыйм, шигырь ишетәм. 121 Шунда әнә тезелеп тора минем эш тә, Ләкин никтер санаганым минем һич тә Юк аларны. Санау кирәк микән, дуслар?! Сүзне, ахры, суздым инде озынга мин, Талабыздыр... Ардым, ахры, үзем дә мин. йоклыйсы бар. Туктыйм шушы сүземдә мин: һәммәгезне кич кунарга үземдә мин Калдырам һәм буйсынырга кушам, дуслар. Кемнәр яшьрәк, кемнең күбрәк ялкыны бар — Келәм-кашма җәеп тышта яткырырлар, Чарлагьпма менәр ирле-хатынлылар... Чөнки бездә көзнең бераз шаукымы бар. Салкыннардан сакланырга кирәк, дуслар. Онытмагыз өлкән шагыйрь сүзләрен сез: Суытмыйча кайнар дуслык эзләрен сез, Ерак юлның якын итеп үзләрен сез, Кирәк җәен, кирәк икән көзләрен сез Кунак булып әйдә безгә килегез, дуслар! 3 ә к и Нури тәрҗемәсе.