ЗАМАНЫБЫЗ ТАЛӘБЕ
Соңгы елларда татар совет әдәбияты зур күләмле күп кенә яңа әсәрләр белән баеды. Алар: Г. Әпсәләмовның «Мәңгелек кеше», Фатих Хөснинең «Җәяүле кеше сукмагы» һәм «Утызынчы ел», С. Рәфиковның «Беренче яз», Г. Ахуновның «Хәзинә» романнары, Ибраһим Газиның «Онытылмас еллар», яшь язучылардан М. Шәрифуллинның «Еллар үткәч», Эдуард Касыймовның «Кояш көн дә чыга», Шамиль Бикчуринның «Каннар чишмә» повестьлары һәм башкалар. Театрларыбызда да яңа драматик әсәрләр куела башлады. Менә шушы куанычлы хәл язучыларыбызның партиябез чакыруына лаеклы җавап бирү өстендә чын күңелдән бирелеп эшләүләрен раслый. Фидакарьләрчә көч куеп коммунизм төзүче совет кешеләренең күркәм сыйфатларын зур поэтик осталык белән сурәтләгән, гражданлык пафосы һәм гуманистик идеяләр белән сугарылган яңа әсәрләр безгә бик кирәк. Хәзерге татар әдәбияты, күп милләтле бөтен совет әдәбияты кебек үк, уңай образлар иҗат итүдә шактый уңышларга иреште. Ләкин тормыш бер урында тормый, зур эшләр башкара барган кешеләребез— укучыларыбыз үзләрен яна казанышлар яулауга рухландыра торган яңа әсәрләр таләп итәләр. Кайчакларда матбугатта заман темасын дөрес аңлауны кыенлаштыра торган фикерләр әйтелеп китә. Мәсәлән, М. Әмир «Заманга хас стиль» III дигән мәкаләсендә Ф. Хөснинең «Утызынчы ел» исемле романы турында бик хаклы фикерләр әйтү белән бергә, «ул — бүгенге көн әсәре», дип искәртеп куйды. Моны ничек III «Социалистик Татарстан*, 1962 ел, 16 июнь саны. аңларга? Заман темасын яктырткан әсәр дипме, әллә бүген генә чыккан яңа китап дипме? Әгәр дә бу сүз беренче мәгънәдә әйтелгән икән, моның белән килешүе бик кыен. Мәгълүм ки, партиябез авылны социалистик үзгәртеп -кору һәм кулакларны сыйныф булу ягыннан бетерү буенча утызынчы елларда зур эшләр башкарды. Авылны экономик яктан күтәрү өчен вак һәм аерым крестьян хуҗалыкларын коллектив хезмәткә нигезләнгән эре социалистик хуҗалыкларга берләштерергә кирәк иде. Авылда капитализм калдыкларын бетерү өчен зур һәм бик катлаулы көрәш белән тулган ул елларны сурәтләгән әсәрне — бүгенге көн әсәре дип игълан итү, әлбәттә, дөрес түгел. «Бүгенге көн күзлеге» үтелгән этапны түгел, бәлки партиябезнең XX, XXII съездлары куйган бөек бурычларны күзли бит. Утызынчы еллар турында алда әле тагып күп кенә яңа әсәрләр язылыр, ләкин алар барыбер үтелгән чорны чагылдыручы әсәрләр булырлар, һәм алардап бүгенге авылыбызның тормышын күрүне беркем дә таләп итмәс. Утызынчы еллардагы авыл белән бүгенге авыл арасы — җир белән күк арасы. С ■вш 140 Кырлары куәтле техника белән тулган, электр утлары балкып торган, радиолаштырылган һәм телевизорлар керә башлаган авылны колхозлашуның беренче елларындагы авыл белән чагыштырып булмый, әлбәттә. Әсәр заман темасына багышланган икән, аңарда бүгенге авылыбыз картиналары, аның рухи яктан бик нык үскән кешеләре образлары бирелергә тиеш. Кызганычка каршы, әдәбиятыбызда бүгенге авылны киң чагылдырган, авыл хуҗалыгын текә күтәрү өчен совет крестьяннарының героик көрәшен гәүдәләндергән зур полотнолы әсәрләр бездә әле һаман юк. Партиябез Үзәк Комитеты авыл хуҗалыгын текә күтәрү мәсьәләсен берничә тапкыр карады һәм бөек программа бирде. Колхоз авылы чын мәгънәсендә зур үзгәрешләр кичерә. Ләкин әдәбиятыбызда бу юнәлештә борылыш ясалганы юк әле, дисәк тә хата булмас. Ә заман яңаны таләп итә. Бүгенге көн турында, коммунизмның бөек бинасын салучылар, чирәм җирләрне үзләштерүчеләр, космоска юл салучылар турында югары сәнгать көченә ия булган әсәрләр тудыру — язучыларыбызның •кичектергесез бурычы. «Әдәбиятның һәм сәнгатьнең халык тормышы белән тыгыз элемтәсе өчен» дигән хезмәтендә һәм 8 мартта партия һәм Хөкүмәт җитәкчеләренең әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләре белән очрашуында ясаган чыгышында Н. С. Хрущев совет язучыларын нәкъ әнә шуңа — коммунистик төзелештә халыкны яңа казанышлар өчен көрәшкә күтәрергә чакырды. Әдәби иҗат эше — ул бик катлаулы һәм бик җаваплы эш. Ул язучының таланты, эрудициясе, тормышны белүе, дөньяга карашы, күзәтү сәләте, вакыйгаларның барышына дөрес бәя бирүе белән бәйләнгән. Безнең татар әдәбиятында партия эшчеләре образын сурәтләү әле һаман «тар» мәсьәлә булып калуында дәвам итә. Роман яки повесть кебек зур жанрлар өстендә эшләүче күп кенә авторларыбызның партия эшчеләре образларын сурәтләүгә, ■ко м м у н I i стл арның п роизв одств од а - гы батыр хезмәтләрен күрсәтүгә игътибарсыз карауларын берничек тә аклап булмый. Мәгълүм ки, илебездә партия оешмаларының катнашыннан, аларкын көндәлек җитәкчелегеннән башка бер генә эш тә эшләнми, һәм бу бик табигый да. Коммунистлар партиясе — совет халкының авангарды, ул үзенең юнәлеш бирүче йогынтысын иҗтимагый тормышның бөтен якларына җәелдерә. «Партия,— диелә КПСС Программасында, — эпохабызның, бөек революцион үзгәрешләр ясаучы совет халкының акылы, намусы һәм вөҗданы. Ул киләчәккә үткер күз белән карый, алга баруның фәнни нигезләнгән юлларын халык алдында ачып сала, массаларны чиксез 3УР бурычларны хәл итүгә алып бара». Коммунизмның материальтехник базасын булдыру өчен бөтен халык көрәшеңдә партиянең тоткан роле тагын да күтәрелә. Бүгенге көн күзлегеннән килеп эш .итү яки бүгенге көн әсәрен иҗат итү бурычы әнә шуны таләп итә. Фатих Хөсни — зур художник һәм ул үзенең әсәренә карата туры әйтелгән кайбер фикерләргә үпкәләмәс, дип уйлыйбыз. Ул бит үзе дә — туры телле язучы. Сүз дә юк, Фатих Хөснинең «Утызынчы ел» романы — зур осталык белән иҗат ителгән әсәр. Шулай да, бу романда без партия эшчесенең тиешенчә тирәнлек белән сурәтләнгән образын күрмәвебезне әйтми кала алмыйбыз. Сөббух Рә- фиковның «Беренче яз» романына карата да шундый ук фикерне әйтергә мөмкин. Ул заманда да колхоз хәрәкәтенең башында коммунистлар йөрделәр, шул көчле революцион хәрәкәт партия оешмалары җитәкчелегендә барды. Кулакларга каршы сыйнфый көрәшнең алдынгы сафларында коммунистлар, комсомо- лецлар, хәтта пионерлар да булды. «Утызынчы ел» романындагы образлар арасында бик сирәк күренеп китә торган «ячейка абыйлар»- ның хәрәкәтләрен, эшләрен тормышмы революцион үзгәртүче коммунистларның эше дип бәяләү кыен шул. Безнең 'көннәргә күз салсак та шулай: коммунистик бригадаларда башлап йөрүчеләр, партиясез большевикларны данлы хезмәткә оештыручылар — коммунистлар ич! Космоска иң беренче булып юл ачучылар да — коммунистлар! Партия эшчеләре образын сурәтләү, билгеле, зур кыенлыклар белән бәйләнгән. Биредә, художникның осталыгыннан тыш, партия эшенең нечкәлекләренә төшенә белү дә таләп ителә. Партия эшчесенең эше — күп төрле һәм бик катлаулы. Ул, барыннан да элек, төрле кешеләр һәм характерлар белән бәйләнгән. Нинди генә участокта булмасын эшнең уңышлы чыгуы, күп хәлләрдә, аның оештыру сәләтенә кайтып кала. Кайбер әсәрләрдә партиябезнең массалар арасында зур оештыру һәм тәрбия эшләре алып баручы гүзәл вәкилләре образларын табарга була, һәрхәлдә, бу юнәлештә үрнәк итеп күрсәтерлек образлар юк түгел. Мисал итеп язучы Габдрах- ман Әпсәләмовның «Сүнмәс утлар» романын алырга мөмкин. Анда парторг Валерий Макаров, коммунистлардан Надежда Яснова, Матвей Яковлевич, Сөләйман Уразме- товларны, райком секретаре Зариф Гаязовны укучылар бик яхшы хәтерлиләр. Без аларны кыенлыклар алдында каушап калмый торган, заводта эшнең уңышлы баруы өчен янып-көеп йөрүче, киң күңелле, эчке дөньялары бай кешеләр итеп таныйбыз. Мондый образлар Ибраһим Газиның «Онытылмас еллар» повестенда, яшь язучы Гариф Ахуновныц «Хәзинә» романында да бар. Димәк, тырышканда, иҗади эзләнүләр юлыннан кыю атлаганда безнең күп санлы язучылары- быз кулыннан килә торган эш бу! Соңгы елларда татар совет әдәбияты эшлеклеләренең социалистик реализм әдәбиятын һәм сәнгатен үстерү, аның идея һәм художество дәрәҗәсен тагын да күтәрү юлында билгеле дәрәҗәдә уңышлары бар. Бу исә заман рухы белән сугарылган яңа әсәрләрнең, гүзәл образларның саны бермә-бер артыр дигән нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирә. Ләкин моңа ирешү әдәбиятның халык тормышы белән тыгыз элемтәсеннән башка мөмкин түгел. Хәзер тормышны өйрәнү иске чаралар, иске алымнар һәм методлар белән бара алмый. Язучыларның булачак әдәби геройлары— совет кешеләре атом энергиясен кеше хезмәтенә буйсындыралар, кибернетика фәнен үстерәләр, катлаулы санау машиналары эшлиләр, аннан файдаланалар, станоклары янында эш вакытын сәгатьләп, минутлап түгел, бәлки секундлар белән үлчиләр, кыскасы, үз заманының бөек фәнни ачышлары югарылыгында булу өчен бөтенесен эшлиләр. Әдип шулариы күрми һәм өйрәнми булдыра алмый. Заманасы нинди булса, әдәбияты да шундый булырга тиеш. Укучылар исә безнең язучыларыбыздан әнә шундый заманга хас әдәби әсәрләрне түземсезлек белән көтәләр.