Җыр
Ү з гомерендә Раймбек беренче тапкыр җыр язды. Бу — гади җыр гына ту гел, бер чибәргә атап язылган мәхәббәт җыры иде. Җырның тууы да, язылуы да көтмәгәндә булды. Раймбек шигырь белән мавыгучы кайбер егетләр шикелле матур сүзләр эзләп тә, алдан рифмалар табып та маташмады. Тау чишмәсе кебек бәреп чыккан якты хисләр, күңелен тибрәтеп, аны уй-хыял дөньясына алып китте. Хәтта хыял да түгел, җырның язылуына менә нинди бер вакыйга сәбәп булды. Берничә көн элек Раймбек каладан колхозга ярдәмләшергә җибәрелгән бер төркем кызлар алып кайтты. Башына салам эшләпә кигән, кара тут йөзле, сөйкемле бер чибәргә күзе төште аның. Елмайганда кечкенә күзләрен ялтйолт уйнатырга яратучан пазлы холыклы гүзәл көлемсерәп. — Күзе сиңа төште ич аның, шулай булгач, үзең генә җайлаш инде, — диделәр иптәшләре, шаяртып. Кыз Раймбек янына утырды. Юл буе тынгылык бирмәде аңа. Танышып та алды. Үзенең исемен дә әйтте — Дарига икән. — Авылыгызда күңеллеме? Яшьләр күпме соң? дип Де ул. — Күңелле... тик кызлар, гына азрак. _ Дарига һавалы гына итеп көлеп куйды. Бу, әлбәттә, егетләр кулына җиңел генә эләкмәслеген раслый торган көлү иде. _ . — Без дә 'вакытлыча гына киләбез, диде ул. Аннары Дагы көзгене үзенә таба җәһәт кенә борды да төзәтенеп алды. Ә үзе көзгедән гел Раймбекны күзәтте. Чибәрнең җылы карашын сизүгә, Раймбекның аяккуллары оеган кебек катты да калды. Әйтерсең лә, машина олы юлның уртасыннан үзе чаба. Каршысына машина юлыкса, борылып та китә алмас төсле. Шоферны тагын да каушатырга теләгәндәй, җилбәзәк сылу кабат сүз кушты. Ү иде ул. Кыз Раймбекның төбәп каравына гаҗәпсенеп чая бер тавыш белән: — Нәрсә дип миңа исең китте әле, таныйсыңмы әллә?—диде. Сылулар барысы да машина кузовына менеп урнашуга: — Берегезнең дә кабинага утырасыгыз килмимени? Егетнең бер үзенә генә күңелсез булыр ич? —диде әлеге кара тутлы кечкенә кыз, сорау биркызларның горур бер каршысынX и *к ә я 110 — Минемчә, сез җырны үзегез чыгарасыздыр? — Юк. Ник сез алай уйладыгыз әле? — диде Раймбек, кызыксынып — Кыяфәтегез шагыйрьләргә охшый. Кешеләрдән ишетүемчә" шагыйрьләрнең чәчләре бөдрә, кашлары җыерылган, карашлары п. елмаючан, я уйчан, ә холыклары... холыклары бер карасаң — дорфа рәхимсез, бер карасаң—кирәгеннән артык кыюсыз, оялчан булып кала’ Андый очракта алар үзләренә ошаган кызларга да туры карый алмыйлар икән. Сез дә нәкъ шундый ич. Зинһар оялмагыз, мин бит ишеткәнемне генә сөйлим. Бәлкем, хәтердән берәр җыр беләсездер? Чибәрнең бу сүзләреннән соң Раймбек аптырабрак калды. Үзен тиз генә кулга ала алмады. Иптәшләренең әйтүенчә, көлгән чакта авызьь ның зур булып ачылуын хәтерләде ул. Ә шундый гүзәл сине мактап сөйләгәндә ничек елмаймыйсың ди. Җитмәсә, кыз аңардан җырлавын да үтенде ич. Уңайсыз хәлдән котылу өчен Раймбек: «Хан кулында яшәгән, ди, бер сылу кыз», — дип башлауга тукталып калды. Мәктәптә укыган чакта ук ятлаган бу җырны онытып җибәрүенә оялып куйды. Җитмәсә, кузовтагы кызлар берсе өстенә берсе өелешеп: — Әй, егеткәй, сукырайдыңмы әллә? Утын түгел лә без сиңа, абайлап ку машинаңны, — дип кычкырдылар. — Барысын бутап утыручы Дарига апда. Егетнең-мескеннең коты ботындадыр инде. Яле, чык әле! — Әйе, чык бире, Дарига!—дип кызлар шаулаша башладылар. Ләкин Дарига да, шофер да аларга игътибар итмәделәр. Шәһәр яшьләре колхозга ярдәмләшү өчен моннан элекке елларда да кайттылар. Алар үзләре белән авылга күңелле шау-шу, рәхәт бер җанлылык алып киләләр иде. һәр кичне колхоз клубында үткәрелгән күңелле кичәләрдә төрле биюләр башкарыла, җырлар җырлана, уеннар уйнала иде. Бүген эштән соңгарып кайткан Раймбек, аиная-моннан гына капка- лады да, бәйрәмнәрдә генә кия торган костюмын киеп, клубка ашыкты. Ул килгәндә биюнең нәкъ кызган чагы иде. Кичә өчен җаваплы булган комсорг егет Нурмаш куен дәфтәрен кулына алып, биючеләр арасында викторина сорауларын укып йөри. Бите тирләп, тавышы карлыга башлаган аның. — Автомат тракторны кем уйлап тапкан? — диде ул. Бу сорауны Нурмаш колхоз яшьләре үзләре генә үткәргән кичәләрендә күп мәртәбәләр биргәне булганлыктан, аңа җавапны кала яшьләре бирергә тиеш иде. Шуңа курә колхозчылар арасыннан беркем дә дәшмәде. Раймбек ишек яңагына сөялгән. Күзләре — биючеләрдә. Дарига күренми. Аерым биюләр тукталуга, зал уртасындагы халык, тыпырдашып, гармонь көенә фокстрот башлап җибәрде. Шул вакыт Раймбекнең колак төбендә генә эзләгән кешесенең: — Хәерле кич, — дигән ягымлы тавышы ишетелде. Каршысында — Дарига иде. Җилфердәгән юка кофтасының күкрәк тирәсе калкып- күпереп тора. Кыз киеменнән сирпелгән хушбуй исләре егетне исерткәндәй булды. Дарига, чак кына иелә төшеп, Раймбекны биергә чакырды. Башта Раймбек аягын ничек йөртеп, ничек биегәнен бөтенләй диярлек сизмәде. Аның бар сизгәне — учындагы балкашыгыдай кеп-кечкенә кул белән үзенә төбәлгән сөйкемле күзләр иде. Аннары ул кызмын мәрҗәндәй ак тешләрен дә күреп алды. «Сезгә тары гына ашатырга кирәк икән», — дип әйтәсе килсә дә тыелып калды. — «Евгений Онегии»ны беренче мәртәбә казакъ теленә тәрҗемә итүче кем? — дигән сүзләр (Нурмаш тавышы) аны уйларыннан бүлдерде. Раймбекнең хәтеренә, кылт итеп, Абай тәрҗемә иткән Татьяна хаты килеп төште. 111 Сөюемне сиздермичә 1-өтен йөкне тартырмын. .-диде ул. Даригага гына ишетерлек IIT(L IT Бигрәк ашыгыч, бигрәк тиз п ’ ^ыз кинэт башын чайкады: Күңелле кичә таралды. PaftMtw — Озатырга мөмкинме? —- дип conan!t Tb ' paKraH тавь1Ш белән: Парига көлемсерәп башын иде Frw Ти.. „ „зо торагына озата китте Катадан киХ " ^ енә УРнашка11 КЬ!3’ санлыктай, Дариганы беренче кичне укялЯ КЫЗЛЯр барысь1 бергә каЙ -’ Ь Җитмәсә. Пилд? Т Н аерып аЛЬШ КИТҮ У . ҢаЙ ’ каларга шеф буларак ’ ' ' ',,сц сиздереп, башКуНМЫИЧа 7 К очып китә күрмәгез, үзегезне үзегез ку. > р җәгезне саклый -белегез, — дип берәүне дә читкә җибәрмәде. 1 1 Шуңа күрә Раймбек Дарига белән икәүдән-икәү генә калып сөйләшә алмады, аңа төркемдәге барлык кызлар белән дә сөйләшеп, шаярып барырга туры килде. Бу хәл, әлбәттә, аны борчый, чөнки ул Дариганың үзе белән генә сөйләшергә тели иде, әмма, ни хәл итсен егет, бу кичне ул теләгенә ирешә алмыйча, кайтырга чыкты. Инде икенче әтәч кычкырып, таң караңгылыгы сыеклана башлаган иде. Йолдызлар да, су төбеннән аккан көмештәй, җемелди-җемелди көнбатышка таба авышып, бер төшкәр.әк җыелганнар шикелле. Елга ягыннан куакларны җил каккан тавыш ишетелде. Урам буендагы тирәк яфракларының үзара пышылдашуларын да, ботаклар арасыннан бербер артлы уяна башлаган кошларның канат кагышуларын да Раймбек сизмәде. Ул лампаны сүндерде дә, тәрәзәне каерып ачып, таң атуын көтте. Анасың тәмле, йокысыннан уятмаска тырышып, тавыш-тынсыз гына кулына кәгазь-карандаш алды. «Даригага» дип беренче сүз язылды. Күңелендәге татлы хисләре, җепкә тезелгәндәй, бер-бер артлы җыр булып агыла торды... Җыр хакына бер төн йокысыз үтте. Ләкин үкенечле түгел. Егет, таңгача керфек какмаса да, үзен җиңел сизде. Даригага багышлаган җырын ч;иста кәгазьгә күчереп язды да бөкләп кесәсенә тыкты. Ул машинасы янына ашыкты. Ындыр табагы яныннан узганда стена газетасы өчең язган мәкаләсе исенә төште. Раймбек кесәсеннән дүрткә бөкләнгән кәгазьне алды һәм аны карап та тормыйча, «Мәкалә тартмасына» төшереп китте... Раймбек ындыр табагына көне-төне ашлык ташыды. Язган җырын бер дә искә алмады Өченче көнне, кызыл почмак урнашкан вагончыкка КүрХТ Теге « к.,у5ка ник анамаДЫң? — диде ул егеткә. - М™Ыс ТинУЛк»лТдИп беркем белен да биемәде.., - диде Дарига, Tjt ишеткәндә Ра«мб«яеД». эй- зур иде. Шул чак аның исенә теге g [а газетасЫна язган мәкалә- актарып караса да, җыр таб “ л ^ егег редакторны эзли китте. Ул се һаман кесәдә йөри иде. Аптыраган «ет р А г тынгысыз җанны каян табасың. (((у М^К|1ЛӘ тарт. Шул көнне Раймбек калагаi a булса да ахырык көтәргә «асындагы җыр борчыды. Инде . ■ Р ,, ,.-кэ- гл әйләнеп кире кайткала. Ләкин озак көтәргә ГУРЫ J 1нде Бу юлы газета матур итеп канда, газетаның яңа саны эленгән иде инде, иу 112 бизәлеп, аеруча кызыклы чыккан булса кирәк—төшке ашка кайткан халык аның тирәсендә шау-гөр килә. — Туктагыз, иптәшләр, менә бу лирик җырны укыгыз әле! —• дИде калын тавышлы комбайнчы. —Даригага багышланган ул... Раймбекнең бит алмалары уттан кызарды. Ул китәргә ашыкты, ләкин өлгерә алмады: каршысына газета эленгәннән бирле аны тилмереп эзләп йөрүче Дарига очрады. Шофер, ни дияргә дә белмичә, колгадай катып калды. Дарига исә дус кызлары арасында егеткә үпкәләгәндәй булды: — Шагыйрь, шагыйрь!.. — диде ул сузып кына. — Син нәрсә? Мәхәббәтение бөтен илгә белдерергә булдыңмыни әле? Җыр язган, имеш, ә? Ләкин Раймбек, Дариганы тыңлап тормыйча, китеп барды. Кызлар гөркеме аның артыннан чырык-чырык көлеп калды. Оятыннан янып үләр дәрәҗәгә җиткән егет тизрәк комсоргка чапты. Ярсыган килеш, аңардан газетадагы шигырьне хәзер үк алып ташлавын таләп итте. — Җыр бик әйбәт ич, сәнгатьчә язылган, — диде комсорг, тыныч кына елмаеп. — Газетага ямь биреп тора биг ул. Автор ничек кенә үтенмәсен, күпме генә ялвармасын, Нурмаш җырны газетадан алып ташларга күнмәде. Тик «Даригага багышлыйм» дигән сүзләрен генә сызарга булды. Дарига икенче әйләнеп килгәндә газетадан аның исеме алынган иде. Ләкин җырның бер җире дә үзгәртелмәгән. Дарига төшке ял вакытында, дус кызларыннан оялып, шигырьне укый алмаган иде. Инде хәзер үзенә багышланган җырның һәрбер голын, һәрбер сүзен иркенләп, уйлана- уйлаиа укыды. Аның, үзе дә сизмәстән, әллә нигә йөрәге дөрселдәп тибә башлады. Җырда саф дуслык хисләреннән башка бернәрсә дә әйтелмәгән. Таныш егете аңа җыр багышлаган. Бу гаеп эшмени? Дарига кичә үзенең дарыдай кабынып китүенә, Раймбекне рәнҗетүенә бик каты көенде. Иптәшләреннән аерылып, бодай көшеленә барып утырды да көзгегә карады. Үзенең үсеп буйга җиткәнлеген әле генә сизгәндәй булды ул шул чакта. Үксеп-үксеп елыйсы килде, күзләренә кайнар яшь тулды, ләкин еламады. Йөрәгендәге авыр моң бераз җиңеләйгәндәй булды. — Дарига, — диде дус кызларының берсе, — бер ялгызың гына нишлисең анда? Күземә чүп керде, кил әле, ал тизрәк. — Синнән башка эш бармый, Дарига. Дилдә сернең асылын сизеп алган булса кирәк. — Ни булды сиңа, нәнием? — диде ул, Дариганы кочаклап. — Яле, бер карачы әле миңа! Дарига исә, үзен-үзе тыя алмыйча, яшь балаларча, сулкылдап елап җибәрде. Уңайсызланган Дилдә аны аркасыннан кагып юата башлагач, ул тагы да катырак үкси башлады. — Ярый инде, җитте, —диде Дилдә, җитди тавыш белән,— роман героедай булып кыланма, сөрт күз яшеңне... Дарига елаудан туктады һәм кызлар бодай көшеле өстендә кара- каршы утырдылар. Дилдәнең күзләре уйчан иде. — Нәрсә, мине сүгәргәме исәбең? — диде Дарига. — Сүгеп нишлим, мин үзем дә гашыйкмын, — диде Дилдә, көрсенеп. Дарига үзләренә шеф булып йөрүче олы гәүдәле Дилдәнең моңаюын күрүгә, йөрәге жу итеп, бөтенләй коелып төште. Бер мизгелгә уа үз кайгысын бөтенләй оныткандай булды. — Нәрсә без кыз башыбыз белән елап утырабыз соң әле! Кирәк икән, алар еласын, — дип куйды. 113 Әнә ул, диде Дилдә, пышылдап. — Бигрәк әйбәт егет, үзе акыллы, үзе көчле... Әнә теге... моторист. Көне буе минем янымда чуала. Капч нү р ә дә, тик миңа күрсәтер өчен күтәрә төсле. Биш кеше күтәрә алмаганны берүзе күтәрә дә, илтеп, машинага аудара... Дариганың күзләре зур хөрмәт белән Дилдәгә төбәлде. «Боларныкы чынлап та мәхәббәт. Ә безнеке нәрсә, бала уены гына», — дип уйлады ул. Көннәр үттеләр, һавалар, үзгәрә башлады. Күк йөзен соргылт-кара болытлар каплады, коеп-коеп яңгырлар яуды. Ындыр табагындагы ашлык кызып китмәсен өчен аны, көрәк белән таратып, әледән-әле җилләтеп тору — кызларның бурычы иде. Бер көнне, яңгыр явып торганда, Дарига комсоргның стена газетасын куптарып алганын күрде. — Нурмаш, Раймбекнең җырын миңа бирегезче, — дип сорады ул. — Юк; бирә алмыйм, —’Диде комсорг. — Миңа багышланган ич ул, бирегез инде. — Юк инде, башта багышланган, аннары, авторның теләге буенча, кире алынган. Күрәсез ич, сезнең исемегез сызылган. Дарига, авызын ачкан, хәлдә, аңын җуйган кешедәй, баскан урынында катып калды. Аның йөзе кызганыч кыяфәткә керде һәм ул, моңаеп, китеп тә барды. — Тукта,—диде Нурмаш, елмаеп. Дарига борылмады. Комсорг йөгереп аны куып җитте: — Шаярттым гына ич мин, шуңа да үпкәләдеңме? Мә, тиз генә куеныңа тык, җебемәсен, — дип бөкләнгән җырны кызның кулына тоттырды. — Автор рөхсәт итми дисең ич, үзенә бир, — диде Дарига, еламсыраган тавыш белән. Нурмаш шаркылдап көлде дә: — Әллә чынлап та сөясенме үзен?-—дип кызның күзләренә төбәлде. Дарига тартынып кына башын иде. Шул көнне кичен ындыр табагыннан Дарига белән Дилдә, башка кызлардан аерылып, үзләре генә кайттылар. Көн томанлы, салкынча иде. Авыл урамындагы сыек сабындай булып изелгән баткакта — таеп егылырлык. Аяк киемнәрен салып кулына тоткан Дарига, шуып китеп, чак кына егылмады, ярый әле Дилдә тотып калды: — Тиле кыз, суык тия ич, ки аягыңа, — диде ул, — иртәгә үк авырып каласың... — Минем бер дә кайтасым килми,—диде Дарига, үч иткәндәй, юри пычракка чапылдатыбрак басып. — Бу нинди һөнәр тагы? — .Шундый һөнәр — күз ачыл йомганчы колхозда булам. — Дарига җүләрем, чынлапмы? Дарига инде шаяруыннан туктап, тапочкаларын култык астына кыстырган килеш, дусты Дилдә белән янәшә бара иде. __ Чынлап та, күптәннән бирле шушы уй тынгы бирми. Нигә икәнен белмим, минем китәсем килми, — диде ул, гаепле кешедәй. Дилдә бераз вакыт тазышсыз-тынсыз килде дә кинәт Дариганың биленнән кочып алды. — Кадерлем, минем дә кайтасым килми. Яшьтән колхозда үскәнгәме, авыл тормышы миңа күбрәк ошый. * s Ашлык җыелып бетүгә, кызлар кайтып киттеләр. Ике-өч көннән соң Раймбекны председатель чакырып алды да каладан колхозга күченеп килүче кешеләрне алып кайтырга кушты. Янына Нурмашны утыртты. Шофер күчеп килүчеләрнең кемнәр икәнен белмәсә дә сорамады. «. .С. ә.- № S. Алар калага төштән соң барып керделәр. — Редакциягә бор, — диде Нурмаш. Ике катлы зур йортның капка алдында ике-өч чемодан һәм урын- жир төрелгән гөен янында басып торган Дилдә күренде. Ул, сәгатен» карап, Нурмашка: — Вәгъдәгезгә турылыклы булдыгыз. Ун минутка иртә килдегез хәтта, — диде, сөенеп. Шул вакыт, күзлекле бер кешене ияртеп, редакциядән Дарига чыкты. — Менә, абый, безнең машина, — диде ул, — бик озак тора алмый- быз. Аннары елмайган килеш Раймбекка борылып: — Шагыйрь егет шушы инде менә, — дип таныштырды. Күзлекле кеше Раймбекның кулын кысты. — Ни дип әйтим, кадерлем. Юлың ун. булсын, тормышың мул булсын. Барган җиреңдә дә яхшы эшлә, — диде ул, Дарига белән хушлашып. Кузгалып китүгә, Дарига: — Безнең редактор ул,— диде. — Мин шушы редакциядә корректор булып эшләдем, инде менә сезгә барам. — Ничек, ничек? —диде Раймбек, төшенмичә. Бу аның юри белмәмешкә салынуы иде. — Колхозга барам, бөтенләйгә,—диде Дарига, аңа туры карап,— Теге юлы син авылыгызда кызлар аз дип әйткән идең ич. Бензин исе аңкыган кабина эчендә мотор кызуыннан битләр кызара. Каладан чыгуга, бишексыман тирбәткән машина кабинасында Дарига йокымсырый башлады. — йокым килә, — диде ул, көлемсерәп. Аның мәрҗәндәй ак тешләрен күргән чакта Раймбекнең йөрәге жу итеп китә. Дарига, аны үпкәләтүдән куркып, саклык белән генә: — Раймбек, әле дә җырлар язасыңмы?—дип кызыксынды. Егет дәшмәде, йөзе агарынган, күз бәбәкләре кызарган хәлдә, сикәлтәле юлдан машинасын куды да куды. — Җырларыңны миңа укырга бирерсеңме? Яхшыларын редакциягә җибәрербез. Синең хакта мин редактор абыйга әйттем. Ә синең теге миңа багышлаган җырың менә ул... Дарига кесәсеннән бер ягы ак, юеш газета кисәге чыгарды. — Иртәгә чыгачак номерга керде. Бу оттискасы гына. Егет беренче мәртәбә кызга төбәп карады. Ә Дарига күзен йомган килеш һаман сөйли иде: — Җырлар язучы шагыйрьне бөтен ил сөяргә хаклы... «Мин бит бөтенләй шагыйрь түгел, — дип уйлады Раймбек. — Ул җыр бит бөтенләй көтмәгәндә язылды. Ә авы яздыручы син...» Аннан икесе дә озак кына сүзсез бардылар. Икесе дә эчтән генә тирән шатлык кичерделәр. Авылга җиткәндә егет пышылдап кына: — Кичен клубка киләсеңме? — дип сорады. Дарига мәрҗәндәй ялтыраган вак тешләрен күрсәгеп елмайды да, назлы гына итеп, башын иде. Мәхмүт Хөсәен тәрҗемәсе.