Логотип Казан Утлары
Хикәя

ЯҢА ТӘРҖЕМӘЛӘР

Апрель аенда бетен прогрессив кешелек дөньясы Африканың азатлык көнен билгеләп үтте. Даһи Ленин васыятьләренә турылыклы буларак, Советлар Союзы Коммунистлар партиясе һәрвакытта бәйсезлек өчен көрәшүче барлык илләр белән дә дуслык, туганлык жепләрен ныгыту, үстерү ягында торды һәм тора, «КПСС.— диелгән партиянең тарихи XX! 1 съезды кабул иткән бөек Программада, — колониаль һәм ярымколониаль камытны салып ташлаган халыклар белән туганнарча союзны үзенең халыкара политикасының нигез ташларыннан берсе дип саный*■. Планетабызда Бөек Октябрь көннәреннән башланып киткән революцион яңару чоры Африка илләренә дә күчте, һәм аларның күбесе бәйсезлек алуга ирештеләр инде. Африка континентында азатлык һәм бәйсезлек яулап алучы илләрнең саны көннән-көн арта бара. Журналыбызның бу санында Ангола язучысы Луандину Виейраның бер хикәясен урнаштырабыз. АСФАЛЬТ ЮЛ Хикәя 1 ксыл толымлы кыз елмайды һәм егеткә кулын сузды: — Килештек, димәк? — Килештек. Агачлардан коелган аксыл-шәмәхә чәчәкләрне таптап, көлешә- көлешә икесе дә ары киттеләр. — Аксыл шәмәхә кар, — диде егет. — Синең беркайчан да карны күргәнең юк ич,— диде кыз. — Анысы дөрес, ләкин ул нәкъ менә шушылай явадыр. — Ул ап-ак. — Синең шикелле! — диде егет һәм аның иренендә сагышлы елмаю күренде. — Рикардо! Тагын соры кар да була әле... Кара-соры, тәмәке көле шикелле. — Безнең килешүне хәтерлә. Башка беркайчан да... — Әйе, синең тәнеңнең төсе хакында башка беркайчан да әйтмәскә... Син үзең беренче башладың ич... Тротуар ахырына җиткәч, яшүсмерләр тыкрыкка борылдылар һәм икесе рәттән киттеләр. Кызның аксыл толымнарында куе-кызыл төстә- ге матур ленталар иде. Егет кинәт кенә борылып: — Син Марина, безнең балачакны хәтерлисеңме? — дип сорады һәм кызның күзләренә карады. 1 КПСС программасы, Казан, 1961 ел, 71 бит. А 123 КЫү3е?Х"цТЙтТбуйлШа и „“а Ирап ТОМЫ’ анна“ жаю" ««W® "лим Р ’ У роликларга утыртып берткащккеме? ы’кышп‘ки™;Р“ ИЧЭ а" ЛаР еГте“ ба“'ЫМа «W. ниһаять, — һәм син ул вакыттан бирле бернәрсә дә үзгәрмәде дип уйлыйc ? !liMbS v^nnK«vr.1 ? 1 ПКИ күз , бәйләш-сукыр тәкә уйнаганнан бирле? Анаң с\ 'Р ■ У' ,1ча> мин кайчан саф, тәрбияле, тыныч Рикардо дустың идем. Син уйлыйсың... н Егет акрынлап үз сүзләреннән үзе кыза барды. Аның күзләре ялтырын, ә йөрәгендә кайнаган хисләре тышка ыргыла иде — ...Электәгечә, мин һаман синең дустың була алам дип... — Рикардо! — Минем синең өеңдә, дөресрәге, ишек алдында булуым — мине бүлмәгә бик сирәк чакыралар бит — синең семьяңның планнарын бозмый дип уйлыйсыңмы?.. Сиңа кем белән дуслашырга мөмкин икәнлеккә карата... Ул катырак ычкындырды. Маринаның зәңгәр күзләрендә үпкә юк иде. Ләкин егет кирәгеннән артыграк әйткәнлеген үз тавышының яңгырашыннан төшенде һәм кинәт тынып калды. — Гафу ит!—диде ул һәм күзләрен читкә борды. Асфальт урамның теге ягында тротуар юк иде. Аксыл-шәмәхә чәчәкле агачлар да юк иде. Тутык төсендәге ялангач җир иде анда... Агавалар... Ботаклары асылынып торган зур агачлар күләгәсендәге, тышлары балчык белән сыланган чыбык өйчекләр... Кәкре, комлы урамчыклар... Бар нәрсә җил тарафыннан болыттай куылып торучы вак тузан белән капланган. Аның өе әнә анда, аста... Моннан күренеп тора... Сары... Ике ишек, өч тәрәзә... Калдык-постык такталардан җиткерелгән койма... — Рикардо, — диде аксыл толымлы кыз, сүзен ялгап, — боларның барысын да нигә әйттең син? Әллә минем берәр вакыт синең белән дус булудан туктыйм дигәнем бармы? Әллә минем берәр вакыт синнән баш тартканым бармы? Дус кызларымның көлүләре дә, укытучыларымныц киңәшләре дә, туганнарымның ризасызлыгы да... — Яхшы. Гафу ит мине. Ләкин син бу нәрсәнең мине ничек җәфалаганын беләсең бит... йөрәктә кайнаган нәрсәне кайчан булса да бер әйтергә кирәк ләбаса... һәм ул сораулар, җаваплар, аңлашулар кирәк булмаган вакытны исенә төшерде. Асфальт булмаган вакытны... — Кайчандыр яхшы заманалар бар иде, — диде ул, уйчанланып,— минем әни сездә кер юа иде. Мин кер юучы улы идем... Кечкенә Маринаның тере уенчыгы... Алтынсыман бөдрә толымлы, Марина исемле кызчыкның... Ул аксыл-шәмәхә чәчәкле агач төбендә басып калды. Аннан, кызыл комны ярсулы таптап, ныклы адымнар белән урамны аркылы үтте һәм үз дөньясының караңгылыгына чумды. Матур хыял артта калды. ...Кыз үз бүлмәсенә ташланды. Ишекне каты итеп япты. Монда барлык нәрсә ялтырый һәм көлә, барысыннан да бәхет сибелә, кызгылт стеналарның йомшак җылылыгы күзләрне сыйпый... Ә өстәлдә фоторәсем.. «Марина һәм Рикардо-мәңгелек дуслар». Ертылган рәсем кисәкләре идән буйлап очып китте. Марина кроватька ташланды, чалкан ятты, күзләрен түшәмгә текәде Әле һаман шул ук люстра... Рәсемнәрдә Уолт Дисиеи имзасы... Яшь белән тулган күзләрчә рәсемнәр акрынлап йөзә, тарала башлады, һәм о арысы да томан а уралды. Рикардо аның белән уйный торган иде... Ул йөгерә: шат тез тиңентен генә күлмәктән, аның алтынсыман чәчләре ялтырый иде РикарТоны күзләре зур иде... Кинәт аның уйлары асфальт чик- кедтег” ягын" юиалде. Ул тагын күп балалы афрпка семьялары яиш торган, балчык белән сыланган чыбык өйчекләрне күрде... Аның шущ. бүлмәсе кебек бүлмәдә Рикардоның дүрт энесе йоклый... Нигә? ы., өчен ул элеккечә, балачактагыча, аның дусты була алмый. Нәрсә үзгәрде? — Марина, мина синең белән сөйләшергә кирәк. Анасы керде һәм кызының аксыл чәчле башыннан сыйпады. — Син инде бала түгелсең һәм аңларга тиешсең, Апарина: синең әлеге кем... Рикардо белән дуслыгың моннан ары да дәвам итәргә тиеш түгел. Ул балачакта әйбәт иде. Ике сабый... Әмма хәзер... Кара—кара инде ул... Минем бөтен танышларым колакларымны тондырып бетерделәр инде: имеш, сине тәрбия итүгә салкын карыйм, сине азындырам. Ә син бит бик яхшы беләсең: монда минем катнашым юк. — Яхшы, мин барысын да син теләгәнчә эшләрмен. Ләкин хәзер мине борчыма. Йөрәктә бушлык. Рикардо бары тик еракта калган истәлек кенә. Кисәкләп ертылып, идәнгә ташланган фоторәсем белән бәйләнгән истәлек кенә. — Аның белән бергә лицейга бару, бергә кайту һәм бергә дәрес әзерләүләреңне туктат... — Ярый, әни. Кыз тәрәзәгә карады. Кара нокта гына булып, еракта өйчекләр күренә. Ботаклары салынып торган зур агачлар күләгәсендә... Бу күренеш аның уйларын янә Рикардога юнәлтте. Кискен хәрәкәт белән кыз анасына борылды. Аның күзләре ялтырый, иреннәре тәкәббер кысылган иде. — Яхшы, яхшы, ишетәсеңме син? — дип кычкырды ул. Битен мендәр белән каплап, ачы итеп елап җибәрде. II Шушы айлы төндә, агач төбендә утырган килеш, Рикардо качыш һәм күз бәйләш-сукыр тәкә уйнауларын, роликларда йөгерүләрен исенә төшерде, һәм ул «аның» белән сөйләшергә кирәк икәнлекне тойды. Бергә уку һәм дуслык елларында ул Маринага артык нык ияләшкән иде шул. Ул чикне үтәргә карар кылды. Асфальтта башмакларның резина олтаны шыгырдады. Тирә-юньне айның ачык яктысы балкыта, һәм тәрәзәдә яктылык бар иде... Рикардо тәбәнәк койма аша сикерде. Аяк астында коры яфраклар кыштырдашты... Оясы эчендә Тони ырылдады. Ишетелмәслек итеп кенә басарга тырышып, Рикардо террасага килеп җитте, балюстрада аша чыкты һәм сак кына шакыды. — Кем бар анда? — Эчтән Маринаның куркынган, ләкин егет өчен кадерле тавышы ишетелде. — Мин бу, Рикардо! — Рикардо? Нигә килдең син? — Синең белән сөйләшергә. Аңлат миңа, ниһаять, бу нәрсә бу? — Мин хәзер булдыра алмыйм, укыйм мин. Бар, өегезгә кайт. Иртәгә автобус тукталышында. Мөмкин кадәр иртәрәк кил... — Юк, миңа сине бүген күрергә кирәк. Минем барысын да беләсем килә. Бүлмәдән Маринаның сүзсез җавабы килде — ут сүнде. Аннан караңгыда елау тавышы ишетелде. Рикардо акрын гына кире китте. Калтыранган куллары белән чәчен сыпырды. Полицейский фонаренык яктысы кинәт аның йөзен яктыртты. — Тукта! Нишлисең син монда? Рикардо курыкты. Кара кешенең полицейский каршында гомер-го- 124 мерлан килгән куркуы нде бу... Рикардо бер еикеоклэ бакчага керле W£TS?"“’ —- Тукта, урыныңнан кузгалма, кара' Тукта тукта капа' т5кт°аТ °т₽у“а кЛ" Т А "“« W-S«некий. — 1укта, тукта, кара имгәк! Әмма ,Рикардо туктамады. Ул койма аркылы сикерде, ләкин •'"'.У' ' ■ таеп китте. Егылды һәм башы белән каты итеп тро у Р _ I • • I -■.релде. Барлык йортларда утлар яктырды. Тони һаман кАтир.-.п ..рүендә булды. Төн караңгылыгында аксыл толымлы кыз тавышы ишетелде. В. Нуруллин тәрҗемәсе. Са , зә шәрсу-корыч балкышы белән җирне коендырып, күктә миһыр ансыз аи балкый. Полицейский фонарен сузылып яткан гәүдәгә юнәлтте. . икардо нәкъ чиктә—аксыл-шәмәхә чәчәкләр сибелгән тротуарда ята иде. н г Балчык белән сыланган чыбык өйләрне канатлары астына алып торучы агачлар ерактан аңа үзләренең кәкре күләгәләрен сузганнар иде...