ТИР ТҮГӘСЕ КАЛГАН
Бик күп хезмәт, бик зур тырышулык куеп, бюрократлык киртәләрен җимереп, колхозчылар үз авылларын «диңгезле» китәләр. Бу зур һәм халыкка файдалы эшне башлап җибәрүчеләр һәм аның белән акыллы җитәкчелек итүчеләр: колхоз председателе коммунист Гафур һәм илебезнең диңгез чикләрендә хезмәт итеп кайткан комсомол егет Вәкил. Яшь драматург һидият Абдуловның «Гөлләр кебек»VIII исемле яңа пьесасында бүгенге колхоз авылының алдынгы кешеләре, аларның гүзәл эшләре күрсәтелә, яңалыкка каршы чыгучы һәм беренче чиратта үз файдаларын алга куючы типлар фаш ителә. Әсәрдә шулай ук авыл яшьләренең саф мәхәббәте дә җылы сурәтләнгән. Комедиянең эчтәлеген сөйләп торуны артык санап, шуны гына әйтеп үтәсе килә: яшь автор партиябезнең колхоз кешеләре хезмәтләрен җиңеләйтүне күздә тоткан күрсәтмәләрең дөрес аңлаган һәм аны нигездә әйбәт кенә чагылдырган. Без сәхнәдә һәр яңалыкка каршы чыгучы колхоз председательләрен күреп тәмам туйган идек инде, һәм менә «Гөлләр кебек» комедиясендә, ниһаять, уңган, тырыш, авылга техника кертү өчен җан-фәрман көрәшеп йөрүче колхоз башлыгын күрдек. Аның эшенә, хәрәкәтенә, карашларына, сүзләренә без ышанабыз. Гафур — бүгенге колхоз авылы кешесе. Ул шул ук авылда туыпүскән, җир тырмалаган, иген чәчкән. Шуңа күрә Гафур авыл эшен, авыл VIII И. Абдулов. Гөлләр кебек, Татарстан китап нәшрияты, 1962 ел, тиражы «000, бәясе 17 тиен. кешеләрен яхшы белә. Вәкилдә дә бүгенге яшьләргә хас булган эзләнү, кыюлык, алга омтылучаилык, үз өстенә йөкләтелгән бурычны үтәүгә булган тырышлык, ныклык сизелеп тора. Автор, бу егетнең кайчакларда аптырабрак, каушабрак, икеләнебрәк калган вакытларын да күрсәтеп, дөрес эшләгән. Сыер савучы игезәк кызлар — Рәхимә белән Рәхилә турында да берничә сүз әйтеп үтик. Алар берберсеиә искиткеч охшаганнар. Аларны кайвакыт, хәтта, әтиләре дә, сөйгән егетләре дә бер-берсен- нән аера алмый аптырыйлар. Ләкин Рәхимә белән Рәхиләнең охшашлыклары тышкы сыйфатларында гына түгел. Алар — икесе дә колхоз эше өчен янып йөрүче уңган сыер савучылар. Алай гына да түгел, ике кыз икесе дә, яшьләргә хас булганча, дәртлеләр, саф йө- рәклеләр, шулай ук мәхәббәт «чире» белән дә «җәфа» чигеп йөрүчеләр. Рәхимә белән Рәхилә — әсәрнең тормышчан, ышандыручан уңышлы образлары. Автор аларның үзләренә генә хас характерларын да тапкан. 150 Ә менә колхоз партия оешмасы секретаре образына карата бу сүзләрне һич әйтеп булмый. Гөлнур бер дә партоешма секретарена охшамаган. Аның эштәге, көрәштәге җитәкчелеге күренми. Автор аңа катыргы папка тоттыра да, туктаусыз чаптырып, акыл саттырып йөртә. Парторг колхоздагы яңалыкларны да башка кешеләр аша гына ишетеп белә. Менә Гөлнурның Вәкил белән сөйләшүе: Гөли у р: Вәкил, нигә уйга баттың? Вәкил: Ун кеше белән ике маТиннаны башка эшкә күчерергә кирәк, Гөлнур апа. Гөлнур: Нинди эшкә? Кем әйтте? (66 бит). Күрәсез, зур буа буганда, кызу эш вакытында колхоздан читкә кешеләр һәм машиналар җибәрәләр. Ә парторг бу турыда бернәрсә дә белми. Шулай ук Гөлнурның яшелчә бакчасындагы эше дә күренми. Автор аны менә ничек тасвирлый. Гөлнур: Ә тәпән-тәпән тозлы кыяр? Көн дә-көн дә үзең сыйлана торган (башка колхозчыларга эләкми микәнни?) кавын, карбыз, па- мидор?! (67 бит). Ярый, памидорын көн дә-көи дә ашасыннар инде. Әмма Татарстан шартларында көн дә ашарлык кавын, карбыз үсәр микән? Хәер, автор кушкач, парторг үстергәч, шулайдыр, бәлки... Миңа бу пьесаны сәхнәдә күрергә туры килде. Әсәрне тамашачы яратып карый. Ләкин шуны әйтергә кирәк—режиссер да, артист та парторг образына жан кертә алмаганнар. Әсәрдә мондый коры, жансыз парторг образының булмавы хәерлерәк. Дүрт пәрдәнең дүртесендә дә РТС директоры Заманов бер кереп, бер чыгып, шашып, шаулап, колхоздагы зур төзелешкә каршы көрәшеп йөри. Янәсе, буа төзелсә, аның бакчасы су астында калачак. Гомумән, автор PTC директорын ярым жүләр кеше итеп күрсәтә. Комедия жанрының үз нормалары бар бит. Биредә дә ышандыру көче булырга тиеш. Ай-Һай, хәзерге вакытта үз бакчасы өчен шундый зур төзелешкә каршы ачыктаначык һәм бик примитив юллар бе. ләп көрәшеп йөрүче директорлар булыр микән? Айдын кешене хәзер директор итеп куярлар микән?!. Яшь автор бу тискәре җитәкчене актык пәрдәдә шәп кешегә әйләндерә. Заманов бик тиз хатасын да таный, тәүбә дә итә. Aiiһай!.. Тискәре кешеләрне шулай бик тиз генә әйбәт кеше итеп булса иде!.. һиднят Абдуловка телне баету, матурайту турында җитди уйланыр-’ га кирәк. Персонажлар авыл халкына хас булган гади, ләкин матур, үткен тел белән сөйләшмиләр. Пьесада сүз — кирәгеннән артык. Бнк куп җөмләләрне, мәгънәгә зарар китермичә, рәхәтләнеп кыскартырга мөмкин. Халыкның: сүз әйтергә ашыкма, фикер әйтергә ашык, дигән мәкален онытырга ярамый. Фикеребезне раслар өчен, кайбер мисаллар китереп үтик: Р әх н м ә: Хәзер, Мәфтуха апа, иксшәрне «суга» торган (сүз ике хатын алу турында бара) заманнар түгел, ул заманнар үтеп киткәннәр (7 бит). Өтердән соңгы «ул заманнар үтеп киткәннәр» дигән сүзләр бөтенләй артык. Г а ф у р: Сине төзелеш производствосына начальник итәм- (18 бит). Төзү бригадасына бригадир итәм дияргә кирәк түгелме сон? Нәрсә соң ул төзелеш производствосы?.. М а н с у р. Син, Рәхимә, көпнән- көн, һаман кыргыйлана барасын (62 бит). Көннән-кон диелгәч, «һаман» сүзе артык. Алар икесе дә бер үк мәгънәне аңлаталар. Артык һәм ятышсыз сүзле җөмләләр болар гына түгел, алар әсәрдә шактый еш очрыйлар. Яшь авторның барлык геройлары да диярлек: «соң», «инде», «менә», «бит», «әле», дип сөйләшәләр. Аннары, геройларның характерын ачабыз дип, бездә пьесадагы һәрбер персонаждан нинди дә булса берәр хикмәтле сүз әйттерү гадәткә кереп китте. Абдулов иптәштә исә бу нәрсә гадәттәй тыш күп кулланыла. PlС директоры Заманов, мәсәлән, җөмлә саен диярлек «вот по- нимаешь», яисә «вәт әкәмәт» һәм «ымы» сүзләрен кыстырып сөйләшә. Колхоз рәисе Гафур да «әйе диген», «әйе бнт», «әкәмәт» сүзләрен бик еш куллана. Күп булса, майлы ботка да туйдыра, ди халык. Чыннан да, «Гөлләр кебек» пьесасында әнә шундый «кызыклы» сүзләрнең күп булуы эчне пошыра. Язучы кеше ремарканың драма әсәрендә тоткан урынын яхшы белергә тиеш. Ремарка кыска һәм артистка рольне башкарганда ярдәм итәрлек булырга тиеш, Ә бу пьесада ремаркалар озын һәм алар- ның бөтенләй кирәксезләре, ямьсезләре дә еш очрый. Шуларга мисаллар китереп үтик. Йөрәгең тотып рәхәтләнеп көлеп (32 бит). Шыңшып җырлый (34 бит). Авызын тотып көлә (40 бит). Ни өчен автор уйнаучыларга йөрәкләрен тотып, яисә авызларын тотып көләргә -кушадыр — билгесез. Шыңшып җырлау тамашачыга ничек тәэсир итәдер һәм алай җырлау нигә кирәктер... Бәлки, акрын җырларга тиештер... < ■■ Тагын 50 нче биттәге бер ремаркада автор: — ... чыжлатып сызгырып куя,— ди. Вәкил ролен уйнаучы артист пичек чыжлатып сызгырыр — белмибез. Май салып, табаны чыжлатып була булуың да. Сафия (сүзләрен теш араларыннан сызгыртып кына чыгарып) (71 бит) сөйләргә тиеш, дип автор уйнаучыга биредә дә бик авыр эш куша... Гомумән, безнең драма әсәрләрендә ремаркаларга җитәрлек игътибар бирелми. Безнең күбебездә режиссерны һәм рольләрне башкаручыларны бик түбән кешеләр, дип уйлап эш итү бар. Янәсе, сәхнәгә чыгучылар кайда һәм ничек көләргә, ничек җырларга яисә ничек җы- ларга кирәклеген, автор әйтмәсә, белмиләр... Нәшриятка автордай әсәрен тагын бер тапкыр тир түктереп эшләттерәсе калган. Шул вакыт бу эч- пошыргыч яклар булмас иде.