Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАГЫН БЕРНИЧӘ СҮЗ

Журналның 3 иче санында кузгатылган фикерне дәвам иттереп, күләгәдә калып килүче сүзләр турында тагын әйтәсе килә. Вакытлы матбугатта, шулай ук әдәби әсәрләрнең байтагысында күренүенчә, күп кенә сүзләр һич сәбәпсез әйләнештәй төшеп кала баралар. Бу исә, әгәр алар урынына алмашка килә торган сүз телгә бик нык тамыр жәярдәй булып урнаша алмаса, телнең сүз составы ярлылануга сәбәп була дигән сүз. Моның зарарын, телне ясалма рәвештә фәкыйрьләндерүнең, телдәге байлыктан хуҗаларча оста, үз итеп һәм яратып файдалана белмәүнең аяныч нәтиҗәләрен әдәбиятта шактый ук еш очратабыз. Хәлбуки, әгәр без телне халыкның бик зур культура байлыгы дип, халыкка коммунизм төзүдә ярдәм итүче иң көчле коралларның берсе дип карыйбыз икән, ул чагында бу байлыкның әрәм-шәрәм булмавына, киресенчә, өзлексез камилләшә, матурлана һәм байый баруына ирешергә тиеш була торганбыздыр. Газета, журналларда, шулай ук рәсми кәгазьләрдә кайбер бик кирәкле сүзләрне соңгы вакытларда бөтенләй диярлек кулланмый башладылар. Мәсәлән, төркем, башлык, алмаш, остаз, дары кебек сүзләр һ. б. әлләнидә бер генә очрый. Күрәсең, Идел сүзенең дә ниндидер сөйкемсез сөяге күренә башлады булса кирәк, чөнки аның урынына газеталарда күбесенчә Волга языла. Бу сүзләрнең төшеп калу сәбәбен аңлавы шактый ук кыен. Матбугатта бу хакта сүз булганы юк шикелле. Бу мәсьәлә җыелышларда кузгатылмый. Күрәсең, әгәр теге яки бу сүзне куллану җитди политик хата китереп чыгармый икән, ул чакны һәркемнең үз бизмәне белән үлчәргә, үз зәвыгыннан чыгькп эш итәргә хакы бар дигән караш яшәп килә булса кирәк. Ләкин алай булмаска тиеш иде шикелле. Мондый вакытта теге яки бу сүзнең телдә тоткаң урыны, аңлата торган эчтәлеге һәм тел турындагы законнар белән исәпләшергә кирәк була торгандыр. Хәзерге әлифбага күчү уңае белән чыгарылган законда бу турыда бик ачык әйтелгән: иң элек телнең үзендә булган сүзләр кулланыла. Әгәр безнең телдә кирәкле сүз юк икән, шул ук телнең мөмкинлекләреннән чыгып, шул нигездә яңа сүз ясала. Инде алай да булмый икән, ул вакытта интернациональ яисә гомумән чит тел сүзе алына. Минемчә, бу — безнең әдәби телнең үсеш юлларын, аның тугандаш һәм күрше халыкларның телләре белән аралашып үсүең истә тотып эшләнгән бик дөрес кагыйдә. Минемчә, бу кагыйдәне эшләгәндә шулай ук Ленинның бөек рус теленең сафлыгын сакларга өндәгән мәкаләсе дә безнең телгә карата бик табигый рәвештә истә тотылган. Хәзер безнең җәмгыятьтә төрле милләт халыкларының арасы шулкадәр якынайды ки, болар арасында аралашу чарасы буларак рус телең куллану һәм милли телләргә интернациональ сүзләр, халыкара атамалар кертү табигый һәм зарури Ж ю* 147 бер хәл булып алга килеп басты. Безнең телгә элегрәк кереп үзләшкән халыкара сүз һәм атамаларның телне никадәр баетулары турында әптеп тормыйм, бу һәркемгә билгеле. Бу процесс хәзер дә дәвам итә. Әгәр без, мәсәлән, соңгы елларда бөтен дөнья телләрендә әйләнешкә кергән ракета, космос, телевидение кебек төшенчәләргә татарча сүзләр ясарга азапланып маташсак, бу һич акыллы эш булмас, бәлки милли телне ясалма рәвештә чикләү килеп чыгар иде. Әмма шул ук вакытта безнең әдәби телебезнең хәзер тәмам өлгереп, камилләшеп килә торган чагы, чәчәк аткай чоры дибез икән, Октябрьның безгә бер кадерле бүләге дип, моның белән чын күңелдән горурланабыз икән, ул вакытта бу телнең хәзер тагын да югарырак баскычка күтәрелүенә ярдәм итәргә тиеш булабыз. Мәсәлән, әйләнешкә яңа керә башлаган теге яки бу сүзгә яисә төшенчәгә иң элек татар теленең үз сүзен, үз атамасын куллану бик табигый хәл. Бу әдәби телне халыкка тагын да якынайта һәм аны тагын да гадиләштерә төшәчәк. Шул ук вакытта- телне халыкара сүз һәм атамалар исәбенә баетуга да уңайсызламаячак. Чөнки монда сүз иң гади төшенчәләр турында гына, халыкның үз тел байлыгыннан тулырак файдалану турымда гына бара. Мәсәлән, бездә соңгы елларда цех начальнигы, идарә начальнигы, милиция начальнигы дип язу гадәткә кереп килә. Хәлбуки, нәкъ шушы сүз татар теленең үзендә бар бит— башлык. Әйе, башлык. Хәтта аның русчасының да, татарчасының да тамыр чыганаклары бер үк — баш, башлау, башлап йөрү. Шулай булгач, әгәр без цех башлыгы, идарә башлыгы, милиция башлыгы дип язабыз икән, шушы төшенчәләрнең эчтәлеген халыкка тагын да аңлаешлырак итеп әйтеп биргән булабыз. Хәер, тел белгечләренең яисә өлкәнрәк иптәшләрнең башлык сүзенең борынгыдан калган бүтән бер мәгънәсе дә бар бит әле дип искәртүләре мөмкин. Дөрес, ул ягы да бар. Бик борын заманда салкыннарда бүрек өстеннән киярлек итеп солдатлар өчен постаудан тегелгән баш киемен дә башлык дип йөрткәннәр. Ләкин хәзер андый баш кисме үзе дә юк, аның бу мәгънәдәге исеме дә онытылган. Яшь буын аны бөтенләй белми үк. Димәк, башлык сүзе безнең телдә хәзер әнә шул өстә әйтелгән мәгънәдә генә йөри. Шундый «күздән төшеп» килүче сүзләрнең тагык берсе — төркем. Бу суз «бергә жыелып торган аерым бер кисәк, груһ, группа (Җамал Вәлиди «Татар телемең тулы сүзлеге») мәгънәсен бирә. «Агыйделнең буйлары, төркем-төр- кем куйлзры» (халык жыры). Вакытлы матбугатта бу сүз хәзер бөтенләй очрамый диярлек. Моның урынына нигәдер группа сүзен кулланалар: эшчеләрдән бер группа, экскурсантлар группасы, группаның җитәкчесе һ. б. Күрәсең, сирәк куллану нәтиҗәсендә бу сүз бәлки онытыла да башлагандыр имде, яшьләргә бәлки мәгънәсе дә аңлашылып житми торгандыр. Әмма заманында бу да, бүтән туганнары шикелле үк, тулы хокуклы һәм авторитетлы сүз иде. Хәтта ул үз вакытында төркемчелек (групповщина) формасында да кулланылып политик сферада да катнашкан сүз, гомумән җитди .мәгънәне дә күтәрергә сәләтле сүз исәпләнә иде. Минемчә, бу сүзне телдән чыгарып ташламаска, кулланырга кирәк иде. Вакытлы матбугатта булсын, әдәби әсәрләрдә булсын, кайбер иптәшләрнең Идел сүзен кулланмый башлаулары да аңлашылып житми. Югыйсә болан .халыкның бик борынгыдан килгән үз сүзе инде бу. Берәр сөйкемсез ягы да күзгә бәрелми шикелле. Үзенең әйтелеше, музыкаль яңгырашы белән дә безнең телнең үзенчәлегенә юш килеп тора, бик күп халыкларны үз тирәсенә туплап, аларны бер-берсенә якынайткан бу бөек дәрьяга халыкның мәхәббәтен дә, аны үз итүен дә әйтеп бирә кебек. Шул турыда сүз чыкканда кайберәүләр: — һн, Идел ипчек кенә итеп әйтсәң дә Волга шикелле шәп яңгырамый инде ул, — диләр. Әгәр андый субъектив зәвык юлы белән китсәк, ул чагында бер генә әдәби тел дә үз халкының теле җирлегендә тәмам өлгереп, камилләшеп җитә алмас иде. һәр сүз барыннан да бигрәк үз телендә матур яңгырый. Мәсәлән, рус халкының бер мәшһүр жырында: Волга-матушка река... дигән бер юл бар. Җырның өч кенә сүздән оешкан бер генә юлы бу. Әм.ма сез монда рус халкының бу дәрьяга булган тирән мәхәббәтен дә, көчле патриотик хисен дә ишетәсез. Инде менә сез, әйтик, радиода шул ук Идел турында татарча дуэт тыңлыйсыз: Идел ага, Идел ага Тулып ташып, мул булып. Безне матур еракларга Чакыра торган юл булып... (Әхмәт Исхак, сүзләре. Нәҗип Җиһанов музыкасы ). Монда Идел сүзе үзенә аерым бер куанычлы аһәң белән яңгырый, һәр ике жырда бу сүзләрнең төп эчтәлекләре, үз асыл сыйфатлары ачыла, әмма һәр ике телдә үзенчә, үз яңгырашы, үз матурлыгы аша ачыла. Әгәр дә аларның урыннарын алыштырсаң, бу җырлардагы шигъри һәм музыкаль гүзәллектән берни дә калмас, бәлки колакны рәнҗетә торган кыргый бер мәгънәсезлек 'ки- леп чыгар иде. Бу хәл жырда гына түгел, әдәбиятта да шулай. Мин үрнәк итеп берничә сүз генә китердем. Саный китсәң, аидыйлар байтак ук җыелыр иде. Әйтергә теләгәнем шул: бөек революция һәм коммунистлар партиясе милли телләргә үсәргә, чәчәк атарга чиксез мөмкинлекләр тудырды. Шушы мөмкинлекләрдән файдаланып, без халкыбызның әдәби теленең көннәнкөн матурлана, байый һәм камилләшә баруына һәрьяклап ярдәм итәргә тиешбез. Г