СӘНГАТЬТӘ РЕВОЛЮЦИОН РУХ ӨЧЕН
елның 1 декабре көнне партия һем Хөкүмәт җитәкчеләре Мәскәү художниклары иҗаты күргәзмәсендә булдылар һәм шул ук көнне алар абстракциячеләр дип аталган кайбер художникларның да хезмәтләрен карадылар. Череп таркалган буржуаз формалистик сәнгатькә аяныч иярүнең нәтиҗәсе булган мәгънәсез, эчтәлексез һәм формасыз бу рәсем сәләмәләрен халкыбызга көчләп тагарга маташу партия һәм Хөкүмәт җитәкчеләрендә, сәнгать эшлеклеләрендә законлы борчылу тудырды. Партия һәм Хөкүмәт җитәкчеләре сәнгатьтәге мондый «новаторлык»ка карата партия позициясен ачык әйттеләр. Чөнки киндергә төшерелгән ул пычрак сурәтләр җыелмасы коммунизм төзүче кешеләребезгә нәфрәтләнү һәм гаҗәпләнү хисеннән башка берни бирә алмый. Абстракциячеләр үз күргәзмәләрен «оештырганнан» соң, КПСС Үзәк Комитетына күп санлы хатлар алына. Ул хатларны әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләре, эшчеләр һәм колхозчылар язалар. Аларның авторлары партиябезнең абстракциячеләргә карата булган мөнәсәбәтен яклыйлар, абстракционизмның социалистик сәнгатькә ят һәм кирәкмәс нәрсә икәнен әйтәләр, аңа табынучыларны нык гаеплиләр. Үзәк Комитетка шулай ук башка характердагы берничә хат та килә. Боларның авторлары инде абстрак- ңионизмны яклап язалар. Алар абстракциячеләр «иҗат»ын кире кагу сәнгатьтә художникның иреген чикләү булмасмы дип шикләнәләр һәм теләсәләр-теләмәсәләр дә идеологиядә янәшә тыныч яшәү позициясенә басалар. Марксизм-ленинизм тәгълиматы белән коралланган сәнгать эшлеклеләре мондый караш белән һичкайчан килешмәделәр һәм килешмәсләр. Социализм сәнгатенә чит булган «чир»нең безнең арабызга ничек үтеп керүе һәм аның нәтиҗәләре турында ачыктан-ачык сөйләшергә кирәк иде. һәм 17 декабрь көнне Ленин тауларындагы Кабул итү йортында Коммунистлар партиясе һәм Совет хөкүмәте Җитәкчеләренең әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләре белән очрашуы вакытында нәкъ әнә шундый сөйләшү булды. Ул очрашуга йомсак ясап, Н. С. Хрущев, очрашу безнең өчен дә. сәнгать һәм әдәбият эшлеклеләре өчен дә файдалы булды, мондый очрашуларны киләчәктә дә оештырырга кирәк, дигән иде. Әйе, ул очрашу бик кирәкле һәм вакытлы иде. ¥ Киңәшмәдән соң матбугат битләрендә һәм •* ' ' ' үз ган чыгышларында сәнгать эшлеклеләре ул мәс •1 ■ матбига- фикерләрен кабат бик ачык әйттеләр. Бу хакта ■ жниклао тында да аз язмадылар. Прогрессив язучыларның, j һәм композиторларның абстракционизмны га'• • ... кешесебезнең өчен аеруча куанычлы. Дөрес, анда безне • ■ г^нготһ нең иҗат иреген кысуда гаепләүчеләр дә табыл . ' Р " эшлеклеләре белән сөйләшү, абстракциячеләрне гаепләү 1 Р _ ленинизмның демократияне кире кагуы белән аңлатыла, әйтүгә кадәр барып җиттеләр. Бу бары тик буржуаз дөнья прологларының безнең чынбарлыгыбызны бозып күрсәтергә маташулары һәм, шул нигездә, какшаган буржуаз идеологияне акларга азапланулары гына иде. Безнең идея дошманнарыбызның дөреслекне күрергә һәм аңларга теләмәүләре табигый. Чөнки алар безнең һәр ялгышыбызны, йомшаклыгыбызны безгә каршы көрәштә корал итеп файдаланырга омтылалар. Мондый обстановкада язучының, художникның һәм композиторның мораль йөзе, аның үз иҗатындагы җаваплылыгы мәсьәләсе бөтен җитдилеге белән алга баса. Ә менә кайбер язучыларның, художникларның, композиторларның киңәшмәдә күтәрелгән мәсьәләне дөрес аңламаулары һәм хәтта аны бозып аңлатулары безнең өчен бигрәк тә аяныч. 17 декабрь киңәшмәсендә Е. Евтушенко, мәсәлән, абстракциячеләрне яклап чыкты. Кызганычка каршы, шундый ук фикердә торучылар яки абстракуионизмга битараф караучылар бер Евтушенко гына түгел иде. Дөрес, 24 декабрьдә КПСС Үзәк Комитеты каршындагы Идеология комиссиясе үткәргән киңәшмәдә Е. Евтушенко үзенең ялгышын әйтеп чыгыш ясаган, һәм кайбер башка сәнгать эшлеклеләре дә үз хаталарын таныдылар. Ләкин моның белән генә абстракционизм безнең арабыздан куып чыгарылмады әле. Аңа табынучылар үз «эшләрен» дәвам иттерә бирделәр. Ә кайбер ихтирам казанган сәнгать осталарыбыз аларга симпатия белән яки тыныч карадылар. Кешеләребезнең зәвыгын бозучы, аларда бары тик гаҗәпләнү һәм нәфрәтләнү уятучы абстракционизм чиренә каршы кискен һәм дәвамлы көрәш алып бару таләп ителә. Шуңа күрә дә партия Үзәк Комитеты әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләре белән кабат очрашу оештырырга кирәк дип санады, һәм андый очрашу 7—8 мартта Мәскәү шәһәрендә булды. Татарстан сәнгать эшлеклеләре вәкилләре сыйфатында, анда Г. Бәширов һәм мин бардым. Киңәшмәдә әдәоият һәм сәнгать эшлеклеләреннән тыш союздаш республикалар үзәк комитетларының беренче секретарьлары һәм культура министрлары катнашты. Очрашу гаять иҗади ио- кенлек шартларында барды. Язучылар һәм художниклар үз фикерләрен ачык һәм турыдан-туры әйтеп сөйләделәр. Кызыклы һәм мөһим мәсьәләләрне күтәргән чыгышлар күп булды. Минем мәсәлән, С. Михалков чыгышын искә алып үтәсем килә Ул мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балаларны тәрбияләү эшеннән ийла- нырга мәҗоүр итә торган бик җитди мисаллар китерде Россия Федерациясендә мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге 7.5 миллион бала бар. Шул гаять зур санлы буын өчен махсус билгеләнгән ни- оары 22 театр бар икән. Аларның да күбесе, план артыннан киып балалар зәвыгы оелән исәпләшмичә, экономик табыш китеоу ипы- нына әйләндерелгәннәр. Бу. әлоәттә. бик аяныч күренеш һян аның якын арада төзәтеләчәгенә шикләнмибез пәм Коммунистик мораль принципларын тәрбияләүдә сүз — гаять мөһим һәм көчле корал. Шуңа күрә очрашуда, нигездә, сүзнең 4 6 язучылар иҗаты турында баруы бик табигый. Язучылар абстракционизм, формализм һәм буржуаз дөньяда модага әйләнгән һәртөрле • /, дип читләтеп үтәбез. „ Америка джазы милли музыкантлардагы үзенчәлекле сыйфат ларны йота һәм җимерә. Мәскәүдә миңа Судан музыкасын тыңларга туры килде. Хәтта ул да Америка джазы белән йогышланган. Без теләсә нинди джазга каршы түгел. Без мәгънәсез, дорфа, ачу китергеч, музыкадагы гүзәллекне бетерүче джазны гына кире кагабыз һәм кагачакбыз. Без Америка джазына каршы көрәшергә тиешбез. Моның өчен исә, беренче чиратта, үз джазларыбызны булдыру кирәк. Ләкин шуны да истән чыгарырга ярамый, бездә хәзер джаз артыннан куу модага әйләнеп бара. Бу шулай ук гомуми эшкә файда китерми. Быел, мәсәлән, Хазанда утызга якын эстрада концертлары планлаштырылган. Я симфоник концертлар исә бөтенләй диярлек хәтердән төшеп калган. Ачыктан- ачык әйтергә кирәк, бу — джаз белән файда эшләүгә кайтып кала. Шәһәргә джаз килгәндә кайбер хөрмәтле культура работникларыбыз, билет сорап, я администраторга, я башка җиргә шалтыраталар. Ә менә бөтен дөнья халкы алкышлаган музыкантлар килгәндә исә аларның тавыш-тыннары бөтенләй ишетелми. Бу — музыканы пропагандалауның канәгатьләнерлек булмавы белән аңлатыла. Шуңа бер генә мисал китереп үтик. Татар халкы тарихыңда беренче тапкыр симфоник әсәрләр пластинкага язылды. Ләкин әле аны музыка сөючеләрнең тыңлаганнары да, күргәннәре дә юк. Чорыбызның сугышчан тормышы сулышын чагылдыручы симфонияләрнең, кантаталарның, операларның, гражданлык лирикасы белән сугарылган башка музыкаль әсәрләрнең бик аз булуы безне шулай ук җитди уйланырга мәҗбүр итә. Кайберәүләр безне музыкаль культурадагы, үзара йогынты һәм үзара керешү процессы баруы өчен гаеплиләр. Шуны әйтәсе килә — андый кешеләр моның тарихи күренеш булуын һәм котылгысыз икәнлеген оныталар, һәр кеше үз милли музыкасын ярата. Әгәр бу шулай икән, ул үз милли музыкасының үсүе турында да уйлый. Милли музыкаль культура үз эченә бикләнеп түгел, бәлки башка халыкларның музыкаль культурасы белән тыгыз аралашкан һәм алардагы уңай күренешләрне кабул иткән хәлдә генә үсә ала. Без киң колач белән коммунизм төзү чорында яшибез Хәзео безнең чорыбыз һәм халкыбыз башка. Халык Казанны гына тчгел Мәскәүне дә, Варшаваны да, Пекинны да тыңлый Шина КУПЯ художник сәнгатькә «зур» күз белән карарга тиеш Безне авындагы тамашачыларга ошаган музыка гына канәгатьләндерә алмый. Безнең музыкабыз бөтен дөньяга яңгырый алырлык булырга тиеш, һәм без шуңа омтылабыз да. Моңа исә зур талантлы хш дожникларыбыз булганда гына ирешергә мөмкин Талантлы художник уз милли музыкасының үзенчәлекләрен саклаган хәлдә генә аны яңа сыйфатлар белән баета лиган хәлвә Берәүгә бер әсәр ошаса, икенче кеше башканы якын күрә. 7 Ләкин бернәрсә бик, табигый — теге яки бу музыкаль әсәр турында үз тойгыларыңа гына бирелеп фикер йөртү бик үк объектив булып бетмәс иде. Кызганычка каршы, кайберәүләр художник иҗаты турында үзләренең субъектив карашларын халык исеменнән сөйлиләр. Халык андый аңлатма бирүләргә мохтаҗ түгел. Ул барын да үзе күрә, үзе ишетә һәм фикерен бик ачык әйтә. Бездә теге яка бу әсәргә чын бәяне партия һәм халык бирә. Бу — художник өчен бердәнбер дөрес һәм зур бәя. Минемчә, әдәбият һәм сәнгать мәсьәләсенең бүген кабат бөтен кискенлеге белән көн тәртибенә куелуы—законлы күренеш. Чөнки, алдарак әйткәнебезчә, без иң җаваплы чорда — коммунистик җәмгыять кешесен тәрбияләү чорында яшибез. Шуңа күрә сәнгатьтә революцион рухны саклау, аны үстерү бүген аеруча әһәмиятле. Очрашу вакытында партия һәм Хөкүмәт җитәкчеләре әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләре алдында бу мөһим таләпне нәкъ әнә шулай бөтен кискенлеге белән куйдылар да. Халкыбызның рухи азыгын баету, үстерү — художникларның изге бурычы. Бүген ул бурыч тагы да катлаулырак һәм җаваплырак төс ала. Чөнки коммунизм кешесе ул гади төзүче, инженер яки врач кына булмаячак. Ул төзүче дә, композитор да, хәтта художник та булыр. Коммунизмда профессия төшенчәсе гаять киңәячәк. Шуның нигез ташларын без бүген үк салабыз. Әгәр теге яки бу сәнгать эшлеклесе үз иҗаты эченә генә бикләнсә, моңа ирешеп булмый, һәр художник үз иҗатының СССР халыклары культурасының бер кисәге икәнлеген онытмаска һәм шул гомуми культураны баету өчен эшләргә тиеш. Мәскәүдәге очрашу безгә, әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләренә, әнә шул бөек эшне үтәп чыгуда яңа дәрт һәм рух бирде.