Поэзия
Казагыстанның талантлы шагыйрьләреннән берсе — Мозафар Әлимбаев Павлодар өлкәсенең Цюрупа районы Маралды авылында 1923 елда туган. Бик яшьли ятим калып, ул интернатта тәрбияләнә. Аннары Павлодар педагогия училищесында укый. Унбиш яшеннән шигырьләр яза башлый. Бөек Ватан сугышы башлангач, М. Әлимбаев Совет Армиясе сафына узе теләп китә. Армиядә хезмәт иткәндә фронт һәм республика газеталарына языша. Армиядән демобилизаңияләнеп кайткач, шагыйрь тулысынча әдәби иҗат эшенә бирелә. Аның әсәрләре укучыны үзләренең сюжетлы, конкрет, лаконик формада булулары белән җәлеп итә. Шахтерлар хезмәтенә, аларның көнкүрешен сурәтләүгә багышланган шигырьләре— беренче җыентыгы 1962 елда басылып чыга. М, Әлимбаев поэзиясе тематик яктан бай: аның шигырьләрендә ана булу бәхете һәм балалар, совет сугышчыларының батырлыклары, чирәм җирләрдә эшләүчеләр хезмәте, яшьләрнең кайнар һәм саф мәхәббәте тасвирлана. Әлимбаев казакъ теленә Пушкин, Лермонтов, Маяковский, Хикмәт, Шипа- чев, Исаковский. Петефи һәм башка шагыйрьләр әсәрләрен тәрҗемә иткән. Шагыйрь җырлар авторы буларак та шактый танылган. 20 гә якын хәзерге заман казакъ җырының шигъри текстлары аның каләме белән язылган. ҮТКЕН КҮЗЛӘР ТУРЫНДА ЛЕГЕНДА D у легенда яши халыкта... Ә легенда — әкият түгел, чын. Бизәмичә сөйләп бирәлса, Үтәр иде шагыйрь бурычын. ...Карт бер казакъ килгән Мәскәүгә. Мәйданнарның күргән киңлеген. Кысык күзләр, киез эшләпә Әйтеп торган картның кемлеген. Театр-киносын да карый ул, Озынлыгы җитми көннәрнең, Бар.нәрсәне күрә күзлексез, Хәтеренә сала күргәнен, һәм сокланып ана, юлдашы — Таныш румын әйтә бер залда: — Сезнең күзләр болытлар кочкан Бөркетне дә күрәдер анда! — Күз ул тиеш үткен булырга. Киңлекләрне безнең җирләрдә Бер очуда бөркет узалмый, Иңли алмый бик тиз җилләр дә. Әйбәт күрә казакъ электән. Киңлеккә ул күптән күнеккән. Тик без хәзер шәбрәк күрәбез — Җиргә чөнки Ленин нур сипкән... 116 ОЧРАШУ U-l әһәрдә яз. Җылы җәй шикелле, Чәчәк яна балкып кулларда, һәммә кеше карый семафорга, Ерак кырда җылы нур ага. Поезд килә. Күрешү минутлары! Кунакларга чәчәкгөл ява. Котлау речен көтеп тормый-нитми, Иң кадерле сүзне гөл таба. Бер егетне коча казакъ әби, Анадан нык сөеп кем үпкән! Ана сөюе шулай Кустанайга Җитте килеп ерак Киевтән! БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР Л'илми Җанатның уйныйсы, Атлар тартмада ята. Яна эш аның башында Яңа уйлар кузгата. Мәктәп. Бүген беренче кат Утырды ул партага. Тышта — дала... һәм бу совхоз Юк әлегә картада. Буш булса да, шаулый дала, Өнсезлек аннан качты: Әтисе сызды буразна, Ә улы... китап ачты. РӘСЕМ Солдаты мин олы Армиянең, Безнең башлар күпне кичерде. Атлаганда җиңү бусагасын, Үлде дусым, Самат исемле. Пуля тишеп узган рәсемен аның (Төшкән сугыш тынган арада) Алып кайттым, бирдем хатынына, Бәхет төсе итеп карарга. Шул рәсемнән күзен алмый, хәзер, Зурларча каш җыерып моң гына, Әтисенә карап тора малай, Ә әтисе карый улына... һич нәрсәне онытмаган ана Күрә: улы ныгый ир булып; һәм тын гына җырлый: иренең батырлыгы Ишетелә үлмәс җыр булып. ВАРШАВА ВОКЗАЛЫНДА ч апты көзге кырлар буйлап Корыч аргамак, Берлиннан ул. Варшавада Тукталды шаулап. Күкрәп чәчәк ата шәһәр... Ә ник баш иям? — Минем рота бер чак атакага Китте бу җирдән. Мәйдан. Килә бер студент, Кулында — китап. — Друже! — диде, кулын сузды, Каршымда туктап. Искә төште, сугыш янгыннары Узды күңелдән. Коткарган идек бер вакыт Аны үлемнән. Күзләре: «Рәхмәт!» дигәндәй, Торалар карап. — Друже’ Кочаклаштык, үбештек без — Поляк һәм казакъ. СИН, КАДЕРЛЕМ, АТЛА БЕРГӘ ■Аллеядан без атлыйбыз икәү, Бакча безнең өчен бизәнгән. Рәхәт миңа: ишетәм сулышыңны... Читтән карый усал бер адәм... Искелекнең тере бер калдыгы Ничек килеп чыккан бу җиргә? Ул бит хатынына рөхсәт итә бары Арттан гына, Эт шикелле ияреп йөрергә. Ул яшьлеккә безнең нәфрәт саклый. Син, кадерлем, нык бел хакыңны — Атла бергә. Мин соң юлдашым дип сине, Хатыным дип юкка атыйммы! ЧАЛ АНАЛАР КҮРГӘН САЕН хакыннан сумнар тотып калынганда — Бары шунда аналарын искә алган Бәндәләргә мин кул бирмим. Алар өчен Дуслык арзан, хөрмәт арзан, сөю арзан. Әнкәемне җирләдем мин малай чакта, Искә төшсә — күкрәгемне сагыш кыса. Чал аналар күргән саен, балаларча Сыеныр идем аларга мин, мөмкин булса. С. Г а й ф у л л и н тәрҗемәләре. ТОРАРКУЛЬ РАЙЫМБЕКОВА БАТЫР МУСАГА А гам син, тиңсез акын Муса, синең Җырыңны тыңлый бөтен казакъ иле. Фашисттан каушамаган иргә атап Җырлыймын: ашкындыра хисләр мине. Үлемгә тез чүкмәдең башың иеп, Лачындай җырың очты хаклык сөеп, Акладың егет исемен намус белән, Яшәдең төрмәдә дә «Ватан!» диеп. Кардәшем, татар улы, тугандашым, Тусыннар сиңа охшап туганнарым. Муенса итеп тактым җәүһәрләрен, Җырыңның яктысында балкый җаным. Мин аңлыйм: җанлы синең җырың, көең, Үстергән былбыл итеп туган илең. Аз яшәп, утлы җырдан тирмә салган Гомереңдә сокланырлык өлешең синең. Олылап, мактап җырлыйм татар улын: 'Көрәштә яңрап үткәй тормыш юлы. һәр ана ирешер иде теләгенә, Җәлилдән үлемсез ир булса улы. Нури Арсланов тәрҗемәсе.