Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

ДӨНЬЯ КӨЛСЕН

Уңыш өстәп, шатлык өстәп таңнар ата, Һәр тап саен көләч йөзле дуслар арта. Аяз көннәр, айлы төннәр нинди якты, Уй уйласаң, йокы алмый таңга чаклы. Таңга чаклы утырам мин уйлар уйлап, Күптәй узган гомерләрнең серен тыңлап. Кеше булып җир өстенә баскан бала Никадәрле кадерле, дим, Җир-анага! Юлындагы киртәләрне сүтә кеше. Шайтан үтмәс упкыннарны үтә кеше. Тау-тау килгән михнәтләргә түзә кеше, йолдыз карап, Галәм буйлап йөзә -кеше... Көрәш белән, хезмәт белән еллар үтә, Уйлый кеше, эшли .кеше—иҗат итә. Җнр-ананы нурга төреп, гөлгә төреп, Тимер сугып, җырын җырлап бәйрәм итә. Күлләрендә нур уйнатып дөнья көлсен, һәр ишектән киң-киң атлап бәхет керсен. Рус һәм гарәп, -кытай, поляк, кардәш булып, Берберсенә ашка йөрсен, туйга килсен! Атомнарның төшен ярып гайрәт алсын, Йолдызлардан йолдызларга күпер салсын. Үз туганын, хезмәттәшен, үз иптәшен Үтермәсен, таламасын, кимсетмәсен! МАТУР ҖЫРЫМ АЛДА... Томанланып йөри күз алдымда Уйланмаган уйлар. Урап куйган уйлар йомгагына Сыеп бетми шулар. Тынгы бирми, гүя, бурыч көтә Эшләнмәгән эшләр. Ак кәгазьгә иелеп көнем үтә, Үтә айлы кичләр. Ай нурында тонык зәңгәр тынлык... Уйлар, уйлар таша. 30 Киләчәккә карыйм күзем йомып Ерак еллар аша. ...Очып йөрим, карап җирнең өстен, Мин канатлы кебек. Шиңеп калган һәрбер чәчәк өчен Мин җаваплы кебек. Көтелмәгән шатлык посып тора, Алда текә таулар. Зәңгәр нуры белән кызыктыра Беленмәгән таңнар. Шиңмәс чәчәкләрнең гаҗәп сере Беленмәгән таңда. Шул таңнарга җырым тарта мине, Матур җырым алда. МЕҢ ЙӨРӘК ХЫЯЛЫН ЙӨРТӘСЕҢ... Табигать нур сибә, су сибә, Чәчәкләр, игеннәр үстерә. Дөньяны бизәгән кешегә Гаделлек, дөреслек көч бирә. Кайвакыт күңелсез көнеңдә Дусларын, ярдәмен көтәсең. Син үзең тынгысыз күңелдә Мең йөрәк хыялый йөртәсең. Тәрәзәң киң ачсаң, таң җиле — Иртәнге саф һава бөркелә. Елмаеп җиңеңне сызгансаң, Каршылап гудоклар гөр килә. Күрәсең: туган ил яңара, Куера заводлар морҗасы. Гигантлар үстерә далада Ирекле дөньяның хуҗасы. Бүгенге матурлык кешенең Күңелендә чәчәкле яз кебек. Бәхеткә күнеккән кешегә Нигәдер һаман да аз кебек. МАТУР КЕШЕ ^/Җыелышларда, курорт сукмагында, Зур авылда, шаулы калада, Тимер юлда, базар уртасында Шаян кеше йөри арада. Ул да кеше, кайгы-шатлыгы бар, Тоташ бәйрәм түгел бу гомер; Иөз кайгысын онытып, бер шатлыгын йөз кешегә сөйләп өлгерер. 34 Эче пошмас, күңеле төшмәс кебек, Уйнап кына көтә дөньясын. Авыр, ерак юллар тиз үтелә Шундый кеше булса юлдашым. Тәмәкесен чыгарып сиңа суза, Янчыгын да бирер кирәксә... Шуның белән утырып бер сөйләшсәң, Рәхәт булып кала йөрәктә. һәр кешенең күңелен таба белә, Уртаклаша серен сөйләшеп... Олы жанлы матур кеше йөри һәр кешегә шатлык өләшеп. ӘЛЛИ-БӘЛЛИ, БЫЛБЫЛЫМ ■^ошлар да кунган инде, Күзләрен йомган инде, Йом күзеңне, күз нурым, Әлли-бәлли, былбылым, Былбылым. Җилләр дә тынган инде, Күлләрдә томан инде, һай, бәхетле булгырым, Әлли-бәлли, былбылым, Былбылым. Күк тулы йолдыз гына, Ай йөри ялгыз гына, Ак көмештәй ай нурым, Әлли-бәлли, былбылым, Былбылым. Бал, шикәрдән тәмлесен, Күр төшеңнең тәмлесен, йокла, инде йолдызым, Әлли-бәлли, былбылым, Былбылым. Алсу нурлар йөгерсен, Җнлбер-жилбер жнл өрсен, Уятырмын: тор, кызым, Ач күзеңне, былбылым, Былбылым! БАКЧАЧЫ ГӨЛГЕНӘ LUаулап тора яшел бакчаң, Алмагачлар чәчәк аткан, Бөреләнгән бөрлегән, бөрлегән. Алай димәм, болан димәм, Гөлгенәм, Бер сүзем бар үзеңә, бер гснәм. 32 Аяз көндә ак киясең, Алмабакчаца киләсең, Ак чәчәкләр коела, күрәмсең. Яз да үтәр, көз дә үтәр, сизәмсең, Дус булуга ни җитәр, күгәрчен! Алмагачларны карыйсың, Алмалар җыеп арыймсың, Алмаларың бал гына, бал гына. йөзең гөлдәй ал гына шул, ал гына, Алма булып төшсәңче алдыма! ГӨЛМӘРЬЯМ w* /*Х әйдәүләргә көтү куды Гөлмәрьям, Гөлләр өзде бер бәйләм Гөлмәрьям, Күзләрендә чаялыгы чаткысы, йөзләрендә таң нурының яктысы, Хуш ис аңкый кулындагы гөлләрдән. Болыннарда көтү йөртте Гөлмәрьям, Сулар эчте көмештәй күлләрдән. Җилбер-җилбер исә сахра җилләре. Җәйрәп яткан туганүскән җирләрнең Матурлыгын үзенә җыйган Гөлмәрьям. Болыннардан эштән кайта Гөлмәрьям, Илһам алып шатлыклы көннәрдән. Сылу үскән авыл кызы, ил кызы, Сандугачлы таңнарның йолдызы. Шундый күркәм минем иркәм Гөлмәрьям. ЧӘЧӘКЛӘР БИРЕГЕЗ Аен үтә: яктыра, кичегә, Чәчәктәй гомерләр — кечкенә. Балкысын якты йөз, җылы сүз, Нурлы көн карасын кешегә! Менә ул ап-ак—-ак биләүдә, Менә ул таякта — терәүдә; Ике кат яшәмәс берәү дә, Чәчәкләр бирегез кешегә! ШӘФӘКЪ НУРЫНДА дулкын-дулкын кебек киң яланда Җилбер-җилбер искән җил кебек, Еракларга яңгырап моң тарала, Гармонь уйный берәү җилкенеп, һай, бу яшьлек ташкын сулар кебек, Уен-көлке чыкмый уеннан. Ал кояшта янып, чыр-чу килеп, Печәнчеләр кайта болыннан. Гармоныңны, егет, нык тарт, нык тарт, Канатландыр дәртле күңелне, Суга барган кызлар туктап-туктап Көйләреңне тыңлый түгелме!