Логотип Казан Утлары
Публицистика

ПАРТИЯНЕҢ ҖИТӘКЛӘҮЧЕ КУЛЫН ТОЕП

Әдәбиятыбызны һәм сәнгатебезне үстерү турында партиябез сүзен ишетү безнең күңелләребезгә һәрвакыт яңадан-яңа илһам, яңадан-яңа иҗат көче өсти. Бу юлы да шулай булды. Партия һәм хөкүмәт җитәкчеләренең 7—8 мартта иҗат интеллигенциясе белән очрашулары турындагы материалларны, бигрәк тә иптәш Н. С. Хрущев речен мин гаять кызыксынып һәм дулкынланып укыдым. Бу документлар безне ленинизм Тәгълиматы белән тагын да ныграк коралландырдылар. Чорыбызның акылы, намусы, вөҗданы булган Коммунистлар партиясе безнең бөтен тормышыбызга, < эшебезгә, иҗатыбызга юнәлеш бирә, өмет һәм хыялларыбызны чын итә. Без, пионер галстугы таккан көннәрдән башлап, бер үк хисләр, бер үк омтылышлар белән яшибез. Ә 8 Коммунистта күрдек чын кешене. Таяндык без ана һәр җирдә, йөрәкләргә салдык бу исемне, Намусыбыз итеп ияртергә. Үзгәртәбез агым сулар юлын, ГЭСлар өчен бетон колбыз. Партиянең җитәкләүче кулын Ильич кулы итеп тоябыз. Шагыйрьләребез, шушы, җитәкләүче кулны һәркайчан тоеп торган хәлдә, партия, В. И. Ленин, коммунистлар турында күп кенә әйбәт әсәрләр иҗат иттеләр. Андый әсәрләрдән, беренче чиратта, С. Хәким һәм. X. Туфан шигырьләрен һәм поэмаларын күрсәтергә мөмкин. Быел КПССның төзелүенә 60 ел тула. Шик юк, язучыларыбыз партиябезнең героик көрәш юлын, аның бүгенге бөек эшләрен үз әсәрләрендә тагын да тулырак һәм тирәнрәк чагылдыру өчен көчләрен һәм сәләтләрен кызганмаслар. Иң өлкән шагыйребез X. Туфан сүзләре белән әйткәндә, Ильич амәнәтен давыллардан исән кичергән, һәммәбезгә тормыш компасы, киләчәкне күрер күзләр биргән партиябез хәзер илебезне ышанычлы адымнар белән коммунизмга алып бара. Художество иҗатының бу чордагы бурычларын билгеләп, иптәш Н. С. Хрущев болай диде: «Безнең халкыбызга сугышчан революцион сәнгать кирәк. Совет әдәбияты һәм сәнгате гүзәл художество образларында бөек һәм героик коммунизм төзү заманын күрсәтергә, безнең тормышыбызда яңа, коммунистик мөнәсәбәтләр урнашуын һәм җиңүен дөрес чагылдырырга тиешләр». Без, шагыйрьләр, әдәбиятыбыз алдында торган бу төп бурычны ничек үтибез соң? Идея-художество ягыннан туктаусыз үсеп, камилләшеп барган поэзиябез арсеналы соңгы елларда укучылар акылына һәм күңеленә тәэсир итә алырлык байтак шигырьләр, поэмалар, балладалар, җырлар белән тулыланды. Бу — бөтен шагыйрьләр коллективының уртак иҗат казанышы. РСФСР язучыларының II съезды уңае белән, поэзиябезнең зур бер кимчелеге турында гына әйтәсе килә. Безнеңчә, бу кимчелек — үз әсәрләребездә халык тормышының, чынбарлыгыбызның күп кенә якларын әле тулы чагылдыра, замандашларыбызның озак вакытларга истә калырлык образларын тудыра алмавыбызда. Мәсәлән, без күптән республикабыз эшчеләре, нефтьчеләре, төзүчеләре турында киң күләмле поэтик әсәрләрнең, хәтта яхшы шигырьләрнең һәм җырларның аз булуы турында сөйләп киләбез. Дөрес, Ә. Маликовның «Гайшә апа», «Фәрдәнә», «Дуслык юлы», Ә. Баяновның «Диңгез шавы», «Марат», «Еллар тавышын тыңлыйм»ы, X. Камаловның «Мәхәббәт хакы» исемле нигездә әйбәт эшләнгән баллада һәм поэмалары бу хәлне беркадәр төзәттеләр. Аларга тагын Ә. Давыдовның «Себер трактында квартал» циклы, Ә. Юнысның «Айсылу турында җыр»ы. яшьләрдән И. Әхсәновның һәм Рәшит Әхмәтҗановның кайбер шигырьләре өстәлде. Бу әсәрләрнең күбесе яңа поэтик фикерләре, тормыш детальләрен тотып ала белүләре, йөрәк аша кичерелгән булулары белән аерылып тора. Партиябез, хөкүмәтебез, халкыбыз авыл хуҗалыгын күтәрү, аңа җитәкчелекне үзгәртеп кору буенча гаять зур эшләр башкаралар. Ләкин бу чын мәгънәсендә революцион үзгәреш, безнең иҗатыбызда бик аз һәм тонык чагылдырыла. Мин И. Юзеевның 9 моннан берничә ел элек язылган «Әнкәй». А. Сәләхетдиновның «Үкенү», Р. Рәхимовның «Дала бөркетләре» исемле поэмаларының уңай якларын, бу темага багышланган күп кенә яхшы шигырьләрне инкарь итәргә һич тә җыенмыйм. Безне борчыган нәрсә шул: соңгы ике-өч ел эчендә бүгенге авыл кешеләренең җанлы образларын сурәтләгән киң күләмле поэтик әсәрләр бөтенләй тумады. Моның сәбәбе нәрсәдә соң? Мин үзем А. Твардовский сүзләрендә бу сорауга шактый урынлы җавап табам. Партиябезнең XXII съездында сөйләгән речендә ул болай дигән иде: «Сәнгатьнең гаҗәп бер үзенчәлеге шуннан гыйбарәт: әгәр художник үзенең әсәрен тәшкил итә торган идеяләр, образлар, тормыш картиналары белән үзе дулкынланмаса, янмаса, ул вакыт могҗиза тумый: укучы, тамашачы яки тыңлаучы, ул әсәрне укыганда, караганда яки тыңлаганда, шулай ук салкын гына үтеп китә, ул әсәр аның күңеленә тәэсир итә алмый». Безнең күбебезгә, еш кына очракларда, үз геройларыбызның хезмәте, теләк һәм омтылышлары белән әнә шулай тирәнтен дулкынлану, иҗади тынгысызлык һәм активлык, тормышка кыюрак үтеп керергә, вакыйгаларның алдына чыгарга омтылу җитеп бетми. һәммәбезгә бер хакыйкать бик ачык: халык һәм заман алдында җаваплылык хисен онытырга беребезнең дә хакы юк. Димәк, һәркайсыбыз әдәбиятның югары идеялелеге, аның халык тормышы белән аерылгысыз тыгыз элемтәсе өчен, профессиональ осталыгыбызны туктаусыз күтәрү өчен армый-талмый эшләргә, иҗат итәргә чакырылганбыз.