Логотип Казан Утлары
Повесть

ӨЧ АРШЫН ҖИР

НӘҖИП АСАНБЛЕВКА 

I

Ерак Көнчыгыштан килүче унсигезенче номерлы поездның дүртенче вагонында ниндидер хәвефле, мөшкел хәл булуын юлчылар берьюлы белделәр. Юлда үзеңне иичек- ничек тотарга, тәмле суларга алданып стаңцаларда адашып калмас өчен абай булырга кирәклеген, шактый гыжылдавык тавыш белән кат- кат, вәзенләп сөйләп ялыктырып бетергән поезд радисты, «Мишка, Мишка, где твоя улыбка?» дигән төче һәм мәгънәсез җыр тапшыруын бүлеп, әллә ничә кат: — Пассажирлар арасында врач яки фельдшер булса, тизлек белән дүртенче вагонга к-илүеи сорыйбыз!—дип белдерү' ясады. Беренче мәртәбәсендә халык радистның сүзенә әллә пи игътибар итмәде; гомере буе саргайган кәгазьләрдән кагыйдәләр, боерыклар, күрсәтмәләр укып гаҗиз булган радист, ниһаять, бер тапкыр кешелекле һәм тормышчан нәрсә турында сөйләвенә шатланып, хәбәрне аерым бер күтәренкелек белән, һәрбер сүзенә басым ясап әйтеп салган иде. Аның тантаналы тавышы шөбһәле сүзләренә ятышмады, .кешеләр әле берни дә аңламый калдылар... Менә аның тавышы тантанадай шөбһәгә әйләнде, ул сүзләрен бутап, кабалана-кабалама, инде сагайган юлчылар арасыннан «медицинага берәр төрле мөнәсәбәте булган» кешене дүртенче вагонга ашыктыра башлады... Поездда барганда сөйләшергә сүзең генә җитсен!.. Купе, коридорларда сүз кузгалды: барысы да мәш килделәр. — Нәрсә булды икән? — Берәр мәгънәсезе поездга кысылгандыр әле... — йөкле хатыннар утырганын күргән идем, шуларның берәрсе бәбәйгә кысталгандыр. — Йөкле хатынын юлга чыгарган ирне әйтер идем! Тьфү! — Сезнең теге озын, кәперәйгән кешегез врач түгелме соң? — Юк ла, прокурор гына бит ул!.. Хәвефле сүз, чатырдап янган салам кебек, җиңел генә сикерә-сикерә дүртенче вагоннан чыгып китеп, йөкле хатыннарга, прокурорларга, юлда очраган төрле маҗараларга, күчте... «Медицинага мөнәсәбәте булган» бердәнбер кеше, шактый өлкән яшьләрдәге фельдшер хатын, поездның нәкъ койрыгында — унөченче вагонда Сочига бер айлык ялга китеп бара иде. Ул үзенең мәшәкатьле хезмәтеннән котылып торуына сөенеп, тынычлыкка, рәхәткә чыгуына кинәнеп туя алмыйча, тәмле төшләр күрә-күрә, изелеп йоклап ята иде. Е 12 адистның шөбһәле тавышы аның купедашларыиа — карт кына ике ир кешегә һәм нечкә буйлы, сөрмәле күзле яшь кызга кыюлык бирде: алар башта кыяркыймас кына, аннан соң шактый нык йольгккалап ханымны уята башладылар: — Торыгыз әле, зинһар, торыгыз! Ханым тиешле-тиешсез вакытта уятуларга 1күнеккән иде, ахры, бер Д-ә сискәнмичә генә торып утырды, .исе китмичә генә тәрәзәгә, тәрәзә артында тезелешеп калган яшь, купшы наратларга карап: — Казанга җитәбезме әллә? — дип сорады. Зур шәһәрләргә җиткәндә ул үзен уятырга кушкан иде... — Казанга ерак бугай әле, — диделәр аңа. —Тик менә бәла чыккан... Бераз тынып торган радио тагым кыштырдады һәм ханым да радистның курку катыш ялынулы тавышын ишетте: — Дүртенче вагонга... дүртенче вагонга... — Ни булган анда? — Белмибез. Сез фельдшер булып эшлим дигән идегез. Шуңа уяттык та... Ханым, шактый җитез генә, аякларын төреп утырган җәймәне бер якка алып ташлады, җәлт иттереп идәнгә сикереп төште, элгечтән ап- ак яулыгын алып бәйләде, -көзгегә күз салды, изүләрен ипләде, аннан тасыраеп үзенә -карап торган ирләргә борылды: — Шулай да... Нәрсә булды икән? Аңа 'беркем дә җавап бирмәде. Ул коридорга чыкты. Урта мәктәп бетереп, Казанга укырга керергә баручы кыз, кызыксынып, аңа ияр- мәкче булган иде, юлдашлары аны туктаттылар: — Йөрмә! — Н.и калган анда? Яшь -кеше ич син... Я чире йога торган булыр... Карышырга ниятләп авызын ачкан ,кыз, радио тагын чыштырдагач, аяк очларына басып репродуктор тирәсенәрәк килде. — Дүртенче вагонга... дүртенче вагонга... Кат-җат чакырып та врач яисә фельдшер табылмагач, болай да шактый кызган поезд бригадиры һәм проводниклар дүртенче вагон коридорында тәмәке тартып торучы юаш кына ир янынарак тартылдылар. Вагондагы хәл аларның күңелләрен шактый ярсыткан, .инде ярдәм итә алмагач, алар хәзер ачуланып булса да тынычланырга, суынырга телиләр .иде. Иң элек бригадир сүзгә кереште: — Соң, туганкай, өч көй киләбез ич инде! ©ч көн! Күпме шәһәрләр үттек, менә дигән больницалар, шәп-шәп врачлар калды. Хатыным авырый дип килеп әйтсәң, телең корышыр идеме? Барысыннан да бигрәк дүртенче вагон проводнигы — туп кебек түгәрәк, юантык хатын кызган иде: — Әйтер! Көт син аннан! Барып әйткән өчен пыр тузып мине орышып маташа! Хатыны үләргә ята, ә аның гамендә дә юк, иртә таңнан чыга да, үзенүзе кочаклап, тәмәке пыскыта. Бөтен вагонны сасытып бетерде! Аны бердәад генә якладылар, соңыннан кемдер үзенчә фәлсәфә да ясап куйды: Поезд вертолет түгел шул! Теләгән җиреңә борып булмый. Юл салып биргәннәр икән, шуннан барасың да барасың... Ирнең исеме Мирвәли иде. Ул байтактан бирле коридорда тимер юлчылар арасында басып торса да, берәүгә дә эндәшмәде, папиросын тартыл бетерде дә, шырпы кабызып тормыйча, икенчесенә шуннан ук ут элдертте. Ул җыелган халыкның чыр-чуын зәһәр мыскыллау белән иреннәрен чалшайтып тыңлый, артык якын килеп кычкыра башласалар, сул кулы белән 'колагын томалый иде. Аның шулай сүзсез, мүкләк сыер кебек карышып, үҗәтләнеп баруы халыкны тагын да -кыздыра, кешеләр 13 аннан җавап таләп итәләр, берни дә алмагач, тагын да шәбрәк ярсып, үзләре кычкыралар к бидоннарын тотып кое сиртмәсенә таба чаптылар. Станца дежурные мышкылдап килеп җитүгә бригадир аңа кулын сузды, һәм: — Больница еракмы? — дип сорады. — Сигез чакрым!—диде дежурный, соңгы төймәсен эләктерә алмыйча азапланып. — Сигез чакрым? Шулай еракмы? Бригадир, өметсезләнеп, як-ягыка каранды. Кое сиртмәсе бер күтәрелә, бер төшә... Төшеп өлгергән юлчылар каткан аякларын язып куышалар, су сибешәләр. Чыр-чу. Тимер юл буендагы калкулыкта, бастырыгын иң өстенә салып, вәкарь белән генә саескан йөренә. Вагон күләгәләренә пассажирлар тезелешкән. Ул ярсып кычкырып җибәрде: — Берәүне дә чыгармаска! Ишекләрле ябыгыз! — Плацкарт вагоннарында бик эссе... Япмасыннар! Бригадир фельдшерга шелтә һәм ачу белән карады һәм кулын селкеп: — Таптыгыз 'борчылыр нәрсә! Сез менә шуны әйтегез... Нишлибез хәзер? — дип сорады. — Калдырабыз. — һе, әйтергә җиңел! Сигез чакрым, ди! Калдырып китәрсең, ә ул юлда үлсә! Кем җавап бирер? Чирле -кешене юлда калдырып киттем дип гомер буе газапланып йөрергәме? — Аны моннан да ары алып -китәргә ярамый,—диде фельдшер, кискен итеп. — Мин тәрәзәсен ачтым... һушына килмәгән әле. — Машиналар йөриме бу тирәдә? —ди-п сорады бригадир дежур- ныйдан. — Машиналар йөри! Сигез -чакрым ерак ара түгел ич! Әнә-ә шунда гына ул! Алай каты авырмаса, ат белән дә илтергә була... — Ә ат каян аласыз? — Ат бар! — диде ышаныч белән дежурный. — Ат монда гына. Караталлар сельпога товарга баралар. Белеш егетләр!.. Бригадирның икеләнүен күреп, фельдшер аны үгетли башлады. Ниһаять, ул да .күнде, алар авыруны шушы станцада калдырырга булдылар. Дежурный ат алып килергә ашханә янына йөгерде, бригадир белән фельдшер ашыга-а-шыга вагонга таба -киттеләр. Алар каршы- сына баскычтан Мирвәли сикереп төште: — Аны монда калдырырга ярамый! Ярамый, булмый!.. Ишетәсезме? — Нәрсә, нәрсә? Бригадирның ачуы соңгы ноктасына җитте, ул, аңлатып торуны артыкка санап, Мирвәлине юлдан этеп җибәрергә булды. Ике кулы белән дә үренгәл иде, аның таштай ны-к тәненә, корычтай каты иңбашларына кулы тигәч, ул ниятеннән кире кайтты. Мирвәлинең күлмәге астында корыч -калкан бар кебек иде. Буйлары бер чама булса да, бригадир үзенең бу сәер кеше янында чебештәй зәгыйфь, көчсез икәнлегем тойды. Ләкин бу тою аның ачуын басмады, киресенчә аның ярсуына көчсез ирләр, көчле, нык кешеләрне очраткач була торган күремсезләнү, нәфрәт кушылды. Ул, үзе дә сизмәстән, бәбәкләрен акайтып, акырып җибәрде: — Кит юлдан! Мин сине судка бирермен! Суд сүзен ишеткәч Мирвәлинең кояшта янган кара-кучкыл йөзе тартышып, агарынып китте, дәү куллары салынып төште, ул, ачу ташып торган күзләре белән бригадирны ашардай булып, читкәрәк тайпылды, ана юл бирде. - .с. Ә.‘ .V; 5. 17 18 Биш-алты кеше, җәймәләргә төреп күтәреп, Шәмсегаянны вагоннан алып чыктылар. Фельдшер да алар артыннан ук төште. Мирвәли Шәмсегаян дулап урыныннан күтәрелер, тавыш-гауга ку. бар. монда җыелган ят кешеләргә бөтенләй кирәкмәгән сүзләр әйтелер дип бик курыккан иде. Хатынының шым гына яткан җансыз гәүдәсен күргәч тә аңа күңелсез, бик күңелсез булып китте. Кыен булса да поездда өч көн кайтып ул үз хәленә күнегә, ияләнә төшкән иде. Хәзер исә аның барлык планнары чуалды, өч көн буе юлда бөтен ваклыкларына хәтле исәпләп, чамалап куйган фикерләр кирәксезгә чыктылар. Хәзер бары да яңача булачак? Ләкин ничек?.. Дежурный ашханә янында торган атларның берсен һәм аның хуҗасын — аксыл кашлы, кызыл киң йөзле, зур күзле авыл егетен алып килде. Алар такта арба төбендәге шиңә башлаган сарутларны, тукранбашларны кабартып тараттылар, егет печән өстенә шактый кыршылган кожанын җәйде. Шәмсегаянны салабыз дигәндә генә дүртенче вагон проводнигы: — Җәймәне дә алыгыз! Уцайрак булыр. — диде. Фельдшер баш очына табарак печәнне тартып, өеп куйды һәм кинәт кенә: — Мин аны больницага кадәр озата барам, — диде. Күңел капкасын ачып кешеләргә үзен күрсәтергә яратмый иде Мирвәли. Монда җыелганнарның аның тормышына катнашып, тыгылып йөрүләре болан да аның саруын кайнаткан иде, шуңа күрә фельдшерның бу сүзләре утлы күмергә сипкән керосин булды: — Бик кирәгең бар иде!.. Беркем дә кирәкми аңа, беркем дә! Аллафәрештәләр җыелып килсә дә, мичкә-мичкә терек суы тәкъдим итсәләр дә кирәкләре юк! Әллә больницалар күрмәгән дисеңме сип аны? Әллә авыру икәнлеген белмәгән дисеңме? Барын да белә иде. Юлга чыгарга үзе теләде, врачлар чакырмаска да үзе кушты! Инде эшләр бер эзгә керә дип йөргәндә генә бригадирның күңеленә шик килде: «Бу тиле-милегә хатынны ышанып тапшырсаң, әллә ниләр күрерсең! Соңыннан сүзе булыр!» Ул шыпырт кына фельдшерга эндәште: — Кара әле, бәлки Казанга кадәр чыдар иде? — Булмый. — диде башын чайкап фельдшер. — Аңа тынычлык, һава кирәк. Ял кирәк... Бригадир ярдәм эзләп як-ягына карайды һәм кулына кыска гына камчы тотып, басымчак кыяфәт белән генә арба тирәли йөренгән олаучыны бер читкәрәк дәшеп, үгетләми кала алмады: — Туганкай, берүк күзен юлда, кулың дилбегәдә булсын. Мөмкин кадәр тизрәк алып бар! Юрта алсаң, үзең чамала... Тик исән-аман илтеп тапшыр! Бригадирның тагын әллә никадәр сүзе бар иде, поезд күләгәсендә чүмәшеп тәмәке пыскыткан машинист аягына басып әллә ничә кат аңа йодрык күрсәткәч, сөйләүдән туктады, ачуташ калкан кебек йөзен чытып, кулын болгады. Кемнәрдер кабалана-кабалана Мирвәлинең багажын — ике дәү генә чемоданны, Шәмсегаянның сумкасын һәм зур гына төенне алып чыгып арба янына тезел куйдылар. Олаучы егет эшлекле генә кыяфәт белән кулларын төкерекләп аларны арбага ук урнаштырды, арба үрәчәсенә ураган бауны тиз-тиз сүтеп чемоданнарны бәйләде. Ул арада фельдшерның да сүзе бетте. Ул Мирвәлигә әллә никадәр киңәшләр бирергә өлгерде. Аның сүзләре Мирвәлинең бер колагыннан кереп, икенчесеннән чыгып китә торсалар да, ул риза булган кеше төсле ым кагып, башын иеп торды. Кирәгенә дә, кирәкмәсенә дә таркау гына: 2* 19 — Ярар, ярар... Шулай итәрбез? — дип печать сукты. Ниһаягь, машинистның түземе бетте, ул бригадир янына йөгереп килде һәм сәгатенә күрсәтеп: — Ун минут үтте! Артык тора алмыйм! — дип кычкырды. — Берни эшләр хәлең юк, куарга туры килер, — диде бригадир... Поезд белән ат бер вакытта диярлек 'кузгалдылар һәм күпмедер юлны янәшә бардылар. Тәрәзәләргә сарган кешеләр бер-берсенә Мирвәлине, арбаны, Шәмсегаянны күрсәтә-күрсәтә кызып-кызып сөйләшә- л?р иде. Үзенең битендә кояш нурларыннан бигрәк, әнә шул кешеләрнең кызыксыиулы күз карашларының эсселеген тоеп, Мирвәли башын түбән иде. Менә поезд үтеп китте, соңгы тапкыр яңгыратып гудок бирде, үргә менеп, сулга борылды. Рельслар озак кына гүелдәп, сызланып тордылар. Киң каеш шлеялар белән матурлап җигелгән җирән бия арбаны уйнаклатып кына, эһ тә итмичә, җиңел генә тартып бара. Олаучы әле ат янына алга чыга, әле арба белән янәшә бара, Шәмсегаянга уңайсыз түгелме икән, дип борчылып печәнне, җәймәне рәтли. Мирвәли, гәрчә арбада тагын өч-дүрт кешелек урын булса да, Шәмсегаяннан яхшысынмыйча, утырмады, арбадан бер-ике адым калышып арттай китте. Тимер юлны аркылы чыкканчы дежурный ал арны озата барды һәм аерылып калырга уңайсызланып бер урында таптанып торды. — Хәзер барам да телефоннан хәбәр нтәм! Бик хәҗәт эшләре бул- маса, каршы чыгып та алырлар әле, аларның машиналары бар, — диде ул хушлашып. Олаучы аңа кулын бирде, Мирвәли бер сүз дә дәш-мәде. Киттеләр. Олаучы арба тирәли бер-ике әйләнде дә Мирвәлигә борылды: — Кайсы төше авырта анык? — дип сорады ул, шыпырт кына. — Белмим... Тимер юл буена киң тасма итеп каеп катнаш сәрви агачлары утыртканнар иде. Шул кишәрлекне үтеп чыгуга, юл арыш басуына барып керде. Мирвәли тигез рәтләр булып утырган арышларга, серкәдә утырган йомшак башакларга карап ниндидер гаеп, күзгә күренеп торган хата эзләде. Тик тапмады. Җирне кадерләп, төпченеп, юлга кадәр үк китереп чәчкәннәр иде. Урын ы-урын ы белән геиә машиналар арыш арасына кереп бер-берсенә юл сапканнар, кап-кара ике эз салып, тугаерга торган арыш башакларын -керән җир белән бергә бутап, изел бетергәннәр иде. Шул эзләрне, вакытсыз саргайган арышларны күреп Мирвәли зәһәр генә көлемсерәде һәм бия белән янәшә баручы олаучыга күтәрелеп карады. Олаучы да артына борылды, аларның күзләре очраштылар. — Бар бит кешеләр, агай! —дип телең шартлатты ул, тапталган арышларны күрсәтеп. Мирвәли шоферларны акларга тотынды: — Юл тар! Шуңа күрә таптатканнар... Юл тар! — Тар дип ашлыкны ердырып булмый ич инде, — диде олаучы, Мирвәлине көтеп алып. Ул кулларын артка куеп аның белән янәшә атлый башлады. — Киңрәк урыннары да аз түгел. Машина күрдең исә, көтеп тор, артыңнан янып килми ич! — Кайчагында көтеп торып булмый шул... Юл тар икән, таптыйсың да китәсең!— диде Мирвәли, киная белән. Басуга кергәннән бирле Мирвәлинең колак төбендә бер чың тора иде. Ул адымнарын акрынайтып ни чыңлаганын белергә азапланды. Озак кына интегеп баргач, үзенең тнрә-ягында тынлык чыңлавын аңлады. Өч тәүлек вагон тәгәрмәчләренең шакы-шокысын тыңлап барып шау-шуга, өзлексез тавышка күнеккән .колак тынлыктан котылырга 20 тырыша, тилмереп үзенә аваз, шау-гөр эзли иде. Кырда тавыш мул иде мулын, арыш арасында да, юл кырында, сирәк-мирәк булса да, әрсезләнеп үскән эт эчәгеләре, билчәннәр арасында да чикерткәләр чырылдыйлар. Ләкин өч тәүлек ыжгырып торган поездга күнеккән колакка нәрсә ул чикерткә сайравы’ Арбада тирбәлеп кенә йокымсырап яткан Шәмсегаян кинәт кенә күзләрен ачты һәм үз башы очында биек-биек зәңгәр күк күреп, кайда икәнлегем аңламыйча, озак кына каранып барды. Кая баралар болан? Арба үрәчәсенә тотынып баручы кеше кем? Каян килгән? Менә ул терсәкләренә таянды, күтәрелеп тирә-ягыиа карады, Мирвәлине күрде. Иреннәрен кыймылдатты. Олаучы борчылып Мирвәли янына килде: — Су сорый бугай... Ләкин ул су сорамады, аның иреннәрен чак кыймылдатып әйткән сүзләрен Мирвәли ап-ачык аңлады, аңлагач, йодрыкларын йомарлап, ачу тулы күзләрен Шәмсегаянга акайтып, эчтән генә суганлап-борыч- лап сүгенде. Олаучының борчылуы артты гына: — Нәрсә диде ул? — Ишетмәдеңмени? — Ишеттем дә, аңлап бетермәдем. — Ул... Карачурага еракмы әле дип сорады. — Ерак! —диде олаучы, сузып кына. — Кыек Урманга алтмыш биш чакрым дип йөртәләр. Ул сүз ж.ае чыгуга бик шатланып, май таплары белән чуарланган киң кузруклы фуражкасын баш түбәсенәрәк этәрде, фуражка астыннан аксыл салам төсле йомшак кына чәчләре килеп чыкты. — Булганым бар!—диде ул, үзенең дөнья күрүе белән ачыктан- ачык мактанып. Әле быел язын да үтеп киттек. Зур авыл, бик зур авыл. Ә кәкже! Мирвәли юри Шәмсегаянга карамаска тырыша иде. Нигә поездда түгел соң без дип сорамады, әйберләрнең барын да төйнәдеңме, дип кызыксынмады, арымадыңмы кайта-кайта димәде, һаман бер балык башы — Карачура! Күпме чәйнәргә мөмкин шул бер үк чүбекне! Юлга чыкканнар икән, кайтып җитәрләр әле! Әнә бит, олаучы әйтеп тора, Карачура урынында, ди, җир йотмаган ди үзен... Мирвәли шулай ачуына буылып барганда, Шәмсегаянның иреннәре тагын кыймылдадылар, бу юлы аның сүзләрен олаучы да аңлады: — Юкка курыктылар алар... поездда дим... Карачурага кайтып җитмичә, үлмим оле мин! Үлмим! Бусы инде чиктән ашты, Мирвәлинең кырны яңгыратып кычкырасы, сүгенәсе килде. Утыз ел үзе янында яшәгән кешене аңламаган икән ул! Кире беткән, үҗәт хайван икән ләбаса аның Шәмсегаяны! Олаучы сүзсезлектән йөдәп бетте, ул Мирвәлинең алдына да чыгып карады, рәттән барып та, ләкин Мирвәли аңа сыңар күзен дә салмады. Ачуыннан күзләре аларып, ул берни күрмәс булган иде. Җитмәсә олаучы саксыз сорау биреп, аның болай да шашып типкән йөрәгенә пычак кадагандай итте: _ Карачурага кайтып барышмыни? һич тә уйламаганда бу сорауга Шәмсегаян җавап бирде: _ Әйе, шунда кайтып барабыз. Аның җавабы олаучының телен ачты: _ Каян ук кайтасыз соң сез? Ерактанмы? Озаккамы? Шәмсегаянның җавабыннан курыккан Мирвәли бу юлы ашыга-ашы- га үзе җавап бирде: _ ]3НК ерактай. Тегеннән! — диде ул каядыр иңбашы аша артка ымлап. 21 Мирвәли поезддан төшкәннән бирле кечкенә йомыш белән кысталып бара иде. Тегендә станца якын, уңайсыз дип килде, хәзер юл аулак булса да олаучы белән Шәмсегаянның икесен генә калдырып китәргә курыкты. Әллә нәрсә сорап ташлар, тегесе әллә пи дип җавап бирер... Ярамый... Сөйләшми торсыннар әле! Аның куркыныч шикләрен раслагандай, Шәмсегаян тагын кыймылдады, терсәкләренә таянып торып утырды, йөзен кояшка борып рәхәт итеп елмайды. Аның вак кына җыерчыклар 'белән бизәлгән чыраена сыек кына кызыллык йөгерде. Мирвәлинең исе китте: яздан бирле каты чир белән интегеп урын өстеннән тормаган хатыны, аның Шәмсегаяны, рәхәт итеп, күкрәк тавышы белән, нәкъ яшь кызлар .кебек гөлдердәтеп көлеп җибәрде. — Мирвәли, ишетәсеңме, тургай! Сабан тургае! Ул беренче мәртәбә -күтәрелеп күккә карады. Кояшның якты нурлары күк гөмбәзен шулкадәр югары .күтәргәннәр иде, ул никадәр тырышса да тургайларны күрә алмады. Күк зәп-зәңгәр!.. Аида-саида гына болытлар йөзә, тик алары да, сабый бала хәсрәте кебек җиңел, юка иделәр, күләгәләре җиргә дә төшеп җитә алмыйча эреп бетә иде. Шулай да тургайлар тавышын ишетте Мирвәли. Сайрый икән, берәү генә түгел, өчәү, бик күп!.. Олаучы да, киң учларын кашы өстенә кушлап куеп, тургайларны эзли иде. — Тургайлар мыж! — диде ул, юлдашларын сүзгә чакырып. Шәмсегаянның хәле яхшырганын күргәч, аның бигрәк тә сөйләшәсе, сорашасы килә иде. Тик сүз тагын барып чыкмады, тургайлар Мирвәлинең сүзен тартып ала алмадылар. Ул арада алгы тәгәрмәчләрнең берсе ямьсез генә шыгырдый башлады. Олаучы үкчәсе белән тәгәрмәч бүкәненә тибеп карады, кулларын дегет.кә буяп чәкүшкәне кузгатты, ләкин шыгырдау туктамады. Шәмсегаян аның -кызарган йөзенә карап: — Тимә, шыгырдасын! Бигрәк матур бит... — дип ялынды. Акрынлап кыр тавышларына күнегә бардылар. Арба шыгырдады, тургайлар өзлексез сайрадылар, чикерткәләр берсен-берсе уздырып чырылдады. Олаучы Мирвәлигә үпкәләде, алга чыгып юл буеннан бер төп әрем йолкып алды да бия өстендә выжылдашкан дәү, яшел күзле кигәвеннәрне куарга кереште. Шәмсегаян бөтен нәрсәсен онытып, сихерләнгән кебек кырлар өстенә карап барды. — Арыш исе! — диде ул, сокланып бераздан. — Сулавы ук рәхәт! Ай, бәхетле кешеләр бар инде дөньяда! Шәһәрләрең бер якта торсын... Мирвәли хатынының күп сөйләшүен ошатмады: — Тагын өзлегерсең әле, — диде ул, кырыс кына. Шәмсегаян ягымлы көлемсерәде: — Хәзер юк! Өзлекмим... Монда кайтып җиткәч өзлегеп яталар1 мы!.. Тик менә күккүзләрне бетергәннәр. Элек, безнең заманда, арыш арасында күккүзләр була торган иде. Олаучы кигәвен куып .килә-килә яфраклары теткәләнеп беткән әрем сабагын арыш арасына ыргытты: — Хәзер дә бар алар!.. Трактор тирән сөрә сөрүен, чүп-чарга көн бетте, тик хәзер дә бар күккүзләр. Мирвәли дә, олаучы да юл буен күзәтеп бара башладылар. Бераз баргач та олаучы шатланып кычкырып җибәрде: — Менә! Әйттем бит! Ул юл кырында гына утырган бер төп -күккүзләрне йолкып Шәмсегаянга сузды: — Мәгез, апа. Шәмсегаян чәчәкләрне алды, олаучыга рәхмәт әйтте һәм аз гына бал исе, аз гына дымлы җир исе, яшькелт үлән исе килеп торган күккүзләрне йөзенә каплады. Түзмәде, елап җибәрде. 22 Кыр чәчәкләре арасыннан сытылып чыккан күз яшьләрен күргәч, • Мирвәлинең күңелендә бер җылы өмет уянды: тукта! Димәк, ул Карачурага шуның өчен ашыккан икән! Арыш исеп иснәргә, тургайлар тавышын тыңларга, күккүзләрне битенә тидереп торырга ашыккан! Димәк, хәзер Шәмсегаян белән тавыш-гаугасыз гына да килешеп булыр, алар Карачурага бөтенләй кайтып та тормаслар! Больиниага барып аз-маз хәл алырлар да шушыннан борылып кайтып та китәрләр! Нигә Карачурага кайтып йөрергә аңа? Шушындый ук кырлар инде анда да, тургайлары да шул ук... Чырда чыр!.. Казанга кайтып җигкоч, берәр сәбәп табып анда калырга, Карачурага Шәмсегаянны үзен генә кайтарып җибәрергә дип поездда корган планнары чәлпәрәмә килде дип пошынып барган Мирвәли, башына шушы сокгы уй төшкәч үзгәреп китте! Өмет аны кыюландырды, ул артка рак калып йомышын ү годе. Җиңеләеп, шәп-шәп атлап олаучыны куып җитте һәм анын аркасына дәү учы белән шукланып сугып алды: — Я ничек, больница еракмы әле? — дип сорады ул. — Әнә теге бормадай дүрт чакрым. Әһә, эч пошыргыч туры юл борылырга да тиеш икән әле! Ләкин Мирвәлигә бормалы юллар белән куанырга язмаган икән. Борылмага барып җитәбез дигәндә генә алар каршыеынз ашыгыч ярдәм машинасы килеп чыкты. Кабинадан озын буйлы, нечкә гәүдәле яшь кенә врач төшеп, ашыгаашыга арба янына килде... Шәмсегаян «миңа арбада рәхәтрәк, -машинага кермим» дип карышса да, аңа арбадан төшәргә туры килде... Әллә кайдан гына җил чыкты. Акрын гына тирбәлгән кыр уртасында, кулларын аксыл кашлары өстенә куеп, ялгыз олаучы гына торып калды. Форсаттан файдаланган җирән бия юл читенә таргылып кереп, йомшак иреннәрен селкетә-селкетә, йомшак, сусыл арыш башларын ашап маташа иде. Башка вакытта бер башак өчен дә зау күтәрә торган олаучы бүген бер сүз дә дәшмәде, биянең муеныннан озак кына сыйпап, күзләре белән машинаны озатты. Менә ул борылышны үтте, үр менә башлады, күмелде... Кыр өстендә ят, чит булып бензин белән дару катнаш ачы бер ис калды. Тургайлар зәңгәр гөмбәзле өйләрендә рәхәтләнеп чырылдыйлар, кыр өстеннән арыш серкәләрен очыртып рәхәт, талгын җил исә иде. Олаучы, үзе дә сизмәстән, җирән биянең кайнар маңгаеннан үбеп алды. Улам белән очрашканда кешеләр мәрхәмәтлерәк, кече күңеллерәк булалар түгелме соң?.. I! Авыл больницасында кечкенә генә хәбәр дә бик тиз урамга чыга: тәгәрмәч шиннары ашалып шомарган дүрткел аксыл машина дулап капкадан кайтып кердеме, бел дә тор, менә бу юка пәрдәләр белән томаланган тәрәзәләр артында кемдер явыз үлем белән тартыша, кемнеңдер язмышы үлчәү табасына куелган... Кайсы як җиңәр... Мондый вакытларда больница урамы хатыннары өйдәге шаушу ишетелмәсен өчен тәрәзәләрен ныклап ябалар, больница урамы малайлары су буйларына, ераккарак китеп уймыйлар. Машина куптарган тузан утырып та бетми, урамнар тынып, сагаеп кала... Шәмсегаян үләргә ята... Байтактан бирле больница ишек алдында лапаста утырган Мирвәли моны белми әле. Ул әледән-әле башын күтәреп ишеккә, тәрәзәләргә карый, ни өчендер Шәмсегаян үз аягы белән килеп чыгар төсле тоела аңа. Аны шикләндергән беренче нәрсә шул булды — ишек алдында хәрәкәт тукталды. Чуар, алама койрыклы этен ияртеп җиде яшьләр 23 дәге сипкелле борынлы бер малай кергән иде, алар да монда юаиыр- дь1К ямь тапмадылар. Малай, сүз катарга теләп, Мирвәли тирәсендә бер-ике әйләнде дә, борынын казып, каш астыннан гына бу ят, йөнтәс, дәү кешегә карап тора башлады. Эт тә сыенырга чамалап, анын тез башларына бәрелеп үтеп китте, юл тузаны сарып соры төскә кергән куй итеген иснәде. Мирвәли малайга күтәрелеп тә карамады, эткә усал сүтенеп, аяк тибеп куйды: — Пшол! Ул әллә кайчаннан бирле дымлы жирдо, күләгәдә ятып муртаеп беткән «аен кискәсендә утыра. Шактый вакыт үтте ахры, кискә тирәсендә байтак кына тәмәке төпчекләре ауныйлар. Кояш нурлары лапас күләгәсен кыегайттылар, аның аркасы кыза башлады. Ул сынар кулы белән генә кискәне тәгәрәтеп ышыккарак кереп утырды. Авызын учы белән каплап, тавышландырып иснәде һәм, ак пәрдәләр эленгән тын тәрәзәләргә карап, иңбашларын җыерды: «Ни мыштырдыйлар икән инде анда!» Шәмсегаянны алып кереп киткәндә, ул врачка: — Тизрәк хәл итегез! — дип калган иде. Ә алар ашыкмыйлар күрәсең... Аларның ашыгырлык эшләре юк, ә Мирвәлинең... Ул күңеленә килгән фикерне тизрәк Шәмсегаян белән уртаклашырга, аның ризалыгын алырга һәм тынычланырга тели иде... Югыйсә, уйларның күллегеннән акылдан шашарсың!.. Утыра торгач, аның тәмәкесе бетте, ул дәү учлары белән ертырдай булып ярсып кесәләрен актарды, поезд билетлары килеп чыккач, ачу белән аларны җиргә, кискә калдырган эздә кыймыл-кыймыл килеп балчык астына күмелеп маташкан суалчаннарга бәрде. Кинәт кенә аның борынына бик таныш, бик тәмле, ләкин онытылып барган ис килеп бәрелде. Ул юан, түгәрәк муенын сузып, киң борын тишекләрен киереп һава сөзде. Лапасның ары башыннан килә! Лапас астым җирдән түшәмгә кадәр тыгыз койма белән томалаганнар иде. Ул кискәсен калдырып шунда таба китте. Бер-борсепә ырыи кертеп койган такталарны караштырып чыккач, ул бер урында, аста, үгез күзе хәтле генә йомры тишек күреп алды һәм калак сөякләрен шыгырдатып шунда иелде. Теге якта түтәл-түтәл итеп, бакча тутырып төн миләүшәләре утыртканнар иде. Кояштан оялып керфекләрен йома торган бу чәчәкләр ачылып бетмәгәннәр, лапас янындагылары, күләгәгә эләгеп шыпырт кына ачылып маташалар һәм үзләренең исерткеч тәмле исләрен таратып та өлгергәннәр иде. Әллә нелеп торганга, әллә чәчәк исеннән Мирвәлинең башы әйләнде, ул колачын киң җәеп тактага ябышты һәм күзләрен чытырдатып йомды... Өйләнешкән елларында ЛАирвәли бала бик көткән иде. һәм кыз булса Миләүшә исемле куярбыз дип Шәмсегаянга ычкындырып та ташлаган иде. Шуннан соң Шәмсегаян әллә канлардай эзләтеп Миләүшә орлыгы алып кайтартты һәм ел саен тәрәзә каршындагы бәләкәй бакчага гөлчәчәкләр утырта торган булды... Ул аларны су сибеп, утап, балчыкларын кабартып, сөеп үстерә иде... Әйе... Миләүшәләр үстеләр, тик нәни Миләүшә генә, аларның хыялында әллә кайчан тере, төймә күзләрен елтыратып түтәл араларымда йөргән тере Миләүшә генә юк иде... Ул сискәнеп башын күтәрде. Больница болдырына чыгып баскан яшь кенә кыз аңа эндәште: — Абый, килегез әле монда! — Нәрсә бар? — Абый, без бик тәмле ботка пешердек. Юлда килеп карыныгыз ачкандыр... «һем... юлда килеп... Мирвәли абыегызның юлда вагон- ресторанда ниләр ашап килүен белсәң син... Ботка... Чирлеләр боткасы!» Ул җирәнеп борының җыерды һәм боткадай баш тартты: 24 Ашыйсым килми!.. Шәмсегаян үләргә ята... Авыл больницасының яшь враны моның белән килешергә теләми. Дөрес,^ Шәмсегаян авыр, фаҗигале тормыш кичергән булса кирәк, аның йөрәге таланган, искергән, көрәшергә көче җитми, әмма без аңа ярдәм итәргә тиеш! Үлем усал ул, аны көрәшеп кенә җиңеп була... Кешенең бөтен гомере үлем <эелән көрәш... Көрәшергә... Көрәшергә... Врач шулай ди... Ул үләргә ята... Аның хәле авыр икәнлекне Мирвәлигә генә әйтмиләр. Берсенең дә бу хәбәрне аңа җиткерәсе килми. Сөенечле хәбәрнең генә аяклары җиңел ләбаса! Мирвәлинең түземе җитми башлады, тизрак Шәмсегаян белән сөйләшергә кирәк... Аның күңелендә бер генә уй бар иде: менә Шәмсегаянның хәле аруланыр, алар кара-каршы утырып сөйләшерләр. (Югыйсә, кара-каршы утырып сөйләшмисең дип гел үпкәләп йөри!) Аңлашырлар. Ул күрә торып Мирвәлине җәһәннәмгә тартып кертергә риза булмас! Аз гына хәл керсен иде үзенә, терелеп китсен иде. Юл борчыды ла аны... Үз аягы белән йөргән кеше ич... Терелсен генә, ул аның белән сөйләшә белер! Җитәр, булды... Татарстан туфрагын күрделәр, таныш якларга кайттылар, шул җитмәгәнме әллә аңа? Карачурага сөйрәлеп йөрүдән ни файда? Янып көтеп торган агай-энеләре бармы? Бар ди сиңа, коймак пешереп чакырып торалар! Бар да чыбык очы, тал башы!.. Алары да исәнме әле, белгән юк, язмыш әллә канларга таратып бетергәндер үзләрен... Юк! Кирәк икән шушы авылда бер- ике көн, иңде артыкка китсә, бер атна торырлар, әмма Мирвәли моннан ары бер адым да атламаячак! Шәмсегаянны да Карачурага җибәрмәячәк! Җитте, күңеленең йомшак чагында Казанга хәтле кайтырга ризалашкан икән, хәзер юк! Дөрес, ул вакытта да ул Казанга хәтле дип үз" күңеленнән генә уйлаган иде... Хәзер барын да ачыктан-ачык сөйләшергә вакыт җитте. Мирвәли Карачурага кайтмаячак, Шәмсегаян аны тыңларга тиеш. Ирме ул аңа, кем?!. Кинәт аның башына саллы имән күсәк белән суккан кебек булдылар, ул берьюлы исәнгерәп, аңгыраеп калды: әгәр Шәмсегаян үлсә?!. Моңарчы хатынының авыруына бик ышанып та бетмәде Мирвәли. Карачурага кайтырга хәйләләп кенә чирләп маташмыймы бу хатын, дип уйлый иде ул. Менә алар Казанга кайтып җитәләр дә, Шәмсегаян чирләп яткан җиреннән тора да көлеп аның каршысына баса: күрдеңме инде, мин хәйләләп кенә яттым бит!.. Мирвәли гел-гел шулай уйлый иде... Чыннан да, әгәр ул үлсә? Кызганмады ул хатынын, киресенчә, аның күңелендәге шик әшәке усаллык белән алышынды: «Ни пычагыма сөйрәлеп монда кайтырга нде алайса! Үлгәч, кайда аунасаң да барыбер түгелмени?!» Ул тып .итеп аягына басты, җыерылган күн итек кунычларын тартты һәм эре-эре атлап ишеккә таба китте. «Юк, монда үләргә ярамый! һич! Врач белән дә, Шәмсегаян белән дә сөйләшергә кирәк!» Болдырга барып җиткәндә генә ишекне томалаган марляның бер чите күтәрелде, иелеп баягы кыз килеп чыкты. Мирвәли: _ Кара әле, сеңелем, — дип сүз башлаган иде, кызның нидер әйтергә җыенуын күреп, тыелып калды. _ Абый... Хатыныгыз сезне чакыра... Врач та керергә кушты. Чакыра? Врач та ризалаштымы? Үзе бит керергә ярамый, аңа тынычлык кирәк дигән иде!.. Яхшы, Мирвәлинең хатынына сүзе барын 25 белгән диярсең! Ул керер, Шәмсегаянга бирешмәскә, нык булырга KV-ШЫП чыгар. Терелсен! Ялгыз гына сөйләшеп булсын иде! Бу кызый ияреп керә торгандыр әле, врач та күзен тасрайтып карап торса... Юк, Мирвәли аларга чыгып торырга кушар... Җитәр, өч тәүлек инде ул хатыны белән ялгыз гына кала алмый... Үзара гына бер-ике сүз алышырга ярыйдыр бит ана да! Тукта, ә нигә чакыра икән ул Мирвәлине? Нәрсә 'булды икән?.. — Абый, ишетмәдегезме әллә сез? Ул болдыр култыксасына ябышып, уйга батып торды. — Ишеттем, ишеттем! Алар бергәләп эчкә керделәр. Ярым караңгы, салкынча коридорда соры халатлар кигән берән-сәрән авырулар күренде. Яна гына юып чыгарган сап-сары идәннәр Мирвәли басканда шыгырдап, сыгылып калдылар. Кыз сәерсенеп артына борылып карады. Аның чынаяк тәлинкәсе кебек, зуп-зур күзләрендә ниндидер моң, хәвеф бар иде. Мирвәли сагайды, идәнне шыгырдат- маскарак тырышып аяк очларына басып атлый башлады. Буявы купшакланган тар ишеккә җиттеләр, кыз ишек янындагы кадактан ак халат алып сүзсез генә Мирвәлигә бирде. Иңнәре тар, җиңнәре курач иде халатның. — Менә монда. Мирвәли -кечкенә генә бүлмәгә барып керде, борынына дару исе, ят исләр килеп бәрелде. Бүлмәдәге бердәнбер караватта, аркасы белән .мендәргә сөялеп, кызарган йөзле, яшәреп, чибәрләнеп киткән Шәмсегаян утыра иде. Карават янында ук озын буйлы врач басып тора һәм йомшак кына тавыш белән Шәмсегаянны тыныч булырга, азрак сөйләшергә үгетли иде. Шәмсегаян ире кергәнен -күрсә дә, бая башлаган сүзен тәмамларга карар биреп, һаман сөйләнә иде. — Безнең халыкның борын-борыинан җир инде аның!.. Үзем дә менә яшь чагымда кыр эше өчен үлә идем!.. Яз җитсә, өйгә керәсе килми иде... Кыен бит үзе! Урак өстендә унсигезәр көн оек салган булмый иде! Барыбер күңелле!.. Юкка гына безнең бабайлар иң яраткан кошларын сабан тургае дип, иң кадерле, иң -күңелле бәйрәмнәрен сабан туе дип атамаганнар шул... Ай, күңелле уза иде шул сабан туйлары!... Врач тагын аны бүлдерде, бер-ике сүз белән генә сабан туйларының хәзер дә әйбәт узуын, тик элгәрге елларга караганда бераз кай- тышрак икәнлеген әйтеп алды да Мирвәлине чакырды: — Мондарак килегез, мондарак!.. Тик авыру белән озак сөйләшмәгез... Аңа хәзер ял кирәк, ял!.. Ул күз кабакларын кагып кына артык күп сөйләшмәскә ризалашты һәм Шәмсегаянга табарак килде. Хатыны күңелсез генә аңа күтәрелеп карады, рәхәт минутларыннан аерыласы килмичә, юк җирдән дә сүз табып, әле тәрәзә каршысындагы алмагачлар хакында, әле урамнан узып киткән малайлар турында сөйләнгәләп, врачны шактый гына үз яныннан җибәрми торды. Врач та аны ташлап чыгарга уңайсызлана, җаен белеп кенә, кыска-кыска сүзләр белән җавап биреп тора иде. Менә бүлмә тынды, врач ишек төбендә көтеп торган кызны ияртеп чыгып китте. Тупсага баскач, ул Мирвәлигә тагын әйдәште: — Зинһар, озак тормагыз. Аңа ял кирәк,—дип пышылдады. Алар бүлмәдә икәүдән-икәү генә калдылар. Мирвәли авыр сулап куйды, чигәсен кашыды, җилкәсен җыерды, сүз таба алмады. Авыруларга бердәнбер дару, гади кешеләр тәкъдим итә ала торган иң шифалы дару — тәмле тел, дәртләндерү, юату икәнлеген Мирвәли белә иде, тик ул сүзләрне әйтергә аның теле әйләнмәде. Үзе чакыртты бит, 26 үзе башлап дәшсен иде!.. Тик Шәмсегаян да дәшми, почмакка, почмактагы тумбочкага, тумбочка өстендәге чәчәкләргә озак кына карап тора... Ул уйлана, әйтергә теләгәнен аңлатырлык йомшак сүзләр ээли иде... Таба алмагач, ул күтәрелеп карады һәм гади генә итеп: — ЛЪирвәли, мин үләм, — диде. Аяз көнне шартлап киткән яшең кебек, бу сүзләр Мирвәлине лып иттереп урындыкка утырттылар. Ул тонык, сүнгән күзләрен Шәмсегаянга текәп бу сүзләрнең мәгънәсен аңларга тырышты: шаяртасыңмы син? Ничек була инде бу, үлмим, үлмим дип кайт, кайт та, мә сиңа! Нәрсә дигән сүз инде бу? Аңлатып бир!.. Сакалың бик жнткән... Әйбәтләп кырын... Яшел чемоданда яңа чалбарың... Буй-буй күлмәгең белән шуны киярсең. Күмәчләр искерер инде... Читкә ташлама, синең андый гадәтең бар!.. Атлары бардыр әле... Үзең карарсың тагын... Аңлатуың шушымы синең? Шәмсегаян, юньсез! Үләм диген дә... сакал... күлмәк... Күмәчләр! Чәнчелеп, кырылып бетсеннәр алар!.. Шулай уйласа да Мирвәли хатынына алай әйтә алмады... — Ни сөйлисең син, Шәмсегаян... — Кирәкне сөйлим. — Нн сөйлисең?.. — Сөйләшәсе иде дә... Мирвәли... Сүзләр юк! Шунысы аяныч! Гомереңнең бер саплдм жел кебек кыска калганын сизәсең, ә сүзләр юк... Синең белән сөйләшү дә онытылган... Үпкәләмә!.. Ул тынды, ике кулы белән дә ботларын, янбашларын тотып карады. — Ничек булып чыга соң инде бу? Шәмсегаян жавзп бирмәде, кулы белән Мирвәлигә үзе янында, караватта урын күрсәтте: — Утыр әле шунда... Мондарак кил... Мин чирли башлаганнан бирле синең минем яныма килгәнең дә юк... Ябыкканмынмы?.. Әйе... Хәтта вагоннан да чит кешеләр күтәреп чыктылар... Ә син... Карават йомшак, Шәмсегаянның тәне кайнар, ут кебек яна иде. — Тагын үпкәләргә тотынасың!.. Шәмсегаян аның соңгы сүзләренә бөтенләй игътибар итмәде. — Мирвәли, — дип башлады ул сүзен, йомшак кына итеп. — Сонгы сүзем шул: мине Карачурага алып кайтып күм. — Карачурага?—диде Мирвәли, коты чыгып. — Әйе... Җитәрлек каңгырал, читсенеп йөрдек! һай, адәм күңеле түзсә дә түзә икән... — Син нигә юк сүзләр сөйләп эчемне пошырасың әле!.. Кыяфәтен бөтенләй үзгәргән, менә терелеп китәрсен әле, савыгырсың... Мин синең янына бөтенләй башка нәрсә хакында сөйләшергә кергән идем. Нәрсә хакында ул, Мирвәли? — диде Шәмсегаян, сагаеп. Ул бераз уйланып торды да, әйтмәскә булды: — Терелгәч инде, терелгәч!.. Шәмсегаян көлемсерәп башын чайкады һәм бая әйткән сүзләрен кабатлады: Карачурага алып кайт! Үзең дә шунда кал. — Үзем дә?! Авылдашлар сыендырырлар әле... Минем турыда аларга сөйләрсең. Кара аны, иренмә. Онытмаганнардыр әле... Гәрчә, бик күптән бит инде... Утыз ел! Утыз ел күп гомер бит ә, Мирвәли! Җиргә яңа буын килгәндер... Синең белән без күрми дә калдык аларны... Күп гомер... — Бик күл... 27 Сак кына ишек шакыган тавыш ишетелде. Мирвәли борылып ка~ рады, чак кына ачылган ишектә теге кызның зур күзләре яна иде. —' Чыкма әле,—диде Шәмсегаян. Мирвәли кызга ияк какты да Шәмсегаянга карады. Шәмсегаян ниндидер көч, терәк эзләгән кебек анын кулларын кысты һәм аңа таба елышып: — Зиратта. Имән урамы ягындарак почмакта, нарат белән кочаклашып үскән каен бар... Дәү нарат! Бәлки, алар һаман үсәләрдер әле... Риза булсалар, мине шунда җирләрсез... Карачурада чакта өйләнешкән елны мин зират яныннан үткәндә геләи шуларга карый идем... Дәү наратка сыенып каен үскән... Без икәү гел шулай яшәрбез кебек тоела иде миңа... — Врач нәрсә диде соң?! Мирвәли каушады, изүен ычкындырып, көрсенеп куйды. — Нәрсә әйтсен, — диде Шәмсегаян, маңгаен җыерып. — Ул тырыша инде! Юата... Дарулар бирде, уколлар кадады... Тәнне түгел, җанны дәваларга кирәк минем!.. Киләчәктә җай авырулары булмас диләр... Белмим, шул чакны күреп булмады... Карачурага үз аягым белән кайтып сәлам бирә алмадым. Хушлашмыйча чыгып киткән идек бит... Бүреләр төсле, кара төнне, качып... Әрнерлек тә бар... Тагын ишек шакыдылар. — Чыкма әле! — дип ялынды Шәмсегаян. — Күптән булган хәлләр бит алар, Шәмсегаян, — диде Мирвәли, аптырап. — Әйе, күптән! Шуна күрә син кайтып безнең уртак гаепне йол: агайэнеләрне барлап, йөрел чык, сәлам әйт... Сагынды диген! Күчтәнәчләр чемоданда, үзең белеп өләш. Бала-чаганы мәхрүм итә күрмә!.. Мирвәли, пәрдәне ач әле!.. Ул урыныннан торып пәрдәне бер якка тарта башлады, җил кагып җибәрмәсен өчен астан да кадак белән беркетелгән юка батист ертылып ук чыкты. Ире артыннан күзәтел торган Шәмсегаян яратмыйча башын чайкады: — Ертып ук чыгардың. Кулың каты шул синең, чытырман кул... Пәрдә артында уйнап торган нурлар бүлмәгә кереп тулды. — Карачурада да шундый ук көндер... Борчак алырга әзерләнәләр булыр, уракка төшәргә... Шәмсегаян кайтыр дип берәү дә көтмидер... Сагынып та тормыйдыр... Яшәмәгән дә кебек! Адәм баласы сулы чиләк кебек, ава да китә... Юк, Мирвәли, без синең белән артык аяусыз, кадерсез булганбыз... Гомере буе хатыны белән мондый нәрсәләр турында сөйләшмәгән Мирвәли ятсынып кына аны тыңлый, аның нидер эшлисе, менә шушы авыр ялыктыргыч минутларны өзәрлек берәр ысул уйлап табасы килә. Ичмасам врач яисә теге кыз керсен иде! Ишек кенә шакысыннар... — Врач Карачура менә шушы якта, диде. Мин сорадым инде,— диде ярым пышылдап Шәмсегаян һәм Мирвәлигә мөмкин кадәр якынрак килергә тырышты. Карават тар иде, уңайсыз иде. — Кара, мине монда калдыра күрмә! Карачурага алып кайт, үзең дә шунда кал... Сукбай кебек япа-ялгызың читтә йөрмәссең инде. Синең та-мырың анда, нигезең, тугай җирең... Илле сигез генә чакрым диләр... Әнә шунда гына ул... Шәмсегаянның көчсез кулы чак кыймылдап, аюдай дәү Мирвәлине Урыныннан торгызды, ул тәрәзә яңагына килеп сөялде, еракка, урам аша күренеп торган кырларга карады. Шактый басып торды ул... Аннан җәһәт кенә артына борылды: — Шәмсегаян, мин анда кайта алмыйм! Ярамый. Кыстама, көчләмә мине! Ярамый... Шәмсегаян сәер генә озынаеп караватка сузылган иде, ул янаПП1 эндәшмәде. — Шәмсегаян!.. Дөбер-дөбер килеп больница каршысына автомашина килеп туктаДЬ1, аннан ак халат кигән ике-өч кеше төште... Районнан килгән врачлар бәләкәй палатага кергәндә, Шәмсегаян дөньядан киткән иде инде... Сүзсез, күз яшьсез катып калган Мирвәлине ике ягыннан җитәкләп ишек алдына алып чыктылар. Районнан килүчеләргә яшь врач белән бергәләп үлемнең кайчан, ни сәбәпле килеп чыгуын ачыклаудан һәм күмәргә рөхсәт бирүдән башка эш калмаган иде инде. Мирвәли озак кына баягы кискә өстендә утырды. Халатын салгач тагын да озынаеп киткән яшь врач аның янына килде. — Абый... — Нәрсә бар? — Безнекеләр районга кайталар... Әйләнеч булса да, алар мәрхүмәне Карачурага озатып куярга ризалар... — Ә? Карачурага?.. — Шунда кайтабыз дигән иде ул... — Шунда... шунда... Тик мин алар белән кайтмыйм. — Нигә? — Шулай. — Алайса үзебезнең машина белән озатабыз. — Сезнең .машинагыз да кирәкми. — Нигә? — Ат бир син миңа, ат! Инде гомерен саклап кала алмагансың икән, атыңны бир! — Ярый алайса. Олаучы да, ат та бирербез. — Олаучы кирәкми. Ялгыз гына алып кайтам мин аны... Курыкма, атыңны урламам... — Мин курыкмыйм... — Кирәк дисән, документларымны калдырам... Анла, тере кешеләрне .күрәсем килми минем!.. Курыкма, атыңны үтешли -кертеп чыгармын... Врач документлар кирәк түгеллеген аңлатып 'башын чайкады... Капка төбендә, баягы алама койрыклы эт янына утырып, чебиле аяклы, сипкелле битле малай елый... Борчак чәчәге төшкән бизәкле күлмәк кигән яшь кызның чынаяк тәлинкәсе кебек зур күзләреннән эре-эре яшь бөртекләре тама... Әллә каян гына искән җил миләүшә чәчәкләрен кочаклап, алар- ның хуш исләрен урамга алып чыга... йомшак печән, .күккүзләр, тукранбашлар, сарутлар тутырылган арбада җәйрәп, күккә карап, Шәмсегаян ята... Кояш кыздырып җылыткан капка баганасына тотынып, озын врач, санитарлар озатып калалар. Арба тәгәрмәчләре урам буйлап тигез генә, сүзсез генә тәгәриләр. Ямь-яшел йомшак чирәмдә тезелешкән ап-ак казлар өстеннән Мирвәлинең дәү, .кап-кара күләгәсе үтеп китә...

Ахыры киләсе санда.