Логотип Казан Утлары
Шигърият

МӨХӘММӘТ САДРИГА 50 ЯШЬ

Узган ел Мөхәммәт Садриның күп кенә шигырьләрен, җырларын, поэмаларын үз эченә алган «Яз сулышы» исемле китабы басылып чыкты. Бу китапка шагыйрьнең утыз ел буена язган иң яхшы әсәрләре тупланган һәм ул о/^ыентыкны аның 50 яшь тулу көненә үзенә бер иҗат отчеты дияргә була. Төрле елларда дөньяга килгән иҗат җимешләренең туу урыннары да бик төрле: Казан; Вахитов исемендәге завод; Ирпень (Киев яны); Мәскәү; Ровно; Польша; Прага; Дрезден; Венгрия; Румыния; Берлин; Вена; Австрия: Югары Ослан; Норлат; Кайбыч; Алабуга; Уфа; Карабаш; Ленино- горск һ. б. лар. Әсәрләр соңында теркәп куелган энә шул географик атамалар авторның шактый катлаулы тормыш юлы үткәнен күрсәтәләр. Әйе, бик кече яшьтән ятим калган, төрле авыр эшләрдә эшләгән, башта балалар йортында, аннан ФЗӨ мәктәбендә тәрбияләнгән гади эшче малайдан танылган шагыйрь, журналист, актив җәмәгать эшлеклесе булып з/;итешү өчен күпне кичерергә туры килә Мөхәммәт Садрига. Беренче бишьеллык героикасы, халыкның яңа тормыш төзү өчен чиксез омтылышы эшче егеткә үзендәге хисләрне башкаларга сөйләү өчен каләм алырга куша һәм ул унбиш яшеннән шигырьләр язарга керешә. 1932 елда аның беренче җыентыгы басылып чыга. Шуннан соң узган утыз ел— халык күңеленә ятышлы әсәрләр иҗат итү өчен армый-талмый эзләнү еллары. Шул вакыт эчендә ул Мэскәүдә югары белем ала, бик күп халык иҗаты үрнәкләре җыя, кулына корал алып һәм каләме белән немец фашистларыннан илебезнең бәйсезлеген, азатлыгын яклый. Мәскәү яныннан алып Берлингача авыр көрәш юлы уза, Польшаны, Чехословакия- не, Венгрияне, Австрияне фашизм коллыгыннан азат итүдә катнаша. Бөек Ватан сугышыннан соң ул авыл эшчәннәре һәм оскара алтын» чыгаручылар белән тыгыз элемтәгә керә. «Фронттан кайткан хәрби киемнәрем колхозчылар арасында йөреп, авыл тормышын өйрәнеп тузды». — ди Мөхәммәт Садри, шул елларны искә төшереп. Өлкә газеталарының махсус хәбәрчесе, үз хәбәрчесе булганы хәлендә, ул колхоз авылы кешеләренең тырыш хезмәтен сурәтләп очерклар, шигырьләр, җырлар, поэмалар яза. Шушы елларда язылган «Бәхет турында җыр» поэмасы сугыштан соңгы татар совет поэзиясендә үзенә бер урынны алып тора. Мөхәммәт Садри утыз еллык иҗади эшчәнлеге дәвамында Узган ел Мөхәммәт Садриның күп кенә шигырьләрен, җырларын, поэмаларын үз эченә алган «Яз сулышы» исемле китабы басылып чыкты. Бу китапка шагыйрьнең утыз ел буена язган иң яхшы әсәрләре тупланган һәм ул о/^ыентыкны аның 50 яшь тулу көненә үзенә бер иҗат отчеты дияргә була. Төрле елларда дөньяга килгән иҗат җимешләренең туу урыннары да бик төрле: Казан; Вахитов исемендәге завод; Ирпень (Киев яны); Мәскәү; Ровно; Польша; Прага; Дрезден; Венгрия; Румыния; Берлин; Вена; Австрия: Югары Ослан; Норлат; Кайбыч; Алабуга; Уфа; Карабаш; Ленино- горск һ. б. лар. Әсәрләр соңында теркәп куелган энә шул географик атамалар авторның шактый кат 92 бигрәк тә үзенең җырлары, шигырьләре белән укучылар арасында киң танылды. Аның «Сайра, сандугачым, сайра», «Комсомолка Нәфисә», «Каз канаты», «Яз җыры» һ. 6. бик күп о^ырлары халыкның үз җырлары булып таралды. М. Садри язган җырларга Татарстанның барлык композиторлары диярлек көй язалар. Мөхәммәт Садриның иҗади һәм җәмәгать эшләрендәге активлыгы соңгы елларда үскәннән-үсә бара. Шагыйрьне 50 яшь тулуы белән кайнар котлыйбыз һәм киләчәктә иҗади-иҗтимагый эшчәнлегендә тагын да зур уңышларга ирешүен телибез.

ДУСЛЫК ЮЛЛАРЫ

Ленян исемен йөрткән шәһәрнең, Әлмәт, Тимәшнең батыр уллары, Кара алтын өчен юллар салдык без, Корыч юллар ул — дуслык юллары! Юллар салдык без Карпат ягына, Дунай янына киң Идел аша; Бу зур юллар шулай якын дусларга, Иң зур бәхетләр илтеп, тоташа! Юллар салдык без — бәхет юллары! йөрәк җылысын Куштык ал арга! Безнең кара алтын биреп көч, ялкын, Дөрләп кабынды мәңге янарга! ТУКАЙГА1 /А Тукаем, укып сине, Шигъри азык алам мин, Синең белән киңәшәм мин, Синең белән янам мин. Әйе, моңлы сазың синең Ачты безнең телләрне, Синең аша яраттык без Картлар сөргән җирләрне. Пушкин, Лермонтов күгеннән Ишетелеп җырларың, Яңгыр кебек яшәрттеләр Шиңгән күңел кырларын. 1 Г. Тукай һәйкәле янында сөйләнгән шигырь. 93 Ярсып Илне яклаганда Канлы сугыш юлында, Гранаталар белән җилкәдә йөрде синең томың да. Берлин капкаларын ачып, Рейхстагка кергәндә, Син дә булдың. Син дә җиңдең Без дошманны җиңгәндә. Синең нурлы Казаныңда Дуслар белән кайнашып, Бөтен дөньяны паклибез Руслар белән сайрашып. Иөрәктән-йөрәккә күчеп Тукай-Данко, җырларың, Яшәрләр кичеп тарихның Елларын, гасырларын. ДИҢГЕЗ ҺӘМ КЫЗЛАР Диңгез торды серле дулкынланып, Боз шикелле иде күбекләр, Аякларын суга тыгып алып, Кире чыкты чибәр егетләр. Алтын тәнле кызлар осилеп җитеп, Сикерделәр дулкын өстенә, Ә егетләр моңар исе китеп, Караштылар берсе-берсенә. Уйнңй-уйный диңгез кочагында Кызлар йөзеп түргә үттеләр, Ә дулкыннар инде шул чагында Ул кызларны кочып үптеләр. Кызлар чыкты тиңсез сылуланып, Дулкыннар да шаулап тындылар, Бу егетләр хәзер кыюланып Берәм-берәм суга чумдылар. Таңга калды .болар суга кергәч, Кояш алар икән, дип, бездә: Май күк була икән кызлар йөзгәч, Боз шикелле салкын диңгез дә. КАМА КЫЗЫ НӘСИМӘ 1 /Гама кызы, сәгатьче кыз, Киел ап-ак халатың, Цехны буйлап, ниләр .уйлап, Дулкынланып барасың. ! Әхмәт Хәйретдивов тарафыннан көйгә салынган. Гыйшьпк кошым сиңа кунды, Канатларына тем ә, Нәсимә! Синнән башканы сөймим мин Син дә башканы сөймә, Бик акыллы, Оста куллы, Кама кызы Нәсимә! Кама кызы, сәгатьче кыз, йөрәгемне эретәсең, Үз жаныцнан жылы алып, Сәгатькә жаи кертәсең. Гыйшык кошым сиңа кунды, Канатларына тимә, Нәсимә! Синнән башканы сөймим мин Син дә башканы сөймә, Бик акыллы, Оста куллы, Кама кызы Нәсимә! Сәгатькә җан кертәсең дә Туган Илгә бүләккә, Ялкыныңны кабызасың Минем дә яшь йөрәккә. Гыйшык кошым сиңа кунды, Канатларына тимә, Нәсимә! Синнән башканы сөймим мин, Син дә башканы сөймә! Бик акыллы, Оста куллы Кама кызы Нәсимә!