Логотип Казан Утлары
Хикәя

МИНЕМ ИҖАТ ЮЛЫМ

Мин 1903 елның 10 маенда элекке Самар губернасы. Бөгелмә өязе, Чәкән волосте, Урманай авылында., күкәйче-сәүдәгәр гаиләсендә туганмын. 1910 елның җәендә әткәй кинәт авырып үлеп китте һәм мин шул елның көзендә үземнең туган авылымда кадими мәдрәсәдә укый башладым. Икенче, ягъни 1911 елны мине авылыбыздан унике чакрым гына ераклыкта булган Бәйрәкә авылы мәдрәсәсенә укырга бирделәр. Анда 1917 елга кадәр укыдым. Бу мәдрәсәдә уку-укыту эшләре, ул вакыттагыча әйткәндә, ысул җәдит белән алып, барылганлыктан, мин анда шактый гына белем ала алдым. Мәдрәсә каршындагы китапханәдән һәрвакыт китаплар алып уку һәм анда үткәрелә торган һәртөрле кичәләрдә булу миндә әдәбиятны ярату тойгысы уятты. 1917 елны Бөек Октябрь социалистик революциясе мәдрәсәдәге яшь шәкертләрне канатландырып җибәрде. Ул елларда без, мәдрәсә каршында оешкан бер төркем һәвәскәр шәкертләр, тирә-як авылларда спектакльләр куеп йөрдек. Мин үзем Галиәс- гар абзыйның «Әйләнәм, ник өйләндем?» исемле пьесасын куйганда һәрвакыт күмерче ролен уйный идем. 1918 елның көзендә исә Бөгелмә шәһәрендә ачылган өчьеллык укытучылар семинариясенә кердем. Анда укыганда да буш вакытымның иң күп өлеше шәһәр китапханәсендә һәм семинария каршындагы төрле түгәрәкләрдә үтә иде. 192/ елның дәһшәтле ачлыгы аркасында бу семинарияне бетерә алмадым, туган авылыма кайтып өйләндем һәм хуҗалык корып җибәрдем. Шул елны авыл советы секретаре булып эшли башладым. Бер үк вакытта волость җир комиссиясе члены булып та тордым. Ул елларда бер авыл белән икенче авыл арасында һәм аерым крестьяннар арасында һәртөрле җир дәгъвалары күп була иде. Без, волость җир комиссиясе членнары, әнә шул дәгъваларны хәл итә идек. Ләкин Җир турындагы закон белән нык таныш булмау безне еш кына аптырашта калдыра иде. Нәкъ менә шишы хәл мине, җир турында берничә сорау язып, матбугат органнарының берсенең, атап әйткәндә, Казанда чыга торган «Крестьян газеты» редакциясеМ 78 fltoi измәгән туры^п .1 ,’р ГГ0 9.Ч .-илчыэж! ламша Оашадбш,| i ■« «скзәр дзвап иттерде« * Ч ■:ттлн. Кы.тил Армия сафына ajw^du IWM.W.HA», ■Длг.чнинскчй НссмешЪм дини*,, , УЛ ^./ылА^яХ ~ 6fl(U>l‘±'’l '^6” ?Гадлай “"иче кеше итеп тәрбияләде. Полк ^апханәсендә эшләү минем ^збият белен кызыксы- куымны яңадан көчәйтте, һәм мин армия сафына алы* • ■ ■ ■ , . белән гснэ калмадым. зарисовкалар, очерклар һәм кечкенә Х11М*^р бел™ кызыксына башладым. Мәскэүдэ чыга торган «Эшче» газетасының 1925 ел 11 ноябрь санында минем «Вәли ничек кызылармеец булды» исемле беренче хикәям басылып чыкты. 1926 елда, кызыл Армиядән кайткач (11 разряд льготниклар булганлыктан, безне иртәрәк кайтарып җибәрделәр), кышны үземнең туган авылымда зурлар өчен ачыл- ган кичке мәктәптә укыттым. Шушы кышны безнең авыл советы каршында беренче тапкыр «Урак» исемле стена газетасы чыга башлады. Мин аның редакторы идем. 1927-1923 елның кышында Азнакай урта мәктәбендә укыттым, бер /к вакытта очерк Һәм хикәяләр язуымны дәвам иттердем. Шушы елның җәендә бер вакыт Бөгелмә шәһәренә барып, китап магазинына кер- гәч, аптырап калдым. Шүрлеккә әле шушы көннәрдә генә кайтарылган яңа китаплар тезеп куелган. Шулар арасында «Кызыл Армия хикәяләре» исемле кечкенә генә бер китапка күзем төште. Алып карасам, китапның тышына минем хәрби кием беләк төшкән рәсемем басылган. Эчен актарып карасам, 1925—26 елларда «Эшче» газетасында басылган минем хикәяләрем урнаштырылган. Аптырап калдым: «Минем бу хикәяләрне кем җыеп чыгарган? Минем рәсемемне каян алганнар?» Тик берничә елдан соң гына минем бу беренче китабымны Мәхмүт Максуд иптәш чыгарганлыкны белдем. Ул елларда М. Максуд Мәскэүдэ «Нәшрият» кооперациясендә хезмәт итә иде. 1926 елда «Этче» газетасы минем рәсемемне басып чыгарган иде. М. Максуд иптәш «Эшче» редакциясеннән минем барлык хикәяләремне һәм рәсемемне алган да, аерым җыентык итеп, бастырып тараткан булып чыкты. Аның бу изгелеген гомергә онытасым юк. Бу вакыйга мине яңадан канатландырып җибәрде. Мин, Азнакайда укытканым хәлдә, бик зур дәрт белән хикәяләр, зарисовкалар һәм хәбәрләр язуымны дәвам иттердем. 1928 елның язында, чана юлы өзелер алдыннан — апрель аенда булса кирәк — Азнакайда хәбәрчеләрнең волость киңәшмәсе үткәрелде. Бу киңәшмәне үткәрү өчен Казаннан журналист Мирза Давыдов һәм Бөгелмәдән Төхфәт Имаметдинов килгәннәр иде. Ул чакта А1. Давыдов Казанда чыга торган «Кызылармеец» газетасы редакторы, Т. Имаметдинов Бөгелмәдә чыга торган «Сабанчы» газетасы редакторы булып эшли иде. Әле дә бик ачык хәтерлим, алар Азнакайга һәр икесе дә күк атка атланып килделәр. Алар ничектер, без. укытучылар. Шәйхи Ермаков. Гибдрахман Шәйхуллин (һәр икесе дә мәрхүм инде) һәм мин тора торган квартирага төштеләр. Киңәшмә җанлы үтте. Киңәшмәдән безгә кайтып, ашап, ял иткәннән соң, без аларны озатып калдык. Шул вакыт Мирза Давыдов мина: Син укытучылык эшеңне ташла, туган, син аны булдыра да алмыйсыңдыр, аннары бармый аа ул сиңа. Син журналист-язучы булырга тиешсең, — диде - Б.-. оөрес, без аны үзебезнең редакциягә алабыз,—дип өстәде Имаметдинов. 19хо елның көзендә инде мине Бөгелмәдә чыга торган «Сабанчы» газетасы редакциясенә эшкә чакырып алдылар. 1930 елның декабрена кадәр анда җаваплы секретарь булып эшләдем дә, шулай ук чакыру буенча Казанга килеп, «Колхоз газетасы» редакциясендә җаваплы секретарь булып эшли башлидым. Б„-минем җир тупында беренче сорау язып ишеген шакыган элекке «Крестьян газетасы» редакциясе tide. Ан , 3а У7°гНЬЯ .ГоЛг ^К7алган^ 1935 елның көзенә кадәр, эшләдем ■ ел «Советлар канаты» газетасы редакциясендә секретарь булып эшлә алдым да, 1937 елны пединститутка кичке укуга кергәнлегемнән. кичләрен буш в.. ыт ■ Л . ырунь м •, тотып. «Колхоз бригадиры» журналы редакциясендә җаваплы секретарь булып эшли башладым. эн " Шул елларда бу журналның редакторы булып эшләгән Гомәр иптәш Кәбиров миңа иҗат эше белән шөгыльләнү өчен вакыт калдыруда бик зур ярдәм итте. М күңелле бу иптәш хәтта миңа кайбер көннәрдә редакциягә килмәскә, ә өйдә язып утырырга үзе тәкъдим итә иде. юмам, 1 1 елның 10 мартында мин язучылар союзы члены итеп алындым. Бу почетлы л^л\ ЛШ?гел! активлыгым үсеп китүгә сәбәп булды 1938—1940 елларда аеруча күп әсәрләр яздым. иулиы. иоо иш у кең. ишеген шакырга ■■ .■> иттеШ - •' • 1 - ■ - ;; ; 7, «л, нылквл Л>. ароаплн Ь'х.рстарс булаым. f IWyi ук 23 елның көмкнә* мн гзбәрчемк гшелне 1925 ар'*"- ■ /Р25 «ЦЛМ4 КН.КНО». призм Mwi-л лср.>л цк Армиядә Белоруссиянең ticGpvid i— -. - rcrtu'itfitcu 22 nr Ул еллар минем 79 Бөек Ваган сугышы башлану уңае белән «Колхоз бригадиры» журналы чыгудан гакталды һәм мин 1941 елның 24 августында армиягә киттем. ' Шул вакыттан алып, 1946 елның 13 апреленә кадәр 42 артполк китапханәсендә, Мәскәүдә чыга торган «Кызыл сугышчы» газетасы редакциясендә һәм аннары 1 Бело- пцссия политуправленаесе органы «Кызыл Армия» газетасы редакциясендә җаваплы секретарь булып хезмәт иттем. Бөек Ватан сугышы елларында ВКП(б) сафына кердем. Командованиенең зада- киссен үрнәк рәвештә үтәгән өчен Кызыл Йолдыз опдены һәм «Варшаваны азат игү өчен», «Берлинны алу өчен», «1941—45 елгы Бөек Ватан сугышында Германияне жиңгән өчен» медальләре белән бүләкләндем. ** Сугыштан кайткач, 1946 елның 1 июненнән «Кызыл Татарстан» газетасы редакциясендә очеркист булып эшли башладым. Иҗат эшем яңадан көчәеп китте. 1949 елның август аенда, «Колхоз бришдиры» журналы яңадан чыга башлау уңае белән, ВКП(б) Өлкә Комитеты мине «Кызыл Татарстан» газетасы редакциясеннән «Колхоз бригадасы» журналы редакциясенә эшләргә күчерде. 1954 елның мартыннан бу журналга «Татарстан авыл хуҗалыгы» дип яңа исем бирелде. Мин анда 1958 елның 15 нче маена кадәр эшләдем дә үз теләгем белән эштән чыктым һәм бөтенләйгә иҗат эшенә бирелдем. Инде иҗатым хакында берничә сүз. Мин — хикәягә очерк жанры аркылы килүче, дөресрәге, икесен бергә алып баручы язучы. Очерк жанрын тормыш узе тудырды. Бу жанр беренче бишьеллык чорларында безнең әдәбиятыбызда тулы хокук алды. Очеркны «оружие близкого боя» дип тиккә еенә әйтмиләр. Ул иң оператив жанр. Моның шулай икәнен Бөек Ватан сугышы еллары бик ачык раслады. Сугышның бигрәк тә беренче елларында күренекле рус язучылары зур әсәрләр тууны көтеп тормадылар, ә очерклар язу белән дошманга каршы көрәш ачтылар. Очерк жанры авыр сугыш елларында тылны фронт белән, фронтны тыл белән бәйләде. Бу жанр фронттагы безнең солдатларыбызны, тылдагы безнең киң хезмәт ияләре массасын җиңүгә рухландырды. •Мин, ничектер, һәрбер яңалыкны бик тиз кабул иттем. Ә яңалык ул искелекнең эчендә туа. Шуның өчен дә искелек белән яңалык арасында һәрвакыт көрәш бара. Менә шул көрәшкә актив катнашу теләге һәм очеркның әнә шул теләккә ирешүдә уңай корал булуы миндә элекэлектән үк бу жанрга карата тирән кызыксыну тудырды. Нәтиҗәдә, мин әдәбиятка берекче тапкыр очерк аркылы аяк атладым, һәм очерк язмыйча тора алмый башладым. Бу жанр минем каныма сеңде. Ул мине һәрвакыт кыстап торган эчке бер көч булып әверелде. Колхоз төзелешенең беренче елларыннан ук үзәк газета-журнал битләрендә басылып килә торган А. Колесов, И. Рябов кебек язучыларның очеркларын укып бару миңа аеруча зур ярдәм итте. Бүген менә үземнең иҗат голыма күз салып карагач, минем дә бу өлкәдә азмы- күпме хезмәтем барлыгы күренде. 1932-1963 еллар эчендә газета-журнал битләрендә минем 76 очергым басылып чыккан икән. Очерк жанры аркылы хикәягә күчүемне һәм аларның икесен бергә алып баруымны югарыда әйлк.ш ш)ем иное. Очерк ул адреслы материалга, ягъни кешеләргә нигезләнеп языла. Ә кайвакытта тормыштан алынган материал очеркка гына сыймый, ул киңәебрәк язуны, вакыйгаларны куертуны таләп итә. Шул нигездә булса кирәк, мин тора-бара кайбер материалларны хикәягә сала торган булдым һәм. шуның нәтиҗәсендә, 1925—1963 елларда мин барлыгы 151 хикәя бастырып чыгарганмын. Бу санга мин күләме белән басма чирек табактан кия булмаган хикәяләремне генә керттем. Шул 151 хикәянең 58-е балалар өчен язылган. Алар «Куырылмаган борчаклар», «Күч җыя белмәү бәласе», «Җәй көне», «Курайлы елга» һәм «Абыем кебек буласым килә» исемле китапларымда чыктылар. Соңгы өч-дүрт елда мин аерым бер цикл рәвешендә иллеләп миниатюралар яздым һәм алар вакытлы матбугат битләрендә басылып чыктылар һәм басыла баралар. Мин аларның үзләрен бер җыентык игеп чыгарырга хәзерләп ятам. Иҗатым турында сүз алып бару уңае белән, драматургия жанрына да кагылып Үтәсем килә. Мин бу жанр белән электән ук кызыксына идем. Сугыштан соң озак вакытлар авылларда командировкада йөрү аркасында мин халыкның татар телендәге сәхнә әсәренә ни дәрәҗәдә сусаганын үз күзем белән күрдем, «Очерк жанры белән бүгенге тормышка актив катнаша алам ич, ә нигә драматургиядә үземне сынап карамаска!» — дигән уйга килдем мин. һәм кулыма каләм алдым. Иң элек бер авыл хуҗалыгы новаторы-уйлап табучы турында «Килен төшкәч» исемле дүрт пәрдәчек пиша чздым Ул бик тиз колхоз-совхоз театрлары сәхнәсенә менде һәм басылып чыкты. Шуннан соң мин бу жанрга ныклап тотындым, ләкин, очеркист һәм новеллист булуым аркасында булса кирәк, мин бер пәрдәлек пьеса язуны алга алдым. 1947. 1961 елларда мин барлыгы бер пәрдәлек 12 пьеса яздым. Бу пьесаларның һәрберсе диярлек матбугатта чыккан рецензияләрдә уңай яктан 80 чыкты. Минем 35 еллык әдәби хезмәтемнең кечкенә~ генә йомгагы менә шул. Бу кыска язмаларда күп нәрсәгә тукталмыйм. шунда да әйтеп үтәсе килгән тагы берничә сүзем бар. Мин инде үзенең стиле булган һәм мәгълүм жанрларда эшли торган язучылардан саналсам кирәк. Һәм минем хикәяләрем уку-укыту программаларына, әдәбият дәреслекләренә кертелеп киләләр. Минем язучы булуыма кем ярдәм итте, кем аркасында мин әдәбият дөньясына килдем? Бары тик Коммунистлар партиясе һәм совет власте биргән зур хокуклар аркасында гына мин язучы була алдым. Бу уңай белән миңа матбугат органнары зур ярдәм күрсәттеләр. Мәсәлән, «Социалистик Татарстан» газетасы редакциясен алыйк. Бу газета очерк жанрында минем үсүемдә зур урын тотты. Югарыда саналган 76 очеркның 34-е шушы газетада басылу ул үзе күп нәрсә турында сөйли. «Социалистик Татарстан» редакциясе миңа яңа темалар биреп, әледән-әле командировкаларда йөртеп торды. Ул үзенең бу оештыручанлык ролен хәзер дә дәвам иттерә. Ул миңа, гәрчә аның штатында тормасам да, ничектер, уз аппаратында эшләүчеләргә караган шикелле карый: кинәт чакырып алып задание бирә яки кая да булса барып кайтырга тәкъдим итә. Редакциянең мондый мөнәсәбәте миңа бик ошый. «Совет әдәбияты» журналы редакциясе дә, бигрәк тә Ватан сугышыннан соң, минем иҗат эшемә шулай ук зур ярдәм күрсәтте һәм күрсәтә. Ул миңа, очеркист һәм хикәяче буларак, ишеген шактый киң итеп ачты. Анда эшләүче иптәшләрнең һәрвакыт художестволы очерклар язу өчен задание биреп, кыстап торулары, мине иҗат активлыгына китерде һәм мин очеркның художество сыйфатына тагы да ныграк игътибар итә торган булдым. Журнал редакциясе хәзер дә минем белән тыгыз бәйләнештә яши, теге яки бу әйбернең кайчан өлгерүе турында сорашып-тыкырдатып тора. Ә язучы өчен бу бик кирәк. Мин язмыйча тора алмыйм, язмасам эчем поша минем. Ә. язу өчен күп нәрсәләрне яхшылап белү, аны үзең күрү, үзең кичерү кирәк. Районга чыксам, колхозларда, совхозларда булам, шәһәргә кайтсам, аягым я тәҗрибә станциясенә, я сель- хозтехникага, я башка шундый авыл хуҗалыгына бәйләнешле учреждениеләргә тарта. Кыска гына итеп әйткәндә, минем иҗат юлым менә шулардан гыйбарәт. Ык АРКЫЛЫ СӨЙЛӘШҮ ояш инде баеган. Бөтен Ык буен су салкыны тарткан. Әрәмә араларында мең төрле кошлар сайрый, әкрен генә җәйге җилләр исә, ераклардаеракларда күк күкрәгән тавышлар ишетелә. Ыкның шактый киң, шуңа карамастан, бик каты ага торган, халык әитмешли, кеше ала торган куркыныч урыны. Ярның ике ягында ике ир күренә. Алар икесе дә тезләрен 'кочаклаганнар һәм Ык аркылы сөйләшеп утыралар. Аларның берсе Татарстан, икенчесе Башкортостан ягыннан булырга тиеш. Сөйләшүләренә караганда күптәнге танышлар бугай. Аргы як ярдагысы кычкыра: — Ни эшләр бетереп йөрисең, Вәгыйзь? — Ак балчык алырга төшкәй адәм, эссе чакта өйне сылап алырга ■кирәк. — Син ак балчыкны безнең якка чыгып алырлар. Балчык дисәи Дә яры и. 1 К телгә алындылар, һәм алар хәзер дә Татарстанда гына i ■ ' ' ' ' ‘ g а '•' ’ '-чц. сында, Чкалов. Свердловск. Астрахань һ. б өлкәләрдә J? .Лл , иТ!>ләр, Бер пәрдәлек пьесаларымнан «Хаттан башланды» i - ■ ' '■ - ■ елларда Мәскәүдә рус телендә өч тапкыр басылып чыкты. Бу пьеса > л-тыш һәм немец телендә дә басылды. «Берсе артыннан берсе», «М' - 11 " » ьсемле пьеса, ларым да рус телендә басылдылар. Мина иҗатымда дөрес юнәлеш ачуда Татарстан язучылары союаы бик нык ярдәм күрсәтте. Ә инде югарыдагы пьесаларның берничәсенең русча басылып чыгуын, да аның ярдәме аеруча зур булды. Союз бу пьесаларны башта русчага тәрҗемә иттерде. Аннары мине шул тәрҗемәләр белән Мәскәүгә, СССР язучылары союзының драмсекциясенә җибәрде. Анда драматурглар минем пьесаларымны укып, алардагы җитешсезлеклэрне һәм аларны төзәтү юлларын күрсәттеләр, мин шулай эшләдем Ээ. Нәтиҗәдә бу өч пьеса рус телендә басылып чыкты. Нза башлавымнан алып, бүгенгәчә булган чорда барлыгы ■ - китабым басылып 8! v берБат'өрледерЛЧЫСТЬ1Р ИВДе УЛ’ Ь1 ' кның бу ягьшда « а> теге ягынД а — Бер төрле түгел шул менә. — Төсе агракмени? ?Кп^И ^н1тМИНеМ ЯВДа бер зур балык шапырдый, шуның тавышы белән ишетми калдым. Кабатлап әйт! — Төсе агракмөни дим! — Юк, аерма төсендә түгел... Син Мннгер тавын беләсеңме, Вәгыйзь? г — Беләм, белом, Нурулла. Белсәң, шуңа якын гына әрәмәлек бар. Әрәмәлекнең кай җирен казыма, аннан ак балчык чыга. Ул өстә генә ята — Кычкырыбрак сөйлә! Ул үзе өстә генә ята дим. .Чирек метр казыдың — ак балчык. Ул арбага төягәндә бик коры була. Көрәккә дә ябешми. Ә инде юлда кайта-каита үзеннән-үзе юешләнә, арбада дулкынлана башлый. Кайту белән аны яхшылап изел, өйнең эргә араларын сылыйсың, цемент кебек ката да китә. — Бернәрсә дә кушмыйсыздамы? — Юк, аңа башка нәрсә кирәкми... Иртәгә кичен безнең якка чык әле, Вәгыйзь. Кино карап китәрсең. — Белмәссең. — Алай димә, чыгам диген! — Ярым, ярый... Кара әле, Нурулла, арбага төягәч, нигә алай сыеклана икән. . — Әллә тагы... Аны бер .карт профессор да алып китте. Мәокәүдәи килгән иде. Шул ак балчык өчен килгән. Җир астыннан әллә нинди чүлмәкләр дә тапты... Иртәгә чыгасыңмы? Ачык әйт! — Чыгам, чыгам! — Алайса туры безгә кер. Мин сиңа ак балчыкны да күрсәтермен, сөйләшеп тә утырырбыз. — Син нигә төшкән идең монда, Нурулла? — Җәенгә салырга! — Алгалыйсыңмы? — Алам. Әле кичә генә алдым. Ярты пот булыр... Вәгыйзь, быел сезнең басуыгызда әллә нишләп салам өемнәре күренми. Ура башлаганыгызга өченче көн бит инде. — Еллар белән еллар шәй түгел, Нурулла! Быел ашлыгын да, саламын да, көннекен көндә эш итәбез. Саламны камыл өстендә калдырмыйбыз, юл буена чыгарып, эскерткә сала барабыз. Безгә эскерт сала торган машина кайтты ич! — Анысы шәп булган. Безгә дә кайта диләр аны. — Кайтса, рәхәтләнәсез инде... Сии ишеттеңме, без быел ындыр табагыма асфальт җәйдек бит. — Китсәнә! •— Валлаһи... Көзге кебек инде. Ярый, сау бул, мин анда атны тал төбеңә генә бәйләгән идем. Китеп бармасын, бик чая нәрсә. Иртәгә чабып бетерәсе бодай бар. Шуны бетергәч тә сезнең якка чыгам. — Син бик соңга калма, күпме соң ул бетерәсе бодаең? — Утыз гектар. — Шумы бер көндә чабып бетерәсеңме? — һи бетермәгән кая. Быел мин яңа машина белән эшлим ич. Аның белән кырыкка чаклы куарга була. Ярый, Нурулла, мин киттем. — Хәзергә сау бул, иртәгә кетам! Аргы яктагысы да, бирге яктагысы да урыннарыннан кузгалалар. Ь1к үзенең ярларына тагы кешеләр килүне көтеп кала... * «С. Ә.’ Ц? 5. 82 ЧАМАСЫЗ МӨСӘББИХӘ нварьның соңгы көннәре иде. Колхоз председателе Шәм. сетдии Ибәтов, идарәдә өстәл артында уйланып утырган килеш, ян тәрәзә аркылы урамга күз ташлады. — Тагы кемдер килде,— диде ул, счет төймәләре тартып утыруы, хисапчыга карап. — Иртәгә отчет-сайлау жыелышы бит, диде хисапчы, башын калкытмыйча гына, — вәкилдер.-. Көн саен диярлек, каян булса да бер вәкил килү аның өчен яңа нәрсә түгел иде. Шуклыктан, ул килүче кешенең кем икәнлеге белән һич кенә дә кызыксынмады, үз эшендә булды. Вәкил идарәгә килеп кергәч тә, Ибәтов аны салкын гына кабул итте. Берничә авыз сүз алышканнан соң, килүченең Казаннан булуын һәм Салахов фамилияле инструктор-бухгалтер икәнлеген белеп, болан диде: — Көн дә кичкә авышып бара, юлда аргансыздыр да. Сезне хәзер квартирага илтеп урнаштырырлар, иптәш Салахов. — Шулай инде, канда да булса кунарга туры килер, — диде Салахов. — Сәүбән! — дип кычкырды Ибәтов, күрше бүлмәдә учетчик утырганлыкны хәтерләп. Бүлмәдән бер яшь егет килеп чыкты: — Нәрсә бар, Шәмсетдин абзый? — Менә бу иптәшне Мөсәббихәгә генә илтеп килче, туган. — Кайсы Мөсәббихәгә? — Чамасыз Мөсәббихәгә. ...Салаховны артык зур гәүдәле, юан аяклы, ындыр табагы кадәр киң битле, сирәк һәм эре тешле хатын каршы алды: — Әйдүк, түргә узыгыз, — диде ул Салаховка. Салахов, рәхмәт әйтеп, өс-башын чишенде, кечкенә чемоданын сандык өстенә куйды һәм үзе сәке буена барып утырды. — Хәзер чәй эчәрсез, бәрәңге дә пешерермен, — диде хатын. — Зыян юк, мәшәкатьләнмәсәгез дә ярый. — Нинди мәшәкать булсын ул, сез бит юл кешесе... Хатын урам коесыннан ике чиләк су алып кереп, аның бер чиләген казанга салды. Шуннан соң учакка күп кенә -итеп тал чыбыгы тыкты һәм шырпы сызды. Коры чыбык бик тиз дерләп-янып китте. Хуҗа хатын икенче чиләктәге су белән самовар куйды. Ләкин иске калай труба, самоварның үз трубасына чагыштырганда ике тапкыр юанрак булганлыктан, ул төтенне суыра алмады, әледән-әле кире кайтарып торды. Мөсәббихә тоткасы төшкән бу трубаны, юеш чүпрәк белән тотып, кат-кат кузгатып караса да, төтен чыгуында дәвам итте. Ниһаять, өй эче, балта сабы элеп куярлык булып, төтен белән тулды. Аксыл куе бу төтен эчендә, җиңнәрен терсәгенә кадәр сызганган, бик юан беләкле, симез хатынның гәүдәсеннән башка, бернәрсәдә күренми иде. Салахов тончыгу хәленә җитсә дә, Мөсәббихәдә бернинди дә үзгәреш юк, ул казанга салу өчен бәрәңге юа иде. Бераздан соң, өй эчендәге һаваны алыштыру өчен, хуҗа хатьта ишекне киереп ачып куйды. Тыштан бөркелеп кергән салкын һава Салаховны кинәт туңдырып җибәрде. Ул өстәл артыннан купты һәм кесәсеннән портсигарын чыгарып, аннан папирос алып кабызды да> пальтосын киеп, ишек алдына чыкты. Тәмәке тартып, ишек алдында байтак киләп сарып йөргәннән сок, ул кергәндә өй эчендә төтен бераз кимегән иде инде. Я в» 83 Менә, ниһаять, самовар да кайнап чыкты. Мөсәббихә, бүрек кадәр зурлыктагы идән мунчаласы белән тотып, самовар башындагы трубаны алды, һәм шаулап кайнавында дәвам иткән зур самоварны, чәнчә бармаклары белән генә эләктергән килеш, дык итеп, түгәрәк хиз поднос уртасына китереп утыртты. Өстәлгә җәелгән шакмаклы кызыл ашъяулык чамасыз зур булганлыктан, ул идәнгә кадәр асылынып төшкән һәм аягын өстәл астына кертеп утырган кешенең, бу ашъяулыкка уралып, зур гына мәшәкатькә дучар булуы да бик мөмкин иде. Салахов, үзен шундый хәлдә калдырмас өчен, өстәлдән читкәрәк утырды. Мөсәббихә чәй әзерләвең дәвам итте: шкафтан кимендә бер литр су сыярлык олы фарфор кружка белән эшләпә кадәр зур чәй тәлинкәсе алып килде. Аннары буе .ике карыш, иңе бер карыш булган агач тартма китерде. Кимендә ике-өч килограмм тоз салынган бу тартманың капкачын ачып куйганнан соң, ул өстәлнең нәкъ ярты өлешен алды. Шуннан соң инде өстәлгә сөт тутырылган биккиң агач тустыган, кило ярым чамасы атланмай салынган тирән алюмин савыт, тегермән ташы кадәр зур икмәк, сугым суя торган озын пычак килде. Өстәлдә инде бармак бите кадәр дә буш урып калмаган иде. Шуңа күрә Мөсәббихә пешкән бәрәңге белән чүмәкәй тулган агач табакны сәкегә урнаштырырга мәҗбүр булды. Өй эченә урталай ярып пешерелгән бәрәңге исе. таралды. Салахов, китерелгән азыкларның күләменнән чыгып, биредә мин генә түгелдер, тагын да киләсе кешеләр бардыр, дип утырды. Мөсәббихә өстәл янына килеп әлеге тегермән ташы кадәр икмәкнең яртысын турап, калынкалын телемнәрне чүмәлә кебек өеп кунгач, Салахов үзенең бу уена тагын да ныграк ышанды һәм өстәлдән читтәрәк утыра бирде. Икмәкне тураганнан соң, өй эчендә гаять дәрәҗәдә көчле, ачы ис аңкыды. Бу ачы ис Салаховның борынын ярып кереп, аның күңелен болгата башлады. Ул үз-үзенә, «мичек ачытты икән моны бу кадәр?», дип сорау бирде һәм өстәл яныннан тагын беркадәр читкәрәк күчте. Ләкин Мөсәббихәнең дәшүенә кинәт 'йокысыннан уянып киткәндәй булды. — Якынрак килегез, иптәш, яратсагыз ашагыз. Бездә әллә нәрсә булмас, бар кадәресе шушында — алдыгызда! Мөсәббихә шулай диде дә, юан аяклы, авыр имән урындыкны сыңар кулы белән генә эләктереп, өстәл янына китерде һәм, шап итеп, аньщ өстенә утырды. Авыр гәүдәнең көчле басымына имән урындык шактый сыкырап җавап бирде. — Килегез, якынрак утырыгыз, иптәш, — диде Мөсәббихә, һәм уң кулы белән бер телем икмәкне урталай сындырып авызына капты, сул кулы белән бәрәңгегә үрелде. Салахов өстәл янына килеп утырды. Әдәп белән генә бер сынык икмәк капкан иде, , әрәм-шәрәм итү Һәм артык күп язу турында япада«-я U ф ^тлар к>,тердмар. ө.|м дар, состав р алдырмадылар Һәм ул яңадан председатель булып саилаеды. J н Халыкның, башта бик нык тәнкыйть итеп, ахыр чиктә барыбер зур ышаныч .күрсәтүе аны бик шатландырды шатландыруын. Шулай булса да, ул бу төнне бик тынычсыз үткәрде: «Үземә «чамасыз» кушаматы такмасалар гына ярар иде инде», — дип уйлана-уйлана шактый вакыт йоклый алмыйча ятты. АДРЕССЫЗ ХАТ выл уртасындагы элемтә бүлеге каршысына почта машинасы килеп туктады. Зәңгәр машинадан яшь кенә егет чыгып, бинага кереп китте. — Хәнифә апа, саумы? — диде ул бүлекчә мөдиренә. — Бик әйбәт, туганым, — диде Хәнифә. Аннары, ашыга-ашыга урам якка чыгып, коймага беркетелгән ящиктан хатлар алып керде. Аларны озату өчен, өстәлгә таратып рәтли башлады. Аның күзе кинәт адрессыз бер конвертка төште: — Адресын язарга оныткандыр инде бу кеше. Моны кем, кемгә язды икән? — диде, аптырашта калып. — Аны каян беләсең инде, Хәнифә апа. Ачып карарга ярамый. Калсын бүгенгә шушында, хуҗасы килеп чыкмасмы, ачарга ярамый бит, югыйсә... — Ачып укып карыйк. Уттай эш өстендә язылган хат. Белмәссең, берәр бик кирәкле йомыш турында булмасын. Ачыйк туган, ярамаса да ачыйк. Аның өчен безне гаепләмәсләр, — диде Хәнифә. Конвертны ачтылар. Кем язганын белергә ашыгып, аның имзасына күз салдылар. Анда «кызыгыз» дип кул куелган иде. Хатны башыннан ахырына кадәр укып чыгарга мәҗбүр булдылар. Ләкин анда, «әнкәй», «әткәй», «Рифгать энем», дигән сүзләрдән башка, атап әйтелгән бер генә исем дә юк иде. Хәнифә укыганнардан нәрсәдер хәтерләгәндәй булды һәм егеткә ниндидер такта турында язылганнарны кабат укырга кушты. Егет укыл бирде: — Рифгать энем, җизнән үзе йөртә торган автомашинага кукуруз ташыганда :кую өчен тактадан әллә нинди бер бик файдалы җайланма ясаган иде. Ул аны бүтән шоферларга да ясап бирде. Синең өчен дә хәстәрләп куйды. Шуны бик тиз килеп алсын дип, миңа хат язарга кушты. Үзенең вакыты юк. Көне-төне кукуруз ташый. Идарә алдындагы тактада көн саен җизнәңнең портреты тора. — Җитте,—диде Хәнифә, — аңлашылды, бу хатны язган кеше шофер Хәбипнең хатыны икән. Аларның өйләрен беләсеңме? — Беләм-беләм. Ул бит атаклы шофер. Авылны чыкканда сул яктан болай таба өченче өй. — Әйе, әйе. — Мин аларга, киткәндә юл уңаенда үзем кереп, адрес яздырып чыгармын, Хәнифә апа. А 85 Самовар кайнап чыгарлык ара үтмәгәндер, егет әлеге өйгә килеп керде. Ул: — Хатын язгач, адресын да яз инде апа, — дип, хозямкага конверт сузды. Хозяйка көлемсерәп конвертны алды: •— Ә мин язган хат икәнен ничек белдегез? — Белдек инде, апа, без белмәгән нәрсә юк ул, диде егет. — Ашыгуым белән онытканмын, туганым, — диде хуҗа хатын һәм конвертны юешләде дә, шәмәхә карандаш белән адрес язып, егеткә бирде. Егет өйдән чыгып үз юлына китте. Ялгыз ЯФРАК акчаның хуҗасы <болай дип сүз башлады: — Күке төкреге дигән бер хәшәрәт бар. Төсе күке төкерегенә охшаганга күрә халык шулай дип атый аны. Китапча исеме «курчак» бугай. Ул башта яфракның асты ягына оялый. Күпмедер вакыт үткәч, аннан ак канатлы корткычлар үсеп чыгалар. Алар яфракның читен кимерәләр, аның йомшак урыннарын челтәрләп бетерәләр. Ахыр чиктә яфрак саргая, !корый, коела. Алданрак сизенмәдем, аларны бетерә торган даруым бар иде. Тик мин җитешкәләгәнче алар җитештеләр. Әле .көз җитәргә ерак, җәй уртасы гына. Ә менә син бу агачның төбенә кара. Көз көнге кебек сапсары яфраклар белән капланган,— дип, сүзен йомгаклагандай булды һәм, минем бераз көтүемне үтенеп, кечкенә капкага таба атлады. Җимеш агачларының ботаклары асылынган, хәтта кайберләре җиргә тиеп тора иде. Ул туларны күтәрү өчен чатлы агачлар алып килергә лапаска таба китте. Аны көтеп утырган арада минем күзем кинәт бер яфракка төште. Бу, нәкъ хуҗа әйткәнчә, челтәрләнеп беткән, алабута орлыгы шикелле бик ямьсез кара таплар белән капланган, уртасыннан зәгыйфь кенә бик нәзек, кызгылт тамыр күренеп торган зәгъферәндәй сап-сары яфрак иде. Ул беренче карауда һавада, ямь-яшел ботак белән җир арасындагы бушлыкта, асылынып тора иде. Мин аның керфек кебек кенә аксыл-саргылт сабагыннан күзгә күренер-күренмәс кенә булып өскә, ботакка таба үрмәкүч җебе сузылганлыкны күреп алдым һәм шуңа карап утыра бирдем. Ул ботагыннан аерылган булса да, шушы бушлыкта әллә ничә төрле хәрәкәт ясый: әйләнә, тирбәнә, бөтерелә, бер югары күтәрелә, бер түбәнгә таба төшә. Ул күбәләк кебек җиңел гәүдәле һәм гел ефәктән генә киенгән сөяксез балериналар шикелле тавышсыз гына бии, шунда ук әле йөзә, әле аркасы белән әйләнеп кояшта кызына, авыр хезмәттән сон тирән йокыга талган кешедәй, бер мәлгә тынып кала. Аннары, аякларын сузып, таганда атыиа торган үсмер кызлар кебек, үрмәкүч җебе белән әле ары китә, әле бире килә. Яшь ана үзенең имчәк баласын кулына алып баш очында сикертәсикертә ничек сөйсә, бу аксыл җеп тә шушы ялгыз сары яфракны шулай юата, шулай шаярта. Җеп бер караганда аска таба сузыла, бер караганда өскә таба тартыла. Ул төшәргә дучар ителгән менә шушы ялгыз яфракны төшермичә тотып тора. Әле сиңа иптәшләреңнән аерылырга иртәрәк дигән кебек, аны гүяки уз урынына, яфраклар арасына алып менәргә тырыша. Ах, кешеләр дә кайчакларда шушындый ярдәмгә мохтаҗ бит! Б 87 сфальт җәелгән олы юл. Уң якта да, сул якта да инде буынга сикергән ямь-яшел арыш басулары җәелеп ята. Шуиын белән янәшә, юлның ике ягыннан тар гына, аксыл-яшел полоса сузылган. Без ат белән җидесигез километр җир киләбез инде. Полоса һаман сузыла. Алда зур авыл күренә, полоса да шул авылга барып терәлә кебек. Безнең белән бер арбада баручы кеше, ул шәһәрдән булса кирәк, ат әйдәүчедән сорый: — Үзе тар, үзе озын дигәндәй, бу нинди полоса соң? -— Бу, •— ди ат әйдәүче, — резерв, резерв! — Аңлап бетермим. — Резервлар эзләп табарга кирәклек турында газеталарда язылганнар хәтерегездәме? Бу әнә шул инде, резерв! Күренеп тора, сорау биргән кеше бу җавапны төшенеп җитми. Ләкин кабат сүз кузгатырга уңайсызлана. Ат әйдәүче аның аңлап җиткермәгәнлеген сизә һәм сөйләп бирә: — Моңа кадәр бу юл буена маңгай күзе белән генә карап йөргәнбез, күңел күзе белән карамаганбыз. Язгы-көзге пычракларда үтүче юлчылар безнең басуларыбызны кысу исәбемә һаман киңәйтәләр иде бу юлны. Быел андый мәгънәсезлеккә чик куярга булдык. Никадәр җиребез буш яткан. Юлның ике ягы буйлап сузылган шушы полосаны гектарга күчереп исәпләсәң, егерме гектардан артып китә, ул бит әллә канларга кадәр сузыла. Быел яз без аны сөрдек тә бодай чәчтек. Егерме гектар бодай! Ничә еллар буе тик яткан иде бу. Шуңа күрә резерв дибез без аны! КҮЗГӘ КҮРЕНМИ ТОРГАН АВЫРУ выл уртасындагы магазин яныннан, килеш-килбәтенә караганда медицина работнигына охшаган, өлкән яшьтәге бер хатын үтеп бара. Аңа икенче бер яшь кенә хатын кычкыра: — Акушерка апа, тукта әле, сиңа йомышым бар иде. Акушерка туктап, аны көтеп ала. Тегесенең йөгереп килү аркасында тыны кысылган, ул еш-еш сулу алып, акушеркага сүзен башлый: — Каенлыкул поселкасыннан Газизә исемле хатын бала тудырырга килгән дип ишеткән идем. — Әйе, килде, — ди акушерка. — Тудырдымы әле? — Тудырды. — Тиз чыгамы? — Иртәгә, берсекөннәргә чыгарырбыз инде. — Апа, аның аягында нәрсә: чабатамы, галошмы? — Анысы нигә кирәк булды сезгә? ' Әлеге яшь чырайлы хатын нәрсәгәдер табынган шикелле, бик зур ышаныч белән чын күңелдән сөйләргә тотына. — Иремнең борынын әллә нинди чиләнеп торган кычу басты. Башта борынның очында гына иде, хәзер инде яртылаш каплап алды. Сарсаз авылындагы имче карчыкка барып күренгән иде. Ул, сиңа, дигән, туган, А А 88 бик әшәке тимерәү булган, дигән. Иртәгә, дигән, хатының килсен, мин аңа, дигән, сине ничек дәваларга кирәклекне әйтеп җибәрермен, дигән. Икенче көнне үк мин бардым. Имче карчык миңа, ирләр белән шаяра торган хатынны тап та, аның киеп йөри торган чабатасың яндыр, диде. Чабата көленә ак май куш та, шул майлы көлне иреңнең борынына сөрт, өч-дүрт көннән бернәрсәсе дә калмас, диде. Тик ул хатың чит авылныкы булсын, үз авылыгызныкы ярамый, диде. Бу Газизәне Шуң. дыйрак хатын дип ишеткән идем. Аның аягында чабатамы, галошмы дип соравымның сәбәбе менә шул, — диде хатым сүзен тәмам итеп. Акушерка бу сорауга бик саран җавап бирде: — Ай, туганым, үзең уйлап кара, хәзер кем чабата белән йөрсен, аның аягында түфли. Шулай дип җавап бирде дә акушерка китеп барды. Хатын баскай урынында калды. Аның күзләре тынчу күлдә миңгерәгән балык күзләре кебек тонганнар. Иөзе кисәүле килеш морҗасы ябылган өйдә исереп егылган кешенеке кебек агарган, төссезләнгән. Ырымга ышану аны шушы хәлгә китергән. Ул бик тиз дәвалауга мохтаҗ. Ләкин аңа дару файда бирмәячәк, аны башкача дәваларга кирәк, һәрхәлдә мондый күзгә күренми торган авыру яныннан «хәзер чабата белән кем йөрсен инде!» дип кенә үтеп китү ярамый шул. ЯНА БАСУ ерма сыерларын көтүче бу иптәшне миңа быел өч тапкыр күрергә туры килде. Беренче тапкыр аны июнь ахырларында ямьле Ык буенда, болында очраттым. Ул көтү көткәндә атланып йөри торган чаптар атын, тезгенен бәкәленә бәйләп, үләнгә җибәргән дә үзе, озын чыбыркысын сузып салып, кырын яткан иде. Мин яз башыннан бирле инде шушы якларда тарихи бер мәсьәләне өйрәнеп ятучы фәнни коллективның кешесе идем. Кирәк-ярак әйберләр эзләп, кайбер көннәрдә тирә-күрше авыл магазиннарына, авыл базарларына яки район үзәгендәге һәртөрле учреждениеләргә барып кайту минем өскә йөкләнгән иде. Мондый чакларда үзем теләгән матур урыннардан үтеп йөрүне яхшы күргәнлегемнән, бүген дә җәяү идем. Шунлыктан, бу иптәш янына туктап бераз ял итеп китәргә булдым. Безнең арада игеннәрнең уңуы, елның әйбәт килүе турында әңгәмә башланып китте. Ул, сүз барышында, каршыбызда күз күреме кадәр җирне каплаган аксыл-яшел басуны күрсәтеп: — Әнә анда безнең колхоз вика-солы катнашмасы чәчкән иде. Арасына керсәң чыкмалы түгел, уралып егыласың: уңса, уңа икән инде, — диде. Басу бер башы белән без утырган болын кырыена килеп терәлгән иде. Ул, аягүрә басып, мине шунда әйдәде. Вика-солы катнашмасы, дөрестән дә, ишелеп уңган һәм ул җиренә сыймыйча утыра иде. Яшел кузаклы викалар белән аралашкан аксыл сыргалы солылар хәйраннарга калырлык матур иделәр. Шулай карап тордык-тордык та, үз урыныбызга барып, яңадан утырдык. Аның белән ял иткәч, китеп бардым. Икенче тапкыр июль урталарында шул ук болында очраштык. Теге вакыттагы аксыл-яшел бу басу хәзер инде бөтенләй чабылып, аньш печәне эскертләргә салынган иде. Ф 89 _ Чыкса, чыга кг ш печән па t.tzo 11 дә, пэр гектары йөз центнер чамасы ^ЬГППР bAT&HGCe ИКР HfP уп ГРктап V™.. Т-. г бирд ' тг^пгттл ун гектаР' Үзең исәпләп кара. Быел терлек азыгына кытлык бетте, — диде. н г Без озын һәм биек эскертләргә, аларның камыл өстенә төшкән күләгәләренә кар , өиләшеп утырдык. Ул бер сүзне кабатлаудан туймады: — Чыкса, чыга икән печән дә! Мине станциягә илтә баручы агай, бу басуны күреп, төшенмичә торды: — Үзе ямь-яшел арыш уҗымы белән капланган, үзенең өстендә күп кенә эскертләр күренә. Бу нинди басу соң? ■— Моны чәчүле пар басуы диләр агрономнар. Без аны бер елда ике уңыш бирә торган яңа басу дип йөртәбез. Монда яз көне вика-солы катнашмасы чәчтеләр. Аны җыеп алып эскертләргә салдылар да август урталарында арыш чәчтеләр. Бер елда ике тапкыр уңыш алып була бу басудан, — дип кабатлады. Бервакыт агай атны үз иркенә куеп, артына борылды да, бармаклары белән төртә-төртә, саный башлады һәм ахырда болай диде: — Кырык бер эскерт икән, һәрберсе егерме бишәр арбадан да бөтенесе меңнән арта шул! Әйе, бу чын мәгънәсе белән яңа басу иде. БЕР КҮРЕНЕШ китә. Бакчаның бер ягында укроплар үсеп утыра. Аларның берсенең башы сынык, аска бөгелгән. Ул үзенең торышы белән ялга туктаган экскаваторны хәтерләтә. Укроплар арасында ап-ак чәчәкле мәкләр күренә. Алар үзләренең юка һәм йомшак чәчәкләре белән ак болыт кебек ка- барган ефәк парашютларны күз алдына китерәләр Аерма шунда гына: парашютлар түбәнгә ка?ап ачылган булалар, ә болар, ягъни мәк чәчәкләре, югарыга карап ачылганнар. Ә инде өченче тапкыр мин аны бу тирәләрдән бөтенләйгә китеп барганда, сентябрь оашларында күрдем. Бу юлы мин җәяү түгел идем, һәм миңа бу урында туктап ял алуның, бәлки, хаҗәте дә булмагандыр. Шулай да, бердән, таныш көтүче белән саубуллашасым, икенчедән, әлеге басуга тагы бер тапкыр күз саласым килде. Басу хәзер үзенә бертөрле өченче төскә.кергән, аны чәүкә күмелерлек ямь-яшел уҗым каплаган. Басу сыртрак урында булганлыктан, анын өстендәге бераз каралып киткән печән эскертләре яшел уҗым эчендә аеруча текә булып күренәләр иде. Таныш көтүчем җавап бирде: Таныш көтүче белән саубуллашып, без кузгалдык. Ат әйдәүче агай берничә тапкыр борылып карады. Без ераграк киткән саен, андагы эскертләр ачыграк күренәләр һәм аларны берәмләп санарга мөмкин иде. Җәй айлары. Республикабызның нефть чыга торган якларында бораулау мастеры булып эшләүче танышыбызның җимеш бакчасында утырабыз. Көн инде төшлеккә якынлашып килә. Җил юк, һава тын. Чәчәк атып утырган җитен басуы кебек зәп-зәцгәр күк диңгезендә самолет очып бара. Аның көмештәй аксыл канатлары кояш яктысында судагы балык кебек ялтырап-ялтырап ЯШӘҮ ТАВЫШЫ згы кич. Яңгыр явып тора. Шәһәр чигендәге өч катлы зур больницаның кечерәк кенә палатасы. Биредә дүрт авыру ята. Бинаның түбәсеннән тамчы тамган тавышлар ише телә. Дәваланучылар дүртесе дә авыл җирләреннән булсалар кирәк, язгы матурлыкларга хәйран калып сөйләшеп яталар. — Чәчү гадәттә иң элек безнең якларда башлана торган иде, берәр атнадан сабанга чыгарлар инде, — ди берсе, ап-ак нәзек бармаклары белән простыня почмагын бөтерә-бөтерә. Шулчак хатын-кызларда гына була торган барлык нечкәлекләрне, матурлыкларны, нәфислекләрне — бөтенесен дә үзенә туплаган, бер күрү белән сине әсир итәрлек сылу гәүдәле, әллә нинди тирән һәм бик ягымлы карашлы дежурный врач килеп керә: — Нигә йокламыйсыз, сәгать уникенчегә китте ич инде, ах сезне! — ди ул. авыруларга карап һәм ишек катындагы выключательне шалт итеп аска таба басып куя. Үзе йомшак кына тавыш белән: — Хәерле кич сезгә, йоклагыз инде, — дип чыгып китә. Ул чыгу белән түрдәге караватта ята торган авыру иптәшләренә әйтә: — Сезнең кебек шундый матур, шундый сөйкемле ханым кереп чыкканнан соң ничек йоклый аласың инде, — ди. Иптәшләре әкрен генә көлешәләр. Нәкъ шул чакта ишек ачыла. Дежурный врач, коридорда тыңлап торган булса кирәк, әлеге авыруга дәшә: — Шәймәрдәнов, җитәр сезгә, йоклыйсызмы инде, юкмы! — ди һәм көләкөлә ишекне яба да, коридор буйлап китеп бара. Авырулар яз турында, матурлык турында һаман сөйләшә бирәләр. Тышта, телеграф аппаратының шакылдавын хәтерләтеп, тамчы тама. Шул тамчы тавышлары белән палатадагы авыруларның яшәү тавышлары бергә кушыла