МИН ШАБАЙГА 50 ЯШЬ
Яз башы иде. Казан урамнарының берсеннән үтеп барганда, ул чак кына тукталды да: — Сизәсеңме? — дип сорады. — Нәрсәне? — дидем. — Кайры исен. Мин ком, шлак, корым катыш кар суыннан күтәрелгән истән башканы сизми идем. Тегеләй дә, болай да аңларга мөмкин рәвештәрәк баш кагудан башка чара калмады. Икенче очрашканда ул кыр үрдәгенең гади күз күрмәгән сәер гадәтләре турында мәгълүмат бирә. Өченчесендә — авылларда йөреп кайткан була ул — хикмәтле кешеләр турында сөйләргә керешә. Бер карттан: — Бал корты ничә ел яши? — дип сораган икән дә, тегесе: — Бик озак яшәр иде дә, канат түзми, канат! — дип җавап биргән. Әнә шундый кеше инде безнең Мин Шабай. Табигатьнең нечкә серләренә, тормыш, яшәешнең көр яңгырашына, кешенең күңел хәзинәсендәге гүзәллеккә күзен зур ачып, сокланып һәм гаҗәпләнеп карый: ник бу чаклы матур син, дөнья! Кем сине шулай яррткан? китергән сәбәпләрнең берсе дә киң дөньяга гашыйк күзләр белән каравы булгандыр. Утызынчы елларда бер-бер артлы чыга башлаган очерк-хикәяләрендә һәм «Танып» романында ул гүяки, әйтергә тели: күрмисезмени җир яңара, дөнья яшәрә, дөнья белән бергә кешеләр яңара, кешеләр яшәрә. Аннары тагын хикәяләр... «Уйналмаган скрипкамны уйнатып күрсәтте. Хәер, скрипка моңы гына түгел иде бу. Ике-өч катлы изү астында яшәгән халыкның күңелендә яшеренеп яткан талант хәзинәсен ачып бирде ул. Октябрь давылында бу хәзинәнең могҗизалар тудырганлыгын күрсәтте. Утызынчы еллаоның ахырында купкан усал җилләр, Мин Шабайны да читләтеп үтмәстән, бөтереп йөрттеләр-йөрттеләр дә салкын тайгага илтеп ташладылар. Ләкин әлеге мәхәббәт, дөньяга һәм кешеләргә мәхәббәт, аңа сынарга, сүнәргә ирек бирмәде. Юк, кешедә явызлык түгел, изгелек өстенлек итә, диде ул. Күктә кояш, җирдә хәят бар, халык бар, аның бәхет өчен көрәш идеалы, шул көрәшкә рухландыручы партия бар. Мин Шабай — яңадан татар совет язучылары сафында. Табигатькә, тормышка, кешеләргә элекке кебек үк күзен зур ачып, сокланып, гаҗәпләнеп карый. Ничә әйтсәң дә һаман бер сүз: Мин Шабай, сазлыктан чыга торган черек исеннән бигрәк, кайры исен, яфрак исен сизә. Чүплеккә игътибар итмәгән хәлдә, аның күзләре шунда баш калкыткан чәчәкне күрә, шул чәчәккә соклана. Аның күрү һәм ишетү «аппаратларының дулкыны», әгәр шулай әйтергә яраса, матурга һәм изгегә көйләнгән. Әнә шул караш ноктасы аның иҗатына үзенчәлекле аһәң, кыяфәт, стиль алып килә. Без бу үзенчәлекне романтик күтәренкелек дип атар идек. Әдәбиятка, аеруча бүгенге көн әдәбиятына, ифрат кирәк сыйфат. Күләм ягыннан зур булмаса да, Мин Шабай, иҗатының татар совет әдәбиятында уз урыны бар. Мин Шабай үзенең 50 яшенә «Уяну» исемле повесте белән килде. Дөрес, ул бу әсәрендә тагын бер кат үткәнгә борылып карый. Әмма үткәнгә дә төрлечә карарга мөмкин. Бүгенгене яисә киләчәкне аңлау һәм аңлату өчен булса, төкле аягың белән, дибез. Бүгенге көннең бөек идеалларын, гүзәл кешеләрен гәүдәләндерүгә таба булган иҗат сикереше өчен артка китеп юл алу икән, бигрәк тә яхшы. Кыскасы, яңа иҗат уңышлары телибез Сезгә, Мин Шабай иптәш!