КОЛХОЗГА КАЙТКАЧ
КӨРӘШ ШУЛАЙ БАШЛАНДЫ g /Ч 58 елның .көзе иде. Кама Тамагы районының авыл хуҗа- I Уйлыгы инспекциясендә .көндәгечә зур җанлылык: телефонж нар еш-еш шалтырый, счет төймәләре чалт-чолт килә, кайсыдыр бүлмәдә язу машинкасы тукылдый. Баш агроном Җәүдәт Җиһаншин нәрсәдер язып утыра. Карасы шулай тиз бетәме соң каләмендә, әллә уйлары унга ялганмынмы, ни булгандыр Җиһаншинга, кара савыты төбенә дык та дык бәрә генә. Ул ара булмый, язган кәгазен бөтәрләп чүплек савытына тондыра. Аннары, таушалып беткән папка эченнән зур гына кәгазь алып, чаж- чож китереп аслы-өсле графалар сызарга тотына. Графалангаи кәгазь, артык озын булганлыктан, өстәл читеннән салынып төшә. Төшсәң бөтенләй төш инде алайса дигәндәй, Җиһаншин кәгазьне бер читкә этәреп җибәрә дә телефон трубкасына сузыла. Телефонистка «ало» дияргә дә өлгерми, трубканы шапылдатып кире куя һәм, өстәлендә өелеп торган «скоросшиватель»ләргә карап, уйга чума... Бәпкә чыгаручы өтек каз шикелле утыр инде шул кәгазь өеме арасында! Бүлмәдән китеп, колхозга барып бер көн дә кунмыйсын, чакырып кайтаралар. Күпме акыл сатып йөрдек кукуруз хакында? Ә үзебезнең бер генә колхозда да... Җиһаншин, уйларыннан аерылып, яңадан телефон трубкасын алды. — Райкомның беренче секретарен тоташтырыгызчы, сеңелем... Василий Сазоныч, Җиһаншин борчый әле сезне. — Тыңлыйм, иптәш Җиһаншин. — Әлеге дә баягы, шул эштән китү мәсьәләсе инде. — Туган авыл сагындыра диген, ә? — Анысы да бардыр инде. Әмма иң сагындырганы ул түгел, ә җир. Җирне, черновой эшне сагындым, Василий Сазоныч! — Ярый, иптәшләр белән киңәшеп карарбыз... ...Җиһаншин үзенең туган авылына, «Большевик» колхозына, кайтып эшли башлаганда, кукуруз участогын туңга сөрү бара иде. — Болай сөрсәгез, киләсе елда да төп башына утырып калачак' быз, — диде ул, трактор вагоны янында тәмәке көйрәтүче тракторчылар янына туктап. 127 Бер сорауга биш жавап дигәндәй, егетләр дә сүзгә күршегә керүчеләрдән түгел икән. Сибәләр генә: Егерме сантиметр тирәнлектә сөргәч, ярамаган тагын! — дип чәчрәп алга чыкты Диллус исемлесе, озын гәүдәсен ия төшеп. Әлбәттә. дип эләктереп алды Сәлахов дигәне, кулындагы ачкычын уинаткалап. -- Солы .или люцерна чәчәсе җир булса, тырышсаң да стоял бы... Уңмаган кукурузлары белән баш .катыралар бит! Аның сүзләрен тагын Диллус ялгап алып китте: — Син нәчәлник кеше, хәтерең калып куюы бар. 22 сантиметрга төшерәм менә, синең хакка. Шуннан артыгын, җир йотсын дип карганып әйтәм, булмый да, требуйт та итмә! Җиһаишин, сүз көрәштерүдән рәт чыкмасын төшенде булса кирәк, сикереп торды да якынлашып килүче тракторга таба китеп барды. Вагон яиыпдагылар исә, бер-берсенә хәйләле карашып, мыек астыннан гына көлеп калдылар: синдәй тәти егетләр күп булды инде, янәсе, безнең тирәдә. Тегеләй эшләгез, болай эшләгез, дип әмер бирерсең дә китеп барырсың. Аннары ай күрде сине, кояш алды. Ләкин Җиһаишин үзенекен итте. Тракторны туктатып, төрәннәрне 25 сантиметр тирәнлеккә төшерде, аннары ярсыган шофер җитезлеге белән кабинага менеп утырды. Корыч айгыр салмак кына кузгалып китте. Агрономның бу кыланышына гарьләнергә дә, ачуланырга да белмәгән тракторчы, уеннан куылган малай кыяфәтендә, вагон янына китеп -барды. Бер әйләнеш ясады Җиһаишин — янына килүче булмады. Ике әйләнде... Ниһаять, трактор хуҗасы түзмәде. Сөреп килүче агрегат кар- шысына төшеп кул изәде. Җиһаишин, тракторны туктатып, җәһәт ке:щ сикереп төште дә: — 25 тән бер сантиметр киметсәгез дә, кабул итмәячәкмен. Үпкәләштән булмасын, — дип кисәтте. Агроном күздән югалгач та. тракторчылар тагын бергә җыелдылар. Сүзнең иң тәмлесе сөйләнелә торган иде шулай бергә-бергә тәмәке тарткан чакларда. Бу юлы тәмәкеләр нишләптер бик тиз тартылып бетте, ә тракторчылар, авызларына су капкандай, сүзсез утырдылар. Диллус торып ук китте. — Талканы коры күренә моның, егетләр, — диде баягы тракторның хуҗасы, агрегаты янына китәргә кузгалып. — Давайте, 25 тән киметмик. Я'браковать .итеп ташлар... ...Вакыт йомгагы акрынлап чорнала торды. Алтын көзне буранлы кыш алыштырды. Аннары чәчәкле яз килде. Чәчү эшләре башланып китте. Бригадирларга председатель искәртә тора: агроном боерыгы — минем боерыгым, аның сүзеннән чыгасы булмагыз, ди. Ә Җиһаишин көн буе басуда... — Ю-у-у-к, агай-эне, болан батмый. __ Нәрсәсе ошамый инде тагын, иптәш агроном? — Җирне гел буй юнәлешкә генә сөрүегез ошамый. Бер елны буйга сөрсәк, икенче елны аркылыга сөрергә кирәк. Ә тырмалау, культивацияләү аркылы юнәлештә генә үткәрелергә тиеш. Чәчү дә. — Тагын ниләр генә уйлап чыгарырсың икән инде? — диде тракторчы Сәлахов, майланып-каралып бенкән кепкасын тагын да кыңгыррак сала төшеп. — Уйлап чыгару түгел бу, фән кушканча эшләү. — Бик вакчыллана башладың әле син, авылдаш. Районнан килгән зур агрономнар да болай ук кыланмыйлар югыйсә. Әллә, мин әйтәм, ник кайтканыңа үкенеп, шуның ачуын бездән ала башладың инде? __ Менә нәрсә, туган, — диде Җиһаишин Сәлаховның күзләренә туптуры карап, — мин кыш буе колагыгызга тукып чыктым, тырмалау- 128 ны, культивацияләүне, чәчүне буразналарга аркылы юнәлештә үткәрә- без, дидем. Ә син, күз сал әле участогына, нәрсә эшләгәнсең! Кыскасы шул: кабул итә алмыйм мин бу участокны. Сәлахов, күзләрен Җиһаншии аягындагы керзовый итек башына ябышкан балчыкка төбәп, кинәт сүзсез калды, чигәсен кашып куйды һәм бер дә кирәкмәгәнгә кепкасын салып тузанын каккандай итте аннары итек очы белән типкәләп аяк астында яткан зур кантарны ват' макчы булып маташты. Ватылмагач, катырак типте. Аягы авыртты ахры, чыраен сытып кунды, һәм Җиһавшиига күтәрелеп карады: — Бәлки, кабул итәрсең, ә! Бер юлга, минем хакка... — Синең хакка йөзләгән колхозчылар хакын аяк астына салып таптаргамы?! Җиһаншии, участокны яңадан культивацияләргә кушып, кукуруз чәчүчеләр янына китте. Аны гөрләп эшләп торучы агрегат каршылады. Әле яна гына чәчкеч узып киткән урыннан казып-казып карады да агрегатны туктатырга кушты: — Квадратлар чыкмый башлаган ич. — Чыкмаса ни. Анысын үзең җайла инде. Тикмәгә генә мең сум түләмиләр бит сиңа... — Я, я, әйтеп бетер. — Әйтсәм әйтим инде алайса. Менә нәрсә, дус кеше, җәфаланып йөрмә син лутче. Барыбер файдасы чыкмас: кукурузның бездә уңганы да юк, уңасы да юк. Менә шул! Җиһаншии костюмын салып атты. Аннары, мәйданга чыгучы баһа- дир шикелле, җиңнәрен сызганды. Шушындый киокен һәм кыю бер кыяфәттә чәчкечнең орлык төшерү җайланмасына барып ябышты. Тиз- тиз генә клапаннарны тикшереп чыкты. Аларның өчесе башкаларыннан соңгарак калып ябыла — квадратларның бозылуы шуннан килә икән. Сәбәбе табылдымы — әмәле табыла инде аның. Икенче көнне Җиһаншии кукуруз чәчүчеләр белән тагын сөйләште. — Кичә кайсыгыздыр минем бакчага таш атты бугай. Хезмәт хакы мәсьәләсендә... — Ул болай гына... Ә бер уйласаң... — Уйлап-иитеп торасы юк, — дип яшен ташы кебек атылып чыкты Диллүс. — Турысын әйтергә кирәк, кимчелегемне генә күрәләр бездә, ә яхшы ягыңны юк. Начармы, яхшымы, эшлибез бит инде — көне-төне буразнада, үзең шаһит, иптәш Җиһаншии. Ә түләү?! Сыер савучы өстәмә түләү ала. Даже, тавык караучы да. — Хатын-кыз башлары белән бездән күбрәк хезмәт хакы алалар. — Тыгылма әле син, кем, олылар сөйләшкәндә. Причем монда хатынкыз. Механизаторларга да өстәмә түләү билгеләргә кирәк, аеруча кукуруз игү кебек катлаулы эшләрдә. — Дөрес тәкъдим бу, иптәшләр,—диде Җиһаншии, үзен чолгап алган тракторчыларга ягымлы караш ташлап. — Сезнең теләгегезне идарәгә бүген үк җиткерәчәкмен, тешем-тырнагым белән яклаячакмын. «СИН НИЧЕК КАРЫЙСЫҢ БУ МӘСЬӘЛӘГӘ, БОРҺАН АБЗЫЙ» Җиһаншии авылга кайтып эшли башлаганнан бирле өч елдан артык вакыт үтеп китте. 1962 елның марты зур яңалык алып килде. КПСС Үзәк Комитеты Пленумы авыл хуҗалыгына җитәкчелекне яхшыртуда партиянең бурычлары турында карар кабул итте. Радио һәм матбугат бу тарихи документны бик тиз арада «Большевик» колхозы членнарына да китереп җиткерде. Колхоз авылы яңа бер җанлылык белән яши башлады. Җәүдәт Җиһаншин, авыл хуҗалыгы экономикасын өйрәнү түгәрәге җитәкчесе, бүгенге әңгәмәне игенчелекнең яңа системасына багышларга булды. Әңгәмә башланырга ярты сәгать вакыт бар әле. Гали үз эшендә, Вәли үз эшендә дигәндәй, берәүләр шап та шоп домино суга, икенчеләре газетажурналлар белән мәшгуль. Берничәсе әнә стенадагы таблицаларга ябырылган. Ферма көтүчесе Хәмидулла агай Гатауллин, күзләре шәйләп бетерми булса кирәк, өстәгерәк юлларны укый алмый җәфалана. Моны абайлап алган яшь бер егет таблицаны кычкырып укып җибәрә: — Бөртеклеләрнең һәр гектарыннан уңыш алынган: 1958 елда — 9 центнер. 1959 елда, ягъни җидееллыкның беренче елында була инде, Хәмидулла абзый— 10,3 центнер, 1960 елда— 10,6 центнер, 196! елда — 11,1 центнер. — Үргә менәбез бит, оланнар, ә?! — дип куйды Хәмидулла агай, елмаеп. — Кукуруз күпмегә арткан икән, кукуруз? Бик кыенсынмасаң, анысын да укып җибәр инде, энекәш. — Кукурузмы? Була ул. 1958 елда гектарыннан бары тик 51 центнер яшел масса чыккан. 1959 елда — 300, 1960 елда —315, 1961 елда— 400. Агай тыйнак кына елмаеп, төркемдәгеләргә карады. Аның тагын нәрсәдер сорарга чамасы бар иде барын, булмады — киләсе кешеләр килеп бетте. Түгәрәк членнары, уен-көлкене калдырып, озын өстәл тирәсенә утырыштылар. Җиһаншин сүзен гадәтенчә ашыкмый гына, гади генә башлап алып китте: — Игенчелекнең үлән басулы системасы, иптәшләр, үзен аклый алмады. Киресенчә, аякка тагылган таш булды ул. Шуның аркасында игенче, ягъни менә без, киерелеп атлый алмадык, ә кайчакларда бер урында таптанып торырга да туры килде. Партия Үзәк Комитеты бу хәл белән килешеп тора алмады, билгеле. Игенчелекнең үлән басулы системасын яңа, сызма система белән алмаштырырга карар бирде. Авыл хуҗалыгына җитәкчелекне дә тамырдан үзгәртеп корырга кирәк, дип табылды. Пленум карарын һәркайсыгыз радиодан тыңладыгыз, газетадан укыдыгыз. Җиһаншинның сораулы карашы өстәл тирәсен әйләнеп чыкты. — Кат-кат укыдык, — дигән тавышлар яңгырады. — Әйдәгез, уртага салып сөйләшик инде алай булгач. Бәлки аңлашылып җитмәгән мәсьәләләр дә бардыр? — Барысы да аңлашылды кебек, тик... — Я, я, әйтеп бетер. — Карар әйтә: солыны азрак чәч, үләнне кимет, ди. Чиста парны да бетерергә куша. Ярый. Солыны азайттык, үләнне киметтек, чиста парны бетердек, ди. Сорау туа: терлеккә азык ничек җиткерербез соң ул вакытта? Көтүләребезне кайда туендырырбыз? Ферма эшчесе Салих Гатауллинның бу сүзеннән соң өстәл тирәсендәгеләр бер-берсенә карашып алдылар. Гатауллин үзе дә сагаеп калды. Күзләрен өстәл читенә текәде. Ә Җиһаншин ягымлы елмаеп куйды. Аннары каршында утыручы олы яшьләрдәге кешегә сораулы караш ташлады: — Син ничек карыйсың бу мәсьәләгә, Борһац абзый? — Ничек дип... Минемчә, Салих карарның асылына төшенеп җитмәгән. Менә мин, үзегезгә мәгълүм, байтак еллардан бирле бригадир булып эшлим. Үлән басулы системаның «җимешләрен» байтак татырга туры килде безнең братка. — Ачыграк сөйлә, күрше, конкретрак, — дип бүлдерде Гатауллин, үзенең соравына тизрәк җавап алырга атлыгып. — Сабыр, күрше, сабыр! — дигән булды бригадир, ә үзе кызып 9. _С. Ә." JS5. 129 130 киткәнен сизми дә калды: •— Үткән ел 425 гектар үлән чәчтекме, күрше чәчтек! Күпме азык берәмлеге чыкты дип беләсең син аның гектарын’ нан? Я. әйт, күпме?—Гатауллин дәшмәде. — То-то! — диде бригадир, гайрәтләнеп һәм үз соравына үзе үк җавап бирде: —725 азык берәмлеге. Чепуха бит бу, егетләр! Алыгыз кукурузны. Үзегезгә мәгълүм, J9Q гектар чәчкән идек авы. 6 мең азык берәмлеге бирде. Менә чагыштырып кара инде, күрше. — Сүзеңә куәт, Борһан абзый,— дип әңгәмәгә кушылды тракторчы Диллүс, — кукуруз булганда, азык ягыннан куркыныч юк. Ә солыга килгәндә, минем сүз шул: аның каршында тез чүгәргә ничу! 100 гектар җирне биләде үткән ел, ә файдасы?! — Иптәшләр дөрес әйттеләр, быелдан ук сызма системага күчәргә кирәк безгә, — диде Җиһаншин йомгаклап. — Ә терлек азыгым арттыру мәсьәләсенә килгәндә, шуны әйтергә мөмкин: быел кукуруз мәйданын 327 гектарга җиткерәбез. Чөгендер мәйданын — 55, борчакны — 75 процентка киңәйтәбез. Сүз юк, мәшәкать арта. Безнең шартларда борчакны урып-җыю аеруча мәшәкатьле булачак. — Ничава-а, авыр эшкә беләк бар, кыю эшкә йөрәк бар, —дип әйтеп куйды Салих Гатауллин, иптәшләренең фикеренә кушылганлыгын сиздерергә теләп. Әңгәмә байтак дәвам итте. Язгы чәчүгә хәзерлекнең торышы турында да бәйнә-бәйнә сөйләштеләр. Универсаль ашлама (Җиһаншин компостны шулай дип атый) хакында да киңәштеләр. Занятие бетүгә, халык өйләренә таралыша башлады. — Их, һавасы, оланнар, сулап туйгысыз, шулкадәр саф, — диде Хәмидулла агай, клуб ишеге алдына чыгып басуга, һәм күкрәк тутырып сулап куйды.— Яз һавасы шул, тын юлларын киңәйтеп җибәрә. һава чыннан да саф иде, сулау өчен бик рәхәт иде. Өстәвенә, күңелләргә дәрт салып, чылтыр-чылтыр килеп шарлавыклар ага иде. Басу ягыннан җирананың җылы сулышы килә иде. СИНЕ СЮРПРИЗ КӨТӘ Август урталары. «Беренче Май» колхозы басуына районның агрономнары, трактор бригадалары бригадирлары җыелды. Производство идарәсенең баш агрономы буразна өстендә семинар үткәрә, тигезләп тунга сөрүнең ростовлылар ысулын өйрәтә. Җәүдәт Җнһаншиниы һәм кайбер башка агрономнарны, сөйләгәнне тыңлап, кеше эшләгәнне күзәтеп тору гына канәгатьләндермәде, ахры. Алар шлифны үз -куллары белән көйләп карадылар. Шуннан сок агрегат тагын кузгалып китте. Тукта! Булмады, төрәннәр арасына туфрак тыгыла иде. — Шлифның почмагын чак кына кысасы бар, — дип кычкырды Мичурин исемендәге колхоз агрономы Җелезнов. Төгәлсезлек шунда ук бетерелде. Агрегат көйле генә эшли башлады. Кантарлар шлифка эләгеп ватылалар да боҗралы каток астына килеп керәләр. Агрегат артыннан туфрак күпереп һәм тип-тигез булып кала. ...Җиһаншин, киңәшмә бетү белән, мотоциклына атланды да үз -колхозына— туңга сөрүчеләр янына очты. Тимерне кызган чагында сугарга кпрәк бит. «Механизаторлар белән киңәшеп алабыз да ростовлы- ларныкы шикелле агрегатны үзебездә дә көйлибез», — дип уйлады ул» канатланып. Көйләмичәрәк тор әле, агроном. Сине сюрприз көтә анда. Кара инде Геннадий Дорофеевны, алтөрәнсез сөреп ята бит! Җан ачулары КУ3 ’ галды Җиһапшипның. Шулай да үзен кулга алырга тырышты: — Нәрсә сип, Гена, айдан төштеңме әллә? — Сөрергә җиңелрәк булсын дип алып ташлаган идем. э» 131 — Җиңелрәк! Ә колхозга кыенга килсә дә ярыймы?! — Кабат сөрәм инде болай булгач? — Әлбәттә! һәм хәтер савытыңа салып куй, туган: игенчелекнең фәнни технологиясе синең өчен дә, минем өчен дә закон! Дорофеев, сүзнең шунда беткәнлеген аңлап, агрегатын алтөрәнсез сөрелгән җир эченә алып кереп китте. Кичен, смена алышынганда, әлеге «ЧП» уңае белән Дорофеевкы коллектив каршысына бастырдылар. — Дөрес, Геннадий брак итеп эшләгән участогын яңадан сөрде сөрүен, — диде трактор бригадасы бригадиры Вафин. — Ләкин... — Ләкин, агроном күрмәгән булса, брак эшләвем дәвам иттергән булыр иде,— дип эләктереп алды тракторчы Федотов. — Аңардан күреп аннары башкалар да... — Төймәдән дөя ясама әле,—дип сүзгә кысылды кайсыдыр һәм бармагы белән Дорофеев сөргән җиргә төртеп күрсәтте. — Хатасын төзәткән бит инде кеше. Кояш хәтле кояшта да таплар була... — Беттеме сүзең, ике күзем, — дип урыныннан сикереп торды тракторчы Сәлахов. — Кояшта да таплар, имеш... Давайте, без кояш мәсьәләсен астрономнарга, космонавтларга калдырып, намусыбыздагы таплар турында сөйлик әле. Бит, егетләр, колхоздагы төп эшләрнең бөтенесен дә диярлек механизаторлар башкара. Мактанып әйтүдән түгел, иген уңышының язмышын без хәл кылабыз. Төптәнрәк уйлап карасаң, терлекчелек өчен дә без җаваплы. Шулап булгач, кем, Геннадий, давай, брат, хәрәмләшмичә генә эшлә инде син, коллективның йөзенә кызыллык китермә. — Гафу итегез, иптәшләр, — диде Дорофеев һәм маңгаена бәреп чыккан тир тамчыларын кул сырты белән сөртеп алды. — Ышаныгыз, иптәшләр, мондый эшне кабатламам. Барысы да Геннадийга текәлделәр. Җиһаншин сүз алды. — Инде, иптәшләр, семинардан алып кайткан хәзинә белән таныштырырга рөхсәт итегез. Хәтерегездәдер, үткән көз 80 гектар җирне тигезләп сөреп калдырган идек. — Оренбурглылар методы буенча, — дип жүпләп куйды Диллүс. — Ростовлылар тагын да яхшырак әмәл тапканнар, — диде Җиһаншин һәм яңа ысулның технологиясен аңлатып бирде. — Боҗралы катоклар мәсьәләсен чишүе кыенрак булыр инде,—• диде Вафин. Аның йөзе җитди һәм уйчан иде. — Өмет новаторларыбызда инде, егетләр. — Анысын әмәлләрбез, — диде тракторчы Александр. — Тик менә уңышны арттыру ягы ничегрәк икән бу яңа ысулның? Җиһаншин: — Уңыш башка участокларныкына караганда 2 центнер күбрәк чыкты, өченче көн теге 80 гектарлы участокны суктылар. — Мин риза, егетләр, бу эшкә, — диде Вафин һәм, мәсьәләнең хәл ителгәнлеген белдерергә теләгәндәй, көрәк кебек -киң учын радиатор түбәсенә шапылдатып куйды... Җиһаншин бодай уручылар янына китеп барды. Анда Константин Афонинның комбайнын югары тизлектә эшләүгә күчерәсе бар иде. «ДӨРЕС, МЕҢ ТАПКЫР ДӨРЕС!» — Көне буе ач йөреп, исәплегеңне бетерәсең инде син, Җәүдәт,— диде Җнһаншинның хатыны, өстәлгә пар бөркеп торган ашын куеп. — Әти, үскәч мин агроном булам, — дип арага килеп керде Алсу, нәниләргә генә хас бер эчкерсезлек белән. — Басудан әнием белән сиңа чәчәкләр җыеп кайтырмын, яме, әтием. 132 — Ә мин тлактолчы була-ам,— өч яшьлек Альфред, апасыннан калышмаска тырышып, сүзгә кушылды һәм әтисенең алдына ук менеп утырды. — Я, ятыгыз инде, балакайлар, иркенләп ашасын әтиегез, —диде әниләре, ягымлы гына итеп. Җиһаншин, ашап-эчеп алганнан соң, гадәтенчә, яңа килгән почтаны караштырырга утырды. «Правда» газетасында Надежда Григорьевка Загладаның мәкаләсе басылган иде. Җиһаншин, бармакларын куе кара чәчләре арасына тыгып, мәкаләгә йотылды... «Әгәр һәркем, һәр эштә баш белән уйлап, аңлап, нык характер белән эш итсә, күп хуҗалыкларда эшләр ничек яхшы барыр иде». — Дөрес, мең тапкыр дөрес!—дип куйды Җиһаншин күңеленнән һәм уйга чумды, Аның күз алдыннан, кииокадрлар кебек, төрле-төрле күренешләр үтеп торды. Колхозга кайткан чаклар... һәм хәсрәтле, һәм шатлыклы хезмәт язлары, мәшәкатьле җәйләр... Эш өчен янып йөрүче авылдашлары. Менә комбайнчы Константин Афонин елмаеп үтеп китә. Югары тизлекләрдә эшләүнең файдасын күргәч, шулай елмайган иде ул. Ә баштарак киреләнде, хәтта чырай сытып маташты. Әнә «ДТ-54» кә утырып Геннадий Дорофеев үтеп бара. Беркәй туңга сөрүчеләр белән булган әңгәмә искә төшә. «Дуслары шабыр тиргә төшерделәр үзен» дип елмая Җиһаншин һәм күңеленнән генә әйтеп куя: «Молодцы. Шулай кирәк!» Җиһаншин газеталар белән мавыгып утырган арада, хатыны Мөнирә, үзе дә иртүк торып кырга эшкә китәсе булганлыктай, балаларының күлмәкләрен юып элде. Ул түргә чыкканда, Җәүдәт өстәлдәге газетага башың куеп йокыга киткән иде. Мөнирә, өстәл янына басып, иренең талчыккан йөзенә карап торды. Тышта тәрәзә пыяласына бәрә-бәрә эре яңгыр ява. Менә, өйне дер селкетеп, күк күкрәп алды. Җәүдәт уянып китте һәм, каршысында ук утырып торучы хатының күргәч, елмаеп куйды. — Кая, коры киемнәремне бирче, әнисе. Тракторлар янына китәм. Нәрсәдер, «ДТ»ның тавышы ишетелми. Чәчү тоткарланмагае дип куркам. — Әллә берәр стакан сөт эчәсеңме? Иртәнге чәйгә дә кайта алма- саң... — Кайтырга тырышырмын, әнисе,— диде Җәүдәт, әле кибеп тә өлгермәгән плащын кия-кия, һәм ашыга-ашыга ишеккә юнәлде. «БИК МӘСЛИХӘТ ЭШ БУ» — Колхоз идарәсенең киңәйтелгән утырышын ачарга рөхсәт итегез,— диде колхоз председателе Габбас Кәримуллин, гадәтенчә, кискен һәм көр тавыш белән. — Көн тәртибендә бер мәсьәлә: фәи һәм алдынгы тәҗрибә казанышларын производствога кертүнең торышы. — Бик мәслихәт эш бу. — Ноябрь Пленумында да нык әйтелде бу хакта. — Юк, .моннан мөһимрәк эшләр бар әле безнең. Минемчә, язгы чәчүгә хәзерлекнең барышын тикшерергә кирәк бүген. Ә фән көтәр әле, куян түгел, качмас... — Сай йөзәсең, күрше, сай. — Сай йөзмим дип инде, күрше, галимнәр эшенә тыгылып утырыр хәлем юк. Без бит колхозчылар, фән эшчеләре түгел. Күпчелек тавыш белән фән һәм производство турындагы көн тәртибе расланды. Кәримуллин, өстәлендәге блокнот битенә күз төшереп алды да сөйләп китте: 133 — Без, иптәшләр, бүген игенчелек турында сүз алып барырбыз. Терлекчелек буенча шундый ук мәсьәләне терлекчеләр киңәшмәсендә тикшерәчәкбез. Үзегезгә мәгълүм, узган җәй кирәгеннән артык яңгырлы һәм салкын булды. Шуңа да карамастан, бөртеклеләрпең гектарыннан 14 центнер уңыш алдык. Борчак 17 центнер чыкты. Ә аерым участокларда 20 дән артып китте. Кукуруз һәм чөгендер уңышы да елына карата зарланырлык түгел. Кыскасы, колхозчы агай табигать .капризына карап тормады. Нәрсә ярдәмендә? Фән ярдәмендә, иптәшләр. Безнең колхоз якындагы елларда һәр гектардан 20—25 центнер бодай уңышы, 20—30 центнер борчак, 200—250 центнер чөгендер, 50 центнер кукуруз бөртеге алырга тиеш. Ирешә алабызмы без моңа? һичшиксез! Ничек? Фән ярдәмендә, алдынгы тәҗрибә ярдәмендә! Минем сүз хәзергә тәмам. Кемнәр сөйләргә тели? Җиһаншин сүз алды. — Фәнни тикшерүләр алып бару өчен гади генә булса да агролаборатория ачасы иде, иптәшләр. Агрометеорология пунктыбыз да булса... — Агрономның лабораториясе басуда инде, Җәүдәт, — дип әйтеп куйды кайсыдыр. — Юк, иптәшләр, фәнни тикшеренүләрнең бөтенесен дә гел басуда гына үткәреп булмый, — дип торып басты председатель. — Лаборатория кирәк безгә, кирәк. Алыйк орлыкларның кондициясен системалы тикшереп торуны, я булмаса туфракка анализ ясауны, ашламаның сыйфатын тикшерүне. Болар барысы да лабораториядә хәл ителә торган эшләр. Мин Җиһаншинны яклыйм. — Ихтимал, лабораторияне үзебезнең урта мәктәп белән бергәләп оештыру яхшырак булыр, — диде Җиһаншин. — Ни өчен дигәндә, агроном эше белән биология һәм хезмәт укытучылары эше арасында уртаклыклар күп. Максатлар да бер үк: агроном колхозчыларны, укытучы укучыларны фән белән коралландыра. Мәктәп-колхоз лабораториясеннән файдалануның укытуны производство белән бәйләүгә дә файдасы тияр иде. — Акыллы фикер бу, — диде мәктәп директоры һәм блокнотына нидер теркәп куйды. — Әле кайчан гына басуларыбызны чүп үләне басып киткән иде,— дип башлады үзенең чыгышын партоешма секретаре Әхмәтҗанов. — Хәзер карагыз кырларыбызга: шаулап иген үсә. Кодрәт белән түгел, хезмәт белән, агрономия фәне таләпләрен үтәү белән ирештек бит без моңа. Алыйк орлык мәсьәләсен. Сортсыз орлыклар чәчү бетте бит бездә хәзер. Сортлыларының да безнең өчен иң кулай булганнарын эзләп тапты агрономыбыз. Хәтерегездәдер, элек без «Л-62» сортлы бодай чәчә идек. Ин әйбәт килгән елларда да уңыш 11 центнердан артмады. 1959 елны, тәжрибә тәртибендә, 40 гектар мәйданда «Л758» сортлы бодай чәчтек. Уңыш 2 центнерга артык булды. Шуннан соң бөтен мәйданда шушы сортны чәчә башладык һәм ялгышмаганбыз. Арыш чәчүдәге фәнни тәҗрибәбез дә үзен аклар дип ышанам. — Сөйлә әле, сөйлә шул хакта, — дип, куәтләп җибәрде ярышташ колхоздан килгән кунак, Әхмәтҗановтан күзен дә алмыйча. Әхмәтҗанов Җиһаншинга ымлады. — Әллә нәрсәсе юк инде аның, — дип, кунакка йөзе белән борылды Җиһаншин. — Борчак җирен ике юнәлештә ике мәртәбә лущить иттек тә, рәхим итеп, арыш чәчтек. — Сөрмичәме? — Әйе, сөрмичә. Иптәшләргә мәгълүм, уңыш күбрәк чыкты бу участокта, арышның үзкыйммәте дә арзангарак төште. Бу тәҗрибәбезне быел зуррак мәйданда кабатладык. — Йомгаклап шуны әйтәсем килә, иптәшләр, — диде Әхмәтҗанов,— авылда фәнгә, алдынгылар тәҗрибәсенә юлны тагын да киңрәк ачарга, Һәркемне тирән йөзәргә өйрәтергә кирәк. — Украинада көзге бодайны бик үз күрә башлаганнар икән, җәмәгать,— дип сүзгә кушылды бригадирларның берсе.—Әллә, мин әйтәм, үзебездә дә сынап карыйбызмы? — Менә бу сүзенә кул куярга була, — дип җүпләде Кәримуллин, чак кына елмаеп. — Тик мисал эзләп Украинага ук бармасак та була. Көзге бодайны районыбызның Мичурин исемендәге колхозы игеп килә бит. Быел гектардан 20 центнер алганнар, ди. Тәтеш районының «Новый мир» колхозында ногыт яхшы ук унды, әле беренче генә ел чәчелсә дә. Бу культура ларны яңа елдан үзебез дә игә башлаячакбыз. Тагын кемнәр сөйләргә тели, иптәшләр? — Миндә бер-ике генә сүз бар иде дә бит, — дип урыныннан торды трактор бригадасы бригадиры. — Мин, иптәшләр, фәннең туган энесе — техника турында әйтмәкче булам. Дөресрәге, техника белән эш итүчеләр — кешеләр турында. Колхозчыларны механизаторлык һөнәренә өйрәтү курсын ачып җибәрдек җибәрүен, әмма курсның эше гөрләп бара дип әйтеп булмый әле. Тәкъдимем шул; давайте, егетләр, бергәләшеп бу эшне дә юлга салыйк әле. Озак киңәштеләр идарә членнары бу кичне. Алар кайтырга чыкканда, өйләрдә утлар сүнгән, авыл йоклый иде инде... Тып-тын. Мондый вакытта үзеңнән-үзең уйга чумасың. Җиһаншинның уенда, күз алдында— җәйге көн күренешләре, чамасыз уңган бодай, кукуруз, борчак басулары. Хыялда гына түгел, чынбарлыкта моңа ирешү өчен әзерлек күрелдеме? Күрелмәде түгел, хәзердән үк, кыштан ук күп нәрсә эшләнде. Ләкин эшләнгәннәрдән дә эшләнәсе эшләр күбрәк. Әйе, моңа ирешү өчен зур кыенлыкларны җиңәргә туры киләчәк әле алда...