ҖИТМЕШ ДҮРТ ЕЛ ҮТКӘЧ
Татар телендә әдәби әсәрләр ■ бастырып чыгару һәм алармы күпләп тарату Казанда гимназия ачылып, аның каршында типография оештырылгач башлана. Биредә сүз университет типографиясе хакында бара. Башта ук шуны искәртеп куярга кирәк—бу типография, дини китапларга караганда, күбрәк көнкүреш һәм иҗтимагый мәсьәләләргә багышланган китапларны дөньяга чыгарган. Ләкин бер типография генә татар китапларына булган ихтыяҗны һич канәгатьләндерә алмаган. Бу елларда халык авыз иҗаты үрнәкләрен туплау сизелерлек җанланып китә. Бу өлкәдә университет укытучылары аеруча зур эшчәнлек күрсәткәннәр. XIX гасыр башларында, мәсәлән, Астрахань татарлары җырларын һәм мәшһүр «Козы көрпеш белән Баян-Сылу» поэмасын (1812) алар бастырып чыгарганнар. Үткән гасырның илленче елларыннан исә татар телендәге әсәрләр инде өч типографиядә басыла башлый. 1855— 1864 еллар арасында барлыгы 1084 320 данә, ә аннан соң инде һәр елны бер миллион данә татар китаплары һәм брошюраларның укучылар кулына керүе — шул прогрессив эшнең гүзәл нәтиҗәсе. Халыкның культура дәрәҗәсе үсү вакытлы матбугат оештыру мәсьәләсен бөтен җитдилеге белән көн тәртибенә куя. 1875 елны Бакуда Әзер- бәйҗан телендә «Игенче» исемле газета чыга башлау вакытлы матбугатка булган ихтыяҗны бик ачык күрсәтә. Газета бөтен Россиядәге укымышлы мөселманнарны хәрәкәткә китерә. Властьларның эзәрлекләвенә карамастан, «Игенче» Кавказда гына 4 Гейдар Гусейнев. Из историк общественной и философской мысли в Азербайджане XIX века. Баку, 1958 г., стр. 314. * Ф7?6 - А- 67. 1864 Г. 6 ЦГИАЛ, ф. 777, д. 13, 1893 г. таралып калмый, бәлки аны Себердә, Уралда, Идел буе өлкәләрендә дә көтеп алалар. Идел буеннан, Оренбургтан һәм башка өлкәләрдән аңа мәкаләләр агыла '. Татар телендә газета һәм журналлар чыгаруны власть органнары аңлы рәвештә тоткарлап килгәннәр. Мәсәлән, 1834 елны М. Никольскийның газета чыгару теләге тормышка ашмаган төсле Н. Г. Чернышевский- ның дусты П. И. Пашиноның «Файда» исемле журнал чыгару турындагы үтенече рәсми төстә кире кагыла 4 5 . Чөнки царизм журнал халыкның аң дәрәҗәсен күтәрүгә этәргеч ясар дип курка. XIX гасырның соңгы чирегендә татар әдәбияты зур омтылыш белән үсә башлый. Романнар, повесть һәм хикәяләр, драма әсәрләре иҗат ителә. Ләкин бер үк вакытта патша цензурасының да басымы көчәя. С.- Петербург цензура комитеты архивында, мәсәлән, цензор Смирновның татар язучылары әсәрләренә биргән тискәре рецензияләре шактый күп тупланган. Бик күп талантлы әсәрләр нәкъ әнә шул чорда юк ителгәннәр дә. Патша цензурасының башбаштаклыгы укымышлылар арасында зур ризасызлык тудыра. Адашев, Салихов, Әхмәтов, Әхмәтҗа- новлар шул хакта махсус жалоба язганнар. Алар цензураны әдәбиятның үсешен тоткарлауда гаеплиләр6 . Кызганычка каршы, әнә шундый бик әһәмиятле архив материаллары белән әдәбиятчыларыбыз җит 143 ди кызыксынмыйлар. Бу исә төгәлсезлекләргә һәм ялгышларга китерә. Мәсәлән, М. X. Гайнуллин үзенең «Татар әдәбияты» (XIX йөз) исемле хезмәтендә «... 1891—1892 елларда Заһир Бигиев тагын ике әсәрен: «Катилә» һәм «Мөртәт» исемле романнарын язып тәмам итә»7 , — дип күрсәтә. Бу фикер дөресме икән? Күптән түгел генә без Ленинград Үзәк дәүләт тарих архивында Заһир Бигиевның «Катилә хатын» романының кулъязмасын таптык. Югарыда әйтеп үткәнебезчә, мондый романның булуы әдәбиятчыларга мәгълүм иде. һәм дәреслекләрдә ул 1891 —1892 елларны язылган, дип күрсәтелә, ә кулъязма югалган, дип исәпләнелә иде. һәм менә авторның үз кулы белән язылган хезмәте безнең алдыбызда. Аның күләме — 89 бит. Егерме ике бүлектән тора. Әсәр гарәп шрифтлары белән татар телендә язылган. Китапның ахырында Заһир Бигиев бу әсәрнең дәвамы «Мөртәт» исемле булачак, дип кисәтү ясый, һәм без Заһир Бигиевның басылып чыкмаган ул әсәре дә табылыр дип ышанабыз. Хикмәт шунда, С-Петербург цензура комитетына «Катилә хатын» романының кулъязмасын автор 1889 елның 22 иче июлендә тапшырган. Димәк, бу романның язылу датасына карата М. Гайнуллин әйткән фикер дөреслеккә туры килми. 3. Бигиев цензура комитеты исеменә язган үтенечендә романны аерым китап итеп чыгарырга теләвен белдерә һәм шул хакта комитет фикеренең үзенә мөмкин кадәр тиз арада җиткерелүен сорый. 1889 елның 29 сентябрендә бастырып чыгарырга рөхсәт итәрлек түгел дип, цензор әсәргә карата үзенең фикерен язып куя. Шунысы кызыклы. Романның сәнгатьчә эшләнеше дәрәҗәсенә цензор шикләнеп караса да, әсәргә карата үзе әйткән тискәре фикерне аңа нигезләми, бәлки романның бер яклы булуына сылтый. Ул: «Дәүләт күзлегеннән чыгып караганда, иң мөһиме — Бигиевның ачу китергеч дәрәҗәдә берьяклы романист булуында»,— дип яза. Хикмәте менә нәрсәдә икән: романның бер җирендә патша указы шик астына алынса, икенче урында әсәрнең авторы «тупас 7 М. X. Г а й и у л л и н. «Татар әдәбияты», Таткикгояздат, 1957 ел, 402—403 битләр. рәвештә» Евангелийдан цитата китерергә һәм аны да шик астына куярга батырчылык итә икән. «Төркиядә яшәүче берәр мөселман шулай матбугат битендә язып чыкса, күрмәгәнен күрсәтерләр иде аңа», — дип яза шул уңай белән самодержавие тәртипләрен теше- тырнагы белән сакларга омтылучы патша цензоры. Төркия матбугатында шундый сүзләр белән чыккан тәнкыйтьче башына нинди бәлаләр төшәчәген юрарга җыенмыйбыз без. Ләкин цензорның романны бастырып чыгарырга рөхсәт итмәве патша чиновникларының да төрек реакционерлары кебек үк капитал ялчылары икәнлекләрен ачык күрсәтә түгелме соң. Төркиядә хөкем сөргән башбаштаклыкларның Россиядә булмавы патша хөкүмәтенең гуман- лы эшчәнлеге белән түгел, ә халыкның моңа юл куймавы белән аңлатыла. 1890 елны Казандагы типографияләрнең берсендә 3. Бигиевның «Гөнаһ кәбаир» («Зур гөнаһлар») романы басыла. Бу әсәрнең дөньяга чыгуы татар әдәбияты үсешендә яңа чор башлануын хәбәр итте. Роман күп яклы тормышны бөтен тирәнлегендә чагылдыручы эпик жанрның татар әдәбиятында да нигезләнүен күрсәтте. Тормыш дөреслеген художестволы образлар белән шундый тирән итеп сурәтләп күрсәткән проза әсәре татар әдәбиятында юк иде әле. 3. Бигиев әсәре белән бер үк чорда иҗат ителгән пьесалар тормыш материалын иңләү һәм аны тасвир итү дәрәҗәсе белән дә бу роман белән ярыша алмыйлар. Табигый, 3. Бигиев әсәре дә җитешсезлекләрдән азат түгел. Бүгенге таләпләрдән чыгып караганда, аны роман, дип өзеп әйтеп тә булмый. Ләкин бу очракта әсәрнең язылу тарихын онытырга ярамый. Әгәр «Катилә хатын»ны «Зур гөнаһлар» һәм 144 «Гүзәл кыз Хәдичә» белән чагыштырсак һәм язучының «Мөртәт»ен хәтерләсәк. 3. Бигиевның зур полотнолы сәнгать әсәре—трилогия иҗат итәргә уйлавы ачыклана. «Зур гөнаһлар»ның дәвамы «Мөртәт» булачак, дип. автор үзе үк «Гүзәл кыз Хәдичә», «Зур гөнаһлар» һәм «Мөртәт» романнары арасындагы тыгыз бәйләнешкә күрсәтә бит. Без «Мөртәт» романы да табылыр һәм язучының өч әсәре дә ныклап өйрәнелер, дип ышанабыз. Табылган кулъязманы күздән кичерү ул мөһим мәсьәләне теге яки бу күләмдә хәл итүдә әһәмиятле. «Катилә хатын» белән танышкач, аның «Гөнаһ кәбаир» романының беренче варианты икәнлеге ачыкланды. Бу безнең эшебезне шактый җиңеләйтә. Чөнки без әсәрнең эчтәлеген сөйләүдән котылабыз. Укучы аның белән күптән таныш. Иң әүвәл шуны әйтергә кирәк: цензура рогаткасы авторны шактый гына үзгәрешләр кертергә мәҗбүр эткән. Беренче күзгә ташланган үзгәреш — әсәрнең исеме алышыну. Моңардан тыш күп кенә персонажларның исемнәре туры килми. Тугызынчы бүлек бик нык кыскартылган. Дөрес, Маһруйның Якуб Галиев- ны ничек үтерүен тасвирлаган өлешнең төшеп калуыннан гына әсәр әллә ни югалтмаган. Ләкин «Гөнаһ кәбаир»ны укучыга Маһруйның бозык күңелле Якубны ничек үтерүе бөтенләй үк аңлашылып бетми иде. Әмма турыдантуры патша указларына һәм дингә каршы юнәлтелгән фикерләрнең «Гөнаһ кәбаир» романында төшеп калуы, һичшиксез, үзен сиздерә. Шуңа карамастан, әсәрдән авторның яшәп килгән стройга булган карашын тоярга һәм аңларга мөмкин. Роман барлык нәрсәне акчага сатып алучы һәм сатучы татар мещаннары дөньясына каршы юнәлтелгән. Заһир Бигиев җинаятьче Мәмәт, эчкече Габделгафур, ерткыч Галиевларның бозыклыкларын фаш итә. Аларның бөтен пычрак эшләрен дин һәм шәригать исеме астына яшерүләрен күрсәтә. Бигиев—әсәрдә зур социаль гомумиләштерүләр ясый алу дәрәҗәсенә күтәрелгән язучы. Әрәмтамак, эчкече бай балалары акча һәм җиңел кәсеп артыннан куудан башканы белмиләр. Алар өчен Ватан да, милләт тә бер тиен дә тормый. Әнә шундый «паспортсыз сукбайлар»ның кыен вакытта Төркнягә качып, аннан татар тормышында «хәлиткеч» роль уйнаучы «мәшһүр» әфәнделәр булып кайтуларын автор тирән нәфрәт белән яза. Реалист язучы үзенең нәфрәтен әнә шундый космополитларга каршы юнәлткәндә. 3. Бигиев андый әфәнделәрне, бик хаклы рәвештә, мөртәтләр, халыкка һәм Ватанга чит бәндәләр, дип атый. Димәк, авторның кем интересларын яклавын һәм кем ягында торуын аңлау кыен түгел. Мораль яктан череп таркалган азчылыкка каршы автор матур Хәдичәне, горур һәм чын күңелдән ярата белүче Маһруйны куя. Патша һәм дин кануннары тарафыннан чиксез җәберләнгән татар хатыны Маһруйның язмышы гаять күңелсез тәмамлана. Аның башкача булуы мөмкин дә түгел. Чөнки ул — караңгылык патшалыгының чәчәк аткай заманы иде. Татар язучысы Заһир Бигиевның кыюлыгы һәм бөеклеге шунда — ул татар әдәбиятында Катерина сеңелесенең гүзәл образын иҗат итте. Кызганычка каршы, бу факт бүгенге көнгә кадәр әдәбиятчыларыбыз тарафыннан тиешенчә яктыртылмый. «Катилә хатын» романының кулъязмасында авторның интернациональ карашы «Зур гөнаһлар» әсә- рендәгегә караганда күп тапкыр ачыграк гәүдәләнгән. Ул башка милләтләр теленә һәм әдәбиятына тирән ихтирам белән карый. О. Бальзак, В. Гюго, Л. Н. Толстой әсәрләрен 3. Бигиев яхшы белгән һәм аларны яратып укыган. Рус телендә ул бик иркен сөйләшкән һәм язган. 3. Бигиев рус, француз, немец телләрен өйрәнергә чакырган. Милли чикләнгәнлек язучыга бөтенләй чит нәрсә. Г. Тукай, Ф. Әмирхан һәм башкалар 3. Бигиевны бөек мәгърифәтче дип атаганнар. Тукай аңа багышлап шигырьләр язган. Ул 3. Бигиевның романын басарга теләмәүчеләр хакында 1908 елның «Яшен» жур- налында язып чыккан. Тукай 3. Бигиевның әсәрләрен әдәбият языбызның беренче чәчәкләре, дип атый һәм нп өчен алар кояш керми торган урыннарда бикләнеп яткырылалар, дип нәфрәтләнеп сорый. Царизмның җинаятьчел тәртипләре әдәбият язының әнә шундый беренче чәчәкләрен халыктан яшереп яткырды һәм бик күп талантларны һәлак итте. Беренче романы басылып чыкканда 3. Бпгиевка 17 яшь булса, инде 32 яшендә ул һәлак була. Цензура тарафыннан шактый кыскартылган «Катилә. хатын» романын Октябрьга кадәр бастырып чыгарырга тырышу уңышсыз төгәлләнә. Табылган кулъязманың якын арада басылып чыгачагына һәм җитмеш дүрт елдан соң булса да аның укучылар кулына керәчәгенә без шикләнмибез, 3. Бигиевның бу әсәре Робинзон яшәгән кешесез утрауда түгел, бәлки бөтен Россия һәм Көнчыгыш халыкларының аң дәрәҗәсендә һәм культурасында җанлану процессы барган чорда иҗат ителгән. * Сүз уңае туры килгәндә шуны да әйтеп үтәсе килә. Бик күп авторларның гади тел белән язылган проза һәм поэзия әсәрләренең кулъязмалары архивта сакланалар. Алар әдәбиятчыларыбызны көтеп яталар. Яна ачышлар булуы бик мөмкин. Бары тик аларны күтәрергә һәм өйрәнергә генә кирәк. Бу XIX гасыр татар әдәбиятының үсешен тагын да тулырак күзаллауга гына түгел, бәлки иҗтимагый фикернең һәм политик көрәшнең үсешен өйрәнүгә дә ярдәм итәр иде.