Логотип Казан Утлары
Публицистика

Әдәбият һәм сәнгать яңалыклары

СССР ЯЗУЧЫЛАРЫ союзы ПРАВЛЕННЕСЕНЕҢ. IV-ПЛЕНУМЫ Шушы елның 26—28 мартында СССР Язучылары Союзы правленнесенең IV-плснумы булды. «Совет әдәбиятының югары идеялеге һәм әдәби осталык» дигән көн тәртибе белән үткәрелгән бу пленумны СССР Язучылары Союзы правленнесенең беренче секретаре К. Федин ачты. Пленум утырышларында күп милләтле совет әдәбияты вәкилләреннән Н. Тихонов. М. Ибрагимов, А. Прокофьев. 10. Жуков, И. Ме- леж. И. Анисимов, Г. Севунц. В. Смирнов, Л. Дмитренко. Т. Абдумомунов, В. Озеров, А. Чаковскнй, А. Барто, А. Кешоков, К. Яшен, А. Софронов, С. Михалков. А. Коваленков, А. Корнейчук, Ж. Мулла- галиев, Е. Долматовский, Г. Марков, Ч. Айтматов. Ф. Ниязи һ. б. лар чыгыш ясадылар. Ораторлар партия һәм Хөкүмәт җитәкчеләре белан булып узган очрашуларның тарихи әһәмияте, совет язучысының халык алдындагы нзге бурычы, социалистик реализм сәнгатеиен югары идея принциплары турында сөйләделәр. Пленум эшендә КПСС Үзәк Комитеты секретаре Л. Ф. Ильичев һәм СССР Культура министры Е. А. Фурцева катнашты. ХУДОЖНИКЛАРНЫҢ ИКЕНЧЕ БӨТЕНСОЮЗ СЪЕЗДЫ 10 апрельдә Кремльнең Зур сараена художникларның икенче Бөтенсоюз съездына килгән художниклар, скульпторлар, сәнгать белгечләре, тәнкыйтьчеләр, илебезнең төрле почмакларыннан чакырылган күп санлы кунаклар җыелды. Делегатлар һәм кунаклар Л. И. Брежнев, А. П. Кириленко, Ф. Р. Козлов, А. И. Микоян, Д. С. Полянский, М. А. Суслов, Л. Ф. Ильичев, Б. Н. Пономарев иптәшләрнең съезд президиумында күренүләрен алкышлап каршыладылар. Съездны кыскача речь белән СССР художниклар Союзы правленнесенең беренче секретаре. СССР халык художнигы Сергей Герасимов ачты. — Безнең сәнгатебезнең боек көче,— диде ул, — аның партияле һәм халыкчан булуында чагыла. Сәнгатьнең халык тормышы белән тыгыз бәйләнештә булуы безнең игътибар үзәгендә торырга тиеш. Коммунистлар партиясе идеяләре — безнең идеяләребез, партия линиясе — безнең дә линиябез. КПСС Үзәк Комитеты секретаре Л. Ф. Ильичев художникларның икенче Бөтенсоюз съездына КПСС Үзәк Комитетының котлавын укыды. СССР художество Академиясе президенты В. Серов барлык художниклар исеменнән аларныц иҗаты бе- лән систем алы рәвештә кызыксынып торуы өчен КПСС Үзәк Комитетына кайнар рәхмәт белдерде. СССР художниклар союзы правленнесе секретаре Е. Ф. Белашова съездда доклад белән чыкты. Съезд эшендә Болгария Халык Республикасы, Венгрия Халык Республикасы, Вьетнам Демократик Республикасы, Германия Демократик Республикасы, Кытай Халык Республикасы, Куба, Монголия Халык Республикасы һ. б. илләрнең сәнгать эшлеклеләре дә катнашты. РСФСР ЯЗУЧЫЛАРЫ союзы ПРАВЛЕННЕСЕ ПЛЕНУМЫ Апрель башында Мәскаүдә, язучыларның Үзәк йортында РСФСР язучылар Союзы правленнесенең чираттагы пленумы булып узды. Анда «Партия һәм Хөкүмәт җитәкчеләренең әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләре белән очрашу йомгаклары һәм Россия Федерациясе язучылар оешмасының бурычлары» дигән көн тәртибе тикшерелде. Пленумны РСФСР Язучылар Союзы правле- ниесе председателе Л. Соболев ачты. Кремльдә очрашу вакытында, диде ул, партия безне халыкка турылыклы булырга чакырды. Партия куйган изге бурычны үтәү — безнең һәркайсыбызиың намус эше. Чувашстаи халык шагыйре П. Хузангай үзенең речен яшь язучыларның иҗади язмышы мәсьәләсенә багышлады. Мәскәү шагыйре С. Смирнов һәр талантлы әдипнең безнең идеология гаскәрендә үз урынын табарга тиешлеген күрсәтеп үтте. Төньяк Осетиядән М. Цагараев, мәскәүле Б. Галип, драматург А. Софронов, Ростов өлкәсеннән В. Закруткпн, Сараискндаи А. Мартынов, Мәскәудәи Е. Пермяк. В. Инбер, Е. Исаев. Татарстаннан М. Әмир I). б. лар совет язучысының мораль йөзе, әдәби тәнкыйтьнең торышы, драматургия һәм театр проблемалары, совет әдәбиятында халыкчанлык турында сөйләделәр. Пленумда катнашучылар зур рухлану белән КПСС Үзәк Комитетына хат кабул иттеләр. Алар Россиянең барлык әдипләре исеменнән язучыларның иҗади хезмәтенә ленинчыл игътибар өчен партия Үзәк Комитетына чын күңелдәй рәхмәт белдерде- ләр. Пленум эшендә КПСС Үзәк Комитетының РСФСР промышленносте буенча идео- логия бүлеге мөдире М. И. Халдеев, КПСС сәатть 157 Үзән Комитетының РСФСР авыл хуҗалыгы буенча идеология бүлеге мөдире В. И. Степанов, Россия Федерациясе культура министры А. Й. Попов катнашты. ТАТАРСТАН ЯЗУЧЫЛАР СОЮЗЫ ПАРТИЯ ОЕШМАСЫНЫҢ АЧЫҢ ҖЫЕЛЫШЫ Партия һәм Хөкүмәт җитәкчеләренең әдәбият һәм сәнгать эшлеклсләре белән очрашу йомгакларын илебездәге барлык пжат интеллигенциясе зур активлык белән айрәиә. Татарстан Язучылар Союзы партия оешмасының 29 мартта үткәрелгән ачык җыелышы әнә шул мөһим мәсьәләне тикшерүгә багышланган иде. Аида язучы Го- мәр Бәшпров партия һәм Хөкүмәт җитәкчеләре белән очрашудан алгап тәэсирләре турында сөйләде. Җыелышка куелган көн тәртибе буенча фикер алышуларда язучылардан М. Әмир, X. Туфан, Т. Журавлев, А. Талвнр, Н. Дәүли, А. Булгаков, КПСС- иыц Татарстан Өлкә Комитеты бүлек мөдире урынбасары М. Хәсәяов һ. б. лар катнашты. СУГЫШЧАН СӘНГАТЬ ӨЧЕН 8 апрельдә КПСС өлкә комитетының конференц-залында Татарстанның әдәбият һәм сәнгать работниклары киңәшмәсе дәвам иттерелде. Киңәшмә партия һәм Хөкүмәт җитәкчеләренең 7—8 мартта Мәскәүдә язучылар, художниклар һәм композиторлар белән очрашуында катнашкай Г. Бәширов чыгышы белән башланды. Ул СССР Язучылар союзы пленумы турында да сөйләде. Аннары речьләр белән художник Л. Фаттахов, шагыйрь С. Хәким, драматург Р. Ишморат, Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының баш режиссеры А. Михайлов, язучы Г. Әпсәләмов чыктылар. Партия өлкә комитетының беренче секретаре Ф. А. Табеев үзенең речендә Татарстан әдәбият һәм сәнгать работникларының бурычларына тукталды. Киңәшмәдә катнашучылар әдәбиятны һәм сәнгатьне үстерү турында, совет кешеләрен идея ягыннан тәрбияләү турында армый- талмый кайгыртучаилык күрсәтүләре өчен партиягә, аның ленинчыл Үзәк Комитетына чын күңелдән рәхмәт белдерделәр. МИЛИЦИЯ ЭШЧЕЛӘРЕ ТУРЫНДАГЫ иң ЯХШЫ ӘДӘБИ ӘСӘРЛӘРГӘ КОНКУРС РСФСР Җәмәгатьчелек тәртибе саклау министрлыгы һәм РСФСР язучылары Союзы совет милициясе эшчеләре турындагы иц яхшы әдәби әсәрләргә: романнарга һәм повестьларга, пьесаларга һәм киносценарийларга, хикәяләргә һәм очеркларга, шигырьләргә һәм җырларга конкурс игълан иттеләр. Конкурска тәкъдим ителә торган әсәрләр милиция сотрудникларының совет кешелә ренең хокукларын саклау буенча алып бара торган катлаулы һәм мактауга лаеклы эшләрен, җәмәгатьчелек белән тыгыз элемтәдә торуларың чагылдырырга; алариыц уяулыгын, уз-үзләрен аямауларын, авырлыкларны җиңгәндә түземле, үз бурычларын үтәгәндә аңлы дисциплиналы булуларын, совет милиционерын көчле ихтыярлы итеп тәрбияләүдә коммунистларның ролен күрсәтергә тиешләр. Авторларны кызыксындыру йөзеннән яхшы дип табылган әсәрләргә түбәндәге премияләр билгеләнде: Романнар һәм повестьлар өчен Беренче бер премия — 1000 сум; нкенче ике премия — 600 әр сум; өченче ике премия—400 әр сум. Пьесалар һәм киносценарийлар өчен Беренче бер премия — 700 сум; нкенче ике премия — 350 шәр сум; өченче нкс премия — 250 шәр сум. Хикәяләр һәм очерклар өчен Беренче бер премия — 300 сум; нкенче ике премия — 200 ар сум; өченче ике премия—100 әр сум. Шигырьләр һәм җырлар өчен Беренче бер премия — 300 сум; икенче ике премия — 200 әр сум; өченче ике премия — 100 әр сум. Конкурска җибәрелгән уңышлы әсәрләрне сайлап алу өчен махсус жюри төзелде. Жюри тарафыннан сайлап алынган һәм бүләкләнгән романнар һәм повестьлар, пьесалар һәм киносценарийлар, хикәяләр һәм очерклар, шигырьләр һәм җырлар вакытлы матбугат битләрендә бастыру, театр сәхнәләрендә, телеаидеине һәм радио аша башкару, кинофильмнар төшерү өчен тәкъдим ителәчәк. Кулъязмалар, машинкада бастырылып, девиз белән 1963 елның 31 декабрена кадәр түбәндәге адрес буенча җибәрелергә тиеш: Мәскәү шәһәре, Огарев урамы, б- йорт. РСФСР җәмәгатьчелек тәртибе саклау министрлыгының Баш милиция идарәсе. Кулъязмалар авторларга кире кайтарылмый. В. В. МАЯКОВСКИПНЫҢ 70 ЕЛЛЫГЫН КАРШЫЛАП 1963 елның 19 июлендә бөек совет шагыйре В. 13. Маяковскийиың тууына 70 ел тула. Шушы датаны билгеләп үтү өчең илебезнең барлык почмакларында зур хәзерлек эшләре алыи барыла. Шагыйрьнең тууына 70 ел тулуны билгеләп үтү буенча төзелгән Бөтенсоюз юбилей комитетының март ахырларында уздырылган утырышында юбилей комитеты председателе Н. Тихонов илебез халыкларының бу бәйрәмгә пичек хәзерләнүләре турында кыскача обзор ясады. 19 июльдә Мәскәүдә шагыйрьнең тормышы һәм иҗатына багышланган тантаналы утырыш уздырылачак. Моннан тыш А. М. Горький исемендәге дөнья әдәбияты Институтында һәм Ленинградтагы рус әдәбияты Институтында фәнни сессияләр үткәреләчәк. Шагыйрьнең туган ягы Грузиядә дә республика юбилей комитеты тезелде. М. Бажан юбилейга хәзерлекнең Украинада, А. Лупап Молдавиядә, Расул Рза Азербай- жанда. Расул Гамзатов Дагстанда ничек барышы турында информация ясадылар. Быелгы ел Маяковскийны искә алу елы булачак, илебез театрларында шагыйрьнең пьесалары куелачак, нәшриятларда аны» китаплары басылачак, мәктәпләрдә, клубларда, культура сарайларында В. В. Мая- ковскииныц тормыш һәм иҗат юлын чагылдырган фотокүргәзмәләр оештырылачак. «.СОВЕТ ӘДӘБИЯТЫ» ЖУРНАЛЫНЫҢ 1962 ЕЛГЫ САННАРЫН ТИКШЕРҮ Татарстан Язучылары Союзы идарәсенең 26 мартта булып узган киңәйтелгән утырышында «Совет әдәбияты» журналының 1962 елгы саннарын тикшерү булды. Тикшерүдә катнашучы иптәшләр соигы вакытта журналның сыйфаты сизелерлек яхшыруын, анда хәзерге заман укучысының рухи ихтыяҗларына жавап бирерлек әсәрләрнең күбрәк басыла баруын күрсәтеп үттеләр. Узган елла журналда Г. Баширов, И. Гази. Г. Ахуновныц яна романнары, куп кенә повестьлар һәм хикәяләр басылды. Журнал битләрендә, өлкән буын язучылар белән бсррәттән. яшь авторларның әсәрләренә да шактый киң урын бирелеп килә. Укучыларны тугандаш халыклармын әдәбиятлары белән таныштырып бару әйбәт традициягә әйләнде. Ләкин журналның эшендә әле җитди кимчелекләр дә яшәп килә. Чыгыш ясаучылар әнә шул кимчелекләрне бетерү буенча файдалы киңәшләр, практик тәкъдимнәр әйттеләр. Журналның төп кимчелеге шунда, диде язучы Г. Гобәй, анда әле тиешенчә эшләнел бетмәгән әсәрләр басылгалый. Мәсәлән, Ш. Бикчуринның «Кайнар чишмә» повестенда ясалма в'акыигалар шактый күп очрый, әсәрнең теле кытыршы. Шагыйрьләрдәй Ә. Исхак һәм X. Туфан үзләренең чыгышларында журналда басылган шигырьләргә анализ ясадылар. Журналист кайбер саннарында сыйфаты ягыннан йомшак эшләнгән шигырьләр да урнаштырыла. Киләчәктә редакциягә таләп- чәплекце тагын да көчәйтергә, кыю һәм принципиаль булырга кирәк. Югарыда исемнәре телгә алынган өлкән шагыйрь- ләребезнец төп фикере әнә шуңа кайтып калды. Тәнкыйтьче X. Госман журналда басылган кайбер тәнкыйть мәкаләләренә тукталды, аларда профессиональ осталыкның җ!(. тенкерәмәвен әйтте. Журнал редакциясе, дпде Ф. Хөсни, аң. торлардан килгән кулъязмаларның сыйфа. тын күтәрүгә игътибар биреп җиткерми. Бу юнәлештә эшне яхшырту өчен журналда эшләүче иптәшләргә өлкән язучыларның ныклы ярдәме кирәк. Шагыйрь С. Хәкимнең чыгышы яшь авторлар белән эшләү мәсьәләсенә багышланды. А. Расих һәм яшь язучы М. Шәрнфуд. л;ш да редакциянең авторлар коллективы белән кулга-кул тотынып эшләргә тиешлеге хакында сөйләделәр. ЯҢА ГАЗЕТАЛАР Татарстандагы колхоз-совхоз производство идарәләре партия комитетлары янында яңа газеталар чыга башлады. Республикабыз колхозсовхоз производство идарәләре парткомнары каршында хәзер барлыгы 17 газета, шул исәптән Алабуга, Лешшо- горек, Чаллы һәм Чистам шәһәрләрендә колхоз-совхоз производство идарәләре парткомнарының, КПСС шәһәр комитетларының, хезмәт ияләре депутатлары район һәм шәһәр советларының берләштерелгән органнары булган газеталар чыга. Саба һәм Сарман колхоз-совхоз производство идарәләр парткомнары газеталары татар телендә. Арча производство идарәсе парткомы газетасы рус һәм удмурт телләренә күчерелеп, калган газеталар рус яки татар телләренә тәрҗемә ителеп чыгарыла. ДОКТОРЛЫК ДИССЕРТАЦИЯСЕ ЯКЛАДЫ 4 апрельдә D. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты тарих- филология факультетының гыйльми советы утырышы булды. Анда университетның татар теле кафедрасы мөдире доцент М. 3. Закиев филология фәннәре докторы дигән гыйльми дәрәҗә алу өчен «Татар теленең синтаксик төзелеше» дигән темага диссертация яклады. Утырышта чыгыш ясаган рәсми оппонентлар — СССР Фәннәр Академиясе члеикорреспондситы Б. А. Серебренников, профессорлардан ИС Г. Кпекбаев. Е. Н. Убрятова һәм башка галимнәр диссертантның хезмәтен» югары бәя бирделәр, аның терки телләрне өйрәнү фәненә яна өлеш кертүен күрсәтеп үттеләр. Гыйльми совет М. 3. Зәкпевк» филология фәннәре докторы дигән гыйльми дәрәҗә бирү турында карар чыгарды. ӘЛЛ1ӘТТӘ ЯЗУЧЫЛАР СОЮЗЫ БҮЛЕГЕ АЧЫЛДЫ Күптән түгел Әлмәттә Татарстан Язучылар Союзы бүлеге ачылды. Аны ачуга багышланган тантаналы җыелыш презиД’Д" мына Татарстан язучылары белән бергә. Социалистик Хезмәт Геройлары Рәш,1Т Саттаров, Корбан Вәлиев һ. б. производ ив ство алдынгылары, җәмәгать оешмалары вәкилләре сайланды. Беренче сүз танылган язучы Гомәр Бәшировка бирелде. Ул яңа төзелгән оешманы РСФСР һәм Татарстан язучылары союзлары исеменнән котлады, аның зшендә укышлар теләде. Аннары бүлекчәнең җитәкчесе Тариф Ахунов нефть районнарында яшәүче язучыларның иҗатлары һәм киләчәктәге бурычлары турында чыгыш ясады. Җыелышта катнашучылар 3 Нур» Ш. Галиев. Ә. Маликов, Р. Тех- фәтуллин, С. Сөләнманова, Э. Мөэмшювр чыгышларын. КПССныц Әлмәт шәһәр комитеты секретаре Н. Закированыц шәһәрдәге партия, совет жәмәгать оешмалары һәм предприятиеләр коллективлары исеменнән, Әлмәт производство идарәсе комсомол комитеты секретаре В. Зиплуровиың авыл хуҗалыгы хезмәт ияләре исеменнән котлауларын алкышлап каршыладылар. Үзешчән художник Владимир Чернпцын бүлеккә һәм Татарстан Язучылар Союзы правлеппесенә үзе эшләгән берничә картина бүләк итте. ОЧРАШУЛАР, ӘДӘБИ КИЧӘЛӘР Мпнзәлә педагогия училищесында Бөек Ватан сугышында һәлак булган шагыйрьләрнең иҗатына багышланган лекция булып узды. Лекцияне педучнлищеиың татар теле һәм әдәбияты укытучысы В. һадиса укыды. Лекция барышында сугыш кырында мәңгелеккә ятып калтай әдипләрнең шигырьләре, җырлары башкарылды. «Алар сафта» дигән темага шундый ук концерт- лекцияләр Мпнзәлә район Культура йортында, Кадрәк, Чулпан, Колыш, Малтабар, Җәмәк, Бикбау авылларында да үткәрелде. Бикбау ^авылында үткәрелгән концерт- лекция районның Куян һәм Калморза а в ылларына тралелл цп я ләнде. 3 апрельдә A. М, Горький музеенда «КПССныц XX11-съезды карарлары яктылыгында әдәбият һәм сәнгать» дигән темага лекция укылды. Лекцияне Качалов исемендәге рус драма театрының әдәби бүлек мөдире И. Г. Ингвар укыды. Лекциядән соң Татарстан художниклар союзы идарәсе председателе. Дәүләт премиясе лауреаты X. Якупов белән очрашу булды. 10 апрельдә яшь әдипләрдәй Б. Камалоп, Р. Гәрәй һәм Р. Әхмәтжанов Зеленолольск шәһәрендәге Культура сараенда әдәбият сөючеләр белән очраштылар, аларга үзләренең яна әсәрләрен укыдылар. Кичәнең икенче бүлегендә үзешчән сәнгать көчләре катнашында зур концерт куелды.