Логотип Казан Утлары
Поэма

ЧЕЛТӘР АША

 

Өянкеләр моң тараткан Төнге тын урам буйлап, Яшь тирәк төсле чайкалып, Гөлбану килде озак. Менә бер йорт. Ул тукталды. Тәрәзәдән бөркелеп, Якты нур үлән өстендә Уйнады җем-җем килеп. Уйнады җем-җем килеп, Элекке бәхет кебек... Сары яфраклар сибелгән Чирәмгә әкрен басып, Өй артына килде. Юылып, Эзләрдә калды балчык. Син узган җирдә кала соң Ник таплы эзләр генә? Шул хакта унлап, ахрысы, Моң тулды күзләренә. Тәрәзәгә төбәлдең син Чамасыз сагыш белән: «Ник бу чаклы, ник бу чаклы Көлде соң язмыш миннән?» Кичкә керсәң—уйлану, Төнлә, көндез—гел яну. Өндә яну, төштә яну... Нәрсә соң бу, нидән бу? Сәгать-минутларны санап, Сулкылдап сула йөрәк. Сулкылдап сула йөрәк, Аңарга дәва кирәк. Көзге төн кара, кара, йөрәктә яра, яра. Сибәләп яңгыр ява, Шул микән әллә дәва? Нәрсә соң, кайда дару? Эх, Гөлбану, Гөлбану... Әнә кызың! Йөрәк парәң Аңламый әле берни: Дәү әнисе тирәсендә Бөтерчек төсле йөри. 68 Ирең, өстәлгә иелеп, Кәгазьгә нидер сыза. Кашларын җыерып, нигәдер, Сызганын тагы боза... Нәрсә эзли бурмастер? Сер шул сиңа, бары да сер. Өй эчен җылыта бүген Нинди хис, нинди уйлар? Ни көтәләр тагын? Сиңа Билгеле түгел болар. Үз өеңә карыйсың син Узып барган юлчыдай. Иреңә чит, анаңа чит, Балаңа чит син шулай. Бала! Белми ул, сизми һич Өй артында кем барын. Тилмереп, тыштан үзенә Кемнең карап торганын. Ничә көн менә синсез ул!— Ичмасам, бер тапкыр бит Сорасын икән: «Әнием Кайда, кайчан кайтыр?» дип. Тудырып бит, күкрәк сөтең Син аңар биргән идең. Әйттеләр бер көнне ләкин: — Бала синеке түгел. Суд даулары тынмый һаман — Шау килә колак түрең. Ачу, нәфрәт тулы күзләр Карыйлар... әнә бүген Карый, гүя, шул ук күзләр Пәрдәсен ертып төннең. Шуларның берсе — үз анаң: — Бала синеке түгел. Йөрәк! Авыртмаган чакта Белмиләр кадерен аның. Син дә шулай, сакламадың, Ә соңыннан... соңладың. «Балам!» дип -килдең, Гөлбану, Ләкин соң бит, соң инде! Нинди доктор табып йолкыр «Сагыш» дигән чиреңне?! Шатлык калды үткәннәрдә, Ә узганга юллар юк. Ах, шул еллар, тынган җырлар Кабатланса шулай ук! Бик якын, әй, якын алар!.. Яшеллек кочагында Чәчәкләр белән ярышып, Яшьнәп үскән чагында Мәхәббәт -килде, мәхәббәт, Беренче күкрәү кебек. Алып килде яз күкрәвең Мансур — яшь, чибәр егет. Нефть ташты җир куеныннан, Сөю — кыз күңеленнән. 69 Туй шаулады, җыр котлады Җәй белән, бәхет белән. Калдылар мәктәп заллары, Чакырды тормыш алга. Гасырлар буе йоклаган Урманнар, яланнарда Калыкты йортлар, урамнар. Гөлбану булды шунда — Изде бетон, тезде кирпеч Мәйданнар уртасында. Шатлыклары белән шаулап Уздылар еллар шулай... Нәкъ үзе булып бәхетнең, Тулган ай балкышыдай. Дөньяны бизәде... бала! Тормыш — һәрьяклап бөтен. Шулай мең ел яшә дә бнт! — Бәхеткә түзү читен... Эх, читен шул! Кем ышанмый? — Кил менә шушы өйгә. Шаулый һәркөн шампан-ширбәт. һәм, басып шаян көйгә, Гөр килү, уйнаукөлүләр — Кичтән алып таңгача. Яшь күзләр яна яндырып, Хисләр, уйлар алмаша. Ләззәт—җәйге чәчәк, диләр, Чын, ахрысы, бу сүзләр. Бер чәчәктән букет булмый, Күпләп җыймый кем түзәр?! Кечкенәдән килгән гадәт Яңарып үсте кабат: «Яса букет, җый чәчәк, Ике кат булмый яшәп...» Көн саен җиңел машина Теләсә кая.оча. Гөлбану — рульдә. Мансуры, Я буровойда булса, Эш бар, дип, я өйдә калса,— Ялгыз булмый Гөлбану... Көн саен —яңа ашкыну, Яңа хис, яңа яну. Мәйданнар тартмый күңелне, Бәйрәмнәр аздырганда. Бер көнне шулай бер йортның Нигезен казыганда, Селкенеп теләртеләмәс Тын калып, эшне тиртәп, Гөлбану торды-торды да Тайпылды читкә .кинәт. Тайпылды. Балчык тавына Көрәген куйды кадап. Котлован эченә карап, Ул болай диде азак: — Җитте. Күпме җир казыдым, Аннан алтын чыкмады. 70 Үләнгә сөртте аягын — Ябышкан балчыкларны, һәм китте хушлаш мы й-пнтми... Дус кызлары уфтанып, Озаттылар телдән язып, Аптырап, хәйран калып. Калды көрәк, үртәлгәндәй: «Бу җирдә бит күмелеп, Алтын түгел, бәхетен, кала, Кайт кире», — дигән кебек. Куркуга салды Мансурны Гөлбануның бу эше: — Нишләрсең? Эшсез торса бит Акылдан яза кеше! Гөлбану көлде генә: — Миңа соң акыл нигә? — Җүләр булмаса хатыннар, Хатын булудан туктыйлар, Акыл ул кирәк иргә! — Гөлбану, мин әйтәм чынлап. — Ә минем сүз ялганмы? — Эшлим ич мин: карыйм сине, Тәрбиялим баламны. Тәңкә санап кирпеч салу, Җир чоку нигә кирәк? — Син — мастер, акчаны, шөкер, Аласың хәзер көрәп. Ул бирде гел шул җавапны, Сораучы булса әгәр. Күршедән күршегә күчеп, Йөрде тик... яман хәбәр. Ышанмады Мансур башта: «Тыңласаң, бетмәс гайбәт». Ә бер көн арып, төн белән Эштән кайтса, ни гаҗәп! — Ишек ачык һәм тәрәзә... Җан әсәре юк өйдә, Анда җил хуҗа. Күршеләр Күрмәгәннәр берни дә... Кызын эзләп китте Мансур... Тапталма, әй, читкә чык — Машина килә каршыга, Карчыга төсле очып. Бер секунд — менә машина Тукталды гөрләп килеп, һәм аннан, күбәләк кебек, Гөлбану чыкты көлеп... «Нишли Гөлбану? Хәзер ул Кайда йөргән ялгызы? Нинди уйлар белән яши? Кайда калдырган кызны?» Уйланыр чак түгел ләкин, һич эзләп тормый җаен, Сорады Мансур: — Ә кыз кайда? — Өйдә. Ул һаман саен ?1 Үзе генә калып тора, һәм Мансур түзәлмады; Кычкырды, гүя, томанга Капланып күз аллары. * — Хәзер кит, ишетәсеңме? Тапмасаң, кире кайтма! һәм киттеләр кызны эзләп, Икесе ике якка. Соң иде. Кошлар да тынып йокыга талган чакта, Алып кайтты, табып кызны, Күрше Фатыйма апа. Танышкан икән кызлары Үзе күк кызчык белән. Адашкан нәни кунакка Биргәннәр урын түрдән. ...Ә бер көнне кайтса кичен, Мансурны бикле ишек Каршылады. һәм йөрәге, Шом сизеп әллә ничек, Сулкылдап куйды башта ук. Ул өйгә керде менә. Бусагада катып калды, Яшь тулып күзләренә: Өстәл артына кергән дә, — Чәчәк мени шиңгән лә! — Кызы! — Кочаклап курчагын, Йоклап ята идәндә! Йоклап ята! Аны шулай Калдырып бер ялгызын, Әни кеше, уйнап -көлеп, Бәйрәм итә көн озын! Кыз идәндә. Ә йөзендә Яшь эзе — чакыру, сорау... Чәчәк атасы сабыйга, Бу нинди каһәр, кырау? Гөлбану! Син бу көннәрне Онтылырлар дисеңме?!. Кар суы да акты быел Тиргәп синең исемне. Бу язда һәркөн урамда Уйнады, көлде бала. Калдырмый яшел көрәген, Күлләргә керде бала. Көн буе йөрде ялгызы, Карамадың сил аны. Өйгә кайтты, шакылдатты, Тик ишек ачылмады... Күршеләрдән кем дә булса Күргәнче көтте бала. һәм бер көн... «Ашыгыч ярдәм» Чакырды Мансур аңа... Син дә бардың больницага — Бала төсен югалткан. Әйтте врач: «Терелер, тик 72 Сездән аңа кирәк кан». Кан! Бу сүзне ишетүгә Агарды синең йөзең. Бер сүз, <бер сүз эндәшмәдең һәм каушап башың идең. Баласын коткарыр өчен Эткә ташланган кошны, Утка, үлем авызына Кертерлек олы хисне Ишеткәнең бар иде дә, Снн ләкин башка икән. Көтмәдек корбан. Зур йөрәк Сизелсә бит шул җиткән! Юк, күрмәдең, сизмәдең дә — Кызарды ирең нидән? — Ул китте врач артыннан Кимсенеп, карап түбән. Син дә киттең, шул көнне кич Киттең чыгып өеңнән! Ай буе йөрдең югалып Машинаңниең белән... Кайда, нишләп йөргәнеңне Сизмәделәр дисеңме?! ...Кыз — идәндә... Эх, син дә бит йөрттең ана исеме! Гарьлек әчесеннән шашып Күтәрде кызны ирең. Гөлбану! Мең пычак белән Син аның җанын телдең. Давылдан түгел, кайгыдан Чайкалды имәндәй ир. «Язмыш, ниләр әзерлисең, Ни бар тагын? Җавап бир!» Җавапмы? Эфир аша Әнә кемдер эндәшә! «Син кара кызың күзенә, Ишет йөрәк тибешен,— Мин карыйм шул күзләр белән, Бу йөрәктә — минем хисем, Ул сизә бөтенесен. Ул рәнҗесә, мин үртәләм, Шат типсә, сөенеп торам. Бу йөрәк — миңа амәнәт, Амәнәт сезнең чордан. Амәнәткә хыянәт булса, Хурлыклы булыр тамгам. Булырмын аяусыз судья. Мин — гадел, туар заман! Бу йөрәкне сүндерергә, Бозарга юк хакыгыз. Сез аны минем галәмгә йолдыз итеп аттыгыз!» Уймы бу? Юк. Еллар аша Кисәтте киләчәк көн. һәм, туар көн исеменнән, Бүгенге итте хөкем. 73 Җыелды шунда .күршеләр, Син, Гөлбану, юк идең. Җиткерделәр судка сине: — Бала — аныкы түгел! Ташлап үз йортын, авылын Килде синең өеңә Туган анаң, сөйгән апаң, Ләкин ул да чөерә Синнән йөзен, «.балам!» диеп, Дәшә синең иреңә! Кирәктер бит шушы хакта, Шушы хакта уйлану? Эх, Гөлбану, Гөлбану!.. Тик машина калды сиңа, Җансыз ул, ахры, шуңа Ышандылар һәм әйттеләр: —Оч теләсәң кай таба! Тик юллар чакырмый хәзер, Күңел буш, сыкрый яра. Туктаусыз яңгыр ява... Бер нәрсә белми бала. Өйдән әнә, якты сирпеп, Ахры бәхет чакыра. Тик алда — челтәрле койма... Шул койма аерып тора. Якындагы бу шатлыклар Әй, ерак икән, ерак! Гөлбану, атлар-атламас, Тын бакча аша урап, Ишеккә килде, һәм, каушап, Тиз генә звонок бирде. «Нишлим, ник килдем?»— дигәндәй. Чигенеп куйды кире, һәм тын калды. — Кем бар? — Хәзер Гөлбану аңа ничек Җавап бирсен! Ул дәшмәде; Бераздан менә ишек Ачылды да чыкты аннан... Ире! Ни булыр хәзер? Тып-тын, тып-тын. Секундлармы, Минутлармы үткәндер,— Сөйләште тик күзләр, күзләр... Гүя, Гөлбану түгел, Әйтерсең башка бер чибәр Ятсынып карый бүген... Кара нейлон перчаткасын, Зонтигын бер кулына Тоткан да Гөлбану менә Басып тора тын гына. Икенче кулы — күкрәктә. Ак нәфис бармагында Бриллиант, йолдыз очкыны, Янып ла яна гына! Ә күзләр, зур кара күзләр 74 Төнге сер белән тулган. Карый алар кара челтәр — Вуалетка астыннан. Ах, нинди моңсу гүзәллек! — Беренче күргән сыман, Гаҗәпләнде, хатынына Сокланды Мансур карап; — Син?.. Барлык булганнардан соң Син өйгә кайттың кабат? — Әйе, Мансур, сорыйм синнән... һәм алар шул чагында, Ташланырга җыенгандай Бер-берсе кочагына, Талпындылар. Тик яшерен көч Сөйрәде, гүя, артка. Тукталдылар. Тын калдылар, Талып әрнеш, газапка. Минутларны кем санаган! Хурлыкны, үкенечне, Горурлыкны оныткандай, Киселгән агач төсле, Гөлбану атылды кинәт Иренең иңнәренә. Көченме җуеп, иренең Ташланды тезләренә: — Мансурым, җаным, акыллым, Соравым — соңгы кабат. Балабыз, булган бәхетебез Хакына итмә харап. Синең күзгә карамыйча, Сулышлар алмас булыйм. Теләсәң дус, теләмәсәң,— Юлыңа палас булыйм; Судья янында — гаепле, Мин синең янда булыйм. Җаның ни кушса, шул булыйм, Тик кызга ана булыйм... Кызгану, әрнү, мәхәббәт, Нәфрәт бергә җыелып, Төйнәлгән утлы төерне йотаргамы җыенып һәм йөрәкнең нәкъ үзеннән Ургылган күз яшьләрен Тыяр өчен җай эзләпме,— Хатынының чәчләрен йомшак кына сыйпап, Мансур Үртәлеп торган чакта, Ишек ачылды да кинәт, Икесе ике якка Тайпылды ир белән хатын, Гөнаһта тотылгандай. Алда — ана. Якын килде: — Төн белән? Нишләп алай? Син... тагын, рыскалсыз, тагын Аракы эчкәнласа! Тынсыз калып, карады ул 75 Кайнар яшьләре аша. Ана, тап бер сүз, кызыңны Бөтенләй җуймас өчен!.. Буарга кызгану хисен Җитәрме сөю көчең? Җитте. Мәхәббәт алды сүз, — Ук атылды, йөрәк, түз! — Ник кенә күзле икән мин, Ник мине гүр алмады!.. Кит җәтрәк, югал күземнән!.. Гөлбану .кузгалмады. Иренә текәлде күзе, Көткәндәй яклау сүзе... Тордылар алар өчәүләп, Белми нәрсә булырын. Йоталмыйча бугаздагы Бозны—семья хурлыгын... Әй, син, эндәш, ата кеше! Аналар, тел чишегез! Кайда мәхәббәт, татулык, Кайда кайнар хисегез? Арагызда — тик адымнар, Бер адым атлап тагы,— Ник ташланмыйсыз хәзер сез, Киң ачып кочакларны? Атламыйсыз. Ни үткәрми? Ник башларны идегез? Нәрсә каплый? Йөрәкләрне Нишләп күрми күзегез? Белом, узалмаслык челтәр Аерып тора сезне. Карашларны шул көйдерә һәм каплый йөзегезне. Беләм, өй эчендә — берәү! Әгәр без хәзер керсәк, Әйтер аның киләчәге: — Юк сезгә миннән рөхсәт! Тотынсак -ишек бавына, Ул безнең юлны каплар. Монда юклар — йөзләр, меңнәр Аның сүзен кабатлар... Тордылар шулай өчәүләп, Бел.ми нәрсә булырын. һәм бер вакыт яңгыратты Тын бушлыгын болдырның Гөлбануның тыныч тавышы: — Булсын әйдә сезнеңчә, Бусагама басалмыйча, Үз өемә кермичә, Кире китим. Бүген төнем Булсын әйдә караңгы. Тик бирегез туар көяне — Бирегез миңа баламны!.. — Көтмә, юк. Үз язмышыңны Ныклап тоталмас борын, Беркем бирмәс синең кулга 1902. Ышанып, кеше гомерен! Ана шулай диде кызына; Әллә жавап тапмады, Гөлбану, баскычка сүзсез Борылып, аска атлады... йокысыз төннәр, ай, озын. Сагынып һаман кызын,— Ура.м-бакчалар буйлап, Гөлбану йөрде озак. Таң атты, чыкты кояш, һәм килде шундый иртә! — Яңгыр, төн, гүя, һич тә Булмаган! Күрешү, аһ-зар Кергәннәр бары төшкә. Яктыдан күзләр чагыла! һәм Гөлбану тагын да Караңгы уйлар белән, Кайтты... үз өйләренә. Тик тагын да керәлмады, Күрә алмады беркемне. Ишектә бу юлы көлгән, Үчекләгән шикелле, Асылып тора — ник куйганнар'— Ай, ямьсез, олы йозак! Ул шулай калды күңелдә: Теләсәң кая күз ат — Алда тора шул ук йозак һәм йөрәк сикерә сызлап. Гөлбану йөрде урамда, Бер нәрсә аңламыйча: Кемгә зыян инде аның Кызы янында булса? Ник бирмиләр аңа кызны? Нәрсә тагын? Чү, тукта, Аның баласы түгелме? Әйе, гүя, офыкта Кызчыгы тора елмаеп! — Тик ерак икән, ерак! һәм шунда да, кызын аерып, Эленеп тора йозак... Яндарак, төзелеш кырында Кулларын нзи кран: йозакның ачкычы монда, Эзлә, кил, дигәнсыман. Колакта — ана сүзләре: — Син юкка, юкка көттең — Ышанып кеше гомерен Тапшырмас сиңа беркем.