БАТЫРНЫҢ ҮЛЕМЕ ИСТӘЛЕК
Моннан егерме ел элек булган бу фаҗигалы вакыйганы кыска язмаларда сөйләп бирү минем өчен җиңел эш түгел. Вакыт үткән саен, сызланулар да онытыла барган кебек тоела. Без аның белән фашистларның үлем лагере Дахауда очраштык. Мин, бу мәкаләне язучы кеше, Оренбург өлкәсе Саракташ районы Карагуҗа авылымда туып үстем. Ә ул безгә күрше тугандаш Башкорт- стан республикасында, Туймазы районында Төрекмән авылында туган һәм үскән. 1944 елны, июль аеның 25 ләрендә, алдан бертөрле дә әзерлек күр- мичә, Дахау концлагереннан 70 тән артык совет хәрби әсирен гестапочылар каядыр алып киттеләр. Бу әсирләр Совет Армиясенең өлкән офицерлары һәм политработниклары иде. Мин, яшерен оешманың бер члены буларак, аларның күбесен фамилияләре белән дә белә идем. Алар арасында элекке полк командиры подполковник Хайретдинов Мөҗаһиттә бар иде. (Мин ул чакта аны күреп белми идем әле.) Гадәттә тоткыннарны бер лагерьдан икенчесенә күчергән вакытта фашистлар бик нык тавыш күтәрәләр, коточкыч кычкырыш башлыйлар, бик каты кыйныйлар, этләрдән талаталар иде. Без лагерьда күп еллар тоткында булган чит ил патриотлары аркылы теге-бу партиянең кая озатылуын алдан ук белеп ала торган идек. Әмма бу этапны никадәрле тырышсалар да кая алып китүләрен һәм ни өчен алып китүләрен алар алдан белә алмадылар. Шунысы бик гаҗәп иде: гестапочылар тоткыннарны ару гына киендереп, җиңел машиналарга утыртып алып киттеләр. Совет патриотларына фашистларның мондый шәфкать күрсәтүләре безне бик кызыксындырды һәм шөбһәгә калдырды. Безгә төрлечә уйларга туры килде. Әллә безнең уяулыкны йомшартырга телиләрме икән, әллә бу тоткыннар арасында ирекле рәвештә немец армиясенә хезмәт итәргә теләүчеләр бармы? Дүрт көн буенча без бу «серле» вакыйганың сәбәбен белә алмадык. Тик бишенче көнне, иртәнчәк эшкә барган чакта, интернациональ үзәкнең бер члены миңа: «Иптәшләрне кире алып кайтып үлем барагына япканнар», диде. Аларны сорау алырга, ягъни допроска гына алып барган булганнар икән. Сорау алганда гестапочылар аларны бик нык кыйнаганнар, ике иптәшне үтергәннәр. Без оешмабызның язмышы өчен борчыла башладык. Берәрсе, җәзалауга чыдый алмыйча, бер-бер нәрсә әйтмәдеме икән? Безнең оешманың яшерен антифашистик эш алып барганын фашистлар сизәләр иде. Ләкин алар безнең эзгә төшә алмыйлар иде. М ХАЛКЫБЫЗНЫҢ БАТЫР УЛЛАРЫ 136 Күп вакытта фашистлар үлем барагына ябылган кешеләрне төнлә үк төрле газаплар белән үтереп крематорпядә яндыралар иде. Иртән- чәк эшкә җыелганда, пптәшләребезнең саулыгын, төнлә аларны утер- мәгәнлекләрея белеп бик куандык, күңелдә өмет чаткысы да туды. Бәлки гомумән тимәсләр. Икенче көнне иптәш Илларион Андреевич Попов — безнең антифашистик оешманың җитәкчесе — миңа бик зур эш тапшырды. Үлем барагына кереп, әлеге иптәшләрне күрергә, алардан нәрсәләр сорауларын, оешмага куркыныч янау-янамавыи белергә һәм аларга оешманың туганлык сәламен тапшырырга кушты. Шунда ук ул миңа: «Оешма кирәкле кешеләр белән сөйләште, алар сезне үлем барагында эшли торган командага катнаштырып алып керерләр һәм кире чыгарга да ярдәм итәрләр», диде. Мине үлем барагына алып кереп, өстемә «бу үлә торган кеше» дип язган пижама киерттеләр һәм бәдрәфтә торып торырга куштылар. Бер ун-унбиш минуттан яныма утыз биш яшьләр тирәсендәге бер кеше килде. Минем: «Син кем буласың?» дигән соравыма каршы бу кеше: «Мин француз», диде. Ул һичбер сәбәпсез җәфалауларга тузә алмыйча, үзен кыйнаган гестапочыга каршы суккан. Шуның өчен аңа үлем җәзасы биргәннәр. «Бу минем азаккы көннәрем, мин үлем җәзасы көтәм», диде. Мин аңардан рус әсирләреннән кемне булса да чакырып чыгаруын үтендем. Ул миңа: «Рус иптәшләрне бик каты газаплаганнар, алар- ның берсе дә урыныннан тора алмый», дип җавап бирде. Үз чиратында ул миннән, французлар барагына барып, үзе турында француз иптәшләргә сөйләүне үтенде. Дахау лагерена аны Штутгарт шәһәреннән алып килгәннәр. Исеме Лэвуа Люсье, туган шәһәре Нанси. Миннән вәгъдә алгач, ул баракка кереп китте. Бер унбиш минутлар көткәннән соң, башына ак чүпрәк ураган, чүпрәге канга буялып беткән, йөзе шешенгән бер кеше чыкты. Мин аны башта таный да алмадым. Ул мине күргәч, гаҗәпләнеп: — Сәгыйть Абдуллович, сезне дә бу җәһәннәмгә яптылармыни?—дип сорады. Шунда мин аны тавышыннан таныдым. Бу подполковник Кра- савецкий иде. Мин аны тынычландырып: — Юк, туган, мине бирегә сезнең хәлне белергә, сездән нәрсә сорауларын, ни өчен газаплауларын белергә җибәрделәр. Безнең оешманың барлыгын һәм безнең эшләр турында фашистлар нәрсә булса белә алдылармы? Иптәш Красавецкий миңа менә нәрсә сөйләде: — Фашистларның безне ерткычларча кыйнауларына карамастан, иптәшләр үзләрен җәзалау вакытында батырларча тоттылар. Берәүдән дә бер сүз ала алмадылар. Лагерьдагы иптәшләргә әйтегез: без үләбез, ләкин фашистларның битләренә төкереп үләбез, совет офицерының намусына тап төшерми үләбез. Ике иптәшебезне гестапода ук кыйнап үтерделәр. Фашистлар безгә хаин Власов армиясенә язылырга тәкъдим иттеләр. Берәү дә риза булмады. Иптәш Красавецкий миннән барча иптәшләргә сәлам әйтергә кушты. Исәнсау илгә кайтырга туры килсә, партиянең Үзәк Комитетына, совет халкына, семьясына соңгы сәламнәрен тапшыруны сорады. Үлем барагындагы иптәшләрне, бераз вакыт үткәч, лагерьдагы штрафной командада эшләтә башладылар. Алар, зур автомашинага 8—Ю ар кеше җигелеп, иртәнчәк кава (ачы кара кофе), көн уртасында баланда (калирабо дигән үләннән кайиатылган җылы тозсыз су), кич тагын да кава өләшеп йөриләр иде. 1944 елның 21 иче августында, баланда тараткан чакта, тоткыннарның берсе минем яныма кнлеп: — Сез Сәгыйть Таҗетдинов иптәш буласызмы? — дип сорады. Бу 137 иптәш озын зифа буйлы: гомерен минем кебек стройда үткәргәнлеге әллә кайдан күренеп тора иде. Аның саф татар телендә сүз башлавы мине тетрәтеп җибәрде. — Әйе, мин Тажетдинов булам,— дигәч, ул: — Мин подполковник, полк командиры Хайретдинов Мөҗәһит Ханретдинович булам,— диде.— 1901 елда туганмын. Чыгышым Бяшкортстаииың Туймазы районыннан, Төрекмән авылыннан. Шул авылда татар мәдрәсәсендә укыдым. Балачагымда ук бәетләр, шигырьләр язып маташа адем. Бу эшемне армия сафында да ташламадым. Казанда минем шигырьләрем газеталарда, журналларда да басылды. Имзамны X. Мөҗәй дип куя идем. Ул кадровый командир булган, махсус хәрби мәктәп бетергән, Ерак Көнчыгышта хезмәт иткән. 1938 елда Хәсән күлендә японнарга каршы сугышларда катнашкан. Атасының фамилиясе Шәмкаев икән, гомер буе крестьян булып ашлык чәчеп гомер иткән. Ватан сугышы башланганда Мөҗәһит полк командиры булган. Шушы сөйләшүләрдән соң, мин Мөҗәһит иптәшне тагын ике тапкыр күрдем. Бу очрашуларда ул хатыны турында, аның укытучы булып эшләве турында һәм аны бик сагынуын сөйләде. «Ике сеңелем бар», диде, берсенең исемен Хазувафа дигән кебек истә калган. Бертуган энесе кайдадыр фашистларга каршы сугыша икән. — Сәгыйть иптәш, син исән-сау калып илгә кайтсаң, безнең Төрекмән авылына бар, минем семьяма, агай-энеләремә минем белән очрашуыңны сөйлә,—диде. — Ерткычлар кыйнап тишмәгән, кара көймәгән җиремне . калдырмадылар. Кашларымны, керфекләремне тәмәке уты белән көйдерделәр. Этләрдән талаттылар, тәннәремне сөягенә кадәр суйдырып бетерделәр. Ләкин минем авызымнан бер сүз дә ала алмадылар, мин ул явызларның битләренә төкердем. Балаларымның, агай- энеләремнең йөзенә кара китермәдем. Минем хатынның колагына шушы җырны җырларсың,— дип, акрын тавыш белән җырлап алды: Здравствуй, женка, пли не узнала своего ссрдечнего дружка, Юношой ты меня проводила, а теперь встречаешь старика. Мөҗәһит иптәшнең чәчләре ап-ак иде. — Әсиргә төшкәнче бер ак чәчем дә юк иде, — диде ул.— Фашистлар мине бик яшьли картайттылар. Ул үзен ничек газаплаулары турында да сөйләде. — Минем башымны табуретка кебек бер станокның астына тыктылар да ике кулымны тартып шул станокка бәйләделәр. Өстемә ике эсэсчы менеп атланды. Палач камчы белән гел бер эзгә генә сугып, арт бот итләремне сөяккә кадәрле ярды. Чәчләремнән тотып, башымны шул станокка бәргәләделәр. Җавап алучы гестапочы авызындагы тәмәкесен алып каш-керфекләремне яндырды. Алар мине газаплаган чакта, минем янда ике овчарка утырды. Үзләре кыйнап арыгач, шул этләрдән талаттылар. Газаплаган чакта ике мәртәбә һуштан яздым. Гестапочылар шлангтан салкын сулар сиптереп һушка китерәләр дә тагын кыйныйлар, җәзалау алдыннан миңа «Идел-Урал» легионында хезмәт итәргә тәкъдим иттеләр. Мин риза булмагач, тагың кабатлап, кабатлап, котырып үзләре шабыр тиргә төшкәнче кыйнадылар, һәр суккан саен Совет хөкүмәтенең генерал Карбышев һәм хәрби әсирләр турымдагы нотасын кайдан алдыгыз, Мәскәүдәп нинди юллар белән хәбәр аласыз, Мюнхен лагеренда яшәгәндә немец эшчеләре белән нинди элемтә тоттыгыз, дип сорадылар... Совет хөкүмәтенең бу нотасы турында мин дә белә идем. Шушы нотага кадәр фашистлар без әсирләргә күз ачарга бирми, Совет илендә сезнең кирәгегез юк, анда сезне илен саткан кешеләр дип саныйлар, дип җаннарыбызны кыйныилар иде. } нота незгэ коч һәм яңа ышаныч бирде. Фашистларның ялган сүзләренә каршы без: — Юк, бу дөрес түгел, безнең илебез, халкыбыз оезне онытмаган, безне саклар өчен ноталар яза.'—дип әйтә идек. Иптәш ләиретдинов Мюнхен лагеренда чакта ук совет әсирләренә шушы нотаның эчтәлегең сөйләгән. Мөҗәһит иптәш көлен: —■ Сәгыйть, бу фашистлар шулкадәрле аңсыз тилеләр, алар һәр совет патриотының сөйләгән сүзләрен, фикерләрен бары тик Мэскәү күрсәтүе буенча гына эшләнә дип уйлыйлар, һәр коммунистның үз башы барын аңламыйлар. Алар безне дә үзләре кебек дип исәплиләр. Аларда бпт фюрер генә уйлый, фюрер генә сөйли. Ьигрәк тә ахмак җаннар инде. Соңгы мәртәбә күргәнемдә Мөҗәһит бик борчылган, хафаланган иде. — Их, Сәгыйть иптәш! Хәзер безнең фронтовиклар фашистларны кыйнарга өйрәнделәр, дошманнар һәр фронтта артка чигәләр. Без дә үзебезнекеләр белән бергә булсак, күкрәк киереп батырларча сугышыр идек. Их, булмады шул, булмады,— дип көрсенде. Аннары өстәп куйды: — Бер дә үләсе килми дә бит, үләргә туры килә... Мин Мөҗәһит иптәшне кулдан килгән кадәрле тынычландырырга тырыштым, сезне фашистлар атарга тиеш түгел, чөнки аларның үз көннәре сакаулы, тиздән иптәшләр безне азат итәрләр, дидем. Ул күзләрен миңа моңайтып карады да: — Юк, Сәгыйть иптәш, бу көннәрне миңа күрергә насыйп булмас күрәсең... Хәзер фашист аеруча котыра, коралсыз кешеләрдән үч алмаса, кемнән үч алсын ул! Сезгә исән калып илгә кайтырга туры килсә, үтенеп сорыйм, Сәгыйть иптәш, безнең Төрекмән авылына барып, фашистларның безгә күрсәткән ерткычлыклары турында халыкка сөйлә, бу Дахау лагеренда безнең күргән җәфаларны халык белергә тиеш. Шул күрешү һәм сөйләшү безнең азаккы күрешүебез һәм сөйләшүебез булды. 19-44 елда немец генераллары Гитлерга каршы фетнә оештырганнар. Шуңа үч 'Итеп, Гитлер 370 мең кешене үтерергә боерык биргән. Дахау лагереннан да бик күп тоткыннарны аттылар. Бу юлы гитлерчылар беренче чиратта Совет Армиясенең өлкәң офицерлары, полит- работникларына кул күтәрделәр. Татар халкының батыр улы подполковник Мөҗәһит Хәйретдинов та шул чакта һәлак булды. 1945 елның беренче маенда Дахау лагере азат ителде. Без лагерьны саклаучы эсэсчылардан берннчәсен кулга алдык. Шулар арасында лагерьның крематориядә эшләүче рапорт фюрере эләкте. Ул безгә совет офицерларын ничек җәзалаулары турында сөйләде: — 1944 елның 4 нче сентябрендә Гитлерның приказы буенча 91 хәрби әсир атылып, соңыннан Дахау крематориясеидә яндырылды,— диде. 91 кешенең 71 е совет офицеры булган. Ату алдыннан тоткыннарны тирән кана}' буена 8 әр кеше итеп тезеп, артларыннан пистолет белән башларына атканнар. Тирәм чокырның төбенә тар тимер юлы кертелгән, тимер голда вагонетка, атылган кешеләр шул вагонеткага егылып төшкәннәр, җаны чыгып бетмәгән кешеләрне шул вагонеткалар белән крематория миченә илтеп аударганнар... Атылыр алдыннан бер совет офицеры ачык немец телендә: Сез, фашистлар, коралсыз кешеләрне атасыз, әмма сезгә яшәргә озак калмады. Безнең Совет Армиясе сезне җиңәчәк—дип кычкырган. Бу сүзләрне майор Михайлов әйткән булырга кирәк дип уйлыйбыз, чөнки ул иемецчэ бик яхшы белә иде...