Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЮГАРЫ ИДЕЯЛЕЛЕК ҺӘМ ХУДОЖЕСТВО ОСТАЛЫГЫ - СОВЕТ ӘДӘБИЯТЫНЫҢ ҺӘМ СӘНГАТЕНЕҢ БӨЕК КӨЧЕ


1963 елның 8 мартында партия һәм хөкүмәт җитәкчеләренең әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләре белән очрашуында иптәш Н.С. Хрущев рече
адерле иптәшләр! Соңгы айлар эчендә сезнең белән без икенче тапкыр очрашабыз. Әгәр әдәбият һәм сәнгатьнең яшь работниклары белән партия Үзәк Комитетында Идеология комиссиясе тарафыннан үткәрелгән беседаны исәпкә алсак, безнең бүгенге очрашуыбыз өченче очрашу була.
Бу очрашулар турындагы материаллар матбугатта игълан ителде һәм зур кызыксыну тудырды. Партия Үзәк Комитетының сәнгать мәсьәләләре буенча тоткан позициясен иҗат работникларының, партия һәм халыкның, чит илләрдәге дусларыбызның кайнар яклауларын без канәгатьләнү белән билгеләп үтәбез.
Иптәш Ильичев үзенең речендә КПСС Үзәк Комитетының әдәбият һәм сәнгать мәсьәләләре буенча чыгышының совет һәм чит ил җәмәгатьчелеге арасында җанлы отклик тудырганлыгын әйтте инде. Ул әдәбият һә.м сәнгатьтә яраксыз тенденцияләргә каршы көрәштә илебездә иҗат работникларының активлыгы ничек үскәнлеген дөрес билгеләп үтте.
Бу киңәшмәдә чыгыш ясаган күп кенә иптәшләр кызыклы фикерләр һәм байтак кына кыйммәтле тәкъдимнәр әйттеләр. Боларпың бөтенесе сезнең белән без тикшерә торган мәсьәләләрнең социалистик культураны, совет әдәбиятын һәм сәнгатен Коммунистлар партиясе Програ-ммасы билгеләгән юнәлештә үстерү өчен принципиаль әһәмияткә ия булганлыгын ышандырырлык итеп күрсәтәләр.
КОММУНИЗМ ТӨЗҮ ҺӘМ ХУДОЖЕСТВО ИҖАТЫНЫҢ БУРЫЧЛАРЫ
Язучыларның, художникларның, композиторларның, скульпторларның, кино һәм театр работникларының — бөтен иҗат интеллигенциясенең эшчәнлеге партия һәм халыкның һәрвакыт игътибар үзәгендә тора, һәм бу бик аңлашыла. Без, Владимир Ильич Ленин алдан күреп әйткәнчә, әдәбият һәм сәнгать бөтен халык эшенең аерылгысыз өлеше булып әверелгән заманда яшибез.
Совет халкы үзенең ленинчыл партиясе җитәкчелегендә коммунистик җәмгыять төзи. Коммунизм төзүдә безнең төп максатыбыз,
К
5
мин моны басым ясап әйтәм,— хезмәт кешеләренең яхшы тормышта яшәве өчен барлык шартларны тудыру. Ә коммунистик җәмгыять нәкъ менә хезмәт кешеләре җәмгыяте булыр.
Хезмәт ихтыяҗы — кешеләргә органик хас нәрсә. Тик капитализм гына, хезмәт кешеләрен .коточкыч шартларга куеп, аларны гарипләндерә, күп кешеләрнең хезмәткә мөнәсәбәтенә тискәре йогынты ясый. Кешенең кешене изүе белән килешеп тормаучылар хезмәт эшчәнлеге процессында үзләренең сыйнфый аңнарын үстерәләр һәм хезмәт ияләре интереслары өчен, эксплуататорларга каршы актив көрәшчеләр булып әвереләләр. Үзләренең шәхси хосусый интереслары белән генә яшәүче башка берәүләр җәмгыять тормышында пассив булалар, буржуазияне бәреп төшерү һәм яңа җәмгыять төзү өчен барган сыйнфый көрәшләрдә катнашмыйлар. Өченче берәүләр башка кешеләр хезмәте исәбенә яшиләр. Болар—эксплуататорлар, хезмәт ияләрен изүчеләр.
Коммунизм хезмәт белән һәм бары тик миллионнарның хезмәте белән генә төзелә. Менә шуңа күрә дә партия коммунизм төзүдә бердәм монолит хезмәт коллективында бөтен совет халкының — эшчеләрнең, колхозчыларның, инженерларның, конструкторларның, техникларның, укытучыларның, врачларның, агрономнарның, галимнәрнең, культура, әдәбият һәм сәнгатьнең барлык тармакларындагы эшлекле- ләрнең актив катнашулары өчен бөтен көчен куя.
Партия куйган тырышлыкларның гүзәл нәтиҗәләр биргәнлеген, коммунизмга бару юлында халкыбызның зур уңышларга ирешкәнлеген хәзер һәркем күрә. Ләкин без яңа җәмгыять төзүдә җиңәргә туры килә торган кыенлыкларга күз йома алмыйбыз. Мондый кыенлыклар исәбенә җәмгыятьнең барлык катлауларында кешеләрнең бер өлешенең аңында булган үткән заман калдыклары керә. Бу калдыклар, барыннан да элек, хезмәткә, җәмгыять алдындагы бурычыңны, халык алдындагы бурычларыңны үтәүгә гамьсез карауда чагылалар.
Коммунизм өчен без алып бара торган көрәштә барлык кешеләрне коммунистик идеаллар рухында тәрбияләү бик зур әһәмияткә ия. һәм бу хәзерге вакытта партиябезнең идеология эшенең төп бурычын тәшкил итә. Безгә партиянең идея коралының барлык төрләрен сугышчан тәртипкә китерергә кирәк; коммунистик тәрбиянең көчле чарасы булган әдәбият һәм сәнгать әнә шундый кораллар исәбенә керә. (Кул чабулар).
Тормышта яхшы гадәткә әверелгән очрашуларыбыз асылда әдәбият һәм сәнгать көчләренә, аларның иҗади активлыгына һәм революцион сугышчанлыгына үзенә бертөрле смотр булып тора.
Партия, аның Үзәк Комитеты совет әдәбияты һәм сәнгате уңышлы үсә һәм нигездә үз бурычларын яхшы үти, дип исәпли.
Ләкин әдәбият һәм сәнгатьнең уңышларын арттырып күрсәтү һәм язучылар, художниклар, композиторлар, кино һәм театр эшлеклеләре эшендәге җитди кимчелекләрне күрмәү бик зарарлы булыр иде. Гадәттән тыш характердагы нинди дә булса идея-иҗат уңышсызлык- лары юк, ләкин шулай да сүз җитди кимчелекләр турында, ә күп кенә очракларда килешеп торырга мөмкин булмаган ялгышлар турында бара.
Әдәбият һәм сәнгать работникларының кайберләренең әле әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә партия Программасында күрсәтелгән бурычларны дөрес аңламаганлыкларын тормыш күрсәтте, бу узган беседада һәм бүген кайбер иптәшләрнең чыгышларында да расланды. Димәк, киң колач белән коммунизм төзү чорында художество иҗатының төп мәсьәләләре буенча партиячел карашыбызны тагын бер тапкыр аңлатырга кирәк.
Совет халкы нинди художество әсәрләре көтә, ул нинди әсәрләрне бәяли һәм яклый, ул ниндиләрен кире кага?
6
Социалистик реализм әдәбияты һәм сәнгате художество иҗатының зур биеклекләренә күтәрелде, аларның бай революцион традицияләре бар һәм алар бөтен дөньяга мәгълүм. Барлык совет республикаларында бик әйбәт әсәрләр, югары рухи кыйммәтләр булдырылды, һәм илебезнең халыклары алар белән хаклы рәвештә горурланалар.
Совет әдәбияты һәм сәнгатенең күренекле вәкилләре иҗаты—аларның халык алдындагы зур хезмәте, художникның үз Ватанына хезмәт итүенең рухландыргыч үрнәге.
Художникка үз талантының бөтенләе белән коммунизм төзү өчен халык көрәшеңә багышлануын, үз әсәрләренең халык тарафыннан кабул ителүен һәм югары бәяләнүен тоюдан да зуррак шатлык булырга мөмкинме соң?
Заманында халкыбызның Демьян Бедный поэзиясен үзенә корал итеп алуын хәтерегезгә төшерегез. Гражданнар сугышы елларында, совет халкының, эшче һәм крестьяннарның дөньяда беренче социалистик дәүләтен саклап калу өчең, бөтендөнья империализмы белән рәхимсез бәрелешендә, кызыл гвардиячеләр дә, кызылармеецлар да, партизаннар да сугышка Демьян Бедный җырларын җырлап керделәр. Бу җырлар барлык кешеләргә барып җитә торган, һәркемгә, хәтта Кызыл Армия сафларындагы укый-яза белмәүче крестьяннар өчен дә аңлашыла торган җырлар иде.
Ул чакта бик популяр булган «Әнием мине ничек озатты» дигән җырда халыкның уйлары әйтеп бирелгән. Шагыйрь революция өчен көрәшчеләрнең сугышчан сафында булды һәм үзенең бөтеи гаять зур талантын хезмәт ияләрен эксплуататорлар коллыгыннан азат итү өчен бөек эшкә хезмәт итүгә бирде.
Демьян Бедный хезмәтчел крестьянның йөрәгенә үтеп керә торган искиткеч талантка ия иде. Ул крестьян күңеленең ике яклы булуын бик нык аңлап һәм художество осталыгы көче беләк ачып бирде. Шагыйрь гражданнар сугышы чорында язган әсәрләрендә крестьянның психологиясен ул чакта крестьянга хас булган бөтеи сыйфатлары белән ышандырырлык итеп ачып бирде. Бер яктан, крестьян большевистик властьның үзенә җир бирүеннән бик канәгать. Җир турында ул хыялланып килде, һәм ул чакта аның өчен кораллы көрәш барды. Икенче яктан, кайбер крестьяннар, Совет властеннан җир алганнан соң, халык властен, революция казанышларын кулга корал тотып сакларга кирәклеген аңламауларын күрсәттеләр.
Демьян Бедный әсәрләренең гаять зур тәрбияви әһәмияте шунда ки, шагыйрь крестьянның икеләнүләрен, тотрыксызлыгын революцион позицияләрдә торып, ачу белән гаепли һәм шуның белән бергә, бу аумакайлануларның һәм икеләнүләрнең крестьянның үз интереслары өчен һәлакәтле булуын аңлатып бирә. Шагыйрь крестьянга большевиклар партиясе җитәкчелегендә эшчеләр сыйныфы белән аерылгысыз союзда булу аның үзе өчен кирәклеген аңларга ярдәм итә.
һәм хәзер минем буын кешеләре, бәйрәм шартларында очрашканда, гражданнар сугышы елларында үзләрепец үткәннәрен канәгатьләнү белән искә төшерәләр һәм Демьян Бедный җырларын җырлыйлар, чөнки бу җырлар хәзер дә заманча яңгырыйлар. (Кул чабулар). Бу җырларның гүзәллеге шунда: алар, гәрчә авыр, ләкин яхшы һәм матур заманнарны хәтергә төшерәләр, гаять авыр шартларда Совет власте өчен, хезмәт кешеләрен азат итү өчен, халык өчен, социализм өчен батырларча сугышкан һәм бу көрәштә җиңеп чыккан кешеләр өчен йөрәкләрдә горурлык хисе уяталар.
.Чын сәнгатьчә булган әсәрнең кешеләрдә нинди көчле һәм изге хисләр уятканлыгын ышандырырлык ител күрсәтүче икенче бер мисал алыйк. Мөгаен, сезнең күлчелегегез совет сугышчыларына Берлинда куелган, авторы күренекле скульптор Е. В. Вучетич булган һәйкәлне
7
-беләдер. Күптән т.үгел Германия Социалистик Бердәм партиясенең .алтынчы съездына килгән тугандаш партияләр делегацияләре Роза Люксембург, Карл Либкнехт һәм эшчеләр сыйныфы эше өчен һәлак булган башка көрәшчеләрнең каберләренә веноклар куюда катнаштылар.
Аннары совет сугышчыларына Берлинда куелган һәйкәл янына веноклар салынды. Бу дулкынландыргыч минутлар булды, йөзләрчә кешеләр үтте, тантаналы рәвештә музыка яңгырап торды, һәйкәл янына барысы да тавышсыз-тынсыз килделәр, беркем дә кычкырып сөйләшә алмады, кешеләргә обстановка үзе тәэсир итеп торды. Мәһабәт скульптура батыр совет сугышчыларына карата тирән мәхәббәт, .рәхмәт хисе, кара фашизм көчләренә каршы көрәштә һәлак булган кешеләр алдында баш ию хисе уята.
Партия Үзәк Комитеты Президиумы членнары һәм Үзәк Комитет секретарьлары күптән түгел Мәскәүдә иптәш Вучетич проекты буенча салыначак һәйкәл — фашизмны Җиңү һәйкәле эскизлары белән .талыштылар. Проект җиңүче халыкка дан җырлаучы безнең бөек социалистик Ватаныбызның куәтен һәм какшамаслыгыи ныгыту өчен көрәшкә чакыручы зур көчкә ия -булган реалистик сәнгать әсәре тудырылачак дип уйларга нигез бирә.
Мәскәүдә Карл Маркска иптәш Кербель тарафыннан эшләнгән һәйкәл —- бик һәйбәт сәнгать әсәре. Скульптор фәнни коммунизмга нигез салучы даһиның бөеклеген сәнгатьчә чагылдыра алган. Бу үтә гүзәл монумент янында тукталмыйча үтәргә мөмкин түгел.
Зур революцион, иҗат итү пафосы булган күренекле әсәрләр генә кешенең күңеленә һәм аңына тирән үтеп керә, аңарда югары гражданлык хисләре һәм үзен кешеләр бәхете өчен көрәшкә багышларга кыюлык тудыра. Мондый әсәрләрнең авторлары бик урынлы һәм лаеклы рәвештә халыкның ихтирамын казаналар. Коммунистлар партиясе язучыларны, художникларны, композиторларны, кино һәм театр работникларын кешеләрнең акылына һәм хисләренә көчле йогынты ясый торган шундый югары идеяле һәм художество көченә ия булган әсәрләр тудырырга чакыра. (Озакка сузылган кул чабулар).
Безнең халкыбызга сугышчан революцион сәнгать кирәк. Совет әдәбияты һәм сәнгате гүзәл художество образларында бөек һәм героик коммунизм төзү заманын күрсәтергә, безнең тормышыбызда яңа, коммунистик мөнәсәбәтләр урнашуын һәм җиңүен дөрес чагылдырырга тиешләр. Художник уңайны күрә белергә, безнең чынбарлыгыбызның асылын тәшкил итүче шул уңай нәрсәгә шатланырга, аны якларга һә-м шул ук вакытта, әлбәттә, тискәре -күренешләрне, тормышта яңаның тууына комачаулаучы нәрсәләрне күрми үтмәскә тиеш.
һәрбер, хәтта иң яхшы эшнең дә күләгәле яклары була. Иң матур кешенең дә кимчелекләре булуы мөмкин. Бөтен эш тормыштагы күренешләргә ничек якын килүдә һәм аларга нинди позицияләрдән торып бәя бирүдә. Кем әйтмешли, ни эзләсәң, шуны табасың. Халыкның иҗади эшчәнлегендә актив катнашучы эчкерсез кеше тормыштагы яхшы һәм тискәре күренешләрне объектив күрә, ул күренешләрне дөрес аңлый һәм аларга дөрес бәя бирә, алдынгының, төп нәрсәнең, иҗтимагый үсештә хәлиткеч әһәмияте булган нәрсәнең урнашуы әчеп актив көрәшә.
Ләкин чынбарлыгыбызга читтән торып күзәтүче позицияләреннән ■караган кеше тормышның дөрес картинасын күрә һәм чагылдыра алмый. Кызганычка каршы, шулай да була: сәнгатьнең кайбер вәкилләре чынбарлык турында бәдрәф исе буенча гына хөкем йөртәләр, кешеләрне юри гарип итеп күрсәтәләр, үз картиналарын кешеләрдә боегу, күңелсезләнү һәм чарасызлык хисләре генә уятырга сәләтле караңгы төсләргә буйыйлар, чынбарлыкны үзләре уйлап чыгарган
8
бозык, субъектив карашларга, үзләре уйлап тапкан бетерешкән схемаларга туры китереп сурәтлиләр.
Узган елны без Эрнст Неизвестнынныц күңел болгаткыч әвәләмәсен күрдек һәм, күрәсең, өметсез үк булмаган, совет югары мәктәбен бетергән бу кешенең халыкка шундый яманлык белән түләвенә нәфрәтләндек. Ярый әле, бездә андый художниклар аз, ләкин үкенечкә каршы, сәнгать работниклары арасында ул шулай да ялгыз түгел. Сез абстракционист художникларның кайбер башка әйберләрен дә күрдегез. Без мондый гариплекләрне ачыктан-ачык, кискен килешмәү- чәнлек белән гаеплибез һәм гаепләрбез.
Иптәшләр! Безнең партиябез совет кино сәнгатен халыкны коммунистик рухта тәрбияләүнең иң әһәмиятле художество чараларыннан берсе итеп саный. Кешеләрнең хисләренә һәм акылларына йогынты ясау көче һәм халыкның иң киң массаларын колачлавы ягыннан кино сәнгате белән бернәрсәне дә чагыштырып булмый. Кино җәмгыятьнең барлык катлауларындагы кешеләр өчен һәм, әйтергә мөмкин, мәктәп балаларыннан алып, картларга кадәр булган барлык яшьтәге кешеләр өчен аңлаешлы. Ул иң ерактагы районнарга һәм авылларга үтеп керә.
Менә шуңа күрә дә партия Үзәк Комитеты совет кино сәнгатен үстерү 1.мәсьәләләренә шундый игътибар һәм таләпчәнлек белән карый.
Без художество кинематографиясе өлкәсендәге казанышларны күрәбез һәм аларга югары бәя бирәбез, һәм, шуның белән бергә, ирешел- гәннәр безнең бурычларга һәм кино сәнгате эшлеклеләрендә булган мөмкинлекләргә җавап бирмиләр, дип саныйбыз. Без кино сәнгатенең идея юнәлешенә һәм экраннарга чыгарыла торган кинофильмнарның художество осталыгына ваемсыз карый алмыйбыз. Бу яктан алганда, кино өлкәсендә эшләр күп кенә кино работниклары уйлаганча шәптән тормый.
Кинотеатрларда үтә уртача гына, эчтәлеге буенча гарип һәм формасы буенча көчсез булган, тамашачыларны ачуландыра яки йокымсырата, күңелсезлек һәм боеклык хәленә китерә торган кинокартиналарның күрсәтелүе зур борчылу тудыра.
Безгә, алдан таныштыру тәртибендә, исеме белән зур бурычлар йөкли торган «Ильич заставасы» дигән кинофильм материалларын күрсәттеләр. Картинаны күренекле кинорежиссер иптәш С. Герасимовның художество җитәкчелегендә Горький исемендәге киностудиядә режиссер иптәш М. Хуциев куя. Турысын әйтергә кирәк, бу материалларда дулкынландыручы урыннар бар. Ләкин алар асылда картинаның, совет кешеләре өчен яраксыз, чит булган идеяләрне һәм иҗтимагый һәм шәхси тормыш нормаларын раслаудан гыйбарәт булган чын мәгънәсен яшерү өчен хезмәт итәләр. Шуңа күрә без зур һәм әһәмиятле теманы болай трактовкалауга кискен төстә каршы чыгабыз.
Бу турыда әйтмәскә дә мөмкин булыр иде, чөнки фильмны эшләү, әле тәмамланмаган. Ләкин безнең матбугатта һәм әдәбиятчыларның һәм кино эшлеклеләренең халык алдындагы кайбер чыгышларында бу фильмның «күренекле сыйфатлары» төрлечә макталганлыкта-н безгә дә үз фикеребезне әйтергә кирәк.
Фильмның «Ильич заставасы» дип аталуы кинаяле. Застава дигән сүз үзе элек тә сакчы отряд дигәнне аңлата иде бит. Хәзер дә илебез чикләрендәге безнең чик форпостларыбыз шулай йөртелә. Күрәсең, фильмның төп персонажлары совет .яшьләренең социалистик революция казанышлары, Ильич васыятьләре сагында нык торучы алдынгы катлауларыннан гыйбарәт дип уйларга кирәк.
Ләкин бу фильмны караган һәркем, бу дөрес түгел, дип әйтәчәк. Хәтта фильм персонажларының иң уңайлары да — өч эшче егет тә безнең гүзәл яшьләребезне гәүдәләндерми. Алар ничек яшәргә һәм
9
нәрсәгә омтылырга белмәүче -кешеләр итеп күрсәтелгән, һәм бу киң колач белән коммунизм төзү заманында, Коммунистлар партиясе Программасы идеяләре белән яктыртылган заманда шулай!
Хәзер коммунизмны партия җитәкчелегендә әтиләре белән бергә шундый яшьләр төзимени! Безнең, халкыбыз үзенең киләчәккә булган өметләрен шундый яшь кешеләр белән бәйли аламыни, алар социалистик революция ясаган, социализм төзегән, аны, кулларына .корал •тотып, фашист яуларына каршы каты сугышларда саклап калган, киң колач белән коммунистик җәмгыять төзү өчен материаль һәм рухи шартлар тудырган өлкән буыннарның бөек -казанышларының варислары булып әверелерләр дип ышана аламыни!
Юк, җәмгыять андый кешеләргә таяна алмый — алар көрәшчеләр түгел һәм дөньяны үзгәртеп коручылар түгел. Болар — мораль чирләшкә, тумас борын картайган, тормышта югары максатлардан һәм өметләрдән мәхрүм ителгән кешеләр.
Картинада безнең яшьләр арасында әле очрый торган, беркемне дә яратмый -һәм хөрмәтләми торган эшлексез һәм ярым череп таркалган типларны тискәре планда күрсәтү һәм тәнкыйтьләү нияте ята; бу типлар өлкәннәргә ышанмыйлар гына түгел, бәлки аларны дошман күрәләр. Алар бернәрсә белән дә риза түгелләр, бөтен нәрсәгә шыңшыйлар, бөтенесеннән көләләр һәм бөтенесенә төкереп карыйлар, үзләренең көннәрен мәгънәсез үткәрәләр, ә кичләрен һәм төннәрен бик шикле гулянкаларда уздыралар. Мондый типлар хезмәт турында борын чөеп нәфрәт белән сөйлиләр. Шундый шалопай ипи ашый, өстәвенә тагын шул икмәкне тырыш хезмәте белән булдыручы кешеләрне мыскыл итә.
Фильмны куючылар трай тибеп йөрүче кешеләрне, әрәмтамакларны гаепләү ниятен тормышка ашыра алмаганнар. Мондый гарипләрне һәм мөртәтләрне хурлык белән тамгалау, хурлык баганасына терәтү өчен аларның гражданлык батырлыгы һәм нәфрәтләре җитмәгән, алар юньсезне чак кына яңаклау белән генә чикләнгәннәр. Ләкин мондый адәм актыкларын яңаклау белән төзәтеп булмый.
Картинаны куючылар тамашачыны яшьләрнең тиешле катлауларына юнәлдермиләр. Безнең совет яшьләре үз тормышларында, хезмәтләрендә һәм көрәшләрендә тыныч төзелеш елларында да һәм Ватан сугышы фронтларында да марксизм-ленинизм идеяләренә чын күңелдән бирелгәнлекләрен исбат иткән элгәр буыннарның героик традицияләрен дәвам итәләр һәм арттыралар. Безнең яшьләребез А. Фадеевның «Яшь гвардия» романында яхшы итеп -күрсәтелгән, һәм шунысы бик аяныч, шушы роман буенча фильм куючы С. Герасимов үзенең шәкерте М. Хуциевка үз картинасында безнең яшьләрдә яшь гвардиячеләрнең гүзәл традицияләренең ничек яшәвен һәм үсүен күрсәтергә киңәш бирмәгән.
Мин фильм героеның сугышта һәлак булган атасының шәүләсе белән очрашуы эпизодының җитди, принципиаль ризасызлык тудыруын кичә әйткән идем инде. Улының: ничек яшәргә, дигән соравына, әтисенең шәүләсе үз чиратында улыннан — син ничә яшьтә, дип сорый. Инде улы, мина егерме өч яшь, дип җавап биргәч, әтисе— миңа егерме бер яшь... ди һәм югала, һәм сез безнең мондый эпизодның дөреслегенә ышануыбызны телисезме? Беркем дә ышанмас! Бөтенесе дә беләләр, хәтта хайваннар да үзләренең балаларын ташламыйлар. Әгәр көчекне эттән аерып алып суга ташласалар, эт, үзенең тормышын куркыныч астына куеп, шунда ук көчекне коткару өчен ташланачак.
Әтисенең улы биргән сорауга җавап бирмәвен һәм аңа тормышта дөрес юлны ничек итеп табарга үзенең киңәше белән ярдәм итмәвен күз алдына китерергә мөмкинме?
10
Ә бу бодай гына эшләнмәгән. Биредә билгеле бер мәгънә салынган. Балаларга, сезнең әтиләрегез тормышыгызда остазлар була алмыйлар һәм аларга киңәш сорап мөрәҗәгать итүнең кирәге юк, дигән фикерне сеңдерергә телиләр. Фильмны куючылар фикерепчә, яшьләр үзләренә ничек яшәргә кирәклеген олыларның киңәшеннән һәм ярдәменнән башка, үзләре хәл итәргә тиешләр.
Эне, кинофильмны куючыларның позициясе биредә шактый ачык чагылган. Ләкин сез арттырып җибәрмәдегезме? Нәрсә, сез яшьләрне өлкән буыннарга каршы күтәрергә, аларны бер-берсе белән ачулаиыш- тырырга, коммунизм өчен бергәләп алып барыла торган көрәштә яшьләрне дә, картларны да берләштерә торган дус совет семьясына таркаулык кертергә телисезме?
Мондый кешеләргә бөтен җаваплылык белән болай дип белдерә алабыз—моңардан бернәрсә дә чыгара алмассыз! (Көчле кул чабулар)
Безнең заманда аталар һәм балалар проблемасы Тургенев зама- нындагыча яшәми, чөнки без бөтенләй башка тарихи эпохада яшибез, Һәм бу эпохага кешеләр арасында бөтенләй башка мөнәсәбәтләр хас. Совет социалистик җәмгыятендә буынлар арасында каршылыклар юк, «аталар Һәм балалар» проблемасы иске мәгънәсендә яшәми. Ул— фильмны куючылар тарафыннан уйлап чыгарылган, һәм аның ясалма рәвештә күпертелүе яхшы ниятләрдән чыгып эшләнми.
Без җәмгыятебездә кешеләрнең мөнәсәбәтләрен шулай аңлыйбыз һәм әдәбият әсәрләрендә, пьесаларда, кинофильмнарда, музыкада, сынлы сәнгатьтә—сәнгатьнең барлык төрләрендә бу мөнәсәбәтләрнең дөрес чагылыш табуын телибез. Әлегә моны аңламый торган кешеләр уйлансыннар, ә без аларга дөрес позиция алырга ярдәм итәрбез.
Фильм режиссеры иптәш Хуциевтан һәм аның шефы иптәш Герасимовтан, сездә шундый картинаның идеясе ничек килеп туа алды, дип сорау урынлы булыр.
Фильмның җитди кимчелекләре күзгә бәрелеп тора. Аны караган кино эшлеклеләре бу турыда режиссерга ачыктан-ачык һәм туп-туры әйтергә тиешләр иде шикелле. Ә картина тирәсендә ниндидер акылга сыймаслык нәрсә барды. Фильмны әле беркем дә күрмәс борын ук аның «безнең сәнгатебездә сирәк очрый торган» иң күренекле фильм булуы турында халыкара масштабта киң реклама кампаниясе җәелеп китте. Моның нигә кирәге бар? Болай эшләргә ярамый, иптәшләр, ярамый!
ПАРТИЯЛЕЛЕК ҺӘМ ХАЛЫКЧАНЛЫК —
СӘНГАТЕБЕЗНЕҢ МӨҺИМ ПРИНЦИБЫ
Соңгы елларда әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләре үз иҗатларында безнең совет җәмгыяте тормышында Сталинның шәхес культына бәйләнешле чорга зур игътибар бирәләр. Болар бөтенесе аңлатылырлык һәм закончалыклы. Ул еллардагы совет чынбарлыгын партия позициясендә торып дөрес яктырткан әсәрләр барлыкка килде. Мисал итеп А. Твардовскийның «Ерактан еракка» поэмасын, А. Солженицынның «Иван Денисовичның бер көне» повестен, Е. Евтушенконың кайбер шигырьләрен, Г. Чухрайиың «Саф күк» кинофильмын һәм кайбер башка әсәрләрне китерергә мөмкин булыр иде.
Дөреслекне чагылдырган чын художество әсәрләре, тормышның нинди генә тискәре якларына кагылсалар да, алар халыкка яна җәмгыять төзү өчен көрәшендә ярдәм итсәләр, аның көчләрен тупласалар һәм ныгытсалар, партия андый әсәрләрне яклап килә.
Сатираның, аерым алганда, мәсәлләрнең нинди әһәмиятле роль уйнавын һәркем белә. Иптәш Михалков, мәсәлән, бу жанрда бик еш
11
чыга. Сатира — үткен пәке кебек; кешенең шешләрен күрсәтү һәм шунда ук, яхшы хирург кебек аларны кисеп ташлау. Ләкин, зарарлы шешне кисеп ташлау һәм организмга зыян китермәү, аны зарарламау өчен, хирург үзенең пычагыннан ничек файдаланса, сатира коралыннан да шулай ук яхшы файдалана белергә кирәк. Монда осталык кирәк. Әгәр бу осталыкны үзләштермәгәнсең икән, ул чагында керешмә, чөнки башкаларга зыян китерерсең, өстәвенә үз кулыңа да пычак тидерерсең. Балалар күп кенә әйберләр белән эш итәргә өйрәнеп җиткәнче, аларга үткен әйберләр бирмәүләре белән аналар бик дөрес эшлиләр. (Залда җанлашу, кул чабулар).
Шуларның бөтенесе белән бер үк вакытта без барлык ижат работ- пикларының игътибарын аерым авторларның әсәрләрендә чагыла торган кайбер ялгыш мотивларга һәм тенденцияләргә юнәлдерергә кирәк дип саныйбыз. Дөрес булмаган тенденцияләр, башлыча, бөтен игътибарның законсызлык, башбаштаклык, властьтан явыз ният белән файдалану фактларына берьяклы туплануында чагыла.
Чыннан да, шәхес культы еллары авыр нәтиҗәләр калдырды. Безнең партия бу турыда халыкка бөтен дөреслекне әйтеп бирде. Шуның белән бергә, ул еллар безнең дошманнар аңлаганча, совет җәмгыятенең үсешендә торгынлык еллары булмагайлыгын күздә тотарга һәм онытмаска кирәк. Коммунистлар партиясе җитәкчелегендә, бөек Ленин идеяләре һәм васыятьләре байрагы астында безнең халкыбыз уңышлы рәвештә социализм төзеде һәм төзеп җиткерде. Советлар ■Союзы партиянең һәм халыкның тырышлыгы белән куәтле социалистик дәүләткә әверелдерелде, бу дәүләт сугышның бик авыр сынауларына бирешмәде, фашист яуларын тулысынча тар-мар итеп, тарихта тиңдәше булмаган сугышны җиңү белән тәмамлады. (Көчле кул чабулар).
Шуңа күрә без, кайбер язучылар илебез тормышындагы ул этапны бәяләүгә чиктән тыш берьяклы карыйлар һәм, барлык вакыйгаларны диярлек караңгы тоннарда күз алдына китерергә, кара буяулар белән ■сурәтләргә маташып дөрес эшләмиләр, дип әйтәбез дә. Үзләре өчен материалны чүп ящикларыннан алуны өстен күрүче һәм андый әсәрләрне халык тормышын дөрес яктырту итеп күрсәтергә теләүче әдипләр әле бетеп җитмәгән. Андый караш ягында торучылар, халкыбызның уңышлары турында, тормыштагы уңай яклар турында сөйли торган барлык әсәрләрне «бизәп» күрсәтә торган әсәрләр, дип саныйлар. Андый фикер белән килешеп булмый. Билгеле, кайбер әсәрләрдә артык бизәп күрсәтүләр булды һәм ул күренешкә партия үзенең тис-кәре каравын белдерде. Ләкин ул чорда бөтенесе дә начар булмады ■бнт, халык социалистик төзелешнең ул чорында да геройлык күрсәтте, һәм шунлыктан бөтенесен дә дегет белән буярга ярамый.
Тормышыбызның уңай яклары турында язучы сәнгать эшлеклелә- ренә һәм язучыларга «бизәп» күрсәтүчеләр ярлыгы ябыштырырга яратучыларга отпор бирергә кирәк. Тормышта гел начарлыкны гына эзләп йөрүчеләргә һәм бөтенесен кара буяулар белән сурәтләүчеләргә • нинди кушамат бирергә соң? Күрәсең, аларны дегет белән буяучылар дип йөртергә кирәк булыр. Тормыштагы яхшы яклар әдәбиятта һәм сәнгатьтә лаеклы чагылырга тиеш.
Әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләре тормыш күренешләрен тирәнрәк «йрәнергә һәм аларны үз әсәрләрендә дөресрәк яктыртырга тиешләр, һәркем халкыбызга, гомуми эшебезгә үз коралы белән хезмәт итәргә тиеш. Мин һәр язучыны, скульпторны, композиторны, кино һәм театр эшлеклесен күздә тотам. Сәнгатьнең һәр төренең коралы дошманнарны җиңү Һәм якты киләчәккә — коммунистик җәмгыятькә юл салу өчен ■халкыбыз файдасына юнәлдерелгән булырга тиеш.
12
Без моны һәрвакыт истә тотарга тиешбез. Шау-шулы фразаларның кирәге юк, һәр иҗат работнигы турында халык аның нәрсә иҗат итүенә карап хөкем йөртә. Менә кайберәүләр ул чагындагы тормышыбызның уңай якларын да күреп әсәрләр язган кешеләрнең барысын да гаеплиләр. Ул вакытта язылганнарның бөтенесен дуамал гына хурларга ярамый. Бу бит, XX һәм XXII съездлардан чигенү, диярләр. Юк, бу —XX һәм XXII съездлар курсын раслау! (Көчле кул чабулар).
И. Г. Эренбург мемуарларын укыганда, аның бөтен нәрсәне караңгы тоннарда сурәтләвен күрәсең. Иптәш Эренбург үзе шәхес культы чорында эзәрлекләүгә яки чикләүләргә дучар 'булмады. Мәсәлән, күп еллар буе тоткынлыкта тотылган Галина Серебрякова кебек язучының язмышы бөтенләй башкача килеп чыкты. Ләкин ул, шуңа да карамастан, рухи төшенкелеккә бирелмәде, партия эшенә турылыклы булып калды һәм акланганнан соң ук иҗади тормышка кушылды, үз коралын кулына алды, халыкка һәм партиягә кирәкле әсәрләр иҗат итә. (Көчле кул чабулар).
Илебездә куәтле җитештерүче көчләр булдырылды, культура революциясе ясалды. Совет халкы ирешкән бу күренекле җиңүләрнең гүзәл җимешләрен бүген бөтен дөнья илебезнең куәтле адымнар белән коммунизм юлыннан баруында, фән һәм техника өлкәсендәге бөек ачышларында, космосны яулавында күрә. Безнең бүгенге җиңүләребезне экономика һәм культура өлкәсендә теге елларда ирешелгән уңышлардан аерып карарга ярамый.
Хәзер еш кына, ни өчен законнарны бозу һәм властьтан явыз файдалану Сталин нсән вакытта ачылмады һәм бетерелмәде, ул чагында моны эшләп була идеме, дигән сорау куялар. Бу мәсьәлә буенча безнең карашыбыз партия документларында күп тапкырлар бөтен тулылыгы белән һәм җитәрлек ачык итеп яктыртылды. Кызганычка каршы, вакыйгаларны бозып күрсәтергә маташучы кешеләр, шул исәптән, сәнгать работниклары арасында да, әле бетеп җитмәгән. Шуңа күрә безгә бүгең дә Сталинның шәхес культы турындагы мәсьәләгә яңадан тукталырга туры килә.
Шундый сорау куела: партиянең җитәкче кадрлары, әйтик, ул чагында кешеләрне кулга алулар турында белделәрме? Әйе, белделәр. Ләкин алар бернинди дә гаебе булмаган кешеләрнең кулга алынган- лыкларын белделәрме? Юк. Моны алар белмәделәр. Алар Сталинга ышандылар һәм намуслы, безнең эшебезгә чын күңелдән бирелгән кешеләргә карата репрессияләр кулланыла алуын уйларына да китермәделәр.
Совет җәмгыяте Октябрь революциясенең беренче көннәреннән башлап илебез эчендә эксплуататор сыйныфларны тәмам бетергәнгә кадәр иң кискен сыйнфый көрәш обстановкасында булды. Сыйнфый дошманнар гражданнар сугышының ачык бәрелешләрендә тар-мар ителделәр, ләкин алар физик яктан юк ителмәделәр һәм совет строена зыян китерү турындагы мәкерле уйларыннан ваз кичмәделәр. Алар көрәш формаларын үзгәрттеләр һәм саботаж, корткычлык, яшертен үтерүләр, террор актлары, фетнә кебек методлар куллана башладылар.
Революция үзенең казанышларын сакларга тиеш идеме? Әйе, ул моны эшләргә тиеш иде, һәм беренче көннәрдән үк бөтен кискенлеге белән эшләде. Билгеле булганча, Совет властеның беренче айларында Владимир Ильич Ленин декреты буенча, контрреволюциям каршы көрәштә пролетариат диктатурасының дошманнар өчен дәһшәтле органы— ВЧК төзелде. Революциягә каршы заговорлар фаш ителгәч, Сталин, Үзәк Комитет секретаре буларак, илне заговорчылардан чистарту буенча көрәш алып барды һәм халык дошманнарына каршы көрәш лозунгысы астында алып барды. Бу эштә аңа ышандылар һәм аңа булыштылар. Башкача булуы да мөмкин түгел иде. Элек безнең пар
13
тия тарихында берничә тапкыр революция эшенә хыянәт итү очраклары, мәсәлән, Дәүләт думасында большевиклар фракциясе члены Малиновскийның провокаторлыгы кебек очраклар булды бит.
Ул чагында революция һәм социалистик төзелеш дошманнарына каршы көрәшкә Сталин җитәкчелек итте. Бу аның авторитетын ныгытты. Октябрь революциясенә кадәр, аның барышында һәм шуннан соң социалистик төзелеш елларында революцион көрәшкә Сталин тарафыннан кертелгән өлеш һәркемгә билгеле иде. Сталинның авторитеты партия эчендә антиленинчыл агымнарга һәм оппозицион группаларга каршы, партия сафларын һәм Совет властен ныгыту өчен, партия эчендә ленинизмга дошман агымнарга һәм оппозицион группаларга, мәсәлән, троцкийчыларга, зиновьевчыларга, уң оппортунистларга һәм буржуаз милләтчеләргә каршы көрәш чорында аеруча нык үсте.
В. И. Ленин үлгәннән соң партия социалистик төзелешнең һәм партия эчендәге хәлнең төп мәсьәләләре буенча троцкийчылар һәм зиновь- евчылар белән дискуссия үткәрде. Бу дискуссиядә Троцкийның, Зиновьевның һәм аларның иярченнәренең капиталистик чолганыш шартларында илебездә социализм төзүнең ленинчыл курсын өзүгә юнәлдерелгән карашлары һәм хәрәкәтләре — антиленинчыл һәм социализмга дошман карашлары һәм хәрәкәтләре ачылды һәм фаш ителде.
Троцкийчылардан соң ук партиянең илне индустрияләштерүгә һәм авыл хуҗалыгын коллективлаштыр у га юнәлдерелгән ленинчыл курсына каршы Бухарин, Рыков -һәм Томский җитәкчелегендәге уң оппортунистлар чыктылар. Әгәр аларның карашлары тормышка ашкан булса иде, алар Советлар Союзының экономикасын котылгысыз рәвештә капиталистик илләргә бәйле итеп куяр иде, безнең илдә капитализмның реставрацияләнүенә китергән булыр иде. Уң оппортунистларның линиясе безнең илне безгә дошман агрессив капиталистик чолганыш каршында хәрби яктан коралсыз калдыруга алып бара иде.
Безнең партиянең илне индустрияләштерү һәм авыл хуҗалыгын коллективлаштыру курсы—ленинчыл курс булды, аны бөтен партия, илебезнең барлык хезмәт ияләре яклады. Без экономик үсештә Көнбатыш Европа йөз елда үткән юлны ун елда үтәргә тиеш идек. В. И. Ленин үлгәннән соң беренче елларда Сталин троцкийчыларга, зиновьевчыларга, бухаринчыларга һәм буржуаз милләтчеләргә каршы көрәштә ленинчыл позицияләрне яклады һәм бу эштә шактый зур роль уйнады. Шуңа күрә партия һәм массалар аңа ышандылар, аңа булышлык күрсәттеләр.
Ләкин Сталинның зур кимчелекләре һәм ялгышлары булды, аларга үз вакытында Владимир Ильич Ленин партиянең игътибарын юнәлдерде.
Сталин үз кулына зур власть туплаганнан соң аның зур шәхси ким-челекләре булу аркасында бу властьтан дөрес файдалана алмау куркынычын бөек Ленин күрсәткән иде. Партия Үзәк Комитетының генеральный секретаре постында Сталинны алмаштырырга киңәш итеп, Владимир Ильич, бер үк вакытта, бу постка «барлык башка яклардан алганда иптәш Сталиннан бары бер өстенлек белән, атап әйткәндә, сабыррак, лояльрәк, иптәшләргә карата ихтирамлырак һәм игътибарлырак, азрак киреләнүчән һ. б. булуы белән аерылып торган» эшлекле куелырга тиеш, дип санады.
Владимир Ильич Ленин Сталинны марксист, партиянең күренекле эшлеклесе, революциягә бирелгән дип санады. В. И. Ленин үзенең фикерләрен партиянең чираттагы съездына хатында аңлатты, бу хат партиянең XIII съездында делегацияләр тарафыннан каралды да. Ул чагында партия бу мәсьәләне хәл иткәндә Үзәк Комитет эчендә көчләрнең реаль чагыштырмасын күздә тотып һәм Сталинның эшлекле буларак уңай якларын исәпкә алып эш итте, аның Владимир Ильич
14
күрсәткән кимчелекләрне бетерә алачагы турындагы вәгъдәләренә ышанды. Сталин аннары үзенең вәгъдәсен бозды, партиянең ышанычыннан явыз файдаланды, бу исә шәхес культы чорында урын алган авыр нәтиҗәләргә китерде.
Сталинның коммунизм эшенә җитди зыян китергән тупас бозуларын— партия тормышының ленинчыл нормаларын тупас бозуын, башбаштаклыкта һәм властьтан явыз файдалануга юл куюын партия һич тә килешмәүчәнлек белән гаепләде һәм гаепли. Шуларның бөтенесе белән бер үк вакытта партия Сталинның партия һәм коммунистик хәрәкәт каршындагы хезмәтләренә тиешенчә бәя бирә. Без хәзер дә, Сталин коммунизмга бирелгән, ул марксист иде дип саныйбыз, моны инкарь итәргә ярамый һәм инкарь итмәскә кирәк. Аның гаебе шунда ки, ул теоретик һәм политик характерда тупас ялгышлар ясады, дәүләт һәм партия җитәкчелегенең ленинчыл принципларын бозды, үзенә партия һәм халык ышанып тапшырган властьтан явыз файдаланды.
Сталинны күмгән вакытта, күпләрнең, шул исәптән минем дә күзләремдә яшь булды. Алар эчкерсез яшьләр иде. Без, Сталинның кайбер шәхси кимчелекләрен белсәк тә, ана ышана идек.
Сталинга һәм аның авторитетына ышанычның нинди зур булганлыгын ачыграк итеп күз алдына китерү очен, миң менә мондый мисал китерәм. Күпләр иптәш Якпрны хәтерлиләр. Ул зур хәрби начальник һәм кристаллдай саф большевик иде. Теге елларда гаелсезгә, фаҗигале һәлак булды. Үлемгә хөкем ителгәннән соң да ул бу эштә Сталинның катнашы юк дип ышанган һәм атып үтерү алдыннан: «Яшәсен Сталин!», дип кычкырган. Допрос вакытында иптәш Якир тикшерүчегә, үзең кулга алуны һәм үзенә каршы гаепләүләрне, провокация дип, партияне һәм Сталинны ялгыштырганнар, алар боларның бөтенесенә төшенерләр, үзе кебек кешеләрнең провокацияләр нәтиҗәсендә һәлак булуларын төшенерләр, дил белдергән. Иптәш Якир гына түгел, бәлки партиянең һәм дәүләтнең гаепсез газап чиккән күп кенә башка күренекле эшлеклеләре дә шулай уйлаганнар.
Сталин үз гомеренең соңгы елларында бөтенесеннән шикләнүче, эзәрлекләнү маниясе белән интегүче каты авыру кеше иде. Партия халыкка Сталинның «ленинградлылар эше», «врачлар эше» һәм башка шундый «эшләрне» ничек тудырганлыгын киң итеп сөйләп бирде. Ләкин, иптәшләр, ул чорда Сталин белән янәшә торып эшләүчеләрнең барысы да бөтен нәрсәдә аның белән килешеп торсалар, андый «эшләр» шактый күп булган булыр иде бит. Бервакыт мин үземнең бер чыгышымда Сталинның «Мәскәү контрреволюцион үзәге» дигән нәрсә турындагы эшне ничек күпертергә ниятләнгәнлеге турында сөйләгән идем инде. Ләкин, билгеле булганча, аңа берсүзсез риза булып калмадылар, һәм Мәскәү партия оешмасы кадрлары массовый репрессиягә дучар ителмәделәр.
Сталинның шулай ук Совет Украинасындагы иҗат интеллигенциясенең шактый өлешен кырып бетерергә ниятләнгәнлеге дә билгеле. Бериянең һәм Кагановичның котыртуы буенча булса кирәк, ул сугыштан соң Совет Украинасында иҗат интеллигенциясе арасында ниндидер милләтчелек тенденцияләре, настроениеләре өлгереп килә дип шикләнгән, һәм ул вакыйгаларны Украинаның иң күренекле язучыларын һәм сәнгать эшлеклеләрен кырып бетерүгә китерерлек юнәлешкә этәрә башлаган. Әгәр Украина большевиклары бу чагында Сталин настроение- сенә кушылган булсалар, ихтимал, Украина интеллигенциясе зур югалтуларга дучар булган булыр иде, һәм, мөгаен, Украина милләтчеләре турында «эш» тудырылган булыр иде.
Сталинның авыру шомланучанлыгын һәм шикләнүчәнлесен белеп, империалистик илләрнең разведкалары тәмам дөрескә охшарлык һәм безнең илдә Совет властена каршы, Совет дәүләтенә каршы хәрби бел-
15
гечләрнец эш итүенә, төрле җинаятьчел группировкаларның заговорлар, коруына тулы ышаныч тудырырлык «эшләр» һәм «документлар» ташлыйлар.
Мемуар әдәбиятын яратучылар еш кына ул вакыттагы вакыйгаларны чит илдә булгандай ерактан тасвирлыйлар, бер үк вакытта аслы белән дә, бу вакыйгалар тудырган нәтиҗәләр буенча да үзләреннән чыннан да ерак торган вакыйгаларны тасвирлыйлар.
Ләкин бездә, әйтергә мөмкин, Сталин башбаштаклыгының йогынтысын үз җилкәләрендә татыган һәм хәтта чиктән тыш авыр вакытта да андый күренешләр белән килешмәгән, протест белдергән һәм ачыктан- ачык белдерүләр белән турыдан-туры Сталинга мөрәҗәгать иткән иптәшләр һәм бик танылган язучылар, сәнгать эшлеклеләре дә бар.
Безнең хөрмәтле Михаил Александрович Шолохов 1933 елның язында ул вакытта Донда эшләнгән башбаштаклыкка каршы үзенең протест тавышын күтәрде. Күптән түгел архивларда Михаил Александрович тарафыннан Сталинга язылган ике хат һәм бу хатларга Сталинның җаваплары табылды. Вешенскида һәм Донныц башка районнарында җинаятьчел эшләр эшләгән кешеләрнең нәфрәтләнерлек эшләре турында Шолоховның йөрәк каны белән язылган хакыйкать сүзләрен дулкынланмыйча уку мөмкин түгел.
Михаил Александрович 1933 елның 16 апрелендәге хатында Сталинга болай дип язган: «Бу .мисалларны бик күп китерергә мөмкин. Бу — бөгелешләрнең аерым очраклары түгел, бу — ашлык хәзерләүнең район масштабында законлаштырылган «методы». Бу фактларны мин я ком-мунистлардан, яки барлык шундый «методларны» үз җилкәләрендә татыган һәм соңыннан «бу турыда газетага язуны» үтенеп миңа килгән колхозчыларның үзләреннән ишеттем.
Сез„ Иосиф Виссарионович, Ксроленконың «Тынычландырылгап авылда» дигән очерыгын хәтерлисезме? Менә шундый «юкка чыгу» кулактан урлауда шикләнелгән өч крестьянга карата гына түгел, бәлки уннарча мең колхозчыларга карата эшләнде. Шул ук вакытта, күрәсез, техник средстволар күбрәк кулланылган һәм зуррак ерткычлык белән эшләнгән»,
Шолохов аннары Сталиннан түбәндәгеләрне үтенә: «Районнардагы хәлгә күз салырга кирәк. Колхозчыларны һәм Совет властен мәсхәрәләгән кешеләрнең эшләрен генә түгел, бәлки аларга юнәлеш биргән, кешеләрнең дә эшләрен тикшерергә кирәк.
Әгәр мин язганнарның бөтенесе Үзәк Комитет игътибарына лаеклы булса, Вешенск районына чын күңелдән бирелгән коммунистлар җибәрегез; аларда, кемнең кем булуына карамастан, районның колхоз хуҗалыгын тәмам какшатуда гаепле булганнарның бөтенесен фаш итү өчен кыюлык җитәрлек булырга тиеш, алар колхозчыларга карата чиркан- гыч газаплау, кыйнау һәм мәсхәрәләү «методлары» кулланучыларны, гына түгел, бәлки моңа рухландыручыларны да тикшерергә һәм фаш итәргә тиешләр».
Иптәш Шолохов хатларыннан, сүз уңаенда әйткәндә, аның әсәрләрендә дә. аның истәлекләрендә дә игълан ителмәгән бу туры, ачыктан- ачык һәм кыю язылган хатлардан башка өзекләр дә китерергә мөмкин булыр иде.
Ләкин мин башкасына тукталырга телим. Язучы Шолохов хатына Сталин нинди җавап биргән соң? Ул Михаил Александровичка «Сезнең, хатыгыз беркадәр берьяклы тәэсир тудыра» дип язган. Сталинның хатында болай диелә:
«Мин хатларыгыз өчен Сезгә рәхмәт әйттем, чөнки алар безнең партия-совет эшендәге чирләрне ачалар, кайчакларда безнең работникларның, дошманны авызлыкларга теләп, абайламыйча дусларга бәрүләрен һәм садизмга кадәр тәгәрәүләрен ача. Ләкин бу, мин Сезнең.
16
белән бөтенесендә дә килешәм, дигән сүз түгел. Сез бер якны күрәсез, начар күрмисез. Ләкин бу —эшнең бер ягы гына. Политикада ялгышмау өчен (Сезнең хатлар — беллетристика түгел, бәлки тоташ политика) күзәтергә кирәк, икенче якны да күрә белергә кирәк. Ә икенче ях шуннан гыйбарәт ки, сезнең районның хөрмәтле игенчеләре (сезнен районныкылар гына да түгел) «итальянка» (саботаж!) ясадылар һә.м эшчеләрне, Кызыл Армияне икмәксез калдырудан да тартынмаслар иде. Саботажның тыныч һәм тышкы яктан зарарсыз (кан -коймыйча) ясалу факты, — бу факт хөрмәтле игенчеләрнең чынлыкта совет властена каршы «тыныч» сугыш алып барганлыкларын үзгәртми. Хәлдән тайдыруга исәпләнгән сугыш, кадерле иптәш Шолохов...
Билгеле, — дип яза аннары Сталин, — Сез ышандырырга теләгәнчә, безнең работниклар тарафыннан юл куелган тәртипсезлекләр кебек хәлне берничек тә аклау мөмкин түгел, һәм бу тәртипсезлекләрдә гаепле- ләргә кирәгенчә жәза бирелергә тиеш. Ләкин шулай да ерактан караганда гаепсез күренгән хөрмәтле игенчеләрнең бөтенләй үк гаепсез кешеләр түгеллеге көн кебек ачык».
Менә, күрәсез, ачыктан-ачык законсызлыклар турында Сталинга хәбәр иткән язучы Михаил Александрович Шолоховка вакыйгалар «ерактан караганда гаепсез күренгән» булып чыга. Бу бит халык арасында яшәгән һәм коллективлаштыру турында партиячә дөрес китап — «Күтәрелгән чирәм» китабың язган язучыга әйтелгән. (Озакка сузылган кул чабулар).
Чын большевик-язучы буларак, М. Шолохов күзгә күренеп торган гаделсезлекләр белән килешмәгән, уд вакытта хөкем сөргән законсыз- лыкларга каршы чыккан, ләкин Сталин Шолоховның бу сигналларына, шулай ук аның шикелле башка батыр коммунистларның күп санлы сигналларына игътибар бирмәгән.
Сталинның властьтан явыз файдалануы -һәм ул эшләгән башбаштаклык фактлары турында без ул үлгәннән соң, партиянең һәм халыкның явыз дошманы, шпион һәм кабахәт провокатор Берия фаш ителгәннән соң гына белдек. Шуны күздә тотарга кирәк: Берия, хәтта Сталинның гробы янында да үзенең шатлыгын яшерергә кирәк санамаган шушы кабахәт кеше, властька, партиядә лидер булуга котырынып омтылды. Ул вакытта шундый реаль куркыныч бар иде. Ул Октябрь революциясе казанышларына, илебездә коммунистик төзелеш эшенә һәм халыкара коммунистик хәрәкәтнең уңышлары өчен зур куркыныч иде.
Сталин үлгәннән соң беренче көннәрдән үк Берия партия эшен таркатуга һәм Советлар Союзының социалистик лагерьдагы тугандаш илләр-белән дуслык мөнәсәбәтләрен какшатуга юнәлдерелгән адымнар ясый башлады. Мәсәлән, Маленков белән бергәләп алар Германия Демократик Республикасын социалистик дәүләт буларак бетерү, Германиянең Социалистик бердәм партиясенә социализм төзү өчен көрәш лозунгы сыннан баш тартырга киңәш .итү турында провокацион тәкъдимнәр белән чыктылар. Шул вакытта ук партия Үзәк Комитеты бу хыянәтчелек тәкъдимнәрен нәфрәтләнеп кире какты һәм провокаторларга җимергеч отпор бирде.
Үзәк Комитет күргән чаралар партияне һәм илне империалистларның кабахәт агенты Бериянең хыянәт планнарыннан саклап калды.
Иптәшләр, боларның бөтенесен хәтердә яхшы сакларга кирәк, совет җәмгыяте тормышы турында, аның бүгенге көне һәм узганы турында әсәрләр иҗат итүче һәр кеше тарихи вакыйгаларны тирәнтен төшенә белергә тиеш. Совет халкы иске, буржуаз дөньяны җимерүдән алып яңа, безнең илдә тәмам җиңүгә ирешкән социалистик җәмгыять төзүгә кадәр зур һәм данлы юл үтте. (Озакка сузылган кул чабулар).

Бу юл җиңел булмады; безнең халкыбыз социализмның җиңүе өчен көрәштә үз юлында туган барлык кыенлыкларны һәм мәхрүмлекләрне геройларча җиңде. Кыенлыкларны җиңү барышында совет кешесенең, дөньяны революцион үзгәртү өчен көрәшүче яңа җәмгыять кешесенең характеры формалашты. Югары ленинчыл идеялелек, коммунистик идеалларның тантанасы хакына үз-үзеңне корбан итүгә какшамас ихтыяр һәм омтылыш Коммунистлар партиясе тәрбияләгән совет кешеләре буынының гүзәл билгеләре ул. Скептицизм, ихтыярсызлык һәм йомшаклык, пессимизм һәм чынбарлыкка нигилистик караш совет кешеләренә чит нәрсә.
Кайбер әдәбият әсәрләрендә, кинофильмнарда һәм спектакльләрдә тормышларындагы кыенлыклар уңае белән кешеләрнең төшенкелек һәм күңелсезләнү кичерешләре һәр яктан сурәтләнүен күрү гаҗәпләнү тудыра. Халыкның иҗади эшендә катнашмаучы, аның хезмәт поэзиясе белән мавыкмаучы һәм бөтенесенә читтән карап торучы кешеләрнең генә тормыш картиналарын шулай сурәтләве мөмкин. Кайчакларда кара буяулар белән һәм соры тоннарда сурәтләнә торган еллардагы вакыйгаларда катнашучы буларак, мин, үз тәҗрибәмнән чыгып, ул елларның бәхетле, шатлыклы еллар, көрәш һәм җиңү, коммунизм идеяләре тантана иткән еллар булганлыгын әйтә алам. (Озакка сузылган кул чабулар).
Күптән түгел иптәш Вальтер Ульбрихт безгә немец киноработник- лары Аннели һәм Андре Торндайклар эшләгән «Рус могҗизасы» дигән документаль кинофильм күрсәтте. Ул — менә дигән фильм. Без аны караганда, безнең күз алдыннан илебез тормышының дөрес картиналары үтте. Без аларны караганда, гражданнар сугышында катнашучылар арасында мин үземне күргәндәй булдым, ул көннәрдә Кызыл Армия сугышчылары шундый иде. Фильм безнең документаль материаллардан файдаланып эшләнгән. Кем әйтмешли, алла кушып, безнең киноработниклар да хакыйкатьне чагылдырган шундый яхшы фильмнарны күбрәк булдырсыннар иде. «Рус могҗизасы» фильмы безнең ки-чәге көнне бүгенге көн белән чагыштырып күрсәтә. Бу фильмны карыйсың да, уйлыйсың: менә безнең ил ничек алга китте! (Кул чабулар).
һәм без үзебезнең яшь кешеләргә шундый киңәш бирер идек, революция тарихыннан, сезнең әтиләрегез һәм әниләрегез катнашкан көрәш тарихыннан өйрәнегез, инде арабызда булмаганнарының истәлеген изге итеп саклагыз, әле яшәүчеләренә ихтирам белән карагыз, үзегез лаеклы кешеләр, үз әтиләрегезнец эшләрен лаеклы дәвам иттерүчеләр булу өчен, алардан бөтенесен үзегезгә корал итеп алыгыз (Көчле кул чабулар). Әгәр сез үз дәрәҗәгезне санламасагыз, сезнең өскә хурлык төшәр.
Без халкыбызга, аның көченә, аның иҗади революцион рухына ышанабыз. Без үзебезнең иҗат яшьләренең үз әтиләре эшен дәвам иттерәчәкләренә, һәрвакыт халык белән бер адымда барачакларына ышанабыз.
Җиңүгә чын күңелдән омтылу белән рухланган сугышчы, нинди генә кыен булса да, походлар һәм бәрелешләр кыенлыкларын игътибарга алмый. Ул идея өчен үзенең тормышын бирә, чөнки көрәшнең иң кискен моментында идея аның өчен теләсә нинди кыенлыклардан өстен, бөтенесеннән өстен булып әверелә.
Кешенең тормыш күренешләрен һәм тарихи вакыйгаларны бәяләве аның бу күренешләргә һәм вакыйгаларга мөнәсәбәтендә нинди идея позицияләрендә торганлыгына һәм торуына бәйле.
Революцияне һәм халыкның үзгәртеп кору эшчәнлеген «чарлак тә-рәзәсеннән күзәткән кебегрәк» күзәткән кешеләр тарафыннан безнең революция турында һәм социалистик төзелеш турында язылган китаплар бар.
2. .0. Ә." N 4.
17

18
Революция тарафыннан җылы ояларыннан бәреп чыгарылган, рево люцияне аңламаган һәм кабул итмәгән кешеләр дә революция турынд® совет халкының тормышы һәм эшләре турында китаплар яздылар Вакыйгалар дулкыны аларпы бер чиктән икенче чиккә — Мәскәүдә^ Кырымга. Кырымнан Тбилисигә, ә аннан бөтен дөньяга ташлады. Алар повестьларда, романнарда һәм мемуарларда үз башларына һәм үзләр* кебекләр өстенә төшкән кыенлыклар уңае белән үзләренең кичерешләр* турында, ничек итен аларга сасы балык һәм шундыйлар белән туеныл торырга туры килүе турында язалар. Безнең совет кешеләре ул чагын- да. начар киенгән һәм ярым ач булсалар да, кайчагында сасы балыгы булмауга да карамастан, дошманнарны җиңделәр, ләкин сыкранмадылар һәм ыңгырашмадылар, бәлки нык торып сугыштылар, революция казанышларың үз-үзләрен аямыйча сакладылар. (Көчле кул чабулар).
Безнең партия һәрвакыт әдәбиятта һәм сәнгатьтә партиялелек ягында торды. Ул художество иҗаты мәсьәләләрендә коммунистик партиялелек позицияләрендә нык торучы әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләренея барысын да — картларын да, яшьләрен дә, партиялеләрен дә, партиясезләрен дә тәбрик итә. Алар — партиянең таянычы, аның турылыклы солдатлары. (Кул чабулар).
Без аларны яклыйбыз һәм яклаячакбыз, безнең иҗат көчләренең үсүе һәм ныгуы, үзләренең иҗатында җнңүчән марксизм-ленинизм идеяләрен эзлекле яклаучы, бөтен череклеккә, чит һәм дошман нәрсәгә, аларның каян үтеп керүенә карамастан, килешмәүче бердәм, сугышчан, революцион художниклар семьясына тупланулары турында кайгыртабыз һәм кайгыртачакбыз. (Кул чабулар).
Монда шагыйрь Р. Рождественский чыгып сөйләде. Ул Н. Гриба- чевның «Юк, малайлар!...» дигән шигыренә карата бәхәс алып барды. Иптәш Рождественский чыгышында, гүяки яшь әдипләрнең бер группасы гына безнең бөтен яшьләрнең настроениесен чагылдыра, бу группа яшьләрнең киңәшчесе булып тора, дигән фикер аңкыды. Ләкин эш һич тә алай түгел бит. Безнең совет яшьләрен партия тәрбияләде, ул партиягә ияреп бара, партияне үзенең тәрбиячесе һәм юлбашчысы дип карый. (Көчле кул чабулар).
Яшь шагыйрь Р. Рождественскийга үрнәк итеп мин солдат-шагыйрь- не, үткен күзле һәм идея дошманнарына һич тә ялгышмыйча бик төз бәрә торган коммунист-шагыйрь Н. Грибачевны куярга теләр идем. (Кул чабулар). Без кискен идея көрәше чорында, акыллар өчен, кешеләрне яңадан тәрбияләү өчен көрәш чорында яшибез. Бу, станокларны һәм заводларны үзгәртеп коруга караганда, шактый кыенрак, катлаулы процесс. Сез — әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләре, образлы итеп әйткәндә, кешеләр психологиясен үзгәртүче тимерчеләр. Сезнең кулыгызда көчле корал бар, һәм сезнең бу коралыгыз һәрвакыт халык интереслары файдасына эш итәргә тиеш. (Кул чабулар).
Әгәр төгәл әйтсәк, җәмгыятьтә, гомумән, партиясезлек юк. Партня- сезлеген күрсәтергә тырышучы моны партия карашлары һәм идеяләре белән үзенең килешмәвен яшерү, үзенә тарафдарлар туплау өчен эшли. Иң явыз реакционерларның һәм контрреволюцнонерларның партиясезлек лозунгысы астында чыгулары һәм аннары гына аларның буржуаз партиялелеге ачылу вакыйгалары тарихта берничә тапкыр булды.
Андый мисалларны илебезнең эшчеләр сыйныфы һәм хезмәт иясе крестьяннарының Совет властен ныгыту өчен көрәше тарихыннан күп китерергә мөмкин. Төрле этапларда, төрле чорларда эшчеләрнең һәм крестьяннарның дошманнары, партиясезлек артына яшеренеп, ком-мунистларга каршы, социализм төзүгә каршы көрәш чараларын төрлечә кулландылар.
Совет властеның беренче елларында эсерлар, анархистлар, меньшевиклар, кадетлар һәм башка шакшылар, эксплуататорларның һәм un
19
тервентларның ихтыярым чагылдырып, аларның агентлары һәм ялчылары буларак, революциягә каршы, Ленинга каршы, эшчеләр һәм крестьяннар властена каршы ачыктан-ачык һәм турыдан-туры чыктылар.
Гражданнар сугышы елларында эшчеләр сыйныфының һәм кре-стьяннарның дошманнары лагеренда капиталистлар һәм алпавытлар чит ил интервентлары белән союзда булдылар. Барлык меньшевистик: эсер, анархистик сәләмәләр контрреволюциягә хезмәткә керделәр, аның өеренә әверелделәр.
Контрреволюциягә һәм интервенциягә каршы аяусыз сугышлар утында илебез хезмәт ияләре политик тәрбия мәктәбе үттеләр, политграмотаны үз җилкәләрендә татыдылар һәм үзләренә кемгә иярергә, кем ягында торырга икәнлеген хәл иттеләр, большевикларга әверелделәр.
Болар Д. Фурмановның «Чапаев» повестенда һәм кинофильмында, А. Серафимовнчның «Тимер ташкын» романында, А. Фадеевның «Тар- мар» романында, Ы. Островскийның «Корыч ничек чыныкты» романында һәм безнең революцион совет язучыларыиың башка әдәби әсәрләрендә бик яхшы һәм ышандырырлык итеп күрсәтелде. Аларның партиялелек идеяләре белән сугарылган әсәрләре хәзер дә зур роль уйныйлар, партиябезнең идеология эшендә корал булып торалар. Кубада һәм үзләренең азатлыгы, бәйсезлеге өчен көрәшүче күп кенә башка илләрдә «Корыч ничек чыныкты» китабының зур популярлык казануы очраклы түгел.
Ленин идеяләре эшчеләрнең һәм крестьяннарның акылларына һаман тирәнрәк кереп урнаша барган саен, коммунистларның халыкта йогынтысы ныгын һәм Совет властеның авторитеты арта барган саен, революция дошманнары большевикларны читкә этәрергә һәм Советларны уз кулларына алырга маташып карадылар. «Коммунистлардан башка Советлар» дигән лозунг ташладылар.
Коммунистлардан башка Советлар нәрсә ул? Ул — революцион эчтәлеге бетерелгән буш форма. Контрреволюционерлар моны яхшы аңладылар һәм, «Коммунистлардан башка Советлар» лозунгысын куеп. Советларны революцион власть органнарыннан массага үз йогынтыларын үткәрүчеләргә әверелдерергә, Советларның авторитетын үзләренең халыкка каршы планнарын тормышка ашыру өчен файдаланырга исәп тоттылар.
Эш теге яки бу оешманың ничек дип аталуында түгел, бәлки аның, нинди политика үткәрүендә, нинди сыйныф интересларын яклавында.
Франциядә, мәсәлән, күптәннән инде коммуналар яшәп килә. Күрәсез, бу идарә органнарына революцион исем бирелгән, ә аларның асылы капиталистик, һәм алар монополистлар интересларын яклыйлар. Революцион «коммуна» сүзе буржуазияне һич тә куркытмый, чөнки бу исем белән аларның идарә органнары исемләнгән.
Хәзер төрле илләрдә үзләренең буржуаз политикасың социалистик фразалар белән яшерүче буржуаз эшлеклеләр азмыни. Алар социализм төзү турында сөйләнәләр һәм шул ук вакытта коммунистларны төрмәләргә утырталар, аларны җәзалап үтерәләр, коммунистлар партияләрең подпольега куып кертәләр, үзләре социализм өчен көрәшәбез дип сөйләнәләр. Алар моны шуның өчен эшлиләр, чөнки социализм идеяләре барлык илләрнең халыклар массаларында һаман популяррак булып аверелә, аларның аңына үтеп керә.
Советлар Союзы халыкларының үрнәге халыклар өчен революцион маяк булып хезмәт итә. Нәкъ менә шуңа күрә буржуаз эшлеклеләр, бигрәк тә сул буржуазия вәкилләре, хезмәт ияләрен алдау өчен, социализм төзү лозунгысыннан киң файдаланалар.
20
БЕЗ ИДЕОЛОГИЯ ӨЛКӘСЕНДӘ ЯНӘШӘ ТЫНЫЧ ЯШӘҮГӘ КАРШЫ
Тарихи тәҗрибә өйрәткәнчә, политик, идеологии көрәштә сүзләргә һәм декларацияләргә ышанырга ярамын, аларның кем тарафыннан һәм нәрсә хакына куелуын тапый белергә кирәк. Моның өчен исә, барыннан да элек, уз тормышыңны, үз талантыңны җир йөзендәге хезмәт кешеләренең бәхете өчен көрәшкә багышлаган маркснст-ленинчы, инанган коммунист булырга кирәк.
Үзеңне хезмәтчел халык интереслары өчен көрәшче итеп санал та, «яхшылыкка да һәм явызлыкка да ваемсыз карап», көрәшүче яклар арасындагы чатта торырга ярамый.
Сыйнфый көрәшкә җәмгыятьнең барлык катлаулары тартыла, ул хәтта семьяларга да таркату кертә. Шундый хәлләр дә була, бер үк семьяның членнары баррикаданың төрле якларында бер-берсенә каршы торалар.
Революциядә катнашмауларын, әйтергә кирәк, «гуманлылык» фи-керләреннән чыгып аңлатучы кешеләр категориясе бар; алар, янәсе, үзләредәй кешеләргә каршы кул күтәрә алмыйлар. Кешеләрне үзләре- дәй кешеләр үтермичә, кемнәр үтерә соң?
Революцияләрне иҗтимагый сыйныфлар ясый. Капиталистик сыйныфны бәреп төшерү өчен ясалган эшче һәм крестьяннар революциясе— иң гуманлы, иң кешелекле эш. Мондый революциядә эшче һәм крестьяннар ягында торып катнашу — гуманизмның иң югары чагылышы. Эксплуататорлар строен бәреп төшермичә торып, хезмәт ияләрен азат итү һәм алар өчен бәхетле тормыш кору мөмкин түгел. Хезмәт ияләре ягындагы көрәштә катнашмый торган кешенең асылда буржуазиягә ярдәм иткәнлеген аңлау кыенмыни? Эшчеләр һәм крестьяннар белән бергә бармаучы кеше котылгысыз рәвештә аларга каршы бара. Моны яхшы аңларга кирәк, иптәшләр! (Кул чабулар).
Шундый кешеләр дә очрады һәм хәзер дә очрый, алар: без коммунизм идеяләрен кабул итәбез, днп белдерәләр һәм кайчакта хәтта anti яклап сөйлиләр дә, ләкин көрәштә актив катнашмыйлар, көрәшүчеләрнең аяк астында уралалар, үзләре дә буталалар һәм башкаларны да бутыйлар.
Революция игелекле теләкләр генә түгел, ул каты һәм кискен көрәш. Революция өчен аны ясау барышында гына түгел, бәлки аның казанышларын коммунизм төзеп җиткергәнчегә кадәр ныгыту чорында да көрәшергә кирәк. Монда рефератлар, лекцияләр, докладлар гына җитми, шартлар таләп иткәндә, атышуда да катнашырга кирәк.
Икеләнүче кешеләр сыйныфлар көрәшенең катлаулы шартларында, кайчакта үзләре дә теләмәстән, күңелсез хәлгә төшәләр. А. В. Луначарский белән булган шундый хәлне хәтергә төшереп үтим. Кораллы эшчеләрнең дошманга атуы тарихи һәйкәлләргә тиеп аларга зарар китерүе мөмкин, дип куркып, ул, ризасызлык белдереп, В. И. Ленинга килә һәм хәтта Совет хөкүмәте составыннан чыгу белән яный. Владимир Ильич революция турындагы мондый обывательләрчә караштан көлде. Соңыннан моны Луначарский үзе дә аңлады.
Шул уңайдан мин иптәш Эренбург турында берничә сүз әйтергә теләр идем. Шундый вакытлар булды, иптәш Эренбург Парижга В. И. Ленин янына барган һәм, бу турыда үзе язганча, ул аны теләктәшлек белән кабул иткән. Иптәш Эренбург хәтта партиягә дә кергән, ә аннары аңардан читләшкән. Ул социалистик революциядә турыдан- 'гуры катнашмаган, күрәсең, читтән торып күзәтүче позициясен алган. Иптәш Эренбург үзенең «Кешеләр, еллар, тормыш» дигән мемуарларында безнең революциягә һәм социалистик төзелешнең шуннан соңгы
21
бөтен чорына шундый ук позицияләрдән чыгып бәя бирә, дип әйтсәк, дөреслек бозылган булмас дип уйларга кирәк.
Совет язучысының, художнигының, композиторының, һәрбер иҗат работнигының югары дәрәҗәдәге бурычы — коммунизм төзүчеләр сафында булу, үзенең таланты белой партиябезнең бөек эшемә хезмәт итү, марксизм-ленинизм идеяләре тантанасы өчен көрәшү. Шуны истә тотарга кирәк: дөньяда килешмәүчән ике идеология — социалистик һәм буржуаз идеологияләр арасында кискен көрәш бара.
Художникның бурычы — үзенең әсәрләре белән коммунистик идеяләрнең раслануына актив булышлык итү, социализм һәм коммунизм дошманнарына җимергеч ударлар ясау, империалистларга, колонизаторларга каршы көрәшү.
Безнең күренекле язучыбыз Михаил Александрович Шолоховның иҗаты художникның бурычларын патриотик, партиячә аңлауның гүзәл үрнәге булып тора. Аның «Тын Дон» һәм «Күтәрелгән чирәм» романнарын, «Кеше язмышы» хикәясен, «Алар Ватан өчен сугыштылар» романының бүлекләрен алып карыйк. Болар — гаять зур көчкә, революцион пафоска ия булган, коммунистик партиялелек һәм илебез эшчеләре һәм крестьяннарының революция һәм социализмның җиңүе өчен алып барган сыйнфый көрәшләре рухы белән сугарылган югары художестволы әсәрләр. Иптәш Шолохов гражданнар сугышы вакытында, соңгы эксплуататор сыйныф булган кулакларны бетерү чорында һәм фашист илбасарларга каршы Ватан сугышы елларында көрәштә актив катнашты. Бу көрәшләрдә ул күзәтүче булып түгел, бәлки сугышучы булып катнашты, һәм тыныч вакытта да ул хезмәт ияләре бәхете өчен шундый ук сугышчы булып кала. (Көчле кул чабулар).
Михаил Александрович Шолохов иҗтимагый ' күренешләрнең һәм вакыйгаларның асылын тпрәнтен аңлау, дусларны яхшы күрә белү, дошманнарны таный белү, һәм реаль тормышның истә кала торган кар-тиналарын талантлы рәвештә, партия позицияләреннән чыгып сурәтли белү сәләтенә ия. Ул үзенең әсәрләрендә коммунистларның, хезмәт кешеләренең образларын зур мәхәббәт белән сурәтли!
Ул безнең иҗтимагый строебызның дошманнарын килешмәүчән сыйнфый нәфрәт белән фаш итә һәм кыра. Ул сугыштагы бәрелеш картиналарын шундый ачык һәм ышандырырлык итеп сурәтли! Әгәр инде кылычка кылыч киләләр икән, кылычлар очкыннар чыгарып бәрелешәләр, халык хаклыгы өчен турашалар һәм бу хаклык җиңеп чыга.
Михаил Александрович Шолохов иҗаты мисалында һәркем күрә: язучының коммунистик партиялелеге аның художество индивидуальлеге чагылышларын чикләми генә түгел, бәлки, киресенчә, аның талантының чәчәк атуына актив булышлык күрсәтә һәм аның әсәрләрен иң югары дәрәҗәдәге иҗтимагый әһәмияткә күтәрә.
Без сәнгатьтә сыйнфый позицияләрдә торабыз һәм социалистик идеология белән буржуаз идеология арасында янәшә тыныч яшәүгә кискен рәвештә каршы чыгабыз. Сәнгать идеология сферасына керә, һәм совет сәнгатендә социалистик реализм да, формалистик, абстрак- ционлетик агымнар да бергә тыныч яши алалар, дип уйлаучы кешеләр котылгысыз рәвештә безгә чит булган позицияләргә — идеология өлкәсендә янәшә тыныч яшәү позицияләренә тәгәриләр. Без соңгы вакытта шундый настроениеләр белән очраштык. Үкенечкә каршы, бу кармакка кайбер коммунистлар — язучылар һәм художниклар, хәтта иҗат оешмаларының кайбер җитәкче эшлеклеләре дә эләкте. Шуның белән бергә, әйтергә кирәк, мәсәлән, иптәш Л. Соболев кебек партиясезләр әдәбиятта һәм сәнгатьтә партия линиясен нык яклыйлар.
Узган юлы иптәш И. Эренбург, янәшә яшәү идеясе хатта шаярып әйтелгән, диде. Әйтик, шулай булсын, ләкин ул чакта бу — явыз шаяру. Идеология өлкәсендә болай шаярырга ярамый. Әйдәгез, тикшереп ка-
/
22
рынк, әгәр әдәбиятта һәм сәнгатьтә төрле идея юнәлешләренең янәшә тыныч яшәве тарафдарлары өстенлекне үз кулларына алсалар, чынлыкта -совет сәнгатендә нәрсә килеп чыккан булыр иде. Беренче адым буларак, социалистик сәнгать өлкәсендә революцион казаиышларыбызга удар ясалган булыр иде. Көрәш логикасы буенча эш моның белән геиә бетәр идеме икән. Ихтимал, бу кешеләр, көч туплап, революцион казанышларга каршы чыгыш ясарга маташып карарлар иде.
Миңа идеология өлкәсендә янәшә тыныч яшәунец марксизм- ленинизмга хыянәт итү, эшчеләр һәм крестьяннар эшенә хыянәт итү икәнлеген инде әйтергә туры килгән иде. Хәзер Совет җәмгыяте шундый этапта ки, Ленин партиясе җитәкчелегендә уңышлы төстә коммунизм төзүче илебездәге барлык социалистик милләтләрнең, халыкның барлык катлауларының — эшчеләрнең, колхозчыларның, интеллигенциянең тулы, монолит бердәмлегенә ирешелде.
Безнең халкыбыз һәм партиябез бу монолит бердәмлеккә һичбер төрле кул сузуга түзеп тора алмаячак. Шундый кул сузу күренешләренең берсе—безгә идеологияләрнең янәшә тыныч яшәвен көчләп тагарга маташу. Әнә шуңа күрә дә без утны бу черек идеяләргә каршы да, алар- ны йөртүчеләргә каршы да юнәлдерәбез, һәм, мин ышанам, бу мәсьәләдә без бердәм. (Озакка сузылган кул чабулар).
Ә әле ялгышучыларны без уйланырга, үзләренең ялгышларына төшенергә, бу ялгышларның табигатен һәм чыганакларын аңларга, үзләренең ялгышуларын җиңәргә һәм партия белән бергә, гомуми сафта булып, марксизм-ленинизм кызыл байрагы астында коммунизм төзүдә актив катнашырга, социалистик культура, әдәбият һәм сәнгать уңышларын арттырырга чакырабыз.
Буржуаз идеология формаларының берсе булган абстракционизмны, формализмны яклаучы кайберәүләр аларның социалистик сәнгатьтә яшәү хокукын даулыйлар. Кайберләүләрнең, шул исәптән зур тормыш тәҗрибәсе туплаган иҗат работникларының да моны аңламауларын кызганырга туры килә.
Иптәш Эренбург мемуарларында шундый урын бар. Ул урынны ки- терәм: «Әдәби агымнар бик күп булды: комфутлар, имажинистлар, про-леткультчылар, экспрессионистлар, фуистлар, предметсызлар, презент- чылар, акцидентчылар һәм хәтта бушкуыклар. Билгеле, кайбер теоретиклар күп кенә ахмаклыклар эшләделәр... Ләкин мин күптән үткән ул вакытны якларга телим».
Күренгәнчә, мемуарларның авторы «сул» сәнгать дигән нәрсә вәкилләренә зур симпатия белән карын һәм үз алдына бу сәнгатьне яклау бурычын куя. Кемнән яклау? — дигән сорау туа. Күрәсең, безнең марксистик-ленинчыл тәнкыйтебездәндер. Бу нәрсә хакына эшләнә? Мөгаен, хәзерге заман сәнгатебездә шундый яки шуларга охшаган күренешләргә яшәү мөмкинлеген яклау өчендер. Бу социалистик реализм белән формализмның янәшә яшәвен тану дигән сүз булыр иде. Иптәш Эренбург тупас идеологии ялгыш ясый, һәм безнең бурычыбыз моны аңлауда аңа ярдәм итү.
Үткән юлы безнең очрашуыбызда иптәш Евтушенко абстракционизмны яклап чыкты. Ул үзенең бу позициясен: реалистлар арасында да, формалистлар арасында да яхшы кешеләр була, дигән сүзләр белән нигезләргә маташты, шул ук вакытта Кубаның сәнгатькә -карашлары төрле булган, ә аннары революция өчен көрәштә бер окопта һәлак- булган ике художнигы тормышыннан мисал китерде. Аерым очрак сыйфатында тормышта мондый фактның булуы мөмкин.
Бөтенләй капма-каршы характерда булган мисал китерергә мөмкин. Гражданнар сугышыннан соң Украинадагы Артемовск шәһәрендә гарип формалистик һәйкәл салдылар. Аның авторы скульптор .кубист Кава- леридзе иде. һәйкәл коточкыч тамаша иде, ә кубистлар аңа сокланып
23
•бетә алмадылар (сугыш елларында һәйкәл җимерелде). Формалистик һәйкәлнең авторы, фашистлар оккупациаләгән территориядә калып, үзен әшәке тотты. Димәк, иптәш Евтушенко китергән мисал аның карашларын яклауда җитди аргумент булып хезмәт итә алмый.
Абстракционизмга карата иптәш Евтушенконың позициясе асылда иптәш Эренбург яклый торган карашларга туры килә. Ул яшь кеше, күрәсең, партиябез политикасында әле күп нәрсәләрне аңламый торгандыр, сәнгать мәсьәләләрендә икеләнәдер, карашлары нык түгелдер. Ләкин аның Идеологии комиссия утырышында ясаган чыгышы үзенең икеләнүләрен җиңә алачагына ышаныч тудыра. Мин иптәш Евтушенкога .һәм башка яшь язучыларга массаның ышанычын кадерләргә, арзанлы сенсация эзләмәскә, обывательләр настроениесенә һәм зәвыкларына яраклашмаска киңәш бирер идем. (Озакка сузылган кул чабулар). Үзегезнең ялгышларыгызны танудан оялмагыз, иптәш Евтушенко. Сезнең турыда дошманнар сөйләүдән курыкмагыз. Сезгә шуны ачык итеп аңларга кирәк: принципиаль позицияләрдән читкә китүегез өчен без сезне тәнкыйтьлибез икән, дошманнар сезне мактый башлыйлар. Безнең эшебез дошманнары сезне үзләренә ошаган әсәрләр өчен мактый башлыйлар икән, халык сезне хаклы рәвештә тәнкыйть итәчәк. Шулай булгач, күңелегезгә ошаганын санлап алыгыз. (Кул чабулар).
Коммунистлар партиясе абстракционизмга һәм сәнгатьтәге теләсә нинди башка формалистик бозуларга каршы көрәшә һәм көрәшәчәк. Без формализмга карата нейтраль була алмыйбыз. Америкада булган чагымда миңа ниндидер художниклар — белмим, танылган художниклармы, түгелме — бер картина бүләк иттеләр. Кичә мин сезгә бу чиле-пешле рәсемне күрсәттем. Күрәсең, бу кешеләр минем дошманнарым түгелдер, югыйсә, алар миңа үз хезмәтләренең җимешләрен бүләк итмәсләр иде. Ләкин андый шартта да мин үземә бирелгән бүләкне сынлы сән- гатьто иң югары шедевр яки гомумән шедевр дип таный алмыйм.
Әйтеп карагыз, монда нәрсә ясалган? Күпер өстеннән шәһәрнең күренеше ясалган, диләр. Ничек кенә карасаң да төрле төсләрдәге сызыклардан башка нәрсә күрә алмассың, һәм шул нәрсәне картина дип атыйлар!
Менә тагын шундый «шедевр». Дүрт күз күренә, ә ихтимал, алар артыграктыр. Монда фаҗига, курку сурәтләнгән диләр. Менә абстрак- ционистлар сәнгатьне нинди гариплеккә китереп җиткерәләр. Болар Америка рәсем сәнгате үрнәкләре.
Ә менә безнең архитектура сәнгате өлкәсеннән берничә мисал. Мәс- кәүдә, Сокольникида архитектор иптәш Мельников проекты буенча эшләнгән Русаков исемендәге клуб бар. Бу — уңайсыз, гарип корылма. Ул нәрсәгә генә охшамаган. (Залда эцанлану). Ләкин заманында аны прогрессив яңалык дип сөйләгәннәр иде.
Мәскәүдә архитекторлар Алабян һәм Симбирцев проекты буенча эшләнгән Совет Армиясе театры да архитектурада форма белән урынсыз мавыгу үрнәге булып хезмәт итә. Каганович архитекторларга биш канатлы йолдыз төсендә театр төзү турындагы ахмак идеясен көчләп такты. Символ сыйфатында, эмблема сыйфатында булганда биш канатлы йолдыз бер нәрсә, ә инде практик куллану өчен билгеләнгән бинаны йолдыз рәвешендә салу— икенче нәрсә. Анда кирәксез почмаклар, файдасыз мәйданнар никадәр!
Мөгаен, Совет Армиясе театры иң уйланмый төзелгән бинадыр. Эш болай булган: Каганович үзенең идеясен Сталинга әйткән, идея аңа ошаган һәм бинаны биш канатлы йолдыз рәвешендә салырга карар бирелгән. Бу йолдызны беркем дә күрми һәм күрмәячәк: аңа күктән карарга кирәк. (Залда көлү). Ахмак идея, сәнгатьтә һәм тормышта матурлык Һәм акыллылык турында пешеп җитмәгән карашларның нәтиҗәсе.
24
Акыллы һәм белемле кешеләрнең нәрсә хакына юләрлеккә салышулары, боргаланулары, пц мәгънәсез эшләрне сәнгать әсәре итеп күрсәтүләре акылга сыймый. Ә аларны чолгап алган тормыш дулкынландыргыч табигый матурлык белән тулы.
Яна сл алдыннан мин шәһәр читеннән Мәскәүгә кайтып килә идем. Бөтен 31 декабрь көнен мин иртәдән үк урманда үткәрдем. Бу поэтик көн, рус кышының матур көне иде, нәкъ менә рус кышының, чөнки безнең Россиядәге кебек кышлар һәрканда да булмый. Билгеле, бу милли күренеш түгел, бәлки климат күренеше, табигать күренеше. Шулай булгач, мине дөрес аңлавыгызны үтснәм. (Залда көлү. Кул чабулар).
Ул көнне урман бнк матур иде. Аның матурлыгы урманның мамыктан бәскә төренүендә иде. Әле дә хәтерлим, яшь чагымда мин «Огонек» журналыннан ниндидер бер хикәя укыган идем. Хикәянең авторын искә төшерә алмыйм, анда «җанга якын көмеш күләгәләр» дигән сүзләр бар иде. Автор кышкы бакчаны сурәтли. Күрәсең, хикәя яхшы язылган булгандыр, ә, ихтимал, ул чагында әдәбиятка минем таләпчәнлегем түбән булгандыр. Ләкин хикәя миңа ошады, һәм хәзер дә аның тәэсире күңелдә яхшы саклана. Миңа кышкы агачларны сурәтләү аеруча ошады.
Яна ел алдыннан булган кышкы урман миңа бик көчле тәэсир ясады, ул шулкадәр матур иде. Ихтимал, күләгәләр көмеш тә булмаган- нардыр, миңа урман ясаган тирән тәэсирне сурәтләү өчен сүзләрем җитми. Мин кояш чыгуын, бәс белән капланган урманны күзәттем. Бу матурлыкны урманда булган һәм шундый җанлы картиналарны үзләре күргән кешеләр генә аңлый ала. Художникның өстенлеге нәкъ әнә шунда: ул дулкынландырырлык картиналарны үзе сурәтләп бирә ала, ләкин андый талант һәр кешегә дә бирелмәгән.
Мин юлдашларыма: менә бу чыршыларга, аларкың бизәкләренә, кояш нурларында уйнаган һәм ялтыраган бу кар бөртекләремә карагыз, алар искиткеч матур бит! — дидем. Ә менә модернистлар, абстракцио- иистлар бу чыршыларны тамырлары белән югары каратып ясарга телиләр һәм бу—сәнгатьтә яңалык, прогрессивлык, диләр.
Мондый сәнгатьне нормаль кешеләрнең кайчан да булса танулары мөмкин түгел. Табигатьнең художниклар иҗатларында сурәтләнгән» клубларыбыз залларын, культура йортларын, торакларны бизәүче матур картиналарына сокланудан кешеләрне мәхрүм итү мөмкин түгел.
Ихтимал, кайберәүләр: Хрущев сәнгатьтә фотографизмга, натурализмга өнди, диярләр. Юк, иптәшләр! Без реаль дөньяны аның барлык күп төрле бизәкләре белән дөрес чагылдыручы көчле художество иҗатына чакырабыз. Тик шундый сәнгать кенә кешеләргә шатлык һәм ләззәт китерәчәк. Кеше художество таланты сәләтләрең беркайчан да югалтмаячак һәм һәрбер ишәк үзенең койрыгы белән ясый алырлык пычрак рәсемне сәнгать әсәре итеп тәкъдим итүләренә юл куймас. (Кул чабулар).
Шик юк, халык мондый «новаторлар»га отпор бирү өчен үзендә көч табар, һәм аларның акылын югалтмаганнары карашларын үзгәртерләр һәм халыкка хезмәт итү юлына басарлар, шатлык белән тулы һәм хезмәткә өндәүче художество полотнолары иҗат итәрләр.
Шунысы аңлашылмый: ни өчен формализм, абстракционизм тараф-дарлары социалистик реализм позицияләрендә торучы сәнгать работникларын консерваторлар дип атыйлар, ә абстракцнонистларны сәнгатьтә алдынгылык вәкилләре дип саныйлар. Моның өчен нигезләр бармы?- Моның өчен бернинди нигез юк һәм була да алмый, дип уйлыйм, чөнки формализм һәм абстракционистик уйдырмалар халыкка чит һәм аңлашылмый. Ә халыкка чнт булган, аның тарафыннан якланмый торган, нәрсәләр, билгеле, алдынгы була алмыйлар!
Күптән түгел художник А. И. Лактионов «Правда»да .мәкалә белән чыкты. Ул үзенең мәкаләсендә абстракт сәнгатькә килешмәүчән кара
25
шын белдерде. Абстракционистлар һәм алармы яклаучылар бу мәкаләне гүяки сәнгатьтә консерватив юнәлешкә багышланган булуы өчен- сүктеләр. Шул ук кешеләр иптәш Лактиокозның рәсемнәрен натуралистик рәсемнәр дип кимсетәләр.
Әйдәгез, сынлы сәнгатьтәге нке әсәрне — А. Лактионов автопортретын Б. Җутовский автопортреты белән чагыштырып карыйк. Бу турыда башкалар ничек кенә уйласалар да һәм нәрсә генә әйтсәләр дә, зәвыгы бозылмаган сәламәт акыллы һәр кешегә шунысы ачык: художник Лактионов картинасы үзенең, кешелекле булуы белән үзенә тарта һәм кешегә ихтирам тудыра. Аца карап сокланасың һәм кеше өчен шатланасың.
Ә Б. Жутовский кемне сурәтләгән? Гарипне! Аның автопортретына карасаң, кот очарлык. Шундый мәгънәсезлеккә үзенең көчен сарыф итү кешегә ничек оят түгел икән! Ничек инде бу — кеше совет урта мәктәбен, институтны тәмамлаган, аңа халык акчасы тотылган, ул халык икмәген ашый. Ә аңа белем бирүгә тотылган средстволар өчен, аңа хәзер тудырыла торган уңайлыклар өчен ул халыкка, эшчеләргә һәм крестьяннарга нәрсә белән түли соң — менә шундый автопортрет белән, шушы әшәке һәм коточкыч рәсем белән түлиме? Андый пычрак рәсемгә карау күңелне чиркандыра, аны яклаучы кешеләрнең сүзләрен тыңлау күңелне болгата.
Социалистик реализм позицияләрендә торучы художникларның ижа- тын нинди генә сүгенү сүзләре белән атасалар да, абстракционистлар- яы һәм һәртөрле башка формалистларны ничек кенә мактасалар да. сәламәт акыллы барлык кешеләр беренче очракта чын художниклар, чын сәнгать белән эш итүебезне, ә икенче очракта бозылган, кем әйтмешли, иләс-миләс .кешеләр, кешеләрнең хисләрен мәсхәрәли торган оятсыз халтурачылар белән эш итүебезне яхшы аңлыйлар. (Кул чабулар.) һәртөрле тере организм гомере беткән, үлгән күзәнәкләрне читкә- алып ташлаган кебек. Совет җәмгыяте сәнгатьтә үле туган барлык нәрсәләрне читкә алып ташлый.
Халкыбызның рухи тормышында, идеология эшендә музыкага зур һәм әһәмиятле урын туры килә. Шул уңай белән музыка иҗатының юнәлеше турында кайбер фикерләр әйтү кирәклеге килеп чыга. Без ниндидер судья булырга яки, пульт янында торып, композиторларга дирижерлык итәргә теләмибез.
Сәнгатьнең башка төрләрендәге кебек музыкада да күп кенә төрле жанрлар, стильләр, формалар бар. Бу стильләрнең һәм жанрларның берсен дә беркем берничек тә тыймый. Ләкин шулай да без музыкага, аның бурычларына һәм музыка иҗатындагы юнәлешкә үзебезнең карашыбызны аңлатырга телибез.
Кыска гына итеп әйткәндә, без мелодияле, эчтәлекле, кешеләрнең, күңелен дулкынландырырлык, көчле хисләр тудырырлык музыка ягында- торабыз һәм һәртөрле какофониягә каршы чыгабыз.
Буденный армиясе турындагы җырларны кем генә белми! Компози-торлар— агалы-энеле Покрасслар күп кенә яхшы җырлар яздылар. Миңа аларның Мәскәү турындагы җырлары бик ошый. Икърар итәм, ул мин партиянең Мәскәү комитеты секретаре булган чагында безнең заказ буенча язылган иде. Әле дә хәтерлим, (без Мәскәү комитетына, җыелдык һәм аларның берсе безгә бу көйне беренче тапкыр җырлап күрсәтте. Ул мактарлык җырчы түгел, ләкин Покрасслар яхшы музыка язганнар иде.
Ә «Авыр коллыкта интегү», «Варшавянка» кебек элекке революцион җырлар никадәр дулкынландыралар! «Интернациональны кем генә белми? Без бу җырны ипчәмә еллар җырлыйбыз, ул эшчеләр сыйныфының халыкара гимнына әверелде. Ул нинди революцион фикерләр һәм хис
26
ләр уята, кешене күтәрә, аны хезмәт ияләре дошманнарына каршы туплый!
Глинка музыкасын тыңлаганда һәрвакыт минем күзләремә шатлык яшьләре тула.
Ихтимал, бу модалы түгелдер, искечәрәктер, ә мин инде яшь кеше түгел, ләкин миңа Давид Ойстрахның скрипкада уйнавы ошый; шулай ук миңа Зур театрның скрипкачылар коллективы чыгышы да бик ошый, мин белмим, профессиональ телдә бу коллектив ничек дип атала торгандыр. Мин аның чыгышларын күп тапкырлар тыңладым һәм һәрвакыт зур канәгатьләнү кичердем.
Билгеле, мин үземнең музыканы аңлавымның һәркем өчен ниндидер норма булуын дәгъва итмим. Ләкин без бит кемнәрнеңдер авазлар какофониясен чын музыка итеп күрсәтергә маташуларына, ә кайбер кешеләрнең халык ярата торган музыканы искергән дип 'кимсетүләренә юл куя алмыйбыз.
һәр халыкның музыкада үз традицияләре бар һәм ул үзенең милли, халык мелодияләрен һәм җырларын ярата. Мин рус авылында тудым, рус һәм украин халык музыкасында, аның мелодияләрендә һәм халык җырларында тәрбияләндем. Соловьев-Седой җырларын, композитор Колмановскийның шагыйрь Евтушенко сүзләренә язылган «Руслар сугыш телиләрме» җырын тыңлау зур тканәгатьләнү тудыра. Миңа украин җырлары да бик ошый; Андрей Л1.алышко сүзләренә композитор П. А1ай- борода тарафыннан язылган «Рушничок» җырын яратам. Бу җырны тыңлаган саен тыңлыйсы килә. Бездә яхшы композиторлар күп, 'һәм алар күп кенә яхшы җырлар яздылар, ләкин мин, сез аңлыйсыздыр, үземнең чыгышымда аларның 'барысын да санап бетерә алмыйм.
Музыка иҗатында җитди кимчелекләр дә бар. Джаз музыкасы һәм джазлар белән мавыга башлауны нормаль дип санап булмый. Без джазлар өчен язылган һәр музыкага каршы дип уйларга кирәк түгел, джазлар төрле була һәм алар өчен язылган музыка да төрле була. Дунаевский джазлар өчен дә яхшы музыка яза белә иде. Миңа Леонид Утесов җитәкчелегендәге джаз башкаруында кайбер җырлар ошый. Ләкин күңел болгандыра торган, эчтә кату чыгара торган музыка да була.
РСФСР Композиторлары союзы пленумыннан соң иптәш Шостакович безне Кремль театрына концертка чакырды. Эшебез бик күп булса да, без музыка тыңларга бардык, безгә концертның кызык булачагын әйттеләр. һәм чыннан да, без кызыклы номерлар барлыгына ышана алдык. Ләкин, ни өчендер, башта бер джаз, аннары икенчесен, өченчесен һәм өчесен бергә чыгардылар. Хәтта яхшы нәрсәләр дә, әгәр ул күп булса, туйдыра, ә джаз музыкасының мондый залпы түзәрлек булмады. Качар идең дә урын юк.
Мелодиясез музыка ризасызлыктан башка нәрсә тудырмый. Бу аңламаудан килеп чыга, диләр. Чыннан да, аңларга да мөмкин булмаган, тыңлавы да күңелсез булган джаз музыкасы да була бит.
Безнең илебезгә көнбатыштан кергән хәзерге биюләрнең дә кайберләре каршы хисләр тудыра. Миңа илебездә күп йөрергә туры килде. Мин рус, украин, казакъ, үзбәк, әрмән, грузин биюләрен һәм башка биюләрне күрдем. Алар матур бииләр, аларны карау күңелле. Ә хәзерге модалы биюләр дип аталганнары ниндидер әдәпсезлекләр, шашынулар, шайтан белсен нәрсә! Андый әдәпсезлекме трясуннар сектасында гына күрергә мөмкин, диләр. Раслый алмыйм, чөнки трясуннар җыелган урында беркайчан да булганым юк. (Залда көлү).
Иҗат работниклары арасында: музыкада мелодия яшәү хокукын югалтты һәм аңа алмашка «яңа» музыка—«додекафония», шау-шулар музыкасы килә, дип исбат итәргә маташучы яшь кешеләр очрый икән. «Додекафония» сүзенә нәрсә яшеренгәнлеген аңлау нормаль кешегә кыен, ләкин һәрхәлдә ул какофония сүзе кобегрәктер. Менә музыкада
27
:шушы какофонияне тәмам себереп түгәбез. Халкыбыз бу чүп-чарны үзенә идея коралы итеп ала алмын.
Тавышлар: Дөрес! (Кул чабулар).
Без рухландыручы, көрәштә һәм хезмәттә батырлыкларга өндәүче музыка ягында. Сугышка барганда солдат үзенә -кирәкле нәрсәләрне ала, һәм оркестрны беркайчан да калдырмый. Походта оркестр рухландыра. Андый оркестрлар өчен музыканы социалистик реализм позицияләрендә торучы, тормыштан, халыкның көрәшеннән аерылмаучы һәм халык тарафыннан якланучы композиторлар иҗат итә ала һәм иҗат итә.
Безнең сәнгатьтә политикабыз, абстракциоиизмга, формализмга һәм теләсә нинди башка буржуаз бозуларга карата килешмәүчәнлек политикасы — ленинчыл политика, һәм без аны тайпылышсыз үткәреп килдек, үткәрәбез һәм үткәрәчәкбез. (Кул чабулар).
Владимир Ильич Ленин: әдәбият һәм сәнгать эшчеләр һәм крестьяннар интересларына, халык интересларына хезмәт итәргә тиеш, дигән иде.
Кайберәүләр тарафыннан мактала торган сул сәнгать дигән нәрсәне Владимир Ильич иң .мәгънәсез кылану дип, табигый булмаган һәм мәгънәсез нәрсә дип атады. Хәзер: Ленин сәнгатьтә формалистик күнегүләргә түзеп һәм хәтта теләктәшлек белән диярлек карады, дигән ялган таратыла. Кызганычка каршы, Ленинның сәнгатькә карашлары турында дөрес булмаган сүзләрне таратуда иптәш Эренбург та катнаша. Ул үзенең мемуарларында болай дип яза: «А. В. Луначарскийның миңа сөйләвенчә, ул Лениннан: беренче Майга Кызыл мәйданны бизәүне «сул» художникларга тапшырырга мөмкинме, дип сорагач, Владимир Ильич болай дип җавап биргән: «Мин 'бу эштә белгеч түгел, үземнең зәвыкларымны башкаларга тагарга теләмим».
Бу урында иптәш Эренбург укучыга, гүяки, Ленин совет сәнгатендә төрле идея юнәлешләренең янәшә яши алуы мөмкинлегенә юл куйган итеп аңлатма бирә.
Бу дөрес түгел, иптәш Эренбург! Сез яхшы беләсез, әдәбиятта һәм ■сәнгатьтә идеялелек һәм партиялелек принцибың нәкъ менә Ленин күтәрде. Соңыннан .моны Горький һәм Совет власте позициясенә, эшчеләр •сыйныфы өче.н көрәш позициясенә, коммунизмның җиңүе өчен көрәш позициясенә нык баскан башка язучылар чын күңелдән якладылар.
Партиялелек, идеялелек һәм художество осталыгы өчен Владимир Ильич Ленин Максим Горькийның «Ана» повестена югары бәя бирде.
Художество әсәрләренең көче — художество осталыгында, идея пози-цияләренең ачыклыгында һәм төгәллегендә. Ләкин бу һәркемгә ошамый икән. Кайчакларда риторикалыкка һәм гыйбрәтлелеккә каршы көрәш дигән булып, әдәбият һәм -сәнгать әсәрләренең идея ачыклыгына атака ясыйлар. Некрасовның «Новый мир» журналында .басылган «Океанның һәр ике ягында» дигән заметкаларында мондый настроениеләр аеруча ачык формада күренде. Әле экранга чыкмаган «Ильич заставасы» фильмына бәя биреп, ул болай дип яза: «Бөтенесен аңлаучы, бөтенесенә төгәл һәм ачык җавабы булган карт эшчене чал мыегыннан сөйрәп экранга кертмәүләре өчен Хуциевка һәм Шпаликовка чиксез рәхмәт ӘЙТӘ.М. Гыйбрәтле сүзләре .белән карт эшче кертелгән булса.— картина һәлак булган булыр иде». ,
Тавышлар: Хурлык!
Бу сүзләрне совет журналында совет язучысы яза. Карт эшче турында бариннарча чиркану тонында язылган мондый нәрсәләрне ачусыз укырга мөмкин түгел. Мондый сөйләшү тоны совет язучысы ечен һич тә гафу ителерлек түгел, дил уйлыйм.
Шуның өстенә мин әйткән заметкаларда сәнгатьтәге аерым очракка караш кына чагылдырылмаган, бәлки сәнгатебез өчен һич тә кабул ителерлек булмаган принцип игълан ителгән, һәм бу бездә иң кискен каршылык тудырмый кала алмый.
28
ЛЕНИН ПАРТИЯСЕ ҖИТӘКЧЕЛ ЕГЕ — БАРЛЫК УҢЫШЛАРЫБЫЗНЫҢ ЗАЛОГЫ
Аерым работниклар арасында шәхеснең ниндидер абсолют иреге турында сөйләнүләрне ишетергә мөмкин. Мин белмим, монда нәрсәне күздә тота торганнардыр, ләкин хәтта тулы коммунизмда да шәхеснең абсолют иреге булмаячак дип саныйм. «Без «абсолютлар»га ышанмыйбыз»,— дип җавап бирде заманында Владимир Ильич Левин «абсолют ирек» ягында торучыларга. (Әсәрләр, 32 том, 479 бит). Коммунизм вакытында да бер кешенең ихтыяры бөтен коллектив ихтыярына буйсындырылырга тиеш. Бу булмаса, анархияче башбаштаклык җәмгыять тормышына тәртипсезлек кертәчәк һәм аны таркатачак. Оештыручы, юнәлеш бирүче башлангычтан башка социалистик җәмгыять кенә түгел,, бәлки бернинди җәмгыять тә, бернинди иҗтимагый система, хәтта кешеләрнең иң кечкенә коллективы да яши алмын.
Борынгы җәмгыять хәленнән башлап иҗтимагый үсешнең барлык баскычларында кешеләр яшәү средстволары табу өчен коллективларга берләшкәннәр. Моны исбат итеп торуның кирәге юк. Ә безнең заманда, атом, электроника һәм кибернетика, автоматика, агым линияләре заманында материаль җитештерү сферасында да, рухи тормыш өлкәсендә дә иҗтимагый системаның барлык буыннарының төгәл, идеаль юлга салынган һәм оешкан булуы бигрәк тә таләп ителә. Шундый шартларда гына кеше тудырган барлык фән байлыкларыннан файдаланырга һәм аларны кешеләргә хезмәт итүгә куярга мөмкин.
Коммунизм вакытында иҗтимагый тәртипне бозуларның, коллектив- ихтыярыннан читкә тайпылуларның булуы мөмкинме? Мөмкин. Ләкин, мөгаен, алар берән-сәрән генә фактлар булыр. Психик авыру очраклары бетерелер һәм психик авыру кешеләр тормыш кагыйдәләрен бозучы була алмаслар, дип уйларга ярамый. Акылдан язган кешеләрнең чыгышларына каршы ниндидер чаралар булырдыр, ләкин нинди икәнен белмим. Хәзер дә акылдан язган кешеләргә кидерә һәм шуның белән аларны котырыну, \'зенә һәм әйләнә-тирәдәге кешеләргә зыян китерү мөмкинлегеннән мәхрүм итә торган тынычландыру күлмәге бар бит.
Хәзерге шартларда безгә ил эчендә үткән заман калдыкларына каршы нык көрәш алып барырга һәм халыкара мәйданда оешкан сыйнфый дошманның атакаларын кире кайтарырга туры килә. Менә шул турыда безнең бер генә минутка да онытырга хакыбыз юк. Ә .кайберәүләр безне идеология ягыннан янәшә тыныч яшәү юлына этәрергә, «абсолют ирек» турында сасып беткән идея ташларга .маташалар, һәркем үзенең субъектив карашларын барлык кешеләр өчен кагыйдә сыйфатында җәмгыятькә көчләп тага башласа һәм, социалистик җәмгыятьнең гомуми кабул ителгән нормаларына каршы килеп, аларны тормышка ашыруга ирешергә тырышса, моның, котылгысыз рәвештә, кешеләрнең нормаль тормышын, җәмгыятьнең эшчәнлеген таркатуга китерүе мөмкин. Җәмгыять кемнең генә булса да анархиясенә .һәм башбаштаклыгына юл куя. алмый.
Социалистик җәмгыятьнең җитәкче көче — Советлар Союзы Комму-нистлар партиясе. Ул бөтен совет халкының ихтыярын гәүдәләндерә, һәм халыкның төп интереслары өчен көрәш аның эшчәнлегенең максатын тәшкил итә. Партия халыкның ышанычы белән файдалана. Бу ышанычны ул үзенең көрәше белән, үзенең капы белән яулап алды һәм. яулап ала. һәм партия халык интересларына комачаулый торган нәрсәләрнең бөтенесен коммунизм төзү юлыңнан алып ташлаячак. (Озакка сузылган кул чабулар).
Без гуманизм мәсьәләсенә, нәрсәнең кем өчен яхшы һәм нәрсәнең кем өчен начар икәнлеге мәсьәләсенә төшенергә тиешбез, һәр нәрсәдәге
29
кебек монда да без сыйнфый караштан, хезмәт ияләре интересларын яклау позициясеннән чыгып эш итәбез. Җир йөзендә сыйныфлар яшәгәндә тормышта абсолют яхшы нәрсә юк. Буржуазиягә, империалистларга яхшы булган нәрсәләр эшчеләр сыйныфына бәла китерәләр һәм, киресенчә, хезмәт ияләренә яхшы булган нәрсәләрне империалистлар, буржуазия танымый.
Без үз принципларыбызны һәркемнең, бигрәк тә безгә идеология өлкәсендә янәшә тыпыч яшәүне көчләп тагарга маташучыларның яхшы аңлауларын теләр идек. Политикада шаяруның булуы мөмкин түгел. Идеологиядә янәшә тыныч яшәү пдеясснә өндәүчеләр объектив төстә антикоммунизм позициясенә шуышалар. Коммунизм дошманнары безнең идея ягыннан коралсызлануыбызны теләрләр иде. һәм алар үзләренең мәкерле максатларына идеологияләрнең янәшә тыныч яшәве пропагандасы аркылы, алар тарафыннан безгә кертергә тырышыла торган шушы «троя аты» ярдәмендә ирешергә маташалар.
Без ышанабыз, социализм һәм коммунизм дошманнарының безнең марксистик-ленинчыл идеологиябезгә каршы юнәлдерелгән һәртөрле ма-ташулары илебез эшчеләр сыйныфының, колхозчы крестьяннарының, халык интеллигенциясенең монолит идея һәм политик бердәмлегенә бәрелеп челпәрәмә килерләр. (Көчле кул чабулар).
Матбугат һәм радио, әдәбият, сынлы сәнгать, музыка, кино, театр — партиябезнең үткен идея коралы, һәм партиябез үзенең бу коралының һәрвакыт сугышчан хәзерлектә булуы, дошманнарга төз бәрүе турында кайгырта. Партия аны үтмәсләндерүгә, аның йогынты көчен йомшартуга беркайчан да юл куймас.
Совет әдәбияты һәм сәнгате Коммунистлар партиясенең һәм аның Үзәк Комитетының турыдан-туры җитәкчелегендә үсәләр. Партия язучыларның, художникларның, композиторларның, кино һәм театр работникларының үз тормышларын, иҗатларын Ленин партиясе белән, халык белән нык бәйләгән талантлы гүзәл кадрларын тәрбияләп үстерде.
Партия, халык, Ленин — бер-берләреннән аерылгысыз. Ленин эше — партия һәм халык эше. Бик әйбәт шагыйрь Владимир Маяковский бу турыда яхшы итеп әйтеп бирде:
«Партия һәм Лепин —
бертуган-пгез, —
Тарнх-апа өчен
кайсы артыграк?
Партияне уйлап
без Ленин дибез, Без партия дибез Ленинны уйлап».
Ленин партиясе — халыкның алдынгы өлеше, сыналган сугышчан авангарды.
Илебезнең һәр гражданы, кем генә булса да: эшчеме яки колхозчымы, галимме яки язучымы, художникмы яки композитормы — үз халкының уллары һәм кызлары, алар үзләрен халык тормышыннан читтә, аның иҗади эшчәплегеннән читтә итеп хис итә алмыйлар. Сәнгатьтә партиялелек һәм халыкчанлык бер-берләренә каршы килмиләр, алар бердәм бер бөтенне тәшкил .итәләр!
Әле җәмгыятьтә үз урыннарын аңлап җиткермәгән иҗат работникларына моны яхшы аңлауда ярдәм итәргә кирәк.
Дирижер оркестрда барлык инструментларның бердәм һәм төзек яң-гыравын күзәткән кебек, партия дә иҗтимагый-политик тормышта барлык совет кешеләренең тырышлыгын бердәм максатка ирешүгә юнәлдерә.
Социалистик җәмгыять җитәкче көч булган партия аркылы кешеләрнең нормаль тормышын бозучы комачаулыкларны бетерә һәм коммунизм төзү өчен кирәкле материаль, культура, идея шартлары тудыра.

Формалистик бозуларны партиячә тәнкыйтьләү җәмгыятебезнең рухи тормышында әһәмиятле роль уйнаучы әдәбиятны һәм сәнгатьне үстерү интересларында алып барыла.
Партия әдәбиятта һәм сәнгатьтә халыкны рухландыручы һәм анык көчләрен туплаучы әсәрләрне генә яклый. Җәмгыять үз интересларына каршы килә торган әсәрләрне гаепләргә хаклы.
Без барыбыз да халык тудырган средстволар исәбенә яшибез һәм моның өчен халыкка үзебезнең хезмәтебез белән түләргә тиешбез, һәркем, умартадагы бал корты кебек, җәмгыятьнең материаль һәм рухи байлыкларын үзенең өлеше белән тулыландырырга тиеш. Моның белән ризалашмаучы, бу шәхесне көчләү, үткән заманнарга .кире кайту, дип әйтүче кешеләрнең табылуы мөмкин. Мин моңа болан дип җавап би- рәм: без оешкан социалистик җәмгыятьтә яшибез, бу җәмгыятьтә шәхес интереслары җәмгыять интереслары белән килештерелә, алар белән каршылыкка килми.
Партия политикасы гомумән бөтен хсәмгыять интересларын, димәк, һәр аерым шәхес интересларын да чагылдыра, ә партия политикасын партия ышанычына ия булган, аның вәкаләте буенча партия съезды тарафыннан сайланган Үзәк Комитет тормышка ашыра. (Көчле кул чабулар).
Художество иҗаты мәсьәләләрендә партия Үзәк Комитеты һәркемнән— әдәбиятның һәм сәнгатьнең иц атказанган эшлеклесеннән дә, иң. танылган эшлеклесеннән дә, иҗат эшенә керешеп кенә килә торган яшь работниктан да — партия линиясен тайпылышсыз үткәрүенә ирешергә тырышачак.
Совет җәмгыятенең шәхес культы чорындагы һәм безнең -.көннәрдәге тормышы турында язылган күп кенә әсәрләр соңгы вакытта әдәби-худо- жество журналларында басылды, шулай ук пздательстволар тарафыннан басып чыгарылды. Язучыларның үткәндәге кыен һәм катлаулы күренешләрне төшенергә омтылулары тулысынча закончалыклы. Билгеле булганча, партия Үзәк Комитеты иң кискен тәнкыйть характерындагы байтак әсәрләрне яклап чыкты.
Безнең фикеребезчә, шәхес культына бәйле -күренешләрне һәм ва-кыйгаларны, партиянең XX съездыннан соң халыкның иҗтимагый, политик һәм рухи тормышында булган һәм бара торган принципиаль,, тирән үзгәрешләрнең асылын ким дигәндә төгәлсез, ә дөресрәк итеп- әйткәндә, ялгыш, берьяклы гына яктырта торган китаплар да килеп чыгуын әйтергә кирәк. Мин иптәш Эренбургның «Оттепель» («Җепшек») повестен шундый китаплар исәбенә кертер идем.
Җепшек төшенчәсе табигатьтә тотрыксыз, даими булмаган, төгәл-ләнмәгән, температура үзгәреп тора торган, нинди һава урнашачагын алдан күрү кыен булган вакыт турындагы төшенчәгә бәйләнгән. Сталин үлгәннән соң совет җәмгыятенең иҗтимагый, политик, производство һәм рухи тормышында булган принципиаль үзгәрешләрнең асылы турында андый әдәби образ ярдәмендә дөрес фикер тудырып булмый.
Халкыбыз алдында коммунистик киләчәкнең якты перспективасы ачылды. Хәзерге буынның инде коммунизмда яшәячәген аңлау совет кешеләренең йөрәкләрен илебез өчен горурлык хисе белән тутыра,, аларны коммунизм хакына хезмәт батырлыкларына рухландыра. Хәзер безнең илдә һәркем иркен сулыш ала, бер-<берсенә ышанып, шикләнмичә карый, үзенең бүгенгесе һәм киләчәге өчен тыныч, ә болар аларга тормышның бөтен строе белән гарантияләнә.
Сталинның шәхес культы нәтиҗәләрен бетереп, Коммунистлар партиясе хезмәт ияләренең инициативасын һәм активлыгын бәйләп торган барлык тоткарлыкларны алып ташлады, халыкның иҗади көчләрен үстерү өчен иң уңай шартлар тудырды.
зо

31
Партия һәм халык тормышында яңа чор башланды. Шәхес культы- ның зарарлы калдыкларын бетерә барып, партия кискен рәвештә партия һәм дәүләт тормышының ленинчыл нормаларын торгызу, социалистик демократияне тагын да үстерү, киң колач 'белән коммунизм төзүгә барлык көчләрне туплау өчен кыю курс алып барды һәм алып бара. (Озакка сузылган кул чабулар).
Ләкин бу һич тә, хәзер, шәхес юулыгын гаепләгәннән соң, үзагым чоры башланды, гүяки, идарә дилбегәләре йомшартылды, җәмгыягь корабле дулкыннар кочагында йөзә һәм һәркем .башбаштаклык итә ала, үз-үзен ничек теләсә шулай тота ала, дигән сүз түгел. Юк. Партия һәртөрле идея тайпылышларына һәм безнең җәмгыять тормышы нормаларын бозарга маташуларга килешмәүчән каршы чыгып, үзе эшләгән ленинчыл курсны эзлекле, нык үткәрде һәм үткәрәчәк.
Шәхес культы .чорын әдәбиятта яктыртуга бәйле булган тагын бер мәсьәләгә тукталырга теләр идем. Сөргендәге, төрмәләрдәге, лагерьлардагы кешеләрнең тормышы турында журналларга һәм издательство- ларга бик күп кулъязмалар килә, дип сөйлиләр.
Тагын бер тапкыр кабатлый-м: бу бик куркыныч тема һәм кыен материал. Кешедә безнең бүгенге көнебез, илебезнең һәм партиябезнең киләчәге өчен җаваплылык никадәр азрак булса, сенсация яратучылар, «кыздырылганны» .яратучылар бу материалга шул кадәр җиңеллек белән ташланалар.
Авазлар: Дөрес! (Кул чабулар).
Сез сенсация әвәләрсез, шундый «кыздырылганны» бирерсез, ә аңа кем ташланыр? Андый «кыздырылганга», үләксәгә ташланган кебек чебеннәр, бик зур симез чебеннәр сырышыр, чит илләрдән һәртөрле буржуаз шакшы сырышыр.
Безнең дошманнарны кәефләндерергә теләүче аларга бик ансат хезмәт итә ала. Халкыбыз эшенә, партиябез эшенә хезмәт итәргә теләгән кеше, — ул андый теманы алыр, карап карар, һәр яктан үлчәр һәм бу материалны башкарып чыгарга үзендә көч сизсә, халыкка кирәкле әсәр язар, материалны шундый итеп бирер ки, ул халыкның көчләрен ныгытыр, партиябезгә халыкны тупларга һәм аның бөек максатка баруын тизләтергә ярдәм итәр. Ләкин бу материалга бик күпләр атлыгып торсалар да, андый бурычны теләсә кем башкарып чыга алмый.
Монда чама кирәк. Әгәр барлык язучылар тик шушы темага гына яза башласалар, ул нинди әдәбият булыр иде!
Партия Үзәк .Комитетына хатлар килә һәм аларда кайбер әдәбият, музыка әсәрләрендә һәм кайбер спектакльләрдә безнең илдәге еврей- ләрнец хәле бозып сурәтләнү уңае белән борчылу белдерелә. Англия философы Рассел .белән минем арада алмашынган хатлардан сезгә билгеле булганча, буржуаз матбугатта безгә каршы хәтта яла ягу кампаниясе алып барыла.
Безнең декабрьдагы очрашуыбызда Евгений Евтушенконың «Бабий Яр» дигән шигыре һәм Дмитрий Дмитриевич Шостаковичның шул шигырьгә язган яңа симфониясе уңае белән бу мәсьәләгә инде тукталган идек. Хәлләр .бу .мәсьәләгә тагын тукталуны таләп .итә.
Иптәш Евтушенконың бу шигыре ни өчен тәнкыйтьләнә? Автор «Бабий Яр»да фашистик, нәкъ менә фашистик җинаятьчеләрнең массовый үтерүләрен дөрес күрсәтә белмәгән .һәм аларны гаепли белмәгән өчен тәнкыйтьләнә. Шигырьдә бары тик еврей халкы гына фашистик ерткыч-лыкларның корбаны булган итеп сурәтләнә, ә шул ук вакытта анда фашист палачлар кулыннан бнк күп руслар, украиннар һәм башка милләтләрдәге совет кешеләре һәлак булды. Бу шигырь аның авторының политик җитлекмәгәнлеген, тарихи фактларны белмәвен күрсәтә.
Гүяки, безнең илдә еврей милләтендәге халык кем тарафыннандыр кимсетелә .итеп сурәтләү кемгә һәм ни өчен кирәк булгандыр. Бу дөрес
32
түгел. Октябрь революциясе көненнән бирле безнең .илдә еврейлар һәр яктан СССРпыц барлык башка -халыклары белән тигез хәлдә яшиләр. Бездә еврей мәсьәләсе юк, ә аны уйлап чыгаручылар читләр җырын җырлыйлар.
Ә инде рус эшчеләр сыйныфына килгәндә, революциягә кадәр дә ул һәртөрле милли изүнең, шул исәптән антисемитизмның да килешмәүчән дошманы булды.
Революциягә кадәр мин шахтерлар арасында яшәдем. Эшчеләр еврей погромнарында катнашучыларны хурлык белән тамгалыйлар иде. Погромнарны рухландыручылар самодержавие хөкүмәте, капиталистлар, алпавытлар һәм буржуазия булды. Аларга погромнар хезмәт ияләрен революцион көрәштән читләштерү чарасы сыйфатында кирәк булды. Погромнарны полиция, жандармерия, карагруһчылар оештырды, алар җәмгыятьнең сәләмәләре, сыйнфый йөзен югалткан элементлар арасыннан погромчылар тупладылар. Шәһәрләрдәге күп кенә дворниклар да алзрныц агентурасы булды.
Менә, мәсәлән, мәгълүм революционер-большевик иптәш Бауманны, еврей булмаса да, Мәскәүдә жандармерия заданпесе буенча дворник үтергән.
Горькийның «Ана» исемле гүзәл повестенда Россия эшчеләр сыйны-фының интернационализмы бик әйбәт күрсәтелгән. Эшче-революцио- нерлзр сафларында төрле милләтләрнең вәкилләре бар. Рус эшчесе Павел Власов белән украин Андрей Находканы гына булса да хәтерләгез.
Минем балачагым һәм яшьлек елларым Юзовкада үтте. Анда бик күп еврейлар яши иде. Мпн беркадәр вакыт заводта слесарь Яков Исакович Кутиковньщ ярдәмчесе булып эшләдем. Ул квалификацияле эшче иде. Завод эшчеләре арасында башка еврейләр дә бар иде. Әле дә хәтерлим, бакыр коелмаларны'коючы булып бер еврей эшли иде, ә ул чагында бу бик югары квалификация санала иде. Мпн бу коючыны еш күрә идем, ул, күрәсең, дини кеше булгандыр һәм шимбә көннәрне эшләми иде, ләкин барлык украиннар, руслар һәм башкалар эшләгәнлектән, ул да кою цехына килә иде һәм, гәрчә эштә катнашмаса да, бөтен көнен шунда үткәрә иде. (Залда көлү).
Заводта руслар, украиннар, еврейләр, поляклар, латышлар, эстоннар һәм башкалар эшли иде. Кайчакларда теге яки бу эшченең нинди милләттән булуын хәтта беркем дә' белми иде. Барлык милләт эшчеләре арасындагы мөнәсәбәтләр иптәшләрчә булды.
.Менә шушы инде — сыйнфый бердәмлек, пролетар интернационализм.
Мин Америка Кушма Штатларында булганда һәм машинага утырып Лос-Анжслоска барганда, үзе таныштырганча, шәһәр башлыгы урынбасары безнең машинага утырды. Ул, бик үк төгәл булмаса да, шактый иркен итеп русча сөйләде. Мин аңа карадым да, сорап куйдым:
— Сез рус телен каян беләсез?
— Пичек белмәскә, мин Ростовта яшәдек?, минем әти икенче гильдия купец иде.
Андыйлар Петербургта да һәм үзләре теләгән һәр җирдә яшәделәр.
Менә күрәсез, мин заводта бергәләп эшләгән еврей Кутиков патша заманында үзе теләгән урында яши алмады, ә менә Лос-Анжелос шәһәре башлыгы урынбасарының әтисе -кебек еврей үзе теләгән урында яши алды.
Патша хөкүмәте милли мәсьәләне әнә шулай карады; ул да бу мәсьәләгә сыйнфый караштан якын ‘килде, һәм шуңа күрә зур сәүдәгәр., капиталист еврейләрнең теләсә «айда яшәү хокукы булды, ә менә еврей ярлылары рус, украин һәм башка эшчеләр белән :бер үк язмышны таты-

дылар; алар эшләргә, алачыкларда яшәргә, -патша Россиясендәге барлык халыклар кебек ирексез хезмәт йөген күтәрергә тиеш булдылар.
Фашист илбасарларга каршы Ватан сугышы чорында да төрле кешеләр үзләрен төрлечә тоттылар. Ул көннәрдә бик күп геройлык, шул исәптән еврейләр тарафыңнан да геройлык күрсәтелде. Аларның лаеклыларына Советлар Союзы Герое исеме бирелде, күпләре орденнар һәм медальләр белән бүләкләнде. Мисал өчен Советлар Союзы Герое генерал Крейзерны алам. Ул Волгадагы бөек бәрелеш вакытында гвардияче икенче армия командующиеның урынбасары булды, Донбассны һәм Кырымны азат итү өчен сугышларда катнашты. Хәзер генерал Крей- зер — Ерак Көнчыгышта гаскәрләр командующие.
Төрле милләт кешеләре тарафыннан хыянәтчелек очраклары да бул- галады. Менә мондый факт китерә алам. Паулюс группировкасы чолгап алынды һәм аннары тар-мар ителде, Паулюс штабын пленга алуда 64 нче армия катнашты. Аңа генерал Шумилов командалык итте, ә Хәрби Совет члены генерал Сердюк иде. Шул чагында ул миңа телефонда шалтыратты һәм, Паулюс штабы белән кулга алынган пленныйлар арасында комсомолның Киев шәһәр комитетының элекке инструкторы Коган да булганлыгын әйтте. Мин сорадым:
— Ул ничек анда эләгә алган, сез ялгышмадыгызмы?
— Юк, ялгышмадым, — ди иптәш Сердюк. — Әлеге Коган Паулюс штабы каршында тәрҗемәче булган.
Паулюсны пленга алуда механикалаштырылган .бригада катнашты. Аның командиры полковник Бурмаков, ә бу бригаданың комиссары — милләте буенча еврей иптәш Винокур иде. Винокурны мин инде 1931 елдан, Мәскәүдә партиянең Бауман райкомы секретаре булып эшләгән вакыттан бирле беләм, ә ул май-сөт заводында партия ячейкасы секретаре иде.
Шулай килеп чыга: бер еврей — Паулюс штабы каршында тәрҗемәче булып хезмәт итә, ә икенче еврей безнең гаскәрләр составында Паулюсны һәм аның тәрҗемәчесен пленга алуда катнаша.
Кешеләрнең эшләре милли караш буенча түгел, бәлки сыйнфый караш буенча бәяләнә.
Төрле милләт хезмәт ияләре арасында каршылыклар мисалларын узган заманның чүп ящикларыннан чокынып эзләү безнең эш интересларына хезмәт итми. Милли дошманлык кабызу өчен һәм милли изү өчен җаваплылык хезмәт ияләре өстенә төшми. Ул — эксплуататор сыйныфлар эше. Ә инде революция интересларына хыянәт итүчеләргә килгәндә, царизмның, алпавытларның һәм буржуазиянең ялланган лакейлары андый хыянәтчеләрне һәркайдан җыеп йөрделәр, төрле милләт кешеләре арасыннан сатлык җаннар таптылар.
Карагруһчыларның пычрак провокацияләре өчен гаепне рус халкына ягу мәгънәсезлек, ләкин «Бундхның милләтчелеге һәм сионизмы өчен, Азефның һәм Җитомирскийның («Отцовхның) провокаторлыгы өчен, заманында «зубатовчылар» һәм патша охранкасы белән бәйләнгән төрле еврей оешмалары өчен җаваплылыкны бөтен еврей халкына ягу да мәгънәсезлек булыр иде.
Безнең Ленин партиясе барлык халыклар арасында дуслык политикасын эзлекле үткәрә, совет кешеләрен интернационализм рухында, раса дискриминациясенең, милли ызгышның барлык һәм һәртөрле күренеш-ләренә карата килешмәүчәнлек рухында тәрбияли. Безнең сәнгать ин-тернационализмның, халыклар туганлыгының бөек һәм изге идеалларын тормышка үткәрә.
Безнең иҗат работникларының чит илләргә баруы—мөһим мәсьәлә. Партия Үзәк Комитеты андый баруларга зур әһәмият бирә. Совет язучылары төрле илләр халыкларының тормышын үз күзләре белән күрә алсыннар, хезмәт ияләренең тормышы һәм көрәше турында, империа-
3. ,С. Ә." >* 4.
33

34
лизмга һәм колониализмга каршы, тынычлык, халыкларның азатлыгы һәм бәхете өчен көрәш турында әсәрләр иҗат итә алсыннар. Совет әдәбиятының һәм сәнгатенең интернационализм рухы белән сугарылган әсәрләре социалистик илләр халыкларының тормышын һәм көрәшен дөрес яктыртсын.
Ләкин әдипләрнең чит илләргә баруы файда китермәгән, хәтта безнең ил интересларына каршы әверелгән очраклар да булгалый.
Кайбер совет язучыларының чит илләрдәге чыгышлары турындагы материаллар белән танышасың да, аларның нәрсә белән, совет халкының уңышлары турында сөйләп бирү беләнме, яисә чит илнең буржуаз публикасына ничек кенә булса да ошарга тырышу беләнме мәшәкать-ләнүләрен аңлый алмыйсың. Андый «туристлар» үзләренең интервьюларын төрле буржуаз, шул исәптән иң реакцион газеталарга, журналларга һәм информация агентлыкларына уңга да һәм сулга да өләшәләр, ә аларда туган илдәге тормыш турында искиткеч җавапсызлык белән кеше ышанмаслык нәрсәләр тараталар.
Язучылардан В. Некрасовның, К- Паустовскийның һәм А. Вознесен- скийның Франциядә булып кайтуы күңелсез тәэсир калдырды. Америкада йөргән вакытта В. Катаев та аны-моны исәпләмичә белдерүләр ясады.
Чит илдә тотрыксыз кешегә ялагайланалар, аны «яңа эпоханың символы» дип яки тагын шундыйрак бер рухта атыйлар, ә ул кайдан, кайда һәм ни өчен килгәнлеген оныта, төрле мәгънәсезлекләр такылдарга керешә.
Әле күптән түгел генә шагыйрь Евгений Евтушенко Көнбатыш Гер-маниядә һәм Франциядә булып кайтты. Ул әле генә Париждан кайтып төште, анда эшчеләрнең, студентларның, Советлар Союзы дусларының күп меңле аудиториясе каршында чыгыш ясады. Иптәш Евтушенко (һәм аны тиешенчә бәяләргә кирәк) бу сәяхәте вакытында үзен лаеклы тотты. Ләкин ул да, әгәр «Леттр Франсэз» журналына ышансаң, буржуаз публиканың маКтавын -казану кебек йомшаклыктан тыелып кала алмаган.
Шагыйрь үзенең «Бабий Яр» шигыренә безнең илдәге караш турында үзен тыңлаучыларга бик сәер информация ясаган, аларга үзенең шигырьләрен халык -кабул итте, ә догматиклар тәнкыйтьләде, дигән. Ләкин иптәш Евтушенко шигырьләрен коммунистлар тәнкыйтьләгәнен киң даирәләр -белә бит. Ничек инде моны онытырга һәм үзең өчен нәтиҗәләр ясамый калырга -мөмкин?
Буржуаз матбугат еш кына безнең кайбер сәнгать работникларын, әлеге матбугат раслаганча, үзләренең күзәтүләре «партия доктринасына» туры килмәгәндә «диалектик трюклар утына яшеренеп, чигенә башларга» тырышмаган өчен мактый.
Андый мактау совет кешесе өчен бик аяныч. Владимир Ильич Ленин шагыйрь Некрасовның гүзәл сүзләрен -китерергә ярата иде:
Татлы мактау шау-шуында түгел, Ачулы һәм кыргый гүләүдән Хуплау авазларын таба ул.
Моны иптәш Некрасов язган, ләкин бу Некрасов түгел, бәлки үзен һәркем белә торган Некрасов язган. (Залда көлү. Кул чабулар).
һәркем без яши торгаң заманны аңларга тиеш. Безнең илдә социализм тулысымча һәм тәмам җиңде. Хәзер социализмның чикләре бик киңәйде. Социализм һәм коммунизм төзүчеләр • армиясе сафларында миллиардтан артык кеше бар. Ә җир шарында өч миллиардтан артыграк кеше яши.
Безнең көчләр үсеп бара икән, дошман да йоклап ятмый. Ул, социа-лизмның үсеп баручы көчләре каршында куркуга төшеп, үзе хәзерли

торган сугыш өчен социализм илләренә каршы коралын ярсынып кайрый. Коммунизм дошманнары социалистик илләрдә идеологик диверсияләргә өмет баглыйлар. Моны һәрвакыт исегездә тотыгыз, иптәшләр, һәм үз коралыгызны тулы төзеклектә, сугышларга әзер хәлдә тотыгыз. (Озакка сузылган кул чабулар).
*
* *
Иптәшләр! Сезнен белән без дәүләтебез өчен, партиянең идеология эше өчен әһәмиятле зур мәсьәләләрне тикшердек. Сезнең белән безнең иптәшләрчә шартларда очрашуьпбыз, үзебезне 1борчый торган барлык проблемаларны бергәләп тикшерүебез безнең илдә соңгы елларда урнашкан яңа обстановканы чагылдыра.
Халык һәм партия бездә художество ижатының дөрес юнәлештә үсүе белән тирәнтен кызыксына. Әдәбиятның һәм сәнгатьнең үсеш линиясе партия Программасында — бөтен халык тарафыннан тикшерелгән һәм эшчеләр, колхозчылар, интеллигенция тарафыннан бердәм яклап һәм хуплап каршыланган Программада билгеләнде.
Бу линияне художество иҗатында ничек яхшырак һәм дөресрәк тормышка ашыру мәсьәләсен сезнең һәркайсыгыз үзенең халык алдындагы бурычын аңлавына, үз талантының, үзенең художество индивидуальлеге үзенчәлекләренә туры китереп хәл итә.
Партия һәм Хөкүмәт җитәкчеләренең әдәбият һәм сәнгать эшлекле- лэре белән очрашуы, кимчелекләрне тәнкыйтьләү, тормыш тарафыннан алга куела торган яңа бурычларны бергәләп билгеләү, бу очрашулар вакытында бара торган ачыктан-ачык беседалар — болар бөтенесе әдәбият һәм сәнгать уңышларын һәм кимчелекләрен бәяләүдә сезнең белән безнең бердәм икәнлегебезне күрсәтә. Бүгенге фикер алышу да әдәбиятның һәм сәнгатьнең тагын да үсеше өчен зур әһәмиятле булыр, дип уйлыйм. (Озакка сузылган кул чабулар).
Без совет әдәбияты һәм сәнгате эшлеклеләрен, партиянең турылыклы ярдәмчеләрен үз сафларын тагын да тыгызрак тупларга һәм ленинчыл Үзәк Комитет җитәкчелегендә үз тырышлыкларын коммунизм төзүдә яңа уңышлар яулап алуга юнәлдерергә чакырабыз. (Озакка сузылган көчле кул чабулар. Барысы да урыннарыннан торалар).