Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЯШЬ ШАГЫЙРЬЛӘР ИҖАТЫ


ӘХӘТ ГАЙНУЛЛИН
ӘЙТЕР СҮЗЛӘР...
У2п түгел, эштән арып кайтам...
Таш күтәреп талган кулларга
Ял кирәк тә,
Ләкин йоклап булмый,
Чумам тагын хыял-уйларга.
Хисләр, хисләр!
Кабат сезнең белән
Үткәрермен, ахры, бу төнне;
■ Тынгы белми торган йөрәгемдә Әйтер сүзләр күптер шикелле.
Мин ерактан күрәм айлы кичтә: Тынычлыкны яклап дөньяда,— Төзелештә янган сансыз утлар Йолдызларга карап елмая.
Станоклар гере заводларда Хәтерләтә язгы ташуны.
By — атомның тормыш көче белән Горурланып ташкан ярсуы.
Урамда төн. Соңгы троллейбуслар
Ялга чаба инде элдереп;
Туар таңны котлап, иптәшләрем Сменадан кайта гөр килеп.
Күзгә йокы- керми. Әйтерсең лә Җылы сүзләр —• энҗе бөртеге;
Җырларыма сыймый-жырлыйм дисәм, Чорыбызның гади бер көне.
Йөрәкләрне шулай кузгатырлык Җилкендерер хисләр барында, Дөнья кадәр әйтер сүзләр туа Дулкынланып күңел ярында.
ЙӨРӘГЕМӘ, АХРЫ, ТОТАШКАН
И дел, Идел!
Синең хакта уйлап, Хыялларга чумсам мин яшьтән, — Бүген менә Себер елгасының Дулкыннары белән сөйләшәм...
78
Кемнәр әйтә: «Себер, Себер иңде — Тормыш та юк анда, салкын» — дип. Дерес түгел, дуслар, яна җирдә Кирәклеген синең алтын бит.
Нинди зур эш монда,
Нинди колач!
Иске Себер гаҗәп яңарган;
Яшьтәшләрнең тамган маңгай тире Гөлләр булып җирдә яралган.
Айкап йөрим аның киңлекләрен: Тайгаларын, чиксез даласын. Әйтерсең лә үзем Идел-йортның Сулыйм монда җылы һавасын.
Яшьлегемдә яшьнәп яшәр өчен Нур алсам мин әгәр кояштай, — Идел, Идел, сип бер тамыр булып Йөрәгемә минем тоташкан.
ОЧРАШУ
Очраштык без...
Белмим, әлегә кадәр
Ничек сине күрми йөргәнмен.
Ә шулай да яшьлек хисләреңне Күптән тойган икән йөрәгем.
Син әйт кенә миңа, риза, диген Язмышларны бергә кушарга...
Бер-береңне пар канатлы итсәң йолдызларга була очарга.
БАШЛАНДЫ //өрәгемнең дәртле уй-хисләрен Кемнәр тели юкка юрарга? Шатлыкларым мине үзе белән Алып чыкты менә урамга.
Без үзебез салган ак йортларның Сафларына чиксез сокланып, — һәйкәлләргә карап торган кебек Баш иям мин кабат тукталып.
Тыңлап үтәм: яшьләр туе микән, Өй туемы яңа торакта;
Җыр тавышы ачык тәрәзәдән Канат җәеп оча еракка.
Тормыш җырын отыйм, дипме, белмим. Җиләс җил дә бигрәк тын исә;
Адым саен көлү, елмаюлар Бәйрәмме соң бүген, югыйсә.
79
Буй җитмәслек биеклеккә басып, Дер селкетеп таулар-ташларны, — Кычкырасым килә бар тавышка:
— Коммунизм чоры башланды!
КАЕН
Аем куллары, белмим, утырткандыр...
Кырда үскән ялгыз бер каеп.
Җилләр генә булган хәбәрчесе. Моңга салган башын ел саен.
Ишетеп микән аның аһ-зарларын Төзүчеләр килгән бу якка.
Тырыш халык шул килүдән бирле Бөтенләйгә калган «кунак»та.
Яна җирдә яңа шәһәр калка, Күтәрелә бара йортлары;
Көне-төне шаулы төзелешнең Еракларга сибелә утлары.
Үзе кебек ап-ак өй түрендә Басып тора каен тын гына. Кыймаганнар никтер күчерергә, Калдырганнар аны урынында.
Ул- яшәреп киткән шатлыгыннан, Тирәкгәрәк җәеп тамырын.
Кем уйлаган аның шушы җирнең Тарихына кереп калырын.
Исәбе бар, гүя, буе белән Краннарны әле узарга.
Җыенадыр кебек төзүчегә Югарыдан кулын сузарга.
кышкы кичтә
рамда кич, тротуарда Тәңкә карлар бөркелә. Кыш хәйләкәр, гашыйкларга Бер елмая, бер көлә.
Әйтәдер күк ул аларга:
— Юлларыгыз ак булсын, Хисләрегез кар шикелле, Кар шикелле пакь булсын.
ТӨНГЕ СМЕНА ^4яз төндә айны көнләштереп Прожекторлар сибә нурларын. Төзелештә янган бу яктылык Тибрәндерә күңел кылларын.

Монда ташчы кызып ташлар сала, Тир тамчысы чыккан йөзенә һәм эченнән егет үз эшенең Куанычын тоеп сөенә.
Болытларга очып китәр төсле, Еракларга теки күзләрен. Әйтерсең, ул шулай шигырь яза Кирпеч беләп тезеп сүзләрен.
Күтәрелгән чакта биеклеккә Җилкенмәсен нигә йөрәгең? Йомшак искән жилләр төзүченең Җилфердәтсен, әйдә, күлмәген.
Күк читендә таң нурлары уйный, Төн пәрдәсе инде ертыла;
Көн яктысын котлап, йөрәкләрдә Җырланмаган яңа җыр туа.
& ,С. Ә.’ № 4.
81
МӨХӘММӘТ САДЫЙКОВ
БУКЕТ-ҺӘЙКӘЛ
С*угыш узган Польша кырларында Бодай үсә хәзер ишелеп.
Юл чатында гади кабер тора Үткәннәрне искә төшереп.
Кем соң мәрмәр һәйкәл куя алсын Миллионнарның кабер өстенә?!
Ялгыз кабер чәчәкләрен үбеп Искән чакта җилләр көрсенә.
Йоклый солдат юрган итеп ябып Чит туфракның яшел чирәмен.
Аңлыйм хәзер, аңлыйм, җил искәндә Башакларның ник баш игәнен.
Кабер туфрагында үскән гөлләр Шундый матур, шундый сөйкемле: Җир куеныннан солдат үз йөрәген Букет итеп сузган шикелле.
ХЫЯЛЛАРГА ТЫНГЫ ЮК ҺАМАН
Л” азан йоклый әле, Таң нурлары Офык читен буяп ал итә...
Койкаларга йокы канат җәйгән — Студентның аңы ял итә.
Мепә берсе. Китап-дәфтәрләрен
Баш очына куеп йоклаган.
Йөзе көләч, димәк, йокыда да Хыялларга тынгы юк һаман.
ТОРМЫШ ЯМЕ ■^алачагым кебек якын миңа Болын буе, сазлык, яткын җир. Сандугачлы куак, яшел болын — Мәхәббәтем чәчәк аткан җир.
Кайткан идем яшьлек эзләремне Күрергә һәм җырлап йөрергә.
Сандугачлар киткән куаклардан, Трактор килгән чирәм сөрергә.
Аллы-гөлле, зәңгәр гөл-чәчәкләр Җир астына керә капланып...
Сүс сакаллы бер карт басып тора Җир өстендә көлеп, шатланып.
Соңгы кабат өзәм чәчәкләрен, Соң кат исним татлы исләрен. Матурлыкның ямен белмиләр дип, Давылланам, ярсый хисләрем.
Уен әйтә миңа сакаллы карт, Зур кулларын куеп иңемә:
— Кунак егет, аңла, тормыш яме Чәчәкләрдә түгел, игендә.
АВЫЛЫМ ЧИШМӘСЕ Салкын чишмә булып тау битеннән Моң агыла, шатлык түгелә. Кечкенәдән якын булган өннәр — Бишек җыры килә күңелгә.
Чылтыравын тыңлап туя алмыйм, Анда Тукай, Сәйдәш моңы бар. Чишмә бәрел аккан тау битендә Җир-ананың җылы тыны бар.
КАРЛЫГАЧЛАР ОЧА
Ь олыт тавы һаман үсә бара Күк күкрәтеп, яшен уйнатып... Карлыгачлар оча, яңгыр көткән Игеннәрне, гүя, юатып.
ХӘҢИФ хеснуллин
АК КАЕННАР ЗАРЫ
-4 к каеннар шаулый Россиямдә, Яшьтәшләрен алар эзлиләр:
— Кырык бердә киткән яшь егетләр Безнең янга нигә килмиләр?.,.
Бергә үстек, бергә каршыладык Сызылып аткан алсу таңнарны.
Сагындыра икән, сагындыра, Безнең хәлне кеше аңлармы...
Көнбатыштан каен шавы белән
Җил китерә яшьләр авазын:
— Илгә кабат сугыш кертмәс өчен Без мәңгегә монда калабыз.
МӘГЪСҮМ хәкимов
АЛАЧЫК
Әйтерсең лә яра җөйләре Түбәсенең кайбер җирләре. Алачыкка сирәк-мирәк кенә Килә хәзер колхоз ирләре.
Тирә-якка очкын сибә-оибә Бер кабара күрек, бер шиңә. Ракеталар чоры...
Җитми хәзер
Тәгәрмәчкә тарткан шин генә.
Кыршауларга кирәк күкнең үзен. Бөкре урак, сука тимере Калды инде бары .музейда тик. Чалгының да
Үтеп бара инде гомере...
Сандугачны гына ясамый бит. Нәселдән үк килә һөнәре: Учак булып янып тора, гүя, Өлкәннәрнең
Мич алдында калган көннәре.
Очкыннарны алар алачыкта Очырмаган икән әрәмгә: Ракетаның тәүге кәрванннарын Безнең буын Алып чыкты чиксез Галәмгә.

ӘКРӘМ хәсәнов
85
МЕТЕОРЛАР ОЧА ЗӘҢГӘР КҮКТӘ...
^/Метеорлар оча зәңгәр күктә, Алар шундый житез кебекләр... Ләкин ышанмагыз,
Алардан да
Җитез нәрсәләр бар, егетләр!
Л1етеорлар оча зәңгәр күктә, Метеорлар уттай -күренә.
Метеордан житез булып бүген Кеше йөри Галәм түрендә.
Гагариннар,
Минем яшьтәшләрем,
Гизә шулай Галәм киңлеген.
Якты юлга чыккан Россиядә
Үскән батырларның кемлеген Танысыннар, әйдә, бар йолдызлар, Планеталар — Марс, Ураннар...
Космос, космос!..
Әле ярый сине ачар, өчен Совет егетләре туганнар!
АВЫЛ УРАМНАРЫН ҖЫРЛЫЙМ ӘЛЕ
У рамнарың, авыл, җырлыйм әле, Алар мине сөеп үстергән.
Мин бер шыксыз малай гына булган, Алар ятсынмаган, үз күргән.
Язы җитсә, яшел чирәмендә Кәжә бәтиләре каулаткан. Беренче кат күк күкрәгән чакта Изге туфрагында аунаткан.
...Кирәк чакта авылым әнкәм булган, Әтием булып чөйгән югары. Кирәкмәгән җиргә бармасын дип, Гел күзәтеп торган юллары.

...Үсәр дигән,
Егет булыр дигән,
Матур, уңган кызлар тудырган.
Үсеп җиткәч, берсен сөйдергән дә...
Кияү иткән, бергә булдырган.
Читкә чыгып китсәм,
Кулын болгап
Озатып калган, калгач — көенгән.
Аннан миңа саулык, бәхет теләп Хатлар язып торган өемнән...
Авыл урамнарын җырлыйм әле, Анда минем тәүге эзләрем. Анда минем тәүге елмаюым, «Эттә», «әннә» дигән сүзләремt