Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯҢАЛЫКЛАР

«ӘДӘБИЯТТА ҺӘМ СӘНГАТЬТӘ
МАРКС ОБРАЗЫ
Бөтен дөнья пролетариатының юлбашчысы
Карл Марксның үлүенә 80 ел тулу уңае белән
әдәбиятчыларның Үзәк йортында 14 март көнне
үткәрелгән зур кичәнең темасы шулай, дип
исемләнгән иде. Кичәдә партия Һәм җәмәгать
оешмалары вәкилләре, язучылар, театр һәм кино
сәнгате работниклары катнаштылар. Алар Карл
Маркска багышланган әдәбият һәм сәнгать
әсәрләренең яңа үрнәкләре хакында фикер
алыштылар.
РАДИО ҺӘМ ТЕЛЕВИДЕНИЕ
РАБОТНИКЛАРЫ КИҢӘШМӘСЕ
8—12 мартта Мәскәү шәһәрендә радио һәм
телевидение работникларының киңәшмәләре
булды. Киңәшмәдә республика, край, өлкә
комитетларының председательләре, Бөтенсоюз
радиосы һәм Үзәк телевидение работниклары,
җәмәгать оешмалары Һәм үзәк газеталар
вәкилләре катнаштылар. Анда радио һәм
телевидение тапшыруларының идея-художество
дәрәҗәсен тагын да күтәрү мәсьәләләре каралды.
Киңәшмәдә катнашучылар КПСС Үзәк
Комитетының Идеология комиссиясендә кабул
итүдә булдылар. Кабул итү вакытында КПСС
Үзәк Комитеты секретаре Л. Ф. Ильичев чыгыш
ясады.
20 март көнне Казан телестудиясендә
телевидение турында фикер алышу булды. Анда
студия работниклары, язучылар һәм
журналистлар катнашты. Очрашуда студия
эшенең торышы һәм алдагы планнар хакында баш
режиссер Г. Хөсәенов сөйләде.
ДЕМЬЯН БЕДНЫЙ ЮБИЛЕЕ
Бөек совет шагыйре Демьян Бедный исеме
Советлар Союзында гына түгел, ә бнк күп башка
илләрдә дә билгеле. Анык әсәрләрен бүген дә
миллионнар яратып, илһамланып укый.
Апрель аенда илебез халкы коммунист
шагыйрьнең тууына 80 ел тулу датасын билгеләп
үтте. Юбилей кәмәрендә Культура сарайларында,
клуб һәм китапханәләрдә, уку йортларында әдәби
кичәләр үткәрелде.
Дөнья әдәбияты институтында шагыйрьнең
тормыш һәм иҗат юлына багышланган фәнни
конференция уздырылды. Кинотеатрларда
әдипнең тормыш юлын чагылдырган кыска
метражлы фильмнар күрсәтелде.
ИҖАТ СЕКЦИЯЛӘРЕНДӘ
)2 мартта Г. Тукай исемендәге клубта
Татарстан язучыла’ры союзы каршындагы
тәнкыйть секциясенең отчет-сайлау җыелышы
булды. Җыелышта 1963 ел өчен эш планы кабул
ителде һәм Б. Гыйззәт. Н. Юзиев, 3. Мәжитов, Ф.
Мусин, Г. Сэй- фетдинов составында яңа бюро
сайланды.
* *
13 март көнне драматурглар секциясенең
отчет-сайлау жыелышы булды. Бюро пред-
седателе X. Вахит секциянең эше турында доклад
ясады. Доклад буенча фикер алышуларда Р.
Ишморатоаа. Г. Зәйиәшева, Ә. Камал һәм башка
иптәшләр катнашты. Утырышта X. Вахит, Р.
Ишморатов, Ш. Рә- кыйпов, Н. Исәнбәт, Г.
Сәгыйдуллин составында яңа бюро сайланды.
18 мартта язучылар союзы каршындагы рус
секциясенең чираттагы утырышы үткәрелде.
Аида матбугатка чыгарырга әзер- ләнелә торган
«Яшьлек орбитасы» («Орбита юности»)
җыентыгының торышы тикшерелде. Китап өчен
тупланган әсәрләр хакында Г. Паушкин сөйләде.
Аннан, әсәрләр буенча фикер алышуларда А,
Булгаков. Т. Журавлев, М. Елизарова, В. Синея,
Г. Крылов һәм башкалар катнашты. Утырыш
җыентыкны яхшы әсәрләр исәбенә тагын да
тулыландырырга дигән карарга килде.
ОЧРАШУЛАР ҺӘМ КИЧӘЛӘР
9 март көнле Г. Әпсәләмов һәм Т. Журавлев
Казан шәһәре гарнизоны офицерлары,
курсантлары белән очраштылар. «Заман һәм
язучы» дигән темага чыгыш ясадылар.
157
10 мартта Татарстан дәүләт музеенда «Поэзия
көне» днл исемләнгән әдәби кичә уздырылды.
Кичәдә Г. Хуҗиев, Ә. Давыдов, Ә. Бикчәнтәева,
Г. Латыйпов, В. Синев, И. Юзиев, Н. Арсланов, Р.
Әхмәтҗаиоз, Г. Зәйнәшева катнаштылар.
Язучылар .әдәбият сөючеләрне үзләренең яңа
әсәрләре белән таныштырдылар.
15 март көнне кич Г. Тукай клубына язучылар,
эшчеләр, укытучылар, студентлар һәм
хезмәткәрләр җыйналды. Анда поэзия турында
сөйләшү булды. Кичәдә шагыйрьләр әсәрләрен
укыдылар, поэзия белән кызыксынучыларның
сорауларына җаваплар бирделәр.
15 март көнне шагыйрьләр: Г. Хужиев. И.
Юзиев, Ш. Галиев, Татарстанның халык
художнигы Б. Урманчы, ТАССРныц атказанган
артисты А. Арсланов Казан шәһәренең 26 нчы
мәктәбе укучыларына кунакка килделәр. Кичәдә
укучылар герой шагыйрь М. Җәлил шигырьләрен
сөйләделәр, шагыйрьнең иҗатына багышланган
сочинениеләрең укыдылар, Н. Исәнбәтнең «Үл-
мәс җыр» пьесасыннан өзек күрсәттеләр.
16 мартта Г. Кашшаф һәм Р. Мостафип Казан
шәһәре Ленин районының балалар
китапханәсендә пионерлар белән очраштылар.
Язучылар пионерларга М. Җәлилнең тормышы,
батырлыгы һәм әсәрләре хакында сөйләделәр.
17 март көнне Казан шәһәре эшче яшьләрнең
19 нчы кичке мәктәбендә әдәби- музыкаль кичә
уздырылды. Кичәдә шагыйрьләр: И. Юзиев, Ш.
Галиев, Г. Зәйнә- шева, һәм яшь композиторлар:
Е. Хнса- мов, М. Яруллин, М. Имашев катнашты.
Шагыйрьләр һәм композиторлар үз әсәрләрен
башкардылар. Соңыннан мәктәп үзешчән сәнгать
коллективы концерт бирде.
АЛЕКСЕИ САЛМИН КИЧӘСЕ
16 март көнне язучы А. Салмпнго 70 яшь тулу
у нае белән А. М. Горький исемендәге музейда
юбилей кичәсе уздырылды. Язучының тормышы
һәм иҗаты турында Л. Юдкевнч доклад ясады.
Докладтан соң Татарстан АССР Верховный
Советы депутаты шагыйрь Скбгать Хәким
юбилярга Татарстан АССР Верховный Советы
Президиумының Почет грамотасын тапшырды.
Аннан, А. Салмни исеменә алынган күп санлы
котлау телеграммалары һәм адреслар укылды.
Кичәнең соңгы бүлегендә Казан шәһәре
артистлары көче белән концерт бирелде.
ӘХМӘТ ФӘЙЗИ КИЧӘСЕ
20 мартта Г. Камал исемендәге Татар дәүләт
академия театры бинасында күренекле татар
язучысы Әхмәт Фәйзинең тууына 60 ел тулу уңае
белән әдәбн-музы- каль кичә үткәрелде. Кичәдә
язучылар, композиторлар, партия һәм
җәмәгатьчелек оешмалары вәкилләре, шәһәр
хезмәт ияләре катнашты.
Тантананы Татарстан язучылары союзы
правленнесс председателе М. Әмир ачты.
Анкары, Ә. Фәйзи турында истәлекләр белән
язучылар һәм композиторлар чыгыш ясады.
Кичәнең соңгы бүлегендә Татар дәүләт Академия
театры коллективы башкаруыңда зур концерт
булды.
ЗӘЙНИ СОЛТАНОВ КИЧӘСЕ
26 мартта Казан артистлары йортында
РСФСРпың атказанган, Татарстанның халык
артисты Зәйни Солтаноаның тууына 70 ел тулуга
багышланган кичә үткәрелде. Зәйни
Солтановның тормышы һәм иҗаты турында X.
Гобәндуллин доклад ясады. Күренекле сәхнә
остасы турында кордашлары истәлекләр белән
чыктылар. Соңыннан зур концерт булды.
ТАМАШАЧЫЛАР КОНФЕРЕНЦИЯСЕ
21 мартта язучыларның Г. Тукай исемендәге
клубында тамашачылар конференциясе
үткәрелде. Анда Г. Әпсәләмовның «Сүнмәс
утлар» романы буенча эшләнгән «Хәерле юл» (Ш.
Сарымсаков) драмасы тикшерелде. Фикер
алышуда катнашкан В. Хаков, X. Курбатов һәм
башка иптәшләр әсәрнең уңышлы һам уңышсыз
якларына тукталдылар. Әсәрнең авторы Ш. Са-
рымсаков театр коллективы исеменнән кон-
ференциядә катнашучыларга рәхмәт белдерде
һәм тамашачыларның сорауларына җаваплар
бирде. Соңыннан концерт булды.
«яшьтәш»
Казан шәһәренең 98 нче мәктәбендә шул
исемдә язма журнал чыга башлады. Журнал—
комсомол комитеты органы. Аның авторлары —
укучылар. Алар журнал өчен очерклар,
шигырьләр, хикәяләр һәм рецензияләр язалар.
Болардан тыш журнал битендә мәктәп тормышы
һәм киләчәк турында сөйләшү алып барыла.
Журнал эшеңә әдәбият укытучысы В. К. Холяонн
җитәкчелек нтә.
ЯЦА МУЗЫКАЛЬ КОЛЛЕКТИВ
Пөхтә птеп бизәлгән афиша күпләрнең
игътибарын үзенә җәлеп итте—Казан шәһәре
студентлары клубы каршында яшьләр хоры
оештырыла.
158
Хәзер бу коллектив оешу стадиясендә. Аца
илледәй артык кеше язылды инде. Оештыру
мәсьәләләренә багышланган беренче утырыш 21
март көнне Галимнәр йортында үткәрелде.
Хорның җитәкчесе консерватория студенты
Николай Вдовин: ел ахырында коллектив зур
сәхнәдә чыгыш ясый алыр, дип белдерде.
Хорга язылу дәвам итә.
ЯШЬЛӘР ҖЫРЛЫЙ
В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан
дәүләт университетының Актлар залы та-
машачылар белән тулган. Анда университет һәм
башка институт студентлары, партия һәм
җәмәгать оешмалары вәкилләре, музыка
сөючеләр җыйналганнар. Менә Мәскәү,
Ленинград, Ташкент, Свердловск, Казан
шәһәрләре консерваторияләре студентларының
күргәзмә-концерты башланды. Ул милли кадрлар
әзерләү буенча вокалист педагогларның
вузларара конференциясе уңае белән
оештырылган иде.
Ике сәгатьтән артык дәвам иткән концерт
барышында Актлар залында татар, чуваш, осетин,
казакъ, таҗик, үзбәк, бурят композиторларының
җырлары яңгырап торды.
ТАТАРСТАН КОМПОЗИТОРЛАРЫ
ҖЫЕЛЫШЫ
Күптән түгел республикабыз компози-
торларының гомуми җыелышы үткәрелде.
Җыелышта Мәскәүдә 7—8 марттагы очрашуда
партия тарафыннан совет иҗат интеллигенциясе
алдына куелган яңа зур таләпләр. бурычлар һәм
киләчәккә планнар турында сөйләшү булды.
Фикер алышуларда Н. Җиһанов, А. Ключарев, М.
Латыпов, А. Леман һәм башкалар катнашты.
БАШКОРТ ТЕАТРЫ СӘХНӘСЕНДӘ
ТАТАР ДРАМАТУРГЫ ПЬЕСАСЫ
Башкорт Академия драма театры үзенең
быелгы репертуарына X. Вахитның «Кайда соң
син?..» исемле яна пьесасын кертте. Әсәрне
сәхнәгә режиссер Г. Гый- ләҗев куйган.
Спектакльнең музыкаль оформленнесси
БАССРның атказанган артисты композитор Г.
Кәримов эшләгән. Бүгенге яшьләр тормышын
гәүдәләндергән бу лирик спектакльне башкорт
тамашачылары җылы кабул иттеләр.
МАТУР БАШЛАНГЫЧ
Норлат шәһәрендә кинотамашачылар
конференциясе уздырылды. Конференциядә сүз
кино хезмәте күрсәтүне яхшырту, эштәге
кимчелекләрне бетерү хакында барды.
Кинотеатр белән тамашачылар арасында
ныклы элемтә булдыру өчен унөч кешедән торган
Булышлык советы сайланды. Совет үзенең эшен
башлады инде. Җәмәгать оештыручылары
предприятиеләрдә һәм учреждениеләрдә
культпоходларга билетлар саталар,
тамашачыларны яца кинокартиналарның
эчтәлекләре белән таныштыралар.
Булышлык советы аерым кинокартиналар
буенча конференцияләр уздыруны план-
лаштырды.
ЯЗУЧЫЛАР КОМАНДИРОВКАДА
И. Юзиев, Г. Сабитов, Г. МӨХӘММӘТШИР
Башкортстанда һәм Пермь өлкәсендә булып
кайттылар. Язучылар командировка вакытында
Башкортстаи АССРдагы Ян- авыл районы Ямады
унберьеллык мәктәбе, Пермь өлкәсе Оса районы
Барда унберь- еллык мәктәбе, Каепавыл һәм
Удяп, Кы- зылъяр мәктәпләре укучылары һәм
укытучылары белән очраштылар. Алар укучы-
ларны Татарстан язучыларынык V съезды
йомгаклары һәм татар язучыларьшык иҗатлары
белән таныштырдылар.
Г. Бәширов, 3. Нури, Ш. Галиев март
ахырында Азнакай, Ленпногорск районнарында
булдылар. Язучылар урыннарда конференцияләр
үткәрделәр, укучыларны Татарстан
язучыларының V съезды карары һәм татар
язучыларының иҗади эш- чәйлекләре белән
таныштырдылар.
Драматург X. Вахит Саба районы Ныр- ты
совхозы эшчеләрендә кунакта булды. Драматург
авыл халкын Татарстан язучыларының V съезды
эше белән таныштырды. Р. Сабитова, Р. Тарпко,
М. Сергеев һәм башка эшчеләр X. Вахит әсәрләре
турында сөйләделәр.
Март аенда Р. Гәрәй Чаллы һәм Мин- эәлә
районнары колхоз һәм совхозларында- булып
кайтты. Командировка вакытында шагыйрь авыл
хезмәт ияләренең тормышлары һәм эшләре белән
танышты, укучылар белән очрашты.
ИҖАТ КОНКУРСЛАРЫ
1963 елда институтка керергә теләүчеләр
өчен А. М. Горький исемендәге әдәбият
институты иҗат конкурсы кгьлаи итте.
Институтта проза, поэзия, драматургия һәм
тәнкыйть бүлекләре бар. Аңа 35 яшьтәй узмаган,
тәмамланган урта белемле, кимендә ике еллык эш
стажы һәм әдәби сәләте булган кешеләр кабул
ителә.
Конкурска хикәяләр, повестьлар, пьесалар,
шигырьләр, поэмалар, тәнкыйть мәкаләләре
тәкъдим итәргә мөмкин. Матбугатта чыкмаган
әсәрләрне машинкада бастырып һәм милли
телләрдә язылганнарының подстрочный
тәрҗемәсен җибәрү сорала.
Автор үзенең исемен, атасының исемен,
фамилиясен, туган елын һәм туу урынын,
профессиясен, эш стажын, үзе тәмамлаган- яки
укыган уку йортларының тулы исемен, партиядә
тору-тормавын, адресын, кайчаннан бирле яза
башлавын, эштән аерылып-мы, әллә читтән торыпмы укырга теләвен хәбәр
итәргә тиеш.
Комиссия тарафыннан сайланып алынган
әсәрләрнең авторлары кабул итү имтиханнарына
кертеләчәкләр.
Институтның адресы: Мәскәү, К-104,
Тверский бульвар, 25.
Н. К. Крупская исемендәге Үзәк халык иҗаты
йорты, РСФСР язучылары союзының
драматурглар комиссиясе һәм «Куль- тура-агарту
эше» журналы редакциясе белән берлектә,
художество агитбригадалары репертуары ечсп иң
яхшы әсәрләргә конкурс игълан итте.
Конкурс 1963 елның I мартыннан 15
октябрьга кадәр дәвам итәчәк.
Конкурсның темасы «Җидееллыкның яңа
биеклекләренә» дип исемләнгән.
Конкурсның максаты — художество
агитбригадаларының (бигрәк тә авылдагы
агитбригадаларның) репертуарын бүгенге көн
вакыйгаларына багышланган яңа әсәрләр белән
тулыландыру.
Әсәрләрдә түбәндәге темалар яктыртылырга
тиеш:
Яна кеше тәрбияләү һәм аның рухи ма-
турлыгы, коммунизм тантанасына хезмәт итү
шатлыгы, совет кешесенең хезмәт намусы һәм
вөҗданы (Н. Заглада һәм Н. Леоновның
матбугаттагы чыгышларына карата әйтелгән
фикерләр).
Җидееллык хәрәкәттә, республикада, крайда,
өлкә һәм районда, колхозда, совхозда һәм
предприятиедә социалистик ярыш алдынгылары
тәҗрибәсен пропагандалау, хезмәткә дан җырлау.
Тормышның алга барышына комачаулаучы
барлык тискәре күренешләрне тәнкыйтьләү,
производствода һәм халыкка культура-көнкүреш
хезмәте күрсәтүдә очрый торган җитеш сез
лейләрне фаш итү;
Кешеләр аңында сакланып калган искелек
калдыклары белән, коммунизм төзүчеләрнең
мораль кодексы принципларын бозу күренешләре
белән, сатирик чаралар ярдәмендә, кискен
көрәшү;
Буржуаз дөнья политикасын һәм йолаларын
тәнкыйтьләү.
Конкурска программалар, күзәтүләр,
интермедияләр, конферансьелар, фельетоннар,
такмаклар, мәсәлләр, шигырьләр, хикәяләр,
табышмаклар һәм эстраданың башка жанрлары
(мөмкин кадәр жирле темаларга багышланган)
тәкъдим ителә.
Конкурска язучыларның, журналистларның,
һәвәскәр авторларның, әдәби түгәрәкләр,
берләшмәләр һәм агитбригадалар членнарының
катнашуы сорала.
Конкурс ике турда үткәрелә.
Профессиональ язучылар һәм журналистлар
беренче турга уз әсәрләрен Н. К. Крупская
исемендәге Үзәк халык иҗаты Йортына
җибәрәләр. Кулъязма 1963 елның 15 августына
кадәр кабул ителә.
һәвәскәр авторлар, әдәби түгәрәк, берләшмә
һәм агитбригада членнары өчен беренче тур край,
өлкә һә.м автономияле республикаларда
үткәрелә. Ана катнашучылар әсәрләрен
автономияле республика, край һәм өлкә халык
иҗаты йортларына җибәрәләр. Кулъязмаларның
кайчанга кадәр кабул ителүен халык яжаты йорты
билгели. Ләкин кулъязмаларны кабул нтү 1963
елның 1 августыннан да соң дәвам нттерелмәскә
тиеш.
Конкурска тәкъдим ителгән әсәрләрне,
машинкада бастырып, өч данәдә җибәрергә
кирәк. Конвертка «На конкурс репертуара для
художественных агитбригад» днп язу мәҗбүри.
Автор үзенең фамилиясен, исемен һәм
атасының исемен, профессиясен, эш урынын,
адресын хәбәр итәргә тиеш.
Икенче турга килгән кулъязмаларны
республика, край, өлкә халык нжаты йортлары Н.
К. Крупская исемендәге Үзәк халык иҗаты
йортына җибәрә һәм икенче турны конкурс
жюриеның Үзәк комиссиясе Мәскәүдә үткәрә.
Комиссиянең адресы: Мәскәү, К-104, Малая
Бронная, 4, Центральный Дом народного
творчества имени И. К. Крупской.
Икенче турга кулъязмалар кабул нтү 1963
елның 15 октябрендә туктатыла.
Яхшы дип табылган әсәрләр әчеп түбәндәге
премияләр билгеләнгән:
Иң яхшы күзәтү һәм программа өчен:
Беренче премия — 300 сум, икенче премия—
200 сум, өченче премия — 100 сум.
Аеоым әсәрләр өчен:
Беренче премия — 150 сум, икенче өч премия
— 100 әр сум, өченче дүрт премия— 75 әр сум,
дүртенче унбиш премия — 50 шәр сум.
Әйбәт әсәрләр «Культура-агарту эше»
журналында басылачак һәм аларга гонорар
түләнәчәк.