ЯҢА КЕШЕ ӨЧЕН
абигатьтәге кебек үк бүгенге
кешелек дөньясының да үзенә хас
гаҗәеп чишмәләре бар. Аларның
иң көчлесе һәм кешене чын
мәгънәсендә кеше иткәне— марксизм-
ленинизм. Хезмәт, гыйлем, матур
әдәбият, музыка, театр, сынлы сәнгать,
спорт—аның күп төрле туганнары.
Әнә шул чишмәләрнең кыйммәтле
«витаминнар»ын яшь кеше үзенә ни-
кадәр иртәрәк һәм тирәнрәк сеңдерсә,
ул шулкадәр тазарак һәм көчлерәк,
коммунистик киләчәгебезгә лаеклырак
булып үсәчәк.
Әле яңа гына сөйләшә башлаган,
әмма һәммәсен күрергә, белергә һәм
аңларга бөтен җаны-тәне белән ом-
тылучы нәни балага бер генә нәрсәне дә
аз гына да бозып күрсәтергә ярамый,
чөнки ул үтә көчле тәэсир- ләнүчән,
үзенә бик тиз кабул итүчән һәм
гомерлеккә үзләштерүчән. Бу хәл
балалар әдәбияты язучылары- ның эшен
тагын да җаваплырак итә. Алар, JHH
яхшы замандашларыбыз- ның күркәм
сыйфатларын һәм тормышын киң һәм
тирән яктырткан образлар иҗат итеп,
сабынлар укып туймаслык әсәрләр
язарга тиешләр.
Татарстан язучыларының беренче
съездында Фатих Кәрим татар совет
балалар язучылары исемлегендә әлегә
тик берничә генә — Абдулла Алиш,
Шамил Гәрәй, Әсгать Айдар, Галим
Мөхәммәтшин, Госман Бакиров
иптәшләр генә булуын әйтеп киткән
иде.
Хәзер безнең балалар әдәбиятының
төрле өлкәләрендә эшләп килүче
утыздан артык өлкән һәм яшь буын
язучыларын берләштергән шактый
көчле отрядыбыз бар. Күп еллардан
бирле актив иҗат итүче Гариф Гобәй,
Абдулла Әхмәт, Сәрвәр Әдһәмова,
Идрис Тукта ров, Әминә Бикчәнтәева,
Гариф Галиев, Ләбибә Ихсанова, Нур
Гайсин, Галимҗан Латыйп һәм сәләтле
яшьләрдән Газиз Нәбиуллин, Газиз Мө-
хәммәтшин, Самат Шакир, Зиннәт Вәли
һәм башкаларның исемнәре нәни
укучыларыбызга яхшы таныш. Соңгы
елларда балаларыбызга ма- тур-матур
яңа китаплар бүләк иткән өлкән
язучыларыбыздан И. Исәнбәт, Г.
Бәширов, Ә. Исхак, Ш. Маннур, X.
Туфан, Г. Хуҗи исемнәрен дә өстәсәк,
безнең иҗат бакчабызның тагын да
күркәмрәк икәне күренә.
Партиябезнең яңа Программасы
белән илһамланып, өлкән туганыбыз
рус һәм башка милләт әдипләре белән
бергә атлап, татар язучылары да -
балалар әдәбиятының моңа кадәр
кузгатылмаган күп кенә чирәм
җирләрен эшкәртергә һәм уңыш алырга
керештеләр.
Балалар язучылары бүгенге совет
әдәбияты алдында торган зур бу-
рычларны дөрес аңлыйлар. Алар
коммун-изм төзүдә туган партиябезнең
турылыклы ярдәмчеләре булырлар!
Яна кеше өчен! Безнең балалар
әдәбиятының төп лозунгысы шул.
Коммунистик киләчәк кешесе безгә
инде яхшы ук таныш. Ул безнең
арабызда яши, аның күркәм сый-
фатларын инде безнең бик күп кенә
замандашларыбыз йөзендә күреп була.
Хәзергә әле аның барлык
Т
138
гүзәл сыйфатларын, зәвыкларын,
гадәтләрен, ихтыяҗларын тулысын- ча
сурәтли алмасак та, без бернәрсәне бик
яхшы беләбез: ул — хезмәт кешесе
булачак.
Әнә шуңа күрә балалар өчен язылган
яңа әсәрләребезнең барсында да
диярлек хезмәт темасы алгы планда
тора. Бу гаять дәрәҗәдә куанычлы һәм
әһәмиятле факт, чөнки моннан 2—3 ел
элек чыккан китап битләреннән
һәртөрле уенчыклар, әтәч- тавыклар,
каз-үрдәкләр, бозаулар, куяннар, аюлар,
кырмыскалар, күбәләкләр һәм башка
шуның кебекләр генә карап тора иде.
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен
язылган әсәрләрдә тере образлар аша
хезмәт һәм һөнәр турында беренче
төшенчәләр бирелә. Без моның матур
мисалларын зур күләмле һәм бай
эчтәлекле «Нәниләр ки- табы»нда да,
Әминә Бпкчәнтәева- ның «Бүген һәм
иртәгә», «Яз бүләкләре», «Әлфия
алъяпкычлары» һ. б. китапларында да,
Нур Гайсинның «Хәерле иртә»сендә дә,
Марзия Фәй- зуллинаның «Ике көрәк»
һәм «Зур дулкыннар»ында да, Самат
Шакирның «Зөбәрҗәт»ендә дә, Идрис
Тук- таровның «Алма» җыентыгында
да еш очратабыз.
Башлангыч мәктәп укучыларына
адресланган «Җәй айлары» (Газиз
Нәбиуллин), «Эш тәме» (Шәүкәт
Галиев), «Тукран малае Шуктуган»
(Җәвад Тәрҗеманов), «Сынык сы-
бызгы» (Зиннәт Вәли), «Беренче
баскыч» (Газиз Нәбиуллин), «Абыйлар
һәм апалар», «Кышкы бакча»
(Мөхәммәт Садри), «Нефть килгәч»
(Хисам Камал), «Нинди һөнәр ях-
шырак» (Гамил Афзал), «Күмәч нигә
тәмле» (Нур Гайсин) һәм башка әсәрләр
төрле һөнәрләргә мәхәббәт, хезмәтне
сөю һәм аннан тәм таба белү
тойгыларын; хезмәтнең һәрнәрсәдән дә
өстен, куәтле көч булуын; кыю, хезмәт
сөюче кешеләрнең макталуын,
ялкауларның •көлкегә калуын
чагылдыралар. Сәнгатьчә эшләнеше
һәм тәрбияви көчләре ягыннан бу
әсәрләр, билгеле, төрле дәрәҗәдә
торалар: алар арасында яхшылары да,
уртачалары да, хәтта начарлары да бар.
Шулар- ның (Кайберләренә тукталып
үтик. ~ Соңгы елларга кадәр Мөхәммәт
Садри олылар өчен генә яза иде. Хәзер
ул балалар әдәбиятында танылган
каләм остасы булып китте. Бу — безнең
өчен бик куанычлы факт. Аның
«Абыйлар һәм апалар» китабы тематик
актуальлеге һәм әдәби яктан нәфис
эшләнеше беләк зур уңыш казанды: ул
татар һәм рус телләрендә Казанда һәм
Mac- кәүдә берничә мәртәбә басылып
чыкты. Җыентыктагы кыска шигъри
үлчәм һәм үзенчәлекле рифма белән
язылган әсәрләр хәзерге чорыбызның
хезмәт дәрте белән аваздаш
яңгырыйлар һәм балаларны, абыйлары
һәм апалары шикелле, эш сөю- чән
булып үсәргә, фән һәм техниканы
өйрәнергә рухландыралар.
Авылда яшәүче балалар язучысы
Газиз Нәбиуллин үзенең «Кырда»
исемле шигырендә («Җәй айлары»
китабыннан) хезмәтнең икенче бер
проблемасын матур чагылдыра: югары
техникага нигезләнгән коммунистик
җәмгыять хезмәтнең характерын
үзгәртә, аны авыр зарурилыктан
кешенең гомуми байлык чыганагы
булган эчке ихтыяҗына әверелдерә.
«Эш тәме» (Шәүкәт Галяез), «Нинди
һөнәр яхшырак» (Гамил Афзал), «Күч
җыя белмәү бәласе» (Гариф Галиев),
«Алтын куллар» (Рафаил
Төхфәтуллнн), «Күмәч нигә тәмле»
(Нур Гайсин) һ. б. шундый уңышлы
язылган әсәрләрдә дә салават күпередәй
күп төрле күркәм төсләргә ия булган
иҗади хезмәтнең теге яки бу
.матурлыгы нәни укучының күңелен
җәлеп итә. Ләкин башлангыч мәктәп
укучыларына адресланган барлык
китаплар турында да моны әйтеп
булмый.
Мәсәлән, балаларга матур гына
китаплар бүләк иткән язучы Нурихан
Фәттах моны исеннән чыгарып
җибәргән. Ул үзенең «Өч туганында
әһәмиятсез, вак, кешенең дәрәҗәсен
төшерә торган, хосусый милекчелек
рухы белән сугарылган тәрбияне яклый.
Кызганычка каршы, (бу хикәя
икенче класс дәреслегенә дә кертелгән.
Урта һәм өлкән яшьтәге мәктәп
балалары өчен хезмәт темасына
139
язылган уңышлы яңа әсәрләрдән
Ләбибә Йхсанованың «Нияз», «Нияз
мәктәптә» һәм «Космонавтлар урамы»
повестьларын, Гариф Гали- евнең
«Курайлы елга» җыентыгын, Гариф
Ахуновның «Артышлы тау буенда»
повестен, Шамил Рәкыйпов- ның
«Көмеш чишмә» исемле өч пәрдәлек
пьесасын, Газиз Мөхәммәт- шинның
«Без әле җирдә яшибез» повестен,
Абдулла Әхмәт, Галимҗан Латыйп,
Нәби Дәүли һәм Дамир Хәкимов
хикәяләрен, Шәүкәт Галиев, Әхмәт
Юнус, Фәнис Яруллин шигырьләрен һ.
б. күрсәтергә мөмкин.
Гариф Ахуновның «Артышлы тау
буенда» исемле балалар повесте бик
гыйбрәтле сюжетка корылган. Анда
шәһәрдән һәм тимер юлдан ерак
урнашкан Кәлимәттә яшәүче Хәсән
исемле малайның кызыклы язмышы
күрсәтелә. Иген чәчү һәм терлекчелек
белән шөгыльләнүче бу кечкенә генә
авылга нефтьчеләр бөтенләй яңа
тормыш алып килгәч, кайчандыр «ат
җене» кагылган Хәсәнгә «нефть җене»
кагыла: ул -иртәдән кичкә кадәр корыч
вышкалар янында бөтерелә башлый һәм
үзе дә сизмәстән бурильщик Сәетхәсән
Аб- дуллинның штаттан тыш ярдәмчесе
булып китә.
Тирән эчтәлекле иҗади эзләнүләр
һәм кыю фикерләр белән тулы эшчән
тормыш кына кешегә зур шатлык бирә.
Әнә шушы эшчәнлектә кешедәге
барлык гүзәл сыйфатлар тулы һәм
гармонияле рәвештә үсә, аның сәләте
һәрьяклап ачыла. Шуңа күрә дә
хезмәткә мәхәббәт тәрбияләүдә физик
күнекмәләр бирү генә түгел, бәлки
тикшеренү, тәҗрибәләр үткәрү кебек
үзлектән эшләүгә өйрәтү дә бурыч ител
куелырга тиеш.
Дөрес, мәсьәләнең .бу ягына игъ-
тибар итеп язучылар бездә юк түгел.
Авыл табигатенә һәм аның хезмәтенә
чын-чыннан гашыйк булган Гариф
Галиев «Курайлы елга» һәм «Абыем
кебек буласым килә» җыентыкларына
кергән күп кенә хикәяләрендә һәм
әкиятләрендә пионерларның кызыклы
эшләрен нәкъ менә шул хезмәттәге
иҗади эзләнүләргә кора.
Безнең балаларыбызның тормышы
искиткеч фәнни һәм техник ачышлар
вакытында башланды. Биредә безгә
фәнни-популяр, фантастика һәм
маҗаралар жанры ярдәмгә килергә
тиеш. Бу өлкәдә безнең эш фронтыбыз
гаять киң. Дөньяга яңа гына аяк баскан,
бик күп нәрсәләрне әле күрмәгән һәм
күп нәрсәгә төшенә алмаган сабыйны
тормышка алып керергә һәм танып-
белү биеклекләренең беренче
баскычларыннан җитәкләп алып менеп
китәргә кирәк. Бу эшне дүрт яки сигез
юллык шигырьләрдән үк башлап
җибәрү файдалы. Шуңар күрә дә Зәкия
Туфайлованың зиһенне чарлый
башларга ярдәм итә торган һәм матур
язылган тапкыр табышмакларына
нәниләр генә түгел, зурлар да югары бәя
бирәләр.
Теле ягыннан шома эшләнгән, тулы
бер фикерне эченә алган җыйнак
фәнни-популяр әкиятләрне һәм
хикәяләрне дә биш-җиде яшьтәге
балалар яратып кабул итәләр. Биредә,
барыннан да элек, нәниләргә әкиятләр
язуның сокландыргыч остасы, үзенең
шул әкиятләре аша дөньяны танып-
белергә ярдәм итүче, Туган .илгә,
коллективлыкка һәм хезмәткә кайнар
мәхәббәт тәрбияләүче, патриотик язучы
Абдулла Алишны искә аласы килә.
Татар халык иҗатының бай сурәтләү
чараларыннан иҗади файдаланып,
Алиш мәңге онытылмас әсәрләр иҗат
итеп калдырды һәм бу өлкәдә безнең бе-
ренче остазыбыз булып тора.
Башлангыч мәктәп укучылары өчен
уннан артык фәнни-популяр китаплар
биргән өлкән педагог-язучы Гасыйм
Лотфиның яңа әсәре «Мин- белим»не
дә балалар яратып кабул иттеләр.
Шулай ук Нури Арсланов- ның
«Карамаймалай әкияте», Гариф
Галиевнең «Борчаклар борчылалар»
китабы, Атилла Расихның «Бөек
могҗиза»сы зур уңыш казандылар.
Ләкин андый әсәрләр әле бармак белән
генә санарлык. Нәни укучыларның
ихтыяҗын алар гына һич
канәгатьләндерә алмый. Бу өлкәдә
язучылар союзы да, Татарстан китап
нәшрияты да һәм газета-журнал
редакцияләре дә әле бик тырышып
эшләргә тиешләр.
140
Бер мисал. Идрис Туктарның кече
яшьтәге балалар өчен язылган, бөтен
алымы һәм эчтәлеге белән бик
кызыклы, яцача булган әкиятендә
куянның, үзе артыннан куып килүче
төлкегә тоттырмас өчен, велосипедка,
«Москвич»ка, самолетка һәм, ниһаять,
ракетага утыруы турында сөйләнә.
Нәшрият рецензенты аңа менә нинди
бәя биргән (мин аның үз сүзләрен
кнтерәм): «монда автор совет фән-
техникасының чит ил фән-
техникасыннан өстенлеген күрсәтергә
тырыша. Ләкин бу матур идея ялган
материал нигезенә салынган.
Беренчедән, куянның төлкедән ос-
тарак, хәйләкәррәк булуы табигый
дөреслеккә туры килми, икенчедән,
совет кешесен куян белән чагыштыру
(???), әлбәттә, килешеп бетмәс».
Рецензент, әкиятне нигәдер сат.ирик-
басня дип күз алдына китереп, бөтенләй
ялгыш нәтиҗәләр ясаган. Ә әкияттә
совет һәм чит ил техникасы турында
бер генә сүз дә юк, аннан соң халык
әкиятләрендә, нәкъ Идрис ага язганча,
куяннар, әтәчләр, тавыклар үзләренең
дошманнары бүре һәм төлкеләрдән
хәйләкәррәк итеп биреләләр һәм
баланың табигате өчен, аңа дөрес
тәрбия бирү өчен бу шулай кирәк тә.
Мәктәп яшендәге балаларны укы-
тучылардан башка күз алдына китерүе
кыен. Шуңа күрә матур әдәбият
укытучының авторитетын күтәрергә,
аңа карата баланың күңелендә кайнар
мәхәббәт һәм тирән ихтирам
тәрбияләргә булышырга тиеш. Бу яктан
Госман Бакировның шактый җылы
язылган һәм эчтәлекле «Минем
укытучым» повестен, шулай ук Мәхмүт
Хәсәневнең карт укытучы Саҗидә апа
турында «Галим белән Сәлим» исемле
пьесасын мактап телгә аласы килә.
Пионер отрядларының шаулап
торган эшләре, күңелле һә.м кызыклы
тормышлары хакында язылган әсәрләр
бик кирәк безгә. Үзенең иҗатын
балалар әдәбиятында башлап җибәргән
Шәрәф Мөдәррис пионерия тарихын,
аның тиңдәшсез романтикасын
гәүдәләндергән балачак мемуарлары —
«Пионерда үткән балачак» исемле эпик
-поэмасы белән безне барыбызны да
куандырды.
Якты киләчәк әчеп .көрәшкән әти-
бабаларыбызныц батырлыклары,
революция еллары, гражданнар су-
гышы, Бөек Ватан сугышы турындагы
китаплар балаларга бик кирәк. Мондый
әсәрләр Совет иленә, Коммунистлар
партиясенә булган мәхәббәтне тагын да
үстерә, бүгенге бәхетле тормышның
кадерен белергә өйрәтә. Бу өлкәдә дә
безнең кайбер уңышларыбыз бар.
Гариф Гобәйнең «Без үскәндә» повесте
(беренче һәм икенче китаплар), Гали
Хуҗиның «Беренче карлыгачлар»
җыентыгы, Нәби Дәүлинец «Тормыш
белән үлем арасында» повесте, Шәйхи
Маннурның «Яна җыр килде» китабы,
Гасыйм Лотфвның «Без ничек укыдык»
әсәре, Мин Шабай, Абдулла Әхмәт һәм
Госман Бакиров хикәяләре, Самат
Шакир очерклары шушы изге темага
багышланганнар.
Балалар өчен язылган әсәрләребездә
искелек калдыкларын (хосусый
милекчелек, мещанлык, дин сөреме,
караклык һ. б.) тормыштан бөтенләй
куып чыгару өчен көрәш ча-
гылдырылырга тиеш. Абдулла Әх-
мәтнең «Иптәшләр белән» драмасы,
Әминә Бикчәптәеваның «Ана йөрәге»
повесте, Нур Гайсинның «Югалган
макет» пьесасы бала тәрбияләүдә семья,
укытучы һәм пионер-ком- сомол
оешмаларының ролен сурәтләп
күрсәткән уңышлы гына әсәрләр булып
торалар.
Балаларның мәхәббәтен матур
әдәбиятка, театрга, музыкага һәм
рәсемгә юнәлдерү буенча безнең алда
.бик зур бурычлар тора. Беренче
чиратта .мәктәпләрдә балаларның
үзешчән сәнгать көчләрен үстерү өчен
матур сәхнә әсәрләре һәм җырлар
кирәк. Кызганычка каршы, нәниләр
өчен язылган пьесалар бездә бик аз.
Дөрес, А. Әхмәт, Н. Гайсин, Җ.
Тәрҗеманов, Г. Нәбиуллин, Г. Бакиров,
Ш. Рәкыйпов кызыклы гына берничә
сәхнә әсәре иҗат иттеләр. Ләкин алар
гына балаларның ихтыяҗларын һич тә
канәгатьләндерә алмыйлар әле.
Мәктәпләрдә, авыл һәм шәһәр
клубларында, культура сарайларында
балаларның үзешчән театрларын
булдыру мәсьәләсен дә кичекмәстән
хәл итәргә кирәк. Бу эшнең дәүләт
күләмендә әһәмияте бар.
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар, ок-
тябрятлар һәм пионерлар өчен җырлар
иҗат итү өлкәсендә Әминә
Бикчәнтәева, Мөхәммәт Садри, Нур
Гайсин, Галимҗан Латыйп, компо-
зиторлардан Исмай Шәмсетдинов, Бату
Мүлүков, Әнаәр Бакиров, Җәүдәт
Фәйзи, Заһид Хәбибуллин, Александр
Ключарев һ. б. актив эшлиләр. һәр елны
җиде-сигез җыр китабы басылып тора.
Монысы бик шәп. Ләкин җыр
текстлары нигәдер татарча гына
биреләләр, киләчәктә җырларның рус
теленә тәрҗемәләрен дә урнаштырырга
кирәк. Тормышыбыз шуны таләп итә.
Әдәбиятка мәхәббәт, югары эстетик
зәвык үстерүдә мәктәпләрдәге әдәбият
түгәрәкләренең роле зур. Хәзер
республикабызның күп кенә
мәктәпләрендә пионер оешмалары
каршында әдәбият түгәрәкләре эшләп
килә. Балалар әдәбияты секциясе һәм
Мәгариф министрлыгы алар белән
элемтәне көннән-көн ныгыта. Быел,
мәсәлән, матур әдәбият сөюче
пионерларның беренче республика
слетын уздыру күздә тотыла. Андый
түгәрәкләрне барлык мәктәпләрдә дә
булдырырга кирәк.
Тәрҗемә әдәбият турында бер-ике
сүз. Бүгенге татар балалар әдәбиятының
иң яхшы үрнәкләрен рус теленә
тәрҗемә итүне оештыру бездә бик
начар куелган әле. Детгиз чыгарганны
көтеп торабыз, ә аның үз планы бар. Бер
үк темага, мәсәлән, үзбәк яки башкорт
балалар әдәбиятында матур үрнәкләр
булуы һәм шул сәбәпле генә безнең
яхшы әсәрләребезгә игътибар ителмәве
бик мөмкин. Еш кына мәктәпләрдә,
клубларда, пионер сарайларында,
китапханәләрдә һәм пионер лагерь-
ларында очрашулар уздырыла һәм анда
рус балалары да күп катнашалар
әлбәттә. Әмма тәрҗемәләре булмаганга
күрә 'безнең язучылар үз әсәрләрен
аларга җиткерә алмыйлар. Халыклар
дуслыгын тагын да ныгытуда хезмәт
итә торган бу чарадан тиешенчә
файдалана белмәвебезне берничек тә
гафу итеп булмый.
Рус һәм башка телләрдән татарчага
балалар өчен күп кенә китаплар
тәрҗемә ителә. Биредә, яхшы һәм
канәгатьләнерлек итеп башкарылган
тәрҗемәләр белән рәттән, начар һәм бик
начар тәрҗемә ителгән китаплар да
байтак. Бу аяныч хәл Татарстан китап
нәшриятында тәрҗемә итүгә
язучыларның начар тартылуы, шундый
җаваплы эшнең күп кенә очракларда
әдәбият тирәсендә буталучы кәсепчеләр
тарафыннан башкарылуы белән генә
аңлатыла.
Татар балалар әдәбиятының
уңышлары шактый. Ләкин врешел- гән
уңышлар язучыларны да, нәшриятны да
һич тә тынычландыра алмый. Татар
балалар әдәбиятын бүгенге көн
таләпләре югарылыгына күтәрү өчен
әле бик күп эшлисе бар. Бездә әле иң
кирәкле темаларга: мәктәп тормышы,
комсомол һәм пионер оешмаларының
эше, Туган ил, партия һәм юлбашчыбыз
Ленин турында әсәрләр юк диярлек аз.
Балалар бик ярата торган юмористик
әсәрләр бездә бармак белән генә
санарлык, ә маҗаралы һәм фантастик
китаплар турында әйтеп торасы да юк.
Татарстанда фәнни көчләр күп, бары
тик аларны тарта һәм яздырта белергә
генә кирәк.
Балалар әдәбиятын тагын үстерү
өчен бездә барлык шартлар бар.
Кадрларыбыз да җитәрлек, полиграфия
мөмкинлекләребез дә зур. Ирешелгән
уңышларга таянып, нәниләргә яхшы
китаплар бирү өчен барыбызга да җиң
сызганып эшләргә, зур дәрт белән янып
иҗат итәргә кирәк.
142