Логотип Казан Утлары
Очерк

УКЫТУЧЫ


Безнең балаларыбыз тормышыбызның жаилы кәүсәсендә чәчәк аталар. Бу—чәчәкләр бәйләме генә түгел, бу — гүзәл алма бакчасы. Күрә торып, шундый бакчага сокланмау, шатланмау бик кыен. Әмма ул бакчада эшләве тагын да кыенрак. Рәхим итегез, шогыльләнегез шул эш белән: төпләрен йомшартыгыз, су енбегез, кортлардан арындырыгыз, коры ботакларын кисеп ташлагыз. А. С. Макаренко.
әһәр читенә килеп чыккач, тепловоз моңсу гына бер кычкыртты да, кемнедер куып җитәргә теләгәндәй, омтылып чаба башлады. Кояш нурларында коенган Казан елгасы тибрәнә-тибрәнә артка тартылды һәм, ераклашканнан-ераклаша барып, нарат урманы эченә күмелеп утырган Дербышка разъездына житәрәк, бөтенләй күздән югалды. Вагон тәрәзәсендә таныш һәм шул ук вакытта таныш түгел күренешләр алышынып торды. Поезддан калырга теләмәгәндәй, тимер юл белән янәшә, карасу тасма төсле боргалана-боргала- на асфальт юл сузыла. Ниндидер яңа торак пунктлары үсеп чыкканнар. Бар да үзгәргән...
Яшьлекнең иң матур истәлекләре белән бәйләнгән бу яклар Гали күңеленә бик якын икән шул. Шуңа күрәдер ул, һәр нәрсәне, һәр үзгәрешне хәтерендә мәңгегә калдырырга теләгәндәй, зур игътибар белән, төпченеп карап барды. Яшеллеккә күмелеп утырган Казан арты авыллары, басулар, аларны кисеп үткән ерганаклар үзләреннән-үзләре аны шул үткән вакытларга кабат кайтарды, малай һәм егет чакларын хәтерләтте. Моннан ун ел элек аны бу яклардан шундый ук поезд алып киткән иде бит.
Әйе, нәкъ бүгенгедәй кояшлы көн иде. Чемодан ручкасына аркылы тыгылган таякны икесе ике башыннан тотып җәяү менделәр алар станциягә. Кечкенәдән үк бергә тәгәрәп үскән дусты Әгълә озаткан иде аны. Галинең институтка укырга китеп баруы иде. Әгълә әле дә шуида — аның яшьлек еллары үткән якта укыта.
Күп сулар акты шул инде аннан бирле. Инде Галинең бу яклардан китеп Пермь шәһәрендә эшли башлавына да биш ел булды бит.
Их, күрәсе иде хәзер Әгъләнең үзен. «Киңәшмәдән кайтканда бер кичкә булса да кереп чык», — дип язган иде дә бит соңгы хатында, булмады —■ вакыт тар. Үзе дә, хатыны Дания Вәлиевна да үпкәләрләр инде. Ярар, кайткач озын итеп хат язармын үзләренә — гафу үтенермен, дип
Ш
120
күңелен тынычландырып, Гали урынына килеп утырды. Газета һәм журналлар күтәргән проводник кызны күреп, яңа газета сорап алды. Газетаны кулга алу белән аның күзләре беренче биткә урнаштырылган Указга төште. Кинәт тыны кысылгандай булды, йөрәге атлыгып чыгардай булып тибә башлады. Күзләре хәрефләр өстеннән йөгереп үтте: «...Халык мәгарифе өлкәсендәге хезмәтләре өчен Биектау районы Ямэ- ширмә сигезьеллык мәктәбенең уку-укыту бүлеге мөдире Әгълә Шакир улы Шакирҗановка РСФСРның атказанган укытучысы дигән мактаулы исем бирергә...»
Гали сикереп торды: «Проводник, иптәш проводник», — дип, аралыкта басып торучыларга бәрелә-сугыла, вагон буйлап проводникны эзләп китте.
— Иптәш проводник... әйтегез зинһар... Поезд Коркачык станциясендә туктыймы?
Ир уртасы кешенең болай кабаланып йөрүе пассажирларның төрлесен күргән проводник кызны да гаҗәпләндерде. Ул, шактый таза гәүдәле, чем кара мыеклы бу сәер кешене аягыннан башына кадәр мәгънәле генә тикшереп чыккач: «Коркачыкның нәкъ үзенә килеп җиттек», — диде дә, флажогын алып, тамборга чыгып китте. «Бер генә көнгә, бер генә сәгатькә булса да керәм, тәбрик итәм»,—дип, Гали чемоданын эләктерде дә ишеккә йөгерде.
Поезддан төшеп калгач, юлаучы-мазар көтеп тормыйча, таныш юл буйлап адым саный башлады. Ләкин җәяүләп озак бармады, ат пыш- кыруыннан сискәнеп, читкә тайпылды. Тарантаста өстенә уңа төшкән гимнастерка кигән киң җилкәле бер егет утыра иде.
— Таптатасың ич!
— Тр-р-р... «Туры кашка»ның сигналын ишеткәнсез икән. Чебешкә дә басмый ул. Кайсы авылга? Безгә түгелме, абый?
— Синең кайсы авылдан икәнлегеңне белмәгәнгә, әйтә алмыйм шул. — Юл безнең авыл аша үтә. Значит, шул якка. Әйдә, сикерегез! — Рәхмәт, егет. Кая барган идең соң?
— Абыйны озата мендем. Отпускага кайткан иде, армиядән.
— Үзеңә чират җитмиме әле?
— Тиз түгел. Сигезенчене үткән ел гына бетердем. Хәзер тракторчылар курсында укыйм.
— Читен түгелме соң?
— Мактанып әйтмим — әйбәт бара. Таеп егылырга исәп юк. Әгълә абыйга рәхмәт. Нык дагалап чыгарган ул безне.
— Әгълә абый дидеңме?!
— Әйе, Ямәширмә мәктәбе завучы. Шакирҗанов.
— Шулаймыни! Алайса, Әгълә абыеңны яхшы беләсең?
— Менә тагын. Физикадан безне ул укытты бит.
— Минем дә аның янына барыш бит.
— Кунакка инде алайса.
— Әйе... Физикадан төпле белем алып чыктык дисең инде, энекәш. Әйбәт, әйбәт.
— Шулай булмый. Безнең физика кабинетында җыелып куйган трактор белән автомашина гына юк. Вәт. Тәҗрибә ясап карамаган дәрес булмый иде, диярлек, һи, ничек кенә кызык үтә иде физика дәресләре. Баштарак минем үземнең эшләр бик шәптән түгел иде түгелен дә, рәтләнде...
— Ничек рәтләнде соң?
— Бер заман «Кояш төп энергия чыганагы» дигән кинофильм карадык. Кояш булмаса үләннәр үсмәс иде, анысын аңлыйм мин. Үсемлекләр кояштан алган энергия хайваннарга да күчсен, ди. Анысы белән дә килешәм инде. Терлек үлән ашый да, аңа көч керә. Ә менә җиде кат җир астында яткан ташкүмергә кояшның ни катнашы бар инде, абый, ә?
121
Әгълә абый дәрестә сөйли, кайткач китапны укып карыйм — барып җитми генә бит миңа.
— Шуннан?
— Шуннанмы? Моңа минем баш кына җитәрлек түгел, дип кул селтәдем. Утырам шунда дәресләрдә колак селкетеп.
— Э-э-э...
— Егет юлаучысына күтәрелеп карады. Мыеклы абыйсының дикъкать белән тыңлавына ышангач, сүзен дәвам итте.
— Минем ишеләр класста берничәү идек. Беркөнне абый, дәрес беткәч, безне алып калды. Без сезнең белән иң гади мисаллардан башларбыз дип, һәркайсыбызга аерым-аерым өй эшләре биреп җибәрде. Шулай тырыша торгач, тәки физикадан яхшырак укый башладык бит, абый...
«Туры кашка» үзенә игътибар итмәүләрен сизенде булса кирәк, адымын салмакландыра башлады, аннан күкрәп үскән басуга борылып керде.
— Кара син аны, яшел бодай ашыйсы килгән! — дип егет, дилбегәне тартып, атны юлга чыгарды.
— һей, безнең Әгълә абыйны бөтен кеше ярата аны. Тик менә Алтынбикә ала белән генә бераз үпкәләшеп алдылар... Нигә дисезме? Алтынбикә апа пенсия ала алмый йөдәп бетте. Архив янды, дип иренең Дөбъязда эшләве хакында справка бирмиләр икән моңа. Әгълә абый янына килгән бу беркөнне. Әгьлә абый тотынса булдырмыймы инде! Анда язды, монда язды, әллә канларга язып бетерде. Тәки ерып чыкты. Кызыгы бу түгел әле аның, абый, — дип, егет елмаеп бер мизгелгә сөйләвеннән тукталды.
— Я! — дип, Гали алгарак иелә төште һәм юлаучысының сөйләвен көтте. Егет, авызын Галинең колак төбенә үк китереп, бик зур сер әйтергә теләгән кеше төсле, шыпырт кына: «Алтынбикә апа, хезмәте бушка булмасын дип, уи сум акча тотып абый янына барган», — диде, һәм каты тавыш белән: «Орышып чыгарган, ди үзен абый», — дип өстәп куйды.
— Булыр, булыр Әгъләдән, — дип Гали дә кеткелдәп көлеп куйды.
— Әле дә Әгьләнең күзенә күренергә оялам, дип әйтә, ди Алтынбикә апа.
Алар, машина-трактор паркы яныннан үтеп, киң авыл урамына килеп чыктылар. Егет атын туктатты да: «Менә кнлеп тә җиттек. Төшәсезме? Ә миңа арырак барырга кирәк», — дип, кепкасын салып, чәчен сыпырып куйды.
Гали рәхмәт әйтеп, тарантастан сикереп төште. Күзләре белән егетнең юыртып тау астына төшеп китүен озатып калды, ә үзенең колак төбендә аның сөйләгән сүзләре яңгырап торды. Күптән түгел генә мәктәпне тәмамлаган бу егетнең беркатлы сүзләрендә авыл халкының укытучыга булган олы мәхәббәтен күрде Гали.
Егет хаклы. Барлык укучыларда да үз фәнеңә карата мәхәббәт уяту бнк җиңел түгел шул ул. Бөтен халык яратсын өчен үз эшең белән генә чикләнү җитми шул. РСФСРның атказанган укытучысы дигән зур исемне юкка гына бирмиләр аны.
Чирек гасыр бит инде аның Әгьлә дусты укыту-тәрбия эшендә, һәр көне диярлек укучылар арасында үткән. Аларның һәркайсының үз холкы, үз характеры бар бит, барысын да күрә, аңлый белергә кирәк... һәркем белем алып, тәрбияләнеп кеше булып чыксын! Әйтүе генә җиңел.
Арча педучилищесын тәмамлар алдыннан гына Әгъләгә килгән бер хат Галинең хәтеренә төште. Әгьләнең әнисеннән — Саҗидә ападан иде ул. Карт ана, училищедан улының зур кеше булып, чыгуына сөенеп: «Безнең ише ярлы-ябагага элек көн күрү' бик авыр иде, улым. Совет власте булмаса, мондый тормышның барын да белмәс идек: Әтиегез мәрхүм генә күрә алмады. Ни шатланыр иде»,— дип язган иде. Әйе, Шакир
122
ага исән булса, чиксез шатланыр иде. Чөнки кул куярлык кына грамоталы мужик малаена — аның улына РСФСРның атказанган укытучысы исеме бирелде.— Шуларны уйлын-уйлый Гали мәктәпкә таба атлады.
...Якты залга килеп керүгә, беренче булып күзгә ташланган нәрсә: каршы як стенада эленеп торган көрән төстәге рама булды. Раманын өстенә эре .хәрефләр белән «Үрнәк алыгыз!» дип язылган. Пыяла астына битләре ачык дәфтәр куелган.
VII Б классы укучысы Шәрәфиева Равиләнең рус теле дәфтәре.
Төзек каллиграфия белән язылган бу дәфтәр чынлап та үрнәк итеп куярлык, чиста.
Шуның янында ук икенче рама тора. Анда да дәфтәр:
VII а классы укучысы Шәйхиев Рәфгатьнең рус теле дәфтәре.
Лупасыз укырмын, дип уйлыйсы да юк монысын. Бер биттә өч җиргә кара тамган. Әллә ничә бармак эзе. Әйе, моцардан да «үрнәк» алып була икән.
Гали дәфтәрләргә күз йөртеп алды да, елмаеп, укытучылар бүлмәсенә узды.
Әгълә Шакирович бер яшь егет белән сөйләшеп утыра иде. Ишектән керүчене танып алгач:
— Менә рәхмәт, үтенечебезне аяк астына салмагансың — кергәнсең, — дип елмаеп, каршыга күтәрелде. Инде дүрт дистәне тутыруына карамастан, үзендә электәгечә көч һәм энергия бөрки. Хәрәкәтләре җитез һәм җиңел. Коңгырт күзләре ягымлы, җылы карыйлар.
Озак еллардан бирле бер-берсен күрмәгән дуслар кочаклашып кү-рештеләр.
— Шундый зур бүләккә лаек булуың белән чын күңелемнән горурланам һәм тәбрик итәм үзеңне.
— Рәхмәт, дустым. Әйдә уз, утыр. Сау-сәламәт кенә кайтып киләсеңме, Г алн.
— Тимер кебек. Үзегездә ниләр бар?
— Бөтен ягыбыз түгәрәк. Кечкенәләр тәгәрәп үсәләр. Таныш бул — математика укытучыбыз,-—дип, Әгълә Шакирович әлеге егет ягына ымлады.
— Әнвәр Хәйруллнн.
— Бик шат. Исәнмесез. Гали абыегыз булырмын.
— Шул көннәрдә генә иптәшләр партоешма секретаре итеп сайладылар үзен, — дип дәвам итте сүзен Әгълә Шакирович, Әнвәргә елмаеп карап, — сәләте һәм энергиясе җитәрлек, сынатмас, дип уйлыйбыз.
Көтелмәгән мактау сүзләре Әнвәрие уңайсызландырды булса кирәк— ул кулъяулыгы белән күзлек пыяласың сөртеп алды. Аннан: «Ярый, Әгълә Шакирович, минем дәрескә керәсем бар», — дип, чыгып китте.
— Әйбәт укытучы, — диде Әгълә Шакирович, Әнвәр артыннан ябылган ишеккә карап.
— Синдә укыган Әнвәр түгелме соң, Әгълә?
— Нәкъ үзе,—диде Әгълә Шакирович, кулы белән дулкынланып торган кара чәчләрен артка табан сыпырып. — Бездә кайберәүләр бу укучыдан барыбер берни чыкмый, дип кул селтәгәннәр иде. Чынлап тотынганда иң йомшак укучыны да алгы сафка чыгарып була бит. Шупа әйтәм: Әнвәр дә алтынчы класста икепче елга утырып калган иде. Хәтерлим әле, шактый җәфаланырга туры килде малай белән. Бушка китмәде— хәзер инде Әнвәр университет бетереп кайтты. Читтән торып, аспирантурада укый.
— Беләм, андый укучылар белән син үзеңчә эш итәсең, — диде Гали, ә үзенең күзләре нидер табарга, күрергә теләгәндәй, дустының йөзен күзәтте.
— Әйе, үгетләү юлы белән генә әллә кая барып булмый, Гали. Бөтен укучыга да бер аршин кулланырга ярамый... Үзең беләсең, берәүләре
123
бик тиз, икенчеләре акрын үзләштерүчән булалар. Берәүгә бер тапкыр ишетү яки уку җитсә, икенчесенә онытмас өчен әледән-әле хәтергә төшереп торырга кирәк. — Гали, шаяртма агай-эне дигәисыман, баш какты һәм: — һәр укучы белән индивидуаль эш итәм, дияргә телисең инде,— дип Әгъләпе бүлдерде. — Ай-Һай, унбер ел буена йөз процент өлгереш биреп килүеңнең сере алда гынамы икән, дустым... Ул, мыек астыннан гына елмаеп, өстәл читендә өелеп торган дәфтәрләрне үз алдына тартып китерде. Иң өстәгесен ачып, битләрен актарырга кереште.
— һаман шул икәнсең әле, Гали, — диде Әгълә— җепнең очын кесәңнән чыгармый сөйләү гадәтеңне әйтәм.
— Соң шулай итмәсәң, юньләп сөйләмисең бит син. Атказанган укытучы исемен тик торганда гына биргәннәрдер, дип уйламыйм. Ялгышмыйммы?! — Гали көрәк кебек киң кулын Әгъланең җилкәсенә салды.
Әгълә Шакировичиың коңгырт күзләре очкынланып китте. Йөзенә шаян елмаю билгесе чыкты. Ул торып басты.
— Алай икән... Барып да бәйнә-бәйнә беләсең килә икән. Бик яхшы. Әйдә!—-Гали аптырап калды. Аннан, кулын селтәп, Әгълә артыннан кузгалды. Алар, озын коридорны үтеп, караңгы бүлмәгә килеп керделәр.
— Дәрестә үтелгән материалга кагылышлы кино караган идек,— дип Әгълә тәрәзәне каплап торган кара пәрдәне тартып ачты.
Күзләрне камаштырып, кояш нурлары бәреп керде. Гали беравык һични аңлый алмады. Кечкенә генә бүлмәдә шулкадәр җиһаз булыр, дип кем уйлар! Физика кабинеты иде бу.
Әгълә колачын җәйде һәм бүлмәдәге җиһазларга изәп: — Менә, Гали, ярдәмчеләрнең бер өлеше шулар, — диде. Гали дикъкать белән әйберләрне күздән кичерде...
Ишек төбендәге өстәлдә бик пөхтә итеп эшләнгән реактив арба һәм бер тактлы двигатель модельләре тора. Ә монысы — электр үткәргечләрен параллель һәм эзлекле тоташтыру тәртибен күрсәткән щит. Анын янына ук киноаппарат схемасы эленгән. Күбесен укучылар ясаганы әллә кайдан күренеп тора.
— Әллә кино күрсәтү техникасын да өйрәнәсез инде?
— Әйе. Физика түгәрәге членнары белән. — Гали каршы як стена буена урнаштырылган авыл хуҗалыгы машиналары частьларын карап чыкты. Егет дөрес сөйләгән: чыннан да монда трактор белән автомашина гына юк икән. Шкафларны ачып, физик приборлар белән танышты.
— Чыннан да биредә укучы белән индивидуаль эшләргә бөтен мөм-кинлекләр бар, — диде ул, Әгълә янына килеп.
— Индивидуаль эш дип әйтүемә гаҗәпләнмә, Гали. Миңа калса, уку-чының нигезле белем ала алуы беренче чиратта индивидуаль эшкә, күргәзмә материалларга һәм дәресне оештыру методына бәйләнгән. Сизәм. сизәм. Болар инде күптән һәркемгә билгеле, дияргә телисең. Килешәм. Минем Америка ачарга җыенганым да юк. Эш процессында мин бер хакыйкатьне аңладым. Көлмәсәң, физиклар теле белән, аны мин болайрак әйтер идем. Укытучы өчен индивидуаль эш — күңел ачкычы булса, күргәзмә материаллар — магнит, ә дәрес—компас ул. һәм алар үзара аерылгысыз бәйләнгәннәр. Укучының сәләтен, мөмкинлекләрен төгәл белеп эш итсәң генә ялгышмыйсың. Шуңа мин, иң беренче, һәр укучының класска нинди багаж белән килүең өйрәнәм. һәм аннан инде, укучының көченә карап, я җиңелрәк, я катлаулырак эшләр бирә башлыйм. Контроль эшләрме дә ике вариантта гына түгел, ә өч-дүрт вариантта үт- кәрәм. Шулай итә торгач, арттарак атлаучылар да тартылалар.
— Арада теләп, кызыксынып түгел, бәлки кушкан өчен гепә, яисә билге алу өчен генә укучылар да бар бит әле аның, Әгълә...
— Әйе, андыйлар да була. Алар укып киләләр, тыңлап торалар һәм җавап та бирәләр. Ләкин бу бик сай йөзү. Бу очракта инде миңа күргәзмә материаллар һәм практик дәресләр ярдәмгә килә, һәр дәрестә дияр-
124
лек бирегә кереп маташа торгач, иң ваемсыз малай яки кыз да я автомашина, я трактор, я комбайн белән кызыксына башлый. Әйе, әйе, бу, һичшиксез, шулай. Менә бу моментны инде һич тә күздән ычкындырырга ярамый. Таркау укучыны менә шунда кулга алып калсаң гына. Ә аны баланың холкын, сәләтен белсәң, ягъни кулыңда бала күңеленең ачкычы булса гына эшләп була.
Техника белән кызыксынган бала электростанциядә, машина-трактор паркында, фермада эшләп карарга кайчан барабыз, дип үзе сорап тора. Хезмәт процессында ул үзенең омтылышын тагын да ачыграк күрә һәм тоя ала бит.
— Аңлыйм. Техникумда эшләү күп тапкыр гади һәм җиңел. Без яшь-ләрне турыдан-туры билгеле бер һөнәргә өйрәтәбез. Ә сезгә баланың киләчәктә нинди һөнәр иясе буласын ачыкларга кирәк. Бу — син фәлән һөнәрне үзләштерерсең, дип укучыга рецепт бирү генә түгел шул.
— Аның шулай булуы хәерле, Гали. Үзең күреп тора идең. Әле кайчан гына соң урта мәктәпне тәмамлаган егет яки кыз тормышта урын таба алмый йөди иде. Аның каравы хәзер мәктәптән чыгуга күбесе туп- туры производствога китә. Үзләренә дә җайлы, безгә дә күңелле.
Әгълә, урыныннан торып, ишекле-түрле йөрергә тотынды. — Шул. Уңышка ирешүнең бер сәбәбе — дәресне дөрес оештыруда. Дәрес — ул укучының киләчәккә таба ясаган көндәлек адымы. Укытучы исә ака юнәлеш бирә, аның белән җитәкчелек итә. Әгәр син укучыңны белмисең икән, ничек юнәлеш бирә аласың, ди. Шуңа күрә дә мин дәресне гаять җаваплы йөк төялгән корабльгә юл күрсәтеп баручы компаска охшатам. Компас ялгышса, бер корабль язмышы, укытучы ялгышса, ничә кеше язмышы хәл ителә...
Ике дус, дөньяларын онытып, шактый озак сөйләшеп утырдылар. Кинәт яңгыраган звонок тавышы гына аларның сүзен бүлде. Әгълә Шакирович, дустына мәгънәле караш ташлап, урыннан күтәрелде.
— Гали, син Даниянең бүген бәлеш пешерүен сизгәнсең, ахры. Югыйсә, күптән бу тирәдә эзең күренгәне юк иде.
— Әйе, поезд сезнең станциягә якынлаша башлауга ук исен сиздем һәм шуңа була төшеп калдым, — дип, Гали бармаклары белән мыек очларын бөтереп алды.
— Әйдә, кайтып сөендерик әле үзен.
Дуслар кайтырга дип кузгалганда гына ишек ачылып китте һәм бүлмәгә хат ташучы кыз килеп керде.
— Абый, сезгә телеграмма!
«Кадерле укытучыбыз, Ил алдындагы тыйнак хезмәтегетзне бәяләп, Сезгә РСФСРның атказанган укытучысы исеме бирелүгә без чиксез шатланабыз. Озын гомер, сәламәтлек һәм киләчәктә дә Ватаныбызга лаеклы уллар һәм кызлар тәрбияләвегезне телибез. Элеккеге укучыларыгыз — бертуган Ә хмәтҗановлар», — дип язылган иде анда.
Әйе, Әхмәтҗановларның бишесе дә Әгълә Шакировичта укыганнар. Ләкин андыйлар бер бишәү генә түгел, ә йөзләр, һәм менә телеграмма артыннан телеграмма... Казаннан, Мәскәүдән, Уфа, Пермь, Ташкент, Хабаровск шәһәрләреннән. Дуслары, якыннары, җәмәгать оешмалары тәбрикли аны...
Сап-сары итеп юылган идән кояш нурларында коена. Ара-тирә исеп куйган йомшак, җылы җил ачык тәрәзәдән бүлмәгә шомырт чәчәкләренең, алма чәчәкләренең хуш исен бөрки. Пөхтә итеп җиһазландырылган өй эче монда ниндидер тантана буласын белдереп тора.
125
Калын чәч толымнарын баш тирәли урап, җете кара тасма белән кысып бәйләгән һәм ак алъяпкыч киеп алган Дания Вәлиевна, кече якка кереп-чыгып, табын әзерли. Кайтып җитәрләрме, бәлешем кызармасмы, дип борчыла.
Ул тормыш иптәше Әгъләнең, улы Рәшит һәм кызы Рәшидәнең кай-туларын көтте. Ишеткән булсалар, иптәшләр дә тәбрик итәргә килми калмаслар, дип, үз алдына сөйләнә-сөйләнә, табынны мулрак итәргә тырышты. Килсәләр, күңеленнән кемне кая утыртасын билгеләп чыкты.— Мәскәүдәң кайтышлый, бәлки, Гали дә кермәсме әле. Киңәшмәләре кичә тәмамланды, сугылырга уйласа, бүгеннән калмас, кайтып җитәр, дип сөйләнгән иде Әгълә. Аны менә мондарак, ике тәрәзә арасындагы йомшак урындыкка утыртыр идек. — Шуны уйлый-уйлый, Дания елмаеп куйды: — һәй, күңелле дә кеше инде үзе. Бусаганы үтүгә, күзләрен йомып, бер-ике исни дә, тәки ялгышмадым, алдыймы соң минем борын, әле күпер төбендә үк исен тойган идем, дип өй яңгыратып бер көлә. Табынга бәлеш чыккач, әллә өреп пешергән инде — телеңне йотарсың, дип аппитет белән ашый башлый. Җиңү көнендә Берлинда повар белән икәү утыз бәлеш пешереп, бөтен ротаны сыйлаганнар бит алар. Сөйләп тә карый инде шаян. Бик үзгәрде микән. Хәер, шулайдыр.) Инде шактый олыгайдык бит. Кайттылар бугай’..
— Рөхсәтме? — Ачык ишектә Гали белән Әгълә күренде. Дания, .ике кулын сузып, кунакка каршы атлады.
— Молодец, Дания, бөтенләй үзгәрмәгәнсең!
— Үзең соң, үзең. Әллә картаерга бер дә уйламыйсың инде...
Өстәл янына утырдылар. Дания бәлеш чыгарып куйды.
— Ямәширмәдән соңгы тапкыр киткәндә теге каһәр суккан донос аркасында Даниянең бәлешен ашый алмаган идем. Кая кирәген бирим әле, — дип Гали җиңен сызганды да, пычак алып, бәлешнең өстен кискәләргә кереште.
Уйлап та тормыйча әйтелгән бу сүзләр булып үткән бер вакыйганы хәтерләттеләр.
Уку елы төгәлләнгән көнне иптәшләрен кунакка чакыру — Әгълә белән Даниянең күптәннән килгән гадәтләре иде. Ул көнне дә өй эче шулай пөхтә итеп җыештырылган һәм кунаклар көтелә иде. Киләсе кунаклар — бер коллективта эшләүче иптәш укытучылары иде. Дания әзерләнә калды, Әгълә унбердән калмабыз, барыбыз җыелып менәрбез, дип мәктәпкә китте. Унбер дә булды, унике дә тулып узды — ләкин ки- лүче-китүче күренмәде. Әгълә ялгызы кайтып кергәндә, Дания, түземе бетеп, барып кайтыйм әле, дип чыгып китәргә җыенган иде.
— Иптәшләр кайда? Ник алып килмәдең, Әгълә? Ни булды? Кара — бөтенләй төсең киткән ич!
— Берәү дә килмәячәк. Кемдер район мәгариф бүлегенә минем өстән хат язган. Шакирҗанов принципиаль кеше түгел, ул дәүләтне алдый. Имтихан вакытында укучыларына үзе әйтеп тора, имеш. Район мәгариф бүлегеннән инспектор килде. Иртәгә кабат имтихан үткәрәбез. Укучыларның өйләренә йөреп, кисәтеп чыктым.
Өй эче ничектер бушап, караңгыланып киткәнсыман булды. Стенадагы сәгать кенә берни булмаган кебек, авыр тынлыкны бозып, һаман текелдәде. Кунаклар җыеласы өйгә күңелсез хәбәр керде. Бу хәбәр Даниянең зиһенен тәмам таратып җибәрде. Балалар төпле белем алып, кеше булып чыксыннар, дип янып-көеп йөргән, укучыларның шатлыгына сөенгән, кайгысына көенгән кеше өстенә ничек шулай гаеп ташларга мөмкин, дип ачынды ул.
— Укучыларың сынатмаса гына ярар иде, Әгълә?
— Әллә син дә миннән шикләнәсеңме, Дания!
— Юк, Әгълә. Ни дип әйтергә дә белмим мин.
126
һич икеләнмим. — Әгълә кулларын бер-берсепә шап итеп сукты Да»
урыныннан торып, тәмам коелып төшкән хатыны янына килде.
Я, я, әнисе! Син нәрсә ул кадәр аптырап калдың әле! Намусым саф,
күңелем пакь булганда бернинди яла да куркытмый мине. Бөтенләй башка
нәрсә — арабызда шундый түбән җанлы кешеләрнең булуы борчый мине.
Шуңа гарьләнәм мин.
Бераз эндәшми торгач, Әгълә сүзен тыныч кына дәвам итте:
— Була бирсен, әнисе. Көрәш капчан шома гына барган. Иң мөһиме,
чигенмәскә һәм каушап тез чүкмәскә. Гаделлекне аны һич нәрсә күгәртә
алмын.
Икенче көнне класс имтиханны тагын уңышлы тапшырды һәм район
мәгариф бүлегенә язылган сүзләрнең ялган икәнлеге ачыкланды.
Ул вакыттан бирле күп нәрсәләр үзгәрде, яңарды инде. Әгълә көткән
көннәр килде. Партиябезнең XX съезды илебезнең һавасын сафландырып
җибәрсә, XXII съезд шәхес кулыгының тамырын йолкып атты...
Иҗатка, эзләнүләргә киң мәйдан ачылды. Мәктәпне тормышка якы-
найтуга юнәлтелгән мөһим адымнар ясалды. Хәзер уку-укыту эшендә
яңадан-яңа практик алымнар тәкъдим ителә. Әгълә Шакирович андый
яңалыкларның берсен дә күздән ычкындырмый. Ул аларны өйрәнә, үз
тәҗрибәсендә сынап карый. Липецк укытучылары тәҗрибәсе, мәсәлән,
Ямәширмә мәктәбендә күптән үзенә җирлек тапты. Бу яңалыкны практикага
кертүдә, уку-укыту бүлеге мөдире буларак, Әгълә Шакирович зур эшчәнлек
күрсәтте.
Әгълә Шакирович алдынгы укытучыларның тәҗрибәләрен өйрәнү һәм
кабул итү белән генә чикләнми, бәлки үзе дә туктаусыз эзләнә. Ул бигрәк тә
дәресләрне оештыруга һәм үткәрүгә зур әһәмият бирә. Аның дәресләре бер-
берсен кабатламыйлар. Дәрес үткәрүнең теге яки бу алымын ул теманың
характерыннан чыгып билгели. Мәсәлән, яңа теманы тулысынча аңлау өчен
үтелгән берничә дәресне хәтерләү сорала, ди. Бу очракта дәресне ул,
һичшиксез, кабатлаудан башлый. Яки мондый очракны алыйк: әйтик, бары
тик тәҗрибә ясап кына яңа теманы бөтен нечкәлекләренә кадәр күз алдына
китерергә мөмкин. Бер үк вакытта тәҗрибә үтелгән материалга да кагыла. Бу
очракта инде дәресне ул тәҗрибә ясаудан башлый, һәм мөмкин кадәр аны
укучыларның үзләреннән ясатырга тырыша.
— Ләкин нинди генә тәҗрибә дә, теоретик яки практик эштә, күргәзмә
материаллар да барыбер укытучыны алыштыра алмый, —ди Әгълә
Шакирович. — Үзәктә һәрвакыт укытучы үзе торырга тиеш.
Әйе, Әгълә Шакировичның унбер ел буена йөз процент өлгереш биреп
килүенең төп сере— аның әнә шулай һәр дәрескә иҗади килүендә һәм
туктаусыз эзләнүендә дә.
...Табын яныннан торгач, Дания кунакка семья альбомын тәкъдим итте.
Гали, альбомны алып, Әгълә янына диванга күчеп утырды. Альбомның
беренче битен ачуга: «Кара, Шода мәктәбендә төшкән бу рәсем синдә
саклана икән әле», — дип, ул шактый тоныкланган бәләкәй генә
фотокарточканы кулына алды.
— Бар иде заманнар. Мәктәптән кайтканда кырда берәр куян күренсә,
арып егылганчы, төркемебез белән шуның артыннан чаба идек бит. Тотабыз,
имеш. Буранда адашып, бик озак чирләп ятуыңны оиытмаган- сыңдыр бит,
Әгълә.
— Ямаулы бишмәт һәм бер кат киндер ыштан белән үзәккә үтә торган
суыкта һәркөн дүрт чакрым барып-кайтып әле дә өшеп үленмәгән инде.
Әйе, ул вакыйга Галинең хәтерендә:
Алтынчы класста укыганда булды ул хәл. Шулай беркөнне дәресләр
тәмамлангач, Әгълә букчасын асып, кайтырга чыга. Сызгырынып бара-
127
бара басу капкасын үтеп китүен дә сизми кала. Күңелендә бәйрәм анык.
Алгебра укытучысы Хәлил Фазлыев абый бөтен класска үрнәк итеп куйган
иде үзен ул көнне. Шакирҗанов «Мисаллар һәм мәсьәләләр
җыентыгыандагы биремнәрнең 60 процентын үзлегеннән чишеп чыкты
инде, дигән иде. Үзлегеннән дигәч тә, Хәлил абыйның да ярдәме күл тиде
инде аңа. Аңа гына түгел, әлбәттә, барлык укучыларга да.
Кырлар буйлап иренеп кенә, җәяүләп кенә атлаган җил кисәк көчәеп китә.
Ул ачуланып биткә суга, бишмәт чабуы астыннан кереп, үзенең салкын
сулышы белән бөтен тәнгә сылана. Әз генә тынып тора да, юлдан читкә этеп
төшерергә теләгәндәй, кабат китереп бәрә. Баш өстендә берсен-берсе куып
кара болытлар агыла. Барып җимерәм, туздырам дип, өермә котырына.
Юлны кар күптән күмеп киткән. Бераз юл катысын шәйләп, чама белән генә
барырга туры килә, аяклар авырая. Арыта. Күзгә йокы төшә. Инде юл катысы
да сизелми... Кинәт бөтен җире туңа башлый. Ярамый, туктап торырга һич
ярамый дип, ул һаман атларга тырыша. Күпме вакыт шулай дәвам иткәндер...
Шулай көч-хәл белән үрмәли, атлый торгач, кемнеңдер читәненә килеп
төртелә.
Күптән булган әнә шул күренешләр Галинең хәтерендә яңарып үттеләр, ә
куллары альбом битләрен актарды.
— Арча педучилищесы, булса кирәк, — диде ул зуррак рәсемгә текәлеп.
— Әйе... Сиңа сөйләгәнем булмадымы нкәнни, Гали. Соңгы имтиханны
тапшырып чыккач, училищены бик яхшы билгеләренә генә тә-
мамлаучыларны самолетта очыртып төшерделәр. Аннан, директор каби-
нетына чакырдылар. Директор һәркемне аерым тәбрикләде, бүләкләр
тапшырды, фотога төшереп алдылар. Отличникларның укытучылар
институтына җибәреләчәкләрен әйтте. Егетләр һәм кызлар, пышын- пышын
сөйләшеп, кул кысыштылар. Бер ишесе хәтта «ура!» да кычкырып алды. Бу
яңалык миңа әллә ни тәэсир итмәде. Училищены бетергәч, кая китәсемне
күптән билгеләп куйган идем инде. «Нәрсә, Шакирҗа- нов, ■институтта
укыйсың килмиме әллә?» диде директор. Кинәт күз алдыма беренче
укытучым Хәлил Фазлыев абый килеп басты. Гүя ул миңа; «Укытучы булу
өчен белем һәм теләк кенә җитми, Әгълә. Кешене, беренче чиратта,
балаларны яратырга, балалар психологиясен бөтен нечкәлекләренә кадәр
сиземли белергә кирәк. Кеше тәрбияләүнең иң җаваплы эш икәнлеген
җаның-тәнең белән аңларга, шуны бер минутка да истән чыгармаска. Болар
өстенә талант та кирәк әле. Үзеңдә андый сыйфатларның булу-булмавын
бары гик эш процессында гына ачыкларга мөмкин», дип әйтә иде...
«Укыйсым килә, Гайсин абый, — мин әйтәм. — Тик мин... башта эшләп,
үземне сынап карарга телим. Мине мәктәпкә җибәрегез?» Каршы
килмәделәр... Шуннан, үземнең бар милкемне кечкенә бер чемоданга
сыйдырып, Арчадан Бнектауга килеп төштем. Училищедан килүемне белгәч,
мәгариф бүлеге мөдиренә чиратсыз уздырдылар. Мөдирнең беренче сүзе:
«Ни йомыш белән килүең, энекәш?» — булды. Нигә комачаулап йөри -икән
инде бу малай, дип уйлады, булса кирәк. Хәер, ул мине аз гына да
гаҗәпләндермәде. Чөнки гәүдәнең кечкенәлеге мине бер генә тапкыр җайсыз
хәлдә калдырмаган иде инде. Әмма ни өчен килүемне белгәч, мөдирем
бөтенләй башка кешегә әйләнде.
— Менә молодец. Нәкъ вакытында килдегез, — ди. Өстәл артыннан
чыгып, аркамнан какты. — Коркачык мәктәбенә кемне җибәрим дип тәмам
башым каткан иде, — ди. Шулай иттереп Коркачыкка килеп эләктем. Аннан
монда— Ямәширмәгә күчерделәр...
Альбом битләре һаман бер-берсен алыштырып тордылар. Ачылган һәр
яңа бит тату һәм бәхетле семья тормышы турында сөйли иде.

— Монысы өйләнешкән көн... Бу Рәшитнең өч яшьлек вакыты...
Даниянең туган көне... Монысын мин фронтка киткәндә җыелып төшкәя
идек... Бу — тугызынчы май көйне Берлинда төшкән фото... Педагогия
институтының соңгы курсында төшкән идем...
— Әгълә, каршы алыйк, кунаклар килә! — Барысы да тәрәзәгә кара-
дылар. Унлап кеше капка төбенә җитеп киләләр иде. Әгълә Шакирович- ны
тәбрик итәргә килүче укытучылар иде алар.
*
Семафорда яшел ут кабынды. Дежурный соңгы сигналны бирде. Поезд,
салмак кына кузгалып, рельслар өстеннән шуышып китте һәм әкрен-әкрен
генә тизлеген арттырып, җиңел чаба башлады.
Перронда басып калган берәү китеп баручы поездга һаман кул болгый
иде әле. Ул дустын озатырга төшкән Әгълә Шакирович нде.

?.