Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТРИБУНАГА МЕНҮ АЛДЫННАН


атар совет әдәбияты, аның бер тармагы булган проза сонгы биш-алты ел эчендә искә алырлык
казанышларга иреште. Аңарга байтак кына өметле яшь каләмнәр өстәлде. Тематиканың киңәя
төшүе, тормышка кыюрак якын кил\, сәнгатьчәлек һәм, гомумән» әдәбият алдына куелган
бурычларны ныграк төшенеп эш игү яшьләребездә булсын, өлкәннәребездә булсын —соңгы вакытта
сизелерлек көчәя бара. Әдәби телебезне генә алып карыйк. Ул да шактый чарланды соңгы вакытта.
Болары — бәхәссез шулай. Бу турыда Татарстан язучыларьшың әле күптән түгел генә булып узган
V нче съездында да әйтелде.
Әмма бик үк шулай булып җитмәгән якларыбыз да юк түгелме икән? Ирешкән дәрәҗәбезнең
кадерен белеп, аның өчең горурланып, ләкин аның белән генә канәгатьләнеп калмыкча, алга ачыграк
күз белән карасак, безнең алдыбызда әле байтак кына алынмаган «крепостьлар» торганлыгын да
күрербез. Федерация съездына барганда без аларны белеп, алар турында уйланып, фикер йөртеп,
берничә селтәнү белән барысын да яулап ала алмасак та, һәрхәлдә көчләребезне шул юнәлешкә таба
туплап барырга тиеш булырбыз. Кайда һәм ниндиерәк соң алар, безнең ул алынмаган «кре-
постьлар»?
Барысын да берьюлы һәм барысын да бер кешенең генә әйтеп бетерүе шарт түгел. Әмма минем
үземнән, мәсәлән, «бүгенге татар прозасында бигрәк тә нәрсә җитми?» днп сорасалар, озак уйлап
тормыйча, ләкин бөтен җаваплылыкны сизгән хәлемдә, әйтер идем: «тирәнлек җитми!» дияр идем.
Тормыш фактларының, асыл мәгънәләрен, аларның берсе белән икенчесе арасындагы диалектик
бәйләнешләрне һәм, әлбәттә, алар арасындагы каршылыклардан да курыкмыйча, тирәнтенрәк
актарып чыгару, образларның рухи кичерешләрен, кылган эшләрен тиешенчә логик дәлилләп һәм
психологик «борылышлары» белән ышандырырлык итеп «ярып салу» — ахыр чиктә язу* чыны
художник итеп таныта торган төп сыйфатлар әнә шулар лабаса инде. Нәкъ әнә шул сыйфатлар,
кызганычка каршы, безнең күп кенә әсәрләребездә җитешми. Нишләп? Сәбәбе ачык. Беренчедән,
әлбәттә, талант көче җитеп бетмәүдән. Икенчедән, әдәби иҗат эшенә әзер догмалардан чыгып якын
килүебездән, булса кирәк. Төрле формада чагыла бу бәла, берәүне бер яктан китереп аксатса, икенче
берәүне икенче яктан әйләндереп сала. Әмма бәланең асылы шул бер: иҗатка догма аша килү. Бер
генә мисал. Әйтик, менә әдәбиятта бүгенге көннең, үз заманыбызның алдынгы кешесен сурәтләү
мәсьәләсе. Сүз дә юк, үзәк мәсьәләләрнең берсе. Кем моңа каршы килер икән? Кем үз иҗатында
заманның алдынгы актив кешесен сурәтләү турында хыялланмас икән? Ләкин бу эш тормышның
барлык каршылыклы катламнарын «актарып чыгару» про* цессында, шул каршылыкларны ерыл,
җиңеп, алга бару процессында, көрәштә, бары тик көрәштә генә мөмкин. Алдан ук «Тукта, мин бу
героемны алдынгы кеше итеп коеп куйыйм әле!» дигән догмадан чыгып, зур планда, әмма җансыз
«пәһлеван» бастырып куеп, калын бер китап дәвамында аңарга, автор ихтыяры буенча, дөньядагы
барпык мактаулы сыйфатларны, барлык матур сүзләрне чәпәп ябыштыра бару яраган эш түгел.
Матур әдәбият тудыруда шактый гына тәҗрибә туплаган безнең бүгенге җитди прозаикларыбыз бу
ачык хакыйкатьне, ниһаять, аңларга тиештер инде.
Янә килеп, әдәби жанрларның үзара «керешүләре», бер-берсенә йогынтылары мәсьәләсе
турында, икенче төрле әйткәндә, бер жанрда эшләүче язучыларның икенче жанрда эшләүчеләрдән
кайбер профессиональ «серләр*гә өйрәнүләре турында да уйлашыр; сөйләшер, фикер алышыр чак
җитмәдеме икән?
Нигә, мәсәлән, прозаиклар драматургия жанрыннан һәм анда озак еллар эшләп, жанрның
үзенчәлекле «серләрен» яхшы белгән, үз эшенең остазы булып әверелгән тәҗрибәле
драматурглардан, әйтик, вакыйганы җыйнак, пөхтә, эчке логикалы итеп кору, конфликт, диалог
мәсьәләләрен дә өйрәнә алмасыннар икән! Берәүгә дә сер түгел, драматургия жанры үзенең куп
гасырлык тарихында һәм, билгеле бер дәрәҗәдә, аиын специфик асылы шуиы таләп иткәнлектән,
тасвирлау чараларының нәкъ менә шул «кырларын» аеруча үткенәйтеп эшкәртте. Шулай ук берәүгә
дә сер түгел, проза жанрында без еш кына хәлләрдә нәкъ әнә шул «кырларының үткенәеп, чарланып
җитмәвеннән зыян күрәбез. Нишләптер без, әйтик, конфликт мәсьәләсен драматургия әсәренә
бәйләп кенә күтәрергә күнеккәнбез. Хәлбуки, конфликтның үткенлеге, пөхтәлеге, эзлекле логика
нигезендә корылган булуы проза жанрында, драма жанрындагы кебек үк, зарур. Безнең су буе
озынлыгы таркау, сүлпән агышлы, характерларны үзара рәхимсез тартышка ташламый торган
шешенке ромапнарыбызның яки повестьларыбыз- ның укыр өчен күңелсезлеген «тормышны күп
планлы итеп чагылдыру» дип атала торган купшы «теория»ләр генә һич каплый алмый. Ә яхшы
прозадан, әйтик, шагыйрь яхшы мәгънәсендәге «сабырлыкка», тормыш ваклыкларына
игътибарлырак булырга, киң «эпик сулыш»ның сәламәтлек өчен файдалырак булуына өйрәнә алмас
идеме? Шигырь жанрының үзендә исә прозаик өчен дә, драматург өчен дә өйрәнәсе яклар тулып ята.
Кеше җанының иң нечкә кылларын тибрәтә алырдай лиризм, сүзнең тыгыз мәгънәләрен геиә сайлый
һәм урынына утырта белү, яхшы мәгънәсендәге җиңеллек, канатлылык, ниһаять, әйтеп бирү өчен иң
читене: ымлау аша сөйләшә белү менә бу читен һөнәрләргә без байтак кына дәрәҗәдә
шагыйрьләрдән өйрәнә алыр идек. Чехо»
Т

һәм Ибсен драматургиясе — поэзиянең һәм драматургиянең искиткеч эретмәсе түгелмени;
Кыскасы, сөйләшәсе сүзләр, уртаклашасы киңәшләр, өлгергән мәсьәләләр бик күп. Бары тик
вак-тояк эчке талашларга, үзара кимерешүләргә бирелмичә, алдыбызда зур бурычлар торганлыгын
һәм язучының уенчык кеше түгеллеген һәр даим исебездә тотып, Җитди һәм дәртле ител сөйләшә
белсәк иде, Теләк — шул.