Логотип Казан Утлары
Хикәя

Т УГАНЫМ


уганым, тәмәкең бармы? — дип сорады берәү, калын тавыш белән. Аптыравымнан аңа тәмәке сузганымны сизми дә калдым. Ул, җайсыз бөгелеп, «Беломор» тартмасыннан бер папирос суырып чыгарды да җәһәт кенә ирененә кыстырды. Үзе, вагон тәрәзәсеннән чуар далага төбәлгән килеш, сүзсез калды.
Бу кешене безнең вагонда беренче мәртәбә күрәм. Кыяфәте — адәм куркырлык. Акайган күзләренең карасыннан агы күбрәк. Төбәп караса, йөрәгең ярылырлык. Тәңкә-тәңкә шадрасыннан ике битендә инә чәнчер урып да юк. Килбәтсез жалпак битендә шалкандай борын утыра. Тәкәббер куе кашлары, тырпайгап гайрәтле чәчләре кап-кара, симез иягенә һәм турсайган ирен өстенә үскән сакал-мыегы кып-кызыл. Аларга пәке тимәгәнгә дә шактый вакыт узган булса кирәк. Йодрыгы — тукмактай, беләге—чукмардай. Аюдай гәүдәсеннән көч, гайрәт бәреп тора: меиә- менә хәзер үк үзенең буй-буй матрос күлмәген аерып-ертып ташлар төсле. Гаҗәеп таза егет ул!
Кич якынлаша. Чуар дала поезд белән куышып-ярышып килә.
Ул кеше һаман басып тора. Бераздан аның яңадан тәмәке тартасы килде, күрәсең, калып йодрыгы киң балаклы -чалбарының кесәсенә чумып караса да буш чыкты. Аннары авыр сулап, як-ягына каранды, ләкин миннән бүтән кеше тапмады. Үзендә булмаса, кешедән сорап алу- пы түбәнлеккә санаучы җан иясе булса кирәк: ул кабат тәмәке сорамады. Аның тышкы кыяфәте дә, тәкәббер холкы да миңа ничектер кызык булып күренде. Миндә аның белән танышу теләге туды. Янына бардым. Сорамаса да, тагы бер тәмәке тәкъдим иттем. Ул игътибар белән миңа борылды. Шуннан соң:
— Рәхмәт, туганым. Я, кай якларга барасың? — дип сүз кушты.
— Алма-Атага.
— Ым... м... Шулай итеп, Алма-Атаныкы диген. Ярый-ярый. Юлдаш булабыз икән алайса.
— Сезнең юлыгыз кая таба соң?
— Төшәсе станция — Тимертау, казакъ Магниткасы. Эш эзләп баруым,— диде дә туктап калды. Шуннан соң максатын да, теләген дә аңлатып: — «Фәләп җирдә бакыр бар», дип сөйлиләр бит, ни әйтсәң дә, даны илне шаулата, — дип мыгырданды. Сөйләнүенә караганда, ул җиңел кәсеп, арзан файда эзләп йөрүче кешегә охшамый. Тормышның ачысын да, төчесен дә татыган күренә.
Т
88
— Нигә бер үзегез генә, иптәшләрегез юкмыни? — дидем мин.
— Анадан туганнан бирле ялгызмын, — дип җавап кайтарды ул. Аның карашы яңадан чуар далага төбәлде. Кат-жат тәмәке пыскытты. Шуннан кинәт кенә борылды да таштай авыр кулын минем иңемә салды:
— Таныш булыйк, туганым. Чал кардан мин. Чын исемем Гани булса да, халык Божкара дип йөртә. «Яхшы кеше таз башын яшерми», диләр бит, ләкин минем халык яратырлык яхшы сыйфатларым юк шул. дуамал холкым аркасында җәфа чигәм. Үзең ничә яшьтә сон?
— Быел егерме дүрт тула.
— Бер яшькә олы икәнсең. Зыян юк. Мин менә Магниткага китеге барам. Чит җир, таныш түгел як, яңа эш урыны. Безнең авылны белмисең шул, туганым. Эшкә урнаша алмыйча, әйләнеп кайт кына, шунда ук: «Әй, кем булсын ла? Әлеге шул Божкара инде. Мүкләк сыер кебек үзенә урып таба алмый. Кая барса, шуннан боралар мескенне»,— дил мәсхәрә итәчәкләр үзеңне.
— Комсомол путевкасы белән барасыңмы?'—дип, мин дә, төсе олы күренсә дә, яше миннән кече булганлыктан, «син»гә күчтем.
— Юк ла. Путевка нәрсәгә миңа, йөрәк кушуы буенча барам. Комсомол түгел мин. Дөрес, бервакытны булган идем дә, соңыннан... — Ул. кулы белән кискен хәрәкәт ясап, сүзсез калды. Кемнәндер ризасызлык белдергәндәй, маңгай тиресе җыерылып, җыерчыкланып алды.
— Туганым, бу озын әңгәмә. Аннары ул сине әлләни кызыктыра да алмас.
Ә миңа ул әңгәмә кызык булыр төсле. Нигәдер аны тыңлау теләге уянды миндә. Янадан сораулар яудырдым.
. — Әңгәмә кеше язмышы турында икән, озын булса да сөйлә, юл кыскарыр.
— Әйтсәм, әйтим инде алайса, эш болан булды, туганым. — дип бераз тукталып торды. — Ой-бай, үз кулымнан килсә, аерылмас идем дә, нишлисең бит, җыелышта бик шәпләп кыздырдылар да билетымны тартып та алдылар. Әмма ләкин барсы да үземә бәйле. Гаебемне үз өс- темә алганда бернәрсә дә булмас иде кебек.
— Билетыңны кайтарып бирмәделәр мен и?
— Юк. Үзләре килеп үтенер дип көткән идем — анысы да мин уйлаганча булмады. Нишлисең, үткән эшкә үкенүдән файда юк. Магниткага барып, менә бу беләкләр белән күрсәтим әле үзләренә кемлегемне. Шуннан соң гафу итәрләр, бәлкем.
— Билетыңны ник алдылар соң?
— һәй, бер хәерсезнең икмәк шүрлегенә менеп төшкән идем лә... Туганым, бер папирос бир әле. Гел синекен тартып оятлы да булдым инде, — дип-чалбар тирәсен сыйпап-сыпырып алды. — Минем белем — нибары җиде класс. Мәктәпне тәмамладым да Бейсенбай дигән бер көтүчегә ярдәмче булып бардым. Дөресен әйткәндә, үземнең укыйсым килмәде. Ни дисең, әлеге дә баягы юләрлек, хәзер үкеиәм дә үкенүен, ә ни файда? Көтүче була алмаслыгымны шунда ук сизгән идем. Элек куй багып караганым булмаса да эшемне алып бардым. Болай эшем яхшы гына бара иде, ләкин тагын да шул хәерсез бәндә эшне бутап китте. Хәерсез дигәнем — колхозның шул чактагы сарык фермасы башлыгы, бит-авызыи кара чәчәк баскан Гали исемле чүп-чуар бер адәм. Тегермән ташына төшсә дә изелмәс ул, исән калыр. Бар дөньяны айкаучы шул.
Мине күргән саен үзе: «О, безнең патриот, әйбәт егет, менә дигән кеше булачак ул», — дип мактый иде. Җыелышларда булса, авыз суларын корытып: «Божкарадан үрнәк алыгыз, Божкара кебек булыгыз»,— дип күкләргә чөя иде. Җәйләүгә сугылганда да: «Бу җиңгәңнең күчтәнәче», — дигән булып тәмәке янына берәр акбашлыны да кыс
89
тырып килә иде. Дөресен әйткәндә, мине тартырга да, эчәргә дә шул өйрәтте. Мин дә, үз нәүбәтемдә, аның күңелен күрдем. Шуннан файдаланып ул: «Җиңгәң авырып йөри әле», — дип, шешәне бушаткач, китеп гә бара иде. Бүтән бер очракта: «Кадерле кунагым килеп калды», — дип ычкына, икенче бер вакыт: «Районнан вәкилләр көтәм»,— дип сыпырта ндс.
«Җәйләүдә соң туган яшь бәрәннәрне һичкем исәпкә алмый. Өлкән-рәкләрен әкренләп шудыртыйк без. Надан көтүчене ничек булса да алдарсың әле», — дип мине үз кураена биетә башлады бу.
Шулай маташтырып йөргәндә, үземне дә аз гына төрмәгә япмадылар. Берни дә белми йөргән картың бер көнне: «Ала бәрән кайда, фәлән бәрән кайда?» — дип ябышмасынмы миңа. Тәки фаш итте ул безнең кыңгыр эшләрне. Ә Галигә ни — судан коры чыкты ул. Бөтен гаеп минем өскә ауды. Ары кагылдым, бире сугылдым, сүземне тыңлаучы булмады. Бәхетемә район вәкилләре акладылар үземне. Соңыннан колхозда тагын бер ел чамасы «кара эштә» йөрдем.
Әй, туганым, ниләр генә үтмәде бу баштан! Яшьрәк чакта тормышны, кешеләрне кирәгенчә аңламыйбыз икән шул. Бер елдан соң комсомол сафына кабат алдылар. Сөйгәнем Гөлбаршынга әйләнәм дигәндә армиягә китәр вакыт җитте. Гөлбаршын түм-түгәрәк йөзле, гади бер казакъ кызы. Ул миңа бөтен кешеләрдән дә матуррак күренә иде. Чынлап та, ул чакта бик сылу иде Гөлбаршын, — дип Божкара миңа карап алды. — Минем, дөресен әйткәндә, кызлар яратырлык җирем дә юк. Алланың мин туганда катуы чыккан, күрәсең: адәм рәтле бер йөз- бит тә бирмәгән, ичмаса... «Гөлбаршын моның кай җиренә кызыкты икән, рәтлерәк ир-ат табылмады микән?» — дип, хатын-кызлар гайбәт тә сатып йөрделәр. Авылдагы карчык-корчыкның гадәтен беләсең инде, сөйләргә суз, чәйнәргә сагыз булсын ал арга... Ә чынында Гөлбаршын ул вакыт, әйе, бик сылу иде, — дип Божкара аягүрә басты.
— Ә хәзер ничек? — дидем мин.
— Хәзер минем өчен Гөлбаршын юк ипде. Мин армиядән кайтканда, ул бүтәнгә киткән иде.
— Чынлапмы?!
— Ялганламыйм. Кемгә барган диген әле. Яшь кеше булса, бер хәл иде. Әлеге хәерсез Галигә чыккан. Хатыны үлгәч, малга сатып алган, күрәсең. Бер баласы да бар хәзер. Сәбәпче — атасы булса кирәк: көчләп биргәннәр. Диндар карт шул... Кайткач, туганым, мин яңадан колхозга кердем. Төрле эшләрдә эшләдем, ләкин күңелем үсмәде, җаныма азык таба алмадым. Корабльдә, ичмаса, кызыграк та, күңеллерәк тә иде. Их, шунда гына каласы булган аны!.. Нишлим, туганым? Кайттым. Туган илне, кендегең киселгән җирне ничек ташлыйсын. Ирдә булса да, Гөлбаршын һич истән чыкмый, аның өчен җаным һаман әрни. Шул хәерсез иренең күңелен күрәм днп, сулып-саргаеп, кпбеп- корып беткән, ябык бер әбигә әйләнгән. Кайтканнан бирле бер-нке генә күрдем үзен. Очрашудан курка ул. «Гали хатынын эт урынына кыйный икән, ачылмаган чәчкә кебек саф баланы тәмам харап итә ул вөҗдансыз»,— дигән сүзләр гел ишетелеп тора халыкта. Фермадан сөргәч, Галинең сөмсере бөтенләй коелды, кая куйсалар да эшли алмады, куыла килде.
Тәвәккәлләп бер көйне өйләренә бардым. Гали өйдә юк нде. Булса— арт сабагын укытырга нде исәп. Соңыннан моның рәте чыкты. Бу юлы инде зәһәр елан үз койрыгына үзе басты. «Тормышың ничек?» — дия сорыйм Гөлбаршыннан. Берни дәшми, елый да елый, «вәгъдәмдә торал- мадым, гафу ит», дн. «Озын сүзнең кыскасы, балаңны ал да бу өйдән ычкын»,— дидем. Бүтән нәрсә әйтим соң мнн аңа? Ул сүзсез калды. Гали белән яши алмаячагын сизеп әйттем мнн. Ни күрим: лке-өч көннән соң Гөлбаршын миңа килә дә: «Бүлмә табып бир», — дип елый. Каян
90
табыйм, шушында кал, дидем. Күп тә үтмәде: «Кырамын да суямын! Хатынымны хәзер үк кайтар!» — дип, акырып-бакырып, давыл куптарып, Гали килеп җитте. Бик әйбәт аның икмәк шүрлегенә менеп төштем дә: «Тукмакка туйгансыңдыр инде, бар, хәерсез. Бүтән минем бусагамны атлыйсы булма!» — дип «сыйлап» җибәрдем.
Иртәгесен: «Галинең хатыны Божкарага качып киткән», — дигән гайбәт бөтен авылга таралып өлгерде. Ә минем күңелемдә бернинди яман уй юк. Иптәшем Әмертай килеп:
— Әй, бу нишләвең, ишек күргәнне алганчы, бишек күргәнне алсак ярамадымы? Кайчандыр аны сөйгәнсең икән, хәзер сиңа аңардан нәрсә калган дип уйлыйсың? — дип шелтәли башлады. Сизәм, эш яхшыга бармый. Бу хәбәр бөтен районга таралды. Җитмәсә, Гали врачтан кәгазь алып, «мине үтерә язды» дип прокурорга чапкан. «Теге вакыт, колхоз милкен урлап, судка тартылган адәм ул. Шул чакта аны мин яклап калдым. Армиядән кайткач, шул яхшылыгым өчен минем семьямны бозды, хатынымны алып качып, үземне кыйнап җибәрде»,— дип сөйләгән. Районнан вәкил килеп төште. Минем эшне комсомол җыелышына куйдылар.
— Без сине кеше булып кайтыр дисәк, сип баштанаяк җәнҗалчы булып чыктың. Бу нишләвең? — дип чыкты берсе.
— Бер дигән хөрәсән ялкавы син. Бер җирдә дә рәтләп эшләмисең, — диде икенчесе.
— Нишләтәсең андый җүнсезне? Ни он, ни камыр түгел ич ул,— дип, өченчесе кыерсытты. — Дүрт ел буена өйрәнгән һөнәре шулдыр, һичкемне тиңсенми, эштә җебек, тормышта бозык.
Гарьлегемнән нишләргә белмәдем. Дүрт ел буе политик һәм сугышчан әзерлек отличнигы булып, командирдан рәхмәттән башка сүз ишеткәнем юк иде. Ә бүген минем өскә нинди пычрак яудыралар.
— Юк, туганнарым, чынында алай түгел, — дидем мин, ярсып,— сукырлар сез, әйләнә-тирәгездә нәрсә булганлыгын белмисез. Сез минем сөйгәнем япь-яшь Гөлбаршынны көчләп хәерсез бер хайванга хатынлыкка биргәндә кайда идегез?! — дип йодрыкларым белән өстәлгә китереп суктым. — Сез бу кабахәт эшне булдырмас өчен нинди чаралар күрдегез? Комсомол, комсомол дип күкрәк сугасыз тагы. Шуны да күрмәгәч, нинди комсомол сез! Безнең диңгезче яшьләребез андый түгел иделәр. Сезнең кебек булдыксызлар белән рәхимсез көрәшергә, аларның икмәк шүрлегенә менеп төшәргә кирәк!
Җыелыш шаулый башлады, барысы аягүрә басты.
— Бу безнең метод түгел, — диде берсе, кабынып. — Бу — хулиганлык билгесе.
—- Сезнең метод буенча, Гөлбаршын ерткыч Галинең тырнагы астында изелергә тиешме?
— Юк, изелмәс. Ләкин аның өчен кеше кыйнарга димәгән. Нигә безгә әйтмәдең? Ә аларның кавышуына килсәк, Галинең кулында «Гөлбаршын үз теләге белән чыкты» дигән ЗАГС таныклыгы бар, — диде район вәкиле.
— һе, сез шул таныклыкка ышанып утыргансыз, димәк. Җитәкче булганыгызны әйтер идем, — дип ярсуымны туп-туры йөзләренә бәрдем.
— Алай икән, билетыңны өстәлгә сал, — диде комсомол вәкиле.
Мин дә озак уйлап тормастан: «Исем киткән, алсагыз, мә!» —дип кесәмнән чыгардым да бирдем. Икенче көнне «сез алай эшләсәгез, мин болай эшлим» дип эшкә дә чыкмадым, сузылдым да яттым. Барысына түзәргә кирәк иде. Кем белә, бәлкем, алар ягында да хаклык булгандыр.
Гөлбаршынның хәле дә җиңел түгел: чүп өстенә чүмәлә өйдем дә куйдым. Эшкә керим дисә, баладан бушый алмый. Мин, бүксә киереп,

өйдә ятам. Аңа кем булышыр соң? Үз хаталарымны аңларга тырыштым. Гөлбаршынга кияү табылыр табылуын да, ләкин ирдән кайткан хатынның бәясе шулкадәр генә. Җитмәсә, баласы да бар.
Шулай көенеп-пошынып йөргәндә Әмертай килеп керде. «Магниткага китсәм, ничек булыр икән?» — дип киңәш сорадым үзеннән. «Бар!» — диде ул. Менә хәзер тәвәккәлләп шунда баруым, туганым...
Гөлбаршынга бергә барыйк дидем, күнмәде. «Артык йөк нәрсәгә сиңа. Безгә бергә яшәргә насыйп булмаган, күрәсең», — ди.
Аңа да ачуым килеп, аннан-моннан җыендым да юлга чыктым. Берәү белән дә хушлашмадым. Поезд инде кузгалам дигәндә, йолдыздай атылып, Гөлбаршыным килеп җитте, йөрәгем әллә нишләп китте. Мине дә эзли торган кеше бар икән бу дөньяда...
Күп сөйләшә алмадык. «Әйдә, бергә киттек» — дип тагы әйтеп карадым. «Юк, соңрак, әүвәле үзең барып урнаш, аннан хат язарсың»,— диде. Куанычымны белсәң, туганым: әткәм бүләк иткән атта очаммыни?! Беркемнән тартынып, оялып тормадым: сөеп-сөеп кочакладым үзен. Бик кызык булды, гомеремдә беренче мәртәбә хатын затын сөюем шушы иде, туганым...
Поезд, йөрәкләрне әрнетеп, кузгалды да китте. Чәчләрен җилдә җил-фердәткән килеш, Гөлбаршын кул болгап басып калды. Ул миңа элеккедәй, армиягә озаткан чактагы кебек сөйкемле күренде. Керфегенә кунган яшен сөртеп алды. Димәк, мине һаман да сөя ул. Ярата икән, туганым...
...Божкара иртәгесен Магниткада төшеп калды. Аерылышкач, якын туганымны ерак юлга озаткандай, ямансу булып китте. Ул перронда озак басып торды. Паровоз, вагоннарны үзара сөзештереп урыныннан кузгалгач, Божкараның таныш гәүдәсе, ераклашканпан-ераклашып. күздән югалды.
Юлың уңсын, туганым! Уң булсын! Син бәхет эзләп барасың. Тормышта үз урыныңны алырсың син. Мин ышанам аңа. Без дә Магниткага килербез. Гөлбаршын белән икегезне ничек тә эзләп табарбыз. Шул чак тирәннән танышырбыз, туганым!
Мәхмүт Хөсәен тәрҗемәсе.