Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Хамит Ергалиев — казакъ совет поэзиясенә Бөек Ватан сугышы елларыннан соң килгән талантлы шагыйрьләрнең берсе. Ул, нигездә, эпик жанрда эшли. Укучы аның «Ата үгете», «Киң юлда», «Курмангази», гражданнар сугышы герое Чапаевка багышланып язылган «Уралда утлы төн» һәм «Безнең авыл кызы» исемле поэмаларын яратып каршылады. «Безнең авыл кызы» поэмасы үзәк матбугат тарафыннан да югары бәя алды һәм, русчага тәрҗемә ителеп, Мәскәүдэ басылып чыкты. 1953 елда X. Ергалиев «Синең елгаң» исемле поэма иҗат итте. Бу поэмада укучы «Безнең авыл кызы» әсәрендәге төп геройлар белән яңадан очраша. 1956 елда Казакъ дәүләт матур әдәбият нәшрияты Хәмит Ергалиевның «Урал көйләре» исемле җыентыгын бастырып чыгарды. Бу җыентыгын шагыйрь Бөек Октябрь социалистик революциясенең кырык еллыгына багышлады. Коммунист-шагыйрь X. Ергалиев хәзер бүгенге көн темаларын яктырткан яңа шигъри әсәрләр иҗат итү өстендә эшли.
МИНЕМ ТАВЫШЫМ
Бик анык миңа бөек үсеш эзе, Күзәтәм, аны яхшы аңлыйм үзем! Сөекле Ватаныма карап быел, Минем дә бар үземчә әйтер сүзем.
Иркем юк яшь чагымны мскә алмаска, Хәзерге теләк башка, хыял башка.
Аз белеп, тырышлыктан үскән шагыйрь, Хакың юк шуңа күрә оялмаска.

Я, әйтче, аңлар, сөяр, ипле чагым!
Мәктәптә элек пиләр белдең. тагын? Караңгы Арктика дигәнебез
Дөньяга карын нурын биреп таңның.
Элек ул җанга бирде тик суыгын, Тумады бер дә минем файдага көн! Кешеләр тиңсез зәһәр салкынны да Җиңделәр тоткын итеп инде бүген.
Элекке серле атом инде менә
Үзгәртте елгалар һәм күлләрне дә.
Кайда соң географик сары карта, Ни булган җансыз сахрам, чүлләремә?!
Ашлык — диңгез, чайкала уйсу төштә, Күтәрә кебек аны дала көчкә.
Ак киек аяклары көйгән җирдә Гаҗәпме хәзер яңа кеше үссә?!
Яшь чактагы Кайнекәй, Куандыгым,
Яланаяк уйнаган эссе комым
Кадерле алтыннан да кыйммәт икән!
Әй, якташ, замандашым, куан бүген!
Җан сыз га җанлы итеп эндәшәм гел, Шатлыктан ник шашмасын шагыйрь күңел?! Сөйләшәм күктә телсез гизеп йөргән Ай белән, ул да инде ялгыз түгел.
Алдыма галәмдәге ераклыктан
Тагын күп серләр алып килә ак таң, Айга да очып китәр кеше бер көн, Коммунистик могъҗнзалы безнең яктан.
Җнр-ана! Көл итәргә дип илеңне Усаллар корал нтте тимеремне.
һәр почмагың ерткычлар авызында Үлгән фил гәүдәседәй кимерелде.
Азгыннар туганлыкны, бердәмлекне, Кешелекне күрәлмый читкә типте.
Ничәмә хаким, галим олы җаннар
Җырлап килде дөньяга, елап китте...
Беләм мин: ата, бала, аналарны
Иңрәткән шомлы гасыр артта калды. Берәүләр кешеләрне яшь түктереп, Авызыннан ашын, бәхетен тартып алды.
Эшен күр шул явызлык баласының, Сугышка багышлаган бар асылын.
Хәйләләп үлем белән уйный һаман, Канечкеч карт төпчеге бабасының.
Бик ачык аның соңгы теләге дә: Коткысын җәя усал көлә-көлә.
7. .С. Ә.- № 4
97
Тынмый ул, суга салкын кулы белән Җирдәге бар халыклар йөрәгенә.
Капласа дошман эзе җирне тагын, Кем хөкем итәр явыз эшен аның? Билгеле, акыллы ир тынгы белмәс Акламыйча пакь сөтен җир-ананың.
Кимет син, Газраил, җан алуың. Күр җирнең үзгәрүен, яңаруын! Кояшның кодрәтле ак ялкыныннан Илемдә мәңгелек таң яралуын!
Дошманның юк сүндерер, ягары да;
©мет зур безнең кояш янарына!
Иң якты йолдыз булып зәңгәр күктә Ватан тора барыннан югарыда.
ЯЗ БЕЛӘН СӨЙЛӘШҮ
Анасы, әй, җанлы җирнең — Ягымлы яз, анам минем!
Җылы, саф күзләрең белән Барын күреп, белеп килдең: Күрдең дөнья сугышларын — Сөңге, гөрзи, кылычларын; Яшел урман кочам диеп, Кочтың янгын сулышларын. Бушана алмады ана: Бергә үлде туар бала... Әйе, матур, чәчәкле яз!
Күктән төшәр бәхет булмас!.. Аны ходай безгә диеп Юлыбызга җәеп куймас.
Ачлык, юклык баскан илне Уяттың, без азат инде. Син халыкка бәхет өчен Маркс һәм Ленинны бирдең! Гүзәлсеңсин, Беренче Май, Яшел дала, чәчкәле ай, Кызың синең сылу Чулпан, Күгеңдә балкый ап-ак Ай. Шат яз улы Гагаринны Җир кадерләп багар инде. Чиксез галәм киңлегенә Ул йолдыздан биек менде. Яшел яз! Якты яз, күркәм! Килеп төшми бит ул күктән Бәхет! Аны тырышларга Фәкать хезмәт бирә күптән.
Нурн Арсланов тәрҗемәләре.