Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Сагынгала Сәетовның «Большевиклар» дип аталган беренче җыентыгы 1951 елда басыла. Аның бу җыентыгына тупланган күпчелек шигырь- .tape Коммунистлар партиясенең бөеклеген чагылдыруга багышланган. <Лектор килде җәйләүгә», «Райпартком инструкторы», «Агитатор» һ. б. шигырьләрендә ул совет кешесенең рухи байлыгын, эчке дөньясының матурлыгын җырлый. Сагынгала Светов иҗатында халыклар дуслыгы темасы зур урын алып тора. Шагыйрьнең «Рус халкына», «Минем исемем», «Харьков», «Днепр суы», «Таныш хатын», «Гооькай урамы» исемле шигырьләре әнә шул темага язылганнар.
Сагынгала Сәетовның 1956 елда басылып чыккан «Уйларым» дигән җыентыгындагы шигырьләре сугыштан соңгы чордагы тыныч хезмәт пафосы белән сугарылганнар. Гади совет кешеләренең уйлары һәм эшләре «Яшьлек», «Без Октябрьдә тудык», «Яз күренешләре», «Оксана», «Иптәш Кармелюк» шигырьләрендә аеруча ачык тасвирлана.
Сагынгала Сәетов тәрҗемә өлкәсендә дә актив эшли. Казакъ теленә аның тарафыннан К. Хетагуров, М. Җәлил. К. Симонов һәм Корея шагыйрьләренең әсәрләре тәрҗемә ителгән. Моннан тыш С. Сәетов, әдәбият белгече буларак та, шактый зур эш алып бара.
ЛЕНИН ҺӘМ ялчы
1
«Килгән икән хаклык сүзен йөрәкләргә салган кешем!» Зур мәйданда алкыш тына, Бердәм карый меңнәр күзе. Кояш кебек балкып менә Түрдә күренә Ленин үзе. һәркем тора хәйран калып: Үзе гади, сүзе ялкын! Якын күрә аны халык — Ә ул якын күрә халкын. Тетрәп куйды ялчы шунда, Күңел шатлык белән тулы, —
^алабызга Ленин килде!
Шундый булсын иде һәр көн. Бу шатлыкны һәркем белде, Бүтәннәргә әйтте һәркем. Киң атлап уза бер ялчы, Биштәр — иңдә, таяк — кулда. Җитим, диеп, таң туганчы, Мәйданга юл тота ул да. Ашыга — тыя алмый үзен, Тыя алмый шашкын хисен:
93
Нәкъ аның күз каршысында Күтәрелгәч Ленин кулы. Күтәрелде кыю ул кул Күрсәтеп иң якты юлны: Хисне дәртле иткән юл ул, Азат иткән юл ул колны. Уттай уйнаган флагта Иңбашына тиеп алды. Мәңгегә Ильич йөрәккә Шул хәлендә кереп калды, һәм китте ялчы еракка. Биштәр — иңдә, таяк — кулда. Ленин җылысын йөрәккә Салып китте шуннан ул да.
2
Яз ае. Нурга чумган чак Калабызның бөтен төше. Бүген спектакль булачак Исеме: «Мылтыклы кеше». Афишаны җилләр капшый һәм утлары бизи төннең. Залда бердәм тибә башлый йөзләп йөрәк. Аида кемнең Пнтерга төбәлмәс күзе — Ирек таны аткан якка;
«Власть — Советларга!» сүзен Җир яңгыратып әйткән якка. Җанга рәхәт, тәнгә яхшы Шул байракны каккан җилдән. Казакъ җиренә дә якты Шул җиңүле яктан килгән. Каршыда — Нева сулары, Ярлар охшаш кыя тауга. Речь сөйләп, илнең улларын Юлбашчы озата яуга. Шул көннәр даны турында Быргы уйный бар көч белән... һәркем кузгала урныннан, Зур зал тула алкыш белән.
Белмәде ләкин-зал шуны, Рәхмәтнең яудырып күбен: Теге чактагы ялчының Ленинны уйнавын бүген!
3 ә к п Нури тәрҗемәсе.
БҮЛӘК
Зурлыйм мин дуслык ялкынын, Изге сүз ул телемдә. Гомер кипмәс чншмәсыман Дәрт бирә ул күңелгә.
Дуслык белән якын итеп Була ерак юлларны.
94
Арттырмыйм бер нәрсәне дә Сөйлим бары булганны:
Бер көн шулай иртә белән Яна клуб ягына Бала-чага, яше, карты Агыла да агыла.
Бер кузовтан ике әрҗә Төшердек без чирәмгә. Берсе шундый авыр иде, Туры килде тирләргә.
Әрҗәләрне бергәләшеп Зур, якты залга керттек. Аннан кулъяулык чыгарып, Маңгай тирләрен сөрттек.
Безгә, чирәм җир ягына, Иген уңган җирләргә Ерак Харбин каласыннан Дуслар бүләк җибәргән.
Ике баян, бер пианино Елык-елык итәләр.
Юк шул ул безнең дуслыкны Тоткарларлык киртәләр.
Җыр яулый барлык күңелне, Ул безне дуслаштыра.
Төркемнән бер тыйнак егет Халык алдына чыга.
Ул аккорд бирә, куллары Клавишлар буйлап үтә. Әйтерсең, серле йомгакны Бик оста итеп сүтә.
Сибә дә сибә җырларны Иген үстергән куллар. Күңелнең түренә кадәр Үтәләр нечкә моңнар.
Кушылдык җырга һәммәбез, Күңелләр безнең иркен:
— Яшәсен дуслык,
Яшәсен
Москва-Пекин!
Москва-Пекин!
БҮЛӘККӘ БҮЛӘК Сызылып таң атып килә, Тып-тыныч дала кыры. Безнең совхоз клубында Туктамый яшьлек җыры.
95
Дусларга без җылы сүзләр, Сәлам хатлар яздык та, — Бүләккә ни җибәрик дип Туктап калдык актыкта.
Төрлебез төрле сүз әйтә:
— Нинди бүләк саласы?
Канәгать булырлык булсын, Дибез, Пекин каласы.
Кайберәүләр әйтә болан:
— Келәм салырга кирәк.
— Юк, — ди,— кемдер,— Казакъ моңын
Думбра бирсен сөйләп...
Бер сүзгә килдек ахырда Кинәшеп бөтенебез:
Җибәрик, дидек, бүләккә Саф бодай бөртеген без.
Алар бит чирәм җирләрдә Эчкәннәр кояш нурын. Башаклар ерак далада Күтәрсен дуслык җырын.
Галимҗан Латыйп тәрҗемәләре.