Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

ГОМЕРЛЕ
БУЛЫРГА

с'и, кыска Үтелгән юллары! Атылган йолдыздай Сүнде дә югалды.
Син шулай мырлыйсың, Кушылмыйм бу җырга. Их, дим мин, Тукай күк Гомерле булырга!
Сүндеме? Мәңгелек Ут булып кабынды. Дөрләтә хисеңне. Җылыта җаныңны.
Бу язмыш, бу бәхет Эләкми күпләргә.
Халык ул һәркемне Күтәрми күкләргә.
Күрсәтә хөрмәтен Иң сөйгән улына. Яшәтә исемен Буыннан буынга.
ҖӘЙГЕ КИЧТӘ АГңчен яккан инде табигать, Учагында көйри күмерләр. Әнә шуңа карап торганда Моңсуланып китә күңелләр.
Борыл шунда кояш чыгышка: Алтынланып балкый калкулар. Юк, өлгермәс шәфәкъ сүнәргә, Яңа нурлар сибеп таң туар.
ЯҢГЫРЫЙ БЫРГЫ АВАЗЫ
z< ңгырый быргы авазы. Яшь дусларны чакыра. Әй, нигәдер, күңелем һаман шунда тартыла.

Атланып таяк атыма, Чабып кптәсс килә. Бөтенесеннән алдарак Барып җитәсе килә.
Ул чаклар калды еракта. Үтелгән юлым озъш.
Быргы чакырган урынга Йөгереп китте кызым...
КӨТӘ ДӨНЬЯ ■^зге хәбәр көтеп уяна җир Каршылаган чакта һәр таңын. Соңгы колония көтә богауларның
Өзелер сәгатьләре сукканын.
Көтә дөнья, көтә инде күптән: Җыелып аның барлык вәкилләре, Коралларны күмеп кую өчен Барысы бер фикергә килгәнне.
Көтә халык азатлыкның таңын һәм озакламый бөтен дөньяның Безнең илебезнеке шикелле үк Бөек Программасы булганын.
КҮЗӘТӘ ҖИРНЕ АЙ болытлар куйнына Бер кереп, бер чыгып, — Күзәтә Җирне Ай Пошынып, борчылып.
Күрә Ай: әнә бит, Көн дими, төн дими, Пушкалар янында Кайнаша Кеннеди.
Болытлар куйныннан Чыга Ай яктырып.
Эндәшә безгә ул, Эндәшә чакырып:
— Саклагыз Җирнең, — ди, — Чәчәкле язларын;
Томалап куегыз Атом-төш базларын!