ӨМЕТЛӘР, ЫШАНЫЧЛАР
езне РСФСР язу чыл арының икенче съезды үзенең моңача күрелмәгән киң күләмле булуы
белән кызыксындыра. Чөнки анарда киң Россиянең бөтен язучылары катнашачак. Уннарча
милләтнең әдәби үсеш перспективалары, әллә ничә төрле юнәлештә үсә торган меңнәрчә
талантларның ялкынлы дәрте, социалистик реализм әдәбиятының яңа уңышын тәэмин итүгә
юнәлдерелгән үткен фикерләр кайнап торачак анда. Ака биш мең кеше үзенең төрле-төрле
өметләрен, ышанычын алып барачак. Л1иием дә уйлаганда йөрәгемне ешрак тибәргә мәҗбүр итә
торган өметләрем, ышанычларым бар.
Соңгы еллар күп милләтле Россия әдәбияты, беренче чиратта зур рус әдәбияты өчен, яңадан-
яңа төсләргә баеп, күкрәп үсү еллары булды. Шәхес культыпың кара ташы белән басылып яткан
төрле-төрле үсентеләр, күтәрелеп китеп, аллы-гөлле чәчәк аттылар һәм әдәбият болынын күңелне
шатландырырлык итеп бизәделәр. Бигрәк тә поэзиядәге эзләнүләрнең күп төрлелеге, әдәбиятны,
сәнгатьне яхшы белә торган яшьләрнең бүгенге бай эчтәлекле кешелек үсешенең яңа баскычын
чагылдырган, тормышны күрсәтү әчеп таушалмаган яңа чаралар табарга омтылулары миңа ошый.
Ләкин кайбер яшь шагыйрьләр кирәкмәгән формализмга да биреләләр. Кайберәүләргә, үзләрен бөек
20 нче гасырның иң бай натуралары итеп исәпләп, вак эчке хисләрдә чокыну, үз- үзләрен прстенциоз
анализлау, кылану хас. Күп очракта алар талантлы кешеләр, ләкин аларның күзен безгә ят тәэсир
томаны пәрдәләгән. Съезд, минемчә, мондыйларның да күзен ачар һәм аларның талантының чын
чәчәк атуына ярдәм итәр.
Әдәбиятның һәм сәнгатьнең шушындый күп кырлы үсеше чорында җыелган съезд әлбәттә
безнең әдәбиятка билгеле дәрәҗәдә хас булган икенче бәла — примитивизм кебек күренешләргә
карата да тиешле нәтиҗә чыгарыр. Шәхес культы вакытында «яшәсеннәр» флагы астына сыенып
үскән бу бәла — әле дә безнең пәэзиянең үсешен иң нык тоткарлаучы нәрсә. Андый җырлар,
шигырьләр, поэмалар әле һаман ара-тирә матбугат битләрендә «балкыйлар», радиодан
«яңгырыйлар».
Новаторлык һәм традиция мәсьәләләрен XX Н съездның дөрес күрсәтмәләре нигезендә хәл итү
менә шушы капма-каршы булып күренгән, ләкин нигездә нкесс дә әдәбият үсешен тоткарлый торган
ике күренештән акрынлап арынырга мөмкинлек бирер.
Ниһаять, безле, милли язучыларны, күп еллардан бирле борчып килә торган тагын бер мәсьәлә
бар: әсәрләрсбезнең русчага тәрҗемә ителү мәсьәләсе. Бу турыда күп сүзләр булды, зур киңәшмәләр
җыелды, ләкин мәсьәләнең тиешле югарылыкта хәл ителгәне юк әле. Хәл ачык кебек: безнең зур
совет әдәбиятының төп хәзинәләре рус телендә — бөтен халыкларга таныш телдә туплана икән, һәр
милли әдәбиятның иң яхшы әсәрләре игътибар белән җыелып, җентекләп шул телгә тәрҗемә ителә
барырга тнеш. Бу эш зур җаваплы дәүләт эше кебек оештырылырга тиеш. Ләкин бездә бу һаман
очраклыкларга корылган. Язучылар Союзы правлениеләрс бу мәсьәләдә сүз кузгатылганда әсәреңне
русча чыгару үзеңнең җорлыгыңа, «үткеллегеңә бәйләнгән булуын туры әйтүдән дә тартынмыйлар.
Ләкин бит бу — мәсьәләне хәл итү дигән сүз түгел. Кайбер йомшак әсәрләр русчага тәрҗемә
ителгәндә, күп кенә яхшы, әдәбиятка чыи-чыннан хәзинә булырлык әсәрләрнең әле һаман зур совет
әдәбиятына чыгудан буылып торулары һәркемгә билгеле. Гомуми совет әдәбияты өчен янган кеше
дә, милли әдәбиятның тагын да үсүе һәм тугандаш әдәбиятлар сафында лаеклы урын алып торуы
өчен кайгырган кеше дә моңа салкын гына карап тера алмас. Тиңсез зур съезд бу мөһим мәсьәләгә
тиешле игътибарны бирер һәм сүздә түгел, эштә хәл итә торган карарны табар дип өметләнелә.