Логотип Казан Утлары
Очерк

МОГҖИЗАЛАР ЧЫНГА АША


Очерк
1. «СУ БАР ҖИРДӘ ТОРМЫШ ТА БАР»
амолет, Аму-Дәрья елгасы буеннан күтәрелеп, Чарджоу шәһәре өстендә тирбәлә-тирбәлә бер тапкыр әйләнде дә Кара-Ком чүле өстеннән Ашхабад ягына юнәлде. Безнең якларда битләрне, борыннарны чеметтерерлек салкын көннәр булса да, биредә көн җәй уртасындагыдай аяз, костюмнан йөрерлек җылы. Юкка гына «кояшлы Төркмәнстан» димиләрдер шул.
һаман югарырак күтәреләбез. Җир түбәндәрәк калган саен, ике арадагы томансыман аксыл пәрдә куелана бара. Ләкин ул томан түгел — никадәр ялварып көтсәң дә, ком чүлендә томаннар булмый. Җир өстендәге вуаль пәрдә — төтенсыман рәшә ул. Хәтта һава торышы турында прогноз тапшырганда да: «Көн кояшлы, җиңелчә рәшә»,— диләр биредә.
Самолеттан түбән карасаң, аптырап каласың: без диңгез өстеннән очабыз түгелме соя? Рәшә аша бер-берсен куышып тирбәлүче дулкыннар күренә ич. Җентекләбрәк, игътибар беләнрәк карасаң, аңлыйсың:: аста диңгез түгел, ком океаны икән: куышучы дулкыннар — ком барханнары. Шулар рәшә аркылы диңгездәй булып күренә. Аму-Дәрья тирәсендәге оазислар — төрле якларга сузылган каналлар һәм үзара кисешүче арык челтәрләре, җиләк-җимеш бакчалары һәм мамык плантацияләре күренми инде, алар артта калтай. Чүлдә күренеш шулай бик тиз алышына бит: сугарылган җирдән бераз читкәрәк киттеңме, чүл башлана. Ком барханнары бакчалар артына ук килеп тоташа, хәтта кайчакларда гөрләп үсеп утырган түтәлләргә дә басып керә. Әнә шушы оазислар чиген атлап чыктыңмы, тирә-якта, күз күреме кадәр җирдә — тоташ комлык, бернинди тереклек, бернинди җан иясе юк шикелле. Өч километр биеклектән карап та—-дүрт якта да — офыкка кадәр сузылган дулкынлы тигезлек, җансыз тигезлек. Бу бертөрлелекне коңгырт һә.м урыны-урыны белән аксыл төстәге дулкыннар гына боза. Соңгылары, очкан саен, күбәя бара, аерым дулкыннар күлсыман зур-зур мәйданнарга әверелә. Ниһаять, коңгырт урыннар кечкенә утраучыклар булып күренә, ә аннары алардан аерым таплар гына кала. Коңгырт төстәге җирләр — шактый ныгып утырган комнар, ә аксыл дулкыннар— бертуктаусыз акрынлап хәрәкәт итүче, юлларындагы коңгырт тапларны да күмә баручы «тиктормас» ком барханнары. Шуңа күрә бераз җил булганда дулкыннар сыртында аксыл күбекләр кайный шикелле,
С
109
җәяүле ком бураны чүлне шулай җанландыра. Сирәк кенә булса да карасу урыннар да күренгәли: болары дөя үләне — чәнечкеле тигәнәк үскән мәйданнар яки саксаул урманнары. Сәгатьтән артык оча инде самолет, ләкин бер үзгәреш тә юк; һаман очсыз-кырыйсыз ком барханнары, ком океаны, иге дә, чиге дә юктыр кебек.
Моннан берничә ел элек, Сергей Носальчук нәкъ шушы җирләр өстеннән очкан. Минем шикелле ул да шулай самолет иллюминаторыннан күзен алмагандыр, җансыз чүлне күзәткәндер, шундый ук хисләр кичергәндер. Мин аның белән соңрак, бу чүлләрне гөлбакчага әйләндерәчәк канал төзелешенә барып җиткәч, таныштым. Хәзер ул — бу төзелешнең чын патриоты. Ә ул чакта бөтенләй башка фикерләр булган авың башында, хисләре дә үзгә булган. Аска, ком диңгезенә карап, төрле уйларга бирелгән: «Бу җирләргә озакламый җан керер дип сөйлиләр-сөйләвен, белмим, булырмы икән? Кая гына карама — чүл. Китереп булмас суны бу җирләргә. Бульдозерлар гына түгел, дөяләр дә үтә алмыйлардыр бу барханнар аша. Юккарак кузгалдым ахыры, юккарак»,— дип уйлаган Носальчук.
Икенче көнне, эшләячәк җирләре, каналны үткәрәчәк юнәлеш белән танышып кайткач, Сергейның күңеле тагын да караңгылана төшә. Чыдый алмаслык булып кызган комнар арасында йөреп шактый әлсерәгәч, бөтенләй кул селтәрдәй булган ул. Мунчадай бөркү палаткага кереп яткач та, бер төпле фикергә килә алмыйча шактый баш ваткан. Менәлпул көнне инде Сергей төркмән егете Ташморат Бәшимов белән таныша, аның шушы якларда туып үскәнлеген, чүл аша канал казыла икән дигән хәбәрләр тарала башлагач, шушы бөек төзелештә катнашырга дәртләнеп, механизаторлыкка укый башлавын һәм, озак та үтми, экскаваторчы һөнәрен үзләштереп алуын, хәзер инде Кара-Ком каналы төзелешендә эшләвен белгән. Шат күңелле, җор бу егет Сергейга бик охшаган, беренче сөйләшүдән үк күңеленә хуш килгән. Носальчук бүген дә әле Ташморатның кичен палаткада ятканда сөйләгән сүзләрен бик яхшы хәтерли. Сергейның тел төбеннән яңа урынның аңа бик үк ошап җитмәвен аңлап алгач, Ташморат бөтенләй кабынып киткән.
— Шулай шул,— дигән ул үпкәле тавыш белән,— газеталардан берәр зур төзелеш турында хәбәрләр укыйсыз да, әлләниләр кылырдай, дөнья шаулатырлык батырлыклар эшләрдәй булып шунда омтыласыз. Ә килеп, анда хәлләрнең сезгә ошардай җәннәт булмавын күрәсез дә, чаптарыгызны бик тиз кирегә борасыз. Менә хәзер дә биредә виноград, алма бакчалары күрербез, рәхәтләнеп җимеш кенә ашап ятарбаз дип килгәнсез, мөгаен. Ә монда бакчалар да күренми, сез көткән рәхәтлек тә юк. Бик кырыс шул Кара-Ком табигате. Әйт әле дөресен генә, шулай уйлыйсың бит. Дәшмисеңме? Хак сүзгә җавап юк шул... Кара-Комда су юклыгын беләбез, туганкай, ну бит без шуның өчен, чүлгә су китерү өчен килдек тә бирегә. Суның кыйммәтен, тормыш чыганагы һәм зур .хәзинә булуын үзе шушы комнар арасында яшәгән, ара-тирә чүлгә арырак кереп, бер йотым суга да тилмерергә туры килгән кеше генә яхшы аңлый. «Су булган җирдә тормыш та бар», — ди төркмән халкы. Менә бүген күреп кайттың бит чүлне: җансыз катып калган ком барханнары. Ә бит су үткәргәч, шул җирләр гөлбакчага әверелер.
Әгәр дә теләсәгез, Кара-Ком турындагы легендаларның берсен сезгә дә сөйли алам... Бүгең без булган комнар арасында моннан күп гасырлар элек җиләк-җимеш бакчалары шаулап утырган, ди. Чөнки ул чакта Аму-Дәрья. Арал диңгезенә коймаган, ә хәзерге чүлләр уртасыннан Каопийга аккан. Ул заманнарда бүгенге ком барханнары урынында үрелеп-үрелеп виноградлар үскән, күзне чагылдырып хөрмәләр •пешкән. Ләкин бу байлыклар читләрне бик кызыксындырган, аларның •нәфесен кабындырып җибәргән. Шундый мәкерле уйлар белән, Иран ягыннан төркмән җирләренә илбасарлар басып кергән. Аму-Дәрья
110
елгасы, үз балаларының мал-мөлкәтләрен талаган, аларны күпләп-күп- ләп коллыкка алып киткән илбасарлардан үч алырга ниятләнгән һәм кинәт кенә үзенең юлын үзгәрткән: ил талаучылар суга интексен, алар- ныц юлларын, хәтта эзләрен дә комнар күмеп китсен дип, Арал дпнгс- зенә юл тоткан. Менә шуннан иңде бу тирәләрдә су беткәй, элеккеге мәшһүр елганың истәлеге булып, Узбой үзәне генә калган. Тирә-якта тормыш үлгән, елганы никадәр генә әүвәлге үзәненә борырга теләсәләр дә, барып чыкмаган. Аму-Дәрья үз ниятендә нык торган... Моны әкият диләр, ләкин чын әкият ул, бабайларыбызның буыпнан-буыяга тапшырып калдырган васыяте. Кара-Ком каналын төзү — шушы васыятьне тормышка ашыру ул...
Ташморатныц бу «вәгазеннән» соң Сергейга уңайсыз булып китә, күңеле белән аның фикерләренә кушыла, ә үзенең төшенкелеккә бирелеп китүенә ачуы чыга. «Әйе, ул хаклы. Ләкин мин дә бит әле тәртәне кирегә борырга дип кырт кискәнем юк. Зур эш алдыннан һәрвакыт шушындый икеләнү буладыр инде», — дип уйлап ала ул.
—- Ай да, молодец Ташморат, менә дигән агитатор икәнсең, — дня шаяртып ала палаткада кырын ятып тәмәке көйрәтүчеләрнең берсе. Ул Ташморат белән Сергейның сөйләшүен тыңлап торган икән. Бәши- мовның шактый кызу канлы булуын белгәнлектән, сүзнең соңы нәрсә белән бетәр дип көткән.
Сүзгә кушылучы — Носальчук кебек үк туган якларын ташлап биредәге төзелешкә килгән бульдозерчы Иван Черников икән. Өч дус әнә шулай танышып китәләр. Беренче батырларга йөзләр, меңнәр кушыла. Көн узган саен чүлгә җап керә бара, булачак яңа елга үзәнендә көн- төн эш кайный. Җәеп ком күмеп йомырка пешерердәй булып кыза, кышын чатлама салкыннар була. Ләкин көчле ихтыярлы совет кешеләре боларның берсенә дә бирешмиләр, акрынлап, адым артыннан адым, километр артыннан километр Кара-Ком чүленә һаман эчкәрәк үтеп керәләр. Канал һаман арырак сузыла. Узбой үзәне акрынлап үзгәрә, аңа тормыш яме үтеп керә. Бер үк вакытта чүлне яулаучылар үзләре дә чыныгалар, үсәләр. Экскаваторчы Ташморат Бәшнмов хәзер Социалистик Хезмәт Герое инде. Аның бульдозерчы дуслары Иван Черниковка «Почет билгесе» ордены, Сергей Носальчукка—Ленин ордены бирелә. Алар хәзер дә өчәүләп бертуганнардай эшлиләр. Кара- Ком каналын төзүчеләр арасында алар кебек төрле өлкәләрдән килгән һәм төрле милләттән булсалар да бер гаилә булып яшәүче кешеләр бик күп. Аларпың телләре, характерлары төрле, ләкин теләкләре, максатлары уртак, һәркансы бөек төзелешкә үзеннән өлеш кертү уе белән янып эшли, шул ук изге ният аларны бернинди кыенлыкларга да бирешмәслек көчле итә.
Әйе, элек әкияттә дә могҗиза булып яңгыраган гаҗәп эшләр бүген чынга аша. Аму-Дәрья суы үзенең элеккеге үзәне Узбой һәм канал буйлап һаман арырак ыргыла, җансыз җирләргә тормыш алып килә. Шулай киеренке һәм кыен хезмәттә өч ел үтеп тә китә. Кара-Ком ка- налын төзүчеләр тәүге бәйрәмне тантана итәләр: каналның беренче чираты төзелеп бетә, Аму-Дәрья суы яңа үзән буйлап 400 километр юл уза һәм Мургаб оазисына килеп җитә. Инде хәлсезләнә башлаган, ел- дан-ел кимрәк җирне сугарган Мургабка яңа көч килә. Сугарыла торган мәйдан яңадан киңәя, яңа җирләр бакчаларга төренә.
Ләкин бу — чүлне штурмлауның беренче этабы гына була әла Төзүчеләр алдында Мургабны Теджен оазисы белән тоташтыру, шун> дый ук кыен шартларда тагын 140 километр канал үткәрү, инде төзелгән өлешендә каналны киңәйтү, тирәнәйтү бурычы тора. Былтыр төзүчеләр тагын бер зур уңышка ирешәләр, каналның 260 километрлы өченче чиратын эшләп бетерәләр, һәм Аму-Дарья суы республика башкаласы Ашхабадка к-илеп җитә. Хәзер үк инде канал тирәли йөз мең гектар
111
дан артык җир сугарыла; тагып 60 мең гектары үзләштерелә. Ә бит сугарылган җирләр Урта Азия республикалары өчен алтын прииска- ларына тиң. Су кергән һәр гектар «ак алтын» — мамык җитештерү чыганагыча әверелә. Судан хуҗаларча файдаланып эш иткәндә, төзелеш үзен бик тнз — бер-нке елда ук аклый.
Яна үзләштерелгән мәйданнарда уннарча мең гектар сугарыла торган җирләре булган җиде совхоз барлыкка килгән, хәзер яңаларына нигез салына. Республиканың ЛДары өлкәсе чын-чынлап гөлбакчага әверелә. «Мәскәү», « Бәйрәм-Ал п», «Караком-канал» һәм «ВЛКСМнын 40 еллыгы» совхозлары — яңа калкып чыккан мамыкчылык хуҗалыклары. Әле исем дә кушып өлгерелмәгән җиденче һәм тугызынчы совхозлар да инде аякка басып киләләр, унынчы һәм унберенче совхозлар төзелә, «Теджен» җнләк-җпмеш һәм виноград үстерү совхозына нигез салына. Аларның саны һаман арта бара.
Каналны төзү дәвам итә. Хәзер аны Ашхабадтан Казаиҗнккә һәм Небит-Дагка таба сузу өчен әзерлек бара. Каналның бу чираты Копет- Даг таулары итәгендәге тигезлек буйлап тагын 350—380 километрга сузылачак. Казанҗиккә җиткәч, ул икегә тармакланып китәргә тиеш. Бер тармагы көньякка — Төркмәнстап субтропиклары районына юнәлә. Бу— аеруча әһәмиятле, чөнки ул җирләрдә һава ел әйләнәсенә җылы була. Шунлыктан, әгәр дә су җитәрлек булса, анда нечкә җепселле мамык, инҗир, гранат һәм цитрус культураларын күпләп үстерергә киң мөмкинлек туачак. Каналның икенче тармагы республиканың нефть промышленносте районнарын су белән тәэмин итәчәк. Небит-Дагтан Аму-Дәрья суы махсус каналлар һәм юан торбалардан Красноводски- га һәм Кара-Богаз-Голга үткәреләчәк. Челекен районында яңа елганы Каспий диңгезе белән тоташтыру күздә тотыла. Әлбәттә, каналны тулы- сынча төзү өчен тагын гаять зур эшләр башкарырга, күп кыенлыкларлы җиңеп чыгарга кирәк. Җир казу эшләре генә дә ике миллиард кубометрдан артып китәчәк. Ә яңа җирләрне үзләштерү һәм сугару өчен күпме хезмәт таләп ителә!
Канал юлында ясалма күлләр һәм диңгезләр •— сусаклагычлар төзелә. Хәзер Хауз-Хан, Мургаб, Теджен һәм Ашхабад күлләренә су тутырыла башлаган һәм, Хауз-Ханда 250 миллион кубометр су запасы булган шактый зур диңгез барлыкка килгән инде. Киләчәктә аның суы J,5 миллиард кубометрга җитәчәк. 35 миллион кубометрлы Ашхабад сусаклагычы да тутырыла. Болардап тыш тагын ике урында ясалма кул төзелә. Ясалма диңгезләр һәм күлләр җәй көннәрендә каналлардагы су режимын регулярлаштырырга, мамык, виноград плантацияләрен, җнләк-җимеш бакчаларын су белән даими тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк. Канал, тулысымча, төзелеп беткәч, 1.300 километр чамасы озынлыкта булачак, аның тирәсендә кимендә 2 миллион гектар җир үзләштереләчәк. Бер миллион гектарын 1980 елга кадәр үзләштерү күздә тотыла. Нәтиҗәдә, Төркмәнстан мамык җитештерүне кимендә 5 тапкыр арттырачак. «Ак алтын»ның аеруча кыйммәтле сорты булган нечкә җепселле мамык җитештерү аеруча артачак. Шулай итеп, Төркмәстан якын елларда илебезнең иң зур оазисына әверелер.
Төркмән халкы каналны бик хаклы рәвештә «Караком-елга» дип атый. Бу тиңдәше булмаган гигант төзелеш төркмән халкының гына түгел, бөтен Ватаныбызның горурлыгы булып тора.
2. ТАГЫН БЕР ГИГАНТ
...Автобус, Орджоникидзеабад шәһәрен үтеп, бераз барганнан соц акрынлап тауга күтәрелә башлады. Алда — Памир тауларының Вахш сыртлары. Аларның түбәләрендә ак юрган булып кар ята. Автобус тәрәзәсен ачып җибәрдем дә, бер генә нәрсәне дә игътибарымнан читтә
112
калдырмаска тырышып, тирә-якны күзәтә башладым. Бу якларда беренче тапкыр булганлыктан, минем өчен барысы да гаҗәп, барысы да яңа һәм сокландыргыч. Алда да, тирә-якта да очсыз-кырыйсыз тау тезмәләре. Алар арасында, Альп батыр кыяларны кысканнан соң бар* лыкка килгәнсыман, Гиссар үзәнлеге ята. Мамык плантацияләре, илебездәге иң тәмле виноградлары, эре-эре гранатлары һәм башка төрле җиләк-жнмешләре белән даклы ул үзәнлек. Хәзер, кыш урталарында, басуларда әлләни матурлык юк инде; арыклар белән челтәрләнгән плантацияләрдә машиналар гөрелтесе дә тынган, һәр түтәл җирдән хәзинә даулаучы эшчән тажиклар да күренми.
Без бара торган юлдан ун яктарак, басу артыннан, Орджоникидзе- абадтап безнең алдагы тау итәкләренә таба тимер юл юл сузыла. Ул барып тукталган җирдә, таулар янында ук, ниндидер озын-озын складлар, алардан бераз читтәрәк төтенләп торучы биек торбалар.
— Нурек ГЭСы төзелеше шуннан башлана инде, — диде юлдашым Софьин, «Таҗикстан коммунисты» газетасының фото-хәбәрчесе, минем игътибарымны нәрсә жәлеп иткәнне аңлап. — Төзелешне бик күп материаллар белән тәэмин итәргә кирәк бит. Аларны Нурекка ташуны җиңеләйтү өчен Орджоникидзеабадтан тау итәгенә кадәр ти- мер юл салынды...
Юл минут саен текәләнә. Тау итәгендәге складлардан сузылучы юл килеп кушылгач, хәрәкәт сизелерлек көчәйде. Төрле диаметрдагы торбалар, цемент һәм башка материаллар төялгән, платформаларына бульдозерлар яки яртылаш сүтелгән экскаваторлар салынган куәтле машиналар һаман саен ешрак очрый башлады. Арттан килүче һәм үзеңнән алда баручы машиналарга карыйсың да, нигә шулай икәненә төшенгәнгә кадәр аптырап каласың; алар төрле-төрле юнәлешләрдә хәрәкәт итәләр шикелле: кайберләре гүяки сиңа каршы килә, икенчеләре, әйтерсең лә, синнән каршы якка китеп бара, өченчеләре юлдан уң һәм сул яктагы юнәлешләрдә чабасыман. Чөнки юл тауларга бормаланып- бормаланып, хәтта элмәкләр ясый-ясый күтәрелә. Борылышлар баш әйләндергеч кинәт һәм текә, аста упкын күренә, җитмәсә юлы да кара- каршы очраган ике машина бер-берсенә тиеп узарлык тар. Ияләшмәгән кешенең йөрәге жу итеп китә; автобус аз гына читкә тайпылыр да, атыла-тәгәри аска очар шикелле.
— Әле бу нәрсә, — ди юлдашым Софьин.—Менә перевалның түбәсенә житеп, Нурекка таба төшә башлагач күрерсез: юл түгел, шайтаннар чәбәләндереп бетергән элмәкләр диярсең — аска карасаң, алда баручы машиналарны алты-җиде яруста күрәсең...
— Сез биредә беренче тапкыр, ахры, — дип эндәште минем белән янәшәдә утыручы бер иптәш.
— Әйе, — дидем мин, — беренче тапкыр... Гаҗәп матур бит, әй!
— Мин дә беренче тапкыр, — дип җанланып китте әлеге иптәш.— Үзем Ульяновск якларыннан. Ангарада зур төзелеш башлану хәбәрен ишеткәч, туган-үскән җир белән саубуллашып, шунда киткән идем. Менә шуннан бирле дөнья гизәм. Берничә ел Братск ГЭСы төзелешендә эшләдем. Анда эшләр түгәрәкләнә башлагач, Бөхтәрмә ГЭСына киттем. Анда да электр утлары балкыганны күрү бәхетенә ирештем. Таҗикстанда, Памир таулары арасында тагын бер гигант төзелә башлый икән дигән хәбәрне ишеткәч, күңелем тынычлыгы тагын югалды. Йөрәк түзмәде, яхшырак белештем дә, менә бу якларга юл тоттым. Экскаваторчы мин, бульдозерның да холкын яхшы беләм. Төзелештә минем өчен дә берәр эш табылыр әле дип уйлыйм...
Юлда йөргәндә, кеше белән танышып та өлгермисең, ул синең якын дустыңдай булып китә. Николай да (ул исемен шулай диде. «Ә фамилиям? Анысы не обязательно», — диде) кешеләр белән бик тиз ара- лашучан, сүзгә оста егет булып чыкты, һәм без аның белән күптәнге
8. .С. Ә/ 4. 113
танышлар кебек гәпләшә башладык. Ул, бераз уйга чумып тау сыртларын күзәтеп барды да, бүленеп калган сүзен дәвам итте.
— Бу якларга килеп ялгышмаганмын. Гажәп матур икән бу җирләр, одним словом,— романтика. Ә мин яратам, үлеп яратам романтиканы. Мәктәптә укыганда ук иптәшләрем хыялчы, романтик дип көләләр иде үземнән. Үсә төшкәч тә бетмәде миндәге бу хыялый омтылышлар, киресенчә, көчәя генә төште. Нишлисең бит менә, илебездә булган гигант төзелешләрнең һәркайсында буласым, һәркайсында эшлисем килә, хет үтер син мине. Әйтик, бер заман картаерсың, чәч- сакалларың агарыр. Шул чакта оныкларыңны тирәңә жыеп утырасың да шаккатырып сөйлисең: Братск ГЭСын да, Бөхтәрмәне дә, Нурекны да, тагын Пяндж ГЭСын да төзештем, дисең. Белмәссең, Кыргызстана да барып чыгармын, Токттогул ГЭСын төзешергә. Я, әйт, шул үзе генә дә бәхет түгелмени.
Николай чыннан да романтик булып чыкты. Минем Казаннан икәнемне белгәч, бөтенләй ачылып китте: үзенең тормышы, киләчәккә планнары турында шактый киң итеп сөйләде.
Яна танышым белән сүзгә бирелеп, Памир табигатенә соклана- соклана, юлыбызның баш әйләндергеч бормалыгына хәйран калып, Нурекка килеп җитүебезне сизми дә калдык.
Нурек биек таулар арасындагы дүртпочмак формалы үзәнгә урнашкан. Кайсы гына якка карасаң да ак түбәле биек таулар, әйтерсең лә дүрт якта да гранит стеналар. Үзәннең Вахш елгасы аккан ягындагы таулар аеруча текә, гранит кыялар киселеп-асылынып тора. Шушы гранитларга бәргәләнә-сугыла Вахш ага. Ул үзе күп сулы түгел, тирәнлеге дә әлләни юк, ләкни агымы ярсу. Юлында — шомарып беткән чуерташ-валуннар. Суы чиста, ләкин төсе сөт кушылган зәңгәр кара- сымап болганчык.
Менә шул елга буенда Нурек. Моннан берничә ел элек кенә ул һәр- кайсы балчык дуваллар (коймалар) белән әйләндереп алынган берничә дистә йорттан торган кышлак булган. Ә хәзер бик нык үзгәргән инде. Дөрес урыны-урыны белән иске йортлар да сакланган әле. Әнә тегендә, дуваллары җимереп ташланган йортта, ачык һавада чәйханә урнашкан. Өлкән яшьләрдәге чал чәчле бер таҗик бөркелеп буы чыгып торган зур казан янында кайнаша. Икенчесе, аңа караганда яше- рәге, янәшәдә үк урнашкан тандырда (балчыктан түгәрәкләп эшләнгән, каплап куелган курчагага охшаган учак) тирә-якка тәмле ис таратып наннар пешерә, үзе әледән-әле: «Кемгә кайнар сумса, кемгә нан»,— дип кычкыра. Безнең ише юлаучылар, төзелештә эшләүчеләр, нан яки кайнар сумса алалар да, шунда ук куелган өстәлләр артына барып утыралар. Шул арада 12—13 яшьләрдәге җитез һәм чая таҗик малае, зур кәсәләргә агызып, сиңа яшел чәй дә китереп җиткерә.
Бераз арырак — такта вагонга җайланган ,ларек-магазин-. Аның янәшәсендә генә, киселгән зур агач төбенә куеп, бер карт таҗик эре- эре, һәркайсы 600—700 граммлы гранатлар сата. Тагын да арырак — яңа гына салынып беткән икешәр-дүртәр катлы торак йортлар. Алар янәшәсендә яңалары күтәрелеп килә. Булачак шәһәрнең кварталлары күзгә күренеп күтәрелә. Әле күптән түгел генә ике катлы балалар бакчасы файдалануга тапшырылган, тау итәгендә үк диярлек урында дүрт катлы унберьеллык мәктәп салынып беткән, больница, кинотеатр, ике мунча төзелә башлаган, уннарча торак йортлар күтәрелеп килә.
— Алда зур эшләр тора әле, — ди ГЭС төзелешенең партком секретаре иптәш Горбачев.— Иң беренче чиратта, төзелештә эшләүче һәм эшләячәк кешеләр өчен иң кирәкле шартларны тудырырга кирәк. ГЭС төзелеше мәйданына барганда, шәһәрнең теге башында (әйе, Нурекка шәһәр исеме бирелгән инде) вагончыклардан торган тулы бер поселок күрерсез. Аларда яшәүче семьяларның барысын да яхшы
114
торакларга күчерәсе бар бит. Дөрес, йөзләгән семьялар яңа өй туйлары үткәрделәр инде. Ләкин ихтыяҗны исәпкә алсаң, аз әле, бик аз. ГЭС төзелеп беткәндә шәһәрдә 25—30 мең кеше яшәр дип күздә тотыла. Никадәр өйләр төзергә, ничаклы культура-көнкүреш биналары салырга кирәк дигән сүз. Болары әле, кем әйтмешли, әзерлек эшләре. Ә ГЭС төзелеше!.. Бу турыда сезгә техник бүлек начальнигы Всеволод Андреевич Давыдов сөйләр. Ул нәкъ менә төзелешкә барырга җыена. Сезнең өчен бу бигрәк тә кулай. Урында барысы белән дә таныштырыр, сөйләр, аңлатыр...
«Газик» уң яктагы юлга борылды. Биек таулар арасында, якында гына булуына карамастан, томан пәрдәсе белән канлангандай булып, Пулисангин тарлавыгы күренде.
— Булачак гигант әнә шунда төзелә инде, — диде Всеволод Андре* евич, тарлавык ягына күрсәтеп. — Нурек — илебезнең барлык халыклары төзелеше. Хәзер биредә Братск, Бөхтәрмә, Кайрак-Ком Волгоград, Куйбышев, Кавказ ГЭСларын төзүчеләр, Кара-Ком каналын төзүдә катнашкан эшчеләр һәм белгечләр эшли, унлаган милләт вәкилләре бар. Менә Жуков бригадасы белән танышырсыз. Аның һәр звеносы — чын-чыннан интернациональ коллектив...
Юлдан уң якта компрессорлар станциясе күренде.
— Бондаренко компрессорлары дип атыйбыз без аларны, — дип аңлатты Давыдов. — Моның үз тарихы бар. Төзелештә, бигрәк тә тоннельләр казыганда компрессорларсыз берничек тә котылып булмый. Ә кайдан алырга аларны? Билгеле, төзелешкә җибәрергә тиешләр иде. Ләкин кайчан килеп җитә бит әле ул, аңа кадәр барлык эш тоткарлана. Бу кыен хәлдән инженер-механик Владимир Константинович Бондаренко коткарды... Төзелешкә электр энергиясе Головная һәм Перепад ГЭСларыннан бирелә башлагач, дизельле станциянең кирәге калмады. Шулай итеп, дизельләр эшсез калдылар. Аларны башка җиргә җибәрерлек түгел иде инде, бик искергәннәр, утильгә тапшырасы гына калган. Ә Бондаренконың үзе эшләгән техниканы һич кенә дә утильгә тапшырасы килми. «Юк, эшли, безгә хезмәт күрсәтә алалар әле алар», — диде ул. һәм, озак уйлана торгач, мондый фикергә килде: дизельләрдән компрессорлар эшләргә. Көн-төн исәпләде, сызымнар өстендә утырды һәм тәки үз дигәнен итте, аның проекты буенча дизельләрдән компрессор җайланмалары эшләнә. Күрәсез, станциядән нинди калын торбалар чыга. Алар төзелеш мәйданына, тоннельләргә сузыла. Торбалар буйлап төзелешкә кысылган һава бирелә. Бондаренконың бу камилләштерү тәкъдиме үзе генә дә ГЭС төзелешенә 495 мең сум файда бирәчәк. Менә шуның өчен төзүчеләр бу станцияне «Бондаренко компрессорлары» дип йөртәләр...
Төзелеш мәйданына якыная барган саен, юлдагы хәрәкәт көчәйде: цемент, такта, торбалар һәм башка материаллар төялгән машиналар агылып кына тора. Каршыга инде йөкләрен бушатырга өлгергән машиналар ашыга. Арада булачак плотина артындагы мәйданнан туфрак аралаш гранит таш ташучы үзбушаткычлар да шактый куп, алар елга буенда ук эшләүче экскаватор яныннан киләләр. Аларның алдагысы килеп туктарга өлгерми, экскаваторның дүрт кубометрлы чүмече тау- таш токымнарын умырып ала да, күз ачып-йомганчы, машина кузовына бушатып та өлгерә...
Тирә-якны гөрселдәтел, шартлау тавышы яңгырады. Аның артыннан икенчесе, өченчесе...
— Булачак Памир Байкалының ярлары чистартыла, тоннель казу участокларында шартлату эшләре алып барыла, — дип Всеволод Андреевич алга, тау итәкләренә күрсәтте. Анда моннан берничә атла элек шартлатылган тау токымнары: өлешчә чәрдәкләнеп вакланган, өлешчә зур-зур кисәкләр булып калган гранитлар.
8' 115
Памир Байкалы! Бик төгәл әйтелгән сүз бу. Әлегә ике яктан да гранитларга кысылып агучы Вахш берничә елдан соң гаҗәп үзгәрешләр кичерәчәк, ярсу агымны киртәләгән плотинаның өске ягында, биек кыя таулар арасындагы үзәндә, гаять тирән ясалма күл барлыкка киләчәк.
Нурек ГЭСы — җидееллыкның гигант төзелешләреннән берсе. Ул Братск һәм Красноярск ГЭСларыниан кала иң зур станция булачак. Аның проектлаштырылган егәрлеге 2,7 миллион киловатт. ГЭС төзелеше үзенең әлегә кадәр практикада кулланылмаган техник яңалыклары белән һәркемне таңга калдыра. Плотинаның биеклеге, мәсәлән, 300 метрдан артык булача-к, ә калынлыгы— 1.100 метр. ГЭСлар төзү практикасында беренче буларак, плотинаның урта өлешенә балчык салыначак һәм аның кырыйлары гына тимер-бетон белән тышланачак. Плотинаның километрдан артык калынлыкта булуы Памирда шактый еш була торган җир тетрәүләргә һәм шулкадәр биеклеккә күтәрелгән суның басымына каршы торырга кирәклек белән аңлатыла. Шулай итеп, плотина төзелеп беткәннән соң, 300 метр тирәнлектәге һәм 10,5 миллиард кубометр су запасы булган Нурек күле барлыкка киләчәк.
Мондый мул сулы бассейнның барлыкка килүе Урта Азия республи-калары хуҗалыгы өчен гаять зур роль уйнаячак. Вахш һәм Пяндж елгалары — Арал диңгезенә коючы Аму-Дарьяның кушылдыклары. Аму-Дәрья суын Таҗикстаидагы үзәнлекләр, Кызыл-Ком һәм Карши далалары, Төркмәнстан чүлләре (Кара-Ком каналын искә төшерик!), чәчәк атып килүче Ташауз һәм Хорезм оазислары, Кара-Калпак җирләре сусап көтәләр. Үзбәкстанның көньяк-көнбатыш өлешендә генә дә Аму-Дәрья суы белән елга кимендә 1,7 миллион тонна мамык бирерлек яңа җирләрне сугарырга мөмкин. Ә барлыгы Аму-Дәрья бассейнындагы сугарылуны көтүче җирләр ел саен өстәмә рәвештә биш миллион тонна чамасы «ак алтын» бирә алырлар иде. Әлегә бу — Аму-Дәрьяның түләмәгән «бурычы». Ул гына да түгел, кайбер елларда елга «көйсезләнә» дә: чәчелгән мамык плантацияләрен һәм җиләк-җимеш бакчаларын судан мәхрүм итә. Соңгы ике елда Аму-Дәрья нәкъ менә шулай көйсезләнә: җәй башында елга шулкадәр саега, хәтта мамык плантацияләренә су үтә алмас була. Чөнки Памир итәкләрендәге карлар гадәттәгедән иртәрәк эреп, язгы сулар Арал диңгезенә кнтеп беткән була, ә биек тау түбәләрендәге бозларның эрү вакыты җитми әле. «Памир Байкалы» барлыкка килгәч, мондый күцелсезлекләр кабатланмаячак, киресенчә, йөз меңнәрчә гектар яңа җирләрне сугару өчен мөмкинлекләр туачак. Язгы чорда суны туплап, җәйге эссе вакытта Аму-Дәрьяның муллыгын регулярлаштыру—менә Нурек күленең бер әһәмияте. Күлгә исә суга сусарга туры килмәячәк. «Дөнья түбәсе» Памирда гаять зур боз ятмалары бар, аларның гомуми мәйданы дүрт мең квадрат километр чамасы. Иң зур мәйданны биләп торучы атаклы Федченко бозлыгын кемнәр генә ишетмәгән икән! Аның кайбер урыннарында бозның калынлыгы 900 метрга җитә. Бу — болытлар өстендәге боз «Аралы», аның запасы — унлаган Нурек күлен су белән тәэмин итеп торырга җитәрлек.
Барлыкка киләчәк «Памир Байкалы»ның икенче әһәмияте — яңа җирләрне, аерым алганда Таҗикстанның Донгарино һәм Яван үзәннәрен сугару. Нәтиҗәдә, хәзергә ярым файдасыз яткан йөз меңләгән гектар җирләр мамык плантацияләренә әвереләчәк, җиләк-җимеш бакчаларына төренәчәк. Моның өчен, граниттан торган Вахш сыртлары астыннан алты-җиде километрлы тоннель казып, Нурек күле суын үзәнгә чыгарырга кирәк. Тоташтан каты тау токымнарыннан торган тау астыннан шундый озын тоннель казу —бу гаҗәп һәм искиткеч эш булачак. Аның каравы, Ватаныбыз өстәмә рәвештә никадәр «ак алтын» һәм җиләк-җимеш алачак.
116
Нурек ГЭСың төзүнең өченче һәм төп әһәмияте — Урта Азия рес-публикаларын арзанлы электр энергиясе беләп тәэмин итү. ГЭС ел саем 11,3 миллиард киловатт-сәгать электр энергиясе җитештерәчәк. Аныл һәр киловатты нибары 0,03 тиенгә, яки экономик яктан аеруча файдалы булган Братск ГЭСы электр энергиясеннән ике тапкыр арзанрак булачак.
—• Сүз дә юк, Нурек ГЭСының әһәмияте гаять зур булачак, — дя иптәш Давыдов. — Ләкин аны төзү шартлары да шактый кыен. Беренчедән, плотинаны салу өчен Вахш суын башка юнәлешкә борып җибә- рергә кирәк. Ике якта да биек таулар. Бердәнбер юл — тоннельләр казу. Менә шуның өчен һәркайсы 1.100—1.300 метр озынлыкта өч яруста тоннель казыла. Плотина төзелеп беткәч, су агрегатларга шулай ук тоннельләр аша китереләчәк. Су артык күбәеп киткән очракларда анын беркадәресен агызу өчен авария тоннеле эшләнә. Барлыгы 12 километр озынлыгында тоннель эшләре башкарылырга тиеш. Ә бит аның һәр метры гранит кыяларны, каты тау токымнарын чоку исәбенә үтелә. Тауларда тоннель казуның никадәр читен булуын менә хәзер үзегез дә күрерсез...
«Газик»тан төшеп, барыбыз да тоннельнең үзәк өлешенә юнәлдек. Бу участокта Станислав Францевич Жуков бригадасы эшли икән. Бригаданың даны төзелештә шактый таралган. Аның составында унга якын милләт вәкиле. Бригада үзенең бердәмлеге, туганнарча дуслыгы, хезмәттәге уңышлары белән күпләргә үрнәк булып тора. Без килеп житкәндә нәкъ смена алышыну вакыты иде.
— Норманы арттырып үтәдек, — диде звенодашлары исеменнәа проходчик Петр Цимбалист. Ул үзе Украинадан. Бирегә Грузиядән килгән, анда да гидростанцияләр төзүдә эшләгән.
— Безнең Цимбалист — төзелешкә килгән проходчикларның иа беренчесе ул. Менә шушы тоннель янына килеп житү өчен, башта тауларны җимерә-җимерә машиналар йөреп торырлык юл салды, ә хәзер, күрәсез, тауның йөрәген капшап карамакчы, — дип сүзгә кушылды татар егете Мөжибулла Габитов.
Шулай танышып-сөйләшеп торган арада безнең янга тагын берничә кеше килеп басты.
— Икенче интернациональ звено вахтага баса, — диде, ярым шаяртып, Габитов звеносында эшләүче рус егете Владимир Краснов.
Вахтаны Федор Логинович Мороз звеносы кабул итеп алды. Ул — көләч йөзле, таза гәүдәле украинлы. Шактый жор кеше булып чыкты. Бирегә килгәнче Мороз Донбасс шахталарында, аннары Кавказ рудникларында проходчик булып эшләгән, ничәмә-ничә километр җирне тишеп үткән. Вахш буйларында башланган гигант төзелеш аны да үзенә тарткан. Менә икенче ел инде ул биредә эшли.
— Якташыгыз: Анатолий, — диде Федор Логинович, — мине безнең янга килеп туктаган 35 яшьләрдәге, кара-кучкыл йөзле, уртача буйлы: кеше белән таныштырып.
Без күрештек. Анатолий дигәннәре — Әнәс икән, фамилиясе — Габ- сәләмов. Азнакай якларыннан. Ул миннән Татарстан, Азнакай хәлләре хакында сораша башлады. Без сөйләшеп торган арада, звеноның өченче члены — таҗик егете Махморат Тагаев та килеп җитте.
— Менә безнең звено тулы составында, — диде Мороз. — Эшк» башласак та була. — һәм без, яңа танышларыбыз белән бергәләп, тоннельгә юнәлдек.
Тоннельнең керү өлеше бетонланган инде. Арырак, әле бетонларга өлгермәгән өлешендә, андый-мондый таш төшеп бәхетсезлек булмасын өчен, түшәмгә тимер челтәрләр беркетелгән. Жуков бригадасы тау үзәгенә таба 300 метрлар чокып кергән. Стена буйлап бурмашинаны су һәм һава белән тәэмин итүче торбалар, вакытлы электр кабеле сузыл
117
ган. Адым саен диярлек эленмәле электр лампочкалары янып торса да, шактый караңгы, аяк асты сизелерлек дымлы, ә бераздан челтерәп су акканы да ишетелде.
— Сакланыбрак атлагыз, суга килеп кермәгез, — дип кисәтте ал- данрак баручы Мороз.
Без Әнәс белән янәшә атлыйбыз. Читтә якташыңны очрату бик күңелле бит ул. Ул моннан берничә ел элек Азнакайга кунакка кайтуы, аның шулкадәр үзгәргән булуы турында сөйләде, аннан соң тагын да үсә төшкәндер инде, дип кызыксынды. ГЭСны төзеп бетермичә кайтып булмас инде, пожалуй, — дип көрсенеп куйды.
— Туган яклар сагындырса да, түзә алмаслык ук моңсу түгел,— дип сүзен дәвам итте Әнәс. — Татарстан кешеләре шактый күп биредә. Ж.ИЗНӘМ Нуриәхмәт Нургалиев та биредә эшли, шәһәр төзи, прораб. Безнең белән күршедә генә якташыбыз Ханзафар Халиков бригадасы. Алар авария затворлары камераларын ясыйлар. Башка участокларда да татар егетләре күп. Хәер, биредә кайдан гына һәм нинди генә милләт кешеләре юк икән...
Тоннельнең әле яңа гына казыла торган җиренә килеп җиттек. Буровой машинаны карап чыкканнан соң, Мороз эшкә башларга команда бирде. Тоннель эчен яңгыратып, бурмашина эшли башлады, аның үткен тешләре-бораулары гранитны кимерергә тотынды. Юлдашым Софьин, сынар кулы белән фотоаппаратын көйли-көйли, вспышка ярдәмендә рәсемгә төшерергә кереште...
— Әйдә, бас минем янга, эшләтеп кара бераз, — диде Әнәс, кулы белән ишарәли-пшарәли мине үз янына чакырып. Аның ни әйткәнен хәрәкәтләреннән генә аңларга мөмкин иде, чөнки машина тавышы аша һичнәрсә ишетелерлек түгел. — Югыйсә, тоннельдә булып, бурмаши- наның ничек эшләвем дә белми китәрсең... Менә шулай акрынлап кимерәбез инде тауны...
Бурмашина гөрелтесендә һәм ерактагы йолдызлар кебек җем-җем ялтыраган лампочкаларның тонык яктысында эшләүче тоннельчеләр әкияттәге кыя-тау тишүче батырлардай күренделәр. Гади кешеләрнең илебезне данлаячак эш башкаруларына сокланып бик озак карап тордым...
— ГЭС төзелеп беткәч килегез, бу җирләрне танымассыз, гаҗәп .матурлык күрерсез, — дип озатып калдылар мине яңа дусларым...
Тоннельдән чыкканда кояш таулар артына яшеренергә җыена иде инде. Пул1исангин тарлавыгы кичке рәшәдә тагын да серлерәк, тагып да тылсымлырак булып күренә. Вахш аша салынган күпердә автобуста бергә килгән Николай белән очраштык.
— һаа, сез дә монда икәнсез, — диде ул, бик озак күрмәгән танышларын очраткан кебек шатланып. — Мин дә, конторада эшне өздем дә, төзелешне карарга килдем. Иртәдән эшкә чыгам, бульдозерга. Ике куллап кабул иттеләр. Безгә тәҗрибәле егетләр кирәк, диләр. — Николай, ян-яктагы текә һәм биек тауларга, ярсып аккан тау елгасына карап-карап алды да, сәхнәдәге артист кебек кулларын җәеп, шигырь укыгандагыча күтәренке һәм хисле тавыш белән, табигатькә, Памирга сокланып сөйли башлады. — Гаҗәп тә матур икән бу җирләр. Юк, матур гына да түгел, гүзәл, сокландыргыч. Ихластыр менә, бирегә килеп оттырмадым. Картайгач та күңелдән чыкмаслык, оныкларыңа да авыз суларыңны корытып сөйләрлек романтика биредә. Теләсәгез ни диегез, егетләр, яратам мин романтиканы...
Без, ара-тирә соклану репликалары ташлый-ташлый, күпер өстеннән тирә-як пейзажын күзәтә башладык. Чыннан да, нинди оригиналь матурлык. Бормаланып-сыр.маланып Вахш ага. Аны әле бер яктан, әле икенче яктан кыялар китереп кысалар һәм елга ирексездәл агымын я уңга, я сулга юнәлтергә мәҗбүр була. Урыны-урыны белән ике як ярда-

гы гранит кыялар бер-берләренә шулкадәр якын киләләр, тар елга өстендә асылмалы күпер барлыкка кнләсыман, бер ярдай икенчесенә сикереп чыгарга мөмкин шикелле. Ә Вахш аста, ярларга бәргәләнеп, күбекләнә-күбскләнә ага да ага. Ул һаман да әле юлында берәүнең дә үзенә киртә була алмасына ышана ахры. Ләкин кырыс холыклы елганы йөгәнләячәк кешеләр ике якта да тауларны җимерәләр, гранит кыяларны кимерәләр һәм ничә мең еллар буе берәүгә дә баш имәгән стихияне авызлыкларга әзерләнәләр. Димәк, Вахш, сиңа да озакламый кеше ирегенә буйсынырга, аңа хезмәт итәргә туры килер.
Әйе, алты-җпде елдан таулар арасында «Памир Байкалы» хасый.ч булыр, өч йөз метр биеклектән аска ыргылган су ташкыны куәтле агрегатларны хәрәкәткә китерер, тимер чыбыклар буйлап меңләгән моторларны эшләтүче, за вод-фабрикал арның кан тамырлары булып тибүче ток агылыр; Вахш суы, биек таулар астыннан үтеп, тигез үзәнлекләргә чыгар, яңа җирләрдә тормыш муллыгы булдырыр, кичәге бушлыкларны гөл-чәчәкләргә төрендерер. Менә шуның өчен дә бит бүген Таҗик- стан таулары арасында тормыш пульсы көннән-көн көчлерәк тибә бара, Ватаныбызның тагын бер гиганты — коммунизм гиганты күтәрелә.
Ашхабад — Нурех — Дүшәмбе — Ка>ан.
Декабрь, 1962 ел.