Логотип Казан Утлары
Публицистика

МИЛЛИ ӘДӘБИЯТЛАРНЫҢ БЕР-БЕРЕНӘ ЯКЫНАЮЫ


атлыклы, кояшлы, уңдырышлы яз килде. Бу яз язучылар өчен аеруча истәлекле булды,
чвнки партия, Хөкүмәт җитәкчеләре әдәбнят-сәкгать эшлек- леләре белән нәкъ шушы язда
очраштылар, һәм анда Н. С. Хрущев һәркемне илһамландыра торган искиткеч мөһим
чыгыш ясады. Без аны дулкынланып тыңладык, йотлыгып укыдык.
Аны бер генә түгел, кат-кат укырга кирәк булачак. Чөнки ул речьнең әһәмияте әйтеп
бетергесез. Ул безне бик күп нәрсәләр турыңда уйланырга мәҗбүр итә.
Н. С. Хрущев XX һәм XXП съездларның курсын раслап сөйләде. Ә бит XXII съезд язучылар
һәм сәнгать эшлеклеләре алдына миллионнарча кешеләр өчен шатлык һәм илһам чыганагы булып
хезмәт итәрлек әсәрләр тудыру бурычын куйган иде!
Кешедә шатлык хисе уяту!
Гади сүзләргә төренгән гаять бөек бурыч! Авыр бурыч! Начар әсәр биргән язучы яки сәнгать
эшчесе шатлык хисе уята алмый! Н. С. Хрущев кешеләргә шатлык һәм ләззәт бирә торган сәнгать
әсәрләре хакында дулкынланып сөйләде, сәнгать нормаларын җимерә торган «әсәрләрне»
нәфрәтләнеп тәнкыйтьләде. Н. С. Хрущев сәнгать һәм әдәбияттагы гариплек, дорфалык һәм
зәвыксызлыкның, музыкадагы моңсызлыкиың совет кешеләренә ят, дошман, совет халкының
хисләрен хурлаучы нәрсәләр булуы турында сөйләде. Бу речь безгә социалистик сәнгатьнең югары
нормалары хакында житди һәм кыю уйланырга куша; матурлыкны аңлау дәрәҗәбезне, нәфислекне
тою һәм таный белү хисебезне тагын да үстерә барырга мәҗбүр итә!
Партия безне сәнгатьнең иң югары баскычына күтәрелергә чакыра һәм совет халыкларына
турылыклы хезмәт итү юлында социалистик реализм принципларының чиксез мөмкинлекләре
барлыгын тагын бер кат исебезгә төшерә, партиялелек һәм халыкчанлык рухы белән сугарылган
сәнгать әсәрләре тудыру кирәклеге турында әйтә!
Партия һәм Хөкүмәт җитәкчеләре әдәбнят-сәнгать эшлеклеләре белән ачыктан- ачык
сөйләштеләр. Бу сөйләшү РСФСР язучылары съездының тиешле югарылыкта узачагына нык тәэсир
итәр дип ышанам мин. Һәм ул съездда югары сәнгатьлелек турында кызыклы һәм жнтди сөйләшү
булыр, дип өметләндерә. Ә бу турыда чынлап та ныклап сөйләшергә кирәк. Халыкка хезмәт итү
социалистик гуманизм, партиялелек һәм халыкчанлык турында, матурлык һәм нәфислек турында
коры сүзләр генә түгел, бәлкн күл милләтле әдәбиятның көнкүреш үрнәкләре мисалында зур сүз,
ачык һәм принципиаль сүз булырга тиеш.
Россия Федерациясендә милли әдәбиятлар бик күп. Аларның һәркайсының житди уңышлары
бар, революциянең мактаулы казанышы булып әверелгән гүзәл әсәрләре бар. Билгеле, съездда
нрешелгән әнә шул уңышлар һәм яулап аласы киртәләр турында күп сөйләнелер. Ф. Хөсни әйткәнчә,
текә генә сөйләүчеләр дә булыр. Ләкин мине, язучы буларак, бик нык кызыксындырган тагын бер
мәсьәлә бар: ул — тугандаш әдәбиятларның бер-берсенә йогынтысы, бер-берсенә үтеп керүе. Икенче
төрле әйтсәк, совет халыклары әдәбиятларындагы милли үзенчәлек һәм бердәмлек сыйфатлары.
Бу мәсьәлә турында Татарстан язучыларының V съездында сүз булды инде. Ул сүзне хәзер
зуррак аудиториядә, Федерация күләмендә дәвам иттерергә кирәк.
Сүз теге яки бу язучының фәлән образы, фәлән халык язучысының яки Горький, Шолохов,
Маяковскийларның фәлән образларына охшау-охшамау турында бармый. Андый охшашлык — уңай
йогынты турында түгел, бәлки турыдан-туры күчерү, кабатлау яки әдәби чәлдерү турында сөйләргә
нигез бирер иде. Сүз, беренче карашка, сизүе читен булган тирән агымнар турында бара. Йогынты
һәм тәэсир итү, милли үзенчәлекләрнең үсеп, баеп, тирәнәеп, совет халыклары өчен үз булган бердәм
сыйфатларга күчүе — катлаулы процесс. Кечкенә генә бер мәкаләдә моны күрсәтеп бетерү мөмкин
түгел.
Мин аларның кайбер якларына гына кагылам, съездда үзем ишетәсе килгән уйлануларымның
дөреслеген сыныйсым килгән почмакларына гына күз салып китам.
Әдәбиятларның үзара элемтәсе һәм бер-берсенә тәэсир итүләре язучыларның дөньяга
карашларына бик нык бәйле, аларның гомуми культурасына, тормышның үзендә хәрәкәтчән
булуларына баглы. Бу — бәхәссез як. Безнең социалистик система, язучы
Ш
130
ларның бердәм әдәби оешмада торулары •— барсы да бер-береңне тизрәк аңлауга, берберенә
сизелерлек тәэсир итәргә булышалар.
Сугыштай соңгы елларда совет азучыларының үзара аралашулары аеруча бер системага
салынып ныгыды. Шуңа күрә дә безнең Татарстан азучыларының V съездына килгән делегатлар,
кунак булып түгел, бәлки безнең уртак ихтыяҗларыбызны, бурычларыбызны тулысыңча аңлаган
хәлдә, Татарстандагы әдәби хәрәкәтнең җанлы шаһитлары булып катнаштылар. Кечкенә бер мисал.
V съездга Николай Томан килде. Дөрес, ул трибунадан чыгып сөйләмәде. Ләкин ул безнең
съездыбызга инде дүртенче тапкыр килә. Аның татар балалар әдәбияты белән кызыксынуын, татар
язучылары белән тыгыз бәйләнештә булуың без яхшы беләбез. Менә шулай үзара аралашу начар-
мыни?! Бу — бер-беренә ярдәм итүнең матур бер чагылышы түгелмени?! Ә моны «китаптан укып*
булмый, чөнки бу турыда язмыйлар. Съездда катнашкан Сергей Баруздин. Мостай Кәрим, Яков
Ухсай, Шәриф Биккол, Кирәй Мәргән һ. б. язучыларның Татарстанда дистәләрчә дуслары бар, һәм
алар бера>че тапкыр гына очрашмыйлар.
Бу мәсьәлә, беренче карашка, бик гади кебек, ләкин ул — язучының офыгын киңәйтү өчен бик
мөһим бер фактор!
Гадәттә зур әдәбият «кече» әдәбиятка йогынты ясый, ә «кече» әдәбият шәкерт булып кала, дип
уйлыйлар. Әлбәттә, бөек рус әдәбиятының кече туганнарына уңай йө- гынты ясавы чиксез зур һәм
бу үзе аерым бер кызыклы тема. Гомумән, «йогынтыга» бирелми торган әдәбият бармы икән? Әгәр
булса, гомуми бердәмлеккә омтылу нәрсә?! Минемчә, йогынты ясау, ярдәмләшү — бер генә яклы
була алмый! Шуна күрә үзара йогынты һәм үзара керешү дип сөйлибез дә.
Узган ел бик кызыклы бер хәл булды. Галимҗан Ибраһимовның тууына 75 сл тулу уңае белән
Казан дәүләт университетында студентларның вузларара гыйльми конференциясе үткәрелде. Анда
Үзбәкстаннан, Казагстаииан, Башкортстаннан студентлар җыелдылар. Докладчылардан берсе—
Казан студенты үзенең чыгышында Г. Ибраһимовның Мохтар Ауэзовка уңай йогынты ясавы
турында әйтеп китте. Казагстаннаи килгән студентка бу ошамады, янәсе, моның булуы мөмкин
түгел, чөнки Мохтар Ауэзов — үзе бөек язучы! Бу очракта бер мәсьәләне истән чыгарырга ярамый.
Г. Ибра* һимов милли яктан чикләнгән язучы булса, аның йогынтысы булыр идеме икән?! Юк,
булмас нде! Галимҗан Ибраһимовның йогынтысы турында төркмән язучысы Берды Кербабаев та,
казакъ язучысы Сабит Муканов та бик матур сүзләр язып чыктылар. Г. Ибраһимов иҗатының
прогрессив төрек әдәбиятына уңай йогынты ясавы Дөнья әдәбияты институты һәм язучылар
союзының гыйльми конференциясендә дә (1961) күрсәтелде.
Г. Ибраһимовның бөеклеген язучының күп халыкларның культура мирасын иҗади
өйрәнүеннән эзләргә кирәк. Ул казакъ фольклорын да яхшы белгән, Абайны да башкаларга
караганда тирәнрәк аңлаган, Урта Азия халыкларының, рус халкының, гарәп илләренең
культурасын, әдәбиятларын белгән! Якыннан таныш булган. Шулай бул- маса, ул «Башкорт кызы
Гөлбикә», «Казах кызы»н, «Безнең көннәр», «Тирән тамыр- лар»ны тудыра алыр идемени?!
Татарстан язучыларының V съездында татар әдәбиятының башка тугандаш әдәбиятларга
ясаган уңай йогынтысы турында бик күп сөйләнелде. Кунакларыбыз моны безнең күңелебез булсын
өчен генә әйтмәделәр.
Безнең кайбер тәнкыйтьчеләребездә, мәсәлән, сәер караш яши. Аларча, имеш, татар
әдәбиятының башкорт әдәбиятына йогынтысы турында сөйләргә мөмкин, ләкин киресенчә булуы
мөмкин түгел. Ягъни башкорт әдәбияты татар язучыларына йогынты ясый алмый. Шуны әйтергә
кирәк, мондый карашны күңелләрендә раслаучылар башкорт язучыларыннан күп артта калдылар.
Г. Ибраһимовны да, М. Гафурины да башкорт әдәбиятыннан, башкорт фольклорыннан башка
күз алдына китерү мөмкин түгел. Шуның өстсиә аларда казакъ фольклорының шифалы күзәнәкләре
бик нык тамыр җәйгән. Алай гына да түгел, рус һ. б. халыкларның культура йогынтысы да бик көчле
чагылып тора!
Сәйфи Кудаш — татар әдәбияты белән авызланган шагыйрь. Шул ук вакытта ул — бик күп
башка халыкларның культурасыннан да өлеш алган кеше. Соңгы 40 елда бу олы язучы башкорт
әдәбиятына хезмәт итте, ләкин аның татар әдәбиятына күрсәткән хезмәтләре дә онытыла торган
түгел.
Мостай Кәрим иҗатын алырга мөмкин. Башка халыклардан өйрәнгән кебек, татар халкыннан
да күп нәрсәгә өйрәнгән башкорт халык шагыйре үзенең нҗаты белән татар халкына да хезмәт итә.
Татар хезмәт ияләре аның барлык әсәрләрен үз әдәбияты үрнәге итеп каршылыйлар, һәм Мостай
Кәримнең татар шагыйрьләренә, драматургларына йогынтысын шулай ук инкарь итеп булмый!
Мисалларны Тукай, Исәнбәт, Такташ, Туфан, Кутуй һ. б. язучылар иҗатлары үрнәкләрендә дә
китерергә мөмкин булыр иде. Ләкин миңа бирелгән урын бик тар, шуна күрә мин моңа озак туктый
алмыйм.
Бер милләт язучысының әсәре икенче милләт укучысына үз булып барып җитә. Нинди җепләр
әсәрне икенче халыкка алып килә?! Бу — кызыклы мәсьәлә. Бу турыдз төрле карашлар яшәп килә.
II съезд бу мәсьәләгә киң тукталса иде.
Язучы шундый образлар тудыра, ул башка милләт укучылары өчен көтелмәгән бер яңалык һәм
шул образлар аша ул халыкны таный! Укучы өчен ачыш! Хаклык бар-
9» 131
Мы бу карашта? Билгеле, бар. Ләкин мин бетен хаклык шушында гына дип уйламыйм. Рәсүл
Гамзатовның шигырьләре мина, мәсәлән, Кавказ буркалары булган өчен түгел, кыю фикерләре ечен
ошый, мин аңарда чорыбызның талантлы шагыйрен күрәм, фикер Уртаклыгы, хис кайнарлыгы
бердәмлеген күрәм.
Бер-береңә уңай йогынты ясау, бердәмлеккә омтылуда тәрҗемә эше бик мөһим. Мин бу
мәсьәләгә кагылмыйм. Элегрәк экзотика өчен, этнографик материал өчен тәрҗемә ителү бар иде.
Хәзер ул мәсьәләләр берекче шарт итеп куелмый. Шуңа ялгап Әдәбиятта «миллилек» мәсьәләсенә
күз төшерел карыйк. Бу бнк нечкә мәсьәлә, ләкин Хәл ителмәслек түгел. Тел үзе милли, язучының
образлар системасы белән формасы Да милли. Ләкин хәзерге чорда башка халыкка барып җитә
алмаслык яки башка халыклар аңлый алмаслык «милли» сыйфат бармы?!. Булса, әдәбиятта аның
чагылуы ни Дәрәҗәдә урынлы?!. Бәлки бу турыда да съездда сөйләүчеләр булыр. Хәзергә тулы
Җавап бнрмәстән, бер мәсьәләгә кагыласы килә, Нил Юзиевнсц Муса Җәлилнең поэмаларын
тикшерүгә багышланган җитди һәм кызыклы хезмәтендә шундый фикер бар. «Авыру комсомолец»
поэмасын төрле яктан тикшергәннән сон, ул аның кимчелекле якларыннан берсе итеп, милли якның
ачылмавын китерә: «Җәлил характерны милли сыйфатлары белән сурәтләү ягыннан да шактый
аксый әле. Комсомолец образының Да, башка образларның да милли сыйфатлары ачылмаган.
Комсомолец, нинди дә булса милләт вәкиле булуга карагайда, гомумән социализм идеяләре өчен
көрәшүче шәхес буларак кына бирелгән» *.
Мәсьәләне шушылай кую дөресме? Комсомолец образын шагыйрь Габдулла яки Фәттах исеме
белән атаса, нәрсәсе отышлырак булыр иде? һәрбер халык өчен уртак булган социализм идеяләре
өчен көрәшүче образны җырлаганда, аның милләтен күрсәтү мәҗбүриме? Аның миллилеге
авторның шигыри телендә, образларның системасында түгелме?
Нил Юзиев логикасын дәвам итсәк, «Моабит дәфтәрләре»ндәге шигырьләр дә «милли
сыйфатлары белән... шактый аксый» булып чыга, чөнки айда да Габдулла да юк. Әхмәдулла да.
Дөрес, 90 яшьлек Фарук карт бар, ләкин ул да үзенең милли сыйфаты белән түгел, табут кайгыртып
йөрүче булып сурәтләнә. Ә бу инде татар картына хас сыйфат түгел. Чынлап караганда, Муса Җәлил,
шигырендәге миллилекне бик нык саклаган хәлдә, образларның специфик милли сыйфатларын
ачуны кирәк дип санамаган. Аның максаты ул түгел. Ул социализм идеяләре өчен көрәшүче көчле
шәхесне, фашизмга каршы аяусыз көрәшүче батырны миңа да, Иванга да, Ганска да якын кеше итеп,
үз итеп сурәтләгән. Кешелек дөньясының нц алдынгы идеяләре белән сугарылган образның
һәркемгә бертуган булып күренәчәген белгән.
В. Шекспирның «Гамлет» трагедиясе Дания принцын сурәтли. Ләкин кем аңардан
датчаннарның милли үзенчәлекләрен эзли?!
Кешелек җәмгыятенең уртак проблемалары күтәрелгәндә, язучының милли колориты
«чикләнә» икән, аңардан милли әдәбиятка зарар килми, дип уйлыйм. Ләкин мин милли колоритны
сызып ташлау ягында түгел. Дөрес аңлауны сорыйм! Лев Толстойның «Сугыш һәм тынычлык*
романы — рус җирлегендә туган гаҗәп милли колоритлы әсәр. Наташа Ростова, Андрей Болконский
һ. б. йөзләрчә образлар рус характеры, рус психологиясе белән бирелгәннәр. Ләкин аца карап ул
роман руслар өчен генә кызыклы булып калмаган. Киресенчә, ул — дөнья әдәбиятының шедевры!
Ни өчен?!. Рус характерын, образларның миллилеген тулы күрсәткән өчен генә түгел; бәлки
күтәргән проблемаларының бөтен халык әчеп кызыклы яки уртак булганы өчен! Ватан интереслары
белән яши һәм үлә белгәи кешеләрнең холыкларындагы матурлык өчен, гомуми кешелек
сыйфатларының, гуманизмның көчле чагылышы өчен! һәм роман никадәр милли булмасын, аны
башка милләт укучысы үз итеп, специфик миллилеген онытып укый! Югары сәнгатьлелекнең
нормасы да бәлки шундадыр: ул әсәрдән һәрбер милләт укучысы ниндидер күләмдә үзен дә таба ала!
һәм гомумән «саф миллилек» кая таба алып барыр иде икән? Әлбәттә гомуми бердәмлеккә
түгел, киресенчә милли чикләнүчәнлеккә алып килер иде.
Муса Җәлилгә әйләнеп кайтыйк! Ул — безнең милли героебыз. Ләкин аңарда милли характер
да, бөек революцион мәктәп'узган рус халкы сыйфатлары да бар! Шигырьләре — бөек гуманизм
идеяләре белән сугарылган, коммунизм идеяләрен раслый торган әсәрләр. Алар татар халкының
гына җырлары булып калмыйлар, бәлки һәрбер халык өчен «үз!» Немецның бөек шагыйрьләре,
композиторлары иҗатлары белән рухланган Муса хәзер үз иҗаты белән немец әдәбиятына да
йогынты ясый. Моны һичбер шикләнмичә әйтергә була. Немец язучысы, карт коммунист Эрих
Моллер-Мильштат, Муса шигырьләрен өйрәнеп, аның героик көрәше белән рухланып, «Кызыл
ромашка» исемле драма язды. Ә совет халыклары арасында Муса образы ничек кенә җырланмый!..
Аның уңай йогынтысы азмыни, димәк, интернациональ бердәмлеккә, үзара якынаюга ул зур адым
ясамадымыни?! Минемчә, нәкъ шулай. Зур адым ясалды, ә безгә тагын да зуррак адымнар белән бер-
беребезгә якынаерга кирәк.