МАҢЫРАК ЕГЕТЕ
Халиҗан Бекхоҗинның исеме матбугат битләрендә утызынчы елларда күренә башлый. Иҗатының беренче чорында X. Бекхоҗин, нигездә, кыска-кыска лирик миниатюралар яза. Зур күләмле беренче әсәре булган «Урман кызы» поэмасында ул социализм илендә яшь талантларның үсүен тасвирлый.
Яшь шагыйрьне тарихи легенда сюжетлары да кызыксындыра. Лның «Аксак кулан» һәм «Партизан Балтабай» исемле поэмалары укучылар арасында киң таралган.
Боек Ватан сугышы елларында X. Бекхоҗин каләме тагын да чарлана һәм ныгый. Бу чорда ул бөек полководец Александр Невскийга һәм 28 л.егендар панфиловчыга багышланган поэмалар иҗат итә, «Поход» исемле җыентыгын бастыра.
Соңгы елларда шагыйрь «Мария — Егор кызы» һәм «Инженер Актаеа» дигән поэмалар язды. «Инженер Актаев» поэмасында совет кешеләренең психологик дөньясы, Казагыстан даласында үсеп чыккан яшь шәһәрнең тормышы сурәтләнә.
X. Бекхоҗин балалар әдәбияты өлкәсендә дә уңышлы гына эшләп килә. Балалар аның «Негр Джемс турында баллада», «Сержант Беляков» һ. б. шигырьләрен яратып укыйлар.
Рус һәм Көнчыгыш классикларының, шулай ук совет авторларының әсәрләрен пропагандалауда да X. Бекхоҗинның хезмәтләре шактый зур. Казакъ теленә ул Лермонтовның «Демон»ын, Пушкинның «Гаврилиада»- сын, шулай ук Навои, С. Вургун, Г. Голом һәм кытай шагыйрьләре әсәрләрен тәрҗемә итте.
.
(Поэмадан әзен)
Көнчыгыш Казагыстандагы Зайсан районы, «Освобождение» колхозының атаклы чабаны Сәнткамза Мәз- баевка.
1
-<4ккан көй-жырга тиңләп тау болагын. Тагы да жырга салам, яңгырасын.
Килгәндә Асан-Ата7 итәгенә,
Нигә син, кыялы тау, маңырадың?8
Яныңа Асан арып-алжып килгән, «Маңырак» диеп сиңа исем биргән.
Китүгә мескен ата, имеш, аңа
Ияргән куй көтүе таудан-үрдән.
Ташлар куй-кузы булып кузгалганнар. Кайсы як, кай җирләргә юл алганнар?
Асан юк, артыннан ил калган елап,
Әкиятләр карт турында җырланганнар.
Борчылып күпме ирләр үткән заман
Бу хакта ишеткәннәр һаман-һаман.
Әллә ул хикәя чын булды микән,—
Тыңлыйк әле бу хакта Сәйткамзадан.
6 Маңырак — тау исеме.
7 Асан Ата — халык дастанындагы изге карт.
8 Маңырау — мөгерәү.
99
Хыяллар алып китте Маныракка, Куй-кузы утлап йөри иңкел якта. Таштан-ташка сикергән тәкәләрнең Мөгезе ошап тора чаңыракка
Каршымда исеме илгә таныш кеше, Маңырагаи мактау инде аның эше. Төсмерли тәкәләре үз куйларын, Симезләр, барысы да гел бер ише.
Көтүен, гүя, бәхет юлларыннан Куа ул, мактый йонын кулларының, һәм карый костюмына, әллә ул да Тукылган үз куйлары йоннарыннан?
Я, пигә миңа алай төбәлдең син? Чабан дус, кичер аңламасаң серен.
Күгәннән 9 10 бушат серне, ә мин ачыйм Син баккан илнең шушы хәзинәсен.
3
Исеңдә көйгән кырлар —заман үткән, Ата юк, давыл аны алып киткән...
Анасы куй көткәндә кузы-бала Ияргән, яшь тәненә суык үткән.
Булса да мәйдан ерак Маңырактан, Зур сугыш куп өйләрне зар елаткан. Үлемгә чабан киткән, куйчы ана Кузыдай ятим улын сөеп баккан.
Яшь малай иртә сагыш-моңга төшкәй, Бергәләп әнисенә куй көтешкән...
Бервакыт, язгы көндә, Маңыракта Сыенган ялгыз кузы куыш төшкә.
Бала юк, ана мескен аптыраган: «Ни генә булды икән бу балага?» Көтүне кайтарганда авылына. Якадан улын эзләп барган тауга.
Җил-яңгыр, йөрер хәл юк аяк атлап, Куышка кузы поскан җанын саклап. Кочаклап алган бала, кызганган да Күтәреп кайткан җил-яңгырдан яклап.
Әлсерәп кайткан бала колхозына, Аның күк дер-дер килә ди кузы да. Әнисе, улын күреп куанганнан, Оныткан шелтәләргә, кул сузарга.
9 Ч а ны р а к •— киез өй укларын беркетә торган тәгәрмәч.
10 Күгән—имүче кузыларны бәйли торган аркан.
Баласы: — Бу бер ятим кузы, — дигән,—< Кызгандым мөлдерәгән күзен, — дигән, — Сыенды күтәрүгә кочагыма,
Үстерәм бу кузыны үзем, — дигән.
Тыңлаган баласының сүзен ана, Караган улына да, кузыга да. Икесе бердәй болар, ничек карар, Яшь кенә бит үзе дә кузы-бала.
Шул бала язмыштан зур өлеш алган. Маллары арткан саен арта барган.
Аталып колхозында чабан Сәет, Үрнәк алган көтүче-куйчы аннан.
Кузысы үскән, үзе ир «.иткән ул, Куйларын тауга биек үрләткән ул, Маңыракның маркаскасы 1 — кушаматы, Көтүен Асан карт күк иярткән ул.
4
Гаҗәеп хәлләр була бит гомердә, Шул чабан утыра менә Кремльдә.
Делегат егерме икенче съездга ул, Хисләре тирән аның күңелендә.
Баштан ашкан тынгысыз уй һәм хыялы, Сүзләрен әйтәлмыйча утырамы?
Күз йөртә җыелышка, гүя, терелеп Атасы күрер, өчен килгән аны.
Утыра уйга чумып урынында, Ничек соң шатланмасын җаны монда? Язмышын киләчәкнең сөйләгәндә Әйтелде куйлар, чабаннар турында.
Партия барлап илнең бар чамасын, Күрсәтте үсешләргә бар чарасын, Шул җыеннан бик ачык күрде чабан Үзенең көтү көткән киң даласын.
Хәзер ул шул җәйләүдә — Маңыракта, Куйлары утлап йөри иңкел якта.
Утыра чабан тауда бакчачыдай, Тирәсе—күкрәп торган бәхет-бакча...
Нури Арсланов тәрҗемәсе.
’ Маркаска — куйлар атасы дигән мәгънәдә.