Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХУДОЖНИКНЫҢ ХАЛЫК АЛДЫНДАГЫ ҖАВАПЛЫЛЫГЫ ТУРЫНДА


1963 елның 7 мартында партия Һәм Хөкүмәт җитәкчеләренең әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләре белән очрашуында
КПСС Үзәк Комитеты секретаре Л. Ф. Ильичев рече
птәшләр! Без әдәбият һәм сәнгать мәсьәләләре буенча фикер алышуны дәвам иттерү өчен яңадан җыелдык. 1962 елның 17 декабрендә барган беседа шундый кызыклы һәм эчтәлекле булды ки, Н. С. Хрущев аны дәвам -иттерү турында тәкъдим ясады. Кабат җыелырга яңа елдан соң ук мөмкин булыр, дип күздә тотылган иде. Ләкин хәлләр башкачарак килеп чыкты, һәм тәнәфес күздә тотылганнан озаккарак сузылды.
Яман нәрсәнең дә яхшы ягы була, диләр бит.
Бу вакыт эчендә булып үткән вакыйгалар тәнәфесне булмаган да кебек итте. Өч ай буена диярлек бездә совет сәнгате үсешенең аеруча кискен мәсьәләләрен җанлы тикшерү барды. Партия һәм Хөкүмәт җитәкчеләренең Манеждагы художество күргәзмәсендә булулары һәм 17 декабрьдә фикер алышу уңае белән башланган дискуссияләр иҗади союзлар чикләрендә генә калмадылар, аудиторияне киңәйттеләр, һәм алар асылда бөтенхалык тикшерүенә әверелделәр.
Монда гаҗәпләнерлек берни дә юк. Халыкка бик якын булган һәм совет кешесен тирән дулкынландыра торган мәсьәләләр турында, художество иҗатының үсеш юллары турында, аның кемгә хезмәт итәргә һәм нинди идеалларны расларга тиешлеге турында сүз бара бит.
Кыскасы, сүз художникның халык алдындагы җаваплылыгы турында бара.
I
Без барыбыз да халык өчен яшибез, халык өчен эшлибез. Шуңа күрә совет сәнгатең, әдәбиятыбызны тагын да үстерү турында партиябез кайгыртучанлыгын совет кешеләренең ничек кабул итүләре безнең өчен бик әһәмиятле.
Ә совет кешеләренең фикере шактый бердәм булды, һәм аның шулай булачагың көтәргә дә кирәк иде. КПСС Үзәк Комитетына һәм СССР Министрлар Советына, газета һәм журнал редакцияләренә күп санда хатлар, телеграммалар, мәкаләләр, откликлар, заметкалар алынды. Аларның авторлары — эшчеләр, колхозчылар, галимнәр, 'инженерлар,
И
37
художниклар, язучылар, студентлар — партиянең совет сәнгате һәм әдә-биятының тормышчан дөреслеге өчен, аларның коммунистик идеялелеге һәм югары художестволылыгы өчен көрәшүен яхшы дип табуларын һәм чын күңелдән яклауларын белдерәләр.
Әлбәттә, монда хатларны бер-бер артлы игълан итү кызыклы булыр иде. Моның тәэсире зур булыр иде. Ләкин моның өчен бик күп вакыт сорала.
Шулай да кайбер нәрсәләрне әйтеп үтәргә кирәк.
Ф. Богдановский, Ю. Гагарин, Г. Ламочкин, В. Петрищева һәм баш-каларның «Комсомольская Правда»да басылган хатларын хәтерегезгә төшереп үтәм. Бу иптәшләр кайбер художникларның, шагыйрьләрнең һәм композиторларның формалистик мавыгуларына тискәре карауларын ачык белдерәләр. Бары тик арзанлы сенсациягә омтылучылар турында һәм, кайбер очракларда буш декларация артына яшеренеп, күргәзмәләргә һәм эфирга буяуларның һәм тавышларның мәгънәсез кушылмасын сөйрәп кертүчеләр һәм шуның өстенә үзләренең бу нәрсәләрен «новаторлык» итеп күрсәтергә маташучылар турында язалар алар. «Яшьләр безнең яклы» дип белдергән һәм бер төркем салон үсмерләрен күздә тоткан ялган новаторлардан көлеп, бу хатның авторлары болан дип белдерәләр:
«Юк, совет яшьләре новаторлыкны бозып күрсәтүгә һәрвакыт каршы булдылар һәм булырлар, мәгънәсезлеккә өндәүгә һәм индивидуализмга каршы булдылар, яшь кешеләргә тормышны аңларга, нык тормышчан карашлар тәрбияләргә, үткән заман фактларына һәм күренешләренә дөрес бәя бирергә комачаулаучы нәрсәләргә каршы буылдылар һәм каршы булырлар».
Коммунизм төзүче яшьләрнең чын күңелдән әйтелгән сүзләре зур сәнгать интересларын формалистик трюкачлыкка, чиле-пешле абстрак- ционистик рәсемнәргә, гитараның өзгәләнүле тавышына ияреп башкарыла торган төшенке «шигырьләр»гә алмаштырырга әзер торучыларның йөрәкләренә барып җитми кала алмый.
Кайбер художникларның «гади кешеләрнең профессиональ булмаган» фикеренә чирканып карауларына капма-каршы буларак, хезмәт ияләре сәнгатьтә хәлнең торышы турында тәмам җитлегеп җиткән фикерләр белдерәләр. Формалистик мавыгуларның кайберәүләр күрсәтергә маташканча алай зыянсыз түгеллеген, бәлкп боларның — һәртөрле принципиальлекне: идея-художество принципиальлеген дә, политик принципиальлекне дә югалту икәнлеген алар бик дөрес күрсәтеп үтәләр.
Луганск өлкәсендә яшәүче укытучы В. Коваль хатыннан өзекләр китерәм.
«Безнең сәнгать һәм әдәбият эшлекл ел әребезнең кайберләреңә караганда буржуаз идеологларның сыйнфый сизгерлеге үткенрәк булуга гаҗәпләнергә генә мөмкин». Буржуаз художниклар үзләренең кемгә хезмәт итүләрен һәрвакыт яхшы белделәр һәм башка сыйныфлар идеологиясен корал итеп алмадылар. Бездә исә чит идеологияне үзләренә корал итеп алырга маташучылар, шуның өстенә әле аны «новаторлык» итеп күрсәтергә тырышучы кешеләр дә бар. Бу новаторлык булса, ул чагында социалистик реализмнан чигенү дип нәрсәне атарга?» Социалистик реализм уйдырма һәм уйлап табу түгел, — дип яза аннары иптәш Коваль. — Бу методны тормыш үзе тудырган, аны чынбарлыкның үзендә гәүдәләнгән идеяләр тормышы тудырган. Аның башка исемдә булуы да мөмкин иде, ләкин ул яңа җәмгыять төзү инструментыннан башка һич нәрсә була алмый».
Бик үткен һәм акыллы күзәтү!
Кайбер әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләре күз алдына китергәнчә, совет укучысы һәм тамашачысы алай ук «гади» түгел икән бит. Ул төссез, заманга хас булмаган һәм сыйныфлардан тыш булган «гомумән
38
хакынкать»не түгел, бәлки безнең совет хакыйкатен, коммунистик ха-кыйкатьне яклап чыга. Ул «кушымчасыз реализм» турындагы шикле фикерләрне аңламый да, кабул да итми; укучысының һәм тамашачысының дөньяны аңлавын, югары гражданлылыгын бары тик социалистик реализм сәнгате генә төгәл чагылдырырга сәләтле.
Совет кешесе сәнгатьне ярата һәм белә, ул чын художество байлык-ларын— алар никадәр генә шау-шу белән рекламалаштырылсалар да— претенцноз суррогатлардан ачык аера белә.
Формалистларның, абстракционистларның үзләрен «дөреслекне яра-тучылар», «хакыйкатьне эзләүчеләр», «новаторлар», дип күрсәтүләре, «гүзәллекне яклаучылар без генә» дип дан казанырга маташулары бары тнк берни белән дәлилләнми торган дәгъва, башка кешенеке булган нәрсәне үзләштерергә азаплану буларак кабул ителә.
— Җитәр, — диләр аларга совет кешеләре, — сезнең мөмкинлекләрегез дәгъваларыгызны күтәрә алмый; сез үзегезнеке булмаган нәрсәләргә кул сузасыз. Бары тик социалистик реализм сәнгате генә — тормышны яңарту сәнгате генә—хаклы рәвештә, үзенең асылы белән новаторлык сәнгате, ул—дөньяны чын-чынлап художестволы, дөрес итеп күрә белү, сәнгатьтә матурлыкны чагылдыру.
Иҗат оешмаларында һәм алардан читтә барган дискуссияләр художество интеллигенциябезнең, гомумән алганда, идея ягыннан өлгереп җиткәнлеген күрсәттеләр. Шунысы бигрәк тә әһәмиятле — партиябезнең савыктыргыч идеяләре тәэсире астында иҗат дискуссияләренең обста- яовкасы ук үзгәрде, кайбер иҗат работникларында «яклаучысыз булу» тойгысы югала башлады, кешеләр сәнгатьнең партиялелеге һәм халык- чанлыгы турында, социалистик реализм турында, ретроград һәм консерватор дигән исем тагылудан курыкмыйча, бөтен тавышка сөйли башладылар.
Бөтенесе үз урынына баса.
СССР Художниклары союзы секретариатының совет сәнгатенең кү-ренекле остасы С. В. Герасимов председательлегендә барган киңәйтелгән утырышында катнашучылар партия күрсәтмәләрен дәрес аңладылар һәм тулысынча якладылар, сәнгатебездә индивидуалистик анархия урнаштырырга маташучыларны бик нык гаепләделәр. Секретариат карарында Мәскәү художниклары күргәзмәсенә картиналар сайлап алуда юл куелган җитди ялгышлар гаепләнә: А. Е. Архипов, Н. А. Касаткин, М. В. Нестеров, К. Ф. Юон, И. Э. Грабарь, В. К. Бялыницкий- Бируля һәм башка күп кенә күренекле реалист-художникларның әсәрләре күргәзмә залларына бик аз куелды яки бөтенләй куелмады. Аның каравы 20 нче еллардагы формалистик хезмәтләр һәм хәзерге яшь художникларның мәгълүм группасының иҗаты киң күрсәтелде.
Партиянең СССР Художество академиясендә үткәрелгән ачык җые-лышында, РСФСР Художниклар союзында булган киңәшмәдә, шулай ук матбугатта игълан ителгән мәкаләләрдә күп художниклар сәнгать мәсьәләләре буенча партиянең ленинчыл линиясен тулысынча яклап чыктылар.
СССР Язучылары союзы секретариаты утырышында зур иҗади сөйләшү булды.
Партиянең художество иҗатында чит тенденцияләргә каршы көрәшендә совет әдәбиятының танылган һәм хөрмәтле эшлеклеләре миллионнарча совет кешеләренең таләпләре чагылуны күрделәр. Алар формализм фактлары турында, кайбер совет язучыларының һәм шагыйрьләренең иҗатында буржуаз әдәбият «модаларына» иярү турында тирән борчылу белән сөйләделәр. Иң зур язучыларыбызның берсе К. А. Федин «партия безнең алдыбызда дошманны ачык күрсәтә» дип бик дөрес әйтте. «Минем өчен, карт язучы өчен, — диде Константин Александров
39
вич, — яңа дошман түгел бу. Без аның белән яңа, социалистик сәнгать һәм әдәбият өчен көрәштә инде очрашкан идек».
Яшь язучылар, художниклар, композиторлар, кинематография һәм театр работниклары, тәнкыйтьчеләр катнашы белән КПСС Үзәк Комитеты янындагы Идеология комиссиясе утырышында иҗат мәсьәләләре, идея-художество мәсьәләләре махсус тикшерелде.
Монда фикер алышу һәр яктан файдалы булды һәм һәр сүз чын күңелдән әйтелде. Иң элек, күпчелек иҗат яшьләребезнең, формализм һәм абстракционизмның чын бәясен белеп, аларга тискәре карауларын ачыктан-ачык белдерүләре факты шатландырды. Ялгышлар җибәргән яшь шагыйрьләр, художниклар, скульпторлар, тәнкыйть фикерләре турында тыныч кына уйланып, партиянең мәхәббәт белән кайгыртучанлык күрсәтүен бөтен йөрәкләре белән сизеп, үзләренең ялгышуларына дөрес бәя бирделәр. Беренче чиратта Э. Неизвестныйны, Э. Белютинны, Е. Евтушенконы күрсәтеп үтәргә кирәк.
Яшь художник А. Васнецовның «Правда»да чыгышы игътибарны үзенә тартты. Аның җитдилеге һәм эчкерсезлеге, үзенең иҗат ялгышлары чыганакларын аңларга омтылышы җәлеп итте. А. Васнецов һәм аның иптәшләре тәнкыйтькә речьләр белән генә түгел, бәлки эшләр белән дә җавап бирергә омтылалар һәм инде яңа иҗади уйларын тормышка ашырырга керештеләр дә. Монысы яхшы. Алар сәнгатьтә үзләренең чыннан да яңа сүзләрен әйтерләр әле, дип ышаныйк.
Партиябез идеяләренә чит илләрдәге прогрессив кешеләрнең дөрес караулары да безне шатландырмый кала алмый. Мәсәлән, Кубаның күренекле культура эшлеклеләреннән берсе Хуан Маринельо менә нәрсә яза: «...Абстракт сәнгать ахыр чиктә ачыктан-ачык реакцион идеяләргә һәм интересларга барып тоташа, аңа каршы... Советлар Союзындагы кебек көрәшергә кирәк». Италиянең «Паэзе сера» газетасы, Н. С. Хрущевның художество күргәзмәсендә әйткән сүзләренә карата болай язды: бу — сәнгатьтәге гариплеккә каршы совет кешеләренең «үзенә бер төрле квинт-эссенциясе, алар протестының теоретик чагылышы». Хәзер, дип язды газета, Көнбатышта абстракционистлар «йомшак итеп әйткәндә, аңлашылмау» тудыралар, ә ал арның Советлар илендәге иярүчеләре, Көнбатышта үзләрен «аңлыйлар» дип уйласалар, ялгышалар.
Күргәнебезчә, үз йортыбызда үсеп чыккан формалистлар һәм абстрак- ционистларның бездә генә түгел, бәлки хәтта үзләренең Көнбатыштагы туганнары арасында да бернинди «кредитлары» юк.
II
Ләкин башка тавышлар да ишетелә. Аерым алганда, формализмны һәм абстракционизмны тәнкыйтьләү иҗади торгынлыкка, сәнгатьтә новаторлык эзләнүләрен бастыруга, натурализмны, фотографизмны һәм башкаларны аклауга һәм узындыруга китермәгәе, дигән курку белдерелә.
Андый куркуларның һичбер җирлеге булмау турында күп сөйләп торуның кирәге юктыр.
Халык художнигы А. А. Пластов «Литературная газета»да язган мәкаләсендә бик образлы һәм дөрес итеп әйтте:
«Хәзер: кырдан саранчаны куу белән без яңа бер бәлагә юл ачабыз— саранча урынына ниндидер кара карга килмәгәе, дигән сөйләнүләрне ишетергә мөмкин. Кайчандыр Сталин заманында рәхәттә яшәгән кешеләр хәзер, озак еллар буе дәвам итеп килгән катып калу хәленнән чыктылар да шикле төстә борыннарын кыймылдата башладылар. Мондый куркуларга нәрсә дип җавап бирергә мөмкин? Җавап бер генә: андый куркуларның реаль җирлеге юк. Шуны белергә һәм ышанырга кирәк:
40
бездә тормышта ленинчыл курс мәңгегә урнашты, һәм моның гарантиясе — партиянең Н. С. Хрущев җитәкчелегендәге Үзәк Комитеты». (Кул чабулар).
һәр намуслы кеше аңлый: формализмны һәм абстракционизмны тәнкыйтьләү — натурализмны амнистияләү дигән сүз түгел. Юк, яссы, канатсыз натурализмга караш үзгәрешсез кала. Натурализмга каршы көрәш дигән булып реалист художникларга сугарга маташудан, шулай ук реалистик сәнгатьтә яңа формалар эзләүче кешеләрне формализмда гаепләүләргә маташудан тик кисәтергә генә кирәк.
Социалистик реализмның табигате —■ дөньяга коммунистик караш позицияләрендә торып аңлатылган, сәнгатьчә матур, тормыштагыча дөрес яңалыкны эзләүдә бит.
Совет сәнгатендә формализмга, абстракционизмга һәм башка ялгыш тенденцияләргә ударның реакцион буржуаз даирәләрдә чираттагы ачу дулкыны тудырачагын алдан ук күрергә мөмкин иде. Шулай булып чыкты да.
Безнең идея дошманнарыбыз нәрсә турында гына язмыйлар!
Анда гүяки совет сәнгатендәге «кризис» һәм «тупик» турындагы һәрвакыт кулланыла торган фикерләр дә; социалистик реализмның «банкротлыгы» турындагы фикерләр дә бар. Анда шәхес культы елларында «дәрәҗәләрен төшергән» «аталары»на каршы иҗат яшьләренең «бунты» турындагы әкиятләр дә, марксистик-ленинчыл идеологиянең гомумән ирекле иҗат белән сыеша алмавы турындагы уйдырмалар да бар. Шунлыктан, дип өйрәткән булалар безне дошманнар, сәнгатьтә социалистик реализмны саклап калырга теләсәгез, сез «Сталин чоры» методларына «кире кайту»дан котылып кала алмаячаксыз. Кыскасы, безгә социалистик реализм сәнгатен читкә алып ташларга тәкъдим итәләр.
Нинди башка сыймаслык ахмаклык һәм сыйнфый чикләнгәнлек!
Совет сәнгатендәге хәлне характерлау өчен безнең дошманнарыбыз «кырау» дигән яңа термин керттеләр. Ул ике мәгънәле булган һәм шунлыктан буржуаз матбугат битләрендә инде күптәннән йөрүче «җылыну» терминына капма-каршы буларак кертелде.
Бу яңа сүз белән безнең иҗат тормышыбызда сәнгать турындагы буржуаз карашларга тегеләйме, боланмы каршы килүче барлык нәрсәләрне аңлатырга маташалар. Зарарлы 'идеяне — идеология өлкәсендә янәшә тыныч яшәү здеясен бераз тәнкыйтьли башладыңмы — «кырау»! Революцион традицияләр турында, социалистик культураның бөек казанышлары турында бер-ике сүз әйттеңме — яңадан «кырау»! Кемне дә булса идея ягыннан өлгермәгәнлектә, совет милли горурлыгы хисен онытуда һәм буржуаз модага иярүдә гаепли башладыңмы — «кырау» турында кычкырына башлыйлар! Совет сәнгате өчен иң изге нәрсә: халык тормышы белән, коммунизм өчен көрәш белән тыгыз бәйләнеш кирәклек турында «скә төшереп үтү белән үк — яңадан шул ук «кырау»!
Кызганычка каршы (бу турыда да әйтергә кирәк), художество иҗа-тындагы ялгыш тенденцияләрне кискен һәм гадел тәнкыйтьләүне совет сәнгатенең һәм әдәбиятының кайбер эшлеклеләре дә дөрес аңламадылар. Дөрес аңламадылар гына түгел, бәлки үзләренең ялгыш карашларында киреләнеп торуларында дәвам иттеләр. Кайберәүләр хәтта үз карашлары ягына башкаларны аударырга, сәламәт тәнкыйть тавышына колак салучы художникларны читтән күзәтеп тору һәм гамьсезлек стенасы белән чолгап алырга, «принципсызлыкта» һәм «мөртәтлектә» гаепләп, аларны остракизмга дучар итәргә маташалар. Алар үзләренең демагогик белдерүләрен «принципиальлек» һәм «ныклык» үрнәге итеп күрсәтергә тырышалар.
Ялгыш карашлар төрлечә чагыла. Берәүләре әле һаман да бернәрсә дә булмаган —кемдер КПСС Үзәк Комитетына ялгыш информация яса
41
ган, кемдер күргәзмәгә баруны оештырган, кемдер үзенең карашын «китереп тыккан» һ. б. итеп күрсәтергә телиләр. Бүтәннәре исә: бездә гомумән формализм да, абстракционизм да юк һәм беркайчан да булмады, диләр. Бу ялган, уйдырма.
Тегеләре дә, болары да хәзерге хәлләргә риза түгел. Алар пассив ризасызлык күрсәтеп кенә калмыйлар, бәлки үзләренең дә, башкаларның да нервларым киеренкеләтергә тырышалар. Аз гына да талантлары булмауга карамастан, бугазлары куш — кычкырыналар, күз алларына әллә нәрсәләр килә, кем беләндер «көрәшәләр», кемнедер «фаш итәләр»... Ә үзләренең идеяләре дә, фикерләре дә, халыкка хезмәт итәргә эчкерсез омтылышлары да юк. (Кул чабулар). Рәсүл Гамзатовның бик дөрес әйтүенчә, сүз осталарын, нәкъ менә нәфис сүз осталарын, дан осталары белән, ягъни үзләренә дан ясаучылар белән бутамаска кирәк.
Андый кешеләр совет сәнгатенә чит булган тенденцияләргә каршы партиянең бик ачык һәм төгәл чыгышларына карата яшьләрнең башларында ышанмаучылык тудыралар, үзләрен яшьләребезнең рухи «остазлары» итеп, рухи «юлбашчылары» ител күрсәтергә телиләр.
Ләкин бездә халыкның, совет яшьләренең бер генә рухи юлбашчысы булды, бар һәм бер генә булыр, ул — безнең бөек Коммунистлар партиясе! (Кул чабулар.)
Мәскәү художникларының җитәкче органнарында кайбер членнарның линиясен ачык линия дип танып булмый. Аларның кайберләре үзләрен икеле-микеле тоттылар, партия тәнкыйте белән үзләренең иҗатлары һәм карашлары гадел тәнкыйтьләнгән кешеләр арасында буфер ролен уйнарга маташтылар.
МОССХның һич тә дөрес булмаган позициядә, әтәчләнү позициясендә торучы художниклары һәм сәнгать белгечләреннән Н. Андронов, М. Нефедов, И. Внлковир, А. Гастев кебек кайбер членнары турында: алар әлегә бернәрсәне дә аңламадылар һәм бернәрсәгә дә өйрәнмәделәр дип әйтергә мөмкин. Гомумән башкала художниклары оешмасы кайчакларда кайбер җавапсыз демагогларга үзен читкә сөйрәргә ирек бирә. Ә бит аңардан идея-художество принципиальлеге үрнәге көтәргә кирәк иде.
Җитди эшләр турында җитди сөйләшүдә кайбер художникларның һәм язучыларның тавышы ишетелми. Алар, турысын гына әйткәндә,' «эндәшмәүчелек фигурасы» булулары белән кемне аптырашта калдырырга җыеналар соң? Партиянеме, халыкнымы? Иҗат работникларының мәгълүм өлеше арасында беркадәр вакыт язмый, иҗат итми тору настроеииеләре юкмы?
Ләкин бу совет кешесенә лаек булмаган урталык позициясе. Әйтик, әсәр өстендә озак эшләүче язучының аңа үзенең акылын һәм йөрәген салуын, бер язучының образлы итеп әйтүенчә, уч төбе тирләгәнче эш- ләвен әле аңларга мөмкин. Ләкин язучының озак дәшми торуын аңлап булмый.
Дәшми тору да бит нәрсәнедер аңлата, ниндидер карашны чагылдыра.
III
Хәзергә кадәр сүз, башлыча, яшьләр турында барды.
Ләкин кайчакларда совет культурасының бик күренекле эшлеклеләре дә килешүе кыен булган позицияләрне яклыйлар. Билгеле, сез барыгыз да И. Эренбургның моннан элек биредә сөйләгән речен хәтерлисез. Ул мәгънәсе ягыннан гомумиләштерүсыман яңгыраган берничә положение әйтте. Шул ук вакытта инде беренче тапкыр гына түгел. Аның төп фикере туры <гына әйткәндә, безгә сәнгать зәвыклары турында бәхәсләшеп торуның кирәге юк, диюдән гыйбарәт булды. Р. Фальк иҗатының берәү
42
гә ошавы, икенчегә ошамавы мөмкин -— шулай була бирсен, һәртөрле художник иҗатының бер үк дәрәҗәдә яшәү хокукы бар. И. Эренбург фикеренчә, чын мәгънәсендә новатор әсәрләр һәрвакыт -кемгә булса да ошамады.
Хөрмәтле оратор Владимир Ильич Ленинны телгә алды, аңа, ораторның сүзләренә караганда, В. Маяковский шигырьләренең ошамаган- лыгын, ләкин үз карашы-н, үз зәвыкларын .беркемгә дә көчләп такма- ганлыгын әйтте. Оратор фикерне төгәлләмәде, кем әйтмешли, ярты юлда калдырды, ләкин аны һәркем «логик ахырына» җиткерә ала. Безне, В. И. Ленин сәнгать иҗаты мәсьәләләренә катнашырга теләмәде, гомумән аның сәнгатькә карашлары зур түземлелек белән, «интеллигентлык либерализмы» белән аерылып торды, дигән -кебегрәк нәтиҗә ясарга, хәзер дә шуңа иярү комачауламас иде дип өндиләр.
Андый аңлатуны дөрес дип кабул итеп булмый. Ул—тарихи дөреслектән чигенү, ул — ленинчыл позицияләрне бозып күрсәтү.
Гәрчә И. Эренбург һәрвакыт сәнгатьтә түземлелеккә өндәсә дә, аның үз позициясендә а-ндый нәрсә күренми.
Ул, мәсәлән, сынлы сәнгать эшлеклеләре тарафыннан «Правда»да бик дөрес язылганча, формалист-художникларны күккә чөеп мактый, ләкин безнең зур реалист художникларыбызда, передвижникларда, Репинда бернинди кыйммәтле нәрсә тапмый. И. Эренбург совет сәнгатенең реалистик традицияләр 'белән җанлы һәм ныклы бәйләнешен дә кабул итми. Ул совет сынлы сәнгатенең 20 нче еллардан соңгы үсешен натурализмның, бытовизмның, академик формаларның, тәкәбберлекнең, гадиләштерүнең һәм фотографик шартлылыкларның каршы һөҗүме итеп характерлый, аның XVI—XVII гасырлардагы Болон академик мәктәбе кануннары ягында торуына кинаяле ишарә ясый.
Безнең матбугат И. Эренбургның «Кешеләр, еллар, тормыш» дигән мемуарлары турында озак вакыт бернәрсә дә язмады. Күптән узган көннәр тасвирланганда, әле күп кенә укучылар мемуарларны автор үзе күргәннәрнең җанлы объектив чагылышы буларак кабул итәргә әзер торалар иде. Хәзер исә, мемуарларда сүз әле күптән түгел булган вакыйгалар турында барганда, инде кешеләрне авторның субъективизмы сагаерга мәҗбүр итә. Укучылар газета һәм журнал редакцияләренә хатлар җибәрәләр. И. Эренбург белән үзләренең килешмәүләрен белдерәләр, автор совет чынбарлыгын берьяклы гына тасвирлый, тар группачылык интересларын гына яклый, ә күп -кенә очракларда вакыйгаларны ту-ры- дан-туры бозып күрсәтә, аларны тегеләй дә, болай да тискәре якка әйләндерә, дип саныйлар.
Хатларның авторлары күп нәрсәдә хаклы.
Шәхес культы елларын тасвирлап, И. Эренбург «дәшми тору теориясе» дигән нәрсәне күтәрә; ул чагында бу «теория» совет кешеләренең һәм, билгеле, мемуарлар авторының да үз-үзен тоту нормасы булган, янәсе. Ул чагында Сталинның властьтан явыз файдалануы күпләргә билгеле булган, ләкин алар, «тешләрне кысып» көтеп торудан башка котылу юлы күрмәгәннәр, имеш, һәркем үзен сакларга тырышкан, чөнки вакыты килгәч бөтенесенең үзгәрәчәгенә ышанган. «Дәшми тору теориясе» В. В. Ермиловның «Известия»дәге мәкаләсендә тәнкыйть ителде.
Андый дөрес булмаган, ялган «теория» белән килешергә ярамый, иптәшләр.
Ул, барыннан да элек, энтузиазм белән социализм төзегән һәм Сталин хәрәкәтләренең дөреслегенә ышанган совет кешеләремә тап төшерә. И. Эренбургча исә, совет кешеләре барысы да, ленинизмнан чигенүләрне белә торып, үз башларын гына саклаганнар һәм шуның белән явызлыкның көчәюенә ярдәм иткәннәр, дип уйларга мөмкин.
Ул чагында партиянең һәм халыкның нилектән Сталинга каршы чыкмаганлыгының сәбәпләре КПСС Үзәк Комитетының «Шәхес куль-
43
тын һәм аның нәтиҗәләрен бетерү турындалгы мәгълүм карарында аңлатылган. Шуңа күрә аларны монда кабатлап торуның кирәге юк. Тнк бер нәрсәне ачык итеп белдерергә кирәк: коммунистлар, безнең партия беркайчан да дәшми торуны принципка әйләндермәде.
«Дәшми тору теориясе»нең, сүз уңаенда, И. Эренбургның үзенә карата да дөрес түгеллеген әйтергә кирәк. Сез бит, Илья Григорьевич, ул чагында дәшми тормадыгыз, бәлки мактадыгыз һәм публицистик талантыгызның бөтен көче белән мактадыгыз.
Сталин турында 1951 елны Сез сөйләгәннәр дәшми торуга охшыймыни? Ә Сез туп-туры .болай дидегез: ул «миңа, безнең барыбызга, мин язганнарның күпләрен язарга ярдәм итте һәм ул мин хыяллана торганнар турында язарга ярдәм итәчәк». Ә Сталин үлгәннән соң Сез, кемнең дә булса ихтыярын түгел, бәлки үзегезнең шәхси настроениегезне чагылдырып, аның турында «кешеләрне яраткан, аларның йомшак һәм көчле якларын белгән, сугышта улын югалткан ананың күз яшьләрен аңлаган, шахтер һәм ташчы хезмәтен аңлаган», «йөз миллионнарча кешеләрнең уйларын һәм «хисләрен белгән, аларның өметләрен, бәхеткә ихтыярын, аларның тынычлыкка сусавын чагылдырган» кеше 'итеп яздыгыз.
Мин сезнең сүзләрегездән өзекләр китерәм икән, мин аларны күпләр арасыннан Сезне аерып, Сезнең гаебегез итеп күрсәтү өчен китермим. Ул чагында без барыбыз да, эчкерсез рәвештә, шулай яздык һәм сөйләдек. Без ышандык һәм яздык. Ә Сез. ышанмагансыз, ләкин язгансыз булып чыга! Болар — төрле позиция! (Кул чабулар.)
И. Эренбургның үз карашларын язуда чикләү кичермәгәнлеген әйтергә кирәк. Ул, мәсәлән, «Николай Курбовның тормышы һәм һәлакәте» романында Курбов авызыннан безнең революциягә, аның геройларына кара тап яга торган сүзләр әйттерүдә ирекле булды. Ул 1928 елда Берлинда басылып чыккан «Лазик Ройтшванецның давыллы тормышы» дигән повестенда шул замандагы совет чынбарлыгын бозып сурәтләүдә ирекле булды. Повестьта Гомель шәһәрендәге ярлы тегүченең газап чигүләре һәм интегүләре сурәтләнә, совет строе гади кешегә дошман итеп, тик мошенниклар гына рәхәт яши торган, һәрбер җанлы фикер бастырылган дәүләт итеп, икейөзлеләрдән һәм узгынчылардан торган «властьлар» намуслы кешене буалар, аңа яшәү мөмкинлеге бирмиләр, дип күрсәтелә.
И. Эренбургның повесте күптән язылган булса да, хәзергә кадәр ул антикоммунистик пропагандада киң файдаланыла. Ләкин без авторның моңа үзенең карашын белдергәнен ишеткәнебез юк.
Димәк, эш ниндидер инстанцияләрнең язучы иреген чикләүләрендә түгел, бәлки бөтен эш художникның үзенең ничек фикер йөртүендә, аның нәрсәне яратуында һәм нәрсәне кире кагуында. Ул тарих каршында «Россия хакына гыйбадәт» белән чыгамы, икеләнәме, анда-монда сугыламы, ухылдый һәм сыкранамы яки үзенең бөтен талантын, үзенең бөтен омтылышларын -һәм, телисез икән, үзенең канын һәм тормышын бөтенләе белән изге эшкә—кешелек җәмгыятен коммунистик нигезләрдә үзгәртеп коруның бөек эшенә багышлыймы.
Беренче очракта ул һәрвакыт иске дөнья җирлегеннән өрүче циклоннарга бирешүчән булачак. Икенче очракта ул халык белән бәйләнгән, идея ягыннан коралланган, шуңа күрә үзенең иҗатында ирекле булачак.
«Кешеләр, еллар, тормыш» мемуарларын укучылар авторның күп кенә башка раслаулары белән дә килешә алмыйлар. Мәсәлән, Бөек Ватан сугышы турындагы әдәби әсәрләргә автор тарафыннан бирелгән бәя белән ничек килешергә мөмкин булсын. Сугыш еллары темасына, дип яза И. Эренбург, В. Некрасовның, Э. Казакевичның, В. Гроссман- ның, В. Панованың, А. Бекның һәм башкаларның бик яхшы әсәрләре багышланган, һичшиксез, югарыда әйтелгән авторларның кайберләре

үзләре тасвирлаган вакыйгаларга лаеклы яхшы әсәрләр иҗат иттеләр. Шулай да бу сайлау ачыктан-ачык тенденциоз. И. Эренбург, «онытучан- лыгы аркасында», М. Шолохов, А. Твардовский, А. Фадеев, Л. Леонов, К. Симонов, Украина, Белоруссия һәм башка республикалар язучылары әсәрләрен «башкалар» исәбенә керткән.
Дәшми калу фактларының тагын берсен әйтеп үтәм. И. Эренбург, мәсәлән, Вс. Мейерхольд турында бик җентекләп яза. Ләкин аның иҗатының иң йомшак, формалистик якларын мактый, ә башка яклары турында дәшми.
Бер документны — Вс. Мейерхольд тарафыннан И. Эренбургка язылган, «Новый зритель» журналында (1924 ел, № 18) басылган хатны укып чыкмакчы булам. Бу хатның бер өлеше, нәкъ менә бер өлеше генә, «Кешеләр, еллар, тормыш» мемуарларында китерелә.
«Сезнең, — дип мөрәҗәгать итә Вс. Мейерхольд И. Эренбургка,— нинди нигезләрдә иптәш Подгорецкий пьесасын «куюдан баш тартуны» үтенеп миңа мөрәҗәгать итүегезне аңламыйм.
Безнең Берлиндагы беседа нигезендәме? Ләкин бу беседада җитәрлек ачыкланганча, әгәр Сез хәтта «Европаның һәлакәте тарихы» романыгызны яңадан эшләргә керешсәгез дә, Сез пьесаны Антантаның теләсә кайсы шәһәрендә күрсәтерлек итеп эшләр идегез». И. Эренбург өзекне шушында туктата. «Ләкин... — дип дәва.м иттерә Вс. Мейерхольд, һәм бу хатның иң әһәмиятле урыны, — минем театрда, Революция эшенә хезмәт итүче һәм хезмәт итәчәк театрда...»,— нәкъ менә шуңа күрә Вс. Мейерхольд реабнлитацияләнде дә (кул чабулар), — «...тенденциоз пьесалар, бер генә максатны — Революция эшенә хезмәт итү максатын күздә тоткан пьесалар кирәк. Хәтерләтәм: Сез коммунистик тенденцияләрне үткәрүдән кискен төстә баш тарттыгыз, Сез социаль революциягә ышанмавыгызны һәм Сезнең табигый пессимистлыгыгызны күрсәттегез...»
Әгәр үз тормышың тарихын бизәп күрсәтәсең икән, чынбарлыкны бизәп күрсәтүгә каршы көчле һәм ышандырырлык итеп чыгу мөмкинме икән.