Логотип Казан Утлары
Очерк

БЕЗНЕҢ ДУСТЫБЫЗ


айрәтле солдат Швейкның искиткеч маҗаралары турында укымаган кеше безнең .илдә бармы икән. Чамадан тыш гади, беркатлы булып күренгән, ә чынлыкта халыкны изүчеләргә карата үзенең ачы нәфрәтен ясалма басымчаклыгы һәм иләслеге белән яшерә алучы бу чех образы миллионнарча укучыларның ихтирамын казанды. Әлбәттә, бу онытылмас образны иҗат иткән язучының үз исемен дә һәркем яхшы белә, ул — Ярослав Гашек. Былтыр Швейк үзенең өч юбилеен берьюлы уздыра алган булыр иде. Беренчедән, моннан нәкъ ярты гасыр элек бу гайрәтле солдат турында «Карикатуралар» исемле чех журналында беренче хикәя басылып чыкты. Икенчедән, 1921 елда — атаклы романның беренче ■кисәге, ә аннары, моннан 35 ел элек ул әсәрнең тулы варианты Советлар Союзында басылып чыкты һәм күрелмәгән популярлык казанды. Хәзер бөтен дөньяда миллионнарча укучылар Швейк турындагы -китапны 40 телдә гаҗәп зур кызыксыну белән укыйлар. Безнең илдә ул украин, белорус, әрмән, латыш, литва, эстон, грузин, татар телләрендә басылып чыкты.
Совет укучылары Ярослав Гашекны сокланырлык сүз остасы булганы өчен генә түгел, ә язмышы безнең илебез язмышы белән кушылган ялкынлы көрәшче буларак та хөрмәт итәләр. 1918 елда Мәскәүдә партиягә кергән коммунист Гашек гражданнар сугышы елларында яшь совет республикасы өчен үзенең барлык көчен биреп, батырларча көрәште. Чех язучысы-коммунист, ике талкыр Кызыл байраклы Бишенче армия сафында Сембердән алып Иркутскига кадәр сугышчан юл узды, җирле халыклар, хәрби әсирләр арасында зур агитация эше алып барды, ул чактагы Россиядә һәм бөтен дөньяда барган тарихи вакыйгаларның мәгънәсен аңлатты, еш кына матбугат битләрендә чыгыш ясады.
1918 ел азагында Гашек, Бөгелмәдә яшәп, шәһәр хәрби коменданты ярдәмчесе булып эшләде. Татарстан хезмәт ияләре бу хакта зур горурлык белән искә алалар. Ялкынлы язучы, публицист, революциянең тугрылыклы солдаты, совет халкының якын дусы Гашек образы безнең күңелләрдә һаман яши. Казанда һәм Бөгелмәдә аның исеме белән аталган урамнар бар. Бөгелмә туган якны өйрәнү музеенда Гашекның Татарстанда булуына махсус бүлек багышланган. Швейк турындагы роман татар телендә утызынчы елларда ук басылды. Әсәр буенча эшләнгән инсценировка Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында зур уңыш белән барды.
ECU
Г
102
Күптән түгел республикабыз газеталарында Гашекның совет уку-чыларына таныш булмаган, язучының Бөгелмәдә яшәгән вакытын ча-гылдырган юморескалары басылып чыкты. (Аларны матбугатка бу очеркның авторы, Казан дәүләт университеты аспиранты Антонов әзерләп бирде. Ред.) Бөек сатирик турында әле сез укыган бу очеркта совет укучыларына аз таныш булган яки бөтенләй таныш булмаган истәлекләр һәм документлар файдаланылды.
Гашекның характерында бяк кызыклы бер үзенчәлек бар. Яшь чагыннан ук аның артистлык сәләте бик көчле була. Ул төрле күренешләр корырга, бигрәк тә гаепсез ахмак ролен башкарырга һәм, беркатлылык кыяфәтендә, начальниклардан көлергә ярата. Мәсәлән, Чехиядә ул шундый кәмит уйный. 1914 елның азагында, Россия белән Австро- Венгрия арасында сугыш барганда, күпчелек чехлар белән беррәттән, Гашекның да Австрия изүчеләренә карата нәфрәте тагын да көчәя. Кешеләр: Россия Чехиягә бәйсезлек алырга ярдәм итәр, дип өметләнәләр. Менә шул чакта, бер гостиницага урнашып алып, Гашек анда яшәүчеләр кенәгәсенә языла: «Иван Сергеевич Толстой, Мәскәү сәүдәгәре.» «Килүнең максаты?» дигән сорауга: «Австриянең генеральный штабына ревизия ясау» дип җавап бирә. Ул вакытта мондый тревогалы язунын нинди тәэсир ясавын күз алдына китерү кыен түгел.
Берничә сәгать үтүгә, гостиницаны полицейскийлар һәм штатский киемдәге шпионнар урап алалар, Гашек торган номерга бәреп керәләр һәм, язучы үзе үк көткәнчә, аның кулларын бәйләп, полиция идарәсенә алып китәләр. Урамдагыларга: рус шпионы тоттык, диләр.
«Шпионны» туп-туры полиция комиссары Клима каршына китереп бастыралар. Комиссар аңа карап тора да үз-үзенә әйтеп куя:
— Шулайдыр дип уйлаган идем аны — бернинди җитди нәрсә юк... Бу бит—язучы Гашек әфәнде.
Клима язучы белән элек тә очрашкан булган һәм бу очрак аны га-җәпләндермәгән.
— Ничек сезнең, гафу итегез, шушындый авыр вакытта мондый мәшәкатьләр белән йөрисегез килә?
Гашек бер сүз дә әйтми. Тик күзләрен генә чет-чет йома. Чехча аңламый, янәсе.
Комиссар соравын кабатлый. Ә Гашек бер гаепсез кыяфәт белән русчалатып:
— Аңламыйм, — ди.
Клима әле кычкырына, әле үтенә, янап та карый, ләкин Гашек озак вакыт эндәшми, һәм, ниһаять, уйнап туйгач кына:
— Австриянең рәтле гражданины һәм налог түләүчесе буларак, дәүләт полициясенең шушындый авыр вакытта ничек эшләвен тикшерүне үземнең бурычым санадым! — ди.
Комиссар элеккегә караганда да ныграк кыза:
— Син аны башта ук әйтә алмадыңмыни? Алай булгач менә бел, полиция яхшыдан да шәбрәк эшли — сигез тәүлеккә кулга алынасың!
...Язучының бу гадәте һәм Россиягә мәхәббәте гомеренең ахырына кадәр дәвам итә.
с Я: *
1918 ел. Яшь совет республикасы утлы боҗра белән уратып алынган. Кызыл Армия коитрреволюциягә җимергеч ударлар ясый. 10 нчы сентябрьдә Казан, ә ике көпнән соң Сембер, 7 октябрьдә — Самара, 13 октябрьдә аклардай Бөгелмә азат ителә.
Менә шундый киеренке көннәрнең берсендә Бөгелмә шәһәренең хәрби комендантурасына урта буйлы, тышкы кыяфәте белән башкалардан аерылып тормаган бер кеше килеп керә. Хәер, аның үзенчәлеге бар
103
икән: ягымлы, йомшак күз карашы һәм балкып торган елмаю. Сугышчы, комендант каршына килеп басып, кулын козырегына китерә дә рапорт бирә:
— Галнҗанәпләре Австрия императорының, унберенче маршевой ротасының элекке рядовое, элекке хәрби әсир, ә хәзер данлы Кызыл Армия рядовое Иосиф Швейк Бөгелмәдә хезмәт нтү өчен килде!
Сезне, кадерле дуслар, бу хәл, әлбәттә, гаҗәпләндерә торгандыр: бөтен дөньяга билгеле әдәби герой нишләп Бөгелмәгә килеп чыксын ди?! Кемнең дә булса уйдырмасы түгелме икән бу?
Ләкин монда бернинди фантастика юк. Эш бары шунда, Гашекның күп кенә чех дуслары ышандырып әйткәнчә, язучы бу геройны рус әсирлеге, Кызыл Армиядә хезмәт итү аша үткәрергә, «Швейк Бөгелмәдә» исемле роман язарга җыенган, ягъни язучы узган юлдан Швейк та узарга тиеш булгап. Гашекның иртә үлеме генә (ул моннан 40 ел элек үлгән) бу гүзәл иҗади планны өзгән.
1920 елның ноябрендә, Россиядән Чехословакиягә кайтып китәр ал-дыннан, Гашек анкета тутырган. Бу язма хәзер КПСС Үзәк Комитеты янындагы марксизм-ленинизм институтында саклана. Бланктагы «Россиядә, партия работнигы буларак, кайда эшләдең?» дигән сорауга җавап биргәндә ул, башка шәһәрләр белән бергә, Бөгелмә шәһәрен дә күрсәтә. Ул вакытта кечкенә генә булган провинция шәһәрчегенә язучы хәтерендә нинди зур эз калдырырга насыйп булган. Чехословакиягә . кайткач, Гашск Бөгелмәдә булуы турында тугыз юмореска иҗат итә һәм алар, минемчә, язарга уйланылган «Швейк Бөгелмәдә» романының этюдлары, башлангыч сызмалары булгандыр. Болар — Гашекның туган җиренә .кайткач Советлар Россиясе материалыннан язылган бердәнбер әсәрләре.
•Шунысын да әйтергә кирәк, юморескаларда Гашек үз исеменнән сөйләсә дә хикәяләүдә дөреслектән читкә киткән, ә урыны-урыны белән уйлап чыгарылган урыннар да күп очрый. Ләкин, шуңа карамастан, аларда язучының Бөгелмәдәге эшчәнлеген чагылдыручы, документларда расланган детальләр дә байтак.
...Сембердән Бөгелмәгә юл авыр була. Дөрес, Чистайга чаклы, пароходта килгәндә, андый-мондый нәрсә килеп чыкмый. Ләкин соңыннан Чистамда бер сугышчы юкка чыга: ат-арба эзләп киткән җиреннән әйләнеп кайтмый. Соңыннан ачыкланганча, ул, кырыклап чакрым җиргә, әти-әниләре янына Монтазма дигән авылга (авыл исеме Гашек язганча алына) кайтып киткән икән.
Көч-хәл белән генә булса да ат табыла. Ләкин яз, юл өзеге. Авылдан авылга көч-хәл белән барып җитәләр. Гашек үзенең язмаларында берничә авыл исемен телгә ала. Әлбәттә, ул аларны хәтердә калганча язган һәм, шунлыктан күп исемнәр бозылган. Язучы искә алган, үзенчә атаган авыллар шулар: Крачалга, Еланово, Москово, Гулюково, Айба- шево. Ниһаять, Кече Песчанкага (язучы бу юлы иске Писмәнне атый булса кирәк) җитәләр. Бу авыл, Гашек язганча, « — Бөгелмәдән 20 чакрым ераклыкта» урнашкан.
Бөгелмәдә хәрби комендант ярдәмчесе сыйфатында Гашек гаҗәп куп төрле.эш башкара. Хикәяләрдә ул үзен комендант итеп күрсәтә. Ихтимал, авторга бу сюжет кызыклыгы өчен кирәк булгандыр.
Язучы җирле Советларның эшләрен юлга салуда катнаша, элекке офицерларны, полицейскийларны күзәтү астына ала, сәүдә белән кы-зыксына. Кызыл армиячеләрне тору урыны белән тәэмин итү, шәһәрне дошманнардан саклау гаять зур энергия таләп итә. Гашек барлык бу эшләрне зур тырышлык белән, теләп башкара.
Ләкин ул хәрби эшләр белән генә шөгыльләнми. Бер вакыт Петроград кавалерия полкы өчен казарма чистартырга һәм юарга кирәк була. Кемгә кушарга? Шәһәр кешеләренең үз эшләре, үз мәшәкатьләре
104
бетмәгән. Кинәт Гашекныц башына шундый уй килә: шәһәрдә бит мо-настырь бар... Анда хатын-кызлар, кыл да кыймылдатмыйча, аллага гыйбадәт кылып, бер-берсе турында гайбәт сөйләп көн уздыралар...
Гашек монастырьдан казармага 50 кыз җибәрергә боерык бирә. Алла хезмәтчеләре аптырашта калалар. Аптырамаслык та түгел, ни өчен икәнен дә әйтмичә, кызларны казармага чакырсыннар әле! Гашек чиркәү кызларыннан шулай көлә.
Комендатурага православныйлар делегациясе килә, Гашектан боерыкны юкка чыгаруны таләп итәләр. Ләкин боерык үзгәртелми. Шуннан соң культ хезмәтчеләре тәреләр, хоругвилар күтәреп, чиркәү һә.м храм чаңнары суга-суга, демонстрациягә чыгалар. Комендатура йорты алдында траги-комнк күренеш барлыкка килә. Шау-шу шактый кызгач кына, Гашек динчеләр каршына чыгып, үзенә хас юмор белән, артистларча .кызыклы чыгыш ясый, ниһаять, боерыкның максатын аңлата.
Язучы соңыннан да динчеләрдән усал көлә, фельетоннар, мәкаләләр яза. Шул җөмләдән, «Гайрәтле солдат Швейк маҗаралары» романында динчеләргә каршы никадәр ачы сарказм, үткен сатира юнәлтелгән! Вөҗданнарын, намусларын, бөтен кешелекләрен югалткан сатлык чир-кәүчеләргә каршы көрәш темасы, ихтимал, бу бөек әсәрдә төп сызыкларның берсен тәшкил итә торгандыр. <
Бөгелмәдә Гашек ике ай ярым тора. Әлбәттә, бу— бик кыска вакыг. Әмма шул аз вакыт эчендә кичерелгән хисләрне, уйланган уйларны, эшләнгән эшләрне үлчәү өчен еллар кирәк булыр иде. Фронт сызыгы кырындагы бу шәһәрчектә көн саен, һәр сәгать саен дуслар һәм дошманнар белән һәр очрашу язучы өчен зур политик мәктәп була. Гашек монда авыр тормыш сынавын намус белән үтә, күп нәрсәгә өйрәнә һәм, иң әһәмиятлесе — совет власте өчен көрәшнең мәгънәсен бөтен җаны- тәне белән аңлый, яңа тормышның, киләчәкнең көчле пульсын тоя.
Бөгелмәдән соң — Уфа, Чиләбе, Омск, Красноярск, Иркутск... Язучыга күпме авырлыклар күрергә, никадәр эш башкарырга туры килгәндер! Нинди генә вазифалар үтәми ул — Башкортстанда «Наш путь» һәм «Кызыл укчы» («Красный стрелок») газеталарының типография башлыгы, ә аннары чит ил коммунистларының Уфа партия комитеты председателе, лектор, докладчы, утыздан артык публицистик мәкалә, фельетон, хикәяләр авторы; венгр гражданнарын мобилизацияләү буенча эшче һәм солдат депутатларының Австро-Венгр советы вәкиле... Болар бары тик Башкортстанда 1919 елның япварь һәм август айларында гына башкарылган вазифалар.
Ә Себердә? Монда ул, бай политик тәҗрибә туплаган хәлдә,'партия тапшырган һәр эшкә тагын да зуррак энергия белән тотына. Гашек — Бишенче Армия политбүлегенең оештыру бүлеге начальнигы, берничә газета редакторы, митинглар оештыручы, пропагандист, «Вестник Боарма 5» журналы редакторы, эшчеләр һәм кызылармеецлар депутатларының Иркутск шәһәр Советы члены, РКП(б) ның бишенче армия штабы райкомы председателе... 1920 елның 17 сентябрендә танышы Салат-Петрлик исеменә Мәскәүгә җибәрелгән хатында ул болай ди: «...Әгәр мин монда үземнең нинди «вазифалар» үтәвем, ниләр эшләвем турында сөйләргә һәм язарга теләсәм, моның өчен безнең Иркутскидагы зур булмаган кәгазь запасы җитмәс иде... Мин — үзем языша торган немец «Штурм»ы, сотрудникларым эшли торган мадьяр «Рогам»ы, һәм үземнең барлык мәкаләләремне яза торган бурят-монгол «Заря»сы — курыкмагыз, мин монголча түгел, ә русча язам, ә русчадан тәрҗемә итүчеләр бар — берьюлы өч газета редакторы һәм нәширы. Хәзер, ко- рея-кытай телендә газета чыгарту өчен, РВС (революцион хәрби совет) мина тынгылык бирми. Менә монысын инде ничек башкарырга, бөтен-ләй белмим. Кытайларны инде мин оештырдым, ләкин кытайча бик аз — кытай телендәге барлык 86 000 билгедән пибары 80 билге беләм. Мон
105
нан тыш, мин — кичәге көннән башлап «Политработник Бюллетене»нея редакцион коллегиясе члены.
Эшне һәрвакыт җитәрлек бирәләр, мина бирү өчен бүтән эш уйлап чыгара алмаслар инде дип фикер йөртсәм, хәлләр шулай килеп чыга ки, һаман һәм һаман эшләргә туры .килә. Болариың барысы да революциягә кирәк булганга күрә, мин, гомумән, зарланмыйм».
Монда язылганнардан тыш, Гашек төрле листовкалар, воззваяиеләр яза, фронт театрында кую өчен пьеса ижат итүдә катнаша.
1920 елның октябрь азагында Гашек Мәскәүгә күчә. Аның белән бергә, гади типография эшчесе, милләте буенча татар кызы Шура Львова килә. Алар бер-берсен яратышалар, өйләнешәләр һәм Чехослова- киягә кайтырга әзерләнәләр. Анкетадагы «Кайту өчен Чехословакияпең кайсы урынын сайлыйсыз» дигән графага язучы-коммунист, революцяя- нен тугрылыклы солдаты буларак, «Кая кушалар» дип, кыска гына итеп жавап бирә. Әнә шуңа күрә дә «Чехословакиядәге төгәл адресын» дигән сорауга ул җавап бирми, бары тик сызык кына сыза.
— Өйдә дә революция өчен эшләргә телим! —ди ул дусларына.
Юлга Коминтерннан акча алып, 1920 елның 26 ноябренда Ярослав һәм Шура ялган фамилия белән Чехословакиягә китәләр. Аларның паспортларына «Штайдловлар» дип язылган була. Александра Гавриловна Львова-Гашек хәзер дә Прагада яши.
Гашекпы туган җиремдә бөтенләй башка тормыш каршылый. Илдә реакция хөкем сөрә. «Республикага хыянәт иткән өчен» дигән булып, коммунистларны эзәрлекләү көчәя.
Озак та үтми, матбугатта Гашекны төрлечә пычратырга маташкан, яла ягулы мәкаләләр чыга башлый. Аларда язучыны Россиядә Чехословакиягә каршы зур җинаятьләр ясаган, дип гаеплиләр, хыянәтче дип, чех халкының дошманы дип атыйлар. Башка шундый ялалар белән бергә, аны, ике хатын белән торуда гаепләп, Чехословакиядәге хатыны Ярмила Гашекны башлап үзе ташласа да Россиядә, Уфа шәһәрендә Шура Львова белән торган өчен язучыны судка тарталар.
Ләкин барлык бу кимсетүләргә, эзәрлекләүләргә карамастан, Гашек үзенең политик карашларын үзгәртми. Ул Советлар республикасында күргәннәре һәм кичергәннәре белән горурлана, сугышчан дусларын онытмый. Чехословакия Коммунистлар партиясе Үзәк Комитеты органы «Руде право» битләрендә басылган үткен фельетоннары, шулай ук хикәяләр җыентыклары һәм, бигрәк тә, Швейк турындагы роман Гашек- ның революция эшенә бөтен йөрәге белән бирелгәнлеген ачык күрсәтәләр.
Гашек та, Шура да үзләренең үткән тормышлары турында реакция елларымда беркемгә дә сөйләмиләр. Хәтта язучы Шураны кешеләргә бо-рынгы рус князьләре Львовлар нәселеннән, элекке Вакытлы хөкүмәт премьер-министрының сеңелесе дип таныштыра. Россия турында, анда калган дуслары турында алар үзләре генә калгач сөйләшәләр.
Ә искә алырлык хатирәләр бар. Күпме очрашулар, никадәр тәэсирләр!...
Самара губерниясе буйлап ике айдан озакка сузылган сәяхәтне, мәсәлән, онытырга мөмкинмени! 1918 елның июлендә Самарада ак чехлар хөкем сөргәндә Гашек акгвардиячеләр эзәрлекләвеннән качып йөрергә мәҗбүр була. Бу вакыт аңа, үзе язганча, «Төркстандагы немец колонистының тумыштан җүләр, яшь чагыннан ук өеннән чыгып киткән, хәзер теләсә кайда буталып йөрүче улының күңелсез ролен уйнарга» туры килә.
Актерлык сәләте Гашекка акгвардиячеләрдән котылырга да ярдәм итә. Әмма, аның мондагы танышлары, гади кешеләр ярдәм итмәсәләр, Гашскның эшләр болай әйбәт барып чыкмаган булыр иде. Шулай итеп,
106
язучы, исән-аман гына Самарадан чыгып, төньяк-көнчыгышка таба Олы Каменькага таба юнәлә.
Юлда аны бер мәлне атлы мордва кешесе куып җитә.
— Кая юл тотасыз? — ди ул.
— Болай гына, — ди Гашек, — ял итеп йөрим.
— Әйбәт итәсең — ди мордва аның тоны белән үк һәм, соңыннан өстәп куя, — ял ит әйдә, нөр, күгәрченем.
Берничә минут сүзсез баргач, юлчы Самарада акгвардиячеләр эшләгән явызлыклар турында сөйли башлый:
— Беләсезме нәрсә, монда килеп әйбәт иткәнсез. Бездә качып калу җиңел. Безнең халык патшага күп түзде. Ә хәзер без җирле-сулы булгач, кара син аны, алпавытлар һәм генераллар тагын хуҗа булмакчы булалар, безнең братның җиде тиресен туиамакчылар.
Соңыннан алар озак кына гәп корып баралар. Ахырдан йөк хуҗасы шундый тәкъдим кертә:
— Син, күгәрченем, курыкма. Кичкә менә безгә барып җитәрбез. Мин сине мордва киеменә киендерерме!!, чабата бирермен. Ә иртән тагын сәфәр китәрсең, Олы Каменкага. Тик кара, күзеңне ачып йөр.
Язучы бу очрашуның ваклыкларына кадәр хәтерендә саклаган.
Яна кием киел төньяк-көнчыгышка таба барганда, төш вакыты якын-лашып килгәндә, Гашек ниндидер бер татар авылына барып җитә. Бу авылны узгач, ана бер татар кешесе очрый.
— Качып барумы? — ди татар кыска гына итеп һәм җавап та көт- мәстән, аның кулына бөтен бер ипи тоттыра. Соңыннан, артына әйләнеп, хәерле юл тели.
Мондый хәлне онытып буламыни!
Тагын шунысы бар икән, чирек сәгатьләп атлагач, качагыбызны шул ук татар авылының икенче бер кешесе куып җитә. Рус сүзләрен шактый вата-вата, ул Гашекка олы юл буйлап барырга ярамавын, тү- бәигәрәк сугылырга, елга буйлап барырга кирәклеге!! аңлата. Соңыннан Гашех искә алганча, татар, кабатлап-кабатлап, шул сүзләрне әйтә:
— Казаки, шоссе есть казаки, куда идешь... — ди һәм, аерылганда бер пачка тәмәке сузып, шулай өстәп куя:
— Татар — бедняк, генерала — сволочь...
Олы Каменкада да Гашекны әйбәт каршылыйлар, ашаталар һәм йокларга, ял итәргә мөмкинлек тудыралар.
Чех язучысы исеме татар совет вакытлы матбугаты үсеше белән тыгыз бәйләнгән. Бишенче Армиянең политбүлегендә эшләгән, хәзер пенсионер М. Р. Рублев үзенең истәлекләрендә: «Гашек Бәләбәйдәге татар һәм чуваш хәрби газеталарын («Кызыл яу» һәм «Чухосеп сасси» («Ярлылар тавышы») оештыруда һәм чыгаруда актив катнашты, типография работниклары белән якын элемтәдә булды, чит илләрдәге тормыш, эшчеләр сыйныфының капиталга каршы көрәше турында сөйли иде», дип яза. Гашек рус теленә чит ил газеталарында һәм журналларында басылган хәбәрләрне һәм мәкаләләрне шактый күп тәрҗемә итә.
Совет власте өчен ялкынлы көрәшче, гүзәл кеше, сизгер һәм ярдәмчел иптәш һәм дус турында матур истәлекләр саклаган кешеләр кайда гына юк! Алар Мәскәүдә һәм Мәскәү тирәләрендә дә, Башкорт- станда һәм Куйбышев өлкәсендә дә, Новосибирск өлкәсендә һәм... «Татарстанда да бар. Азнакай районының Митрофановна авылында, мәсәлән, Александр Михайлович Гермогентов яши. Гражданнар сугышы елларында ул Бишенче армия политбүлегендә эшләгән. ТАССР дәүләт музеенда һәм Бөгелмә музеенда булган кешеләр, ихтимал, бер төркем хәрбиләр фотографиясен карамый китмиләрдер: анда, башкалар белән бергә, Гашек рәсеме дә бар.
«1920 елда, — ди А. М. Гермогентов, — Гашекиы туган җиренә озаттык. Бу рәсемгә менә шул вакыт төшкән идек».

Карт сугышчы ул рәсемне озак еллар буе кадерләп саклаган. Ә 1961 елда Бөгелмә крайны өйрәнү музеена биргән.
Ярослав Гашекның Советлар Россиясендә яшәгән һәм эшләгән вакытка — кулына публицист каләме һәм корал тотып, эшчеләр һәм крестьяннарның җиңүе өчен көрәшеп йөрүенә кырыктан артык ел үтте инде. Бу чор эчендә безнең илебездә гаять зур үзгәрешләр булды. Ләкин халыкларыбызның тарихи җиңүләре никадәр зур булмасын, акгвардиячеләр белән булган сугышларга ничә генә еллар узмасын, һәр буын үз бәхете өчен көрәшкән каһарманнарны бер вакытта да онытмас. Шундый онытылмас геройлар арасында Гашек исеме дә мәңге сакланыр.
Элек Куйбышев шәһәре журналисты, хәзер «Комсомольская Правда» редколлегиясе члены Владимир Разумневич Гашекның Самарада булуы турындагы китабында (1961 елда чыккан) шундый кызыклы эпизод бар. Чехословакиягә баргач, автор Прагадагы «Татра» заводы эшчесе Ярослав Кутгейл белән очраша. Эшче аңа болай ди:
— Безнең илдә хәзер — яңа тормыш. Гашек бездәге шушы тормыш өчен Россиядә көрәште. Әгәр исән булса, ул безнең белән бергә ничек шатланыр иде...
Әйе, ничек кенә шатланыр иде! Бигрәк тә безнең илләр арасындагы хөннән-көн ныгый барган дуслыкка сөенер иде ул.
«Ярослав Гашек дуслары — безнең дусларыбыз» диләр социалистик Чехословакия кешеләре, ә СССРда Гашекның дуслары — миллионнар.

108
КАСЫЙМ ФЭСЭХОВ