БЕРДӘМ САФТА
оннан дүрт ел элек, Татарстан
азучыларының дүртенче
съездында, рус язучылары
секциясе иҗат мәйданында
язучыларның Идел буендагы зур
оешмалары белән ярышырлык отряд,
дип билгеләнеп үтелгән иде. Бишенче
съездда бу фикерне без тагын да зуррак
ышаныч белән кабатлыйбыз.
Ике съезд арасында безнең саф-
ларыбыз тагын да тулылана төште.
Мәсәлән, балалар өчен язылган хи-
кәяләр, повестьлар авторы — талантлы
һәм үзенчәлекле язучы Софья
Борисовна Радзиевская, төзүчеләр
тормышына багышланган хикәяләр һәм
повестьлар авторы Александр
Булгаков, драматург Яков Липкович,
«Бездна» повесте авторы Павел
Евгеньев, Юрий Бе- лостоцкий һәм
Рөстәм Кутуй язучылар союзына кабул
ителделәр. Бүген Татарстан язучылары
союзы каршындагы рус секциясе 15
кешене берләштерә. Бу — әдәбият
өлкәсендә халык һәм партия куйган та-
ләпләрне үтәрлек коллектив.
Үзенең иҗаты белән рус язучылары
арасында алгы сафта баручыларның
берсе — Тихон Журавлев үткән бер ел
эчендә генә дә уку- чыларыбызга «Саф
җил» («Свежий ветер»), «Солдат
турында сүз» («Слово о солдате»), «Яка
билгеләнү» («Новое назначение»)
исемле өч китап бүләк итте. Аның иҗа-
ты хакында үзәк матбугат битләрендә
язып чыктылар.
Т. Журавлевның совет солдатына
чиксез ышану һәм мәхәббәт хисе белән
сугарылган повесть һәм хикәяләрен киң
катлау укучылар җылы кабул иттеләр.
Аның сугыштагы иң мөһим кеше —
11 Татарстан язучыларының V съездын да сөйләгән өстәмә докладтан.
Совет Армиясенең гади солдатына
багышланган «Рядовой Антипов»
повесте — илебез иминлеген
саклаучылар турында язылган җитди
әсәрләр рәтендә тора. Бу әсәрнең күп
кенә социалистик илләр халыклары
теленә тәрҗемә ителүе шул хакта
сөйләмимени? Т. Журавлевның
«Харитон бабай» («Дед Харитон»),
«Җыр» («Песня») хикәяләре һәм
«Бистә» («Пригород») очеркы
тормышны гаять дөрес
чагылдырулары, телнең поэтик
образларга бай булуы белән
сокландыралар. Аның «Саф җил»
исемле соңгы әсәре бүгенге колхоз
тормышын — безнең күз алдыбызда
бара торган вакыйгаларны
гәүдәләндерә.
Өлкән язучыларыбыздан Ян Бо-
рисович Винецкий да бу чорда үзенең
күп кенә әсәрләре белән безне
сөендерде. Искиткеч кыюлык һәм
батырлык күрсәтеп, фашистлар
тырнагыннан үзенең иптәшләрен
йолып алган очучы Михаил Девя-
таевның Ян Борисович Винецкий иҗат
иткән якты образы бөтен совет
халкының күңелендә җылы урын
тапты. Винецкийның бу хезмәте —
кешене тирән ярату, язучының халык
алдындагы үз бурычын үтәү үрнәге. Ян
Винецкийның «Мадрид повесте»и
(«Мадридская повесть»), «Атам йорты»
(«Отчий дом») романын без К.
Лебедевның фән казанышларын
үзләштерүче студент-
М
135
тормышын чагылдырган «Кешеләр
һәм дәрәҗәләр» («Люди и степени»)
романы белән янәшә куябыз.
— Әсәрләрегездә туган ягыбыз
Татарстан кешеләре күренми, алар- Да
республикабыз сулышы тоелмый Дип,
безне, Татарстанда яшәүче Рус
язучыларын, гел тәнкыйтьләп
тордылар. Бу, әлбәттә, вакытында
Дөрес булды һәм кирәк иде. Съезд
алдыннан гына без үзебезнең, китап
киштәсен кабат барлап чыктык әле. Әнә
шул вакытта инде рус язучы- ларының
да туган ягыбыз турында күп язуларына
ышандык. Мисалга шул ук Ян
Вииецкийны алыйк. Аның «Безнең көн
кешеләре» («Люди наших дней»)
исемле очерклар җыентыгы бар. Бу
җыентыкка як- ташларыбызның
тормышын, иҗатын һәм язмышын
күрсәтүче әсәрләр тупланган.
Китаптагы геройларның Октябрь
көненнән алып бүгенгә кадәр үткән
тормыш һәм иҗат юллары — күпчелек
совет кешеләренә хас һәм уртак юл.
Герман Крылов хезмәт постында
һәлак булган күренекле нефть остасы
Белоглазов турында документаль
повесть язды. Бу әсәр Профсоюзлар
нәшрияты үткәргән конкурста икенче
премия белән бүләкләнде. Агроном
Костригин колхоз авылы кешеләре
тормышына багышланган «Урак өсте»
(«Страда») исемле беренче хикәяләр
җыентыгын Татарстан китап
нәшриятына тапшырды. Ян Винецкий
республикабыз нефтьчеләре
тасвирланган «Ышанган кеше» («Тот,
кто верит») исемле романын язып
бетерде. Бу ■еллар эчендә Алексей
Иванович Салмин үзенең «Идел
өстендә давыл» («Буря на Волге»)
исемле трилогиясен төгәлләде. Бу әсәр
үзенең Идел буенда яшәүчеләр тормы-
шының киң панорамасын яктыртуы
белән кадерле. Халык ул романны
«Тормыш китабы» дип бәяләде. Бу
әсәр, билгеле күләмдә, әдәбиятыбызда
әлегә кадәр яшәп килгән буш урынны
тутыруга хезмәт итте. Ләкин моның
белән генә без һич канәгатьләнә
алмыйбыз. Туган ягыбыз бай һәм киң.
Ул үзе шикелле бай һәм киң
талантларны көтә.
Яшь драматург Яков Липковичны
телгә алган идем инде. Аның «Тең- кәгә
тия торган характер» («Несносный
характер») пьесасы Мәскәү, Ленинград
һәм илебезнең башка күп кенә
шәһәрләренең сәхнәләрендә куелды. Ул
Кремль театры сәхнәсендә дә уйналды.
Без аны, Пенза шәһәре драма театры
коллективы башкаруында, Казанда да
карадык. Казан тамашачылары аны
җылы кабул иттеләр. Ни өчендер
Качалов исемендәге Рус драма театры
коллективы гына аны репертуарына
кертмәде. Липковичның бу пьесасы
аерым китап булып та басылып чыкты.
Яшь автор моңардан тыш нәшриятка
тагын өч пьеса тапшырды. Хәзер ул
фашизмга каршы көрәш темасына
багышланган яңа әсәр өстендә эшли.
Ике-өч китап бүләк итәргә өлгергән
яшь язучылар безнең арада да бар.
Мәсәлән, Сергей Ефремов, Валерий
Синев, Алексей Королев, Феликс
Кузнецов, Дмитрий Сычев, Юрий
Яссои һ. б. Якын киләчәктә бу
иптәшләр дә Язучылар союзына член
итеп алынырлар, дип ышанабыз.
Шагыйрь Илгиз Кәлимуллинның
язмышы бөтенсоюз укучыларына
таныш. Балачагыннан ук аяксыз ка-
луына карамастан, ул һәрвакыт ки-
ләчәккә омтылып яши, иҗат итә.
Күптән түгел генә без аны Комму-
нистлар партиясе сафларына кабул
иттек. Җыелышта ул үзенең Владимир
Ильич Ленинга багышланган
поэмасыннан өзек укыды. Без Илгизнең
тормышын һәм иҗатын яшьләргә үрнәк
итеп куябыз, һәм бу, безнең
фикеребезчә, бик дөрес. Илгиз — киң
күңелле, гаҗәп олы җанлы кеше. Аның
укучылар белән очрашулары —
коммунистик идеяләрне, тормыш
дөреслеген пропагандалауның матур
үрнәге. Илгиз укучылары янына
коляскага утырып килә. Яшьләр аның
әсәрләрен яратып тыңлыйлар,
күңелләренә сеңдерәләр.
Без, Татарстанда яшәүче рус язу-
чылары, бөтенсоюз әдәбиятын җен-
текләп күзәткән һәм аның үсешендәге
катлаулы процессларны аңлаган хәлдә,
шул әдәби агымның үзә
136
ген дә бардык, дип курыкмы» әйтә
алабыз. Мода артыннан куып, бол-
ганчык сулы күлләрдә коенмадык без.
Без карт Урал белән чал Идел арасында
җәелгән киңлектә яшибез. Безнең эш
сөюче, хезмәткә, иҗатка атлыгып
торучы халкыбыз бар. Шундый иттереп
язарга кирәк — хезмәт кешесе безнең
әсәрләрне укыгач, менә бу, ичмасам,
халыкчан әсәр, диярлек булсын.
Әдәбиятта көч сынап' караучы эшче
һәм студент яшьләр бездә гаять күп.
Авыл җирендә дә өметле яшьләр
җитәрлек. Ул көчләрне оештырырга
һәм аларга ярдәм итәргә кирәк. Бу
өлкәдә зона газеталары зур роль
уннарга тиеш. Хәзер, язучылар ярдәме
белән, күп кенә җирле газеталар
каршында әдәби түгәрәкләр оешты
инде. Бер үк вакытта хәбәрче булып та
эшләүче ул яшьләргә газета сүзнең
кадерен белергә, аларның иҗатын
тормышка якынайтырга —• «күктән
җиргә төшәргә» булыша.
Газета — язучы өчен зур мәктәп ул.
Мәгълүм ки, өлкән язучылары- бызның
күбесе ул мәктәпне үткәннәр. Зона
газеталары каршындагы әдәбп
түгәрәкләрнең эшен тагын да
җанландырырга, аңа барлык талантлы
яшьләрне дә тартырга кирәк. Әдәби
түгәрәк яшьләр өчен үзе тормыш
мәктәбе булсын.
Озак еллар буе Әлмәт шәһәрендә
әдәби түгәрәк эшләп килде. Аның
үзәген үзләре теләп нефть районнарына
күчеп килгән язучылар тәшкил итте. Ул
язучылар, туачак әсәрләренең
геройлары арасында яшәп, нефтьчеләр
тормышының үзәгендә тордылар, һәм
бу нәтиҗәсез калмады. Г. Ахунов, Р.
Төх- фәтуллин, Ә. Маликов кебек
язучылар укучыларны яңа әсәрләре
белән сөендерделәр. Хәзер Әлмәт
шәһәре язучылары бүлеге каршында
рус секциясе оештырылды һәм аңа
нефть промыселларында эшләүче
дистәдән артык башлап язучы тар-
тылды. Аларның иҗатлары түгәрәктә
системалы рәвештә тикшерелә.
Шундый ук әдәби түгәрәкләр
«Зеленодольская правда», Алабуга
зонасы газетасы редакцияләре, Казан
шәһәре Ленин районы Культура сарае,
күп кенә институтлар һәм Г. Тукай
исемендәге Татарстан язучылары
клубы каршында уңышлы эшләп килә.
Г. Тукай клубы каршындагы әдәби
түгәрәкнең занятиеләре һәр атнаның
пәнҗешәмбе көнендә үткәрелә. Яшьләр
клубка бик теләп киләләр. Биредә
шигырьләр, хикәяләр тикшерелә.
Түгәрәк членнары һәр әсәрне
кызыксынып тыңлыйлар һәм үз
фикерләрем ачык итеп әйтәләр. Алар
барып да күрергә, үзләштерергә
омтылалар. Дөресен әйтергә кирәк,
яшьләребез арасында ялгыш якка
тайпылу очраклары да булга- лый.
Кайберәүләр ниндидер юллар беләи
дөнья күргән, ләкин бернинди эстетик
кыйммәте булмаган «әсәрләр» алдында
баш ияләр.
Ләкин яшьләребезнең күбесе яхшы
әсәрләр иҗат иттеләр һәм итәләр.
Мәсәлән, быел чыгарылачак «Яшьлек
орбитасы» исемле җыентыкка
егермедән артык яшь авторның
әсәрләре тупланды.
Әдәби тәнкыйтьнең торышы бездә
һич тә канәгатьләнерлек түгел. Теге яки
бу әсәргә карата язылган рецензияне
газеталар теләр-теләмәе кенә басалар.
Әдәби проблемаларга кагылышлы
мәкаләләрне исә газета битлә- ләрендә
бөтенләй диярлек очратып булмый.
Кыскасы, әдәби тәнкыйть
материаллары газета битләренә берәр
вакыйга уңае белән генә килеп керәләр.
Татарстан Китап нәшрияты да бу эшкә
җитди игътибар бирми. Мәсәлән,
тәнкыйтьче Л. Юдке- вичның
Татарстанда яшәүче рус язучыларының
иҗатын өйрәнүгә багышланган
кулъязмасын нәшрият нинди сәбәп
беләндер кире борды. РСФСР
Язучылары союзы да безне оныта,
Горький шәһәрендә үткәрелгән
киңәшмәгә Казаннан беркем дә
чакырылмады, әнә шундый күңелсез
хәлләр, әлбәттә, рус секциясенең эшенә
комачаулык итәләр.
Рус секциясе, югарыда әйткәнебезчә,
шактый күп санлы язучыларны
берләштерә. Киләчәктә аның сафлары
тагын да үсәчәк. Без, татар язучылары
белән кулга-кул тотынып, бер максат —
илебездә коммунизм төзү өчен
көрәшәбез.