Логотип Казан Утлары
Хикәя

АТА КҮҢЕЛЕ


әйрулла абзый үзенчәлекле, кырыс холыклы кеше булса да, соңгы берничә ел эчендә аның балалары белән, бигрәк тә кече улы — Сабиры белән, сүзгә килешкәне, аңа нинди дә булса шелтәлесүз әйткәне юк дисәк, дөрес булыр. Чөнки ул балаларыннан, аларның эшләреннән, гадәтләреннән, халык арасында үз-үзләрен тотышларыннан •канәгать иде. Шулай ук кешеләр дә аның балалары турында начар фикердә түгел. Әллә нигә бер булса да кайчакларда аларны я анда, я монда дигәндәй мактап телгә алалар, шуның белән атаның күңелен күтәрәләр. Мондый чакларда Хәйрулла абзый күңеленнән шатлана, аларны шулай яхшы итеп тәрбияләве, кеше итүе өчен горурлана да. Ләкин ул үзенең бу хисләрен берәүгә дә сиздерми, сиздерергә теләми, хәтта балаларына да белдертми иде. Белмәсеннәр, борыннарын күтәрмәсеннәр. Аныңча, кеше һәр җирдә—өендә, гаиләсендә булсын, тышта, җәмәгать арасында булсын,— бары яхшы ягыннан гына күренергә тиеш.
Нәрсә соң ул «яхшы як?» Әгәр бу төшенчәне Хәйрулла абзыйның үзеннән сорасагыз, ул аны сезгә ачык итеп аңлатып бирә дә алмас иде. Аныңча «яхшы як», иң беренче чиратта, халык теленә начар исем белән кермәүдә. Үзең начар, бозык булып, халык теленә кермәүдә түгел, юк,— кермәүнең, нигезендә кешенең яхшы сыйфаты, тырыш хезмәте, һәр эштә гадел, тугрылыклы булуы ятарга тиеш. «Яхшы як» турында шулай уйлый иде ул.
Шуның белән бергә ул, әгәр балалары турында нинди дә булса начар сүз ишетсә, моны үз карашыннан чыннан да начар итеп тапса, га- Жәп борчыла, хәтта кара көя иде. Андый чакларда ул балаларын, инде аларның үзләренең әти-әни булуларына карамастан, яткырып суктырырга әзер иде. Дөрес, ул аларны суктырмый, аларга кул күтәрми, ләкин озак көннәр ачык чырай да күрсәтми иде.
Ул барлыгы өч бала тәрбияләп үстерде. Олысы, Закир исемлесе, еракта, шәһәрдә тора. Үзе әйтмешли, ниндидер номерлы заводта эшли. Нәрсә эшли, нәрсәләр эшләп чыгара, ул әйберләр нигә кирәк һәм кая китә? Хәйрулла абзый аның белән кызыксынмый, сорашмын. Кайчандыр, моннан берничә ел элек, сораша башлагач, улы аңа акыллы җавап бирде:
— Әти, — диде, — мин хәрби заводта эшлим. Син солдат булган кеше. Нәрсәне әйтергә яраганын, нәрсәне ярамаганын беләсең, үпкәләмә, — диде.
Хәйрулла абзый чыннан да солдат булган кеше, булган кеше генә түгел, өч сугышның дарысын иснәгән, окобын күргән, газабын чиккән,
Х
66
тәмен татыган кеше. Улының мондый җавабын ишетоп, ул тузан кадәр дә үпкәләмәде, хәтта күңеленнән: «Молодец икәнсең, улым!»—■ дип, ка-нәгатьләнеп әйтеп куйды.
Закирын заводта яраталар булса кирәк. Ата күңеле шулай сизә, шулай уйлый. Яратмасалар, иптәшләре аны төрле җәмәгать эшенә сайламаслар иде. Аннары, дүрт җанлы гаиләгә, шундый зур квартир да бирмәсләр иде.
Өч баланың уртанчысы кыз булды. Хәзер кияүдә. Хәйрулла абзый аннан да канәгать. Матур гына, тыныч кына торалар: ире—ир, хатыны— хатын, каенанасы—каенана. Шуннап артык ни кирәк!
Кечесенә, Сабирына, килгәндә анысы барыннан да уздырды.
Менә хәзер ул аның белән бергә район үзәгенә бара. Шуннан алар, улының җыелышы беткәч, аның колхозына — «Яңа тормыш»ка китәчәкләр. Районга барудан файдаланып, җыелыш барган арада, Хәйрулла абзый докторга да күренәчәк.
Көн җылы, кояшлы.
Алар утырган ГАЗ-69, ачулангандай гүләп, тауга атылып менә, тауга түбән тәгәри һәм, юлдан ычкынырга теләп тә ычкына алмаган ниндидер сәер ерткыч шикелле, тигез юл буйлап чаба.
Улы янәшә утырган, машинаны алып бара, «баранка» дип аталган нәрсәне бер уңга, бер сулга бора, 'бер генә минут та тынып тормый, терсәге әтисенең беләгенә тиеп-тиеп китә.Никадәр көч бар бу терсәктә, дип уйлый Хәйрулла абзый. Терсәктә генәмени сон? Кулларында, гәүдәсендә, бөтен торышында, хәтта күз карашында.
Хәйрулла абзый аның орынып китүен тоя да шатлана. Орынуы өчен түгел, юк, — аның дөньяда яшәвенә, исәнлегенә, тазалыгына, т.ирә-якта атаклы кеше булуына шатлана. Шатланмаслыкмы соң! Аның улы, Сабиры, зур колхозларның берсендә председатель. Үз районында гына түгел, еракта, күрше районда. \
Нәрсә соң ул ераклык? Күрше районны ерак дип буламыни? Машинага утырасың да, бер сәгать, сәгать ярым дигәндә барып җитәсең. Сизми дә каласың. Гаҗәп бит бу машина дигән нәрсә!
Юк, машина гына түгел, кешеләр үзләре дә гаҗәп хәзер. Менә аның Сабиры, авылда бәрәннәр, сарыклар арасында, яланаяк уйнап үскән малай (кайчакта колагын шактый тарткаларга туры килгән, хәер, нигә яшереп торыйк, шомырт боламыгы ашатырга да туры килгәләгән малай), нинди зур колхозны әйдәп алып бара. Яхшы атны җигеп тоткан шикелле, тоткан да алып бара: кирәк икән—уңга 'бора, кирәк икән— сулга бора, кыскасы, кая тиеш — шунда алып бара. Ә бара торган җир ачык, билгеле. Бөтен колхозлар матур, мул тормышка барырга тиешләр.
Дөрес, Сабирның колхозы әллә ни алда түгел, әмма бит ул шулай ук артта да түгел. Каяндыр уртадан бара. Кыл уртаданмы, әллә бераз читтәнрәкме, — анысы әһәмиятле түгел. Әһәмиятлесе шул: хур булып, сөйрәлеп, өстерәлеп бармый.
Сабирдан канәгать, бик канәгать Хәйрулла абзый. Нигә канәгать булмасын. Бөтен тирә-юньгә атаклы, абруйлы, дәрәҗәле. Кем белә, бәлки, тирә-якта аны белмәгән кеше дә юктыр. Күргән-белгәннәр барысы да исәнләшеп, сәлам биреп узалар, якын итәләр.
Ннгә якын итмәсеннәр, нигә сәлам бирмәсеннәр аңа! Колхозын да алып бара белә, кешеләргә дә караңгы чырай күрсәтми, әти-әнисен дә онытмый. Гаҗәп кешелекле, булдыклы булып чыкты Сабир. Өй җанлы да булып чыкты. Әллә кайда еракта эшлим дип тормый, бәйрәмендә булсын, мондый көннәрдә булсын, машинасына утыра да ялт итеп кайтып җитә. Маен, ярмасын, итен алып кайта, балыннан, чәй-шикәреннән өздерми, әти-әнисенең күңелен таба, — кирәк икән, машинасына утыртып, кунакка алып китә. Килен дә бик үз кеше булып чыкты. Кунак итәләр, сыйлыйлар, өрмәгән җиргә утыртмыйлар.
5* 67
Бәхетле, бик бәхетле безнең Хәйрулла абзый.
Шулай уйланып бара торгач, Хәйрулла абзый машинаның район үзәгенә барып кергәнен сизми да калды.
Алар башта я калай, я шифер түбәле зур йортлар тезелеп киткән, таш түшәлгән олы урам .буйлап бардылар, аннары, бераз баргач, сулга борылып, ваграк йортлы, киң, буш урамга барып чыктылар һәм авыл читенә салынган больница янына барып туктадылар. Больница ак рәшәткә белән уратылып алынган, каеннар, юкәләр, тагын ниндидер агачлар үсеп торган бакча уртасында яшел түбәсен ялтыратып тора иде.
Сабир, үзенең газигын больница капкасы төбенә, атлар, арбалар, машиналар арасына оста гына китереп туктаткач:
, — Менә безнең больницабыз шул була инде,— диде һәм сәгатенә күз төшереп алды: — Җыелышка әле вакыт 'бар. Әйдә, үзем яздырыйм. Кайсы бүлмәгә керергә икәнен дә күрсәтермен.
Алар, аталы-уллы, икесе дә .машинадан төштеләр. Берсе таза, нык гәүдәле, жил белән, кояш белән киселгән йөзле, карасу чәчле, шундый ук кашлы 30—35 яшьләрендәге кеше; сакал-мыегын күптән түгел генә кырган булса кирәк, ияге, яңаклары, пичектер, бераз күгелҗемләнеп, ялтырап тора. Икенчесе шундый ук урта буйлы, кайчандыр таза, нык булган, әмма хәзер калак сөякләре'бераз калкып чыга башлаган, шулай да әле үзенең ныклыгын югалтып ■бетермәгән карт; ләкин күптән бритва тимәгән, чал бөртекләре җемелдәп торган сакал-мыегы аның бераз җыерчыклы йөзен матур итеп, түгәрәкләп, тутырып тора.
Бу ике кешегә күз ташлау 'белән үк аларның аталы-уллы икәненә ышанасын. Куе кашлары, бераз итләчрәк борыннары һәм аеруча кара, зур күзләре моны раслап, сөйләп торалар. Тирән кереп утырган бу күзләрдә аларның икесен бик нык якынайткан, бер-беренә охшаткан нәрсәдер бар. Нәрсә бу, ата 'белән 'балада булган, нәселдән килгән гади охшашлыкмы, әллә бу ике кешенең — яшь белән картның — эчке дөньяларының, күңел күзләренең чагылышымы? Нәрсә генә ■булмасын, аларның күз карашлары— берсенең яшь, чаткылы, хәтта кайбер минутларда ялкынлы, ә икенчесенең сүрән, сабыр, тыныч булып тоелган күз карашлары бер-беренә бик охшаган иде.
Хәйрулла абзый -һәрвакыт таянып йөри торган кәкре башлы таягын кулына алды, улы белән бергә, аның нык, таза адымнарыннан бераз калыша төшеп, такта юл буйлап больница ишегенә таба китте.
Больница эчендә кеше шактый иде. Яшьләр, картлар. Араларында бала-чагалар да бар. Стена буена тезелгән урындыкларга утырганнар, көтәләр. Регистрация тәрәзәсе янында да төркемләшеп басып торалар. Аларның баш очыннан, пыяла ширмадан сестраның ак бәз бүрекле башы әледән-әле күренгәләп китә.
Сабир, шул төркем янына барып, нишләргә икән инде дигәнсыман бераз басып торды, аннары кулындагы сәгатенә карап алды, төркемдәге кешеләргә нәрсәдер әйтте. Алар аңа юл бирделәр, тәрәзә янын бушаттылар. Бер читтән моны күреп, күзәтеп торган Хәйрулла абзыйның йөрәге ничектер, рәхәтләнеп талпынып куйды. Аның улын, аның Сабирын һәр- кайда ихтирам итәләр.
Сабир аның кулына ике номер тоттырды; кайсы ишекләрдән керергә икәнем күрсәтте:
— Туры фатирга кайтырсың, шуннан китәрбез, — диде. — Җыелыш озак бармас. Әллә ни зур мәсьәлә түгел.
Әтисе урамга озата чыккач, кеше ишетмәсен дипме, әллә болай гынамы, әкрен генә әйтте:
— Яхшы врач ул. Зур тәҗрибәле. Кайчакларда эш белән безгә дә килеп чыккалый. Таныш мин аның белән.
Бу сүзләр дә Хәйрулла абзыйның күңелең сыйпап, иркәләп киткән
68
кебек булды. Менә бит ул заманалар ничек! Абруйлы, дәрәҗәле кешене бөтенесе белә, бөтенесе ана таныш.
Хәйрулла абзыйның болай зарланырлык, егылып ятарлык авыруы юк аде. Тик әллә нигә бер йөрәк тирәсендә пәрсәдер әрнештереп ала. йөрәкне чеметкәнсыман да, кыскансыман да була. Аннары җибәрә. Авыру дип атап та булмый торгандыр моны, картлык галәмәтедер. Картлык дигән нәрсә шулай, сине сынарга, хәлеңне белергә теләгәндәй, сизмәгәндә генә йөрәкне капшап карый торгандыр.
Хәйрулла абзый моңа әллә ни әһәмият бирмәгән иде. Берничә тапкыр болай гына, сүз уңае туры килгәндә генә әйткәләгән иде. Күрәсең, улы моңа әһәмият бирде, аны врачка күрсәтергә .кирәк тапты. Хәер, йөрәкне генә түгел, күзне дә күрсәтәсе бар Хәйрулла абзыйның. Соңгы вакытларда аның әллә күзе, әллә моннан берничә ел элек алган күзлеге начарланып китте. Кайчакларда газета хәрефләрен чак аера. Бу да, билгеле, картлык. Нишлисең, картлык \'зенекен итә, сиңа теге яктан да, бу яктан да килеп ябыша, сине каядыр өстери, тарта, хәрәкәтләреңне акрынайта, хәлсезләндерә...
Хәйрулла абзыйга чиратын озак көтәргә туры килмәде. Аны, номерын әйтеп, чакырып алдылар.
...Ул тәҗрибәле карт врач яныннан да, күз врачы яныннан да бик канәгать йөз белән чыкты. Алар аннан әллә ни авыру тапмадылар, Хәйрулла абзыйның нәкъ үзе уйлаганча, барысын да әлеге картлыкка сылтадылар. Шулай да аның кулына ике рецепт тоттырдылар: берсе ниндидер даруга, икенчесе күзлеккә.
Аптека янәшә нкән. Аңа кереп, дару һәм күзлек алганнан соң, Хәйрулла абзый күтәренке күңел белән урам буйлап авыл эченә таба китте. Күңеленең күтәренкелеге, кәефенең яхшылыгы аның аяк адымнарыннан, кулындагы таягын селтәп-селтәп җибәрүеннән, башындагы эшләпәсен, гәрчә ул бераз искергән, туза төшкән булса да, килешле генә киюемнән, хәтта плащ итәгенең җилфердәп-җилфердәп китүеннән дә снзеп була иде.
Әле вакыт бар. Ашыгасы юк. Җыелышлары тиз бетмәс. Чөнки алар бер җыелсалар, кичкә чаклы утыралар, таралыша белмиләр, сөйлиләр дә сөйлиләр. «Каян чыга сүз», —дип уйлый алар турында Хәйрулла абзый.
Буш вакыттан файдаланып, магазиннарга керергә, алмаса да, кайбер әйберләрнең бәяләрен белешергә мөмкин иде, теләге дә бар иде. Ләкин ул, берәр файдалы сүз ишетеп булмасмы нкән дип, аякларын һәм таягын җыелыш бара торган клубка таба борды.
Колхозлардан килгән машиналар клуб тирәсенә туктаганнар иде. Бераз якынлашкач, Хәйрулла абзый алар арасында Сабир машинасы юкмы икән дип карады. Юк икән. Анда чокырлы-чакырлы авыл юлларының газапларын, карын, суын, пычрагын җитәрлек күргән, шулай да әрсезлеген югалтмаган, як-юньнәре кыршылып, ямьшәеп бетсә дә, хуҗасының беренче боерыгы белән үк урыннарыннан кузгалырга, колхоз юллары буйлап чабарга әзер торган төрле ГАЗ-лар, искергән, төсләрен югалткан, шуңа күрә боегып, мескенләнеп калган «Победа»лар, өр-яна булганга, яшь кызсыман чытлыклы күренгән бер «Волга» һәм исемен Хәйрулла абзый белмәгән тагын ниндидер башка машиналар тора иде.
Хәйрулла абзый, шул машиналар арасыннан һәм алар тирәсендә я сөйләшеп, я йокымсырап утырган, я сузылып ук яткан шоферлар яныннан узып, клубның алгы бүлмәсенә барып керде. Керүчеләрне ишек төбендә тикшереп торучы кеше сорашканнан, белешкәннән соң Хәйрулла абзыйга җыелышка керергә рөхсәт итте.
Клубта кеше күп иде. Төрле лозунглар, плакатлар белән бизәлгән зур залның яртысыннан артыгын тутырып утырганнар. Эссе, бөркү.
Сәхнәдә, яшел постау җәелгән өстәл янында берничә кеше утыра. Президиум булса кирәк. Бер читкә трибуна куелган. Анда озын буйлы,
69
сары чәчле бер кеше, ике кулы белән трибунага тотынып, гәүдәсен туп- туры тотып, ашыкмый гына нәрсәдер сөйли, тик -цифрлар әйткән чакта гына кулын трибунадан ала, иелә төшеп, алдында яткап кәгазьгә карый. Шундый чакларда аның сары чәчләре маңгаена төшә. Ул аны кулы белән артка таба сыпыра да яңадан сөйләргә керешә.
Хәйрулла абзый арттагы рәтләрнең берсенә, ораторның сүзен зур игътибар белән тыңлап утыручы ике егет янына барып урнашты, эшләпәсен салды, таягын, кәкре башы белән алдагы урындыкка эләктереп, сөяп куйды һәм сөйләүченең сүзләренә колак салгалаган килеш, залдагы кешеләр арасыннан улын эзләргә кереште. Аны тиз генә таба алмады. Ә бакты исә, янәшә диярлек җирдә, аннан берничә рәт алдарак, тәрәзә янында утыра икән. Тирләгән, пешкән. Кулындагы яулыгы белән әледән- але муенын, битен сөртеп ала. Бераз тырпаеп торган колаклары, утта янган шикелле, кып-кызыл. «Нәрсә булган аңа? Нигә ул чаклы кызарган?» — дип уйлады Хәйрулла абзый. Аннары күзен трибунадагы кешегә төшерде: «Кем икән бу?» Күршесеннән сорады.
— Беренче секретарь, — диделәр аңа.
Партком секретаре. Шул икән. Эшлекле, таләпчән кеше, дигәннәр иде. Килбәтле генә икән үзе. Чәчен артка таба тарап җибәргән. Бераз пләш булса кирәк, кайбер мизгелләрдә, иелеп, кәгазьгә караганда, баш түбәсе ялтырап-ялтырап китә. Сөйләве» дә тыныч сөйли, тавышын күтәрми.
Хәйрулла абзый аның турында улыннан шактый ишеткән иде. Ул, уңайлабрак утырып, аның сүзләрен игътибар белән тыңларга кереште.
Секретарь русча сөйли -иде. Хәйрулла абзый аның һәр сүзен аңлап бетермәсә дә, иәрсә турында сөйләвем ачык төшенде. Колхозлар, кол-хозчылар алдында торган бурычлар турында, колхозларда терлекчелек продуктларын арттыру турында сөйли икән. Хәйрулла абзыйның үз го-мерендә мондый сүзләрне күп тапкыр, бәлки, йөз тапкыр ишеткәне бардыр, әмма секретарь моны шундый яңа, шундый ышандырырлык итеп сөйли иде, шуңа күрә булса кирәк, аның һәр сүзен юпләп торасы, һәр тәкъдименә, дөрес, шулай кирәк дип, баш иеп куясы килеп китте. Акыллы киңәш бирә иде секретарь. Нәрсә .айда кайберәүләр, җиң сызганып, үз итеп, җаннарын бирерлек булып эшлисе урында, шәләй-вәләй йөриләр. Колхоз әллә аларныкы, халыкныкы түгелме?! Әгәр колхоз байлыгы арта, үсә икән, ул байлык һавага очамыни? Шунда, колхозда кала бит. Колхоз ныгый. Шуның белән бергә колхозчының да тормышы яхшыра. Әй, бу яшьләр, яшьләр! Бар биталарның кайберләре, бүгенге тормышны аңлап бетермәүчеләре. Аларга безнең яшь вакытны, сука тоткасына берегеп каткан заманны, я булмаса, колхозның машинасыз, атсыз чакларын күрсәтәсе иде. Шуннан соң белерләр иде алар кадерен. Юк шул, юк!
Хәйрулла абзый шулай уйлана-уйлана тыңлавында дәвам итте.
Секретарь кемнәрнедер, ниндидер фамилияләрне, әлән-шәлән эш-ләүчеләрне телгә алды. Алар арасында Сабир юк иде. Ата күңеле рәхәтләнеп китте, улына тагын бер күз төшерде. Ул, терсәге белән алдагы урындыкка таянып, секретарьга карап, тынып калган. Колаклары һаман кызыл. Нигә кызарган? Нәрсә булган?
Секретарь колхоз милкен кадерләп тотмаучылар, сакламаучылар, әрәм-шәрәм итүчеләр турында сөйләргә кереште. Тагын кемнәрнеңдер фамилияләрен әйтте, цифрлар китерде. «Ай, бар бит дөньяда кешеләр!— дип уйлады Хәйрулла абзый. — Менә ничек әрәм-шәрәм итәләр икән. Шулай булгач, колхозлары ничек алга барсын да, ничек ныгысын...»
Хәйрулла абзый шулай уйлап бетермәде, секретарь Сабир исемен телгә алды, аның колхозында әрәм-шәрәм булган сөтнең, итнең, тагын нәрсәләрнеңдер үлчәүләрен центнерлар белән санап китте:
— Кая киткәннәр, кайда югалганнар? Моңа Низамов председатель буларак та, коммунист буларак та җавап бирергә тиеш! — диде.
70
Ннзамов — аның улы иде.
Хәйрулла абзый беренче секундларда: «Әллә .колагым ялгыш ишетәме икән?» —дип уйлап алды. Юк, яхшы ишетә икән. Секретарьның сүзләре колакка гына түгел, йөрәккә дә -килеп бәрелә, аиы өзеп ала, аннары каядыр шунда, иң әрнүле җиргә кереп утыра.
Ул, зур кара күзләре белән секретарьга таба текәлгән килеш, тынын калды,- йөзенә, колакларына кан йөгергәнен сизде, хәтта пичектер сулышы да кысылгандай булып китте. Ә бу вакыт аның күршесендә утыручы егетләрнең берсе, кара чәчлесе, пырхылдап көлеп җибәрде:
— Тагын Ннзамов! Мунча кертәләр дә соң үзен!
Хәйрулла абзый, айнып китеп, борылып карады.
Икенче егет, авызын ерып, әлеге беренчесенә нәрсәдер әйтә иде- Хәйрулла абзый аның сүзләрең ишетми калды, әмма кара чәчнең аңа биргән җавабын ачык ишетте.
— Кая куямы? Менә кая куя, — диде егет һәм кесәсенә шап итеп сугып алды. — Беләбез без аның кебекләрне. Үз авылымыни. Бүген монда. иртәгә тегендә.
Хәйрулла абзыйның йөрәген нәрсәдер кинәт бик каты чеметте һәм чыннан да берничә секунд чамасы сулу ала алмый торды. Әле ярый,тиз җибәрде, һәм ул күкрәген тутырып сулады. Зал эче тагын да бөркүләнебрәк киттеме, әллә болай гынамы, Хәйрулла абзыйның маңгаена салкын тир бөртекләре бәреп чыкты.
Ул эшләпәсен киде, кулына таягын алды, урыныннан торды, һәм, әкрен генә атлап (ничектер, нык итеп атлап булмый иде), чыгып китте. Бу минутларда ул секретарьның Сабир турында әйткән сүзләрен генә ишетә, күршесендәге егетнең бераз кысыла төшкән күзләрен, мәсхәрәле ерылган авызын, зур, сары тешләрен генә күрә, алар турында гына уйлый иде. «Аның әтисе икәнемне белделәрме икән, юкмы икән?.. Белмәделәр булса кирәк... Хәер, белүләрендәмени соң хикмәт!..»
Урамга чыккач та, аның башына килгән беренче уй шул булды.
Сабир фатир ишек алдына кайтып кергәндә, Хәйрулла абзый инде бераз хәл алган, аңына килгән, машина эченә кереп, ярым утырып, ярым ятып тора иде. Сабир күз төшереп алу белән үк әтисенең кәефе юклыгын, хәтта начарлыгын сизеп алды. Чөнки ул эшләпәсен басып кигән, кашларын җыерган, таягын ике кулы белән кысып тоткан иде. Хәер, Сабнрныц үзенең дә кәефе яхшыдан түгел .иде. Яңаклары салынган, күзләре тынычсыз ялтырый, колаклары һаман кып-кызыл, хәтта битендәге кызыллык та бетмәгән.
— Әллә кәефең начармы, әти? — диде улы. •—Врачлар нәрсә әйттеләр?
Әтисе аңа күтәрелеп карамады, җа-вап кайтармады, ә бераз өңгерәп, коры салкын тавыш белән үзе сорау бирде:
— Ә сиңа секретарь нәрсә әйтте? Рәхмәт әйттеме?
Әтисенең тавышын күтәрмәскә, кызып китмәскә тырышуы сизелеп тора иде. Каты үпкәле чакларда ул шулай, кешегә карамыйча, коры, салкын тавыш белән сөйләшә иде.
Сабир аның җыелыштагы сүзләрне ишеткәнлеген шунда ук төшенде. Ул анда үзе булганмы, әллә аңа башкалар әйткәнме, тик шунсын гына белми иде. Аның кәефен табарга, бигрәк тә уйларын икенчегә борырга теләп, ул тагын сорау бирде:
— Тамагың ачыккандыр, әти. Берәр нәрсә ашадыңмы соң?
•— Ашадым, — диде әтисе коры гына. — Менә моннан ашадым.— һәм ул уң кулы белән бугазын аркылы сызып күрсәтте.— Кабарлык җирем калмады.
71
Димәк, ашамаган.
Болдырдан фатир хуҗасы кызының тавышы ишетелде:
— Сабир абый, чәй эчәргә керегез. Бабайны чакыра-чакыра йөдәп беттем. Керми дә керми. Самовар әллә кайчан өлгергән...
Хәйрулла абзый бу кызның тавышын таный, аның үзен дә белә иде. Аның бу фатирда имде берничә мәртәбә чәй эчкәне, ял иткәне бар.
— Әйдә, әти, керик, берәр чынаяк эчеп чыгыйк, — диде улы.
— Бар, үзең кер, үзең эч.
— Нигә кермисең инде? Алай ярамый бит.
Әтисе җавап бирмәде. Сөйләшәсе килми иде. Әгәр сөйләшсә, кызып китүеннән, болдырда басып торган кыз алдында хур булуыннан курка иде. Тик кыз өйгә кереп киткәч кенә әйтте:
— Кайтарып куй мине.
— Нигә? Миңа бармыйсыңмыни?
Әтисе кисеп салды:
— Бармыйм.
Сабир әтисенең холкын һәм гадәтен белә иде. Мондый чакларда аны сүз белән, үгет белән, хәтта ялынып та җиңеп булмый. Үзен хаклы итеп санаганда шулай тискәреләнә иде ул.
Сабир тиз генә өйгә кереп чыкты, үзләренең чәй эчәргә керә алмая- чакларын, кайтырга ашыгалар икәнен әйтте булса кирәк. Өйдән аның белән бергә, хуҗаның 12—13 яшьләрендәге малае да чыкты. Ул болдыр белән капка арасын яланаяклары белән бер-ике сикерүдә үтте, капканың биген алды, ачарга көтеп тора башлады.
Сабир кабинага кереп утырды, рульгә кулларын салды, машинага кинәт җан керде, бөтен торышы белән гүләргә, сизелер-сизелмәс кенә калтырарга тотынды. Капка шар ачылды. Ишек алдында бензин исе, газ исе генә сирпелеп калды.
Алар авылга кайтып җиткәнче сөйләшмәделәр, хәер, сөйләшсәләр дә, бер-беренең сүзләрен ишетә алмаслар иде. Сабир машинаны каты куа, кайбер урыннарда, юл аеруча актарылган, бозылган җирләрдә машина, дулкын өстендәге йомычка шикелле, чайкала, я уңга, я сулга янтая, я кинәт чокырга барып төшә, аннан, тупа борынын -күтәреп, яңадан килеп чыга; эшләпәсен -басып к-иеп, артта утырган Хәйрулла абзыйны, кызганмыйча, бер тегеләй, бер болан селкештергәләп ала да, аннары, җиткәндер инде дип тынычланып, тигез гүләп, борыла-сырыла яткан юл буйлап чаба, телеграмм баганалары, телефон баганалары, колхоз басулары, колхоз авыллары берәм-берәм артта кала. Тирә-юньдәге күренеш өзлексез үзгәреп тора, тик рульгә ябышкан, берегеп -каткан Сабир гына үзгәрми, ул гына селкенми, аңа -казылмалы, чокырлы-чакырлы юллар да, тау да, текә борылыш та, каршыдан атылып килүче машиналар да бернәрсә түгел, ул барысы яныннан да гүләтеп, -выжылдатып узып китә.
Хәйрулла абзый күзләрен улының аркасына текәгән, аның хәрәкәтләрен карап бара: «Никадәр көч, никадәр кыюлык бар бу балада», — дип уйлый һәм менә шул баланың район җыелышы кебек зур урында, җитмәсә, секретарь авызыннан начар исем белән телгә алынуы өчен кайгыра, яна. «Нишләтергә аны? Үгетләргәме, орышыргамы?.. Әгәр кечкенә булса, тотар идең дә суктырыр идең. Шулай итеп, акыл кертер идең. Ә хәзер, күрәсең, ул нинди...»
Шулай да Хәйрулла абзый фатир ишек алдында кызып китмәвенә, үзен тотып кала алуына шатлана. Нигә кеше алдында баланы ким-хур итәргә? Болай да аны җитәрлек тиргәделәр, орыштылар. Юк, акыл белән эш итәргә, үгетләргә кирәк. Бәлки, әле алай да түгелдер, ялгышлык булгандыр. Дөньяда, эштә нәрсә булмас...
Шулай уйланып кайта-кайта, Хәйрулла абзый бераз тынычланган- сыман булды.
72
Алар үзләренең ишек алдына кайтып кергәндә, кич булган, караңгы төшә башлаган иде инде. Закирә әби — Хәйрулла абзыйның карчыгы, чәче шактый агарган, бите яшеннән элегрәк җыерчыкланган, ләкин акыллы соргылт күзләре әле һаман яшь, һаман тере булып елтырап торган хатын, аларның кире кайтып килүләрен күреп, гаҗәпләнеп, ишек алдына ашыгып чыкты, машинадан күңелсез генә төшеп килгән иреннән борчылып сорады:
— Сиңа әйтәм, ни булды? Нигә кайтасы иттегез?
— Шулай кирәк таптык, — диде карт. — Самоварың әзерме? Бул- маса, тизрәк куй. Сабир эчәр дә китәр. — Шул сүзләр белән ул өйгә кереп китте һәм, бераздан әйләнеп чыгып, басма алдындагы комганнан юынырга кереште.
Закирә әбинең самовары әзер икән. Үзенә дип, әгәр күрше-мазардал берәрсе керсә, аны да табын янына утыртырмын, аңа да булыр дип, бә-рәңгесен дә мул салган икән. Өйалдында, ире ишетмәгәндә, улы белән пышылдашып алганнан соң ул, ишекле-түрле йөри-йөри, өстәлгә чәй урыны әзерләде, самоварын китереп утыртты, ипиен кисте, бәрәңгесен состы, маен, -катыгын алып керде.
Берничә минуттан соң өй эче арчып -пешерелгән бәрәңге исе, яхшы чәй исе белән тулды.
Алар табын янына килеп утырдылар. Закирә әби беренче чынаякларны ясады.
Соңгы чынаякка кадәр алар рәтләп сөйләшмәделәр. Бу кечкенә, җыйнак өйдә, бу минутларда табындагы савыт-сабаларның ара-тирә, сез генә түгел, без дә дөньяда бар бит әле днгәнсымаи, я шалтыраганы, я чыңлап киткәне, авызларның я нервланып, я куркып кына чапылдаганы ишетелеп торды. Бу тынлыкны бозарга теләгәндәй, чыннан да бозарга теләп, кайбер минутта Сабир әнисенә эндәшә, авылдагы я теге, я бу кеше турында сораша, күңелне тынычландыргыч сүз башлап җибәрергә тели. Андый чакларда әнисе ашыкмый гына, карчыкларча тәкелдәп һәм бу тәкелдәүдән ләззәт табып, тәфсыйллап сөйләргә керешә. Ләкин бу сүз дә озак бармый, бетә. Табында яңадан тынлык урнаша. Тик табын уртасына менеп утырган самовар гына, чигешле калфак шикелле итеп, чәйнеген башына кыңгыр салган да, бернәрсәгә карамыйча, бернәрсәгә игътибар итмичә, хәтта Хәйрулла .абзыйның ачулы җыерылган кашларын да искә алмыйча, рәхәтләнеп җырлавында дәвам итә.
Тышта караңгы. Тәрәзәләрдән, челтәрле пәрдәләр, тәрәзә төпләрендә үсеп торган гөлләр арасыннан зәңгәр төн карый. Түшәмдә электр лампасы яна. Аның нурлары өйдәге җиһазларга, табынга, табын янында утыручыларның өсләренә, йөзләренә төшә. Самовар һаман җырлый.
Утыручылар ара-тирә бер-ике сүз белән генә яисә ым белән генә сөйләшкәләп алсалар да, үз уйларына бирелгәннәр иде. «Нишләтергә бу малайны?» — дип уйлый әтисе. Улы ана, аның җыерылган калын кашларына карап ала: «Дулармы икән, әллә болан .гына бетәрме икән?» — ди. Әнисе икесе өчен дә борчыла, икесе өчен дә әрни, икесенә дә акыллы күзләре белән карап ала, үзенең куз карашлары белән иренең ачуын, ачуын гына түгел, әрнүен басарга тели...
Чәй эчелеп бетте. Самовар да җырлаудан ту-ктады. Хәйрулла абзый урыныннан торды, сөлге, тастымал эленеп торган почмакка барып, маң-гаендагы тирләрен сөртте, аннары, урындыгын алып, бер .кырыйга, мич янынарак барып утырды:
— Бар әле, карчык, бер көн Сабир алып кайткан майны, итне алып кер әле, — диде.
Карчыгы аңа гаҗәпләнеп карады:
— Тик торганда тиген эш дигәндәй, нигә инде ул. сиңа әйтәм? Аннары караңгы бит хәзер нәүрәптә.
— Фаиар кабыз.
73
— Ит, дисен. Каян алыйм мин аны? Кичә актык кисәген салдым ич.
— Бар, телеңә салышма! Булганын алып кер.
Карчыгы иренең’холкын белә иде, карышып торуны кирәк санамады. Улына күзләрен тутырып карады да, шырпы алып, теләр-теләмәс чыгып китте.
Сабир әтисенең тавышыннан төшенде: димәк, ашаганнан, чәй эчкәннән соң нервлары бераз басылган, тынычлана төшкән, давылның булмавы мөмкин. Шулай да сөйләшү күңеллеләрдән булмаячак. Моңа инде Сабир күптән әзер. Аннары ул үзенең хаталарын җыелышта да таныган һәм аларны чын күңелдән ирләрчә таныган, моннан соң андый хәлләрне булдырмаска сүз биргән иде.
— Я? — диде әтисе һәм улына төбәп карады. Бу минутта аның күзләре сүрән түгел, ә ничектер, чаткыланып китеп, ялтырый, яна иде. Менә шушы чаткылар аларның күз карашларын берләштерә, аларны бер-беренә гаҗәп дәрәҗәдә охшата икән.— Я, ни әйтәсең? Мин барысын ишет- мәсәм дә, җитәрлек кадәрен ишеттем. Миңа, карт кешегә, әти кешегә шул җиткән... Рәхмәт! Җыелышта җир тишегенә керерлек булдым... Менә шулай... Аңлый торгансың. Башына ат типмәгән...
Ул, туктап, бераз уйланып торды, аннары, кызып китмәскә тырышып, сөй ләвен дәвам итте:
— Димәк, синең сөтең фермадан чыга да май заводына тулы килеш барып җитми. Кайдадыр агып кала. Кайда агып кала? Ник агып кала? Ник төгәл барып җитми? Я? Ни әйтәсең?
Улы, бер сүз дә әйтмичә, башын бераз түбән иеп, уйланып утыра иде. Әтисе аннан кайтарып сорады, сүзенә көч бирер өчен кулларын селкеп алды:
— Я? Нигә тындың? Ни әйтәсең? Сөт кенә түгел, итең дә югала икән. Я? Мин синнән дөресен сорыйм. Мин сиңа секретарь да, закон да.
Улы аңа дөресен әйтергә әзерләнә иде. Тик сүзне ничек башлап җи-бәрергә икәнең генә белми. Ничек башласаң, тавыш азрак булыр икән? Бу өйдән, бигрәк тә төнгә каршы, әтисен тынычландырып чыгып китәсе килә иде аның. Ниһаять, ул:
— Менә нәрсә әти,—дип, сүз башлады. — Син борчылма, әллә ни тавыш куптарырлык эш юк...
Ләкин әтисе аның сүзен шунда ук бүлде.
— Ничек тавыш куптарырлык эш юк?!-—диде ул, ачуланып. Аның тавышы күтәрелә төште, кашлары яңадан җыерылды, ә күзләре ут төсле яна иде. — Ничек тавыш куптарырлык эш юк? — дип, кайтарып сорады ул. — Мин бит үз колагым белән ишеттем. Аллага шөкер, чукрак түгел. Чебен очканны да ишетәм. Имеш, тавыш куптарырлык эш юк! Беләсеңме син, тотып яңажларлык, суктырырлык эш бар. Ут булмаган җирдән тәтең чыкмый. Димәк, ут бар. Төтенен түгел, утын басарга, утны сүндерергә кирәк. Ә син төтен .җибәрәсең. Аңлыйсыңмы оин момы, юкмы?
Улы аңлый иде. Сүзне болай башларга кирәкми икән.
— Тукта әле, әти, мин әйтеп бетермәдем бит, — диде ул.— Тавыш куптарырлык сүз юк дигәч тә, андагы сүзләр буш, ялган дигән түгел бит әле. Мин алай әйтергә теләмим. Җыелышның ахырында мин үз сүземне әйттем, хаталарымны таныдым. Моннан соң андый хәл булмас, дидем.
— Чын күңелдән әйттеңме? Шулай эшлим дип, ышанып әйттеңме->
Әтисе аңа төбәп һәм сынап карап тора иде. Улы да, аның күзенә карап, җавап бирде:
— Чын күңелемнән әйттем. Ышанып әйттем.
Әтисенең кашлары бераз язылып китте, йөзе дә ачыла, яктыра теш- кәнсыман булды.
— Алайса, ярый. Әмма онытма, сүзеңдә тор. Егет сүзе бер булыр. Нәселемне хур итәсе булма... Шулай да әйт миңа. Ул кадәр сөт кая

киткән? Нигә май заводына барып җитмәгән? — Шунда ул җыелышта янәшә утырган әлеге егетнең эре-эре саргылт тешләрен һәм кулы белән кесәсенә шапылдатып сугып алуын күз алдына китерде. — Кем кесәсенә кергән ул? Синец кесәгәме, әллә башка берәүнең, кесәсенәме?
Бу сүзләрне ишетеп, улы кинәт урыныннан сикереп торды һәм әрнегән тавыш белән әтисенә эндәште, хәтта кызып китте:
— Ни сөйлисең син?! Мине кем дип беләсең син, әти?!.
Әтисе, тынып, аңа туп-туры карап тора иде: «Дөресне әйтәме бу, әллә юкмы?.. Дөресне әйтә».
— Шулай да син миңа ачык җавап бир: кая киткән соң ул?
— Яшь бозауларыбыз бар. Җәйге бозаулар. Аларга бераз өстәмә сөт бирдек. Аннары тегеләй, болан дигәндәй... Карап тотмасаң, ага икән шул.
— Мин дә бозаумы? — диде әтисе.
Улы аның сүзен төшенеп бетермәде, баскан хәлендә, бераз гажәплә- неп, тынып калды.
— Аңламыйм, әти. Нигә бозау булырга?
Ул арада, кулыңа чиләк белән ике-өч кило чамасында ак май күтәреп, Закирә әби килеп керде.
Хәйрулла абзый, чиләккә төртеп күрсәтеп, улына аңлатып бирде:
— Әнә син алып кайткан май ул. Димәк, сезнең сөтне бозаулар гына түгел, мин дә эчәм икән. Күрәсең, ике аяклы бозаулар күп сездә.
— Мин аны, яздырып, акчага алдым, әти. Ант итеп әйтәм: аның бер гра.мы да акчасыз түгел, — диде Сабир. Ул тирләгән, маңгаена эре-эре тир тамчылары чыккан иде.
— Колхозчыларның барысына да сатасызмы?
— Юк. Нигә сатыйк?
— Ә сиңа? Үзеңә?.. Син нәрсә, председатель булдым дигәч тә, теләсә нәрсә эшли алам дип уйлыйсыңмы? Халыкка юк икән, сиңа да булмаска тиеш.
Әнисе, борчылып, аларның сүзләрен тыңлап, ишек төбендә бераз басып торды да кулындагы чиләген шап иттереп идәнгә куйды. Бу майның бүген өйдән китәсен оизә иде ул. Менә шул май өчен дә, иренен кайтканнан бирле кашларын җыерып утыруы өчен дә, улын өзлексез бимазалавы өчен дә, кыскасы, барысы өчен дә ачуы килә иде аның.
— Ташла әле, шул өзлексез бырылдавыңны, — диде ул картына — Быр да быр... Баядан бирле өзмисең дә'куймыйсың. Берәү булса, рәхмәт әйтер иде. Үзеңне духтырга алып барды. Әнә күзлек алып биргән. Ә син, җүләр карт, тузынып кайтып кердең. Чәйне дә рәхәтләнеп эчә алмадык.
Карты аңа ярым ачулы тон белән җавап кайтарды:
— Безнең эшкә тыгылма син. Без дәүләт эше турында сөйләшәбез. Син аңлый торган түгел ул. Күзлек, дисең син. Ә беләсеңме син мина нинди күзлек кирәген? Мондый .күзлек түгел, күңел күзлеге кирәк миңа. Бөтен нәрсәне күрә торган күзлек... Безнең сүзгә тыгылма син. Тик кенә тор.
Хатыны, тик кенә торачагын белдереп, аңа яны белән борылып утырды һәм берничә минуттан соң ул, бу хәленнән туеп, урыныннан торды, тышка чыгып китте, өйалдыңда, чиләкләрне, савыт-сабаларны ачуланып шалтырата-шалтырата, нәрсәдер эшләргә, актарынырга тотынды. Хәйрулла абзый, барып, ишекне япты, тик шуннан соң гына өйалдын- дагы тавыш ишетелмәс булды.
— Утыр, нигә басып торасың,—-диде ул Сабирга. — Солдат түгел бит син.
Үзе дә утырды. Улы утыргач, ашыкмый гына яңадан сөйләргә кереште. Инде ул шактый тынычланган, басылган, моннан соң аның дуламаячагы сизелеп тора иде. Бер дулаганнан соң аның, тынып калып, йомшак
74

75
кына, акыллы гына сөйли торган гадәте бар иде. Күрәсең, хәзер шул хәленә кайтты булса кирәк.
— Менә нәрсә, улым. Гражданнар сугышы елларында икмәк эше-лоннарын саклап йөртүебез турында сөйләгәнем бармы сиңа? Бар кебек...
Хәйрулла абзый бу турыда балаларына, — балаларына гына түгел, бик-күпләргә, — сөйләгәне барлыгын яхшы белә. Ләкин ул аны бик әһәмиятле саный һәм шуңа күрә һәр юлы яңа сүз итеп сөйли иде.
Улы да бу вакыйгаларны күңеленнән белә, әтисенең авызыннан күп тапкырлар ишеткәне бар. Шулай да ул аларны яңадан тыңларга әзер иде.
...Башларына шлем, өсләренә соры шинель кигән, кулларына винтовка тоткан йолдызлы егетләр ил өчен иң авыр көннәрдә, гражданнар сугышы елларында, Мәокәүгә, Петроградка, тагын ниндидер башка шәһәрләргә икмәк эшелоннары саклап баралар. Юллар җимерек, ватык. Күмер юк. Утын җитми. Хәтта кайбер станцияләрдә су да юк. Паровозга кирәк суны ерактай мичкәләп ташырга туры килә. Су гынамы соң! Урманнарда туктап, утый кисәләр, паровозга ташыйлар. Төшеп, юлны төзәткән чаклар була. Бандитлар белән атышып, сугышып та алалар... Кайчакта икмәксез, паексыз калалар, ачыгалар, йөдиләр, әмма вагоннардагы онга кагылу турында уйлап та карамыйлар. Чөнки алар аны ач шәһәргә, эшчеләргә, картларга, балаларга алып баралар. Аны чәч- ми-түкмп алып барырга һәм вакытына илтеп җиткерергә приказ би-релгән. Кем биргән бу приказны, командир биргәнме, ил биргәнме, — барыбер. Солдат өчен приказ—;иң бөек закон...
Әтисе бүген дә моны яңадан сөйләде. Сабирның колхозын шул икмәк эшелоны белән тиңләштерде. Син аның командиры, диде. Син авы саклап, кадерләп, еракка, муллыкка алып барырга тиеш. Сиңа приказ бирелгән. Приказ — закон, диде.
Улы, аның сүзен бүлмичә, эндәшмичә, сабыр гына тыңлап утырды. Бу сүзләрнең дөреслегенә, чынлыгына ышана иде ул. Чөнки ул аларны балачактан ук ишетеп, тыңлап үскән. Заманында, әле яланаяк йөгереп йөргән чакларда, шул эшелоннарны алып баручы өлкән командир кебек, әтиләре кебек чыдам, гадел, тугрылыклы булырга хыялланган иде ул.
Хәзер дә аны гаделсезлектә, тугрысызлыкта гаепләп булмый, ләкин шулай да ул үзенең колхозын каядыр еракка, киләчәккә, эшелонны саклап алып барган кебек алып бара белми. Моны ул бөтен күңеле белән аңлый, төшенә һәм борчыла.
Бераздан алар өчесе дә машина янына чыктылар. Әтисе әлеге чиләкне мае-ние белән машинага чыгарып куйды. Кайчандыр улы алып кайткан ярманы да кире җибәрергә теләгән иде, ләкин .карчыгы үз сүзен итте, бирмәде.
Сабир, үз уена бирелеп, бер сүз дә әйтмичә, бары саубуллашып кына кабинага кереп утырды, фараларны кабызды. Әтисе, капканы ачарга барган җиреннән борылып, улы янына килде, кабинаның ябылып бетмәгән ишеген зуррак ачты, кеше ишетмәсен дигәндәй пышылдап кына сорады:
— Әйт, улым, дөресен әйт: судлык-эшме бу, түгелме?
Улы, әтисенең бу сүзләрен ишетеп, бераз көлеп җибәрде:
— Юк, әти, борчылма, андый ук эш түгел.
Хәйрулла абзый аңа каршы бер сүз дә әйтмәде, ашыгып барып, капканы ачты.
Машина кузгалды, фаралары белән төнне ярып, караңгылыкка кереп чумды. Ишек алды кинәт күңелсезләнеп, моңсуланып калды. Машинаның гүләгән, ераклашканнан-ераклаша барган тавышы беркадәр вакыт ишетелеп торды, аннары бөтенләй тынды.

Хәйрулла абзый, капканы тимер кендек белән бикләп, әкрен генә өй ишегенә таба юнәлде. Аның күңелендәге куркыныч каты төер таралган иде инде.
Шулай да ул төнне тынычсыз үткәрде, озак йоклый алмый ятты, торып, тышка чыгып керде, тик беренче әтәчләр кычкырганда гына йоклап китте. Ул да ничектер тынычсыз йокы булды, иртә белән башы авырткан хәлдә уянды.
Торып юынганнан, ашап-эчкәниән соң ул, оясын таба алмаган тавык- сыман, өйгә бер кереп, бер чыгып йөрде, кулына көрәк тә, балта да алып карады, ләкин берсенә дә күңеле ятмады. Аның күңеле еракта, «Ян.а тормыш» колхозында, улы янында иде. Ниһаять, ул түзмәде, өйгә кереп, эш киемен алыштырды, өстенә плащын, башына эшләпәсен киде, кулына әлеге кәкре башлы таягын алды.
Картының иртәдән бирле урын таба алмый йөрүен, бер нәрсәгә дә күңеле ятмавын, хәзер кинәт, һич тә көтмәгәндә каядыр барырга җыенуын сәерсенеп .карап торган карчыгы сорамыйча булдыра алмады:
— Кая ашкынасың болай?
— Улым янына.
— Ниең калган анда?
— Барам, эшен үз күзем белән күреп, тикшереп кайтам.
Бу сүзләрне ишеткән карчыгы, бик гаҗәпләнеп, ике кулы белән ботына сугып куйды һәм кычкырып җибәрде:
— Әбәү, кем булдың син бу кадәр! Тәмам азындың! Майны да биреп җибәрдең. 'Утыр инде менә хәзер авызыңны түшәмгә чөеп. Ә инде барып, тикшермәкче буласың. Кәмисияме әллә син? Беткән ди анда синнән башка кәмноияләр!
Карты ачуланмый гына җавап кайтарды:
— Сүзем юк: комиссияләр бардыр, бетмәгәндер. Ә мин аңа иң зур комиссия. Беләсең килсә, гомерлек комиссия. Аның җитешсезлекләрен минем хәтле берәү дә күрә алмый. Аңа .ничек эшләргә икәнен берәү дә минем кебек әйтә белми. Аңладыңмы?
— Белмим, белмим, — диде карчыгы, тәмам аптырап. — Карап-ка- рап торам да, исем-акылым китә: кем дип уйлыйсың .син үзеңне?
— Нәрсә? Кем дип?.. Мин аның әтисе. Минем балам түгелме әллә ул? Аны тикшерергә, ничек эшләргә икәнен өйрәтергә -хакым юкмы әллә минем? .Мин өйрәтмәгәч, кем өйрәтсен аны?
Карчык бу сүзләргә каршы килә алмады: чыннан да бит ул аяын баласы, аның улы. Алар аны икәү бергә тәрбияләп үстерделәр.
Юлның ераклыгын искә төшереп, әллә машина очрый, әллә очрамый дип уйлап, карчык тиз генә шакмаклы тастымалга ипи кыерчыгы белән иртәнге чәйдән калган ике йомырканы төенләде, аны, картының ай-вае- на карамыйча, плащ кесәсенә тыкты, тик шуннан соң гына тынычланды һәм аның бакча артындагы сукмак буйлап китеп баруын күз карашлары белән озатып калды: «Әй, бу әти дигән кешенең күңеле тынычсыз да шул, тынычсыз!» — дип уйлады.
Закирә әби бакча киртәсенә сөялгән килеш, шулай уйланып, берничә минут басып торды. Ә бу минутларда аның карты, чыннан да тынычсыз күңел, бераз туза төшкән эшләпәсен егетләрчә матур итеп киеп, хәтта бераз кыңгыр салып киеп, кәкре башлы таягын селтәп ала-ала, сукмак буйлап, ераклашканнан-ераклаша иде. Бу сукмак аны олы юлга алып чыга. Олы юл — телеграмм баганалы, телефон баганалы юл — аны еракка, «Яңа тормыш»ка алып бара. Нәрсә соң ул ераклык? Күңелең тыныч булса, бернәрсә түгел. Тик менә безнең Хәйрулла абзыйның күңеле... Хәер, әйтеп тормыйк, аның күңеле тынычмы, түгелме икәнен үзегез яхшы беләсез.