ЯҢАЛЫКЛАР
САЙЛАУ АЛДЫ ОЧРАШУЛАРЫ
Мамадыш колхоз-совхоз производство
идарәсенең «Чулпан» колхозы членнары һәм
Мамадыш шәһәренең 2 иче унберьел- лык
мәктәбе укытучылары, техник эшчеләре,
хезмәткәрләре тарафыннан 839 нчы Мамадыш
сайлау округы буенча РСФСР Верховный
Советына депутатлыкка кандидат итеп
күрсәтелгән язучы Мирсәй Әмир сайлаучылар
белән берничә очрашу үткәрде. Мамадыш
Культура йортында үткәрелгән очрашуны
радио буенча бөтен шәһәр хезмәт ияләре
тыңлады. Татарстанның атказанган сәнгать
эшлеклесе, Татарстан Язучылары Союзы
идарәсе председателе Мирсәй Әмир
әдәбиятыбызның бүгенге торышы,
язучыларыбызиың героик заманыбызга лаеклы
бүгенге көн кешеләренең образларын тудыру
буенча иҗат эшчәнлек- ләре, халыкны
коммунистик рухта тәрбияләүдә әдәбиятның
роле турында сөйләде. «Дружба» һәм «Чулпан»
колхозларында да шундый ук очрашулар
булды. Мамадыш шәһәренең 2 нче ун
берьеллык мәктәбендә Мирсәй Әмир иҗатыңа
карата автор катнашында укучылар
конференциясе үткәрелде. Мәктәп укучылары
М. Әмир әсәрләрендә сурәтләнгән геройлар,
аерым әсәрләре турында фикерләре белән
уртаклаштылар, ул әсәрләрдән өзекләр укып
күрсәттеләр, язучыга яңа иҗади уңышлар телә-
деләр.
«Колай» совхозы эшчеләре, хезмәткәрләре,
«Марс» колхозы членнары тарафыннан 159 нчы
Питрәч сайлау округы буенча Татарстан АССР
Верховный Советына депутатлыкка кандидат
итеп күрсәтелгән Сибгат Хәким Питрәч район
Культура йортында, «Марс» авыл хуҗалыгы
артелендә һәм Вахитов исемендәге колхозда
сайлаучылар белән очрашты. Лаеш совхозы
белгечләре һәм эшчеләре, колхозчылар, авыл
интеллигенциясе үз кандидатларының — халык
мәхәббәтен казанган шагыйрьнең әдәбиятның
халык тормышы белән бәйләнеше, иҗат
планнары турында сөйләгәнен һәм аның
шигырьләр укуын бик яратып тыңладылар.
Меңләгән эшчеләр, колхозчылар, интел-
лигенция вәкилләре белән бергә язучылар Да
республикалар Верховный Советларына Һәм
җирле советларга сайлау алды 'кампаниясендә
актив катнаштылар. Алар Культура
Сарайларында, колхоз клубларында, уку
өйләрендә, агитпунктларда сайлаучылар белән
очраштылар, аларны яңа әсәрләре белән
таныштырдылар. Шундый очрашуларның берсе
13 февральдә киез итек комбинаты эшчеләренең
гомуми торагында булды. Прозаик С. Рафиков
һәм шагыйрь Г. Латыйп эшчеләргә әдәбият
яңалыклары турында сөйләделәр, әсәрләреннән
өзекләр укыдылар. 14 февральдә Казан
шәһәренең 37 сайлау участогы агитпунктында
сайлаучылар Г. Крылов, В. Синев, И. Салахов,
Нур Гайсин, П. Евгеньев, Р. Гәрәй белән оч-
раштылар. Шагыйрь Галимҗан Латыйп
сайлаучыларга Татарстан азучыларының V
съезды турында сөйләде.
ДЕПУТАТ ЯЗУЧЫЛАР
3 мартта Россия Федерациясе, Украина,
Белоруссия, Үзбәкстан, Кэзагыстан, Молдавия,
Латвия, Таҗикстан, Төрекмән- стан хезмәт
ияләре республикаларның Верховный
Советларына, хезмәт иясе депутатларының
җирле Советларына депутатлыкка күрсәтелгән
кандидатларны яклап бердәм рәвештә тавыш
бирделәр. Хезмәт ияләренең депутат итеп
сайланган алдынгы вәкилләре арасында
үзләренең әсәрләре белән халык күңелен яулап
алган язучылар да бар.
Татарстан АССРның 839 нчы Мамадыш
сайлау округы буенча РСФСР Верховный
Советына депутат птеп Татарстанның ат-
казанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан
Язучылары Союзы идарәсе председателе
Мирсәяф Мәсәлим улы Әмнров (Мирсәй Әмир)
сайланды. 1959 нчы Питрәч сайлау округына
кергән хезмәт ияләре Татарстан АССР
Верховный Советына депутат итеп Сибгат
Таҗи улы Хәкимовны (Сибгат Хәким)
сайладылар. Казан шәһәренең 18 нче сайлау
округында тәнкыйтьче Мир- гази Солтан улы
Кашафетдинов (Гази Кашшаф), 44 нче сайлау
округында рус язучысы Константин
Васильевич Лебедев Казан шәһәр Советына
депутат итеп сайланды.
«ӘДӘБИ ТӘНКЫЙТЬ ҺӘМ
ХӘЗЕРГЕ ЗАМАН»
— РСФСР Язучылары Союзының 26— 27
февральдә булып үткән чираттагы пленумы әнә
шул темага багышланды.
Л. Екименко «Вакытлы матбугатта тән
158
кыйть» дигән темага, В. Попов әдәби тәнкыйть
буенча китап булып чыккан аерым хезмәтләргә
карата, В. Друзнн «Яшьләр иҗатыңа тәнкыйть»
турында докладлар ясадылар. Тәнкыйтьче М.
Пархоменко милли әдәбиятлардагы күп кенә
тәнкыйть әсәрләренең тирән эчтәлекле
булмавын, эстетик яктан тиешенчә нигезләнеп
житмә- тәнлеген күрсәтеп үтте. Татарстаннан
килгән тәнкыйтьче Р. Мостафин Пархоменко
чыгышындагы кайбер фикерләргә каршы
чыкты. Ул татар әдәбиятында язучыларның
дүртенче һәм бишенче съездлары арасында
газета һәм журнал битләрендә даими чыгып
килгән тәнкыйть мәкаләләреннән тыш зур
күләмле, тирән эчтәлекле 20 хезмәтнең аерым
китап булып чыгуын әйтте. Аннары ул татар
тәнкыйтенең бүгенге таләпләрдән артта
калуының кайбер сәбәпләре итеп газета һәм
журналларның тәнкыйть әсәрләренә урын аз
бирүен, җанлы бәхәсләрнең, дискуссияләрнең
аз оештырылуын күрсәтте.
А. Коган, А. Дымшиц, В. Гусев, А, Ни- нов
һ. б. тәнкыйтьчеләр дә тәнкыйтьне җанландыру,
бу өлкәдә алда торган бурычлар турында
фикерләре белән -уртаклаштылар'.
РСФСР Язучылары Союзы идарәсе
председателе Л. Соболев пленум эшенә йомгак
ясап, тәнкыйтьчеләрне бүгенге әдәби
процессны киңрәк, тирәнрәк яктыртып барырга
чакырды.
РСФСР ЯЗУЧЫЛАРЫ союзының
ДРАМАТУРГИЯ КОМИССИЯСЕ
ПЛЕНУМЫ
Март башында Мәскәүдә РСФСР Язу-
чылары Союзының драматургия комиссиясе,
РСФСР культура министрлыгы белән берлектә,
киңәйтелгән пленум үткәрде.
Министрлыкның кино сәнгате бүлеге
начальнигы П. Тарасов үзенең докладында
хәзерге драматургиядәге уңышлы якларны
күрсәтте, күп кенә пьесалардагы тема ваклыгын
тәнкыйтьләде.
Төрле өлкәләрдән, автономияле респуб-
ликалардан килгән драматургларның чы-
гышында хәзерге заман героен драма әсәр-
ләрендә сурәтләү буенча әһәмиятле мәсьәләләр
күтәрелде. Чыгыш ясаучылар репертуар
политикасы белән принципиаль һәм төгәл
җитәкчелек итү кирәклеген әйттеләр. РСФСР
культура министры А. Попов драматургларны
һәм театр эшлеклеләрен заманыбызга лаеклы
образлар тудырырга чакырды. Татарстан
драматурглары вәкиле Риза Ишморат кызыклы
тәкъдим белән чыкты. Ул Идел буе
республикаларында яшәүче авторларның
иҗатларын тикшерү буенча драматургия
комиссиясенең күчмә пленумын Казанда уткәрү
зарури икәнлеген әйтте.
Пленум театрларда репертуарны тәртипкә
салу буенча карар кабул итте.
ЮЛБАШЧЫНЫҢ ЯШЬЛЕГЕ
ТУРЫНДА СПЕКТАКЛЬ
Драматург Риза Ишморатның озак еллар
дәвамындагы иҗат җимеше — «Давылга табан»
спектакле февраль аенда
В. И. Качалов исемендәге Зур драма
театрында куелды. В. И. Ленинның ялкын- лы
яшьлеген, Казан университетында укыган
вакытын — даһиның революцион ңи. ныгу алу
чорын, шул заман кешеләренең тормыш хәлен
сурәтләгән бу спектакльне тамашачылар бик
җылы каршы алдылар Володя образы —
театрның үз студиясендә тәрбияләнгән яшь
артист Ю. Дороц- ченкоиыц зур иҗади уңышы.
Мария Александровна ролен башкаручы
РСФСРиың атказанган, ТАССРпыц халык
артисткасы В. Павлова белән ТАССРпыц халык
артисткасы Л. Шмидт тамашачының мәхәб-\
бәтсн казандылар. Студент Андрен Кузнецов
ролендә РСФСРиың һәм ТАССРньщ атказанган
артисты Ң. Провоторов белән ТАССРпыц
атказанган артисты Б. Лохин уйный. Болардан
тыш спектакльдә СССР- ның халык артисты Н,
Якушенко, ТАССРпыц халык артисты П.
Цветаев (профессор Преображенский), П.
Кормулин (Закирҗан), В. Вишнякова
(Бибинур), Н. Юдина, Р. Гончарова (Зәйтүнә) һ.
б. лар катнашалар. Декорацияне ТАССРпыц
халык художнигы Э. Гельмс эшләгән. Пьеса
сәхнәгә РСФСРиың һәм ТАССРның атказанган
сәнгать эшлеклесе режиссер Е, Простов
тарафыннан куелган.
Риза Ишморатның бу әсәре алдагы t
саннарда «Совет әдәбияты» журналында
басылып чыга.
ХАЛЫК ТЕАТРЫНЫҢ Я.ҢА
СПЕКТАКЛЕ
Татарстанның X еллыгы исемендәге
Культура Сарае каршында халык театры-
коллективы белән Киров районы тамаша-
чылары гына түгел, шәһәребез һәм рес-
публикабыз районнарындагы бик күп хезмәт
ияләре дә яхшы таныш. Бу коллектив куйган
спектакльләрне тамашачылар яратып карыйлар.
Февраль аенда бу коллектив яңа спектакль
әзерләде: Татарстанның халык артисты Касыйм
Шамилнең халык иҗаты мотивларына
нигезләнеп язылган «Шомбай» исемле өч
пәрдәлек музыкаль комедиясең күрсәтте.
Төрлесе төрле профессия кешеләре булгап
үзешчән коллектив членнарының уенына,
җырларына, биюләренә тамашачылар югары
бәя бирделәр. Комедияне сәхнәгә халык теат-
рының баш режиссеры Касыйм Мөхәм-
мәтҗанов куйган, спектакльнең художнигы—
Әнәс Тумашев, җырларга көйне Татарстанның
атказанган сәнгать эшлеклесе композитор
Заһид Хәбпбуллин язган.
ФЕДОР ИВАНОВИЧ ШАЛЯПИННЫҢ
ТУУЫНА 90 ЕЛ
13 февральдә совет музыка сәнгате
җәмәгатьчелеге бөтен дөньяга атаклы җырчы
Ф. И. Шаляпинның тууына 90 ел тулу көнен
билгеләп үтте. Казан шәһәре хезмәт ияләренә бу
зур талант иясе аеруча кадерле. Ул 1873 елны
Казанда вак хезмәткәр семьясында туа. Аңың
балачагы мохтаҗлыкта уза. Унбер яшьтән
башлап ул уз көнен үзе курә: башта итекчедә өй-
рәнчек була, аннары токарь һәм күчереп язучы
писарь булып эшли. Шаляпин 1890 елда Уфада
опера труппасына алына һәм шуннан башлап
аның иҗади тормышы
башлана. Озакламый ул кип диапазонлы
җырчыга әверелә; кайда гына җырламасын,
Шаляпинның тавышы, осталыгы меңләгән
тамашачыларның мәхәббәтен яулап ала. л бөтен
дөньяда бөек җырчы булып таныла, рус
композиторлары әсәрләрен Европа илләрендә
дә популярлаштыра
Бөек җырчы һәм актер Ф. И. Шаляпин зур
һәм катлаулы тормыш юлы уза Ул 1938 елда
үлде.
ИҢ ЯХШЫ ХИКӘЯЛӘРГӘ,
ОЧЕРКЛАРГА КОНКУРС
«К повои жизни» {«Яна тормышка»)
журналы (РСФСР Җәмәгатьчелек тәртибен
саклау министрлыгы басмасы) ип яхшы
хикәяләргә, очеркларга конкурс игълан итте.
Конкурска тәкъдим ителә торган әдәби
әсәрләрдә хез.мәт белән төзәтү учреждениеләре
хезмәткәрләренең, эчке гаскәрләр һәм конвой
сагы солдатлары һәм офицерларының
эшчәнлеге һәм тормышы сурәтләнергә тиеш.
Конкурска катнашучыларга тема сайлау
чикләнми. Әмма тема иҗтимагый әһәмияткә ия
булырга һәм әсәрләрнең төп геройлары берәр
җинаять эшләп хөкем ителгәннәрне тәрбияләү
эшенә, аларны намуслы хезмәткә, чын тор-
мышка кайтару эшенә кагылышлы кешеләр
булырга тиешләр.
Иң яхшы хикәяләр һәм очеркларның
авторларына түбәндәге премияләр бирелә:
беренче премия — 300 сум; икенче премия —
200 сум; өченче премия — 100 сум.
Конкурска җибәрелгән хикәяләр һәм
очерклар журналда басылып чыгачак.
Конкурска җибәрелгән материаллар J963
елның 1 июненә кадәр кабул ителә. Машинкада
. басылган яки танылырлык ачык итеп күчереп
язылган кулъязмаларны түбәндәге адрес белән
җибәрергә кирәк: Москва, К-104, Б. Бронная,
23, редакция журнала «К новой жизни».
ТӘНКЫЙТЬ ТУРЫНДА СӨЙЛӘШҮ
29 январьда Татарстан Язучылары Союзы
партия оешмасының ачык җыелышы булды.
Җыелышта Язучылар Союзы каршындагы
тәнкыйть секциясе җитәкчесе Баян Гыйззәт
«Әдәби тәнкыйтьнең торышы» турында доклад
ясады. Бүгенге тәнкыйтьчеләребез эшендәге
уңышлы һәм кимчелекле яклар турында
сөйләгәннән соң, киләчәктә бу юлдагы эшне
яхшырту өчен, докладчы түбәндәге
тәкъдимнәрне кертте.
1. Язучыларны гына түгел, педагогия
институты, университет һәм КФАНда эшләүче
әдәбият галимнәрен дә тәнкыйть эшенә
тартырга.
2. Тәнкыйтькә багышланган теоретик
конференцияләр үткәрүне практикага кертергә.
Фпкер алышуларда М. Гайнуллин, М. Әмир,
И. Нуруллин, Р- Мостафин, X. Хисмәтуллин, Ә.
Еники, Г. Халит катнашты. Соңыннан КПСС
Өлкә Комитеты вәкиле М. Хәсәпов җыелышка
йомгак ясады.
ИҖАТ СЕКЦИЯЛӘРЕНДӘ
Шагыйрьләр секциясенең 24« январьда
үткәрелгән утырышында шагыйрь Әнвәр
Давыдовның «Поэмада образлар һәм
характерлар» дигән темага доклады тыңланды.
Соңгы елларда язылган һәм басылып чыккан
поэмаларны анализлауга багышланган бу
докладында Ә. Давыдов ул поэмаларның уңай
һәм кимчелекле якларына тукталды. Доклад
буенча фикер алышуларда X. Туфан, Г. Хуҗиев,
Ш. Мөдәррис, Ә. Юныс, М. Шабаев һәм башка
шагыйрьләр катнашты.
Рус язучылары секциясенең 4 м а р т- т а
үткәрелгән утырышында күптән түгел генә әле
беренче хикәяләр китабы басылып чыккан яшь
язучы Валерий Синевның яңа шигырьләр
җыентыгы тикшерелде. Фикер алышуда
катнашкан Я. Винецкий, М. Нотович, К(
Бердичевский, Я. Липко- вич, Г. Крылов һ. б.
лар авторга шигырьләрен кабат эшкәртү өчен
киңәшләр әйттеләр. .
«МУСА ҖӘЛИЛ» ТРАГЕДИЯСЕ
КАЗАКЪ ТЕЛЕНДӘ
Казагыстан дәүләт матур әдәбият нәшрияты
өлкән татар совет драматургы Нәкый
Исәнбәтнең «Муса Җәлил» трагедиясен казакъ
телендә бастырып чыгарды. Трагедияне
казакъчага Могавия Машаков тәрҗемә иткән.
Китапның титул битендә — Муса Җәлил
портреты. Китапның тиражы 3 мең, бәясе 31
тиен.
ХӘКИМ СӘЛИМҖАНОВКА 60 ЯШЬ
Республикабызның театр җәмәгатьчелеге 26
февральдә Татарстанның халык артисты Хәким
Сәлимҗановка 60 яшь, сәхнә эшчәнлегенә 40 ел
тулу юбилеен билгеләп үтте.
Кырык ел иҗади эшчәнлеге дәвамында
талантлы артист тамашачы күңелендә .тирән эз
калдырырлык бик күп образлар иҗат итте.
Шәриф Камалның «Габбас Галин» драмасында
Габбас, «Козгыннар оясында» да Мәхмүт,
Галиасгар Камалның «Бәхетсез егет»ендә
Камали, Таҗи Гыйззәтнең «Чаткылар»ында
Гаяз һәм Рамай, «Ташкыннар»ында Мирзахан,
Кәрим Тин- чуринның «Ил» пьесасында
Касыймхан, Мирхәйдәр Фәйзинең «Галиябану»
драмасында Хәлил һәм Исмәгыйль, Мирсәй
Әмирнең «Миңлекамал» драмасында
Гыйльманов, Нәкый Исәнбәтнең «Зифа»
комедиясендә «Айдар», Н. В. Гогольнең
«Ревизор»ыида Хлестаков, А. М. Горький- ның
«Тормыш төбендә»сендә Васька Пепел, А. Н.
Островскийның «Бүреләр һәм сарыклар»ында
Мурзавецкнй, Виктор Погонын «Анджело»
драмасында Омодей, В. Шекспирның
«Отелло»сында Яго һәм башка бпк күп
рольләрне Хәким Сәлим- җанов зур осталык
белән башкарды. Ул режиссер һәм нәфис сүз
остасы буларак та тамашачыларга һәм радио
тыңлаучыларга яхшы таныш.
Хәким Сәлимҗанов хәзер дә театр сәнгате
эшенә дә, җәмәгать эшенә дә зур дәрт һәм
активлык белән катнаша.