Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯҢА КИТАПЛАР

Татарстан китап нәшрияты
шул көннәрдә генә драматург
Риза Ишморатның уңышлы
чыккан әсәрләреннән
берннчәсен рус телендә
бастырып чыгарды. Бу җы-
ентыкка авторның «Үлмәс
җыр», «Алар дүртәү иде»
' Р. Ишмуратов ;
I ДРАМЫ. КОМЕДИЯ.
:(Драмалар, комедия)?
} (рус телендә) s
' <
исемле героик драмалары һә.м
«Серле моң» лирик комедиясе
кергән.
«Үлмәс жыр» һәм «Алар
дүртәү иде» героик драма-
ларына тема һәм максат
уртаклыгы хас. Ул әсәрләр
куркусыз совет кешесенә дан
җырлыйлар.
Татар халкының герой улы,
Советлар Союзы Герое,
шагыйрь Муса Җәлилнең
батырлыгына бөтен дөнья
соклана. Аның тормыш юлы,
иҗаты белән бик күпләр
кызыксына. Муса Җәлилгә
багышланган «Үлмәс җыр»
драмасын рус укучылары да
зур игътибар белән укырлар
һәм үлемсез шагыйрьнең якты
образы аша ничек яшәргә һәм
көрәшергә дигән сорауга ачык
җавап табарлар дип ыша-
нырга була.
Совет кешеләре үлемне
җиңәләр — «Алар дүртәү
иде» драмасының пафосын
шул фикер билгели. Бу әсә-
рендә Р. Ишморат совет
солдатлары Ә. Җиһаншин, Ф.
Поплавский, А. Крюч-
ковский, И. Федотовның 49
көн буе океанда үлем белән
якалашуларын һәм батыр-
ларча җиңеп чыгуларын
сурәтли.
«Серле моң» комедиясендә
драматург бүгенге колхоз
тормышын яктырта.
Комедиядә җәмгыять үсешенә
киртә булып торучы төрле
искелек калдыклары тәнкыйть
уты астына алына, яшәүнең
матурлыгы һәм ямьлелеге
җырлана.
«Үлмәс җыр» драмасын һәм
«Серле моң» комедиясен И.‘
Ингвар, «Алар дүртәү иде»
драмасын Я. Лип- кович
тәрҗемә иткән.
Китапның соңгы бүлегендә
авторның тормыш һәм иҗат
юлы турында кыскача
биографик белешмә бирелгән.
Татар драматургиясе белән
кызыксынучы рус укучылары
өчен Р. Ишморатның яңа
җыентыгы яхшы бүләк, диясе
килә. Китапның тиражы 5000,
бәясе 55 тиен.
Г. Сафин.
«Иске Писмэн'юк бу җирдә,
юк, эзләмә, Актүбэ дә,
Карабаш та күптән башка...»
Бу юллар Ә. Баяновның
«Еллар тавышын тыңлыйм»
исемле поэмасыннан алынды.
Яшь шагыйрь әсәрен
тормышыбызның туктаусыз
үзгәрешләр кичерүен,. аның
һәрвакыт алга омтылуын,
искелекнең югала, бетә ба-
руын, яңаның тууын сурәт-
ләүгә багышлый.
Кайчандыр салам түбәле
өйләр утырган һәм аларның
тирә-юнендә әремнәр үскән
җирдә бүген яңа шәһәр
шаулый, автобуслар чаба,
дәртле хезмәт җыры яңгырый.,
Чо’р белән, дәвер белән
бергә кешеләр дә үзгәрә. Заман
сулышын тоймаган, аның
рухы белән яшәмәгән кеше
тормыш адымы белән бер
аякта атлый алмый. Ул
тормышта җәяү калды, әйе,
калды,
Аттан төште...—ди автор, яңа
техниканы иярли алмаган
кешеләргә дөрес бәя биреп.
Поэманың төп герое булган
Сабирның язмышы шулай
килеп чыга.
Кечкенәдән хезмәт эчендә
кайнап үскән, хезмәттән рухи
азык тапкан Сабир ничек бу
хәлгә төшә соң? Ул
коллективтан аерылган, үз
эченә бикләнгән.
Кешене кеше итүче нәрсә —
хезмәт. Хезмәт кешене үстерә,
аңа көч, канат бирә. Сабирны
да тора-бара тормыш агымы
үзе белән бөтереп алып китә.
Сабир яңа_- га, киләчәккә
карап атлый башлый.
Ә. Баянов
ЕЛЛАР ТАВЫШЫН )
ТЫҢЛЫЙМ
I
Тормышны үзгәртүче,
яңаны тудыручы — кеше.
Поэманың буениан-буена
автор тормышны ямьләнде-
рүче әнә шушы гади кешегә
дан җырлый. Аның гүзәл
хезмәтенә соклана, фида-
карьлеге белән горурлана.
151
Ә. Баяповиың җыентыгына
тагын бер әсәр — «Бу- кет-
манара» легендасы ур-
наштырылган. Аңарда ул
Октябрьга кадәрге тормыш
турында сөйли. Бер хан бик
матур сарай салдырырга
уйлый. Ләкин, ерак илләрдән
эзләтсә дә, күңеленә ошаган
осталар таба алмый. Сарайны
аңа үз җирендә яшәгән ике
гади кеше — ике оста салып
бирергә алыналар. Сарай ханга
ошый. Ләкин ул, осталарны
бүләклисе урында, алар башка
берәүгә шундый ук саран
корып бирерләр дип куркып,
икесен дә сукырайта. Ләкин
осталарның уллары каласын
искәрми хан. Әйе, аларның
уллары — хезмәт кешеләре
явыз ханнарны юк итеп,
бәхетле тормыш кордылар. Бу
әсәрендә Ә. Баянов, үткән бе-
лән бүгенгене оста гына
чагыштырып, уңышлы нә-
тиҗәләр ясый. Тиражы 4000,
бәясе 5 тиеп.
С. Галиме.
Шагыйрь Шәйхи Маннур,
үзенең нәни дусларына — кече
яшьтәге мәктәп балаларына
багышлап, «Көтүче малай»
исемле әкият язды. Татарстан
китап нәшриятында әсәр,
художник В. Карамышев
эшләгән бик матур тышлык
һәм график рәсемнәр белән
бизәлеп, аерым китап булып
басылып чыкты.
Ш. Маннур
КАЗ КӨТҮЧЕ
МАЛАЙ
Китапның титулында
«Латыш әкиятеннән файда-
ланып» язылды диелсә дә, әсәр
үзенең рухы белән татар халык
әкиятләренә бик якын тора.
Әтисе-әиисе үлгән ятим
баланың эш эзләп чыгып
китүе, аның, юлда төрле кош-
кортларга, хайваннарга,
бөҗәкләргә очрап, аларга
бернинди зыян китермәве;
соңыннан патшага ялчы
булып кереп, аның тормышта
берничек тә үтәп булмый
торган йомышлар кушуы; ә
героинын исә бик боегып
чыгып та соңыннан үзе голда
тими узган хайваннарның һәм
бөҗәкләрнең тылсымлы эш
башкарулары һәм башка
шундый маҗаралар безнең
татар әкиятләрендә еш
очрыйлар. Бу әкияттә дә әнә
шундый тылсымлы
вакыйгалар сурәтләнә.
Тулпан исемле малай голга
чыккач, аңа башта кырмыска
очрый. Кырмыска үзе куян
кадәрле икән. Озак вакыт ачка
интеккән Тулпан аны
ашамакчы була. Ләкин
Кырмыска телгә килеп болай
ди:
— Тимә дус,
Оям өлгермәгән кышка,
Кырмыскалар ничек
яшәр, Оя кормый калсак
әгәр?..
Меңнәрчә кырмыскаларны
үзе кебек өйсез-җирсез, ач-
ялангач калдырасы килми
Тулпанның, һәм ул Кырмыс-
каны җибәрә. Шуннан соң ул,
урман буйлап барганда,
балаларын туйдырып торучы
Саесканга, аннары боҗыр
чаклы Балкортына очрый.
Балкорты тылсымы белән, ул
бик зур бер шәһәргә бик тиз
килеп җитә һәм патшага каз
көтүче булып яллана.
Малай үз эшен бик яратып
башкарганга күрә, патшаның
каз көтүләре буенча вәзире
аннан бик көнләшә, вәзир итеп
куяр дип курка, ялагайланып,
Тулпанга төрле йомышлар
куштыра. Ләкин ул малайны
барыбер харап иттерә алмый,
чөнки патшаның бар
ашлыкларын бер төндә урып
сугарга барлык кырмыскалар
җыелып булышалар. Барлык
бал- кортлары җыелып,
искиткеч матур бакча ясап,
алтып күпер, сарай салып
бирә. Автор моның белән
шундый фикер әйтә;
башкаларга ярдәмле булсаң,
авыр вакытта үзеңә дә ярдәм
итәрләр.
Китапның шушы төп идеясе
мавыктыргыч вакыйгалар
аша, йөгерек, шома шигырь
теле белән сурәтләп күрсәтелә.
Әкиятне балалар яратып
укырлар дип ышанырга
мөмкин.
Балаларга тормышны танып
белүдә ярдәм итә торган
китаплар бездә байтак
чыгарыла. Шагыйрь Әхмәт
Исхакның «Сез боларны
беләсезме?» дип исемләнгән
китабы шул әсәрләргә тагын
бер күңелле яңалык булып
өстәлде.
Башта шуны әйтергә кирәк,
китапның авторы шагыйрь үзе
генә түгел: шигъри текст,
художник Ирина
Колмогорцева рәсемнәре белән
органик кушылып, бер бөтен
әсәр хәленә килгән. Китапның
авторлары мәктәпкәчә яшьтәге
балаларны безнең туган җирдә,
шулай ук башка
континентларда яшәүче
хайваннар һәм кошлар белән
таныштыруны бурыч итеп
куйганнар һәм шуңа
ирешкәннәр.
Таныштыру арсланнардан
башлана. Ике битне дә алган
рәсемнәр янындагы шигъри
юлларны укыйбыз:
Бу биткә ясалганнар, —
Танышыйк, — арсланнар.
Яллысы— әти арслан,
Ялсызы — әни арслан, Песи
күк нәниләре — Аларның
бәбиләре.
Безнең якта яшәми торган
җәнлекләрнең тышкы
кыяфәтләрен балаларга
уңышлырак күрсәтеп бирү
өчен шагыйрь ул хайваннарны
безнең йорт хайваннары белән
чагыштырып сурәтли. Менә
күрше бакчадан, сөт исе сизеп,
мәче, үзенә охша-
Әхмәт Исхак
I
СЕЗ АЛ АРНЫ
БЕЛӘСЕЗМЕ?
<
ган җәнлекләргә гаҗәплән-
гәндәй, карап тора. Ә чит-
лекләр эчендә — дөньядагы
мәчеләрнең иң зурысы, —
«юллы-юллы тунлысы» ЮЛ
барыс һәм, ана каршы якта,—
песиләрнең пк ерткычы,
урманда яши торганы. Анысын
«Селәүчән» дип атыйлар.
Бүрене автор шул ук ысул
белән сурәтли, табигый
булганча, анысын эт белән
чагыштыра.
Китапта хайваннарның һәм
кошларның тышкы кыя-
фәтләре генә түгел, ә алар- нык
гадәтләре, үзенчәлекләре дә
тасвирлана. Анда аю тәмле
тамак, шикәр-конфет ярата
торган итеп, бирелә. Балалар
татлы әйберләр ашатканда, ул
тагың бирсеннәр дип, биеп
тора. Ә аның каршындагы ак
аю бөтенләй башка төрле азык
белән туклана.
Бу китапка шагыйрь Гали
Хужиевның нке әсәре: «Яз
башы» һәм «Сагыну жыры»
исемле поэмалары кертелгән.
Ике әсәрдә дә бүгенге көн
кешеләре, алар- ның уйлары,
кичерешләре сурәтләнә.
«Яз башы» поэмасында
автор Казанның Каравай
тирәсендәге бер төзелеш һәм
андагы кешеләр турында
сөйли. Әсәрдә алынган
геройлар, үзләренең харак-
терлары, дөньяга карашлары
белән, бер-берләреннән
аерылалар. Сюжет төзеклеге
ягыннан артык әһәмиятле
уңышка ирешә ал- маса да,
автор образлар тасвирланышы
белән безнең хәзерге поэзиягә
шактый әйбәт өлеш кертә.
Әсәрдә уңышлы эшләнгән
образлардан коммунист Денис
образын күрсәтергә кирәк.
Башкалар белән
чагыштырганда, автор бу
геройга зур урын бирми.
Ләкин, портретының һәм
динамик сурәтенең характерлы
итеп бирелүе аркасында, Денис
абый үз тө- се-кыяфәте һәм
сүзләре белән хәтергә кереп
кала. Менә, көрән пальто,
кирза итек кигән Денис кар
ерып, бөтен нәрсәне күңеле
аша уздыра-уздыра атлап килә.
Бу кадәрле ничек охшаган,
Шундый таныш чалым
аңарда, —
Терелеп кайтып, үзе
, Шевченко йөри
кебек безнең арада,— ди автор
аның турында.
Поэмадан укып фараз-
Ак аюны кызыктырмый
Андый татлы нәрсәләр.
— Шәп булыр иде миңа,—
ди,—
Тере балык бирсәләр!
Шул рәвешле, нәниләр,
китаптан карап, сусарлар,
тиеннәр, боланнар, фил, жираф
һәм башка бик күп төрле
хайваннар белән танышалар.
Кошлардан тавис, тәвә, ябалак,
чыпчык һәм башкалар
укучылар хәтерендә калырлык
итеп, характерлы формада
бирелгән. Аккошлар белән та-
ныштырганда, мәсәлән, автор
аларның төрлесен күрсәтә:
акларың да, караларын да.
ларга мөмкин булганча, Денис
—комплекслы бригада
җитәкчесе булса кирәк. Ул, иң
беренче чиратта, үзенең үрнәк
эше белән җитәкче; ул һәр
эшкә башлап керешә, кирпечен
дә сала, бетонын да изә. Аның
төп максаты шул: «Үзем белгән
һәрбер һөнәрне яшьләргә бирә
алсам иде», — ди ул. Денис
образы аркылы шагыйрь безгә
шундый гади, ләкин тирән
мәгънәле фикер әйтә:
—— - ---- <
Г. ХУҖИЕВ
ЯЗ БАШЫ
Мәгънәсе ни җирдә
торуның, Кешеләрчә гомер
итмәсәң, Үзеңнән соң килгән
буынны Бәхетлерәк итеп
китмәсәң?..
ПоэмэдаШ төп героинын —
Нәсимә образының да көче,
нигездә, •вакыйгалар
бирелешеннән бигрәк, аның
кичерешләрендә, поэтик
сурәтләнүендә. Бу образ да
укучы күңеленә иң башта
үзенең гүзәл портреты белән
кереп кала. Әсәр башланганда
ук шагыйрь аны әкият
сылуына, Каркызгз охшата,
чөнки кызның киенгән
киемнәре, чәче-башы ап-ак бәс
кенә... Авылдан килеп, төзелеш
Әлбәттә, әгәр, укучыларга
мавыктыргыч формада бн-
релмәсә, бу таныштыруның
файдасы булмас иде. Әһә-
миятлеге шулда — хайван- нар
һәм кошларга характеристика
әсәрдә кызыклы, җанлы тел
белой бирелә’ Күп кенә
урыннарда җң. нелчә юмор
сизелә. Масә- лән, шаярып
торучы май- мыллар турында
«Алар юри маймылланмый,
үзләре маймыл алар», дигән
юлларны укыгач, елмаеп
куясың.
Китап авторның кереш сүзе
беләп ачылып, соңгы сүз белән
төгәлләнә. Тиражы зур—22
мең данә. Бәясе—25 тиен.
ямен тапкан бу яшь кыз үзенең
чын мәхәббәтен дә, бәхетен дә
шушы төзелештә таба.
Әсәрдә шагыйрьнең якты
уйларын гәүдәләндергән
образлардан шулай ук Тәнзилә,
Харис, Фәһим образларын
күрсәтергә мөмкин. Алар
барысы да үзләренең олы эш
башкаруларын яхшы беләләр
һәм шуның белән горурлана-
лар.
Ә менә Изах — очучы малае
— төзелештәгеләргә кимсетеп,
оча алмаучылар дип карый һәм
тормышта җиңел юл эзли. Шул
җирлектә ул иптәшләрен, Нә-
симәне ташлап китә, ләкин
соңыннан да бәхет таба алмый.
Поэмада безнең көн кар-
тиналары, кешеләр арасында
еш кабатлана торган
мөнәсәбәтләр лирик җылылык
белән тасвирлана.
Вакыйга ачыклыгы җит-
мәүгә, аңлашылмаган сорау
калуга карамастан (мәсәлән,
сугышта лирик геройның
кемне югалтуы, мәхәббәтенме,
әллә гади дусынмы — а ил а ш
ыл ып җитм и), «Сагыну
жыры» поэмасы кичерешләр
тирәнлеге ягыннан беренче
поэмага караганда шактый
өстен тора. Ватан сугышында
кадерле кешесең җуйган кеше
хисләре монда кыска, гади
буяулар аркылы, шактый
ышандырырлык итеп бирелә.
Китапның тиражы — 5 мен
данә. Бәясе 4 тиеп.
С. Гайфуллин.